Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОВЕТЛАР СОЮЗЫ КОММУНИСТЛАР ПАРТИЯСЕНӘ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫНА! БАРЛЫК ИЛЛӘР ХАЛЫКЛАРЫНА ҺӘМ ХӨКҮМӘТЛӘРЕНӘ! БӨТЕН ПРОГРЕССИВ КЕШЕЛЕК ДӨНЬЯСЫНА!

КПСС Үзәк Комитеты, СССР Верховный Советы Президиумы һәм Советлар Союзы хөкүмәте МӨРӘҖӘГАТЕ өек вакыйга булды. Тарихта беренче тапкыр буларак, кеше космоска очыш ясады. 1961 елның 12 апрелендә Мәскәү вакыты белән 9 сәгать 7 минутта бортында кеше булган «Восток» космик иярчен корабле космоска күтәрелде һәм, Җир шары әйләнәсендә очыш ясап, Ватаныбызның изге җиренә — Советлар иленә исән-сау кире кайтты. Космоска үтеп кергән беренче кеше — совет кешесе, Совет Социалистик Республикалар Союзы гражданины! Бу — табигать көчләре өстеннән кешенең тиңдәшсез җиңүе, фәннең һәм техниканың гаять зур казанышы, кеше акылының тантанасы. Кешенең космик киңлеккә очуларына нигез салынды. Гасырларга керәчәк бу батырлыкта совет халкының даһилыгы, социализмның куәтле көче гәүдәләнде. Зур шатлык һәм законлы горурлык хисе белән Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты, СССР Верховный Советы Президиумы һәм Совет хөкүмәте кешелек дөньясының прогрессив үсешендәге бу яңа эраны безнең илебез — җиңеп чыккан социализм иле ачканлыкны билгеләп үтәләр. Элек артта калган патша Россиясе прогресс өчен көрәштә мондый батырлыклар эшләү турында, техник-экономик яктан алгарак киткән илләр белән ярышу турында хыяллана да алмый иде. Эшчеләр сыйныфының ихтыяры белән, Ленин җитәкчелегендәге Коммунистлар партиясе тарафыннан рухландырылган халыкның ихтыяры белән безнең илебез гаять куәтле социалистик державага әверелде, фән һәм техника үсешендә тиңдәшсез биеклекләргә иреште. 1917 елның Октябренда эшчеләр сыйныфы властьны үз кулына алганда күп кешеләр, хәтта намуслы кешеләр дә, аның илне идарә итә алачагына, экономика, фән һәм техника үсешендә ирешелгән дәрәҗәне генә булса да саклап кала алачагына шикләнгәннәр иде. Һәм менә хәзер эшчеләр сыйныфы, совет колхозчы крестьяннары, совет интеллигенциясе, бөтен совет халкы бөтен дөнья алдында фәннең һәм техниканың тиңдәшсез Җиңүен күрсәтәләр. Безйең илебез дөньядагы барлык башка дәүләтләрне узды һәм. беренче булып, космоска юл салды. Советлар Союзы беренче булып континентара баллистик ракета очырды, беренче булып Җирнең ясалма иярченен җибәрде, беренче булып Айга космик корабль җи Б 6 бәрде, Кояшның беренче ясалма иярченен булдырды, Венера планетасы юнәлешендә космик корабль очыртты. Бортына тереклек ияләре урнаштырылган совет иярчен корабльләре бер-бер артлы космоска очыш ясадылар һәм Җиргә кире кайттылар. Совет кешесенең космик корабльдә Җир әйләнәсендә тантаналы очышы космосны үзләштерүдә җиңүләребезнең иң югары дәрәҗәсе булды. Эшчеләр сыйныфына, совет крестьяннарына, совет интеллигенциясенә, бөтен совет калкына хөрмәт һәм дан! Космик корабль төзүчеләргә — совет галимнәренә, инженерларына һәм техникларына хөрмәт һәм дан! Космосны үзләштерү пионерына — беренче космонавт иптәш Юрий Алексеевич Гагаринга хөрмәт һәм дан! Безгә, коммунизм төзүче совет кешеләренә, беренче булып космоска үтеп керү бәхете туры килде. Без космосны үзләштерүдәге җиңүләребезне үз халкыбыз казанышы гына дип түгел, бәлки бөтен кешелек дөньясы казанышы да дип саныйбыз. Без бу казанышларны шатлык белән барлык халыкларга, Җир йөзендәге барлык кешеләрнең прогрессы, бәхете һәм яхшы тормышы хакына хезмәт итүгә куябыз. Без үзебезнең казанышларыбызны һәм ачышларыбызны сугышка хезмәт итүгә түгел, бәлки тынычлыкка һәм халыкларның иминлегенә хезмәт итүгә куябыз. Фәннең һәм техниканың үсеше табигать көчләрен үзләштерү һәм аларны кеше тормышында файдалану өчен чикләнмәгән мөмкинлекләр ача. Моның өчен, барыннан да элек, тынычлыкны тәэмин итәргә кирәк. Бу тантаналы көндә без тынычлык турында өндәү сүзе белән барлык илләрнең халыкларына һәм хөкүмәтләренә яңадан мөрәҗәгать итәбез. Барлык кешеләр, расаларына һәм милләтләренә, тән төсләренә, диннәренә һәм социаль хәлләренә карамастан, бөтен дөньяда нык тынычлыкны тәэмин итүгә бөтен көчләрен куйсыннар. Ашкынып кораллануга чик куйыйк! Нык халыкара контроль астында гомуми һәм тулы коралсызлануны тормышка ашырыйк! Бу изге эшкә — тынычлыкны яклау эшенә кертелгән хәлиткеч өлеш булыр. Ватаныбызның данлыклы җиңүе барлык совет кешеләрен коммунизм төзүдә яңа батырлыкларга рухландыра! Алга, тынычлык, прогресс һәм кешелек дөньясы бәхете хакына яңа җиңүләргә!

СОВЕТЛАР СОЮЗЫ КОММУНИСТЛАР ПАРТИЯСЕ ҮЗӘК КОМИТЕТЫ. СССР ВЕРХОВНЫЙ СОВЕТЫ ПРЕЗИДИУМЫ. СОВЕТ СОЦИАЛИСТИК РЕСПУБЛИКАЛАР СОЮЗЫ МИНИСТРЛАР СОВЕТЫ.

Мәскәү, Кремль. 12 апрель, 1961 ел.