Логотип Казан Утлары
Публицистика

СҮЗЕБЕЗДӘ ТОРЫРБЫЗ!

Илебез халыклары, Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә, фән, техника өлкәсендә дә, промышленность һәм авыл хуҗалыгы буенча да янадан- яңа уңышларга ирешәләр. Советлар Союзы гражданины Юрий Гагаринның совет галимнәре, инженерлары, эшчеләре ясаган корабльдә дөньяда беренче тапкыр космоска очып, исән-сау әйләнеп кайтуы — Никита Сергеевич Хрущев әйткәнчә, кешелек дөньясы үсешендә гүзәл маяк булды. 1961 елның 14 апрелендә беренче совет космонавтын каршылау вакытындагы речендә иптәш Хрущев болай диде: «Авыл коммунистлары һәм комсомолецлары алдында, колхозчылар һәм колхозчы хатынкызлар алдында, совхоз эшчеләре алдында, авыл хуҗалыгының барлык хезмәт ияләре алдында аеруча зур бурычлар тора. Без авыл хуҗалыгын промышленность белән һәрвакыт бер адымнан барырлык дәрәҗәгә күтәрергә тиешбез». Актаныш районы хезмәт ияләре партия һәм хөкүмәтебезнең авыл хуҗалыгы алдына куйган бурычларын тормышка ашыру буенча зур тырышлык күрсәтәләр. КПСС Үзәк Комитетының 1953 елгы сентябрь Пленумыннан соң үткән вакыт эчендә авыл хуҗалыгында'никадәр зур үзгәрешләр, яңалыклар булды. Колхоз строен тагын да ныгыту һәм авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүне бик нык күтәрү буенча Коммунистлар партиясе күргән чаралар колхозчылар һәм совхоз эшчеләре арасында моңа кадәр күрелмәгән хезмәт активлыгы тудырды. Социалистик авыл хуҗалыгында куәтле яңа резервлар хәрәкәткә килде. Боларның авыл хуҗалыгы производствосы үсешенә ничек тәэсир итүе Актаныш районы үрнәгендә дә ачык чагыла. Соңгы ике-өч елда Актаныш районы ашлык, ит, сөт, йон, йомырка сату буенча дәүләт планнарын уңышлы үтәде. Күпчелек колхозлар һәм Киров исемендәге совхоз авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүне берничә тапкыр арттырдылар. Былтыргы нәтиҗәләр бигрәк тә куанычлы. Иген уңышы мул булды: 76 мең гектардан артык мәйданнан һәр гектарга 13,6 шар центнер бөртекле ашлык җыеп алынды, дәүләт амбарларына 2,5 миллион поттан артык ашлык салынды. Моны зур җиңү димичә нәрсә диясең! Терлекчелек продуктлары җитештерүдә дә зур сикереш ясалды. Мәсәлән, дәүләткә 51,2 мең центнер ит, 122 мең центнер сөт сатылды. 1960 елда район буенча һәрбер сыердан 2500 килограммга якын сөт савып алынды. Йомырка, йон җитештерү һәм дәүләткә сату бермә-бер артты. Колхозларда һәм Киров исемендәге совхозда мөгезле эре терлекләр бер ел эчендә 1700 башка, дуңгызлар 10 мең башка, сарыклар 4,5 мен башка артты. Колхозларның акчалата кереме 1959 елда 57 миллион сум булса, 1960 елда ул 90 миллион сумга җитте. Бу үз чиратында кин И 57 рәвештә төзү эшләрен җәелдерү өчен шартлар тудыра, хезмәткә түләү мөмкинлеген арттыра. Колхоз механизаторларының яки терлекчеләренең айга 800 сумнан алып 1000 сумга кадәр эш хакы алуы хәзер бездә гадәти күренешкә әйләнеп бара. Кайсы гына авылга барып чыкма, яңа өйләр, яңа каралтылар, матур-матур киенгән, шат күңелле кешеләрне очратасың. Бу көннәрдә хезмәт ияләре иң әһәмиятле авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүне тагын да арттыру, колхозларның җәмәгать байлыгын үстерү, җан башына ит, сөт, май җитештерүдә АКШны куып җитү һәм узып китү буенча партия куйган бурычны тизрәк хәл итү турында уйлыйлар. Районыбызның хезмәт ияләре КПСС Үзәк Комитетының январь Пленумы карарларын кат-кат өйрәнәләр. Кешеләр кайнар дәрт белән авыл хуҗалыгын күтәрү мәсьәләләрен тикшерәләр, яңа резервлар табалар, җидееллыкның өченче елы планнарын алдай һәм күп өлеш арттырып үтәү буенча яңадан-яңа бурычлар билгелиләр. Колхоз идарәләрендә, партоешмаларда, бригадаларда, фермаларда, кызыл почмакларда колхозчылар, артель җитәкчеләре, бригадирлар, механизаторлар, партия һәм совет эшчеләре, кулларына счет, каләм һәм кәгазь алып, исәплиләр, уз эшләрен тикшереп, үлчәп карыйлар. Биредә хезмәт көннәре, тиен һәм сумнар, пот һәм центнерлар гына түгел, бәлки терлек азыгы берәмлеге, андагы аксым да исәпкә алына. Идарә утырышларында, партоешма һәм бригада җыелышларында, фермаларда һәм унйортлык- ларда көн саен диярлек алып барылган әңгәмәләрдә сүз күбесенчә хуҗалык исәбе, керем алу, продукциянең үзкыйммәте турында бара. Хәзер һәр колхозчы күпме продукт алу, тракторның һәм комбайнның күпме эшләве турында белү белән генә чикләнми, ул һәр центнер ашлыкның, итнең, сөтнең, бер гектар җир сөрүнең күпмегә төшүен дә белергә омтыла. Болар һәммәсе авылда зур үзгәрешләр булуы турында, кешеләрнең хезмәткә, җәмәгать хуҗалыгына карашлары үзгәрүе турында, кырларда һәм терлекчелек фермаларында эшләүчеләрнең иҗади инициативасы көннән-көн үсүе турында сөйли. Безнең район хезмәт ияләре авыл хуҗалыгы өлкәсендә ирешкән уңышлар берьюлы гына килмәде, әлбәттә. Алар партия оешмаларының- масса арасында көндәлек политш? һәм оештыру эшләре алып баруының нәтиҗәсе булдылар. Бездә республиканың төньяк-көнчыгыш ту фрак-климат зонасында үсә торган барлык культуралар: бодай, борчак, арыш, бәрәңге, кукуруз һәм башка төрле культуралар игелә һәм алардан югары уңыш алырга мөмкин. Билгеле, партия һәм совет оешмалары авыл хуҗалыгына җитәкчелек иткәндә шул үзенчәлекләрне исәпкә алып эш итәргә омтылалар. Актаныш районында чәчү мәйданнарын киңәйтү мөмкинлекләре бик чикле. Файдаланылмый яткан җирләр бөтенләй юк диярлек. Бездә булган җирләрдән рациональ файдалану, игенчелек культурасын тагын да күтәрү исәбенә генә уңыш алуны арттырырга мөмкин. КПСС райкомы, район Советы башкарма комитеты һәм башлангыч партоешмалар хәзер үзләренең төп игътибарларын авыл хуҗалыгы производствосының барлык тармакларын күтәрү өчен эчке резервларны эзләп табуга һәм алардан тулы файдалануга юнәлдерәләр. Район партия оешмасы артта калучы колхозларга аеруча игътибар бирә. Беэ экономик яктан йомшак колхозларны якындагы икс-өч ел эчендә барлык чаралар белән алдынгылар дәрәҗәсенә күтәрү бурычын куйдык һәм моны әлбәттә үтәячәкбез. Актаныш игенчеләре, терлекчеләре һәм авыл хуҗалыгы белгечләре, КПСС Үзәк комитетының январь Пленумы карарларын кайнар рәвештә яклап, ашлык, ит, сөт, йомырка һәм йон җитештерү һәм дәүләткә сату йөкләмәләрен яңадан карап чыктылар һәм бу өлкәдә 1961 елны хәлиткеч нәтиҗәләргә ирешергә сүз бирделәр. 58 Былтыргы белән чагыштырганда бездә барлык төр терлекләр 15—22 процентка артачак. Терлекчеләр Актанышны кош-корт һәм йорт куяннары үрчетү буенча алга киткән районга әверелдерергә сүз бирделәр. Район колхозларына һәр сыердан уртача 2500 килограмм, Киров исемендәге совхозда 2700 килограмм сөт, һәр тавыктан уртача 90 данә йомырка алу бурычы куелды, йөз гектар җиргә кимендә 40,3 центнер ит (шуның 23,8 центнеры дуңгыз ите), 129 центнер сөт, 74 килограмм йон һәм 5290 данә йомырка җитештереләчәк. Быел дәүләткә кимендә 5635 тонна ит, 14315 тонна сөт, 5,8 миллион данә йомырка һәм 1465 центнер йон сатылачак. Районның алдынгы колхозлары һәм кешеләре тагын да күтәренкерәк йөкләмәләр алдылар. «Изаиль» колхозы, мәсәлән, бөртекле культураларның гектарыннан уртача 18 әр центнер ашлык, кукуруздан—1000 әр центнер яшел азык уңышы алу, йөз гектар җиргә 54,5 центнер ит, 172 центнер сөт, 130 килограмм йон һәм 10700 данә йомырка җитештерү өчен көрәшә. йөкләмәләрне үтәүдә алдынгылар — маякларыбыз юл күрсәтәләр. Дуңгыз симертүчеләрдән Зөлфирә Кагирова быел 3000 баш, Иҗат Мөхәммәтов (Сталин исемендәге колхоздан), Ф. Галиуллин («Победа» колхозыннан), Н. Шәфикова («Көрәш» колхозыннан) һәм башка терлекчеләр һәрберсе 800—1500 баш дуңгыз симертеп дәүләткә тапшырырга булдылар һәм аларның эшләре сүздән аерылмый. Менә бу инде авыл хуҗалыгын тагын да күтәрүнең җидееллык программасын безнең район хезмәт ияләренең һичшиксез срогыннан элек үтәячәкләренә зур ышаныч тудыра. $ Район партия оешмасы, җирле үзенчәлекләрне исәпкә алып, соңгы биш елда колхозларны эреләндерү, алдынгы агротехниканы авыл хуҗалыгы практикасына кертү, колхозларны кадрлар белән ныгыту, аларның ролен күтәрү буенча җитди эш башкарды. Колхозларны эреләндерү үз уңаенда авыл хуҗалыгы артельләрендәге җитәкче кадрларны бик җитди өйрәнергә мәҗбүр итте. Һәркемгә ачык — кыенлыкларны эш өчен янучы, сәләтле, белемле кешеләр белән генә җиңәргә мөмкин. Кадрларны сайлап алганда һәм эшкә урнаштырганда партия райкомы бу нәрсәне игътибар үзәгендә тота. Соңгы елларда гына районның җитәкче эшчеләреинән 6 кеше колхоз председателе итеп тәкъдим ителде. Алар арасыннан авыл хуҗалыгы инспекциясе начальнигы Мәзһәр Хө- сәеновны һәм район газетасы редакторы Мирза Хөснимәрдәновны күрсәтергә мөмкин. Яшь кадрлар эшкә җиң сызганып тотындылар һәм кыска гына вакыт эчендә үзләрен чын хуҗа- оештыручы итеп таныттылар. 1960 елда иптәш М. Хөсәенов җитәкчелегендәге «Татарстан» колхозы бөр- теклеләрнең гектарыннан уртача 16 шар центнер ашлык, кукуруздан — 1339 ар центнер яшел масса уңышы үстерде, һәр сыердан 2701 кило- грамм сөт савып алуга иреште. Иптәш М. Хөснимәрдәновның Сталин исемендәге зур колхозга җитәкчелек итә башлавына нибары бер сл гына тулды. Шулай да бер ел эчендә күп нәрсәләр башкарылды. Колхоз былтыр сөт җитештерүне 6600 центнерга арттырды, һәр гектардан 17 шәр центнер иген уңышы алынды, артельнең акчалата кереме биш миллион сумга җитте. Актанышта практик эштә бай тәҗрибә туплаган колхоз председательләре шактый инде. Мәсәлән, Хәйдәр Галиев «Авангард» колхозына, Кави Шәкүров Ленин исемендәге колхозга һәм Шәймөхәммәт Хаҗиев «Үзәк» колхозына 7—8 елдан бирле инде уңышлы җитәкчелек итеп киләләр. «Авангард» авыл хуҗалыгы артеле бу еллар эчендә арттагы, иң таркау колхоздан алдынгылар сафына басты. Биредә хезмәтне оештыру тәҗрибәсе игътибарга лаеклы. Колхоз идарәсе, партия оешмасы тәкъдиме белән, колхозчыларга ай саен акчалата 59 аванс бирү тәртибе кертте. Бу чара хезмәт дисциплинасын ныгытты. Колхоз социалистик йөкләмәләрен төгәл үтәп килә. Районда колхоз председательләре белән даими эш алып барыла. Берничә ел инде КПСС райкомы янында даими семинар эшли, алдынгы хуҗалыкларда әледән-әле семинарлар, экскурсияләр үткәрелә. Аида колхоз җитәкчеләре һәм актив алдынгы тәҗрибәне, фән казанышларын өйрәнәләр. Колхозларның бригадирлары, ферма мөдирләре һәм авыл хуҗалыгы белгечләре кадрларын сайлап алу, урнаштыру, тапшырылган эш өчен җаваплылык рухында тәрбияләү райком һәм башлангыч партоешмалар эшчәнлегендә төп урынны тота. Район комитеты үзенең практик эшендә башлангыч партия оешмаларына, авыл коммунистларына таяна. Хәзер 24 колхозда һәм Киров исемендәге совхозда шактый зур партия оешмалары һәм күп кенә партия, профсоюз группалары бар. Партия һәм профсоюз группалары оештырылгач, колхозлар һәм совхоз эшчеләре арасында политик һәм оештыру эше тагын да конкретрак, максатка юнәлешлерәк, нәтиҗәлерәк була башлады. Партия оешмасы секретарьлары составы бик нык үзгәрде. Хәзер аларның күбесе югары яки урта белемле, партия эшендә тәҗрибә туплаган кешеләр. Былтыр райком аппаратыннан дүрт кеше экономик яктан йомшак колхозларга партком һәм партоешма секретарьлары итеп җибәрелде. Алар үзләре белән бергә колхозларга бай тәҗрибә, зур дәрт алып килделәр, хуҗалыкны күтәрү өчен көрәшне оештырдылар. «Кызыл көч», «Октябрьның 12 еллыгы», Сталин исемендәге, «Үзәк» колхозлары һәм Киров исемендәге совхоз парткомнары, «Изаиль», Ленин исемендәге һәм «Авангард» колхозлары партбюролары соңгы елларда зур сынау үттеләр, игенчелекне һәм терлекчелекне күтәрү, кешеләр белән эшләүне яхшырту буенча байтак эшләр башкардылар. Кыскасы, совхоз һәм колхозлардагы башлангыч партоешмалар — партия карарларын урында халыкка җиткерүче, массаларны дәртле көрәшкә оештыручы звенолар, авылның сугышчан штаблары. Партия райкомы алар аркылы җитәкчелек итә, коммунистлар аркылы массаларга йогынты ясый. Урында хуҗалык һәм коммунистик тәрбия эшләренең яхшы куелуы башлангыч партоешмаларның сугышчан сәләтенә, көченә бәйләнгән. Шуңа күрә КПСС райкомы партоешма секретарьлары белән эшләүгә, коммунистларның авангардлыгына һәрвакыт беренче чираттагы бурыч итеп карый. Район комитетының бюро утырышларында, пленумнарда аерым партия оешмаларының эше турында отчетлар, аларның социалистик йөкләмәләрне үтәүне оештыруы турындагы мәсьәләләр бик еш тикшерелә. Ул төрле карарлар һәм резолюцияләр кабул итү белән генә чикләнми, бәлки колхоз, совхоз төзелеше һәм хезмәт ияләрен тәрбияләүнең мөһим мәсьәләләре буенча кабул ителгән карарларын тормышка ашыру өчен барлык чараларны күрә, урыннардагы партия оешмаларына, коммунистларга бу карарларны тормышка ашыру эшенә ярдәм итә. Былтыр июль аенда КПСС райкомының пленумында «Таң», «Кызыл көч» колхозларындагы партия оешмаларының эшләре турында отчетлары тыңланды. Бу оешмаларның колхоз эшләренә йогынтылары элек бик йомшак иде. Колхозларда алынган социалистик йөкләмәләр нача.р үтәлә, агитколлективлар сүлпән эшли, терлекчелектә коммунистлар саны аз иде. Мәсьәлә пленумда тикшерелгәннән соң, партия райкомы инструкторлары һәм районның җитәкче эшчеләре бу колхозларга бардылар. Алар анда колхоз идарәсенә һәм партия оешмасына булган кимчелекләрне бетерергә ярдәм иттеләр, колхозчылар, коммунистлар белән сөйләшеп, кимчелекләрнең 60 сәбәпләрен ачтылар, производствоны яхшырту юлларын бергәләп эзләделәр. Хәзер бу колхозларның партия оешмалары үзләренең эшләрен активлаштырдылар. Коммунистларның күбесе турыдан-туры производствода катнашып, чыи-чыинаи авангардлык ролен үти. Районда коммунистларның күпчелеге хуҗалыкның хәлиткеч тармакларында эшли. Терлекчелек эшчеләре арасында 226, механизаторлар арасында 196, авыл хуҗалыгы белгечләре арасында 21 коммунист бар. Игенчеләр, сыер савучылар, дуңгыз караучылар, көтүчеләр арасында партия членнары, КПСС членлыгына кандидатлар саны шактый артты. Партия оешмалары быел терлекчелеккә өстәмә рәвештә 85 коммунист җибәрде. Турыдан-туры материаль байлыклар җитештерүчеләр арасында коммунистларның санын арттыру буенча эш башлангыч партоешмаларның һәм КПСС райкомының көн тәртибеннән төшми. Быел механизаторлардан 10, терлекчеләрдән 19 кеше Коммунистлар партиясе сафларына кабул ителделәр. Алар районның алдынгы кешеләре. Мәсәлән, «Таң» колхозының трактор бригадасы бригадиры Тимерхан Л1ансуровны кем белми. Былтыргы эш йомгаклары буенча бу бригадага коммунистик хезмәт коллективы исеме бирелде. Дуңгыз караучылардан Гөлфирә Хәбибуллина («Искра» колхозыннан), Нөрхә Шәфикова («Көрәш» колхозыннан) күзгә күренеп үсәләр. Бу тынгысыз, тырыш колхозчылар хәзер коммунистлар. Партия членнарын эш тармакларына урнаштыру һәм, гомумән, колхоз кадрлары белән эшләүнең торышын күз алдына китерү өчен «Кызыл көч» колхозы парткомын мисалга алырга мөмкин. Монда 62 коммунисттан 12 се механизатор, 5 се комплекслы бригада бригадиры һәм аларның ярдәмчеләре, 18 кеше терлек караучы булып эшли. Коммунистларның барлык участокларда да булуы һәм тырыш хезмәт үрнәге күрсәтүләре эшнең барышына уңай йогынты ясый. Артель игенчеләре 1960 елда яхшы уңыш үстерделәр. 4 меңнән артык гектар мәйданда бөртеклеләрнен һәр гектарыннан 16,75 центнер ашлык, ә коммунист Н. Зәкиев бригадасында арышның һәр гектарыннан 20 центнер уңыш җыеп алынды. Колхозның акча доходы 7 миллион сум булды. Колхоз быелның өч аенда, дәүләткә 600 центнердан артык ит, 1560 центнер сөт, 50000 йомырка сатып, беренче квартал йөкләмәсен уңышлы үтәде. Колхозчылар тагын да зуррак күтәрелешкә хәзерләнәләр. Мондый фактлар аз түгел, һәр партия оешмасының көче — анын членнарының активлыгында. Коммунистлар бөтен көчләрен биреп эшләгән, барлык колхозчыларга үрнәк күрсәтеп, аларны үзләренә иярткән урыннарда эш яхшы бара. Район колхозларында башлангыч партия оешмалары көннән-көн ныгый, коммунистларның активлыгы күтәрелә, аларның кешеләргә, производствога йогынтысы көчәя, хезмәт ияләре алдында авторитетлары үсә. ❖ * Хәзерге шартларда хуҗалыкның барлык тармакларын тирәнтен өйрәнми һәм белми торып, барлык яңа, алдынгы алымнарны якламый һәм кулланмый торып, авыл хуҗалыгына уңышлы җитәкчелек итеп булмый. Райондагы партия оешмаларының яңа үсентеләрне, файдалы күренешләрне табарга, алдынгы алымнарга юл ачып, производствога кертергә тырышуларын бик күп мисаллар белән расларга мөмкин. Алдынгыларның тәҗрибәсен пропагандалау өчен райком новаторларның эш алымнарын турыдан- туры күрсәтү, алдынгылар белән очрашулар оештыру, колхоз һәм совхоз кадрларын массовый төстә укыту һәм башка чараларны кин куллана. Былтыр сыер савучылар, дуңгыз, куян һәм тавык караучылар, кукуруз игүчеләр белән берничә тапкыр семинар үткәрелде. Киров исемендәге совхозда куян үрчетү, ә «Татарстан» колхозында 61 кукуруз игү яхшы куелган, шуңа күрә район күләмендәге семинарлар шунда уздырылды. Былтыр унбер айда 1300 баш дуңгыз симертеп тапшырган Зөлфирә Кагирова, «Искра» колхозында һәр сыердан 4281 килограмм сөт савып алган Динә Рәшитова, Ленин исемендәге колхозда һәр тавыктан 146 йомырка алган Фәтхия Габидуллина, Нур Баян исемендәге колхозда һәр ана куяннан 45 әр үрчем алып үстергән Гандәрә Хөҗҗәтова иптәшләр терлекчеләрнең район күләмендә үткәрелгән киңәшмәләрендә үзләрснед эш алымнары турында чыгыш ясыйлар, яңалыкны башкаларга тәкъдим итәләр. Бу — безнең чорыбызның гүзәл билгесе, йөзләрчә колхозчылар, башлангыч экономик мәктәпләргә йөреп, хуҗалык итү осталыгына өйрәнәләр. Шулай итеп яңалыкны кертүчеләр, алдынгылар сафы һаман үсә бара. 1961 елның өч аенда бу мактаулы сафка баскан берничә колхозчының эшс белән танышып үтик. Сталин исемендәге колхоздан И. Мәгъдәио- ва, Т. Кашемова, Т. Әхмәтшина, М. Миргалиева иптәшләр һәр сыердан 800—870 шәр килограмм сөт савып алдылар инде. Совхоз эшчесе Зөлфирә Кагирова өч айда дәүләткә 900 дуңгыз симертеп тапшырды. Алдынгы алымнарның файдасы турында хәзер икеләнмичә сөйләргә була. Күп кенә фермаларда бүлем- тәләр бетерелде, һәркайда үзашат- кычлар куелды, дуңгызларны зур группалар белән асрау, җәен лагерьларда тоту яхшырганнан-яхшы- ра бара. Барлык тавык кетәкләренә электр кертелгән, калын аслык җәелгән. Сыерларны һәр хуҗалык ясалма орлыкландыру юлы белән каплата. Ләкин болар һәммәсе дә район тормышына шома гына кермәде. Менә былтыргы бер факт. Райком чиста пар хисабына бодай һәм башка кайбер культуралар чәчүне арттырырга карар бирде. Моның файдасы күренеп тора: бөртекле ашлыкның тулай җыемы артачак. Ләкин бу омтылыш башта каршылыкка очрады. Кайбер колхоз җитәкчеләре: «Парсыз калабыз, арыш чәчә алмаячакбыз, эш тыгызга киләчәк. Бу була торгами эш түгел», — диделәр. КПСС райкомы, әлбәттә, мондый чакларда дәүләт интересларын өстен куя. Тезгенне аз гына җибәрсәң, мөһим һәм бик файдалы чараның өзелүен көт тә тор. Мондый мәсьәләдә беркемгә бернинди ташлама һәм бернинди килешүчәнлек күрсәтергә ярамый. Мәсьәләне райком бюросында тикшердек, консерваторлар кисәтслдс, шул ук вакытта аңлату эшләре дә киң җәелдерелде. Нәтиҗәдә чиста пар хисабына 14 мең гектардан артык иген чәчелде. Бу — никадәр өстәмә ашлык, никадәр өстәмә терлек азыгы дигән сүз. Әнә шулай һәр яңа әйбер көрәштә туа, чыныга һәм ахыр чиктә үзенә юл ала, җиңеп чыга ул. Эшнең уңышы бервакытта да үзе килми. * •Jc Ң: Район партия оешмалары авылда яңа шартларда масса-политик эш алып бару буенча инде шактый тәҗрибә тупладылар. Алар бу эштә үзләренең көчләрен, иң элек, колхозчыларның, совхоз эшчеләренең хезмәт активлыгын күтәрүгә юнәлдерәләр, һәрбер участокта тапшырылган эш өчен җаваплылык хисе тәрбияләргә, һәркемнең инициатива күрсәтүенә, хезмәтнең алдынгы тәҗрибәсен һәм яңа алымнарын кул л а н ы п, а л а р н ы ң хуҗа л ы кн ы акыл белән оста алып баруларына ирешергә омтылалар. Бездә меңнән артык кеше агитатор, лектор һәм докладчы булып эшли. Җаваплы эшчеләр һәм интеллигенция белән беррәттән, хәзер бу эшкә производство алдынгыларыннан күп кенә кеше тартылды. Аларның зур күпчелеге тапшырылган эшне яхшы үти. Лекторлар группаларының, агитколлективларның эше җанланды. КПСС Үзәк Комитетының январь Пленумы карарларын өйрәнүгә багышланган әңгәмәләр, докладлар барлык колхозларда, Киров исемендәге совхозда һәм җирле промышленность предприятиеләрендә дә үткәрелде, авыл хуҗалыгы темаларына, совет фәне казаныш лары, социалистик индустриянең үсеше, халыкара хәл, сәламәт тормыш өчен, дингә каршы көрәш мәсьәләләренә багышланган лекцияләр системалы рәвештә үткәрелә. «Лена» колхозы партоешмасы (секретаре иптәш Н. Латыйпов), мәсәлән, авыл хезмәт ияләре арасында политик эшне яхшы оештырды. Биредә лекция һәм докладлар бик еш укыла, кинокартиналар күрсәтелә, яшьләр кичәләре һәм хезмәт батырларын хөрмәтләү җыелышлары үткәрелә. Агитаторлар партия һәм хөкүмәт карарларын колхозчыларга вакытында җиткерәләр, илебезнең эчке тормышында һәм чит илләрдә булган мөһим вакыйгалар турында сөйлиләр. Халык арасында политик эш яхшы куелган булса, ул һәрвакыт уңай нәтиҗәләр бирә, колхозчыларның барысы да тырышып, намус белән эшли. «Игенче» колхозында экономик күрсәткечләр быел шактый яхшырды. Башлангыч партия оешмасы тарафыннан халык арасында үткәрелә торган политик эш артельнең хуҗалык эшләренә яхшы тәэсир итте. Колхозда 15 кешелек агитаторлар коллективы бар. Аларның күбесе производство алдынгылары. Политик эшне дөрес оештыру «Игенче» колхозына терлекчелек продуктлары хәзерләүнең беренче квартал йөкләмәсен үтәп чыгарга мөмкинлек бирде. Хезмәт ияләре арасында җитди уйланган оештыру һәм политик эш алып бару, дәүләт алдындагы йөкләмәләрне срогыннан элек үтәүдә, халыкның хезмәт һәм политик активлыгын күтәрүдә хәлиткеч роль уйнады. 30 мартта район хезмәт ияләре партиянең XXII съезды хөрмәтенә җәелеп киткән социалистик ярышта зур җиңүгә ирештеләр. Район дәүләткә ит, сөт, йомырка тапшыруның квартал планын шактый арттырып үтәде. Дәүләткә 8 мең 260 центнер ит, 25 мең центнер сөт, 1 миллион 400 меңнән артык йомырка сатылды. Хәзер икенче квартал заданиеләрен уңышлы үтәү өчен көрәш җәелдерелде. Шулай да, район партия оешмасының авыл хуҗалыгын тагын да күтәрү юнәлешендә алып барган эшендә кайбер уңышлар булуга карамастан, актанышлылар булган кимчелекләрне тәмам бетерүгә ирешә алмадылар әле. Районның барлык коммунистлары, барлык колхозчылары һәм белгечләре бу кимчелекләрне тәмам бетерү өчен бик нык тырышырга тиешләр. Колхозларда авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүгә хезмәт чыгымнары әле бик күп тотыла. Бу эш буенча КПСС райкомының һәм район Советы башкарма комитетының байтак эшләр башкаруына карамастан, бер центнер продукциянең үзкыйммәте һаман югары булуында дәвам итә. Авыл хуҗалыгы җирләренең 100 гектарына ашлык, сөт, ит җитештерүне шактый арттырырга һәм үзкыйммәтен төшерү буенча байтак чаралар күрергә кирәк әле. Безнең район партия оешмасы алда торган бурычларны хәл итүнең төп шартын — хезмәт ияләренең инициативасын һәм үзешчәнлеген үстерүдә, тәнкыйтьне һәм үзара тәнкыйтьне җәелдерүдә, хуҗалыкка партия җитәкчелеген тагын да камилләштерүдә күрә. Районыбыз хезмәт ияләре үзләренең барлык көчләрен КПСС Үзәк Комитетының январь Пленумы һәм анда иптәш Н. С. Хрущев куйган бурычларны уңышлы итеп тормышка ашыруга, партиябезнең XXII съездын яңа хезмәт бүләкләре белән каршылауга юнәлдерәләр.