Логотип Казан Утлары
Публицистика

ВОСТОК» ИЯРЧЕН КОРАБЛЕНДӘ КЕШЕНЕ ДӨНЬЯДА БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР УҢЫШЛЫ ТӨСТӘ КОСМОСКА ОЧЫРТУДА КАТНАШКАН БАРЛЫК ГАЛИМНӘРГӘ, ИНЖЕНЕРЛАРГА, ТЕХНИКЛАРГА, ЭШЧЕЛӘРГӘ, БАРЛЫК КОЛЛЕКТИВЛАРГА ҺӘМ ОЕШМАЛАРГА БЕРЕНЧЕ СОВЕТ КОСМОНАВТЫ ИПТӘШ ЮРИЙ АЛЕКСЕЕВИЧ ГАГАРИНГА

Кадерле иптәшләр! Дуслар-ватандашлар! Илебезнең халыклары дулкынландыргыч шатлыклы вакыйга кичерә. 1961 елның 12 апрелендә, кешелек дөньясы тарихында беренче буларак, безнең Ватаныбыз — Совет Социалистик Республикалар Союзы — «Восток» иярчен кораблендә кешенең космик киңлеккә очышын уңышлы рәвештә тормышка ашырды. Совет кешесенең космоска очуы — халкыбызның иҗади даһилыгының гаять зур казанышы, коммунизм төзүче совет кешеләренең ирекле һәм рухланулы хезмәтенең нәтиҗәсе. Моннан элек рус һәм бөтен дөнья фәненең һәм техникасының күренекле оәкилләре хыялланган нәрсәләр, халкыбызның даһи улы Константин Эдуардович Циолковский бөтен тормышын багышлаган нәрсә, бүген җанлы чынбарлыкка әверелде, героик көннәребезнең эшенә әверелде. Бу — бөтен дөнья фәне һәм культурасы хәзинәсенә совет халкының бөек күренекле өлеше. Советлар Союзының бу бәя биреп бетергесез хезмәтен кешелек дөньясы рәхмәт хисе белән кабул итәр. Совет кешесенең космоска героик очышы белән Җир тарихында яңа эра ачылды. Кешелек дөньясы ның гасырлар буе килгән хыялы тормышка ашты. Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты, СССР Верховный Советы Президиумы һәм СССР Министрлар Советы дөньяда беренче тапкыр кешенең космоска очуын уңышлы рәвештә тормышка ашыруда катнашкан барлык галимнәрне, конструкторларны, техникларны, эшчеләрне, барлык коллективларны һәм оешмаларны акылның һәм хезмәтнең бөек җиңүе белән үзебезнең данлыклы Коммунистлар партиясе, Совет хөкүмәте, Советлар Союзының барлык халыклары исеменнән чын күңелдән тәбрик итәләр. Сезне, кадерле иптәшебез Юрий Алексеевич Гагарин, гаять зур батырлык — беренче булып космоска очу белән чын күңелдән котлыйбыз һәм тәбрик итәбез. Бөтен дөнья хезмәт ияләренең бөек юлбашчысы һәм остазы Владимир Ильич Ленин җитәкчелегендәге Коммунистлар партиясе тарафыннан 1917 елның октябренда аңлы тарихи иҗатка күтәрелгән ирекле, талантлы һәм хезмәт сөючән халкыбыз хәзер бөтен дөньяга җәмгыять тормышының барлык өлкәләрендә яңа, социалистик стройның гаять зур өстенлекләрен күрсәтә. Кешенең космоска очуы — ул киң колачлы коммунистик төзелешнең гаять зур программасын уңышлы төстә тормышка ашыруның, фәнне, техниканы, культураны өзлексез үстерү, турында, совет халкының тормыш хәле турында Коммунистлар партиясенең һәм аның Никита Сергеевич Хрущев җитәкчелегендәге ленинчы Үзәк Комитетының һәм Совет хөкүмәтенең туктаусыз кайгыртучанлык күрсәтүләренең нәтиҗәсе. Советлар Союзыннан Җирнең дөньяда беренче ясалма иярчене җибәрелүдән алып, кешенең уңышлы төстә космоска очуына кадәр дүрт елдан кимрәк вакыт үтте. Совет галимнәре, инженерлары, техниклары, эшчеләре үзләренең тырыш һәм фидакарь хезмәтләре белән кешелек даһилыгына галәм киңлеге тирәнлекләренә керү юлын ачтылар. Һәм алар моны җир йөзендә тынычлык хакына, барлык халыкларның бәхете хакына эшләделәр. Кешенең космоска беренче очышы бөтен дөньяда даими прогресс һәм тынычлык хакына барлык совет кешеләре өчен яңа рухлану һәм батырлыклар чыганагы булып хезмәт итәр. Космосны буйсындыручы совет галимнәренә, конструкторларына, инженерларына, техникларына һәм эшчеләренә дан! Халкыбызга — иҗат итүче халыкка, җиңүче халыкка, Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә бөтен кешелек дөньясының якты киләчәгенә юл салучы халыкка дан! Яшәсен совет халкының барлык җиңүләрен бөек рухландыручы һәм оештыручы данлыклы Советлар Союзы Коммунистлар'* партиясе! Яшәсен коммунизм!

КПСС СССР ВЕРХОВНЫЙ СССР УЗӘК КОМИТЕТЫ. СОВЕТЫ МИНИСТРЛАР ПРЕЗИДИУМЫ. СОВЕТЫ.