Логотип Казан Утлары
Шигърият

Башкорт әдәбияты үрнәкләре

ӘКРӘМ ВӘЛИ

ҮЗЕН КҮРГӘНДӘЙ БУЛАМ

Яратмыим искелекне, Сирәк барам музейга. Тик түзмим килмичә Уфадагы бер өйгә. Монда булган бөек Ленин, Шушы өйдә ул торган. Менә ул эшләгән өстәл һәм ул ябынган юрган. Шунда килгән саен аның Үзен күргәндәй булам. Уфа урамнары буйлап Бергә йөргәндәй булам. Күңелемә шатлык тула, Йөрәгем ярсып тибә. Ленин яшәү дәрте бирде, Димен, әй, башкорт, сиңа!

МУСА ГАЛИ  

Мин хыялда, җылы җил булып, Камышларга кагылып үткәнмен. Моңсу ямен зәңгәр күлләрнең Бала чактан тоеп үскәнмен. Җирем елмая, дип, күзәтәм Чагылдырса рәшә биюен, Зәңгәр гөмбәз, тулган ай нуры, Юкка түгел сезне сөюем. Мин туфракның, ахыры, үзеннән Үләнсымак борын төрткәнмен. Кыш челләсен, кояш җылысын йөрәгемә азык иткәнмен. Җирем, сине җаным иткәнмен, Гөлләреңә каным түккәнмен, Ни әйтсәң дә тыңлыйм сүзеңне —- Сиңа кирәк өчен үскәнмен.