Логотип Казан Утлары
Очерк

БҮГЕН АНЫ ИЛ КОТЛЫЙ

Күк йөзендә бер генә болыт әсәре дә юк. Кояш иртәдән бирле елмаеп кына тора һәм сиздермичә генә үз эшен эшли бирә. Әле күптәнме, моннан берничә сәгать кенә элек бит, урамнан олаулар узганда, чана табаннары чыжлау тавышы әллә канларга ишетелә иде. Хәзер юл йомшарып та өлгергән. Әнә салам йөге тартып бер җирән ат килә. Ул бер-ике адым атлый да, аягы карга батып киткәч, берничә секундка тукталып тора, әй, ашыгып барыбер әллә кая китә алмассың инде дигәндәй, тагын ашыкмыйча гына алга атлый. Иртән өй түбәләренең кардан әрчелгән төбәкләре дә, төнге салкында зыкы белән сарылганлыктан, акшарланган кебек булып күренгән иде, Хәзер зыкы да эрегән инде. Кар астыннан саркып чыккан суның бер өлеше, кояш нурлары белән җылынган түбә тактасында парга әйләнеп, һавага күтәрелә, икенче өлеше, тамчылар булып, челтәрләнгән кар өсте- нә коела. Колхоз идарәсе урнашкан йортның болдыр баскычына тезелеп утырган агайлар апрель кояшының җылысына рәхәтләнеп, түбәдән тамган тамчыларның бер көйгә чупылдауларын тыңлап, ашыкмый гына тәмәке тарталар. Алар, бик эшлекле кешеләрдәй, сүзне һаман хуҗалык эше мәсьәләләре тирәсендә генә йөртәләр, имеш, кыш уза инде, тиздән кар эреп бетәр, гөрләвекләр агар, яшел чирәм күтәрелер, колхозның ишле мал-туары көтүгә чыгар, авырлыклар үзеннән-үзе артта калыр, онытылыр... «Ай-Һай, ашыкмыйбызмы икән? Авырлыклар тиз генә онытылырмы икән?..» —дип уйлый шул ук болдырда, әмма агайлардан берничә басма өстәрәк торган Мөхәммәтша ага Биктимеров, боларның булмас нәрсә турында сөйләнеп, кәефләнеп утыруларына күңеле әрнеп. Ул колхоз председателе. Председательгә үзе җитәкчелек итә тор- 1 ан хуҗалыктагы хәлне башка кешедән сорап торасы юк. Ул үз хуҗалыгындагы хәлне теләсә кемгә караганда да яхшырак белә. Әле менә бүген дә иртә таңнан алып фермаларда йөрде. Сыер һәм сарык фермаларындагы эшнең торышыннан әллә ни зарлана алмый ул: сөт артып гормаса да кимеми, сарыклар көр күренәләр, бәрәннәр әйбәт кенә үсеп килә. Ә менә дуңгыз фермасында хәл бөтенләй башкача Дуңгыз караучылар, бигрәк тә симертү группасында эшләүче кызлар, кыенлыкларга зарланып бетә алмыйлар, азык җитми, автоэчергечләрне исәпкә алмаганда, бөтен эш кулдан гына башкарылганлыктан, торакларны чистартырга җитешә алмыйлар, торакта аяк йөзеннән саз. Пычракта К 71 аунагач, терлекләргә, бигрәк тә яшь үрчемгә салкын тия, йогышлы авырулар иярә, көн саен диярлек дуңгыз баласы үлә... Дуңгыз караучылар әнә шундый шартларда эшлиләр. Болай барганда, продукция алудан бигрәк, булган терлекне исән-сау саклау турында гына уйларга туры килә. Ә алар, «гөрләвекләр агар» да, «яшел чирәм күтәрелер»... Юк, ялгышасыз, абзыйлар, авырлыкларны онытырлык түгел, хәзер иң авыр чак әле. Алып барасы иде сезне фермага. Күрсәтәсе иде сезгә шул аякларына басып та тора алмый торган дуңгыз балаларын. Ул чакта сез болай кәефләнеп утыра алмас идегез... Ләкин Биктимеровның агайларга никадәрле генә күңеле әрнемәсен, ул аларга чынлап ачулана да алмый. Чөнки алар ‘яшәсен яшәгән, эшләсен эшләгән кешеләр инде. Аларга хәзер, ихтимал, чыннан да карт сөякләрен шулай кояшта җылытып ял итеп утырырга гына кирәктер. Хәер, ни өчен соң әле картлардан киңәш сорамаска?.. Күңеленә шушы уйлар килгән секундта Биктимеровның күзләренә аргы урамнан болай таба юртучы ат чалынды. Ул шатланып, баскан урынында таптанып куйды. Бу — партия оешмасы секретаре Ирек Ура- заев шәһәрдән кайтып килә иде. Яшь кеше бит, юл йомшарган дип тормый, атны куа бирә. Башка вакытта моның өчен Биктимеров аңа ачуланган да булыр иде. Ә бүген ул аның ашыгуына сөенде генә. Ирек яшь булса да, аны бөтенләй тәҗрибәсез егет дип булмый. Ул үзенең яхшы киңәшләре белән аңа бер генә тапкыр ярдәм итмәде инде. Ихтимал, секретарь бүген дә дуңгыз балаларын үлемнән коткарып калуның бер әмәлен табар. Биктимеров шуның өчен аны дүрт күз белән көтеп алды бит. Тик аның, олы яшьтәге, тәҗрибәле кешенең, егет алдында ким-хур буласы гына килми. Ул көтеп алуын сиздермәс, үз кабинетына керер, секретарьны шунда каршылар... —Нәрсә, Мөхәммәтша туган, чабышка җыенган ат кебек баскан урында тора алмыйсың? Әллә яз сине дә җилкендерәме? Эшкә булмасын, телгә булмасын уңганлыгы, осталыгы белән бөтен .авыл халкы тарафыннан хөрмәтләнә торган Кәшбел картның бу сүзләре бөтенләй кимсетелерлек, хурландырырлык та түгел иде инде. Шулай да Биктимеровның үз кайгысы зуррак иде шул ахры, ул Кәшбел картка, аның үзенчә үк итеп, шаяртып җавап бирә алмады: — Сезнең җилкенүдән ни файда бар. Кабаланмагыз, картлар. Хәзер '.инде җилкенсәгез дә, җилкенмәсәгез дә, барыбер әллә ни кыра алмассыз, — диде. Ләкин шундук ул үзенең дорфалыгын төзәтергә дә ашыкты: — Дуңгыз фермасында эшләр хөрти бит әле, бабай. Яшь дуңгызлар ■бик зәгыйфь, үләләр. Котылу әмәлен табар хәл юк. — Бәй, бәй, алайса эшләр бик начар икән шул, — дип куйды Кәшбел карт. — Барыемныкы да үләмени соң? Мал-туар арасында күбрәк уралганы, эшкә сөеп караучысы бер дә юкмыни? Яшь малны яхшылап кайрарга кирәк бит аны. — Барысы да бала-чага гына шул, бабай. — Бәлеш, Шәмгыйҗинан дуңгызда түгелмени хәзер? — Шунда эшли. Ләкин ул бит ана дуңгызлар карый. — Менә бит ул ничек! Алайса, бигрәк тә начар инде, Мөхәммәтша туган. Югыйсә, мин әйтәм, ул булса, эшләр берьюлы көйләнер иде. Шәмгыйҗинаниы мин беләм: ул үлгән малны да тергезәчәк. Шунда аларның сүзе бүленде. Уразаев баскычтан йөгереп менде дә, ■икесе белән дә кул биреп исәнләшкәч: —һаман шул дуңгыз балалары турында сөйләшәсезме? Алар өчен мине районда да бик каты кыздырып җибәрделәр. Бер минут кичектермичә нәрсә дә булса уйлап табарга кирәк, — диде. Кәшбел карт белән сөйләшкән арада Биктимеровның күңеленә бер фикер килгән иде. Ул хәзер шуны секретарьга белдерергә ашыкты. — Әллә соң симертү группасына чыннан да Шәмгыйҗинаниы күче- 72 тапкыр балалату аналарыннан 7 шор бала а»ам инде» - дип дәртләнеп эшләп йөрүен хәтерләде һәм икеләнеп калды: _______ Тик менә риза булырмы, башлаган эшне ярты юлда ташларга трпәпме икән? — дип сорады. Монда да яшьлек үзенекен итте, Уразаев, авыр хәлдән чыгу юлы табылганга шатланып: — Зарар юк. Сөйләшербез, аңлашыроыз, риза булыр,—диде. Гаҗәп икән ул гомер дигәнең. Яна көн тудымы, оер караңгыдан икенче караңгыга кадәр, монысын булдырыйм, тегесен арттырыйм дип, дөнья артыннан куып йөрисең дә төннәрен йокларга^ яткач, шул көндәлек мәшәкатьләр турында баш ватып, аны бөтенләй истән чыгарасың, кадерен дә белмисең икән. Ә инде кинәт кенә көтелмәгән бер хәл килеп чыгып, артта калган елларга борылып карарга мәҗбүр булдыңмы, гомернең тиз узуын күреп, таңга каласың, ничек яшәлде соң, дип уйлана башлыйсың икән. Еллар чылбыры ифрат озын бит ул. Андагы буыннарның барысы да бертөсле түгел бит. Кайберләре бик нык, бик таза алар- ның, ә кайберләре — черек, тутыклы. Әйбәт буыннарның күп булуын белү һәрвакыт күңелне шатлык, горурлык хисләре белән тутыра, ә начар буыннар укендерә. Менә шуңа күрә син андый чакларда, еллар чылбырын сүткәндә, үзеңә үзең аяусыз судья буласың, һәр буынны җентекләп тикшерәсең, өйрәнәсең дә озын төннәр буена йокыга китә алмыйча интегәсең икән. Чынлап шулай ул. Әнә Шәмгыйҗинан апаның да урынга ятуына өч-дүрт сәгать узды инде. Ә ул һаман күзен йоммый, уйлана да уйлана... Кичә дә ул үзенең чираттагы эшен башкара, абзарның бөтен почмакларын чистартып чыгарган, бүген-иртәгә балаларга тиешле дуңгызларның астарлыклары йомшак һәм җылы булсын өчен, араннарга салам өстәп йөри иде, колхоз идарәсенең йомышчысы килеп керде. Кызый бик ашыга иде, күрәсең, кулындагы кәгазь кисәгенә күз төшереп алгач:: — Тизрәк идарәгә бар. Мөхәммәтша абзый үзе көтеп утыра. Парторг та шунда, — диде дә китеп барды. Колхоз идарәсенә берчакта да терлекчеләрне юк-бар йомыш беләи чакырмыйлар. Шул сәбәпле Шәмгыйҗинан апаның күңеле беренче секундта шомланып китте. «Берәр нәрсәне күреп җиткермәгәнмендер, шуның өчен ачуланырга чакыралардыр инде», — дип уйлады ул. Шул моңа кадәре күреп җиткермәгән нәрсәне идарәгә киткәнче үк төзәтеп куярга теләп, тагын бер тапкыр барлык араннарны җентекләп карап чыкты. Ләкин һәр җирдә тәртип һәм чисталык иде. Аннары ул моңа кадәре дә бер тапкыр үзен чакырып килгәннәрен исенә төшерде һәм күңеле берьюлы тынычланып китте. Чөнки ул чакта аны терлекчелек алдынгыларының республика киңәшмәсенә бару алдыннан юлга чыгарга әзерләнеп тор дип чакырганнар иде. Зур Казан шәһәрендә йөреп, аның зиннәтле сарайларында утырып, терлекчелек осталарының әйбәт киңәшләрен тыңлап, ял итеп, ирек ачып, бүләкләр алып кайтты ул киңәшмәдән. Ихтимал, аны хәзер дә шундыйрак бер шатлыклы хәбәр әйтү өчен чакыра торганнардыр... н 1 Колхоз председателе дә, партия оешмасы секретаре да Шәмгыйҗикаппп?пяЫ; ИТеП’ ӨСТӘЛ аР тьшнан чыгып, кул биреп исәнләшеп каршыладылар. Тик алар, ни сәбәпледер, элекке кебек шатлыклы хәбәрашыкм7Ь’лаР’..һаман исәнлек-саулык, эш турында гына сораштылар. Бу хәл Шәмгыйҗинан апаның күңелен шактый борчылы. q пы»3 ИНДе сУзма™3 - Әйтәсе сүзегез булса, тизрәк әйтегез. Минем эштә нинди кимчелек бар? — дип сорады ул. 73 Председатель белән секретарь бик серле итеп бер'-берсенэ карашып куйдылар. Сузып торасы юк. Әйтер өчен чакырдык, апа, — диде Уразаев. Синең эшеңнән зарланып булмый. Барысы да синең кебек эшләсеннәр иде әле,— диде Биктимеров, аңа ялгап, һәм, әйтерсең лә, Шәмгыйҗинан апа фермадагы хәл белән бөтенләй таныш түгел, эштәге авырлыклар, дуңгыз балаларының үлүе турында сөйләп китте. j— Кыскасы, кызлардан үлгән терлек хакын түләтүдән генә колхозга файда юк. Дуңгыз балаларын исән саклап үстерергә, симертергә, дәүләткә тапшырырга кирәк. Ә моның өчен хәзер бердәнбер юл — зәгыйфь терлекләрне бергә җыйнау, ул группаны тәҗрибәле, эшне яратып башкара торган кешегә тапшыру, — дип йомгаклады Уразаев. — Сез моңа ничек карыйсыз, апа? Ничек карасын, чын күңелдән хуплады бу фикерне Шәмгыйҗинан апа. Тик менә аның үз йөкләмәсе белән нәрсә эшләргә соң? Ул үрчемне күп алу өчен аш димәде, ял димәде, өенә дә кайтып кермәде. Шуның аркасында хәтта кайбер терлекчеләр аңардан: «Әллә соң син фермада гына яшисеңме?» — дип көлеп тә йөрделәр бит. Хәзер хәлиткеч чор — үрчем алу чоры башланды. Юк, бу эшкә алынырга теләми ул. Үз тырышлыгының нәтиҗәләрен күрәсе килә аның. Нәтиҗә начар булмаячак, ул аңа дан, хөрмәт кенә түгел, бик күп хезмәт көне, акча да китерәчәк. Әллә сез Шәмгый апагызга акча кирәкми дип уйлыйсызмы? Кирәк аңа акча. Әнә өе тузган, ул өен рәтләтәчәк... —Дуңгызларны гына саклап үстер, акчаны кызганмабыз, — дип карады Биктимеров. Әмма колхоз председателсның бу вәгъдәсе дә Шәмгыйҗинан апаны үз уеннан кайтара алмады. Аннары тагын Уразаев сүзгә кушылды. — Их, апа... Сез — шушы колхозны төзегән, аны үстерү, ныгыту өчен янып-көеп йөргән кеше. Сез дә каршы киләсезмени инде? — диде ул» ачынып. — Көтмәгән идем сездән моны... Менә шушы бер-ике авыз сүз аның күңелен эретеп җибәрде инде. Ул хәзер дә әнә шул сүзләрнең мәгънәсе, үзенең узган гомере турында уйлап йокыга китә алмый ята бит. Әйе, артка әйләнеп карасаң, шактый озын юл узылган инде. Алда, ихтимал, аның кадәр яшисе дә калмагандыр инде. Ләкин узган гомергә- бер дә үкенергә туры килми. Чөнки аның бөтенесе ил иминлеге, халык, бәхете өчен бирелгән. Менә утызынчы елларның башы. Авылда Гайфин Нәҗип, Усманов-. Рәшит, Хәкимов Вильдан, Корбангалин Хәсән һәм тагын берничә комсомолпартия активы колхоз оештырырга йөриләр. Әле күптән түгел- генә ВЛКСМ членлыгына кабул ителгән Шәмгыйҗинан да алар белән бергә. Халык икеләнә, кайберәүләр ачулана, хәтта янап та куялар. Әмма комсомолларны бу авырлыклар куркытмый, алар колхозга кергән һәр кешегә сөенәләр, авылдашларына күмәк тормышның өстенлекләрен тагын да бирелебрәк аңлаталар... Колхоз төзелгәч, ул тауга күтәрелә башлагач та, җиңел булмады. Никадәр куаныч — бу авырлыкларга каршы көрәштә дә Шәмгыйҗинан апа алгы сафта булды бит. 14 ел сыер сауды, 8 ел сарык карады. Аннары кошчылыкта эшләде. Аннары яшь бозаулар тәрбияләде... Ниһаять, менә дуңгыз фермасында эшли башлавына да 5 елдан артып китте инде. Шушы 30 елга якын терлекчелектә кайнашуы дәверендә ул 24 мөдир кулында эшләде, ләкин алардан 24 авыр сүз ишетмәде. Чөнки булсын, артсын, ныгысын дип уйлады, кушканын да, кушмаганын да эшләде ул. Менә ул сарык фермасында эшли. Башка сарык караучылар көне җитү белән яшь үрчемне бәрән караучыларга тапшыралар. Ә ул алай итми, үз группасында туган бәрәннәрне үзе көтүдә йөртә. Яисә бозау карагаң 74 бяшкалао 20—25 терлекне дә карап җиткерә алмаганга ■' әТн» гРруппась,„даРһорвакь,т 30-35 бозау булды... Ни хакына шулкадәр тырыша соң Шәмгыиҗинаи апа? Бәлкем, ул балалы ялгыз анадыр, шуңа күрә аңа башкаларга караганда күб- әшләәгә туры килә торгандыр? Әйе, ул ике бала белән ятим калган хатын Үе балаларыннан башка, 1947 елда үзе кебек үк сугыш вакытында тол калган Нурҗинаи исемле апасы үлеп киткәч, аның берсеннән икенчесе кечкенәрәк өч кызы да Шәмгыиҗинаи апа кулында булды. Әнә шул биш баланың барысын туйдыру, укыту, кеше арасында ким-хур булмаслык итеп киендерү өчен, башкаларга караганда күбрәк эшләргә дә туры килде аңа, билгеле. Ләкин мал-мөлкәтме, азык-төлекме гел күктән яуган яңгыр кебек чиләкләп коелып торсын әллә ул, мин тәэмин ителгән инде, интегеп, ватылып йөрисем юк, дип, өендә эшсез генә утырыр идеме? Әи, юк. Шәмгыиҗинаи апагыз ул кирәк булганга гына, җитмәгәнгә күрә генә кешеләрдән артык эшләмәде. Ул тормышның бөтен ямен, бөтен тәмен хезмәттә тапты. Менә ни өчен башкаларга караганда яхшырак, күбрәк эшләргә тырыша ул. Ихлас шулай. Югыйсә, карагыз инде аның хәзерге тормышына. Моңа кадәре балалар шау-гөре тулып торган өйдә бер ялгызы бит. Сарыклары, кәҗәсе, ике оя казы, әллә никадәр тавыгы бар. Ялгыз кешегә күп кирәкмени соң? Шул мал- туарны кара да түшәмгә төкереп тик ят инде. Әгәр дә алай теләми икән, аның башка сыеныр урыны да җитәрлек. Ул үзенең өлкән улы Әсгать янына да китә ала. Җылы өйдә оныкларын карап, теләгәнен ашап, теләгәнен киеп, тик яшәр иде шунда. Әсгате хәзер зур кеше. Ул Пермь пристаненда өлкән кранчы булып эшли. Әледән-әле хат язып тора. Аңлаган кешегә аның ничек эшләвен, ничек яшәвен 'белү өчен «бүләк алдым», «рәхмәт белдерделәр» дигән сүзләре, җибәргән күчтәнәчләре дә җитә. Яхшы эшли, димәк, яхшы яши. Кечесе Рәфкать тә бик тәүфыйклы, уңган төсле күренә. Ул хатны абыйсына караганда күбрәк язса да, хәрби серне ачармын дип куркадыр инде, хезмәте турында ләм-мим бер сүз ычкындырсынмы. Әмма Шәмгыйҗинан апага аның да нинди кеше булачагы аермачык. Чөнки кече улы турында командирлары яза: шундый тырыш, солдатны үстереп биргән өчен рәхмәт укып бетерә алмыйлар. Рәфкатькә хезмәтен тутырырга күп калмады инде. Ул кайтса, гына карый алыр иде әле. Нурҗинан апасының ул карап үстерән кызлары да аякка бастылар инде. Ике зурысы, Әлмәттәге Рәйханә белән Казандагы Рәхиләсе хәзер тормышта. Ә Рәхилә апасы янындагы кечесе — Рәхимә ашханәдә эшли бугай. Дөрес, кызыйлар авылдан киткәннән бирле аны онытып йөриләр, хәтта юньләп хат та язмаган булалар әле. Әмма килсен иде Шәмгыйҗинан апаларының күңеленә җитте, эшләмим дигән уй, шул минутында ук ни авырлыклар белән үстерүен, ни авырлыклар белән һәркайсы җиде классны тәмамлаганчы укытуын исләренә төшерер иде ул алар- ның. Теләми моны хәзергә Шәмгыйҗинан апагыз. Бүген аның өчен үзенең туган авылында калу, үзенең яраткан эшләрен башкару кызыграк. Ул авылда калачак, фермада эшләячәк... Шулай, Шәмгыйҗинан апа моңа кадәре кайда гына эшләмәсен, һәрвакыт башкаларга үрнәк булды. Аны, оста, тәҗрибәле терлекче булааксаган таР макларга күчереп йөрттеләр. Ул башкалар белән үз НТРПР Н уР таклашты’ яшьләрне яңа эш ысулларына өйрәтте. Шулай , бу тармакта да хәл рәтләнде. Шуңа күрәдер колхоз җитәкчеләре менә хәзер дә аңа ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр. Ә ул... Юк, болай ярамый. Ризалык бирмичә ялгышканмын Мин бу ялгышны төзәтергә, җитәкчеләрдән гафу үтенергә тиеш,-дип куйды Шәмгыиҗинаи апа һәм шундук күңеле җиңеләеп киткәндәй булды... күп рәк тол хатын. тәртипле, кыю бала үз анасын 75 Озак еллар буена бер үк эш башкарган кешенең, — ул моны үзе телиме, теләмиме, анысы барыбер, — мәктәп балаларыныкы кебек язылып, стенага ябыштырып куелмаса да, көндәлек режимы була. Режим терлекчелек фермасы работниклары тарафыннан бирәк тә төгәл үтәлә. Чөнки фермаларда барлык эш алдан билгеләнгән көн тәртибе буенча алып барыла. Шуңа күрә терлекче билгеле бервакытта йокыга ята, йокыдан уяна, билгеле бервакытта ашый-эчә, билгеле бервакытта эшкә китә, эштәй кайта. Шәмгыйҗинан апаның да үз режимы бар. Шуңа күрә ул, кичтән озак уйланып ятуга карамастан, йокыдан гадәттәге вакытта уянды. Нәкъ башка көннәрдәге кебек үк беренче эш итеп самоварына ут салды. Аннары, самовары кайнап чыкканчы, юынды, урын-җирен, өйне җыештырды. Ниһаять, иртәнге ашны ашагач, мал-туарын, кош-кортын карады да фермага китте. Ферма йорттан ерак түгел. Ул ара гадәттәгечә бик тиз, 3—4 минутта үтелде. Дуңгызларны барлап чыгу, араннарны чистарту, азык әзерләү, кыскасы, барлык эшләр үз вакытында башкарылды. Тик менә дуңгызларга ашарга салгач кына, башка көннәрдәге кебек ял итәргә утырмады, ә икенче абзарга китәргә ашыкты ул. Шәмгыйҗинан апа симертүгә куелган дуңгызлар тотыла торган абзарга килеп кергәндә, кызлар үз бүлекләрен чистартып бетергәннәр, коридорга чыгарылган тиресне ат җигелгән чанага төяп азапланалар иде. Башка вакытта булса, Шәмгыйҗинан апа үзе дә кулына сәнәк яки көрәк алыр, ал-арга булышырга тотыныр иде. Бу юлы, үзе карарга тиешле дуңгыз балаларын тизрәк күрергә теләгәнлектән, кызларга сәлам генә бирде дә эчкәрәк узарга ашыкты. Аркалары дуга кебек бөкрәйгән берничә кечкенә дуңгызны исәпкә алмаганда терлекләр ярыйсы күренәләр, алар барысы да азык эзләп буш үзашаткычлар янына җыелганнар иде. — Зәгыйфь дигәннәре шул кечкенәләремени инде? Мине бик куркытканнар иде, болай булса, бик куркыныч түгел икән әле, — диде Шәмгыйҗинан апа. — Зәгыйфь булса, йөгереп йөрми инде ул. Сез, апа, почмактан карагыз. Алар почмакта ята, — диде кызлар арасыннан берсе. Шәмгыйҗинан апа почмакка барып, салам өемен ачып җибәрде һәм берничә секунд буенча үз күзләренә ышанмыйча карап торды: алты- җиде дуңгыз баласы бергә укмашып ятканнар, барысы да ябыкканнар, барысы да дер-дер калтырыйлар иде. — Их, кызлар, кызлар, сез нәрсә карадыгыз? Кабул итеп алганда, алар шушындый идемени соң? — дип сорады ул, башта үз-үзенә сөйләнгәндәй итеп кенә, ишетелер-ишетелмәс тавыш белән. Ә аннары дуңгызлар өстенә салам ташлады да күңеленә җыелган ачуын ярып салды: — Кыргансыз инде, арыш саламының ни җылысы булсын! Камылы вакланган, кибәкле салам, сабан ашлык саламы кирәк, — диде. Ул барлык бүлемнәрдәге дуңгыз балаларын барлап, аларны йомшак сабан ашлык саламы белән төреп чыкканчы, кызлар коридордагы тиресне түгеп бетереп, үзашаткычларга азык ташырга тотынганнар иде инде. Әнә теге аның соравына җавап биргән, бөдрәләнеп торган чәчләре шакмаклы йон яулыгыннан бүселеп чыккан кыз, улакка аертылган сөт салып, беренче бүлемдәге дуңгыз балаларын улак янына ташый да башлады. Шәмгыйҗинан апа аның янына ашыкты. — Әллә сөтне шул килеш кенә бирәсеңме? — дип сорады ул. Чая кыз югалып калмады: — Шул килеш бирмичә, аңа шикәр дә салмассың бит инде, — дип җавап бирде. — Нигә монда йөрисең соң, апа, әллә эшең беттеме? 76 — Шикәр салырга беркем дә кушмый. Ә менә печән чәе зарар ИТӘР иле Печән чәе яшь терлеккә бик файдалы, диде Шәмгыйҗинан.' апа һәм' азык рационы, карау тәртибе турында сораштырды. Зоотехник төзегән рационда минераль азыклар каралса да, дуңгызларга акбур,, күмер кебек нәрсәләрнең бөтенләй бирелмәвен белгәч, тагын тавыш күтәрергә мәҗбүр булды. ‘ • телгә бик оста булсаң да, эшкә дисәң, әллә кая китәрең юк икән, сеңелкәем. Акбур китермиләр дип, бер дә аптырап торасы юк. Әнә бо- рын төбеңдә генә силос базы. Анда җир туң түгел. Кызыл балчыкны күпме телисең, шулкадәр ташы, диде ул. Бу сүзләр кызның кәефен җибәрде. — Әй, Шәмгыйҗинан апа, барысына да ничек җитешәсең инде. Әнә- бит алар'ничаклы, барысына да җитешергә кирәк, — диде ул, үпкәле- тавыш белән. Каты бәрелүенә Шәмгыйҗинан апа үзе дә үкенде. Үпкәләгән кызны, тизрәк юату өчен колхоз идарәсенең планын сөйләп бирергә ашыкты. — Бик дөрес эшлиләр. Алариы аеры карамасаң, барыбер үлеп бетәрләр. Алсыннар, ичмасам тынычрак эшләрбез, — диде ул, шатлануын яшермичә, җиңел сулап. Аннары колхоз председателе Биктимеров белән зоотехник Вильданов килделәр. Алар өчәүләп дуңгыз караучы кызлар тирес чыгарган,, азык ташыган чанага тирес читәне салдылар да, аңа салам түшәп, барлык дуңгыз балаларын шуңа тутырдылар һәм Шәмгыйҗинан апа эшли торган абзарга алып киттеләр. Әбәт алдыннан фермага партия оешмасы секретаре Уразаев та килде. Ул чакта Шәмгыйҗинан апа, ана дуңгызларны тапшырып, үзенең «зәгыйфьләрен» ашаткан, эчерткән, чистарткан, җылынсыннар өчен абзар утарының кояш нык карый торган бер почмагына чыгарган иде инде. — Я, апа, больница ничек? Авыруларны дәвалап буламы? — дип сорады Уразаев. — Кояш җылысының файдасы күп. Терелерләр. Әнә бер-икесе йөгереп тә йөриләр инде, — диде Шәмгыйҗинан апа. Масаебрак әйтте бугай. Ләкин аңа үкенмәде. Чөнки ул инде аларны аякка бастырачагына ышанган иде. Узган кышны, бүрәнәләр шартлап ярылырлык, очкан кош егылып төшәрлек салкыннар булмаса да, кыш дип атарлык иде әле. Ә быелгы кышны кыш дисәң хәтере калыр: ни салкыны, ни бураны. Быел январь аенда да атнаун көн генә борын, бит өшетүдән куркырга туры килде, ә калган көннәр, тоташтан кояш карап, яки яңгырлар явып тормаса да, бик җылы булды, күп чакта түбәләрдән тамчы тамды, аяк асты чыланды. Кышның болай килүе ишле мал-туарлы хуҗалык өчен зур җиңеллек булды, әлбәттә, җылы көннәрдә азык чагыштырмача азрак тотыла, терлек тораклары җитмәү дә онытылып тора... Хәер, ни өчен^ кышның, һава шартларының уңайлыклары турында сөилибез дә, илеоез тормышындагы әһәмиятлерәк вакыйгаларны истән ™гаР аоыз соң әле. 1961 елда тарихка кереп калырдай вакыйгалар да \п улды бит. Аларның иң зурысы һәм иң әһәмиятлесе — КПСС Үзәк комитетының январь Пленумы. Пленум совет кешеләренең күңелләренә яз кояшыннан да шифалырак нур бөркеде. Бу нур - илебез авыл хуҗалыгын тагын да үстерүнең зирәк партиябез эшләгән грандиоз планы халыкта яңа хезмәт энтузиазмы уятты, аны яңа биеклекләр яулауга дәртләндерде. н J J 77 Мәскәү Кремле нурлары иксез-чиксез киңлекләргә җәелгән зур Ватаныбызның бөтен почмакларына да тигез төшә. Ул Минзәлә районының Сталин исемендәге колхозга да мул бөркелде. Колхоз авылы кешеләре, Пленум материаллары белән беренче тапкыр танышкач та, үзләрендәге мөмкинлекләрне һәм резервларны исәпли башладылар һәм шундук тагын Шәмгыйҗинан апа Зиннәтуллинаны исләренә төшерделәр. Чөнки Пленум үсеш резервларының берсе — производствода алдынгылар тәҗрибәсен куллану дип күрсәтте. «Авыл хуҗалыгы алдынгылары,— диде Никита Сергеевич Хрущев, — алар, «иптәшләр, югары җитештерүчәнлеккә ирешү юлын күрсәтүче маяклар... Бездә бу маяклар авыл хуҗалыгының барлык тармакларында да бар. Әйдәгез, шул маякларга тигезләник...» Шәмгыйҗинан апа — үз авылдашлары өчен генә түгел, район., республика хезмәтчелләре өчен дә маяк булырлык кеше ул. Озак еллар бу- 'ена фермаларда эшләгән бу тыйнак терлекченең бер былтыргы эше дә һәркемне сокландырырлык. Узган ел Шәмгыйҗинан апа үзенең туган колхозын зур бәладән коткарып кына калмады, эшне яратып, белеп башкарганда, булмаслык булып күренгән нәрсәне дә булдырырга, җиңелмәслек булып күренгән авырлыкны да җиңәргә мөмкин икәнлеген исбат итте. Шәмгыйҗинан апа күз ачып йомганчы биек тауларны, тирән диңгезләрне астын-өскә китерүче, «Өф!» дигәндә үлекне терелтүче тылсымлы көчкә ия түгел. Ул хезмәт уңышларына үзенең тырышлыгы, тыйгысызлыгы аркасында ирешә. Шул дуңгыз балаларын рәткә кертү өчен дә аңа ифрат күп көч, ифрат күп вакыт сарыф итәргә туры килде. Авылдашларының әле хәзер дә хәтерендә, группаны кабул иткәч, ятса да, торса да шул дуңгыз балалары иде аның күңелендә. Караңгыдан ук фермага килер, кабаланып салам астындагы терлекләрне барлап чыгар, аларның исәнсау икәнлеген белгәч, сабый балалар кебек сөенер, абына-сөртенә азык әзерләп йөрер, ә ашаткач-эчергәч, барысын юар, чистартыр иде дә, кояш карый торган иң җылы урынны сайлап, шунда салам җәяр, һәммәсен шул саламга тезеп яткырыр иде. Аннан соң инде тагын торак чистарту, тагын азык әзерләү. Азыгы да тегенди-мондый гынамы әле. Концентраты бар икән, витамины калмасын, витамины €ар икән, минералы онытылмасын, һәркайсын тура, вакла, парла, пешер. Хәтта аертылган сөтне дә печән чәеннән башка бирергә ярамый... Шулай итеп, ул көннең ничек узып китүен дә сизми калыр, тик дуңгыз балаларын төнлә туңмасыннар өчен яңадан саламга төреп яткыргач кына, өенә кайтып китәр иде... Шулай, Сталин исемендәге артель членнарына илебезгә ашлыкны, итне, сөтне, йомырканы һәр башка төр авыл хуҗалыгы продуктларын күбрәк бирү өчен резервлар эзләүдә Шәмгыйҗинан апаның үрнәге дә зур ярдәм итте. Алар, үзләренең мөмкинлекләрен исәпләп, яңа социалистик йөкләмәләр кабул иттеләр һәм, КПССның XXII съезды хөрмәтенә хезмәт вахтасына басып, алган йөкләмәләрен срогыннан элек һәм арттырып үтәү өчен көрәшкә күтәрелделәр. Бу көрәшнең алгы сафында колхозның башка маяклары белән бергә Шәмгыйҗинан апа да бара. Ул быел да элеккечә дуңгызлар симертә. Җидееллыкның өченче елына аның исәбе — дәүләткә дуңгыз итен узган елгыдан ике тапкыр артыграк тапшыру. Шәмгыйҗинан апа үз йөкләмәсенең срогыннан элек үтәләчәгенә һич тә шикләнми. Чөнки аның группасындагы дуңгызлар, тәүлеклек үсеш айның-аена артып торуы аркасында, тугыз ай урынына җиде айда ук иткә тапшыру кондициясенә җиттеләр. — Киләсе айларда дуңгызларның тәүлеклек үсешен 800—900 граммга җиткерермен. Шулай итеп, елның беренче яртысында ук өч квартал йөкләмәсен үтәргә мөмкин булыр, — ди ул, дәртләнеп. Аның бу эшләре, бу теләкләре артель хезмәтчелләренең игътибарыннан читтә түгел. Авылдашлары тырыш терлекчене элеккечә зурлыйлар, хөрмәтлиләр: алар Шәмгыйҗинан апаны авыл советына депутат итеп сайладылар... Бүген Калмия авыл клубы бәйрәмчә бизәлгән. Анда бөтен авыл халкы, карты-яше, ире, хатын-кызы җыйналган. Халык шулкадәр күп, хәтта шундый зур бинада да барлык кешеләргә урын җитми, яшьрәкләр картларга, хатынкызларга урын тәкъдим итәләр, үзләре басып калалар. Кысанрак. Бөркүрәк. Әмма һәммәсенең дә йөзләрендә канәгатьләнү билгеләре. Алар барысы да кызыл комач белән эретелгән президиум өстәле артында, партия, совет, колхоз активы, производство алдынгылары арасында утырган олы яшьләрдәге апага сөеп, сокланып карыйлар. Бу—безнең танышыбыз, терлекчелек остасы Шәмгыйҗинан апа Зиннәтуллина. Колхоз идарәсе, партия оешмасы бүген аның терлекчелектә эшли башлавына 30 ел тулу уңае белән юбилей кичәсе уздыра. Кичәне колхоз председателе һәм партия оешмасы секретаре алып бара. Шәмгыйҗинан апаны котларга теләүчеләр шулкадәр күп, алар- ның барысына сүз бирсәң, кичә ике-өч көнгә сузылыр. Шуңа күрә җыелышны алып баручыларга чыгып сөйләүчеләрне сайлап кына алырга туры килә. Менә трибунада шәһәр кунагы иптәш Әхмерова. Ул район партия оешмасының һәм район Советы башкарма комитетының котлавын укый, юбилярга Грамота тапшыра. — Иптәшләр, юбиляр исеменә партия оешмасына бик күп телеграммалар алынды, — дип белдерә аннары Уразаев һәм аларны укырга рөхсәт сорый. Котлау телеграммалары укылып беткәч, юбилярга бүләкләр тапшырыла. Ниһаять, Шәмгыйҗинан апа үзе дә трибуна артына чыгып баса. — Бу көннәрне күрермен дип уйламаган идем. Бик зурладыгыз, рәхмәт, бик зур рәхмәт. Мин тагын да тырышыбрак эшләрмен,—ди ул.