Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТТА ҺӘМ СӘНГАТЬТӘ ЯНА УҢЫШЛАРГА

(1960 елның 17 июлендә совет интеллигенциясе вәкилләре белән булган очрашуда, РСФСР язучылары һәм компози- . тор лары хөрмәтенә үткәрелгән кабул итүләрдә сөйләгән у речьләрнең кыскача язмасы). адерле дуслар! Безнең очрашуларыбыз яхшы традициягә әйләнә бара. Шунысы шатлыклы, безнең бу очрашуыбызг^ барлык союздаш һәм автономияле республикалар халыклары вәкилләре, совет интеллигенциясенең чәчәге катнаша. Без бүген күп кенә речьләр, тостлар, теләкләр ишеттек, һәм бу речьләрнең барысында да бер мотив: безнең барыбызга да тагын д& зуррак нәтиҗәләргә ирешерлек итеп эшләргә кирәк дигән мотив яңгьь рады. Бу иң әһәмиятлесе. Кайбер иптәшләр үзләренең чыгышларында безнең шушында ук моннан өч ел элек булган очрашуыбызны искә төшерделәр. Сез ул чакта һаваның нинди булганын хәтерлисез — яшен яшьни, күк күкри һәм коеп яңгыр ява иде. Ул очрашу турында сөйләгәндә иптәшләр ул яшен һәм идек. Моңардан Үзәк Комитет шундый тыныч һәм тәнкыйтьсез тормыш урнаштырырга тели икән дигән нәтиҗә ясарга ярамый. Юк. Безнең партиябез үз эшендәге җитешсезлекләрне кискен һәм принципиаль тәнкыйть итү мисалларын күп тапкыр күрсәтте. Шундый аяусыз тәнкыйть һәм үзара тәнкыйть үрнәген партия үзенең XX съездында күрсәтте. Эштәге һәм кешеләрнең тормышындагы җитешсезлекләр белән көрәшүдә Коммунистлар партиясе партияле принципиаль тәнкыйть һәм үзара тәнкыйть кебек сыналган коралдан файдалана. Яңа, коммунистик җәмгыять төзү — ул күпкырлы, катлаулы тарихи процесс. Аны җәмгыять тормышының барлык сфераларында, кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләрендә, идеологиядә, культурада, кешеләрнең көнкүрешендә яңаның искегә, прогрессив нәрсәнең артка калган консерватив нәрсәгә каршы көрәшеннән башка күз алдына китерүе мөмкин түгел. Җәмгыятьне революцион үзгәртеп коруның бу процессына җитәкчелек итү — ул аның барлык үсеш барышына тәэсир итү, һәрвакыт алдынгы нәрсәне яклау һәм аңа ярдәм итү, яңаның искене җиңүенә булышу, үлеп барган һәм катып калган бар нәрсәгә карата да килешмәүчән булу дигән сүз. Принципиаль тәнкыйть дәртләндерә, энергияне арттыра, массаларның иҗади эшчәнлеген активлаштыра. Без шундый сафландыра торган тәнкыйтьне котлыйбыз. (Көчле алкышлар). Андый тәнкыйть никадәрле күбрәк булса, эш өчен шулкадәр яхшырак. Кеше үзенең аркасын каты мунчала белән, бәлкем, щетка белән никадәрле ешрак ышкыса, үзен шулкадәрле сәламәтрәк хис итә. Тәнкыйть ителгән кеше турында мунча керттеләр дә соң үзен дип юкка гына әйтмиләр! Без кешеләрне чиста тотарга ярдәм итә торган шундый сафлаидыргыч «мунчаны» яклыйбыз. (Күңелле җанлану. Алкышлар). Монда безнең арабызда рус урманын мактап җырлаучы иптәш Леонов бар. Ул урманны ничек бар, шул хәлендә генә мактап җырларга ярамаганны белә. Урманда ауган агачлар күп була, андагы барлык 14 агачлар да, мәсәлән, зирек агачы, файдалы түгел. Мин зирек агачын күп урында кисеп бетерер идем, чөнки ул бернинди файда китерми, әмма урын ала, җирнең сүлен суыра һәм файдалы үсемлекләргә үсәргә бирми. Вакыт-вакыт урманны тазарта торырга кирәк бит. Шулаймы, иптәш Леонов? (Күңелле җанлану. Алкышлар). Ләкин тазартуның тазартудан аермасы бар, һәрбер тазарту эшен дә уйлап, акыл белән эшләргә кирәк. Бер кеше балта алды да, урманга яки бакчага барып, урманга яки бакчага комачаулый торган, корыган, кирәкмәс ботакларны чабып ташлау урынына, юләрлеге белән, бер дә тикшермәстән, файдалы, җимеш бирә торган агачларны тураклап ташлады ди. Бу инде, гафу итәсез, тазарту булмас, ә урманны яки бакчаны бетерү булыр. Ә бит, балта тотып, алмагачны тамырына тикле тураклап ташлый торган акыллы башлар да була. Андый хәсрәт урманчылар яки хәсрәт бакчачылар белән без бер юлдан бара алмыйбыз. Алардан яхшылык көтеп булмый. Без бакчаларны үстерүне яклыйбыз, ә бетерүне якламыйбыз. (Көчле алкышлар). Менә тәнкыйтьтә дә шулай. Без кешене дәртләндерә, аның көчләрен арттыра торган тәнкыйтьне яклыйбыз. Әдәби-художество тәнкыйте, минем үз күз алдыма китерүемчә, язучыларга һәм сәнгать эшлеклеләренә безнең социалистик чынбарлыгыбыз турында яхшы һәм талантлы әсәрләр иҗат итәргә актив булышырга, язучыларның һәм сәнгать эшлеклеләренең совет кешеләренең — коммунизм төзүчеләрнең бөек эшләрен, героизмын һәм фидакарьлеген, бөек мораль һәм рухи йөзләрен художество образларында гәүдәләндерергә омтылуларына һәр яктан да булышырга тиеш. Андый әсәрләр иҗат итүнең җиңел эш түгел икәнен без барыбыз да яхшы беләбез. Безнең хәзерге заманыбызны сәнгать әсәрләрендә бөтен бөеклегендә дөрес чагылдыру өчен художник тормышның эчендә булырга, безнең чынбарлыгыбызны билгели торган яңа нәрсәне сизгерлек белән һәм дөрес тотып алырга, совет кешесен, аның уйларын һәм өметләрен, хисләрен һәм омтылышларын тирәнтен белергә тиеш. Икенче төрле әйткәндә — художник коммунистик җәмгыять төзүгә актив катнашырга тиеш. Әгәр дә ул язучыларга һәм сәнгать эшчеләренә алларында торган зур һәм әһәмиятле иҗат мәсьәләләрен хәл итүдә, идея эчтәлекләре ягыннан тирән һәм осталыклары ягыннан югары сыйфатлы, халык өчен кирәкле художество әсәрләрен иҗат итүдә һәрьяклап булышса, тәнкыйть үзенең иҗтимагый бурычын үти алачак. Моны тәнкыйтьне әдәбият һәм сәнгать әсәрләренең художество сыйфатларына таләпчән булмаска чакыру дип аңларга һич тә ярамый. Киресенчә, чын тәнкыйть сәнгать әсәрләренең художество дәрәҗәләренә карата талымчан һәм- таләпчән булырга тиеш. Ләкин китаплар, спектакльләр, кинокартиналар, музыка, живопись һәм скульптура әсәрләре турында әле тәнкыйтьтә очрый торган объектив булмаган, хаксыз фикер йөртүләр тулысынча бетерелсен иде дигән теләк белдерәсем килә минем. Әдәби-художество матбугатында кайбер китапларны, кинофильмнарны һәм спектакльләрне тулысынча кире кага торган, ул әсәрләрнең 15 көчле һәм йомшак якларын күрсәтми торган мәкаләләрнең ара-тирә басылуын нормаль хәл дип булмый. Үзеннән-үзе билгеле, уңышсыз әсәр турында хакыйкатьне әйтергә кирәк, нәкъ менә бер дә арттырусыз һәм бер дә явызлык теләмәстән хакыйкатьне әйтергә кирәк. Коммунистлар партиясе, сүз безнең идея һәм политик принципларыбызны яклау турында барганда, эш безгә чит булган буржуаз карашларны һәм күзаллауларны тартып кертергә азаплану турында барганда, тәнкыйть аяусыз һәм килешмәүчән булырга тиеш дигән фикердә тора. Шуның белән бергә, халыкка турылык белән һәм ышанычлы хезмәт итә торган кешеләрнең дә, аеруча художество иҗатында, эштә уңышсызлыкларга очравы мөмкин икәнен истә тотарга кирәк. Аларга карата тәнкыйть сак мөнәсәбәттә булырга һәм яхшы теләк белән эш итәргә тиеш. Әдәбият һәм сәнгать әсәрләрендә юри бары тик йомшак якларны гына эзләүгә һәм шуларга нигезләнеп, ул әсәрләрне тулысынча кире кагуга юл куярга ярамый. Язучылар, художниклар, композиторлар, кино һәм театр эшлекле- ләре хезмәтенә объектив булмаган, хаксыз бәя бирүләр ул эшлеклеләр- нең эшләрендә ышанычларын җуюга китерә, аларның куллары төшә башлый, аларның иҗат активлыгы йомшый. Тәнкыйть авторга чынбарлык күренешләрен дөрес аңларга, уңышсызлыкларының сәбәпләрен ачыкларга ярдәм итәргә тырышырга тиеш. Партиябезнең әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре белән эшләү буенча туплаган тәҗрибәсе иптәшләрчә тәнкыйтьнең, хәтта ялгышкан авторларга да эшлекле ярдәм күрсәтүнең аларга ялгышларын җиңәргә һәм соңыннан киң танылуга ирешкән әсәрләр иҗат итәргә булышканын күрсәтә. Ә уңышсызлыкка очраган һәм шуның өчен тәнкыйть ителә торган сәнгать эшчеләре рухларын төшермәскә, бүген барып чыкмаган икән, иртәгә әлбәттә барып чыгасын исләрендә тотып, нык эшләп, уңышка ирешергә тырышырга тиешләр. (Күңелле җанлану. Алкышлар). Кадерле дуслар, без сезнең белән КПССның киләсе елда җыелачак XXII съезды алдында торабыз. Киләчәк съезд безнең партиябезнең, бөтен совет халкының киң колач белән коммунизм төзү программасын үтәү буенча җидееллыкның беренче ике ел эчендәге эшчәнлегенә йомгак ясаячак. Эшләребезнең бик яхшы баруын һәм җидееллык план срогыннан элек үтәләчәгенә барлык нигезләр булганын без хәзер үк инде зур канәгатьләнү белән билгеләп үтәбез. (Алкышлар), Коммунистлар партиясе илне бердәнбер дөрес булган Ленин курсы белән алга алып бара. Безнең барыбызның да — партиялеләребезнең дә, пар- тиясезләребезнең дә — бурычыбыз коммунизмның тантанасы өчен бөтен халык көрәшенә үзебезне бөтенләе белән һәм тулысынча багышлаудан тора. Бездә хәзер партияле кешеләрне партиясездән аеруы кыен икәнен миңа инде берничә тапкыр әйтергә туры килде. Кайбер вакытта җыелышта ораторның чыгышын тыңлыйсың һәм ул оратор партиялеме яки партиясезме дип әйтергә дә кыенсынасың: ул партия эшен шундый ышану һәм дәрт белән яклый. Бу, иптәшләр, безнең тормышыбыздагы 16 бик матур күренеш. Ул совет халкының Коммунистлар партиясе эше өчен, аның идеяләре өчен көрәшергә дигән карарында бердәм булуын сөйли. Бездә кесәсендә партия билеты йөртмәгән, ләкин үзләренең барлык асыллары белән, үзләренең җәмгыять файдасына чын күңелдән иткән хезмәтләре белән большевистик партиялелекләрен гәүдәләндергән андый кешеләр бик күп. Кызганычка каршы, партия билеты булган, ләкин аны йөртергә тиеш булмаган кешеләр дә очрый әле. Әмма, шулай да, монда турыдан-туры әйтергә кирәк, андый кешеләр күп түгел, ләкин, кызганычка каршы, алар шулай да бар әле. Илебез ирешкән барлык нәрсә өчен без күп милләтле героик совет халкына бурычлыбыз. Шунысы аеруча күңелле, бөек Советлар Союзы халыклары искиткеч дус, туганнарча семья булып яшиләр, һәм бу — социалистик җәмгыять строеның иң зур казанышларыннан берсе. (Алкышлар). Безгә килә торган чит ил кешеләре СССР халыкларының дуслыгы һәм уңышлары турында хөрмәт белән сөйлиләр. Бу күңелле. Күптән түгел Шабан-Дельмас әфәнде — Бордо дигән француз шәһәре мэры — Совет Үзбәкстанында булып китте. Мин аның белән элек, Франциягә барган чагымда, очрашкан идем. Ул безгә, аның үз сүзләре белән әйткәндә, Совет Конституциясе белән һәм союздаш республикалардагы халыкларның тормышы белән танышу өчен килгән иде. Үзбәкстандагы кешеләрнең тормышы ошадымы дип сорагач, Шабан-Дельман әфәнде: бар нәрсә дә бик ошады, Франциядә дә шулай булуын теләр идем, дип җавап бирде. Үзләрендә социалистик Үзбәкстандагы кебек булуын, бәлкем, ул чыннан да телидер. Ләкин моның өчен буржуаз стройны бетерергә кирәк бит, ә Бордо шәһәренең мэры — капиталистик стройның ышанган тарафдары. (Күңелле о^анлану). Иптәшләр! Барлык уңышларыбыз белән, социалистик җәмгыятьнең яшәве һәм үсүе фактының үзе белән үк без дөнья халыклары аңында җир йөзендә коммунизмның тантанага ирешүенә ышануны һаман көчлерәк ныгытабыз, үз ягыбызга коммунистик идеяләрнең миллионнарча яңадан-яңа тарафдарларын тартабыз. Совет кешеләренең тормыш шартлары өзлексез яхшыра баруы, бөтен дөнья күләмендә тарихи әһәмияткә ия булган фәнни ачышларыбыз, социалистик культураның гөрләп чәчәк атуы, Совет дәүләтенең тынычлык сөюче политикасы хәтта коммунистик идеяләр тарафдарлары булмаган кешеләр арасында да безгә симпатия тудыра, ихтирам уята. Андый кешеләр кайвакытта: без коммунизмны танымыйбыз, ләкин сездә Советлар Союзында эшләр яхшы бара, диләр. Асылда бу, гәрчә туры формада әйтелмәсә дә, коммунизм идеяләренең тантанасын тану үзе инде. Бүген эш шулай тора. Без алга барган саен, безнең социалистик Ватаныбызның байлыгы һәм куәте үсә барган саен коммунизм идеяләренең үзләренә тарту куәте һаман көчлерәк сизелә барачак. Марксизмленинизм идеяләре бөтен дөньяда җиңеп урнашачак вакытның әллә кайда, таулар артында булмаганына без бик нык ышанабыз. (Көчле алкышлар). Марксистик-ленинчыл идеяләрнең бөтен дөнья күләмендә җиңүен- хәзер дөнья социалистик системасының ныгуы, иҗтимагый тормышның барлык өлкәләрендәге аның уңышлары тәэмин итә. Яңаның искегә каршы бөек көрәше хәзер кабинетлардагы гомуми бәхәсләрдә түгел, бәлки заводларда һәм кырларда, галимнәрнең һәм культура эшлеклеләренең иҗаты белән, җир йөзендәге иң камиль җәмгыятьне — коммунизмны төзи торган миллионнарча кешеләрнең хезмәте белән хәл ителә. Совет социалистик дәүләт әле яши башлаган гына беренче айларда ук инде Ленин: «социалистик программалар турында китаплар буенча бәхәсләшкән заманнар үтте. Хәзер социализм турында бары тик тәҗрибә белән генә сөйләргә ярый», — дигән иде (Әсәрләр, 27 том» 474 бит). Бу зирәк сүзләр социалистик төзелеш өлкәсендә совет халкы әле беренче адымнарын гына атлаган көннәрдә әйтелгән иде. Хәзер бөтенләй башка заман инде. Безнең илебез куәтле социалистик державага әйләнде. Җир шары халкының өчтән берен берләштергән барлык социалистик лагерь илләре халыклары марксистикленинчыл байрак астында безнең белән бергә бара. СССР һәм социалистик лагерьның барлык илләре мисалында, тәҗрибәсендә социализмның капитализмга караганда нинди бөек өстенлекләргә ия булуын, марксизм-ленинизм идеяләре җиңүе хезмәт ияләренә нинди яхшылыклар алып килгәнен бөтен дөнья күрә. Социалистик илләрнең уңышларында, шул илләрнең экономикалары һәм культуралары үсүендә, аларда хезмәт ияләренең материаль хәлләре өзлексез күтәрелүдә марксизмленинизмның рухландыргыч идеяләре файдасына сөйли торган иң ышандыручан, иң нык дәлилләр гәүдәләнә. Кайбер догматикларга, читләштереп теоретик бәхәсләр алып барырга яратучыларга менә шуны һәрвакыт истә тотарга кирәк. Ә ул бәхәсләр еш кына ашап ташланган йомырка бәясе дә тормыйлар. Бу уңай белән мондый бер вакыйга искә төште. Биредә булган өлкән буын украинлылар аны беләләр. Ул Полтавадамы дим, Прилуки- дамы дим округ партия конференциясендә була. Сез беләсез, партия комитеты отчеты буенча гадәттә резолюция кабул ителә, ә ул резолюцияне төзегәнче партия комитетының эшенә бәя бирелә. Конференциядә комитетның политик линиясен яхшы дип табарга, практик эшен канәгатьләнерлек санарга дигән трафарет тәкъдим кертелә. Шул тәкъдим буенча бәхәс кузгала. Берәүләр округ комитетының политик линиясе дә, практик эше дә булмаган дип раслыйлар. Икенчеләр киресен әйтәләр. һич бердәм карашка килә алмыйлар. Конференциягә катнашучыларның берсе аларны шушы авыр хәлдән коткарырга була. Ул чыга да: Нәрсә бәхәсләшеп торырга? Округ комитетының линиясе булган, ә менә эше булмаган — бу да хакыйкать, — ди. (Күңелле җанлану). Политик партияләр турында халык массалары аларның нинди идеяләрне күтәреп чыгуларына карап түгел, ә башлыча ул идеяләрне ничек тормышка ашыруларына карап хөкем итәләр. Әгәр дә безнең партиябез нинди яхшы идеяләрне яклавын раслау белән генә шөгыльләнсә, ә шул идеяләр нигезендә кешеләр тормышын яхшы якка үзгәртеп коруны тәэмин нтмәсә, халык безгә иярмәс иде. 2. „С. Ә.“ №6. 1У Ршублмзшая бмблшма Тат. ACC? I и-ен-- Б. И. ЛЕНИНА Коммунистлар партиясенең көче дә шунда: аның бөтен эшчәнлеге- марксизмленинизмның бөек революцион идеяләрен тормышка ашыруга багышланган. Партиянең бөтен практик эшчәнлеге, коммунистик төзелешнең бөек программасы — халык хуҗалыгы үсешенең җидееллык планы шушы рухландыргыч идеяләр белән сугарылган. Безнең иң әһәмиятле, иң зур бурычыбыз хәзер җидееллык планны срогыннан элек үтәүгә, совет халкы өчен материаль һәм рухи байлыклар муллыгын булдыру өчен халыкның иҗат көчләрен оештырудан тора. Хәзер иң әһәмиятлесе шул. (Көчле алкышлар), Миңа безнең данлыклы совет халкына, аның монолит бердәмлегенә озын гомер һәм бәхет теләргә рөхсәт итегез! Совет җәмгыятенең төп таянычы һәм алга алып баручы көче булган безнең Коммунистлар партиясе өчен! Партиябезнең яшь резервы—комсомолыбыз өчен! Безнең җиңүебез өчен! Коммунизм өчен! Социалистик культура фронтының сугышчылары, сезнең өчен, иптәшләр! (Көчле алкышлар)