Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЕФӘККӘ ЧИККӘН БИЗӘКЛӘР

Иран язучысы

 

Хикәяләр Бехазин язучы

булып фарсы әдәбиятында кырыгынчы елларда таныла. 1944 һәм 1948 елларда аның ике хикәяләр китабы һәм 1949 елда «Крестьян кызы» исемле повесте басылып чыга. Шуннан соң «Мардоме адине», «Кабутаре солх», «Сохан» һәм «Садаф» журналларында (соңгысында ул редколлегия члены булып тора) аның күп кенә хи- кәяләре басыла. Бехазин— «Кабутаре солх» («Тынычлык күгәрчене») дигән прогрессив журналны чыгаруда актив катнашучыларның берсе. 1956 елда аның «Ефәккә чиккән бизәкләр» дигән исемдә кечкенә-кечкенә лирик хикәяләре басылып чыга. Бехазин үзенең әсәрләрендә төп игътибарын Иран җәмгыятендәге иң ярлы катлауларның тормышын сурәтләүгә юнәлтә. Ул иң актуаль темаларга яза. Аның һәр хикәясен тормышның бер кисәге, Ирандагы һәр кешегә таныш булган типик бер күренеш дияргә мөмкин. Ләкин ул Иран халкының хокуксызлыгы, фәкыйрьлеге турында, гореф-хорафатларның кешеләр аңын томалап торуы турында язу белән генә чикләнми, кайбер әсәрләрендә (мәсәлән, «Рамазан баешы» дигән әсәрендә) язучы Иран тормышының ямьсез күренешләренә каршы үз геройларында нәфрәт хисе уяна башлавын да күрсәтә. Бехазинның иҗаты жанр ягыннан да үзенчәлекле. Ул повесть, новеллалар иҗат итү белән бергә, кечкенә хикәяләр һәм ак шигырьләр дә яза. Ләкин ул фарсы әдәбиятында күбрәк новеллачы һәм кечкенә-кечкенә лирик хикәяләр авторы буларак танылган.

ЯҢГЫРДА

Тышта суык. Бертуктаусыз яңгыр ява. Җылы бүрек кигән, шәлгә төренгән кешеләр, соры күләгәләргә охшап, үтеп китәләр. Кибет ишекләре ныклап ябылган. Сатучылар, кызу мангал 2 өстенә иелеп, күшеккән кулларын җылыталар. Зур кибеттә электр миче яна. Кибет хуҗасы, юан гына кеше, кулларын кесәләренә тыгып, тәрәзә турысыннан туңа-туңа үтеп китүчеләргә карап кала. Яңгырдан һәм салкыннан качып, стена ышыгына тәрбиячесез ике малай сыенган. Аларның сәләмә киемнәре астыннан суыктан күшеккән арык тәннәре күренә. Үзләре, чүгәләгән хәлдә, кулларын тез араларына кыстырганнар, берберсен сулышлары белән җылытырга тырышалар* Иреннәре, салкыннан күгәреп, кызганыч бер елмаю рәвешендә катып калган. Тәннәре күм-күк. Туңалар. Симез генә бер нәнке, гамьсез кыяфәт белән, әкрен генә коляска этеп бара. Коляскага җылы итеп төргән ике яшьлек бала салынган, 2 Учак. Т 59 Бала нәнкенең симез кулларына, әйрән тутырган турсык шикелле дәү күкрәкләренә карап бара. Тәрбиячесез малайлар, күзләрен елтыратып, шул хатынга карыйлар. Әмма... суыктан дер-дер калтырыйлар алар, тиктомалга көлешеп куялар. Алар көлешкән тавыш салкын яңгыр эчендә яңгырамыйча йотылып кала... ШИРАЗ ШӘРАБЫ Әнкәй миңа Шираздан, Хафиз шәһәреннән, тын хыяллар каласыннан, ике шешә шәрап җибәргән... Минем аңардан шәрап сораганым да, ул турыда сүз кузгатканым да юк. Намазлыгы өстендә елый-елый дога кылган хәлендә төшемә кергән әнкәем! Улын шулкадәр яратканга, аның өчен шулкадәр борчылганга, шундый «гөнаһ» эшләргә мәҗбүр булган ул! Ана йөрәге, ут белән су кебек, шәфкатьле дә, куркусыз да икән. Әчкелтем, куәтле, кызыл шәрап салынган ике шешә... Мин аларны ачам да әле берсеннән, әле икенчесеннән авыз итәм һәм шул чакны әниемнең күкрәк сөтен татып йокыга талган көннәремне исемә төшерәм. Әнкәй! Минем өчен борчылган, җан аткан куркусыз әнкәем! Шушы тереклек ширбәтен нинди сәбәп белән шәрап базыннан алып миңа җибәргәнеңне беләмен мин. Син, көрәштә улымның көче бетеп, хәлдән тайгандыр, дип курыккансың, шушы шәрап белән минем рухымны күтәрергә теләгәнсең. Юк, әнкәй! Рухым көчле минем. Синең мине рухлы, көчле, тырыш булырга өйрәткәннәрең әле дә хәтеремдә. Күр әнә нинди нык атлыйм мин, кулларымда никадәр көч. Алда көрәш бар бит әле. Шәрап кирәкми миңа, әнкәй;, минем каным болай да кайнар, эчсәм мин фәкать синең исәнлегеңә эчәм һәм, күңелемнән мең рәхмәтләр әйтеп, ягымлы кулларыңны үбеп калам! АВТОБУСТА Пәрәнҗә ябынган ачулы хатыннар, акырып елашкан бала-чага, үзенә пассажирлар чакырып кычкырган комсыз шофер, гел кабаланып, ашыгып йөрүче Тәһран эшкуарлары төркеменнән ычкынып, ниһаять, мин автобуска кердем. Кешеләр мине этеп түргәрәк алып киттеләр. Шул чакны мин үземнән алдарак көлемсерәп торган яшь кенә бер кыз күрдем. Ул, чем-кара дәү күзләреннән нәфислек һәм гүзәллек сирпеп, гыйффәтле, .горур бер караш белән миңа текәлгән иде. Машина Тәһран урамындагы ташларга сөртенеп сикергән саен, мин үземне сихерләгән күзләргә таба якынлаша барам. Менә аның каршында ук инде мин... якын гына. Мин аның чем-кара күзләреннән күземне алмыйм, аякларым аның тезләренә тия, күкрәгем күкрәгенә кысыла, сулышым аның чәчләрен селкетә, йөрәгем кош кебек тилпенә, күңелем әллә кая күккә аша! Мин, сокланып, аның йөзенә, мәһабәт ак муенына, кулбашларына карыйм, ә кондуктор, яшь әтәч кебек кычкырып: — Монирийе! Пәһләви! Истахр! Хәсәнабад!.. — дип, автобус тукталышларын әйтеп бара. Аның һәр сүзе минем йөрәгемә инә булып кадала. Менә: Гозаре Таги-хан! — дигән сүз дә ишетелде, йөрәгемә салкын үлем сулышы бәрелгәндәй булды. Мине сихерләгән исерткеч бер татлы тойгы юкка чыкты, алда ямансу ялгызлык кына калды. Мин, кешеләрне ерып, автобустан төштем һәм: «Ник бу күңел хыялга шулкадәр тиз бирелә дә шул хыялыннан бик тиз аерыла икән?» — дип уйладым. 60 ДИҢГЕЗ Мин диңгез кырыенда утырам. Офык өстендә генә кояш балкып тора. Чал дулкыннар, яр буендагы комнарны үбеп, аякларыма кагылалар да, вак кабырчыклар сибеп, зөбәрҗәттәй яшел, иксез-чиксез диңгез киңлегенә таба ашыгып кире чигенәләр. Тозлы су исе, басынкы бер диңгез шавы күңелемне кузгата, карашым әллә кайларга китеп җәелгән диңгезнең өстендә йөри. Ике ел аерылып торганнан соң безнең дуслык ныгыган гына икән, берберебезне без элеккечә үк аңлыйбыз икән. _ Син бер дә үзгәрмәгәнсең, — дим мин аңар.. Ә син бөтенләй үзгәргәнсең,—дип пышылдыйлар миңа дулкыннар. _ Кешенең язмышы шундый инде, мәңгелеккә килмәгән бит ул. — Әйе, сезнең бөеклегегез дә, көчсезлегегез дә шунда. — Бу тормыш һәм бу авыр хезмәт кайчангача дәвам итәр икән? — дип сорыйм мин. — Яшәү һәм шатлык беткәнче! — Әйт әле, шатлык өчен генә яшәү кирәкме? Хезмәт шундый авыр, ә шатлык бик аз бит. — Әнә миңа күз сал син, — дип пышылдый диңгез, — минем өстәге куәтле, дәү дулкыннар һәм синең маңгаеңа сызылган авыр тормыш эзләре матур түгелмени алар? — Ах, шулай булсачы! Дулкыннар янә әкрен генә чылтыраштылар, ак күбекле сыртлары аякларыма якынрак үрмәләделәр, һәм шунда мин диңгезнең: — Ышан син, кеше, минем бер өзлексез дулкынланып торуым, синең туктаусыз хезмәт итүең дөньяга камиллек һәм ямь китерә! —дигән тавышын ишеттем. ИРЕК ЯУЛАГЫЗ! Аһ, фәкыйрьлек! һәр заман, һәр кайда фәкыйрьлек, фәкыйрьләр һәр җирдә! Мин фәкыйрьлектән гарык, ачлыктан тилмергән күз карашлары туйдырды мине! Ким-хурлык һәм^фәкыйрьлек, авыр йөк кебек, иңнәремне басып тора. Оят миңа! Шушы ач илдә көр күңел, уен-көлке, сөенеч-бәхет, матур хыяллар юклыгы газап миңа... Аһ, фәкыйрьләр, ялчылар, коллар булмаса! һәр кайда тигезлек, ирек һәм хезмәт — шатлыклы, бәхетле, азат хезмәт кенә булса! Кеше! Авыр хәлгә төшеп, йөзе белән җиргә капланса да, аның урыны пычракта түгел. Кеше ак бәхет һәм якты киләчәк ул! Бирегез аңар ирек, күрерсез аның нинди эшләр эшли алганын! 1 уганнар! Ник башыгызны идегез? Ирек яулагыз! КАҺАРМАН Аякларыңны көч-хәл белән кучепеп тр^ппиоп таянып, канлы бармакларың белән SDMA I яР алы/ еР сәкләР енз бар, алга атла син... тырмаша-тырмаша булса да алга Алга бар, алга атла! Бел шуны, син алга барырга, максатыңа ирешергә тиеш Сина лырга ярамый, бәхет юк ул егылганга иР ешеР гә тиешСина сыннар.ЗЛГа аТЛа' Ү3 артынна“ башкаларны да иярт-алар да егыбар- 61 Синең өчен бер генә авырлык, тән авырлыгы гына бар. Җиңеләйт син аны. Дәрт-дәрманга, бөек көрәш көченә әйләндер аны! Бүген әле син юлыңда очраган кечкенә генә ташны да көч-хәл белән читкә этәрәсең. Сине ул яраласа да, курыкма! Бел: иртәгә таулар хәрәкәткә киләчәк, син ялгыз булмаячаксың! Меңнәр кузгалачак. Син җиңелсәң дә, тауларны җимерә алмаслар. Синең уңышсызлыгың — тәмам җиңелү түгел ул, синең уңышың — кешенең алдагы җиңүе билгесе. Алга бар син, алга атла, ялгыз һәм мәгърур кеше, киләчәк кешесе! ИРАН ПАЛАСЫ Зиннәтле Иран паласы, илемнең гүзәллек, михнәт һәм сабырлык көзгесе син. Синең нәфис бизәкләреңдә, бормалап-бормалап чигелгән ботакяфракларыңда, соклангыч чәчәкләрең бәйләмендә янә кайтып мин туган Иранымның йөзен күрәм. Син, фәкать син, мине ватанымның узган тарихына, борынгы заманнарына, бабаларым чорына илтәсең. Синдә мин халкымның гасырлар буена куйган хезмәтен, тырышлыгын күрәм. Сокланып туя алмыйм IMHIH сиңа карап: синең матурлыгыңда — шат- иркә көлү дә, аһ-зар, күз яшьләре дә бар. Тыгыз итеп сугылган җепләреңнең тавышсыз моңында — кайгы-хәсрәт җыры, тормыш гаделсезлеге дә, якты киләчәкнең шат җыры да бар. Син — гел яңарып, гел үзгәреп тора торган мәңгелек, үлемсез бизәкләр һәм нәкышләр чишмәсе. Син — безнең хезмәтебез, мәхәббәтебез, өметләрбез, яшәвебез җимеше! Иранның рухы, илемнең газап-михнәтләргә түзеп килгән сабыр рухы (син. Мин синең кан-яшь сеңгән бизәкләреңне үбәм. Сиңа сокланып караган саен, күзләремдә шат очкыннар кабына, йөрәгемнән ургылып көч ташый, мин гүя үсеп иоитәм, күкрәгемне горур киереп, башымны югары күтәрәм. Тик шунда, сине кайчан да булса түбән җанлы кешеләрнең итекләре таптаячагын уйласам, йөрәгемне кайгы-хәсрәт баса... ТУГАНЛЫК! Кечкенә чакта туганнарым белән мин мәктәпкә укырга йөри идем. Бервакыт шулай абыем мәктәп директорына үзенең бер иптәше өстеннән зарланды һәм шаһит итеп мине күрсәтте. Алар арасында ни булгандыр— мин күрмәдем һәм, үземнең беркатлылыгым аркасында, мин берни белмим, дидем. Өйгә кайткач, абыем бу хәлне әтигә сөйләде. Әтием, шундый авыр минутта нигә абыеңны якламадың? — дип, мине бик нык ачуланды һәм, туганлык бурычын яхшырак аңласын дип, мине ике колагымнан тотып күтәрде дә идәнгә бастырды, аннары караңгы, юеш чоланга ябып куйды, миңа ул көнне ашарга бирмәскә кушты. Шул вакытта мин әрнеп-әрнеп еладым һәм, үземнең аңгыралыгым аркасында күрәсең, «туганлык»ның әтием белән абыем әйткән мәгънәсен хәзергәчә аңламый калдым. ХАТЫН-КЫЗ Тамырларын суга җибәреп үсеп утырган ап-ак лотос чәчкәсе, йөзе белән кояшка карап, күккә елмая. Аны чык тамчылары юган — тып- тыныч һәм пакь аның йөзе, тик тирәндә, яшькелт мордаб3 суы эчендәге та.мыр һәм сабаклары гына «меңләгән (яшерен борчылу һәм уңайсызланудан калтыраналар. Әй хатын-кыз, син дә бит судагы шул лотос кебек чәчәк атасың, пакьлегең, сафлыгың белән балкып торасың. Синең дә шундый уңайсызланып каушавыңны һәм бик күп яшерен борчуларыңны күрәм мин. Яхъя Халитов тәрҗемәләре.