Логотип Казан Утлары
Публицистика

КУЛЬТУРАБЫЗГА ЗУР ХӘЗИНӘ

(«Анна Каренина» романының татар телендә басылып чыгуы уңае белән) -J 960 ел чын мәгънәсендә “Л. Н. Толстой елы булды. Ләкин Толстойга багышланган кичәләр, күргәзмәләр, аның әсәрләрен өйрәнү һәм тәрҗемә итү, аның турында яңа эзләнүләр ясап матбугатка чыгу 1961 елда да дәвам итә. Лев Николаевичның үлүенә 50 ел тулу датасын бөтен дөнья халкы әнә шулай билгели. Билгеле, бу табигый күренеш, башкача булуы да мөмкин түгел. Толстой, чылтырап аккан шифалы чишмә кебек, искиткеч яшәве белән яши бирә һәм кешелек дөньясы аның даһи сәнгатенең сафлыгын, нәфислеген, фәлсәфи көчен торган саен ныграк тоя. Толстой сурәтләгән җәмгыять, аның геройлары безнең гүзәл тормышыбызда инде юк. Ниндидер бер зур чиновникның яки патша түрәсенең семья тормышы яки ниндидер бер фәкыйрәеп бара торган, ә токымы Рюриктан сузылып килә торган борынгы князь кызының балалык гыйшкы яки «югары общество» дип йөртелгән, патша сараена якын торган кешеләрнең кичерешләре һ. б. хәзер инде безне кызыксындырмаска да тиешләр иде кебек. Ул тормыш инде яңадан кайтмаслык булып җимерелде, хәзер инде башка җәмгыять, башка геройлар, башка мораль нормалары, бүтән зәвыклар, бөек иҗтимагый интереслар хөкем сөрә. Бүгенге кешенең барлык яктан өстен һәм рухи дөньясы бай һәм матур булуын дәлилләп торасы да юк, ул бәхәссез. Бүгенге кеше бик күп яктан кызыйлырак та, аның борчылуы да үзе өчен генә түгел, кайгысы да тирән—ул дәһшәтле Бөек Ватан сугышы трагедияләрен кичергән кеше; шатлыгы да аның чиксез—ул яңа дөньяны иҗат итүче, үз бәхетен, кешелек дөньясы бәхетен яулап алучы, коммунизм төзүче!.. Шулай да Толстой әсәрләренең художество көче безне һаман сокландыра, образлары һаман безне кызыксындыра һәм мәхәббәтебезне яулап ала. Толстой әсәрләре, Ленин әйткәнчә, кешелек дөньясының художество үсешендәге бер адым булып калалар, һәм аны кешелек дөньясы сокланып укудан туктамаячак. Чын бөек сәнгатьнең эстетик матурлыгын гасырлар тузаны тоныкландыра алмый! Сәнгатьнең күчеш законы шундый! Кешенең эчке кичерешләрен, тормышның киңлеген һәм каршылыклы нечкә катлауларын Толстой кебек оста һәм соклангыч күзәтүчәнлек белән әле бер художник та сурәтли алганы юк. Бөек художник һәм иске тормышның протестанты кешеләр барысы да яхшы күңелле, изге ниятле булсыннар өчен, кешегә яхшылык эшләүче матур холыклы булсыннар өчен яши һәм газапланып шундый кешеләрне эзли, рухи бөеклеккә бару юлларын күрсәтә, ләкин ул юл — дөреслек юлы булып чыкмый, художник тормыш каршылыкларын, югары җәмгыятьнең, суд, администрациянең, күнегелгән гадәтйолаларның пычрак, черек нигезләрен ачып салып, тормышны сафландырырга тырышып өзгәләнә— Хәер, аның эстетик, философик принципларын кыска бер рецензия дә күрсәтеп бетерү мөмкин түгел. 135 чөнки ул үзе бер дөнья һәм Ленин аны рус революциясенең көзгесе дип юкка гына атамаган! Толстойны уку, Толстойны белү— рус халкы өчен генә түгел, барлык совет халыклары өчен бер культура нормасы булып исәпләнә. Цивилизацияле бөтен дөнья халкы да аның әсәрләрен укуны үзенең бурычы саный. Шулай булгач, үзениән-үзе билгеле, без Толстойиың бөек әсәрләре татар телендә басылып чыгу фактын горурлык белән каршы алабыз. Чыннан да, безнең күренекле, өлкән язучыларыбызның тырышлыгы, әдәби иҗади подвиг ясаулары аркасында (мин «подвиг» сүзенең зур мәгънәсен аңлыйм, шуңа күрә астына сызып әйтәм), Толстойның даһи әсәрләре халыкка җиткерелде. Мин бу эштә иң беренче чиратта Афзал Шамов һәм Мәхмүд Максуд иптәшләрнең искиткеч зур хезмәтләрен күрсәтер идем. Мин бу ике язучының да Толстой әсәрләре өстендә иҗат газабы кичерүләрен озак вакыт күзәткән кеше. Толстойның китапның ярты битен биләп алган бер җөмләсе өстендә көне буе утырып та үзләре канәгатьләнмичә, шул ук җөмләгә икенче эш көнен дә, өченче эш көнен дә багышлаганнарын мин бер генә тапкыр күрмәдем. Шуның өстеиә теге я бу сүзне чит ил телләрендә, кардәш халыклар телләрендә ничек, нинди мәгънәдә тәрҗемә итүләрен китапханәләргә барып өйрәнү, Толстойчы-белгечләр- дән консультацияләр алу кебек эшләргә бик күп вакыт багышлауларын да яхшы беләм. Бу, әлбәттә, аларның йомшак тәрҗемәчеләр булганлыкларыннан түгел, киресенчә, көчле һәм җаваплы тәрҗемәчеләр булганлыктан иде. Бу— аларның Толстой җөмләләрендәге шигъри- ятьне, музыкаль аһәнне татар телендә тулысынча яңгыратырга тырышуларын күрсәтә, тәрҗемә эшен бик җитди иҗади хезмәт итеп таныганлыкларын аңлата иде! Чыннан да, әгәр Афзал Шамов тәрҗемә иткән «Яңадан туу», Мәхмүд Максуд тәрҗемә иткән «Сугыш һәм тынычлык» (дүрт томда) һәм «Анна Каренина»XXXV (ике томда) XXXV Л. Н. Толстой, Анна Каренина, I том, 552 бит, Татарстан китап нәшрияты, 1960. Л. Н. Толстой, Анна Каренина, II том, 484 бит. романнарын, аларның тәрҗемә икәнлекләрен онытып, йотылып укыйсың икән, димәк, алар тәрҗемәчеләрнең каләм очлары белән генә кәгазьгә төшмәгәннәр, йөрәк аша узып, аларның кан җылысы белән җылытылганнар! Мондый тәрҗемәләрне бирү өчен, билгеле, чалбар төпләренең таза булуы гына җитми, чәчләрнең көмешләнүе дә, битләрнең яңа сызыклар белән бизәлүе дә кирәк! Мин бу сүзләрне бөтен җаваплылыгын өстемә алып әйтәм! Һәм бүген әдәбиятка килүче яшьләр өчен генә дә сөйләмим, иң беренче чиратта әдәби телебезне, әдәбиятыбызны яратучы меңнәрчә укучыларны истә тотып сөйлим. Тәрҗемә кем өчен эшләнә? Күп кенә кешеләр тәрҗемә оригинал әсәрләрне укый алмаучылар өчен чыгарыла дип уйлыйлар. Бу фикерне тулысынча дөрес дип булмый, чөнки тәрҗемә әсәрләрнең бурычы теге я бу телдә басылган әсәрнең эчтәлеге белән ничек кирәк алай таныштырып чыгу белән чикләнми. Ул үзе тәрҗемә ителгән телдә сөйләшүче халыкның культура байлыгы булып, аның рухи казанышы булып исәпләнә. Без Пушкин шигырьләренең тәрҗемәсен русчасын аңлый алмаганга күрә генә укымыйбыз. Островский комедияләрен Татар дәүләт академия театры сәхнәсеннән карыйбыз икән, шулай ук русча тексты безгә килеп җитмәгәне өчен карамыйбыз. Боларны эшләргә безнең культура ихтыяҗыбыз куша, без әсәрнең эчтәлеге белән танышып кына калмыйбыз, бәлки эстетик ләззәт тә алабыз. Мәскәүдә мин яшь башкорт язучысы Азат Абдуллинны очраттым, тәрҗемә әсәрләр турында сүз башлангач, ул үзенең «Сугыш һәм тынычлык» романын татар телендә дүрт томын да укып чыгуын һәм тирән канәгатьләнү алганлыгын, тәрҗемәченең хезмәтенә сокланганлыгын сөйләде. Ә бит Абдуллин иптәш бүгенге яшьләребезнең берсе һәм ул романның рус- 136 часын да укыган кеше, да түгел, үзе дә рус ала торган кеше! Тәрҗемәчеләр турында сүз киткәч шуны әйтергә кирәк. И. Гази, Ә. Йсхак, Ә. Фәйзи, Ш. Маннур, С. Әдһәмова кебек өлкән буын язучыларның хезмәтләрен дә без бик югары бәяләргә тиешбез. Шигъри тәрҗемә өлкәсендә Ә. Исхакның хезмәтләре бик зур. Пушкинны, Лермонтовны, Нәваины һ. б. бөек классикларны ул татар шигъри телендә яңгырату өчен чын иҗади подвиг күрсәтүчеләрнең берсе булып саналырга хаклы. Пушкинның «Руслан һәм Людмила»сын, Лермонтовның «Мцыри»ен, Нәваиның «Фәрһат һәм Ширин» кебек әсәрләрен Исхак тәрҗемәсендә укысаң, үзебезнең телдәге музыкаль, поэтик байлыкның чиксезлеген тоеп ләззәтләнәсең! Димәк, Пушкиннан алып Горький, Шолоховка кадәр рус әдәбиятының һәм дөнья классикларының иң гүзәл әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итеп, аларның барлык художество үзенчәлекләрен һәм поэтик нәфислеген укучы массага җиткерә алганнар икән, тәрҗемәче язучыларыбыз- ның хезмәте — гомумхалык культурасын үстерүгә зур бер хәзинә булып кергән дигән сүз! Әдәби, культуралы телебезнең бүгенге баскычына күтәрелүенә тәрҗемәчеләребез дә, беренче чиратта, өлкән буын язучы-тәрҗемәчеләребез ярдәм иттеләр! Ләкин әле без аларның хезмәтен тәкъдир итәргә өйрәнмәгәнбез. Югары уку йортларындагы кафедралар тәрҗемәчеләрнең хезмәтенә багышланган диплом эшләре турында уйлыйлармы икән? Телчеләр һәм гомумән галимнәребез тәрҗемә әсәрләрендәге стиль, стилистика һәм тәрҗемә әсәрнең тәрҗемә итүченең үз иҗатына, аның стиленә, сурәтләү алымнарына нинди йогынты ясаулары, димәк, әдәбиятның бер-берсе- нә уңай тәэсире мәсьәләләрен тикшерәләрме икән? Ә моның интернациональ тәрбия һәм гомуми совет культурасының үсеше өчен никадәр әһәмияте бар! Хөрмәтле укучылар мине темадан читкә чыгуда гаепләмәсеннәр. Бу фикерләр нәкъ менә Толстой әсәрләрен татарча укыганда тудылар. Дөрес, мин «Яңадан туу»ны, «Сугыш һәм тынычлык» романын, «Анна Каренина» томнарын бер үк вакытта, бер-бер артлы укымадым, алар төрле вакытта укылдылар һәм укыган саен мин үз фикерләремә ныграк ябыша бардым. Элегрәк укылган романнарның тәэсире дә миндә сүрелмәде. Бу инде үзе тәрҗемәләр файдасына сөйли. «Яңадан туу», «Сугыш һәм тынычлык» романнарының татарча тәрҗемәләре турында рецензияләр басылды. Аңардан тыш Язучылар союзында «Сугыш һәм тынычлык» романының тәрҗемә сыйфатын тикшерүгә багышланган җыелышлар да булды. Шуңа күрә мин ул романнарга тукталмыйм. Бары бер генә нәрсәне әйтеп китмәкче булам: гадәттә тәрҗемә әсәре буенча чыгыш ясаучы иптәшләрнең күбесе тәрҗемәнең берике бүлеген укып чыгу белән тәрҗемәченең принциплары турында сөйләргә батырчылык итә. Фикере ышанычлырак булсын өчен, ул китапның башыннан бер-ике мисал ала, аннан соң китапның уртасына сикерә, ниһаять, тәрҗемәнең азаккы битләреннән берәр өзек күрсәтә. Шуның белән ул китапны башыннан ахырына кадәр укып чыкканлыгын күрсәтергә тырыша. Әнә шундый чыгышларда, күбесенчә, тәрҗемә әсәрнең уңай яклары, халык өчен әһәмиятле яклары түгел, бәлки чыгыш ясаучының үзенә ошамаган сүзләр, җөмләләр турында сөйләнә. Шулардан чыгып, А. Шамов тәрҗемә принцибы, М. Максуд тәрҗемә принцибы турында теорияләр оеша башлый. Әйе, болар турында да сөйләргә кирәк. Ләкин тәрҗемәнең сыйфатын миңа ошамаган аерым сүз генә хәл итә алмый. Тәрҗемәдә генә түгел, оригинал әсәрләрдә дә тәнкыйть күзе белән карап укучыга аерым сүзләр дә, аерым җөмләләр дә, хәтта бүлекләр яки актлар ошамый. Әле яңа гына татар телендә басылып чыккан «Анна Каренина»ның оригиналы турында сөйләсәк тә бик күп мәсьәләләралай гына телендә яза 137 гә кагылырга мөмкин булыр иде. Мәсәлән, икенче томдагы VIII ки- сәк, өстән караганда, гомуми сюжетка бәйләнмәгән төсле Һәм «Анна Каренина»ның беренче редакторы Катков белән Толстой арасында нәкъ әнә шул VIII кисәк турында бик кызу бәхәс булган. Катков ул кисәкне «Русский Вестник» журналында басмаган... Аерым ошамаган сүзләр яки җөмләләр безгә авторның яки тәрҗемәченең чиксез зур хезмәтен күрми китәргә хокук бирми. Моннан ике ел элек миңа «Анна Каренина» тәрҗемәсенең I томын һәм соңыннан II томын кулъязмадан укып чыгарга туры килде. Сайлап- сайлап кына укып, шул нигездә фикер әйтүне мин үземә хурлык санаганлыктан, романның русча-татар- ча текстларын баштан ахырына кадәр тикшереп чыккан идем. Тикшерү шактый озакка сузылды, чөнки тәрҗемәченең эшенә бәя бирү белән бергә, аңа киңәш итәсе урыннар да һәрбер биттә бар иде. Кулъязмада М. Максуд иптәш бер җөмләнең татарча ике-өч төрле тәрҗемә ителү мөмкинлекләрен күрсәткән иде, миңа шул вариантларның кайсысы уңышлырак, бүгенге әдәби телебезгә ятышлырак булуы турында уйланырга, русча тексты белән кат-кат чагыштырып карарга кирәк булды. Мин моны авырсынудан сөйләмим, ул мәгънәсезлек булыр иде, чөнки бу эш минем өчен яңадан бер әдәби семинар узу яки кыска вакытлы курсларда квалификация күтәрү кебек әһәмиятле булды. Чал сакаллы Толстой бабай үзе каршыда басып торган шикелле һәм кеше образын менә шулай төрле яклап сурәтләү юлларын өйрәтә кебек иде. Ниһаять, мин романның беренче томына 26 битлек, икенче томына 15 битлек рецензия яздым. Дөресен әйтергә кирәк, тәрҗемә мине сокландырды да һәм урыны-урыны белән мине бик нык борчуга да салды. Мин шушы ике капма-каршы хиснең берсе артыннан да ияреп китмәскә тиеш идем, вакытлы хискә бирелүдән дә начар эш юк. һәрхәлдә мин М. Максуд иптәшнең хезмәтен төрле яклап карарга тиеш идем. Ләкин никадәр генә таләпчән булма, М. Максуд иптәшнең тырышлыгын, гаделлеген, игътибарлы булуын, поэтик төгәллеккә ирешергә омтылуын, димәк, Толстой шигъриятен барлык музыкаль авазлары белән укучыга җиткерергә уйлавын күрми мөмкин түгел иде. Максуд авыр юлны авыр булганы өчен генә ташлап китми, аны тулысы белән үзе аңларга тырыша, аннан соң татарча җиңел итеп, матур итеп бирү юлларын эзли, вариантлар бирә. Вариантлар хисабына һәрбер томның кулъязмасы ике-ике ярым табакка артуы— тәрҗемәченең эзләнүен күрсәтә иде. Билгеле, Толстойны татарча яңгырату җиңел эш түгел, тагын да яхшырак эшләү юллары әле бик күп булырга мөмкин. Мин дә, тәрҗемәне гомумән уңай бәяләү белән бергә, 41 битлек рецензияне мактау өчен генә язмадым... Хәзер инде «Анна Каренина»ның ике томы да басылып чыгып укучыларга тәкъдим ителгәч, мин үземнең моннан ике ел элек автор, редактор һәм нәшрият өчен генә язылган рецензияләремне яңадан актарып чыгардым. Тәрҗемәче тәнкыйть сүзенә игътибар иткәнме, юкмы? Әсәр ни дәрәҗәдә яхшырган? кебек сораулар белән мин яңадан «Анна Каренина»ның русча һәм татарча текстларын укырга керештем. Ә тәрҗемәдән аерылып булмый, аны онытылып укыйсың. Сүз идеаль тәрҗемә турында бармый. Мин адэкват тәрҗемә ягында. Тәрҗемә—әсәрне бозмаска, характер, образларны сыекландырмаска, вакыйгаларны үзгәртеп күрсәтмәскә тиеш. Укучы әсәрнең колоритын, музыкасын, барлык нәфислеген тоеп укырга тиеш. Мондый тәрҗемәдә, мәсәлән, аерым сүз үзенең төгәл мәгънәсендә түгел, эчке мәгънәсендә яки аның табигатен күрсәтә алырлык башка бер сүз белән алышынырга мөмкин. Ләкин укучы әсәрнең тәрҗемә икәнен сизмәскә тиеш. Шуңа күрә аның җөмлә төзелешләре дә татарча булырга, сүзләре дә, аерым төшенчәләрне күз алдына китерә торган терминнар да (мөмкин кадәр) татарча булырга тиешләр (билгеле, мәсәлән, «рояль» кебек төшен- 138 чәләрне татарча бирү турында сүз бармый). Менә, мәсәлән, Анна, авырудан терелеп килгәндә, ире белән сөйләшә, ул иренә тупас сүзләр дә әйтә, елый да, шундук гафу үтенә һәм ирен күрәсе килмәгәилектән, аңа ■кискен рәвештә китәргә куша. Русчасы аның «Но уйди...» дигән сүзләр белән бирелгән. М. Максуд аны «Шулай да кит, зинһар...» (539 бит) сүзләре белән тәрҗемә итә. Бу урында «зинһар» сүзенең өстәп бирелүе нәкъ Аннаның рухи халәтен һәм иренә булган нәфрәтле мөнәсәбәтен чагылдыра. «Шулай да кит» дип кенә биргәндә, бу урындагы «уйди» сүзенең мәгънә үзенчәлеген биреп җиткерә алмас иде. Яки әсәр текстын туры мәгънәсендә аңлап, «чукынды», «чукындырды»'кебек сүзләр белән тәрҗемә итсәң дә дөрес шикелле тоела. Ләкин шушы әсәр образы өчен уңай, изгелекле күренешне шул сүзләр белән татарча бирү дөрес булмас иде, тәрҗемәченең андый хәлләрдә гыйбадәт кылды, дога укыды кебек сүзләр куллануы, әлбәттә, яхшырак. Тәрҗемәче үзе минем рецензияләрдә күрсәтелгән замечаниеләрнең сиксән процентын кабул итүе турында миңа хат язган иде. Аны процентлап карый алмадым мин. Эш процентларда түгел. Тәрҗемәче белән редактор кабул итмәгән замеча- ниеләр бар, һәм алар турында мин уйланмый кала алмадым. ДАиңа үз фикерләремне якларгамы, әллә тәрҗемәче һәм редактор Гөлшат Зәй- нашева белән килешергәме? Юкса, шушы мәкалә «үткен» булсын өчен, «тешле тәнкыйть» исеме алсын өчен миңа, билгеле, кабул ителмәгән замечаниеләремне күчереп чыгу авыр түгел. Бу сүз миңа ошамый, монысы кытыршы җөмлә, тегесенең татарча яңгыравы җитмәгән... кебек мисаллар китерергә мөмкин. Ләкин мин мондый мисаллар алмаска булдым. Тәрҗемәче һәм редактор уйланганнар булыр һәм шул килеш калдырырга булганнар икән, димәк, мин генә дөрес фикер әйтәм, дип уйларга ярамый. Ләкин мин бер нәрсә белән шулай да килешеп бетә алмыйм: хәзерге совет укучысы өчен аңлашылып җитми торган һәм аларның нәрсәне белдерүләрен һичбер сүзлектән табып булмый торган ашау-эчү, кием-салым, җиһаз исемнәре бар. Аларга аңлатма сүзлек бары икенче томның ахырында гына бирелгән. Әгәр дә китапханәләрдә ике томны берьюлы бирмәсә- ләр, ул чакта укучылар нишләргә тиеш? «— Нәрсә?—дип кайтарып сорады Левин. — Тюрбомы? Әйе, мин тюрбоны бик. нык яратам» (44 бит). Сүз ниндидер бер ашамлык турында бара, ләкин нәрсә ул тюрбо? Икенче томның ахырында «тюрька» (торя) сүзенә аңлатма бирелә, тюрбо шулмы?.. Ә бу сүз беренче томда очрый. Мисал алмаска булган идем, ләкин бу җөмлә инде тулысы белән язылды, шуңа күрә аны ахырынача җиткерергә кирәк. «Бик нык яратам» дигән сүзләрнең «бик нык» дигәнен Толстой «ужасно» сүзе белән алган һәм астына сызып куйган: «Ужасно люблю». Татарча ничек бирергә соң моны? Яратуның сыйфаты коточкыч сүз белән бирелә, логик мәгънә рухына якын да килмәгәнлеге өчен Толстой «ужасно» сүзенә басым ясаган булса кирәк! Татарда да шундый «үлеп яратам» кебек сүзләр бар. Яна бистәдә «үлемгә чибәр» дип, берәр нәрсәгә яки кешегә кызыксынып караганда әйтәләр. Чибәрлекне үлем белән сыйфатлау логик мәгънәсезлек, ләкин ул халык сөйләшендә яши бирә. «Ужасно люблю»не «бик нык яратам» дип бирү сәер — җөмлә төзелеше үк ямьсез, «үлеп яратам» дисә — Левин әйткән сүзләрнең рухы тулырак бирелер иде кебек! Романның ике томы сигез кисәктән тора. Күп көч куеп чыгарылган бу китапта кисәкләрнең кайсы биттә башлануы билгеле түгел. Китапның эчтәлеген күрсәтү өчен бер бит кәгазьгә «экономия» ясалган. Монысы инде кирәкмәс иде! Минем бер нәрсәне басым ясап әйтәсем килә: ДА. Максуд «Анна Каренина» романын татарча эшләп чыгаруны үзенең намус эше итеп санаган. Ул чыннан да коммунистик хезмәт үрнәге күрсәткән. Рецензияләр бирелгәннән соң, нигездә инде тәрҗемәне кабул иткәннән соң, авыру килеш елдан артык вакытын шул тәрҗемәнең сыйфатын үстерүгә багышлавы аның хезмәтен тәкъдир итәргә куша! Бу — яшьләр өчен дә чын иҗади фидакарьлек үрнәге! һәрбер культуралы семьяның китапханәсен бизәргә тиешле бу китапны матбугат комбинаты яхшы баскан. Л1ондый калын китаплар гадәттә бик буш төпләнә һәм кулга алуга бүселеп чыга торган иде. Полиграфистларның инде китап төпләргә өйрәнгәнлекләрен һәм карар өчен дә күңелле китап эшләгәнлек- ләрен әйтми булмый. Кыскасы, культурабызга зур бер хәзинә өстәлде!