Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

КАМИЛ МОСТАФИН

ПРОМЕТЕЙ

Прометей утны урлаганда, йоклаганнар усал аллалар. Җир уллары тормыш учагына Шушы уттан очкын салганнар. һәм дөрләгән учак! Ә аллалар Уянганнар якты булганга. Уянгачтын, батыр Прометейны Бәйләгәннәр текә кыяга. Ялкын исе һаман үскән, үскән, Җылы биреп кеше хакына... һәм аллалар, куркып бу ялкыннан, Качып киткән таулар артына. Азат иткән халык Прометейны, Богауларын өзеп ташлаган. Учак янган, янган... Җир уллары Төнне чигендерә башлаган... Кайчан булган бу хәл? Белмим, белмим... Эзе калган, елы онытылган... Әмма бу көн булган, һәм шушы көн «Көрәш» сүзе туган көн булган!

 САЛИХ БАТТАЛ

БАРЛЫК ХАЛЫКЛАР УЛЫ

Төште кайтып космик кораб; Туды имеш-мимешләр — Чынбарлыкның агачында Зур, хыялый җимешләр. Шундый якын итеп сөйли Гагаринны һәр күңел: «Килеп төшкән, имеш, бәбкәм, Казаннан ерак түгел...» Шулай гәпләшә олылар Улыдай күреп аны, Марусясы, Миңҗамалы, Әхмәте һәм Иваны. Иванның килә Юрийны Рус итеп бер сөясе! Үстергән бит чөнки аны Рус революциясе! — Америкалылар, — ди ул,— Үзләре бу хакта бит Ачык әйтә башладылар: «Без руслардан артта» — дип! — Дөрес!—дип сүз башлый Әхмәт,— Вәт син дә мин — дуслар бит! Америкалылар атый Без дусларны руслар дип. Башкалары да шулай ди. Үткән сугышта гына Китереп кысам фашистны — «Рус, сдаюсь!» ди миңа! Бәхәсләшеп торып булмый. Татарның исемен генә Белми икән, — белми торсын, Бары бирелсен генә! Хәзер, тыныч ярышта да Шундый бер көн киләчәк: Куып җитсәк, Америка: «Рус, сдаюсь!» диячәк! Дидертәбез! Дуслык җиңә! Без һәммәбез дуслар бит. «Дуслар» дия белми, шуңар Атый алар «руслар» дип. Атасын! Тукай әйтмешли, Бер җепкә тезелгән без. Күпме бирдек — син үзең әйт; Күпне алдык сездән без! Сездән алфавит та алдык Без үз заманасында; Авыз тәмен китәрмәбез Бер хәреф аркасында: Телләре әйләнми икән Безне «дуслар» дияргә, Шул ук мәгънәне аңлата — «Руслар» дисеннәр, әйдә! һәм Юриебез дә уртак: Син йөр «Гагарин» диеп; Мин бер хәрфен үзгәртәм дә, Атыйм «татарин» диеп! Барыбызның уртак улы! Шуны йөрәге сизеп Очканга күрә егетең Космосны кайтты җиңеп! 4

ЗӘЕТ мәҗитов

БЕРЕНЧЕ КАТ КҮРГӘН ШИКЕЛЛЕ

Беренче кат күргән шикелле, Юлларымны бүлеп, — Туктап калдым, язгы болынның /Матурлыгын күреп. Киенгән дә ап-ак күлмәген, Шомырт тора шунда — Көзге алдындагы кызсыман, Басып күл каршында. • Ике аккош йөзә тын гына Уртасында күлнең. Сиңа тиңләп берсен шуларның, Дулкынлана күңелем. Матур ич җир, гүзәл ич дөнья! Якты ич язлары. Сагынганнар туган якларын — • Кайткан кыр казлары. Эх, җырлыйсы килә дөньяда, Язлар җырын гына. Эх, уйлыйсы килә дөньяда Тормыш уен гына; Иген чәчеп йөргән «ДТ»ның Рәхәт гөрләүләрен; Күккә күпер сузып китүче Ләйсән күкрәүләрен — Эх, җырлыйсы килә дөньяда, Гүзәл чөнки дөнья. Чөнки яшьлек, бәхет, мәхәббәт Шаһлык итә монда. Туктап торам язгы болында, Юлларымны бүлеп: Матур бу җир, гүзәл бу дөнья! Яшә кадрен белеп!

 ГӨЛФИРӘ

Д өн туа, яңа көн, Чык төшә чирәмгә. Каралып кала җир Керә дә төрәнгә; Гөлфирә — Җир сөрә. Чишмәләр тауларда Челтерәп агадыр; Йоклыйдыр бишектә Булачак баһадир. Гөлфирә — Җир сөрә. Мичләрдә күпереп Күмәчләр пешәдер; Кемгәдер кадерле Кунаклар төшәдер: Гөлфирә — Җир сөрә. Трактор тавышы Тарала җыр булып; Гүя, кыз сагышы Ташыган ургылып; Гөлфирә — Җир сөрә. Юллардан Әсгатьнең «Газ»игы ашыга. Ешлады бригадир Сөрелгән басуга; Гөлфирә — Җир сөрә.

МАРТ КОЯШЫ

Аүзең ачып, туры карау кыен; Кыр өстендә шундый яктылык. Ерактагы атлы юлчы гына* Күренә ялгыз кара тап булып. Кар ап-ак һәм җем-җем итеп тора, Юк, эремәм, кояш, дигәндәй. Кояш йөзә шушы батырлыкка Юри бераз гомер биргәндәй. Син дә әле кырыс елмаясың, «Юк, эремәм» дигән кар төсле. Күзләреңдә ләкин чагылып тора Яз китерүче кояш яктысы. D ер көн күреп, исем китте: Тавыбыздан чишмә күчкән; Җырлап аккан суларында Шифа булган чишмә күчкән. Сусасаң да таба алмассың Төсле хәтта чык бөртеген. Кай арада күмеп киткән Әрсез үлән аның төбен?! Шундый бер хис кичерәм мин, Җанны телә шундый ялкын, — Сөеклемнең сүзләрендә Сизә калсам берәр салкын. Уйлыйм: кая тәүге үбү? Ник бу күзләр сүрән, кырыс? Шулай салкын үтәр мәллә Семьябездә бөтен тормыш? Сөеклемнең сүзләре дә Агыла иде чишмә кебек, ■ Кая ул җыр, кая, дим, моң, — Беткән мәллә ул да кибеп?! Кырыс дәшсә миңа иркәм, Котым чыгып уйлыйм эчтән: Чынлап мәллә җырлап аккан Иң кадерле чишмәм күчкән?!