Логотип Казан Утлары
Публицистика

СҮЗ ҺӘМ СТИЛЬ

Күптән түгел ике язучы арасында бәхәс чыкты: берсенең фикеренчә, гафил булу, әңгәмә, фатир кебек сүзләр хәзерге әдәби телдә кулланылмаска тиеш; икенчесенең уенча, аерым очракларда һәм билгеле максатлар белән андый сүзләрне куллану кирәк. Бәхәскә керүчеләр икесе ике төрле жанрда эш итүчеләр булып, һәр- кайсы үз фикерен үзенчә дәлилләргә тырышты. Чыннан да, югарыда күрсәтелгән төрдәге сүзләр хәзерге әдәби телдә кулланылырга мөмкинме? Кулланылса, кайда һәм ничек? Мондый гади генә мәсьәләдә дә шундый капма-каршы фикердә булу нидән килә соң? Барыннан да бигрәк шуннан, бездә әдәби стильләр һәм алар- ның һәркайсының үзенә хас тел- стиль чаралары булу мәсьәләсе бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән. Стиль дип гадәттә нинди дә булса эш яки хәлне үтәүнең үзенчәлекле ысулларына әйтәләр. Мәсәлән, берәр төрле эш белән җитәкчелек итү стиле, пьесаны сәхнәгә кую стиле, хәтта киенүясану стиле дә бар. Тел белемендә стиль дип сөйләмнең эчтәлегенә, сөйләмнең кайсы шартларда һәм нинди максат белән әйтелүенә карап сүзләрне һәм грамматик формаларны сайлау, куллану ысулларын атыйлар. Мәсәлән, аучы кеше үзенең көне буе мылтык тотып, эте белән куян куып йөрүе турында үз ише агай-энегә бер төрле итеп, гадәтирәк сүзләр белән, ә инде ачык авыз малайшалайга икенче төрлерәк итеп «шарт та шорт», «бер атуда биш куян» кебегрәк күперенке фразалар белән хикәя итә. Яки бер үк фикер рәсми кәгазьдә, мәсәлән, рапортта яки гаризада бер төрле, болай сөйләп аңлатканда — икенче төрлерәк формада бирелә. Чөнки рәсми кәгазьне язуның үз тәртибе, һәр төр эш кәгазенең үзенең азмы-күпме калыплашкан тел чаралары яки фразалары, башланып китү һәм тәмамлану рәвеше бар. һәм шулай ук бер үк уйфикер чәчмә әсәрдә бер төрле, шигырьдә икенче төрле яңгырарга мөмкин. Билгеле булганча, әдәби тел стильләре берничә төрле: матур әдәбият стиле, публицистика стиле, сөйләү теле стиле һ. б. Шул ук вакытта ул стильләрнең барысы да бер милләт кешеләре үзара аңлаша, сөйләшә торган зур бер телнең — гомум халык теленең аерым тармаклары гына. Гомум халык теле үзенең сүзлек хәзинәсе белән дә, грамматик төзелеше ягыннан да бик бай һәм төрле-төрле. Гадәттә без гомум халык телен төп өч катламга бүлеп йөртәбез: диалектлар, әдәби тел һәм гади сөйләм. Диалекталь күренешләр (яки диалектизмнар) әдәби телдән лек- сикграмматик үзенчәлекләре белән дә, территориаль кулланышлары ягыннан да бер як читтә торсалар, гади сөйләм, гадәттә, әдәби тел тирәсендә яши бирә. Гади сөйләмнең аның, диалекталь сөйләмдәге кебек, үзенә генә хас грамматик үзенчәлекләре юк. Ул, башлыча, әдәби тел кануннарына иярә. Ләкин үзенчә иярә һәм хәтта урыны белән аны ватып-җимереп тә К 123 китә — анда тупас әйтемнәр, бик ук аһәңле булмаган яки башка тел калыбыннан алынган грамматик формалар, әйләнмәләр кулланыла. Башкача әйткәндә, гади сөйләмдә жаргон, арго дип исемләнгән күренешләр булу белән бергә, ике теллелек нәтиҗәсе — ярым туган тел, ярым башка тел катнашмасы да ярылып ята. Мәсәлән, шәһәр урамнарында, трамвайда яки троллейбуста барганда менә мондый сүзләрне ишетергә була: — Пажалысты. Пример китерергә дә могу. — Ләкин мине убедить итә алмассыз. — Биредә мин просто үз фикеремне әйтәм. — Ул фикерең совершенно дөрес түгел. Әдәби тел, әлбәттә, мондый сөйләшләрдән ерак тора. Әдәби әсәрдә андый үрнәкләрне бары тик теге яки бу персонажның тел культурасын чагылдырган туры сөйләмнәрдә яки сатирик, юмористик парчаларда гына очратырга мөмкин. Ләкин боларда да әле билгеле микъдарда гына, чөнки чама чамадан узса, сәнгать әсәре сәнгатьчә булудан чыгар, натурализмга әйләнер иде. Кайвакыт язучы яки газета-журнал редакторы, гади сөйләмгә хас берәр чатаклык ычкындырып, аңа шул туоыда күрсәтсәләр, «Халык шулай сөйли бит» дип кенә җибәрә. Бу эштә без, телчеләр, үзебез дә гаепле. Еш кына без халык теленнән үрнәк алырга, халыкның үзе сөйләгәнчә язарга чакырабыз, ләкин халык телендәгенең һәммәсен дә түгел, бары тик мәгънәви һәм эстетик яклардан кыйммәтлесен, иң гүзәлен генә алырга кирәк икәнен искәртергә онытабыз. XX йөз башында, революциягә кадәр, «Безнең әдәби тел нинди сөйләшкә нигезләнергә тиеш?» дигән бәхәс тора иде. Чөнки, ул чорда татар әдәби теле халык теленнән шактый ерак иде, анда халыкка аңлаешсыз гарәп, фарсы сүзләре тулып ята иде. 1 Ф. Фасеев, Алынма сүзләр һәм терминнар турында. «Совет әдәбияты» журналы, 1959, 9 сан; Е. М. Галкина-Федорук, Современный русский язык, М„ 1954, 125 — 146 бит; А. Н. Гвоздев, Очерки по стилистике русского языка, М„ 1955, 113—117 бит; И. Р Гальперин, Очерки по стилистике английского языка, М., 1958, 54 бит; М. Д. Кузнец, Ю. М. Скребнев, Стилистика английского языка, Л., 1960, 44—46 бит; М. К- Морген, Н. Н. Тетеревникова, Стилистика современного французского языка, М., 1960, 162—167 бит. Ул чорда халыкның бай, матур телен бер төркем реакцион әдәбиятчылар «урам теле» дип атыйлар иде XXVII . Тора-бара алар, әлбәттә, җиңелделәр, әдәби тел,аеруча Октябрь революциясеннән соң, чыннан да, халыклашты — халыкның үз сөйләү теленә нигезләнде, халыкның үзендәге, халык авыз иҗатындагы тирән мәгънәле сүзләр белән, халык телендәге фразеология һәм интернациональ лексика белән баетылды, халыкка аңлаешсыз гарәп-фарсы сүзләре төшеп калды яки алар телдә тарихи сүзләр я архаизмнар буларак кына сакланды. Хәзерге вакытта татар әдәби теле иҗтимагый тормышның, фән һәм сәнгатьнең һәр ягын, һәр тармагын тулысынча чагылдыра алырлык бай һәм культуралы телләрнең берсенә әверелде, шуның белән бергә аның әдәби әйтелеш нормалары да ныгыды. «Урам сөйләше», «урам теле» дигән атаманы да элекке мәгънәсендә— халыкның җанлы сөйләү теле мәгънәсендә түгел, бары тик «гади сөйләм» (русча — «просторечие») мәгънәсендә генә кулланырга мөмкин булып калды. Хәзерге вакытта безнең алда әдәби телне тагын да ныграк баету, аның күркәм сыйфатларын тагын да ныграк үстерү белән бергә, аны төрле жаргон, гади сөйләм элементлары белән чүпләмәү, аның әдәби әйтелеш (орфоэпия) нормаларын очраклы рәвештә вату-җимерүләр- дән саклау бурычы тора. Әдәби тел үзе иң элек төп ике төргә бүленә: сөйләү теле һәм язма тел. Сөйләү теле дигәч тә, аны гади сөйләм белән бутарга ярамый. Әлбәттә, алар арасында теге яки бу уртаклыклар күп, ләкин сөйләү теле ул — гади сөйләм өчен хас тел чараларын түгел, бәлки әдәби тел өчен хас тел чараларын, әдәби тел нормаларын кулланып сөйләү дигән сүз. Сөйләү теле язма телдән барыннан да бигрәк үзенең синтак- сик төзелеше —сүз тәртибендә инверсиянең еш кулланылуы, сүз сөрешеннән, ситуациядән җиңел аңлашылырлык теге яки бу җөмлә ки- 125 Хәлимне күргәч, коелып төште- — Нәрсә булды сиңа? — Сугыштык! — Кем сине шулай? — Аклар! Бирдек үзләренең дә кирәкләрен! — Күренә кемнең кемгә биргәне... Әй, юләр, юләр... Имгәтсәләр үзеңне! — Кан түгел ич ул! — диде Хәлим, көлеп җибәрде. — Син кан дип белдеңмени? Буяу ул! Кызыл буяу... — Әй, тиле! йөрисең шунда...— Фатыйма да көләргә тотынды» (//. Гази, «Онытылмас еллар»). Ана белән улы сөйләшкән бу өзектә инверсия дә («Нәрсә булды сиңа?», «Бирдек үзләренең дә кирәкләрен!» һ. б.), ким җөмлә дә («Кем сине шулай?» һ. б.), эмоциональ сүзләр дә («Әй, тиле!») бар. Язма тел сөйләү теленнән тагын да ныграк әдәби эшкәртелгәнлеге, билгеле бер синтаксик нормаларга тагын да ныграк буйсындырылганлыгы белән аерыла. Язма тел белән эш иткәндә каршыда тыңлап һәм сүз катып торучы әңгәмәдәшкә түгел, бәлки барыннан да бигрәк андый әңгәмәдәшнең булмавына (мәсәлән, роман, хикәя яки берәр төрле публицистик мәкаләнең язылып чыкканнан соң укылуына һ. б.) яки каршыда кем генә булса да аның сүз кушмый тыңлап торуына (мәсәлән, доклад, лекция тыңлаучыларга) исәп тотыла. Шуңа күрә сөйләү телендә теге яки бу мәгънәне я тойгыны аңлаткан интонация, логик басым, пауза, сөйләү ритмы кебек җанлы сөйләм элементлары язма телдә үзенә башка лексик, грамматик һәм стилистик чаралар белән алыштырылырга тиеш була. Язма телдә андый чаралар байтак: синтаксик яктан тулырак формалар куллану (җөмләнең теге яки бу кисәген төшереп калдырырга мөмкинлекнең азрак булуы), теркәгечләрдән чагыштырмача күбрәк файдалану, инверсия, параллелизм кебек алымнарның билгеле максатларга җайлаштырылуы, фикернең аеруча нык логик эзлеклелеге, фикернең яңа өлешен кызыл юлдан (абзацтан) башлап китү, теге яки бу жанрда билгеле төр сүзләрнең ешрак кулланылып йөрүе һ. б- «Бары тик сөйләү теле белән генә язу — телне белмәүнең билгесе» *,— дип А. С. Пушкин юкка гына әйтмәгән. Күнекмәгән кеше өчен фикерне язып чыгу әйтеп бирүгә караганда авыррак тоела, чөнки язу өчен язма тел чараларын һәм алымнарын үзләштергән булу кирәк. Шуның өстенә, гадәттә, язма рәвештә әйтелгән фикер телдән әйтеп узылганына караганда аныграк, төгәлрәк формалаштырыла, чөнки сөйләү телендә кайвакыт кулланышы урынсызрак чыккан сүзләр әйтелеп куйса, яки, киресенчә, кирәкле сүзләр тиз генә искә төшмәсә, язма телдә бер сүзне икенчесе белән алыштырырга, аныграк сүзләр сайларга, гомумән, фикерне тулырак әйтеп бирергә мөмкинлек зуррак. Кыскасы, язу теле белән сөйләү теле бер үк төрле була алмый. Язма тел өчен хас алымнар һәм чаралар язу культурасы алга киткән саен акрынлап үзгәрә, камилләшә бара. Гасырлар үтү, төрле жанрдагы әдәбият барлыкка килү белән телдә жанр стильләре үсеп чыккан. Жанр стильләре язма телдә аеруча калку булып күзгә ташлана. Сөйләү телендә стиль төрлелекләрен тотып алу читенрәк, дөресрәге, ул тагын да җентекләбрәк тикшерүне сорый. Язма тел үзенең тарихи үсешендә тора-бара һәр жанр өчен үзенчәлеклерәк, характерлырак тел-стиль чаралары барлыкка китергән: а) матур әдәбият стиле, б) публисәгенең төшеп калуы һ. б. белән, аерылып тора, анда шулай ук тойгылы сүзләр (мәсәлән, тойгы ымлыклары), тасвирлы әйтемнәр еш кулланыла, хәтта урыны белән гади сөйләм яки диалектизм элементлары, варваризм, архаизм, неологизм, профессионализмнар да күренгәли. Мәсәлән: «Беркөнне Хәлим канга буялып кайтып керде. Фатыйма, битләре канап беткән цистик әдәбият стиле, в) фәнни һәм фәнни-популяр әдәбият стиле, г) эш кәгазьләре теле стиле. Язма телдәге мондый стильләрнең һәркайсы үз эчләрендә тагын берничә төргә бүленә. Шуның өстенә һәр язучының яки сөйләүченең үз сөйләме өчен генә хас тел-стиль үзенчәлекләре дә булырга мөмкин (мәсәлән, Г. Тукай стиле, Г. Ибраһимов стиле дибез). Болары инде индивидуаль стильләр дип йөртелә. Матур әдәбият стиле — образлы сөйләм стиле, һәрбер әйтелгән сүз, һәрбер фраза нәрсәне дә булса күз алдына китерергә тиеш. Башкача булса, образлы сөйләм юк. Образлы сөйләмнең көчен, тәэсирен киметә торган ике төрле чир бар: беренчесе — инде бик тапталган әйтемнәр, искергән эпитет һәм чагыштырулар. Бу бигрәк тә кайбер шигъри әсәрләрнең телендә сизелә. Образлы сүз яңа һәм көтелмәгән рәвештә үткен яңгыраса гына үз максатына ирешә. Икенче чир — башка телдән уңышсыз калька ясау (сүзгә сүз тәрҗемә итү). Шундый авторлар була, әйтерсең лә алар бер телдә уйлыйлар, икенче телдә язып куялар. Мәсәлән, «Биредә ничек күңелле!» дип куя бер автор. Югыйсә, «Биредә нинди күңелле!» диясе иде. Шулай ук: «Хушбуй исе ишеттем» түгел, «Хушбуй исе тойдым» яки «Хушбуй исе сиздем» һ Матур әдәбият стиле шигырь һәм проза стильләренә аерыла. Шигырь— ритмлы сөйләм. Шигырьдә сүзләрнең, гадәттә, азрак иҗекле синонимнарын сайлыйлар, чөнки татар телендә ритмик төркемнәрнең иң еш кулланыла торганнары ике, өч һәм дүрт иҗекле. Әгәр сүз эчендәге иҗекләр саны ритмик төркем чиген атлап үтсә, ритм бозыла. Түбәндәге шигырьдә, мәсәлән, ритмик төркемнәр өч һәм дүрт иҗекле, димәк, бу очракта биш яки аннан артык иҗекле сүз бер генә ритмик төркем эченә дә сыеша алмый: Батыр егет | кем булыр? —1| Илгә туры | ул булыр; II Кол булганчы / дошманга, || Яки үзе | кол булыр, || Я дошманны көл итеп, Ц Кайтыр юлы гөл булыр, — Ц Батыр егет шул булыр! || (Ә. Исхак, «Батыр егет кем булыр?»); Шигырь — музыкаль яңгырашлы сөйләм. Шуңа күрә шагыйрьләр сүз сайлауда синонимнарның образлы булуларына гына түгел, музыкаль аһәңлелегенә дә игътибар итәләр. Әдәби телдә һәрбер жанрның яки жанр төренең теге яки бу дәрәҗәдә үзенчәлекле фикер йөртү системасы була. Үзенчәлекле фикер йөртү системасы исә үзенә кирәкле сүзләрне, фразеологик әйләнмәләрне һәм грамматик формаларны тел хәзинәсеннән сайлап ала, үз тирәсенә туплый. Нәтиҗәдә билгеле бер стиль өчен хас лексик һәм грамматик чаралар барлыкка килә. Лексик синонимнарның кайберләре, мәсәлән, гүзәл сүзе, поэтик стильгә тартым булса, чибәр сүзе, киресенчә, прозага якынрак тора. Семья сүзе сөйләү стиленә хас булып, аның аша газета теленә үтеп керсә, гаилә сүзе матур әдәбият стилендә яши бирә. Беседа сүзе публицистик стильдә рәсми фикер алышу, сөйләп аңлату мәгънәсендә йөрсә, әңгәмә сүзе үзара сөйләшеп аңлашышуны белдерә, башлыча матур әдәбият стилендә кулланыла. Сөйләү стилендә һәм сөйләү стиле белән сугарылган матур әдәбият стилендә шул ук мәгънәдә гәпләшү сүзе дә очрый. Фатир сүзе, башлыча, сөйләү телендә генә калып, язма телнең барлык стильләрендә дә квартира сүзе кабул ителә. Кайбер сүзләр исә бары тик тарихи төшенчәләрне белдерү өчен генә кулланыла. Мәсәлән, шәмаил сүзе: «Аның [атеистик пропаганда сүлпәнлегенең] нәтиҗәсен бүлмәләргә эленгән дин аятьләре күчермәләре— шәмаилләр бик ачык күрсәтә» («Социалистик Татарстан» газетасы, 1960 ел, 2 декабрь саны). Бик сирәк очракларны гына искә алмаганда (мәсәлән, мөкиббән китү, тәрәкъкый итү, тәгъбир итү, тормыш кәгъбәсе кебек сүзләрнең һичнинди стилистик максатсыз кайбер 127 әсәрләргә яки мәкаләләргә кил^ керүе), иске сүзләрне урынсызга сөйрәп йөртү безнең хәзерге матбугатта инде күренми диярлек. 1арихи сүзләр дә (белдергән төшенчәләре белән бергә хәзерге телдән төшкән сүзләр), архаик сүзләр дә (белдергән төшенчәләре хәзерге телдә башка сүз белән аталган иске сүзләр) әдәби телдә бары тик мондый максатлар белән кулланыла: I) чорның тарихын чагылдыру өчен, 2) сөйләмгә күтәренке, тантаналы төс бирү өчен, 3) көлкеле сөйләм, ирония, сатира, сарказм өчен *. Мәсәлән: Син, патриарх ата, сез, боярлар, йөрәгемдә яшерен берни юк: Сез күрдегез, базмый, куркып кына Кабул иттем бөек тәхетне. Нинди авыр минем вазифам. Кодрәт ияләре — Ионнарның, Фәрештә күк изге падишаһның Варислыгын кабул итәм мин. Әй изге шаһ! Әй хөкемдар ата! Күз яшен күр гадел колларыңның; Үзең сөйгән, монда гажәп хөрмәт Багышлаган кешеңә шаһлык өчен Изге фатихаңны күндерә күр: Синдәй туры, гадел патша булып Хөкем йөртсәм иде ил өстеннән. А. С. Пушкин,, «Борис Годунов», Борис монологы. Ә. Фәйзи тәрҗемәсе (А. С. Пушкин, Сайланма әсәрләр, I том, Казан, 1954, 563 бит). Бу тарихи драмадагы иске сүзләрнең барысы да ерак чорның (1598 ел) колоритын, оригинальның стилистик төсмерен чагылдыра. Яд итсен жыр шанлы Русса төпләренең Урман шавын, юллар чатын, канлы кырын; Бу хозур жир — Кояш батыш төннәренең Корым катыш җиргә яткан назлы чыгын. Ш. Мөдәррис, «Тупчы Ваһап». Бөек Ватан сугышы каһарманнарына дан җырлаган бу поэма тантаналы стильдә язылган. Автор, шул стиль таләбеннән чыгып, яд итсен, шанлы Русса, хозур җир кебек архаик әйтелмәләр кулланган. «Бер каравылчы. Ул да умарталыкны каравыллаудан бушый алмый. Димәк, бала-чагага (мыегын кыра башлаганнарга, хәтта сакал- лыларына да) чикләнмәгән хөррият. Ун меңгә якын төп куакны карарга — 74 яшьлек бер карт» («Социалистик Татарстан» газетасы, 1960 ел, 19 октябрь). Хөррият сүзе революция елларында иҗтимагый-политик термин булган. Хәзерге вакытта аның урынын азатлык., ирек сүзләре алган. Әлеге мисалда исә ул, архаик сүз буларак, юмор өчен кулланыла. Шул ук сүз тарихи вакыйгаларны сурәтләгән матур әдәбиятта да (мәсәлән, Мирсәй Әмирнең күптән түгел, язылган «Хөррият» драмасы), публицистикада да очрый. «Бу фани дөньяда минем шәхескә яла ягучылар, мине батырырга теләүчеләр бар. Шушы хатымны бас та авызларына чәпе әле шуларның. Оялмыйлар да бит юньсезләр, га- зетжурнал алдырмыйм, имеш тә, текущий политика белән кызыксынмыйм, фәлән дә фәсмәтән... Гафу итегез, җанкисәкләрем. Узган ел ике газет алдыммы? Алдым...» («Чаян» журналы, 1960 ел, 4 сан). Әгәр фани дөнья сүз тезмәсен мондый юмористик контекстта түгел, бәлки башка стильдә — хәзерге көн темасына багышланган башка төр сөйләмдә — очратсак, аның бөтенләй урынсыз булуын, сәер яңгыравын тояр идек. Шуның өстенә бу өзеккә тагын гади сөйләм элементлары булган чәпе әле, фәлән дә фәсмәтән, җанкисәкләрем сүзләре һәм хәтта башка телдән алынган текущий политика фразасы да килеп кергән, һәм юкка гына түгел: бер үк контекстта төрле стиль элементларының очрашуы укучыда мәзәк тәэсир калдыра, иронияне көчәйтә. Юмор Һәм сатира стиле матур әдәбиятның сүзләрне Һәм грамматик формаларны куллануда чагыштырмача бертөрлелекне саклый торган башка жанр стильләреннән менә шул үзенчәлек белән нык кына аерыла да. Публицистика стиле шулай ук берничә тармактан тора. Шулардан берсе газета стиле. Газета телендә зур урынны иҗтимагый-политик терминнар ала. Әгәр матур әдәбият стиле өчен телдә синонимнар күп булу уңай күренеш булса, газета теле һәм гомумән терминнар белән эш итә торган башка төр стильләр (мәсәлән, фән теле) өчен ул алай түгел. Бүгенге көн термины булгач, бер төшенчә, нигездә, бер генә сүз белән белдерелергә тиеш. Бу — терминологиягә карата идеаль таләп. һичнинди стилистик максатсыз бер төшенчә өчен төрле сүзләр кулланылып йөрү ул сүзләрнең әле берсе дә термин булып җитмәвен күрсәтә. Төрле терминологик комиссияләрнең килеп чыгуы, аларның теге яки бу сүзне термин дип кабул итәргә карар кылулары шуңа күрә бер дә очраклы хәл түгел. Моннан бер-ике ел элек терминология турында фикер алышуларда авто- эчергеч, автобиография, артел, биография, бүләк, («премия»), газет, гаилә («семья»), гармун, иҗтимагый, идарә, имтихан, карават, квартир, китапханә, контор, культура, мактау язуы, мактау тактасы, Мәс- кәү, матур II нәфис («художественный»), нәшрият, политика, политик («политический»), председатель, рәсемче («живописец»), секретар, самовар, социаль («социальный»), Советлар Союзы Герое, сыйныф (эшчеләр сыйныфы), телеграмма, фабрик, фидакарь, художник, член (партия члены), эскәмия, эшләпә кебек сүзләрне шушы күрсәтелгән рәвештә кулланырга тәкъдим итүләр булган иде. Ләкин бу сүзләрнең кайберләре генә термин булып, гармонь, карават, квартир, матур, нәфис, самовар, эскәмия, эшләпә, фидакарь кебекләре берничек тә термин түгел. Аннары термин турында фикер йөртүче кайбер иптәшләр бөтенләй башка нәрсәне — теге яки бу сүзне ничек язу мәсьәләсен дә үзләре хәл итәргә тырышканнар иде. Нәтиҗәдә бер үк сүз алар тарафыннан бер төрле, мәсәлән, артел, секретар, газет, контор, фабрик рәвешендә; орфография турында фикер йөртүчеләр тарафыннан икенче төрле — артель, секретарь, газета, контора, фабрика рәвешендә язарга дип тәкъдим ителгән иде. Бу очракта, термин булмасалар да, карават, эшләпә, эскәмия кебек сүзләрне шушы күрсәтелгән рәвештә алырга тәкъдим итү, һичшиксез, уңышлы, чөнки ул сүзләрнең әдәби әйтелештә, матур әдәбиятта кулланышы чыннан да шулай. Соңгы вакытта матбугатта кайбер алынма сүзләрне куллануда бердәм принцип булдырырга омтылулар сизелә. Ләкин бу уңай күренештә кайбер ашыгучанлык, уйлап җиткермәүчәнлек тә чагылып китә. Мәсәлән, әдәби телдә инде күптән кулланыла торган һәм һәркемгә аңлаешлы беркетмә, идарә, сәхифә, ат җегәрлеге (физика термины), нәшрият урынына протокол, правление, листок, ат көче, издательство сүзләрен язулар күренгәли. Җитмәсә, тел мәсьәләсенә багышланган кайбер мәкаләләрдә термин булмаган сүзләрне терминлаштырырга тырышу, ягъни бер төшенчәгә бер генә сүз алып калган, синоним сүзләрне теге яки бу сылтау белән «ярамый торган» сүз дип игълан итү очраклары да юк түгел. Бу, билгеле, әдәби телне ярлыландырудан башкага китерми. Әлбәттә, терминнарны сайлау, стандартлаштыруның үз читенлекләре бар. Шулардан берсе — гамәлдәге орфография кагыйдәләренең инде искергәнлеге, аның иҗтимагый тормыш, язу культурасы куйган таләпләргә җавап бирә алмавы, ә янасының әле гамәлгә куелмавы. Бердәм, ныклы, авторитетлы язу кагыйдәләре булмый торып, орфографик сүзлекне генә түгел, терминологик сүзлекләрне төзүе дә читен. Терминнарның чагыштырмача күп кулланылуы, шулай ук синтаксик төзелешнең дә берникадәр катлаулы булуы белән публицистик стильгә фәнни стиль якын тора. Ләкин публицистик стильдә һәркемгә дә диярлек аңлаешлы иҗтимагыйполитик терминнар зур урын алса, 129 фәнни стильдә бары тик белг^' ләрнең үзләренә генә билгеле бул- га„ терминнар, хәтта профеосиона- лизмнар да кулланыла. Фәнни стильнең үзен берничә төргә бүләргә мөмкин: фәнни-техник әдәбият стиле, биология-медицина фәннәре стиле, гуманитар фәннәр стиле һ. б. Аннары белгечләргә генә исәп тотылган саф фәнни стиль һәм һәркем өчен дә булган фәнни-популяр стиль бар. Бу соңгы төр стильдә тар белгечлек терминологиясе азрак кулланылырга тыры- шыла, иншалау стиле дә җанлырак, образлы сөйләмгә тартымрак була. Фәнни стиль фикер йөртүдә аеруча аныклыкны таләп итә. Фәнни стиль өчен инверсия, сүзләрне күчермә мәгънәдә куллану, артык эмоциональ чагыштырулар яки эпитетлар, сөйләү теле элементлары булу хас түгел. Анык фәннәр өлкәсендә ул бигрәк тә шулай. Татар телендә анык фәннәр стиле, билгеле сәбәпләр нәтиҗәсендә, артык зур үсеш алмаган. Гуманитар фәннәр стиле исә, барлыкка килү, формалашу гына түгел, шактый ныгыган, камилләшкән. Чөнки гуманитар фәннәрдән тел белеме һәм әдәбият белеме буенча гыйльми хезмәтләрнең барысы да диярлек, тарих фәне буенча гыйльми хезмәтләрнең байтагысы туган телдә языла. Публицистик стиль, фәнни стиль һәм шулай ук эш кәгазьләре стильләре телнең бары тик әдәби нормаларына гына нигезләнә. Анда диалектизм, жаргон һәм гади сөйләм элементларына юл куелмый. Матур әдәбият стиле исә, югарыда искә алынганча, урыны белән һәм билгеле максатлардан чыгып, әдәби булмаган лексик, грамматик һәм фонетик күренешләр чагылышына да азмыкүпме мөмкинлек бирә. Мәсәлән, Г. Әпсәләмовның «Мәңгелек кеше» романында диалекталь да, гади сөйләм элементы да булган нәмәстәкәй сүзе контекст таләбе белән үзенең бик урынлы кулланышын тапкан: «Задонов ул пистолетларны фанер ящикка салып, идән астына яшерергә дип торганда гына блокка бер эсэсчы килеп кергән. Элекке блокфюрер түгел, ниндидер яңа нәмәстәкәй» («Совет әдәбияты» журналы, 1960 ел, 10 сан). Матур әдәбият стиле, шул рәвешчә, гомум халык теленең җанлы күренешләре белән ныграк бәйләнештә торса, телдәге һәрбер үсеш-үзгә- решне үзендә ныграк чагылдырса, башка жанр стильләре әдәби норма икәнлеге бәхәссез булган формалар белән генә эш итә, шуңа күрә бу стильләрне кайвакыт «китап теле», «китап стиле» дип атыйлар да. Шуңа күрә бу стильләрдә кулланышы инде туйдыра башлаган, штапм- ка әверелгән «консерватив» фразалар да вакыты-вакыты белән килеп чыккалый. Мәсәлән, безнең кайбер фәнни мәкаләләрдә җөмләләрнең һәрберсе диярлек бик кирәккә дә, кирәкмәгәнгә дә бер үк сүз белән бетә: «... булып тора». Әгәр бер әсәр турында фикер йөртсәк, эчтәлек. сүзе янына тирән сүзен китереп куябыз — «тирән эчтәлекле», берәр нәрсәне күз алдына китерергә теләсәк — «ачык күз алдына килә» дибез, фикерләребезне йомгаклыйбыз икән, «югарыда әйтелгәннәрдән чыгып» яки «барысын җыеп әйткәндә» дип җибәрәбез һ. б. Мондый «бюрократ» фразалардан безнең беребез дә азат түгел. Фән теле — образлы сөйләм түгел түгелен. В. Белинский әйтмешли, бер үк нәрсә турында философ силлогизм белән, шагыйрь — образ һәм картина белән сөйли ’. Ләкин шулай да гуманитар фәннәр өлкәсендә артык коры, схоластик фикерләүдән аз булса да арынып, дикъкатьне җәлеп итәрлегрәк тел белән язып булмас иде микән? Гуманитар фәннәр, бигрәк тә әдәбият, тарих фәннәре чыннан да җанлырак тел белән иншалауны ярата төшәләр түгелме? Кайвакыт без гаҗәеп хикмәтле итеп, соңыннан үзебез дә аңлый алмаслык яки аек фикерләүгә һич тә туры килмәслек итеп язабыз. Мәсәлән: «Безнең коллективның көче, һәртөрле кыенлыкларны җиңүгә һәм В. Г. Белинский, Собрание сочинений в 3-х томах, рус телендә. Мәскәү, 1948, 3 том, 798 бит. 9. ,с. Ә.“ №. 6. хезмәттә, авыр, ләкин иҗади һәм намуслы хезмәттә уңышларга ирешүдә сәләтле булуы әнә шунда» (3. Фатихов, Минем комбайнда эшләвем, Казан, 1959). «Кара туфраклы булмаган туфраклар илебез территориясенең 60 процентын биләп торалар» («Татарстан авыл хуҗалыгы» журналы, I960 ел, 6 сан). «Актаныш районы механизаторлары үткән ел кукуруздан югары уңыш үстерделәр һәм быел да моның өчен күп нәрсәләр эшлиләр» (шунда ук). «ДОСААФ спортчылары бездә кунакта дигән яшьләр өчен тапшыру» («Социалистик Татарстан» газетасы, 1960, 1 декабрь). «Салкын булса да, көн кояшлы иде» (шунда ук, 1960 ел, 20 ноябрь). «Шуңа күрә үзе дә эшне шабашниклардан башка башкарып чыга алмый» (шунда ук, 1960 ел, 1 ноябрь). Бу җөмләләрнең беренчесе гомумән аңлаешсыз булса, шуннан соңгы өчесендә уңышсыз әйләнмәләр кулланылган («кара туфраклы булмаган туфраклар», «күп нәрсәләр эшлиләр», «кунакта дигән яшьләр»), бишенчесе логик яктан дөрес түгел (салкын көнне кояш булырга мөмкин түгелмени?), азак- тагысы исә «ышылдап» тора — анда «ш» авазы тулып ята. Тел өлкәсендәге мондый «күнекмәләр» безнең телне бизәми. Әдәби телнең, нинди генә жанр стиле белән эш итәргә туры килмәсен — матур әдәбият әсәреме ул, публицистик мәкаләме, фәнни яки фәнни-популяр хезмәтме, яисә гади эш кәгаземе — барыбер, аларның барысы өчен дә уртак кагыйдә бер үк: әйтелгән сүз гүзәл, язылган сүз төгәл, логик эзлекле һәм тирән эчтәлекле булырга тиеш. Бу — тел культурасының төп таләбе. Татар әдәЬи теленең үз фразеологиясе, үзенә хас сүз тезмәләре, үз әйтемнәре бар. Шул ук вакытта кирәксәкирәкмәсә дә, юкка сүз уйнатып кына, чуклы-чачаклы сүзләр ялтыратып язу да уңышлы булмый. Мәсәлән, тавык фермасын тасвирларга яраган сүзләр һәм стилистик фигуралар тагын да зуррак фикерләре булган зур-зур романнар яки философик трактатлар өчен җитәрлек тә, яраклы да булмаска мөмкин, һәм, киресенчә, шундый зур әсәрләрдә яки хезмәтләрдә кулланылган сүзләрнең, грамматик формаларның һәм фикер йөртү алымнарының тавык фермасында урын таба алмаулары да бар. Димәк, һәр сүз үз урынында кулланыла, һәр стилистик алым үз вазифасын башкара. Чынчыннан нәфис сүзләрне, чын-чыннан матур яңгырашлы әйтемнәрне тирән эчтәлек, тирән фикерләр генә тартып чыгара ала. Ләкин моның өчен телнең рухын, телнең үзенчәлеген яхшы тоярга, яхшы белергә кирәк. Татар телен шагыйрьләр, әдипләр һәм, барыннан да бигрәк, халык үзе гасырлар буе эшкәртә, камилләштерә килеп, уй-фикерләрнец бөтен тирәнлеген, катлаулылыгын әйтеп бирә алырлык сүзләргә, синонимнарга һәм фразеологиягә бай, яңгырашы белән аһәңле, грамматик формалары белән гаҗәеп төзек, нәфис бер әдәби тел дәрәҗәсенә җиткергән. Талантлы язучылар, галимнәр, журналистлар, редакторлар һәм булдыклы укытучылар моны яхшы аңлыйлар ҺӘхМ үзләренең көндәлек эшләрендә телнең энҗе-җәүһәрләреннән оста файдаланалар, әдәби телгә карата сак мөгамәләдә булалар.