Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТАТУЛЫК ЧЕЛЕМЕ

(«Гаявата» дастаныннан) «Гаявата» дастаны америка шагыйре Генри Лонгфеллоның (1807— 1882) иң уңышлы әсәрләреннән санала. Бу дастан Төньяк Америкада яшәгән борынгы кабиләләрнең бай легендаларына нигезләнеп язылган. «Гаявата» дастаны дөнья әдәбиятында зур уңыш казана. Бик күп телләргә тәрҗемә ителә. «Гаявата» дастанында табигать күренешләре, кешеләрнең хезмәт һәм иҗатлары гаҗәеп матур шигъри алым белән сурәтләнә. Шагыйрь рухи сыйфатлары белән күңелләрдә тирән мәхәббәт хисе тудыра торган Гая- вата образын зур осталык белән иҗат итә. Ул чын халык герое булып күз алдына килеп баса, кешеләрне төрле һөнәргә, осталыкка өйрәтә, иҗади эшкә рухландыра. Поэманың у купыларыбызга тәкъдим ителә торган бу өлеше борынгы кабиләләрдә бер-берсе белән дошманлашкан ыруглар арасында килешүтатулашу тантанасы вакытында башкарыла торган йоланы сурәтләүгә багышланган. Килешү тантанасы вакытында ыруг башлыклары бер челемне алмаш-тилмәш тарта торган булганнар. Татулык челемен тартканнан соң күңелдә дошманлык хисе саклау зур гөнаһ саналган. ереклекнең падишасы — Кодрәтле Гитче Маните, Басып Кызыл таш кыяга, Зур үзәннең тавы өстеннән, Кызыл кыя түбәсеннән Халыкларны үз янына Чакырып, ымлый як-ягына. Аның баскан эзләреннән Агып чыккан көчле елга, Уттай балкып көн нурыннан, Аска — төпсез упкыннарга Ташлана тау сыртларыннан, һәм Тереклек падишасы, Бармак төртеп үзәнлеккә: «Боргаланып һаман алга Менә шуннан агарсың», — дип. Мәңгелек юл сыза аңа. ...Кыядан таш ватып алып, Челем ясады ул сырлап һәм бизәде каурый кадап. Ярдан камыш йолкып алып Камыштан сап куйды ясап. 55 Кызыл тал каерысын уып, Челемне тутырды төеп. Тирән итеп бер суырды — Күрше урман ягына өрде. Аның көчле сулышыннан Бар агачлар шауладылар, Дөрләп яна башладылар. Бу Тереклек падишасы, Тын Татулык Челемен кабызып, Басып биек тау сыртына, Чакыра бар халыкларны Киңәшмәгә үз катына. Төренеп таң кояшының Нурларына, әкрен -әкрен Күтәрелә башлый төтен: Башта соргылт тасма булып, Аннан куе зәңгәрләнеп, Кайнап -кайнап бөтәрләнеп; Ята җиргә аксылланып, Кышкы урман төсле булып; Үрли өскә, өскә һаман, һәм, ниһаять, менеп җитә Зәңгәр күккә ул бер заман. Кагылып күк гөмбәзенә, Тарала бар җир йөзенә. Тавазенто үзәненнән, Вайоминга җирләреннән, Карурманлы Тоскалуздан, Ерак Таштау якларыннан, Ярты Төн күле артларыннан — Бар халыклар күрде моны, Бу Татулык Челеменнән Күтәрелгән күк төтенне, һәр халыкның аксакалы Әйтә шул чак моны күргәч: «Бу — Татулык Челеменнән! Чакыра Челем төтен белән, Кул шикелле изи безгә; Кодрәтле Гитче Маните Чакыра бар ыругларны — Халыкларны киңәшергә». Елгаларның ярларыннан, Уйсу үзән буйларыннан -, Килә вәкил төрле яктан, Аксакаллар һәр халыктан: Килә Чоктос, Куманчилар, Килә Омог, Шошончылар, Килә Гурон, Мэндэнилар, Делавэрлар, Могокилар, Кара Аяклылар, Поннар, Оджибэвлар һәм Дакотлар — Килә алар барысы да Зур Үзәнлек тавы буена, 56 Тереклекнең падишасы — Гитче Маните хозурына. Авыр сугыш киеме өстә, Балкый алар төрле төстә, Охшый көзге агачларга, Янган шәфәкъ төсле бар да. Үзәнлеккә җыйналышып, Караштылар акаешып. Күзләрендә — ачу-ярсу, Йөрәкләрдә — үч һәм нәфрәт, Бу коточкыч кыргый гадәт — Бабалардан шомлы васият. Бу халыкларның барын да Кодрәтле Гитче Маните Кайчандыр үзе бар итте. Карап торды ул кызганып, Сөеп саф мәхәббәт белән, Аталарча шәфкать белән. Тоелды бу ярсу аңа Яшь сабыйлар ачуы кебек, Уенда ызгышу кебек. Ул аларга сузды кулын, Күңелләре эресен дип, Ахмак ярсу сүрелсен дип Кулын сузды ул аларга. Мәһабәт көр тавышы аның, Көчле елга шаулавы күк, Ерактагы шарлавык күк, Яңгырады халыкларга. — Әй балалар, балакайлар! Салыгыз колак хак сүзләргә, Сезне юктан бар итүче Әйткән ихлас киңәшләргә! Җәнлеккә бай җирләр бирдем, Балыклы зур сулар бирдем, Аю бирдем, кыр үгезе, Кыр кәҗәсе, болан бирдем, Кама -кондыз, колан бирдем. Күпме балык суыгызда, Күпме кошлар сазыгызда. Ник сез, җуеп зиһенегезне, Аулыйсыз бер - берегезне? Туйдым сезнең ызгышудан, Суешудан, кырылышудан, Үчләшеп кан коешудан, ^(ч догасы кылышудан. Көчегез тик татулыкта, Ызгышта көч чыга юкка. Балакайлар, килешегез! Татулашып, туганлашып, Дуслашып кул бирешегез! еч Хак пигамбәр иңәр җиргә, Күрсәтер ул сезгә хак юл. Сезгә остаз, дус булыр ул, Бергә яшәр, бергә эшләр, Бирер акыл, хак киңәшләр. Тыңласагыз аның сүзен, һәр кабилә артыр-үсәр, Килер бәхетле шат еллар. Колак салмасагыз аңа, Харап итәр бу җәнҗаллар! Керегез шул су эченә, Юыгыз сугыш буяуларын, Бармаклардан кан тапларын; Күмегез җиргә ук, җәяне, Сугыш коралларын — барын, һәм ясагыз таштан челем, Матур бизәп, каурый кадап, Ул челемгә куегыз сап, Ярдан зифа камыш өзеп, һәм Татулык Челемен кабызып, Яшәгез чын туган кебек! Тереклек падишасының Шул сүзләрен ишетү белән, Бар да салып атты җиргә Кием, коралларын — барын. Суга төшеп барысы бергә, Юды сугыш буяуларын. Өске яктан аккан саф су — Тереклек падишасының Эзләреннән чыккан саф су Болар кергәч тә болганды, Бөтен елга кан кушылган Кебек булып алсуланды. Юып сугыш буяуларын, Ярга чыкты барысы бергә, Сугыш киемен, ук, җәяне, Гөрзиләрне күмде җиргә. Кодрәтле Гитче Маните Бу күренешне чын күңелдән Шат елмаеп кабул итте. Бар халыклар таштан челем Ясадылар тып-тын калып. Ярдан камыш йолкып алып, Ясадылар челемгә сап, Бизәделәр каурый кадап, һәм чыктылар барысы бердән Кайтыр юлга. Куе төтен Күтәрелгәч челемнәрдән. Төренеп Гитче Маните Шул татулык төтененә, Зәңгәр күкнең капусыннан Кереп китте әкрен генә.