Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТОРМЫШ ДӨРЕСЛЕГЕ ҺӘМ СӘНГАТЬ ДӨРЕСЛЕГЕ

I. КИТАПТА ЯЗГАН ЧЫНМЫ, ЯЛГАНМЫ? шь язучының яңа повестен тикшергәндә, әңгәмәгә катнашучыларның берсе: — Повестьта тасвирланган вакыйгалар ялыктыргыч, сүлпән, үзәк фабуласы уйдырма, ышандырмый, — дип әйтеп бетерергә дә өлгермәде, бу сүзләргә бик нык хәтере калган автор, шунда ук сикереп торып, үзен акларга да тотынды: — Нәрсәсе уйдырма? Анда барсы да тормыштан алынган, мин үз күзем белән күргәннәрне яздым, ышанмасагыз, «геройларымны» барып карагыз, әнә... Бу сүзләрне яшь язучы үзенең хаклы булуына шундый нык ышану белән әйтте ки, аның күз карашында, басып торуында, хәтта бит җыерчыкларында да «авызыгызны томаладыммы?» дигән масаюлы горурлык балкый иде. Әдәби әсәрләр, бигрәк тә яшь язучыларның әсәрләре турында фикер алышканда еш кына шундый характердагы бәхәсләр кузгала. Фикер алышуда катнашучылар әсәрне тормыш чынлыгына туры килмәүдә гаеплиләр, язучы исә әсәренең нигезенә салынган вакыйганы тормышның үзеннән алуын расларга, геройларының тормыштагы прототипларын санарга керешә. Иҗтимагый тормышны таиып-белүиең бер формасы булган сәнгатьнең бик үзенчәлекле, характерлы яклары бар. Әйтик, автор тормыштагы аерым шәхесләрне, аларның барлык үзенчәлекләре белән, китапка күчереп, әсәрнең сюжетын чыннан да тормышта булган тарихи вакыйгаларга корса да, ул әсәрнең ышандырмавы, тормышчан булмавы һәм, киресенчә, язучы геройларын һәм вакыйгаларын тормыштан турыдан-туры күчереп алмаган очракта да, әдәби әсәр объектив чынбарлыкны дөрес чагылдыруы мөмкин икән. Ничек инде бу? Уйлап чыгарылган нәрсә чынбарлыкны дөрес чагылдыра, ә тормыштан турыдан- туры күчерелгән әйбер ышандырмый? Беренче карашка, чыннан да. бер дә акылга ятмый бит бу. Чынбарлыкның сәнгать әсәрләрендә чагылу үзенчәлекләрен аңлатканчы, башта уйланма дигән төшенчәне ачыклап китик. Бу сүз бездә, ничектер, сирәк кулланыла. Нур Гыйззәтуллин төзегән «Әдәбият белеме сүзлеге» ’ндә: «...матур әдәбиятта уйланма — язучының иҗади хыял итүе белән барлыкка китерелгән образлар, сюжет ситуацияләре, күренешләр һ. б.», диелгән. Аңлатмасын дәвам итеп, Нур Гыйззәтуллин: «Тормышны тирәнтен өйрәнү нигезендә художестволы образлар барлыкка китерү өчен, язучы бик еш кына иҗади уйла н ма да н фа йда л а иа», дип өсти. «Бик еш кына» ди Нур Гыйззәтуллин. Димәк, кайвакытта иҗади уйланмадан (вымыселдан) башка да иҗат итәргә мөмкин икән. Нур 1 Әдәбият белеме сүзлеге. Төзүчесе Н. Гыйззәтуллин, Татарстан китап нәшрияты, 1958 ел. тӘ Н КЫ ЙТЬ Я 110 Гыйззәтуллинның бу карашы белән без килешә алмыиоыз. Аи пай, иҗат процессында кайчан да булса уйланмадан башка гына эш итәргә мөмкинме икән? Әдәбият сөючеләрнең күп кенәсе берәр әсәр турында фикер алышу уңае белән оештырылган укучылар конференцияләрендә, әдәбият кичәләрендә, яки язучыларга язган аерым хатларында «бу китапка язылганнар чынмы, әллә ялганмы?» — дип, авторларны алҗытып бетерәләр, кайвакытта, хәтта, үзләренә бик ошаган аерым геройларның адресларын сорашуга кадәр җитәләр. Әгәр язучы әсәрдә сурәтләнгән берәр геройның тормыштагы конкрет бер шәхес түгеллеген әйтсә, укучыларда ризасызлык башлана: «Имеш, менә бит, әллә нинди әкият уйлап чыгаралар. Тормыштагын язмыйлар». Әдәби әсәрләр, алардагы персонажлар турында шундый беркатлы аңлатмалар бирү, кызганычка каршы, билгеле бер күләмдә безнең мәктәп программаларыбызда һәм дәреслекләребездә дә яшәп килә әле. Аларда һәр әдәби образ артында аның тормыштагы «копиясе» — прототибы була, — дип берьяклырак белешмәләр бирелә. Чынлыкта прототип булу язучының уйлап, иҗат итеп чыгаруына әле бер дә зарар итми. Кайбер очракта андый прототиплар булырга да мөмкин, ләкин күпчелектә ул «копияләрне» тормыштан табып булмый. Язучы Алексей Толстойдан: «Сезнең геройларыгызның прототиплары тормыштан алынган чын кешеләрме?» — дип сорагач: — Юк, һич вакытта да! — дигән язучы. Чынлап та, әгәр матур әдәбият тормыштагы теләсә нинди вакыйганы ничек булган килеш китапка күчереп язу белән генә шөгыльләнсә, ул вакытта аның тормышта булып узган фактларны теркәп баручы гади язмалардан бернинди дә аермасы булмас иде. Әдәби әсәрнең нигезенә тормышта булган чын фактларны алган очракта да, язучы аларны үзенең хыялы, иҗади уйланмалары аша уздыра. Габдрахман Әпсәләмовның «Мәңгелек кеше» романында, мәсәлән, Бухенвальд үлем лагерендагы хәрби әсирләрнең реаль тормышы сурәтләнә. Әсәрдәге төп геройларның күбесенең тормышта чын «копияләре»— прототиплары бар. Бухенвальд турындагы документлар белән таныш кеше ул романда язылганнарны ялган, дөрес түгел, дия алмас. Анда сурәтләгән вакыйгаларның барысы да — фашистларның ерткычлыгы да, әсирләрнең ге- роик көрәше дә һәм, ниһаять, әсирлеккә төшкән балалар өчен мәктәпләр оештыру да нәкъ тормышта булганча бирелгән. Шул ук вакытта бу романны иҗат иткәндә язучы хыялсыз, уйланмасыз гына эш иткәнме соң? Юк, әлбәттә. Менә романнан бер эпизод. Немецләр Бухенвальд ишек алдында яңа гына китерелгән әсирләрне тезгәннәр. Тирә-якта чәнечкеле чыбыклар һәм күңелсез бараклар. Крематорий морҗасыннан куе төтен сибелә. Фашистлар аңын югалткан Зигизмундны кыйныйлар. Шул урында Әпсәләмов бик уңышлы бер деталь өстәп җибәрә: «Кояш шактый кыздыра иде. Кайдандыр бер күбәләк, очып килеп, Назимовның иңбашына кунды. Бакый үзе моны күрмәде, ә Задонов, сагышлы күзләре белән, бу бер көнлек җан иясенә бик озак карап торды» («Совет әдәбияты» журналы, № 9, 1960 ел). Назимов үзе дә күрмәгән бу күбәләкне язучы кайдан алган соң? Бу, әлбәттә, язучының иҗат фантазиясе белән тудырылган уйланма. Язучы аны геройларының фаҗига- лы тормышын бик нечкә итеп, җанлы итеп күз алдына китерү өчен керткән. Үлем лагеренда очып йөргән бер көнлек күбәләк укучыны кеше^ гомеренең кыскалыгы турында уйланырга мәҗбүр итә. Яки менә Назимовның саташуын алыйк: «Назимов бик каты ыңгырашты да тынып калды. Мичкә тыкмыйлар. Дим буенда ла ич ул. Әнә әрәмәлектә сандугач чут-чут итеп сайрый. Текә яр башына утырып, кемдер курай тарта. Бакый- 111 ныц кечкенәдән яраткан җыры яңгырый: Әй, матур Дим буе Сагындырды бу юлы... Кайдандыр чәчәкләр күтәреп нәни кызы Римма килеп чыга. «Әткәем, ник елыйсың? Кем тиде сиңа? Менә сиңа чәчәкләр...» Әсир солдатның йокы аралаш сөйләгән бу сүзләрен укыгач, үзеңне, ничектер, Назимов урынында кебек хис итәсең, аның кайгы-сагышы сиңа күчкән кебек була. Ә бит бу деталь дә, нигездә, уйланма. Чынында исә, Назимов, бәлкем, бөтенләй икенче төрле төшләр белән саташкандыр. Ә менә шул уйланма ярдәмендә язучы Назимовның туган-үскән якларын, аның нәни кызын һәм семьясын никадәр сагынганлыгын тәэсир итәрлек, истә калырлык итеп сурәтләүгә ирешә. Шушы уйланма геройның эчке дөньясын ачарга ярдәм итүче бик уңышлы деталь булып киткән. Билгеле, Әпсәләмов бервакытта да концлагерьларда, аерым алганда, Бухенвальдта да булмаган. Әсирләрнең тормышын ул документлардай, матбугаттагы хәбәрләрне укып һәм тоткынлыктан котылган кешеләрнең истәлекләре буенча өйрәнгән. Фашистлар лагерендагы әсирләрнең газаплы тормышларын үзенең хыялы аша үткәреп, язучы аларны җанлы картиналар дәрәҗәсенә җиткергән. Гадәттә, әдәби иҗат процессында, язучы тормыштагы йөзләгән вакыйгаларны, күренешләрне, күп санлы характерларны күзәтә, һәм болар, аның иҗат лабораториясендә анализланып, эшкәртелеп, художестволы образлар булып формалашалар. Әгәр укучылар ул образларны реаль тормыштагы конкрет кешеләр дип кабул итәләр икән, бу— сәнгать әсәренең вакыйгаларны нәкъ тормыштагыча ышандырырлык итеп, индивидуальләштереп бирә алу көче белән аңлатыла. Сәнгать әсәре ничаклы ныграк эшкәртелсә, андагы образларның тормыштагыча булу иллюзиясе дә шул тикле көчлерәк була. Әдәбиятны үтәдән-үтә өйрәнгән белгечләрнең дә М. Шолоховның Григорий Мелехов, Аксинья, Щукарь карт кебек характерларының уйланма образлары булуына ышанасылары килми икән. Моны сәнгать әсәрләре өчен генә хас бер сер дияргә була. Сөйләгәннәрдән килеп, шуны әйтергә була: сәнгатьтә, шуның бер тармагы булган матур әдәбиятта, уйлап чыгару Һәм уйланма (выдумка Һәм вымысел) тормышчан образлар иҗат итүгә ярдәм итүче бик әһәмиятле, мөһим чаралардан санала. «Матур әдәбиятта,—ди Горький,— хыял, уйлап чыгару, интуиция хәлиткеч роль уйный». Хыял итүнең иҗат эшендә хәлиткеч чара булуын тану гына уйланманың асылын ачып бирми әле. Бу урында язучы фантазиясенең нинди юнәлештә эшләргә тиешлеген дә ачыклап китәргә кирәк. Чынлап та, дөньяда ниләр генә уйлап чыгармаска мөмкин! Шуңа күрә дә, язучы башына ни килә шуны язып ташлый алмый. Язучының язганнары «теләсә нәрсә» түгел, ә тормыш дөреслегенең эзлекле логик чагылышы булырга тиеш. Тормышның теләсә нинди өлкәсе әдәбиятта үзенең чагылышын табарга мөмкин. Тик язучы, башта әйткәнебезчә, аларны ничек булсалар, шул көе генә әсәргә күчерми. Ул меңләгән вакыйга һәм күренешләрдән үзенә иң кирәклеләрен, иң мөһимнәрен, иң характерлыларын гына сайлап ала. Менә шушы сайлаудан инде иҗади эш башланып китә дә. Язучының игътибары нинди фактларга тупланганлыгы, аның нәрсәләрне сайлавы зур әһәмияткә ия. Әсәрнең идея эчтәлеге, аның социаль яңгырашы язучының тормыш фактларын сайлый алу осталыгына бәйләнгән. Чөнки тормыштагы факт белән әдәби факт дигән нәрсә һәрвакытта да тәңгәл килеп бетмиләр. Моны аңлату өчен Г. Галиевның «Совет әдәбияты» журналының 1960 елгы 9 нчы санында басылган «Унҗиде ел муенда» дигән кечкенә генә бер хикәясенә мөрәҗәгать итик. Хикәядә «инде җитмешкә җитеп килә торган, тәбәнәк кенә гәүдәле, 112 пеләш башлы бер агай» турында ^Көннәрнең берендә, бик нык сызлап агайның муены шешә башлый. Агайны шунда ук больницага илтәләр. Ярып карасалар, шешкән урыннан ясмык кадәрле генә тимер кисәге чыга. « __ 1943 елда муеныма снаряд кыйпылчыгы кереп калган иде, - ди пеләш башлы агай замандашы- иа, — ул чакта мин аңар игътибар итмәгән идем. Чөнки вакыты шулай иде. Ә менә кичә килеп чыкты. Докторлар да шаккаттылар: «Унҗиде ел муеныңда йөргән икән!», диделәр. Әйе, унҗиде ел! Шулай булса да, әллә ничек ташлыйсы килми үзен, хәзер инде бумажникта йөртәм...» Сүз дә юк, әлеге агай өчен бу тимер кыйпылчыгының билгеле бер әһәмияте дә бардыр. Ә менә тор-? мыштагы шушы факт хикәядә художестволы факт дәрәҗәсенә күтәрелә алганмы соң? Минемчә, юк. Бу вакыйга карт крестьянның характерын ачарга, аның усал яки юаш, шәфкатьле яки дорфа кеше икәнен ачарга ярдәм итәме? Ул тимер кыйпылчыгы кешеләр арасындагы социаль каршылыкларны яки мөнәсәбәтләрне ачып бирәме? Юк. Бу хикәясе белән автор, бәлки, сугыш беткәнгә унҗиде ел үтсә дә, аның кеше күңелендәге яралары һаман да саклана әле дип әйтергә теләгәндер. Ләкин хикәя андый идея яңгырашы бирерлек дәрәҗәдә эшләнеп җитмәгән. Димәк, тормыштагы теләсә нинди факт, хәтта ул беренче карашка бик гыйбрәтлесымак күренсә дә, һәр очракта да әдәби факт була алмый икән. Икенче мисал. Гариф Галиевнең шул ук журналның 11 нче санында «Ана эзе» исемле икенче бер хикәясе бар. Идәне сарыга буялган бүлмәнең нәкъ урта бер җирендә аяк эзе сакланган. Хуҗасы, идәнне икенче кат буяганда да, ул эзгә кагылмаган. Нинди хикмәтле, серле аяк эзе икән ул? «Үләсе елны яздан ук мәрхүмнең хәтере начарланды... — ди бүлмә хуҗасы, серле эз турында сорагач,— Ул җәйне Әхмәт үзе идәнебезне сары буяуга буяган иде. Әниебез аның буяганын оныткан һәм кипмәгән идән уртасына кереп баскан. Менә бу, — диде әлеге ярылып яткан эзне күрсәтеп хуҗа хатыны, — аның эзе! Быел ирем идәнебезне яңадан буяды. Әниебезнең аяк эзен буярга аның да, минем дә күңелем бармады». Бу да тормыштан алынган факт. Ә моның әһәмияте икенче инде. Бу хикәядә идәндәге аяк эзе коры факт булып кына калмый» ул кешеләр йөрәгендәге мәхәббәт хисләре белән бәйләп бирелгән. Буялмыйча саклап калдырылган аяк эзендә укучы бүлмәдә яшәүчеләрнең карт анага булган тирән хөрмәтен күрә. Бу инде конкрет кешеләрнең характерларын ачып бирүче художестволы факт дәрәҗәсенә үстерелгән. Бу — типиклаштырылган, күп кешеләргә хас итеп гомумиләште- релгән факт. Шушы гомумиләштерү инде тормыштагы конкрет фактны художество факты дәрәҗәсенә кадәр үстерүдә төп чара булып тора да. Гомумән, Г. Галиевнең бу циклдагы хикәяләрен 1960 ел прозасының бер матур күренеше дип санарга кирәк. Кыска хикәя жанры — безнең язучылар кулы сирәк кагыла торган өлкә. Ул җыйнаклыкны, аз сөйләп, зур фикер әйтүне таләп итә. Моның өчен исә тормыш фактларын сәнгать дәрәҗәсенә кадәр үстерә белү осталыгы сорала. Димәк, язучының осталыгы турында сөйләгәндә, әсәрнең сюжеты, композициясе һәм теле белән генә чикләнеп калмыйча, язучының материал сайлый белү дәрәҗәсенә дә зур игътибар бирергә кирәк икән. Әдәби әсәр өчен кирәкле материаль сайланганнан соң язучыдан шул материалны эшкәртә, аны баета белү осталыгы таләп ителә. Безнең проза әсәрләренең күп кенәсенә нәкъ менә шул нәрсә—сайланган материалны тиешенчә эшкәртә белү җитми. Мисал өчен Сафа Сабировнын «Совет әдәбияты» журналының 1960 елгы 12 нче санында басылган «Айсылу» хикәясен алырга мөмкин. Хи- 8. .с. Ә.‘ № 6. 113 кәя нигезенә тормышта шактый еш очрый торган вакыйга салынган. Елга транспортында эшләүче Рәшат исемле егет һәм Айсылу берберсең яраталар. Авторның әйтүенә караганда, бик көчле, кайнар ярату белән яраталар. ^Бервакыт Рәшат армиягә алына. Айсылу аңа хатлар яза: башта еш яза, мәхәббәт хисләре тулы, кайнар хатлар җибәрә Рәшатына. То- ра-бара хатлар сирәгәя башлый. Көннәрнең берендә, һич тә көтмәгәндә, Рәшат Айсылуның тормышка чыкканын ишетә. Рәшат армиядән кайткач, алар яңадан очрашалар. Рәшат Айсылуны әле һаман да оныта алмый икән, мескен. Инде Айсылуның ире начар, пычрак кеше булуга да ышангач: «Их, Айсылу, сүзеңдә тормыйча, нинди киләчәгебезне я;имердең, үзеңне дә бәхетсез иттең», — дип кайгыра Рәшат. Хикәянең бөтен идея көче дә шушы сүзләргә салынган булса кирәк. Тормышта мондый хәлләр булырга мөмкинме? Сүз дә юк, мөмкин. Ләкин менә шушы очраклы бер вакыйга сәнгать чынлыгы дәрәҗәсенә күтәрелеп җитсен өчен, автор безгә Айсылуның ни өчен башка кешегә тормышка чыгуын да, Айсылу характерындагы нинди сыйфатлар аны бу эшкә этәргәнен дә ачып бирергә тиеш иде. Бәлкем, теге сөйкемсез нәрсә — Айсылуның хәзерге ире — кызны алдагандыр. Бәлкем, Айсылу үзе Рәшат кебек намуслы егетнең саф мәхәббәтенә лаек түгелдер. Хикәядә бу сорауларга җавап табып булмый. Хикәянең нигезенә салынган вакыйганың асылы, эчке мәгънәсе ачылмаган. Шуңа күрә дә, гәрчә анда оста гына тасвирланган табигать күренешләре, уңышлы табылган композицион алымнар (онытылган портсигар) булса да, хикәя, тулаем алганда, уңышлы түгел. Хәзер инде, безнеңчә, «китапта язган чынмы яки ялганмы?» дигән сорауга җавап бирергә дә мөмкин. Димәк, сәнгать әсәрен иҗади уйланмадан башка күз алдына китерү мөмкин түгел икән. Сәнгать әсәре тормыштагы вакыйгаларны гомумиләштереп, аларның асылын ачып бирә. Беренче карашта очраклы булып күренгән вакыйгаларны да язучы гомумиләштерә. Ул кечкенә фактта да зур нәрсә күрә белер^ гә тиеш. II. ДӨРЕСЛЕК ГАДИ НӘРСӘ ТҮГЕЛ... Халыкта шундый бер әкият бар: «Бервакытны дүрт сукыр зур бер филне очраталар һәм аның нинди җан иясе икәнен белергә телиләр. Берсе — борынын, икенче сукыр филнең аягын, өченчесе — корсагын, ә дүртенчесе — койрыгын капшап карый боларның. «Әһә, — дигән беренчесе, — фил уралып яткан бик зур еланга охшаган икән». Ә филнең аягын капшаган сукыр: «Юк, фил бик юан баганага охшаган»,— дигән, тегесенә каршы төшеп. «Фил ул су тутырылган мичкәсыман», — дип җиңешә филнең корсагын сыйпаган өченче сукыр. Ә инде дүртенчесе: «Фил ул кораб арканы белән бер», — дигән. Ә бит аларның һәрберсе хаклы. Кем күпме белсә, ул шуны сөйләде бит». Күрәсез, чын хакыйкатьнең .бик гади нәрсә булмавын халык элек- электән искәртә килгән. Тормыштагы берәр күренешне өстәи-өстән генә өйрәнеп ясаган нәтиҗәләр объектив чынбарлыкка туры килмәскә; син никадәр генә чын күңелдән сөйләргә тырышма, ясаган нәтиҗәң барыбер хата булырга мөмкин икән. Моңа ачык мисал итеп Н. Фәттахның «Шифер түбә» хикәясен алырга була. Яшь язучы безнең тормыштагы җитешсезлекләрне тасвирлап бирү белән генә чикләнмичә, аларны фаш итәргә дә теләгән. Автор тарафыннан китерелгән һәр эпизод, аерым-аерым хәлдә, безнең тормышта очрарга мөмкин әле. Майлы күзле сәүдәгәрләр, исерек башлар, караклар һәм эш сөймәүче кешеләр, сирәк булса да, безнең тормышта күренәләр. Тик аларның барысын да бер хикәя рамкасына тутырган очракта һич дөрес булма- 114 ган нәтиҗә килеп чыга. Моның белән без әсәрдә тискәре һәм уңай геройларның пропорциясен әлбәттә сакларга кирәк дигән фикерне әйтергә теләмибез. Әсәрдә, бигрәк тә сатирик әсәрдә, бер генә уңай герой да булмавы мөмкин. Әмма автор тискәре геройларга безнең бүгенге үсешебез югарылыгыннан карарга, тормыштагы кимчелекләрне сурәтләгәндә ачык итеп үзенең идея позициясен белдерергә, бер сүз белән әйткәндә, филне тасвирлаганда (ул арканга охшап калмасын өчен) филне бөтен гәүдәсе белән күз аллып тора. Р. Төхфәтуллинның «Күләгәле койма» исемле хикәясе белән чагыштырганда, «Шифер түбә»нең җитешсезлеге тагы да ачыклана төшә. Р. Төхфәтуллин да, «Шифер түбә»дәге кебек үк, эш сөймәүче, бармагы үзенә кәкре кешене сурәтли. Әмма намуссыз кешене ул, намуслы колхозчы күзлегеннән карап, җирәнгеч итеп тасвирлый, аның икейөзле фәлсәфәсен фаш итә. Укучыда, үзе дә сизмәстән, пычрак җанлы кешегә карата нәфрәт уяна. Билгеле, язучыга һәр җөмлә саен: «Ах бу шәп түгел, болай кирәкмәс иде!» — дип искәртеп торуның кирәге юк. Әмма, ничек кенә булмасын, язучы кечкенә детальләр,төрле әдәби алымнар аша, сиздерми генә, әсәрдә үзенең карашын үткәрергә һәм моңа укучыны да ияртә белергә тиеш. Моңа кадәр без тормыштагы факт белән художестволы факт арасындагы мөнәсәбәт, алар арасындагы бәйләнешнең үзенчәлеге турында сөйләдек. Хәзер инде аерым шәхес язмышы дөреслеге белән зур художестволы дөреслек арасындагы мөнәсәбәт мәсьәләсенә тукталыйк. Соңгы елларда татар әдәбияты фашизм концлагерендагы әсирләр тормышына багышланган ике зур әсәр белән баеды. Аларның берсе Габдрахман Әпсәләмовның, югарыда телгә алынган, «Мәңгелек кеше» романы, ә икенчесе Нәби Дәүлинец «Яшәү белән үлем арасында» исем- ! ле повесте. Нәби Дәүлинең повесте фашизм концлагеренда ул үзе күргән хатирәләргә нигезләнгән. Ул — «мин монда үз күзем белән күргәннәрне генә яздым», — дип алдан ук әйтеп куя. Әсәрне укыгач, бездә аның чын хакыйкатьне сөйләвенә бернинди шик тумый. Әсәрнең төп герое сугышның беренче көннәрендә үк дошман кулына әсир төшә. Сугышның буеннан-буе- на фашистлар Германиясе бу әсирләрне ат урынына эшкә җигә. Меңнәрчә әсирләр фашизмның эш коралына әйләнә. Әсәрдә, автор теләсә теләмәсә дә, төп урын фашистларның әсирләрне кыерсыту, мыскыллауларын тасвирлауга бирелгән. Китапны укыганнан соң, беренче чиратта, фашист тырнагына эләккән бу бәхетсез кешеләрне кызгану тойгысы кузгала. Чөнки повестьта әсирләрнең фашистларга каршы актив көрәше бөтенләй диярлек күрсәтелми. Болай дию белән без әсәрнең әдәби кыйммәтен төшерергә теләмибез, әлбәттә. Ләкин, безнеңчә, бу повесть совет кешесенең нык характер сыйфатларын, аның фашистларга караганда мораль көчле булуын гомумиләштергән әсәр дәрәҗәсенә күтәрелә алмаган әле. Ә менә Г. Әпсәләмовның «Мәңгелек кеше» романы, бу яктан караганда, бөтенләй башкача. Язучы үзенең бай иҗат тәҗрибәсе, сәнгатьчә гомумиләштерү көче ярдәмендә бу теманы шактый уңышлы хәл иткән. Шул ук вакытта бу роман да кимчелекләрдән азат түгел әле. Күп кенә эпизодлар ашыгычрак, корырак язылган. Әсәрнең эчке логикасына караганда, баш күтәрүчеләрнең соңгы һөҗүм эпизоды тетрәткеч, көчле тәэсир итәрлек булырга тиеш иде. Шуның өстенә, әсәрдәге кайбер персонажлар да (мәсәлән, Интернациональ Үзәк җитәкчеләренең образлары) пунктир белән генә бирелә. Дошман обдында тотарга тиеш. Нурихан Фәттах хикәясендә нәкъ менә шул нәрсә җитми. Кимчелекләрне тасвирлаганда, ул, ничектер, битараф булып кала. Хикәянең төп герое, аны таласалар да, тиргәсәләр дә, алдасалар да, ничаклы җәфаласалар да, бөтенесенә риза бу 8* 115 разларын сурәтләгәндә дә язучы еш кына диярлек әдәби штамплардан файдалана. Мәсәлән, эсэсчы офицер бирелә икән, ул инде, бик күп китаплардан безгә таныш булганча, елтыр итектән, аның кулында күн перчатка һ. б. Әсәрнең роман дип исемләнүе дә, ничектер, җисеменә туры килеп җитми кебек. Хәзерге роман жанры тормыш күренешләрен киң һәм күп кырлы чагылдыруны, кеше характерлары үсешенең тулы картиналарын бирүне, тормыштагы катлаулы социаль бәрелешләрне сурәтләүне таләп итә. Бу очракта исә, әсәрнең бит саны романга тартса да, аңарда нигездә бер генә мөһим вакыйга тасвирлана. Икенчедән, әсәрдә төп геройларның характерлары үсеше тиешенчә күренми. Алар безнең алга беркадәр әзер, формалашкан- рак көе килеп басалар һәм әсәрдәге вакыйгалар агышында әзер сыйфатларын күрсәтәләр кебек. Эш исемдә генә түгел, әлбәттә. Әгәр автор, аңлы рәвештә, әсәрне повесть яки документаль повесть итеп исемләгән булса, бу аңа эпизодларны җыйнак һәм бер бөтен итәргә мөмкинлек тудырыр - иде. Безнеңчә, әсәрнең башлангыч өлеше озынрак. Назимовның биографиясе гомумәнрәк сөйләнеп үтелә. Бу өлеш бераз кыскартылса да әсәргә зарар килмәс иде кебек. Бу кимчелекләр, әлбәттә, «Мәңгелек кеше» романының идея эчтәлеген һәм аның гомуми бәясен юкка чыгармый. Әпсәләмов романының төп темасы— коммунизм белән фашизмның рәхимсез бәрелешүен күрсәтү. һәм автор әсирләрнең мораль өстенлеген, совет кешесенең какшамас бөек рухын ышандырырлык итеп күрсәтә алган. Әсәрне укып чыккач, кызгану хисе түгел, совет халкының бөек җаны өчен горурлык хисе кузгала бездә. Әпсәләмов үзенең әсәрендә бүгенге көндә дә бик актуаль яңгырарлык фикерләр үткәргән. Менә, мәсәлән, Задоновның уйланулары: «Герман халкы нацизмны бездән ким каһәрләми. Фронтта чакта без __ үТер немецны! — ди идек. Кулына корал тотып безнең илгә басып кергән немец безнең карашта фашист белән бер иде. Бу чынлыкта да шулай иде. Ләкин лач герьларда йөргәндә мин чын немец- ләрне дә күп күрдем. Гитлер алар- ны концлагерьларга тутырган икән». Бу идея романда коры сүз белән генә түгел, ә вакыйгалар эчендә бирелгән. Әсәрдә динамика, хәрәкәт бар. Геройларны катгый рәвештә ике группага — уңай һәм кирегә бүлү — бу әсәрдә, нигездә, аклана: Чөнки капмакаршы ике лагерь вә* килләренең кискен бәрелешләре вакытында мондый бүленү — котылгысыз. Һәм бу әсәрдә язучыдан нечкә психологик кичерешләрне таләп итү дә урынсыз булыр иде. Г. Әпсәләмовның ' «Мәңгелек кеше» романы уңае белән, әдәбиятта заман темасын аңлау мәсьәләсенә дә кагылып үтик. Заман темасы төшенчәсен бик киң аңлап, хәтта борынгы ханнарны сурәтләгән әсәрләрне дә бүгенге көн темасына яраклаштырырга тырышучы кайбер^ язучыларны һәм тәнкыйтьчеләрне партия кискен тәнкыйть итте. Чыннан да, совет укучысы беренче чиратта үзенең замандашы турында укырга тели. Тик монда, заман темасы һәм заман проблемасы төшенчәләре бер үк нәрсә дип, ялгыш аңлаудан сак булырга кирәк. Күп очракта бездә бүгенге көн темасына кагылышлы китап укыганда яки пьеса караганда заманның бөтен тышкы билгелә* ре үз урынында була: анда җир юлдашлары оча, МТСлар РТСка әйләнәләр, яшьләр чирәм җирләргә китәләр... Ә проблема буларак караганда, монда бернинди яңалык сизелми: шул ук төче мәхәббәт сагышлары, туган авылны сагынулар, драматургиядә дөнья яратылганнан бирле килә торган шул ук өчпочмак. Әйе, партия документларында әйтелгәнчә, заман темасы совет әдәбияты үсешендә төп тема. Ләкин әдәби әсәрләрдә ул тышкы күренеш кенә булып түгел, бәлки, заман сулышы бөтен юнәлештә дә: темада да, проблемада да, эчтәлек һәм яңгырашта да сизелергә тиеш. Г. Әп^ .116 сәләмов романында тарихи вакыйгаларга бүгенге көн югарылыгыннан караш бар. Шуның өчен ул бүген дә актуаль яңгырый һәм анда тормыш дөреслеге чагылган. IH. «МӘХӘББӘТ САГЫШЫ» ПОВЕСТЕ НИ ӨЧЕН УҢЫШСЫЗ ӘСӘР БУЛЫП ЧЫККАН? Ш. Хөсәеновның «Мәхәббәт сагышы» повесте турында төрле карашлар, бәхәсле фикерләр йөри. «Совет әдәбияты» журналы редакциясе укучылардан шушы әсәргә уңай бәя бирелгән күп кенә хатлар алды. Журналның повесть басылган саннары, кулдан-кулга күчеп, тетелеп бетүе дә повестьның укучылар тарафыннан кызыксыну белән .кабул ителүе турында сөйли. Бер караганда, бу факт үзе үк повестьның кыйммәтен билгели кебек. Ләкин бу тик беренче карашта гына шулай тоела. «Мәхәббәт сагышы» повестена укучыларның игътибарын җәлеп итүче сәбәпләрнең берсе — аның һәркемне, бигрәк тә яшьләрне, кызыксындырган мәхәббәт темасына язылуы. Повестьның күп кенә эпизодлары мавыктыргыч, җанлы итеп язылган, һәм алар, һичшиксез, авторның сәләтле, булуын күрсәтәләр. Ләкин әдәбиятта мәхәббәт темасы күп гасырлардан бирле яшәп килгән мәңгелек темаларның берсе булса да, ул үзмаксат була алмый. Әдәби әсәрдә, беренче чиратта, безнең заман кешеләренең соклангыч характер сыйфатлары чагылырга- тиеш. «Мәхәббәт сагышы» әсәрендә безнең заман кешесенең нинди характер сыйфатлары күрсәтелгән соң? .Билгеле, автор үзенең героена карата мактау сүзләрең жәлләми. Хәбир сәләтле, акыллы, хезмәт сөю- чән, ди ул. Аның мәхәббәте шулкадәр көчле, ди ул, хәтта мәхәббәт көче Хәбирне яңа балет язуга ил- һамландыра. Без исә авторның бу коры сүзләренә генә ышанырга ашыкмыйбыз, чөнки чын мәхәббәт ул кыенлыкларны җиңүдә сынала. Хәбир әнә шул кыенлыкларны җиңеп, Мәдинәгә булган мәхәббәт хисен ахырга кадәр саф, чиста килеш, югалтмыйча саклый алырмы икән? Юк икән шул. Хәбир, аз гына кыенлыклар очрауга ук, шәхси интересларын кайгыртучы вак җанлы, эгоист кешегә әйләнә дә кала. Әнисе, Мәдинә туберкулез белән авырмыймы икән дигән, нигезсез шикләнүләрен белдерүе була, Хәбир шуңа чын-чыннан ышана да башлый. Бу очракта ул сөйгән кызының сәламәтлеге хакында уйламый, ә иң башта үзе турында борчыла: врачларга, профессорларга чаба, Мәдинә турындагы шиген чит кешеләрдән раслатырга йөри. Ул гына да булмый, Хәбир, Мәдинәгә акылдан шашып гашыйк булган Хәбир, беренче очраган җилкуар Фәһимә белән интим бәйләнешкә керә һәм Мәдинәгә хыянәт итә. Автор Хәбир- ! нең Фәһимә .белән булган бу ямьсез бәйләнешен, аның йомшак табигатьле булуы белән аңлатырга тырыша. Ләкин бит, Хәбир ихтыярсыз кеше булган очракта да, аңа саф мәхәббәт хисе көч бирергә тиеш иде. Димәк, чын мәхәббәт аңарда бөтенләй булмаган дип уйларга туры килә. Бу вакытта театрда, зур уңыш белән, Хәбирнең балеты куела. Хәбир тирәсендә, автор сүзләре белән әйткәндә, өере белән җыен психопаткалар бөтерелә. Хәбирнең башы әйләнә: ул әле берсен, әле икенчесен озатып китә һәм гади, тыйнак Мәдинә белән янәшә йөрергә дә ояла башлый. Ә бервакыт, битендә кемнеңдер буяулы ирен эзләрен сөртергә дә онытып, килә дә, бик тупас кына итеп, Мәдинәгә «Мин сине яратмыйм», ди. Геройның эчке бушлыгын моннан да ачык итеп күрсәтү мөмкинме. соң? Хәтта Фәһимә дә, соңыннан, Хәбирне «Сволочь!» дип атый һәм аның яңагына суга. Һәм без, укучы буларак, бу очракта тулысынча Фәһимә яклы. Шунысы гаҗәп, автор Хәбирне шундый түбәнлеккә җиткергәннән соң, ашыга-ашыга аны акларга тотына. Ул Хәбирнең яңа әсәрләр язуын әйтә. «Болак арты мещанка- лары»на караганда ул күп тапкыр өстен тора дип тәкрарлый һәм Хәбирнең моңа кадәр булган хаталарын очраклы гына дип бәяли. 117 Имеш, Хәбир әүвәлгечә Мәдинәне шашып ярата һәм аңардан башка яши алмый. Автор ихтыяры буенча, Мәдинә Хәбирнең барлык хаталарын гафу итә, аңа хәтта үзенең мәхәббәте сүнмәвен белдерә, ләкин, баласын атасыз калдырырга теләмәгәнгә генә, аның белән үзенең язмышын бәйли алмавын әйтә. Повесть ахырында безнең күз алдына Хәбир Сыртланов нәкъ хәзерге заманның Чайльд-Гарольды булып килеп баса. Аның яхшы квартирасы, кыйммәтле җиһазлары, яраткан эше, акчасы — барысы да бар. Тик ул бу тормыштан канәгать түгел, чөнки аның «бердәнбер» чын мәхәббәте җимерелгән. Әйе, тормышта андый хәлләр дә була. Кайвакыт яхшы гына кеше дә, очраклы рәвештә, хата ясарга, сөрлегергә һәм шуның өчен гомер буе үкенеп яшәргә мөмкин. Ләкин, һәрберебезгә мәгълүм булганча, сәнгать бит очраклыклар җыелмасы түгел, ул тормыш вакыйгаларын гомумиләштерә, типиклаштыра. Шуның өчен Хәбирнең Мәдинәгә хыянәт итүен дә без бу образның асылын характерлый торган типик бер күренеш дип аңлыйбыз. Повестьның бөтен кимчелеге дә шунда: авторның, бу әсәрне язып, нинди идея үткәрергә теләгәнен аңлап булмый. Тормышта яхшы дип исәпләнгән кешеләрдә дә кимчелекләр булуы мөмкин дип әйтергә телиме ул? Әллә, киресенчә, начарлык эшләгән кешеләр дә, асылда, ныклабрак карасаң, бөтенләй үк начар түгелләр икән дип әйтәсе киләме? Яки, очраклы бер күренешне тасвирлап, тормышта менә мондый хәлләр дә булгалый дию белән генә чикләнәме? Повестьта без авторның идея позициясен, аның бүгенге тормыштагы җитди мәсьәләләргә карашын күрмибез. Безнеңчә, повесть турында капмакаршылыклы, бәхәсле фикерләр кузгалу да авторның идея позициясе ачык билгеләнмәгән булу белән аңлатыла. Берәүләр, повестьны сатирик әсәр дип исәпләп, аның төп герое — Хәбир автор тарафыннан фаш ителә, диләр. Икенчеләр исә, бу фикергә каршы төшеп, юк, автор Хәбирне уңай герой итеп бирә, хәтта үз фикерләрен дә укучыларга шушы образ аша җиткерә, дип раслыйлар. Безнең уебызча, соңгы фикерне яклаучылар хаклырак булса кирәк. Повестьта, моннан башка да, күп кенә кимчелекләр бар. Хәбирнең Болак арты мещаннары арасыннан үзенә кыз сайлап йөрүе турындагы битләрне карагыз! Повестьның бу битләре ачыктаи-ачык шарж теле белән язылган. Имеш, татар кызлары классик музыканы аңламыйлар, аларга, имеш,«Сарман» көе генә булсын. Нәкъ менә «Сарман» көен яратучы, хәзергә әле классик музыка белән ныклап танышырга, аны үзләштерергә өлгермәгән ул кызларның күбесе алдынгы эшчеләр, кичә генә шәһәргә килгән авыл кешеләредер, бәлки. Хәбирнең югары культураны әле яңа үзләштерә генә башлаган кызлардан ачыктан-ачык көлүе, беренчедән, аның үзе — уңай герой өчен бик шәп эш түгел, икенчедән, монда авторның үзенең дә гади халык вәкилләренә кимсетеп каравы с-изелә. Аннан соң автор Хәбирнең тотнаксыз кеше булып үсүендә, туры- дантуры да һәм читләтеп тә (Хәбир сүзләре аша) аның әнисен гаепли. Әйе, Хәбирнең нинди кеше булып формалашуында әнисенең ролен инкарь итеп булмый, әлбәт*- тә. Шул ук вакытта әни карчыкның бөтен тормышын Хәбирне тәрбияләүгә багышлавын да онытырга ярамый. Инде шулай була торып та, автор бөтен гаепне гел карчык ана өстенә генә ташлый икән, моның белән һич тә килешеп булмый» Повестьтагы материал да мондый гаеп ташларлык нигез бирми. Киресенчә, әнкәсенең аналык хисләренә илтифатсыз карауда Хәбирнең үзен гаепләү урынлырак булыр иде. Повестька стиль берлеге җитми. Вакыты белән автор ниндидер үтә төче сентиментализмга, ә урыны- урыны белән тупас шаржга, хәтта карикатурага бирелә, һәм повестьтагы мондый кискен алмашынулар, төсләр контрасты берни белән дә акланмый. Инде килеп, повестьтагы 118 тагын бер кимчелеккә — авторның гаять озын һәм ялыктыргыч^ фәлсәфи чигенүләренә — тукталыйк. Ьер повестька автор барлык күргән-белгәннәрен, хәтта кайдадыр, кемнәрдәндер ишеткән анекдотларына кадәр тутырырга тырыша. Болай ярамый бит инде. Сәнгать дәрәҗәсенә күтәрелмәгән мондый ялангач фәлсәфәләр повестьны таркауландыра- лар гына. Башка кайбер эпизодлар кебек үк, әсәргә Мәдинәнең әтисе кайту эпизодын кертү дә вакыйгалар үсешенә ярдәм итми, бәлки укучының игътибарын гына читкә юнәлдерә. Билгеле, «Мәхәббәт сагышы» повесте турындагы бу фикерләр белән барлык кеше дә килешмәскә дә мөмкин. Әгәр безнең мәкалә укучыларны уйландыра, аларда төрле бәхәсләр кузгата алса, безне шул- кадәресе дә канәгатьләндерә—без максатыбызга ирештек дип уйлар идек. Авторга, сәләтле, талантлы булганы өчен дә нык итеп: «Сезнең бу повестегыз уңышсыз», — дип әйтергә кирәк. «Мәхәббәт сагышы» повестендагы күп кенә җитешсезлекләр 1960 елда чыккан кайбер башка проза әсәрләре өчен дә уртак. ! Мисал өчен Г. Гобәйнең «Ләйсән яңгыр» повестен алыйк. Әсәр бик әһәмиятле, актуаль темага — яшь җинаятьчеләрне тәрбияләү проблемасына багышланган. Язучы бик тәфсилләп, энәсеннән җебенә кадәр җентекләп, Җиһангир, Ирек, Гүзәл, аның танышы Альфред һәм Гүзәлнең үги әтисе Хәррәмовның төрле бозыклыкларын, җинаятьчел эшләрен сурәтли. Монда сатып алучыларны күз ачып йомганчы алдап өлгерүче җитез кибетчеләр дә, яшь каракларның «романтик тормышы» һәм эчү мәҗлесләре дә бик белеп тасвирланган. Тик әнә шул ямьсез нәрсәләрне китереп чыгарган сәбәпләр генә җитәрлек ачыкланмаган. Альфред һәм аның иркә сеңелесе Марго әтиләре зур урында — министрлыкта эшләгәнгә күрә бозылганнар икән. «Гүзәл белән Ирекнең бозык юлга басуларында шулай ук әтиләре гаепле. Дөньядагы һәртөрле начарлыкны, әшәкелекне гәүдәләндерүче Хәррәмов бу ике баланы юлдан яздыра. Безнең бүгенге тормышыбызда да кимчелекләр, җитешсезлекләр юк түгел. Алар турында да, билгеле, язарга, ул кимчелекләрне тәнкыйтьләргә мөмкин һәм кирәк. Тик ышандырырлык итеп, тормышчан итеп тәнкыйтьләргә, җитешсезлекләрне китереп чыгарган объектив сәбәпләрне ача белергә кирәк. «Ләйсән яңгыр» повестен укыганда, ихтыярсыз рәвештә, карале, безнең бүгенге тормышта әшәке, пычрак кешеләр шулкадәр күп микәнни дип уйларга мәҗбүр буласың. Чыннан да, әсәрнең беренче яртысында бер генә дә якты, кешелекле образ юк: геройларның күбесе я эштән чыккан бозык, я карак, яки алдакчы. Автор чаманы исәпкә алмаган шул. Повестьның икенче кисәге бозылган, җинаять юлына баскан яшьләрне яңадан тәрбияләү мәсьәләләренә багышланган. Әйтергә кирәк, бу өлештә дә язучы зур социаль әһәмияте булган мәсьәләне берьяклы, шактый гадиләштереп чишә. Автор язганга караганда, дөньядагы барлык бозыклыкларны, җинаять юлына баскан бөтен кешеләрне яңадан төзәтүче бердәнбер чара — көчле мәхәббәт хисе икән. Повестьта Җиһангирны да, Гүзәлне дә тормышка — якты, бәхетле тормышка — яңадан кайтаручы көч итеп мәхәббәт бирелә. Геройларның берсе яшь укытучыга, икенчесе ташчы егеткә гашыйк була. Кеше талау, спекуляция, аракы кебек нәрсәләр белән бозылган яшьләрне, ай-һай, бер мәхәббәт көче генә тәрбияли алырмы икән?! Повестьтагы төп кимчелек — әһәмиятле тема күтәреп тә, аны ахырына кадәр чишә алмауда, балалар арасындагы бозыклыкларны тудырган сәбәпләрне, аңа каршы көрәш чараларын дөрес күрсәтә белмәүдә. Бу җитешсезлек исә повестьның идея эчтәлегенә, аның социаль яңгырашына да билгеле бер күләмдә зыян китерә. Билгеле, әдәби әсәрнең идея көче коры агитацион сүз белән дә, ялан- 119 гач формадагы дидактик үгетләүләр белән дә билгеләнми. Болан уйлау зур хата булыр иде, әлбәттә. Әдәби әсәрнең идеясе — ул туфрактагы дым кебек. Туфрак кипте исә, ул бетә, югала, үлә. IV. ТОРМЫШНЫҢ ҮЗ ФОРМАЛАРЫ БУЕНЧА XX йөздә дөнья әдәбиятында шактый! актив төстә барган процессларның берсе — бу прозаның драмалашуы. Икенче төрле әйткәндә, проза драма әсәрләре өчен хас дип йөртелгән динамика, экспрессия, киеренкелек кебек сыйфатларны үзләштерә. Драма әсәрләрендәге шикелле үк, автор үз геройларының тормышына бөтенләй диярлек катышмый. Автор, мәсәлән, «Ул бик нык курыкты», «шатланды», «туңып китте» кебек сүзләрне кулланмыйча да, тышкы дөньяның үзгәрүе, интонация, төрле хәрәкәтләр һәм жест- лар ярдәмендә геройның шул халәтен безнең күз алдына бастыра. Мондый прозаның иң характерлы үрнәкләре итеп рус совет әдәбиятында В. Панова, Г. Бакланов, В. Некрасов әсәрләрен күрсәтергә була. Инде үзебезнең татар әдәбиятына килсәк, без монда да шундый ук процесс барганын күрербез. 3. Бигиев романнары әле татар әдәбиятындагы җитлекмәгән проза үрнәкләре булып санала. 3. Бигиев әсәрләрендә җәенке сурәтләүләр әле -юк дәрәҗәсендә аз. Барлык вакыйгаларны диярлек автор сөйләп кенә чыга. Бездә, татар әдәбиятында, җитлекмәгән прозаның аерым сыйфатлары күп еллар буенча сакланып килде. Драмалашуга таба кискен борылыш беренче мәртәбә Г. Ибра- һимов һәм Ф. Әмирхан әсәрләрендә генә күренә башлый. Ш. Камал, М. Әмир, К. Нәҗми, Г. Бәширов иҗатында бу яңалык тагын да үстерелә. Прозаның драмалашуын бик артык гадиләштереп аңлап, җитлеккән прозада сөйләп бирү методы бөтенләй булмый икән дип уйларга ярамый, әлбәттә. Юк, алай түгел. Зур күләмле реалистик полотнолар иҗат итүче автор буяуларның төрле төстәгеләреннән файдаланырга хаклы. Аерым күренешләрне ул бик җентекләп, тәфсилләп сурәтләсә, кайбер вакыйгаларны исә йөгерек рәвештә генә санап чыгарга да мөмкин. Бу — табигый нәрсә. Аннан соң тагын һәрбер зур язучының, аның үзенә генә хас, язу стиле була. М. Әмир, Г. Әпсәләмов кебек язучылар вакыйгаларны, ничектер, читтән торып кына, үзләре катнашмыйча гына сурәтләргә яраталар. Ә менә Ф. Хөсни исә, киресенчә, хикәяләүгә әледән-әле үзе катнашып китә, лирик чигенүләр, геройларга, аларның эш-хәрәкәтләренә аңлатмалар бирә, үзенең фикерләрен белдерә бара. Совет чорында, алдынгы рус әдәбиятының һәм классик әдәбиятның уңай йогынтысы тәэсирендә, татар совет прозасы да бик нык үсте, камилләште. Вакыйгаларны коры сөйләп чыгу художестволы тасвирлаулар белән алмашынды, проза әсәрләренең эмоциональ тәэсир көче артты. Әдәби әсәрнең композиция, сюжет, образ кебек элементларына игътибар итү дә үсте. Ләкин хәзерге көндә дә, өлгергән проза үрнәкләре белән янәшәдән үк, сәнгатьчә тасвирлау ягыннан бер урында таптанучы әсәрләр дә языла килә. Мисал өчен Г. Гобәйнең югарыда телгә алынган «Ләйсән яңгыр» повестен китерергә була. Геройларның характерларын вакыйгалар, каршылыклар эчендә тасвирлап бирәсе, теге яки бу мәсьәләнең асылын аңлауны укучыларның үзләренә калдырасы урында, автор тизрәк үзе аңлатырга, вакыйгаларны сөйләп чыгарга ашыга. Автор, мәсәлән, Хәррәмовны безгә Дәүләтъяровның иске дусты дип тәкъдим итә дә, Хәррәмов шикле адымнар ясый башлауга, мәсьәләнең асылын аңлатырга да тотына: «Ләкин шулай рәхмәт ишетү өчен генә йөрдеме икән соң сержант Хәррәмов? — Син хаклы, укучым. Аның уйлары бүтән, ул үзе дә бөтенләй-бөтенләй башка кеше иде... Бернинди дә чик буеннан кайткан сержант түгел, бармаклары да фа- 120 шистлар белән сугышканда киселмәгән, Дәүләтъяровның дусты да түгел, киресенчә, аның кан дошманы иде ул. ...Ә ни өчен Дәүләтъяровның семьясын Казан хәтле Казанга кү череп йөрде? Ниһаять, ни өчен паспортын пычратты? Анысы менә ни өчен: үзе төрмәдә чакта хатыны үлгән, улын күршеләре детдомга урнаштырган, малай аннан каядыр качкан. Хәзер Хәррәмовның торыр урыны да калмаган иде. Асия апаның Фрунзе шәһәрендәге өе ярамады. Бер урлап тотылган шәһәрдә кабат урнашып ятуның кыен булачагын Хәррәмов бик яхшы белә иде. Бүре башың белән сарык тиресе киеп йөрүгә ни җитә!» Әгәр укучы, вакыйгалар барышында, Хәррәмовның кабахәт кеше булуын үзе аңласа, отышлырак булыр иде бит. Шундый ук кимчелекләр Ш. Хөсәеновның «Мәхәббәт сагышы» повесте өчен дә хас. Еш кына иң мөһим, иң җитди урында автор коры сөйләп бирүгә күчә. Мәсәлән, Хәбирнең Мәдинәгә булган мәхәббәт хисе сүнүен (бу исә повестьта иң мөһим моментларның берсе) үзе сөйләп бирә: «...Мәдинәгә карата булган элекке саф һәм пакъ мөнәсәбәт тоныкланды, кайнар хисләр сүрелде. Элек ул дөньяда Мәдинәдән башка хатын-кыз бардыр дип күңеленә дә китерми иде. Хәзер исә аның күзенә бик күп башка хатын-кызлар да күренде. Ул хатын-кызга ир булып карый башлады һәм үзләренең гүзәллекләре, ягымлыклары белән Мәдинәдән шактый өстен торучы чибәрләр барлыкка игътибар итте... Акылы Мәдинәне яклады, ә күзләре, яшь организмында кайнаган дәрт беренчелек пальмасын бүтәннәргә сузды». Бердән, мәхәббәт хисенә автор, ничектер, күбрәк физиологик яктан гына^ карый. Икенчедән, әгәр укучы геройның шушы халәтен аның эшхәрәкәтләреннән үзе күрә алса иде, ул чагында автор аңлатмаларының кирәге дә калмас иде. Җитлеккән прозаның икенче сыйфаты — аз сүз белән зур мәгънә бирү, тасвирлауның кыскалыгы һәм зур тәэсир көче. Шуның өчен дә җитлеккән прозада оста табылган деталь бик зур роль уйный. Кайвакытта язучы вакыйганы бөтен тулылыгы белән сөйләп бирергә тырыша, персонажный. тышкы кыяфәтен бәйнә-бәйнә, бөтен вагытөяге белән тасвирлый, ләкин, аңа карап кына, барыбер тулы бер картина, җанлы образ тумый. һәм, киресенчә, кайвакыт бер уңышлы деталь тулы бер картина тудырырга мөмкин. Сәнгатьтә коры, сөйләп бирелгән хәкыйкать белән тасвирлап бирелгән җанлы картиналар арасында зур аерма бар. Безгә, мәсәлән, совет кешеләренә Ватанны сөю, батырлык, тыйнаклык кебек сыйфатлар хас дип әйтәләр икән, без моның дөреслегенә шикләнмибез. Әйе, шулай, дибез. Ә инде совет кешеләренең шул ук сыйфатларын М. Шолохов «Кеше язмышы» исемле әсәрендә художник каләме белән тасвирлап күрсәткәч, совет кешесенең бу сыйфаты безне бөтенләй тетрәтеп җибәрә. Әнә нинди зур эмоциональ көчкә ия ул чын сәнгать әсәре! Узган елдагы татар совет проза әсәрләре өчен характерлы булган тагын бер кимчелеккә тукталыйк. Билгеле булганча, дөньяны таныл белүнең башка чараларыннан аермалы буларак, сәнгатьтә иҗат итүченең үз шәхесе зур роль уйный. Әдәби әсәрне укыганда без нинди вакыйгалар тасвирлануы белән генә түгел, ә ул вакыйганың ничек, нинди осталыкта тасвирлануы белән дә кызыксынабыз. Стильләр төрлелеге, индивидуаль почерклар сәнгать әсәрләрендә зур әһәмияткә ия. Ә менә күпчелек яшь авторларның әсәрләрендә нәкъ әнә шул индивидуаль почерк күренми. Нигә болай соң? Безнеңчә, мондый бертөрлелек әзер әдәби шаблоннарга, иске штампларга сукырларча иярүдән килә. Әдәбиятта инде урнашкан, катып калган әдәби алымнарны җимерү, билгеле, җиңел эш түгел. Моның өчен әдәби кыюлык, югары культура, зур иҗат тәҗрибәсе кирәк. Менә өметле яшь язучы Г Мөхәммәтшинның «Ялдан кайтканда» исемле хикәясе. Автор мәктәптә хезмәт дәресләре укытучы Сафи- уллинның уңышлы образын тудыра алган. Ләкин менә шушы яхтпы кешегә үз эшенә салкын караучы начар кешеләрне каршы куям дип, автор чама тойгысын онытып җибәргән һәм, үзе дә сизмичә, әзер штамплар куллануга барып җиткән. Менә прилавка артында «иха- хай да, ми-ха-хай килүче, ирененә кызыл буяган, муенына төлке тиресе аскан яшь кенә бер кыз». Тышкы кыяфәтенең штамп булуын әйтеп тә тормыйбыз инде, аның сөйләү манерасын гына карагыз сез: «— Кытай ефәге! Понимаешь! Замечательно тектеләр. Кич юабыз. Рестарация! Ликер! Шампанька! һе-һе! Ужасно шәп! Да, Жоржик?» Яисә менә инструментлар сатучыны алыйк. Аның спекулянт, үзе эшенә салкын караучы кеше булуы гына язучыны канәгатьләндерми, күрәсең. Аның институт, өстәвенә физмат факультетын тәмамлавын да өстәргә кирәк булган. Ышандырмый бит бу! Бездә гомуми фразалар, әзер композиция һәм сюжет алымнары буенча язылган төссез әсәрләр шактый күп очрый әле. Монда алар- ның барысын да санап чыгуның кирәге булмас кебек, һәр яшь язучы үзенең индивидуаль почергып тудыру турында кайгыртырга тиеш — штамплардан котылуда бу иң ышанычлы, дөрес юл. * * # Бу мәкаләдә 1960 елда басылып чыккан барлык проза әсәрләренә дә анализ ясау күз алдында тотылмады. Без 1960 елда чыккан проза әсәрләренең барысы өчен дә хас кайбер характерлы кимчелекләрне билгеләргә бер омтылыш кына ясадык. Җыеп әйткәндә, 1960 ел прозасы турында нәрсә дияргә мөмкин соң? Беренчедән, күзгә иң нык бәрелгән нәрсә шул: проза өлкәсендә яшь авторлар актив эшли башлады. Ш. Хөсәенов, А. Гыйләҗев, Г. Мөхәммәтшин кебек авторлар безнең әдәбиятка кызыклы беренче әсәрләрен бирделәр. Әдәбиятка талантлы яшь авторлар килү, чыннан да, бик шатлыклы күренеш. Икенчедән, узган елда дөньяга чыккан проза әсәрләренең гомуми дәрәҗәсе, башка елдагыларга караганда, шактый күтәрелә, үсә төште. Чыннан да, бездә хәзер ел саен кызыклырак, әһәмиятлерәк хикәяләр, повестьлар, романнар күбрәк басыла. Өченчедән, узган елгы прозаның тагын бер уңышлы ягы шунда: әдәбиятта заман темасына язылган әсәрләр сизелерлек дәрәҗәдә артты. Ләкин безнең язучыларның әле заман темасын бөтен киңлеге белән үзләштерә алганнары юк. Безнең әдәбиятта әле тол хатын хисләре яки уңышсыз мәхәббәткә очраган кешеләр язмышы турында күп языла. Ә менә безнең көннәрнең чын геройларын ышандырырлык итеп тасвирлаган әсәрләрне аз очратабыз. Бу яктан караганда (һәм ул шулай булырга тиештер дә), әдәби очерклар гына алда бара. Мисал өчен Малик Хәмитовның «Хәрәкәттә бәрәкәт» исемле очерыгыннан 29 яшьлек колхоз председателе Камил Шакировны гына алыйк. Гомуми эш өчен күпме кайгырту- чанлык аңарда. Ташчылар бригадасында 3 әр мең сумга кадәр хезмәт хакы алган бу егет үз теләге белән җаваплырак һәм азрак түләнә торган эшкә — колхоз председателе булып күчә. Ике ел да үтми, ул җитәкли торган колхоз республикада беренчеләр сафына баса. Безнең көннәрнең чын геройлары Хәбир Сыртлановлар да һәм Г. Гобәй повестендагы җинаятьчеләр дә түгел— ә бәлки Камил Шакиров кебек кешеләр. Әдәбиятта безнең көннәрнең чын геройларын — маякларыбыз образларын иҗат итүгә күбрәк игътибар бирергә кирәк.