Логотип Казан Утлары
Баллада

ЯР БУЕНДА ШАУЛЫЙ НАРАТ

1

Күктә болытлар айкала, Елгада сулар кайный. Яр ташыннан ут чыгарып Яшеннәр кылыч кайрый. Елганың бирге ягында Безнең солдатлар ята. Елганың аргы ягыннан Дошман туплары ата. Ике ярда ике дөнья, Ләкин кояш бер генә. Бер генә кояш астында Яшәп калыр кем генә? 2 Син килдең елга ярына, Ә ярда зифа нарат, Әйтте кебек шул чагында: — Сүземне тыңла, солдат. Елгада тирән упкын бар, Ул батырны бер сыный. Ник улый дисең дулкыннар? Алар синнән җан сорый. Туган йортың ятим калыр, Хатының ялгыз яшәр. Балаң кемне каршы алыр, Әти, дип кемгә дәшәр?.. Кайгылы нарат тавышын Син ярда тыңлап тордың. — Минем, — дидең, — нәкъ шушыннан Тормышка барыр юлым! Үлем каршында тезләнгән Куркакны яры көтмәс. 29 Туган йорты ишек ачмас, Баласы гафу итмәс. — Хуш хәзергә, зифа нарат, — Әйттең син соңгы кабат. Сикердең дә суга чумдың, Баш чайкап калды нарат. 3 Ярга ятып син хәл җыйдың, Башыңны ташка куеп; Таш аркылы йөрәк белән Җирнең сулышын тоеп. Елганың бирге ягында Син хәзер ялгыз гына. Елганың аргы ягында Дус-ишләр сагындыра. Уң якта мина кырлары, Сул якта дошман тубы. Кайсы якка атласаң да, Үлемгә юл туп-туры. Ә сиңа кирәк барырга Үлемнәр аша узып. Сугышның утлы күпере — Кылдан да нечкә сызык. Син бардың, кинәт туктадың, Атларга күпме тагын? Яки җиңү — яки үлем,— Калды бары бер адым. Төн кап-кара, яңгыр ява, Күк тә, җир дә бер төсле. Әйтерсең син планетада Бер ялгыз калган кеше. Ә фашистлар кая качкан, Бу төндә табып кара? Сиңа приказны үтәргә Минутлар калып бара. Тукта, тыңла, ишетәсеңме, Кем икән ул сөйләшә. Телефоннан Ганс үзе Генералга эндәшә. Берлинда тыңлый генерал, Шатлыклы хәбәр көтә. Шатлыклы хәбәр көтә дә, Вакыты бушка үтә. Ганска хәзер барыбер, Ни генерал,- ни Гитлер. Тик тимер тәре урынына Каен тәресе китер. Менә фашистның оясы, Нәкъ яр буенда берсе. Номерлап әгәр санасаң, Бәлки бу меңенчесе. Ул казылган җир астына, Диварын таштан өйгән. Фашист сугыша белсә дә, Үлемнән курка икән!.. Ләкин бар синең сердәшең, Теле юк — сөйли белә. Җиде кат җир астыннан да Рация хәбәр бирә. 5 Елгада сулар чайкалды, Айкалды күктә болыт. Гаскәр һөҗүмгә ташланды Ташкыннан көчле булып. Инде ярга шундый якын, Өч минутлык юк ара... Дусларың сине табармы, Күкрәктә кайнар яра. Ул көнне елга аркылы Салават күпер салды. Синең каның ул күпернең Бизәге булып калды. Яр буенда шаулый нарат, Тын гына сулар ага. Тын кабердә йоклый солдат, Дулкыннар җырлый аңа. Биредә ил мәхәббәте Гөл булып мәңге үсәр. Кояш килеп карап китәр, Болыттан энҗе төшәр. Яр буенда шаулый нарат, Башын чайкый тын гына. Ул сөйләп тора шикелле Батыр солдат турында.