Логотип Казан Утлары
Публицистика

Әдәбият һәм сәнгать яңалыклары

КПССның ТАТАРСТАН ӨЛКӘ КОМИТЕТЫНДА КПСС Үзәк Комитетының беренче секретаре Н. С. Хрущев иптәшнең «Әдәбиятта һәм сәнгатьтә яңа уңышларга» исемле мәкаләсен совет интеллигенциясе тирән дулкынлану һәм зур шатлык белән каршы алды. Бу мәкалә аларны тагын да актив- рак иҗат итәргә, югары идеяле сәнгать әсәрләре тудырырга рухландыра. КПССның Татарстан Өлкә Комитеты драматургия, телевидение һәм радио, татар һәм рус театрларының эше буенча киңәшмәләр уздырды. Ул киңәшмәләрдә катнашучылар, моңарчы эшләнгән эшләрен тәнкыйть белән тикшереп, киләчәк өчен яңа бурычлар, күтәренке йөкләмәләр алдылар. КПССның Татарстан Өлкә Комитетында 10 июньдә үткәрелгән киңәшмә республика художникларының иҗатын тикшерүгә багышланган иде. Киңәшмәдә ССС£ художниклары союзының Татарстан бүлеге председателе X. Якупов республика художникларының эше турында кыскача информация ясады. Ул Татарстан художникларының, заман темасына кискен борылыш ясап, бүгенге көн кешеләренең тормышына, хезмәтенә багышланган җитди әсәрләр иҗат итүләре, республика художникларының быел октябрь аенда Мәскәүдә үткәреләчәк Бөтенсоюз күргәзмәсенә, 1963 елда ачылачак «Зур Идел» һәм «Советлар Россиясе» күргәзмәләренә хәзерләнүләре турында сөйләде. РСФСР художество фондының Татарстан бүлеге директоры Макаров художниклар һәм архитекторлар арасында иҗади бәйләнешнең канәгатьләнерлек булмавын әйтте. Фикер алышуларда П. Сперанский, Б. Альменов, Э. Гельме, Б. Урманчы, В. Зя- билцев һәм башкалар катнашты. Соңыннан КПССның XXII съездын лаеклы каршылау. Татарстан художниклары алдында торган җитди бурычлар турында речь белән КПСС Өлкә Комитеты секретаре М. 3. Тутаев чыкты. СЫНЛЫ СӘНГАТЬ КҮРГӘЗМӘСЕ Эстетик тәрбия бирү, сәнгать әсәрләрен халык арасында пропагандалауны көчәйтү теләге белән Татарстан Культура Министрлыгы һәм Татарстан китап сәүдәсе идарәсе 4-8 июньдә Казан шәһәренең Офицерлар йорты бинасында сынлы сәнгать әсәрләрен сату күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәгә рус классиклары, совет һәм чит ил художниклары әсәрләренең Ленинград, Мәскәү, Ростов-Дон, Калинин нәшриятларында һәм чит илләрдә чыккан репродукцияләре, фотоальбомнар, открыткалар, бөек художникларның тормышы һәм иҗаты турында китаплар, плакатлар куелган иде. Казандылар бу күргәзмәне яратып карадылар. Бу көннәрдә Офицерлар йортында меңнәрчә казандылар булды, төрле оешмаларга һәм аерым гражданнарга бик күп сәнгать әсәрләре сатылды. ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ 2 июньдә Татарстан Язучылары союзы идарәсенең, «Совет әдәбияты» журналы редколлегиясе белән берлектә, киңәйтелгән утырышы үткәрелде. Анда А. Расихның «Язгы тавышлар» исемле яңа романы тикшерелде. Роман буенча фикер алышуларда А. Шамов, Ф. Хөсни, С. Вәлиди, А. Гумеров, С. Сабиров, Н. Юзиев һәм башкалар катнашты. Алар романдагы җитешсезлекләр- не күрсәттеләр, кимчелекләрне бетерү буенча эшлекле тәкъдимнәр һәм киңәшләр әйттеләр. ОЧРАШУЛАР ҺӘМ КОНФЕРЕНЦИЯЛӘР 31 майда Тәкәнеш районының Культура йортында Нәби Дәүлинең «Яшәү белән үлем арасында» повесте буенча укучылар 158 конференциясе уздырылды. Укытучылар, китапханә эшчеләре, китап укучылар «Яшәү белән үлем арасында» повестен яратып укулары турында сөйләделәр, авторга күп кенә сораулар бирделәр. Шундый ук конференцияләр Тәкәнеш районының Олыяз авылында, Саба районының Алан һәм Эзнә авылларында да үткәрелгән. 5 июньдә Әлмәт шәһәренең М. Горький исемендәге клубында Татарстанда яшәүче рус язучысы А. Салминның «Иделдә давыл» исемле романы буенча укучылар конференциясе үткәрелде. Конференциядә автор.үзе дә катнашты. МУСА ҖӘЛИЛ ӘСӘРЛӘРЕ КАРА-КАЛПАК ТЕЛЕНДӘ Кара-калпак телендә Муса Җәлил шигырьләре аерым җыентык булып басылып чыкты. «Җырларым» дип исемләнгән бу китапка шагыйрьнең фашистлар тоткынлыгында иҗат иткән иң яхшы әсәрләре тупланган. Муса Җәлил шигырьләрен каракалпак теленә тәрҗемә итүгә Т. Җума- моратов, К. Досанов, Ә. Хуҗаниязов һәм башка күренекле кара-калпак шагыйрьләре катнашкан. ЛЕНИН ОРДЕНЛЫ Г. КАМАЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАТАР ДӘҮЛӘТ АКАДЕМИЯ ТЕАТРЫНЫҢ ҖӘЙГЕ ГАСТРОЛЬЛӘРЕ Ленин орденлы Галнәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры быел җәйге гастрольләргә 3 группага бүленеп чыкты. Бер группа Татарстанның авыл районнарында «/Мәхәббәт утравы» спектаклен күрсәтә. Икенче группа нефтьчеләрне һәм нефть районнарындагы хезмәт ияләрен И. Юзневнең «Янар чәчәк» исемле яңа комедиясе белән таныштыра. Өченче группа, Хәй Вахитның «Рәхим итегез!» исемле яңа комедиясе белән, Казанның эшче клубларында һәм Культура сарайларында, республиканың Казан тирәсе , районнарында була. БӨЕК ТӘНКЫЙТЬЧЕ ҺӘМ ФИЛОСОФ В. Г. БЕЛИНСКИЙ ЮБИЛЕЕ Июнь аенда совет кешеләре рус халкының бөек революцион демократы, материалист философы, әдәби тәнкыйтьчесе һәм публицисты Виссарион Григорьевич Белин- скийның тууына 150 ел тулу көнен билгеләп үттеләр. Юбилей көннәрендә Татарстанда чыга торган газета-журналларда бөек тәнкыйтьченең тормыш юлы һәм иҗаты турында мәкаләләр, тикшеренүләр басылды. Казан радиосы һәм телевидение В. Г. Белинский иҗаты турында махсус тапшырулар оештырды. 14 июньдә Казанда, Галимнәр йортында, Виссарион Григорьевич Белинский истәлегенә багышланган тантаналы кичә уздырылды. Кичәдә «В. Г. Белинский — рус халкының бөек революцион демократы һәм тәнкыйтьчесе» дигән темага доклад белән СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтының өлкән гыйльми эшчесе, филология фәннәре кандидаты Г. Халит чыкты. Докладтан соң республика артистлары көче белән концерт бирелде. В. Г. Белинский истәлегенә багышланган кичәләр Татарстанның югары уку йортларында һәм мәктәпләрдә, клубллрда һәм Культура сарайларында да уздырылды. БАШКОРТ ӘДӘБИЯТЫ АТНАЛЫГЫ Бөек рус халкының якыннан ярдәмендә, Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә, бердәм совет семьясында үзләренең формасы белән милли, эчтәлеге белән социалистик культураларын көннән-көн үстерә барган татар һәм башкорт хезмәт ияләре әдәбиятының, яңа әдәбият иҗат итүче әдипләренең дуслыгына багышлап махсус атналык үткәрү теләге күптән бар иде. Россия Федерациясе язучылары Союзының планы буенча соңгы ике ел эчендә бу юлда практик чаралар күрелә башланды. Тугандаш ике әдәбият өчен дә уртак проблемалар, җитди, әһәмиятле мәсьәләләр турында, түгәрәк өстәл артына утырып, бергәләшеп киңәшү, фикер алышу матур бер традициягә әйләнде. Узган ел, Татарстанның 40 еллыгын каршылау көннәрендә, Башкортстанда татар әдәбияты атналыгы үткәрелде. Бер төркем татар язучылары Башкортстан шәһәрләрендә һәм авылларында китап укучылар, сәнгать сөючеләр белән очраштылар, башкорт язучылары белән хикәя жанры һәм аның үзенчәлекләре турында фикер алыштылар. Кыш көне Казанда бүгенге драматургия мәсьәләсе буенча зур сөйләшү булды. Ул киңәшмәгә Башкортстаннан да күп кенә күренекле драматурглар килде. 4 июньдә Казанга башкорт прозаиклары, шагыйрьләре һәм тәнкыйтьчеләреннән Сә- гыйт Агиш, Әхнәф Харисов, Шакир Насый- ров, Рәис Габдрахманов, Гайнан Әмири, Баязит Бикбай, Әкрәм Вәлиев, Муса Гали, Хәким Гыйлаҗев, Фәрит Исәнгулов, Рафа- эл Сафин, Гыйлемдар Рамазанов килде. 5 июньдә Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында башкорт әдәбияты атналыгын ачуга багышланган кичә үткәрелде. Кичәне, башкорт һәм татар халыклары арасындагы зур дуслык, әдәбият һәм сәнгатьтәге якынлык, бәйләнеш турында жыскача кереш сүз сөйләп, Татарстан язучылары союзы идарәсе председателе А. Шамов ачты. Делегациянең җитәкчесе Башкортстан АССРның атказанган фән эшлеклесе Әхнәф Харисов Башкортстан халык хуҗалыгында, әдәбият һәм культура өлкәсендә ирешел- гән уңышлар турында сөйләде, казанлы- ларга башкорт халкының кайнар сәламен тапшырды. Кичәдә Сәгыйт Агиш, Гайнан Әмири, Баязит Бикбай, Муса Гали, Фәрит Исәнгулов, Шакир Иасыйров, Гыйлемдар Рамазанов, Рафаэль Сафин хикәяләрен, шигырьләрен, әсәрләреннән өзекләр укыдылар. Кичәнең икенче яртысында республика артистлары көче белән концерт бирелде. Концертта татар һәм башкорт җырлары, татар һәм башкорт шагыйрьләренең әсәрләре башкарылды. Шундый ук кичәләр 7 июньдә Казанның Совет районы, 8 июньдә Идел буе районы Культура сарайларында 'уздырылды. Атналык көннәрендә башкорт язучылары Казан шәһәренең истәлекле урыннары белән таныштылар, В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетында, Татарстан дәүләт музеенда, В. И. Ленин музеенда, СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы галимнәре янында булдылар. Алар, шулай ук компрессор заводы, Ленин орденлы мехкомбинат эшчеләре, 80 мәктәп пионерлары белән очраштылар, Питрәч районының Кокушкино авылына, Тукай районының Кушлавыч авылына, Бөреле җәнлек совхозына бардылар. Татарстан хезмәт ияләре башкорт кунакларны һәркайда көтеп каршы алдылар, аларга зур дуслык хисләре белдерделәр, бүләкләр бирделәр. Әдәби атналык башкорт әдәбияты, башкорт сәнгатенең бәйрәменә әйләнде. 9 июньдә ТАССР Верховный Советы Президиумы башкорт язучылары хөрмәтенә кабул итү мәҗлесе үткәрде. Анда ТАССР Верховный Советы Президиумы председателе С. Г. Батыев, ТАССР Министрлар Советы председателенең урынбасары Д. С. Шакирҗанова, Татарстан Культура министры X. Б. Рәхмәтуллин, Татарстан Өлкә Комитетының Культура бүлеге мөдире Б. М. Гыйззәтуллин, күренекле татар язучылары катнашты. Хөкүмәт җитәкчеләре һәм язучылары тугандаш әдәбиятлар арасында элемтәне ныгыту, КПССның XXII съездын каршылау көннәрендә ‘ язучыларның бурычлары турында сөйләштеләр. 10 июньдә язучыларның Г. Тукай исемендәге клубында бүгенге поэзия, аның әһәмиятле проблемалары турында фикер алышу булды. Җыелышта бүгенге поэзия турында җитди фикерләр әйтелде; бүгенге поэзиядәге күп кенә кимчелекләр, җитешсез яклар күрсәтелде. Башкорт язучылары делегациясе җитәкчесе Әхнәф Харисов һәм Татарстан язучылары союзы председателе Афзал Шамов очрашуларның нәтиҗәле булуын, киләчәктә дә мондый очрашуларны даими рәвештә үткәреп барырга кирәклек турында сөйләделәр. Тугандаш Башкортстан язучылары белән саубуллашу кичәсе нефтьчеләрнең Әлмәт шәһәре М. Горький исемендәге клубында үткәрелде. Башкорт язучылары үзләренең әсәрләрен укыдылар, җылы каршы алулары өчен Татарстан хезмәт ияләренә һәм партия-совет оешмаларына зур рәхмәт әйттеләр. Атналык көннәрендә Татарстанда чыга торган газета-журналларда бүгенге башкорт әдәбияты турында мәкаләләр, башкорт язучыларының шигырьләре һәм хикәяләре басылды. Казан радиосы һәм телевидение буенча башкорт язучылары иҗатына багышланган тапшырулар бирелде, башкорт язучыларының чыгышлары оештырылды.