Логотип Казан Утлары
Шигърият

 М. Ю, ЛЕРМОНТОВ ШИГЫРЬЛӘРЕ

ЯШЕНЛЕ КҮКРӘҮ Яшьни яшен, җыела болытлар Кара-кучкыл диңгез өстенә. Күбекләнеп кайный дулкыннар, Бәрелә-сугыла берсе-берсенә. Кыяларны йөри тирәләп Утлы тасма, яшен еланы; Стихия күче тузына — Карап торам тып-тын мин аны. Карап торам — әллә бар көчләр Куркынычмы дөнья йөзендә, — Кеше барысын юкка хис итсә, һәм алдаса тормыш үзен дә? Гайбәт-яла, йөрәк агуы Тирәсендә йөрде гел аның, Син, һәлакәт уты, бөтрелеп Әйләнгәндәй очлы кыяны. О юк! Оч, күк уты; сез, җилләр, Сызгырыгыз башым очында; Тетрәү таныш түгел, тып-тыныч Басып торам һаман шушында. 1830. Мш яшәргә телим! Сагыш телим, Ачу итеп сөю, бәхеткә; Очындырды алар акылыммы, Чалланмады чигәм бөртек тә. Вакыт, вакыт — көлү-кимсетүләр Таратсыннар тынлык томанын; Газапларсыз — шагыйрь тормышы ни? һәм давылсыз — ни ул океаның? Ул яшәргә тели газап-михнәт һәм алҗыткыч кайгы хакына. Сатып ала ул күк авазларын, Буш ирешми данлы атына. 1832. 95 ^өлмә минем алдан сизгән сагышымнан; Белдем: узмас язмыш какмыйсукмый гына; Белдем: син сөйгән баш күчәр күкрәгеңнән Җәза урыны — башлар кисү тумранына. Әйткән идем сиңа: мин бәхет тә, дан да Тапмам, — каным коелыр сәгать җитәр алда. Мин авармын, чәчәк атып өлгермәгән Даһилыгым таплар явыз дошман көлеп; һәм булырмын һәлак, күргән газапларым, Өметләрем эзсез калачагын белеп. Гомерем соңьгн ләкин мин курыкмый көтәм. Яна дөнья күрим — вакыт миңа күптән. Әйдә гавам таптап узсын минем таҗны: Җырчы таҗын, чәнечкеле таҗны!.. Әйдә! Мин бит аның кадерен белмәдем. 1837. браклардан — җылы, чит яклардан Төньягыңа ашыгып, күп йөрдем. Сиңа, Казбек, о Көнчыгыш сагы, Мин, юлаучы, сәлам китердем. Ап-ак чалма сырлы маңгаеңда, Гасырлардан калган ул анда, һәм кешенең горур сукрануы Ачу салмас горур дөньяңа. Тик йөрәкнең тыныч ялваруын Кыяларың алып китсеннәр һәм йолдызлы биләмәңә синең — Алла тәхетенә илтсеннәр. Ялварамын, көн сүрелсен иде Тузанлы юл, эссе үзәндә, — Буш далада туктап, таш өстендә Көндез бер ял итим, дигәндә. Ялварамын, сугыш күкрәведәй, Кузгалмасын давыл якында, Кайгымоңлы Дарьял тарлавыгын Узган чакта арган атымда. Бер теләк бар тагын! Әйтсәм куркам! Тетри җаным — шунсы чын булса: Мин сөрелгән көннән Ватанымда Бөтенләйгә әгәр онытылсам. — Таныш кочак, иске сәламнәрне Табармынмы анда бу юлы? Танырлармы дуслар һәм туганнар, Газап чиккәч ничә ел буе? Яки килеп аяк басармынмы Арасына кабер-гүрләрнең — Туфрагына яшьлек дусларымның, Саф күңелле, дәртле ирләрнең? О шулай булса! Үз бураның белән Күм син, Казбек, тизрәк күм мине, һәм кызганмый тарат тарлавыкта Тарат, Казбек, минем көлемне. 1837. Гали X у җ и е в тәрҗемәләре.