Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР СҮЗЛӘР ЭЗЛИМ

... Тормыш кайный... Күпме эшләр көтә Башланмаган көнем туганчы! Мин, үземне борчып, кат-кат сорыйм: — Дөрес яшәдемме моңарчы? Язмышыма үпкә белдермичә, Очкын булып кабына алдыммы? Җиремдәге гади кешеләрнең Батырлыгын җырга салдыммы?1 Төзүчеләр җиңде Ангараны; Мул игеннәр үсә кырларда... Галимнәрнең якты акылын күрәм йолдызларга карап торганда. Геологлар үрли кыя-тауга, Хезмәт гөрли тирән шахтада. Штурвалда, завод, мартеннарда Халкым тора шулай вахтада. Туган илен сөеп һәм кадерләп Яши дуслар һәрбер минутта, һәркайсының йөрәк кайнарлыгы Мин көн иткән җирне җылыта. Ватан өчен янып, ялкынланып, Уза алар көрәш мәктәбен. Мин аларның эшен зурлый торган Сүзне әле җырда әйтмәдем. Бу тыйгысыз, кыю дусларымның йөзләрендә балкый горурлык. Сүзләр эзлим данлы чордашларның Хезмәтенә лаек булырлык. БӨЕК ЯЗ Тигезсезлек, кытлык, тар ызаннар, Колакларда богау чыңнары... Россиядә туа кыю ирләр Үзгәртергә иске дөньяны. 71 Көчле җилләр ерак таратканда Халыкларның сагышнмоңнарын; Яшь аналар кат-кат назлаганда Биләүдәге нәни улларын; Кыр казлары җырын тыңлый-тыңлый Яз уянды Идел буенда. Чал табигать шундый яз киләсен Керткән иде микән уена... Дөньядагы барлык әнкәләрнең Тавышы белән әйткән шикелле, Куанып әйтә Ана: — Улым туды,— Сүзе аның ерак ишетелде. Бар кешелек шунда, уе белән, Ульяновлар өенә омтылган. ...Япь-яшь Ильич анда, таңнан торып, Маркс томын укып утырган. Офыкларга караш ташлаган ул Баскан килеш Идел ярына.... Чыныгып үскән шулай киләчәктә Давылларга каршы барырга. Чыныгып үскән карлы Себер аша һәм гасырлар аша үтәргә... Илләр аны бүген маяк итеп, Изге байрак итеп күтәрә. Ул дөньяга килгән язны котлап, Җырлар туып тора һаман да. Исеме яңгырый бөек Гимн булып Без галәмгә очкан заманда. КОММУНАРЛАР СТЕНАСЫ А*оммунарлар стенасы янындагы Изге туфрак ал кан белән сугарылган. Пуляларның кайнар эзен күрим дисәң, Еллар аша үт син көрәш юлларыннан. Ишетерсең шунда горур эшчеләрнең Бер авыздан «Марсельеза» җырлаганын; Зур көрәшкә күтәрелгән бу сафларның Баш өстендә күпме кылыч чыңлаганын. Пер-Лашезда версальчеләр котырынып Мылтык төби коммунарлар йөрәгенә: Үзләренең үлемнәрен күрә алар Артка чикмәс геройларның күзләрендә. Кешелекнең азатлыгын байрак иткән Коммунарлар шушы җиргә бердәм ауды, һәм аларның каберләре яшәү гимны Яңгыраган баррикада булып калды. Коммунарлар стенасы... Әгәр сиңа Туры килсә ул җирне барып күрергә,— Россиядә үскән сулмас чәчәкләрне Кадап калдыр изге каберләр түренә... АФРИКАГА елмаеп түгел, дошманыңа Нәфрәт булып туа таңнарың. Әй, ярларың сннең, улларыңның Каны тамган изге ярларың! Синнән дә күп кайгы күргән урын Булыр микән җирдә тагын да... Михнәт чиккән халкың күтәрелә Богауларын үзенең салырга. Ирек хисе шулай туа бүген Кара тәнле һәрбер кешеңдә. Җилкәләрен киереп, синең өчен Керә алар ялкын эченә. Безнең көрәшләрнең үлмәс даны Маяк булып балкый аларга: Өмет белән алар карыйлардыр Россиядә туган таңнарга. Әй, ярларың синең, улларыңның Каны тамган изге ярларың! Бүләк итеп сиңа бирер идем Яшьлегемнең җырын, язларып. ЛУМУМБА ИСТӘЛЕГЕНӘ Л*ешелек моны һич кичермәс.л Мәйданнар ярсыды ачудан. Бельгия илчеләре куркуда; Халыкның нәфрәте ташыган. Күпләрнең йөрәген яралый Патрисның гаепсез үлеме. Конгоны йолдызсыз кара төн Капларга җыена түгелме? Халыклар таләбе яңгырый: — Ерткычлар җавапка тартылсын! — Зур җанлы Лумумба илендә Азатлык кояшы балкысын! Африка Данкосының йөрәге Мәңгегә сүнмәскә кабынган. Исеме негрлар күңеленә Легенда, җыр булып язылган.