Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯКЫН ДУСТЫБЫЗ

Олы йөрәк тибүеннән туктады... Совет халыкларының сөекле язучысы һәм атаклы галиме Мохтар Ауэзов 27 июньдә безнең арадан китте. Мохтар аганың үлгәнлегенә һич тә ышанасы килми. Әле күптән түгел генә без аның казакъ совет әдәбиятында традицияләр һәм новаторлык турындагы тирән эчтәлекле докладын, мәкаләләрен, дөньяда тынычлыкны яклап сөйләгән ялкынлы речьләрен, чыгышларын сокланып укый һәм тыңлый идек. Әле күптән түгел генә без «Литературная газета» битендә басылган яңа әсәреннән өзекләрен укып шатланган идек. Иң соңгы, хушлашу әсәре булган икән ул. Казакъ халкының бөек улы, казакъ совет әдәбиятының нигез ташларын салучылардан берсе булган һәм гомум совет әдәбиятының алтын хәзинәсенә кергән «Абай» кебек классик әсәрләрне биргән Мохтар ага Ауэзовның бай иҗат һәм тормыш юлы турында кыска гына сүз белән әйтү һич мөмкин түгел. Аның турында зур китаплар язарга, аның якты образын зур романнарда чагылдырырга мөмкин булыр иде. Аның әдәби-иҗади эшчәнлеге, фән өлкәсендәге хезмәтләре искиткеч киң һәм күпкырлы. Ул драматург та, прозаик та, галим һәм тәнкыйтьче дә. Кайсы гына жанрда ул иҗат итмәсен, аның оста кулы, киң колачы һәм гүзәллеккә, биеклеккә омтылган хыяллары, гаҗәп эрудицияле карашлары танга калдыра. Мохтар ага, бөек каләм осталарына хас булганча, үз халкының йөрәк тибешен тоя, аның сулышы белән яши; ул—бүгенге биеклектән ерак тарихка үтеп керә белүче һәм бүгенге көннең тарихи җиңүләре аша коммунистик киләчәгебезгә таба эзлекле хәрәкәт итүебезне күрә һәм хис итә белүче художник иде. Мохтар Ауэзов Бөек Октябрь социалистик революциясе тудырган, социализм тантанасы чоры үстергән яңа тип совет язучысы иде. Ул совет әдәбиятының, шул җөмләдәй әлбәттә казакъ әдәбиятының да, иң алдынгы сафларында барды, социалистик реализм әдәбиятының байрагын югары тотып, аны чын халыкчан әсәрләр белән баету юлында армый-талмый эшләде. Соңгы көннәренә кадәр ул үзенең сугышчан, тормыш сөючән каләмен . кулыннан төшермәде. «Абай» эпопеясы белән бөтен дөнья күләмендә дан казанган Мохтар Ауэзовның иҗаты бигрәк тә казакъ әдәбияты тарихында яңа сәхифәләрне ачты, үзенчәлекле бер иҗади мәктәп тудырды. Казакъ әдәбиятының үсү юлын күз алдына китергәндә, шушы ялкынлы язучының сүзләре искә төшә. Аның бер хезмәтендә мондый юллар бар: «Революциягә кадәр казакъ әдәбияты әсәрләре башка милләт халыкларына киң күләмдә билгеле түгел иде. Хәзер казакъ язучы- ларының китаплары безнең илебездә дә, чит илләрдә дә йөзәр меңләп басыла. Казакъ әдәбияты бөтен дөнья мәйданына чыкты». Чынлап та, хәзер казакъ әдәбияты совет әдәбиятының бердәм семьясында, алдынгылар сафында бара, аның иң яхшы әсәрләре бөтен дөньяга билгеле. Искитәрлек үсеш! Бу үсеш, һичшиксез, партиябезнең ленинчыл политикасын тормышка ашыру нәтиҗәсендә казакъ халкы ирешкән тарихи казанышлар белән аерылгысыз бәйләнгән. Казакъ совет әдәбиятының мондый күтәрелешендә, үрнәк булырлык бу үсешендә ялкынлы сүз остасы Мохтар Ауэзовның хезмәте аз түгел. Кырык елдан артыкка сузылган иҗат гомерендә ул онытылмаслык әсәрләр, әллә никадәр фәнни хезмәтләр бирде. Мохтар Ауэзовның зур иҗат һәм тормыш юлы тырыш хезмәт һәм катлаулы, кыю эзләнүләр белән тулы. Аның әдәби иҗат биеклегенә менү юлы җиңел генә булмады. Ләкин ул һаман алга омтылды, белем белән коралланды, тормыш һәм сәнгать мәктәбен үтеп чыныга барды. Мохтар Ауэзов 1897 елда туа. 1917 елда Семипалатинск семинариясен тәмамлый. 1928 елда Ленинград университетын тәмамлаганнан соң, Урта Азия университетында аспирантураны үтә. Соңыннан инде ул — филология фәннәре докторы, профессор, Казахстан Фәннәр Академиясе члены. Мохтар Ауэзовның иҗаты 1917 елда драматургия өлкәсендә сәхнә әсәрләре .белән ’башлана. Бер үк вакытта ул проза өлкәсендә дә эшли башлап, егерменче елларда инде «Иске тормыш күләгәләре» исемле хикәяләр җыентыгы, «Караш-Ка- раштагы хәлләр», «Соры бүре» һ. б. повестьлары белән танылып өлгерә. «Абай» һәм «Абай юлы» исемле дүрт томлы эпопеясында Мохтар Ауэзовның халыкчан зур таланты бөтеп киңлеге белән ачылды. Гаҗәп зур осталык һәм тарихи дөреслек белән иҗат ителгән бөек халык шагыйре Абай образы — совет әдәбиятында гына түгел, бөтен дөнья әдәбиятында да үзенең укучыларын тапты. Бу эпопеяда казакъ халкының иң матур хыяллары, азатлык һәм бәхет өчен көрәше, рус халкы белән дуслык хисләренең тарихи нигезләре күрсәтелә. Ауэзовның тел байлыгы, төгәл табылган тасвирлары, стиле укучыны сокландыра. Совет әдәбиятының классик әсәрләреннән берсе булган «Абай» эпопеясы безнең илдә дә, чит илләрдә дә төрле телләргә тәрҗемә ителү факты үзе генә дә бик күп нәрсә турында сөйли. Бу әсәр татар телендә дә басылып чыкты һәм татар халкы арасында да хөрмәт һәм мәхәббәт белән укыла. Ауэзов бу әсәре өчен Ленин премиясе белән бүләкләнде. Язучы-академик Мохтар Ауэзов милли культураларның үсүе, халык иҗаты һәм әдәбият тарихы мәсьәләләре буенча җитди фәнни тикшерүләр алып барды. Абай Конанба- евның тормыш һәм иҗат юлы турындагы монографиясе, кыргыз халкының «Манас» эпосы, казакъ халкы эпосы турындагы хезмәтләре, казакъ әдәбияты тарихы буенча тикшеренүләре фән өлкәсендә мактаулы урын алып тора. Шул ук вакытта Мохтар Ауэзов рус һәм дөнья әдәбияты классикларын үз халкына җиткерү турында өзлексез кайгыртты, күп эшләде. Ул Шекспир, Гоголь һ. б. классикларның әсәрләрен казакъ теленә тәрҗемә итте. Мохтар Ауэзов актив җәмәгать эшлеклесе иде. Казахстан Верховный Советы депутаты, Советлар Союзының Тынычлыкны яклау комитеты члены, әдәбият һәм сәнгать буенча Ленин премиясе Комитеты члены буларак, ул күп төрле җәмәгать эшләре башкара, әллә никадәр кулъязмалар укый, каләмдәшләренә чын күңелдән дусларча җаваплар язып өлгерә, киңәшләр бирә иде. Татар язучылары һәм галимнәре дә бу олы йөрәкле, гаҗәп кече күңелле, садә кешенең иң якын дуслык мөнәсәбәтен яхшы сүз белән искә алалар. Мохтар Ауэзов— халыклар дуслыгы байрагын югары күтәргән язучы, дуслык җырчысы. Аның эшчән- леген бизәп торган иң күркәм сыйфатларның берсе шул. Безнең илдәге төрле милли әдәбиятлар арасында иҗади дуслыкны үстерү, ныгыту юнәлешендә аның хезмәтләре бик зур. Ул милли әдәбиятларны армый- талмый өйрәнеп, аларның көчле һәм йомшак якларын күреп, дөрес бәяли белә, иҗади тәҗрибәләрне уртаклашу буенча эзлекле эш алып бара иде. ЛТохтар Ауэзовның татар әдәбияты белән кече яшьтән үк таныш булуын, аны яхшы белүен аерым әйтеп үтмичә мөмкин түгел. Ул татар әдәбиятының иң якын дусты, аның уңышлары белән шатланучы һәм уңышсызлыклары өчен көенүче язучы иде. Ул-татар әдәбиятының аерым әсәрләре турында үзәк матбугат битләрендә үзенең гадел һәм дөрес фикерләрен әйтеп чыкты, күп кенә әсәрләрне популярлаштыруда ярдәм итте. Мохтар Ауэзов үзенең чыгышларында, мәкаләләрендә булсын, очрашып сөйләшү вакытларында булсын Г. Тукай, Г. Ибраһимов, М. Җәлил турында зур хөрмәт белән сөйли иде. Шулай ук аның К. Нәҗми, Г. Бәширов, Н. Исәнбәт, Ә. Фәйзи иҗатлары турындагы фикерләре дә күпләргә яхшы билгеле. Ул бервакытны, Ә. Фәйзинең «Тукай» романы турында сүз кузгалгач: «Тукай образын, шагыйрь һәм халык темасын тагын да киңрәк планда югарырак күтәрәсе, зур эпопея тудырасы иде»,— диде. Аннары: — «Әхмәт Фәйзи — талантлы язучы, романының икенче китабында аның инде җитлеккән Тукайны, халык шагыйре образын үз чорының катлаулы бөтен иҗтимагый тормышы белән, халык тормышы белән бәйләп, киң планда күрсәтә алуына ышанам»,— дип өстәде. Үткән елны Мохтар Ауэзовнын «Абай» романы С. Әдһәмова тәрҗемәсендә татар телендә басылып чыккач, хөрмәтле язучыбыз моны котлап каршы алды. Романның оригиналдан—казакъ теленнән тәрҗемә ителүе аңа аеруча ошады. Китапны алгач, А'Уохтар Ауэзов тәрҗемәчегә рәхмәтен белдереп, түбәндәге телеграмманы җибәрде: «Китабымны тәрҗемә итүгә салган искитәрлек зур, бәяләп бетергесез хезмәтегез өчен Сезгә чын йөрәктән рәхмәт белдерәм, дуслык сәламемне җибәрәм. Мохтар Ауэзов». М. Ауэзов күптән инде Казанга килеп, В. И. Ленин укыган Казан университетын, Г. Тукай, Г. Ибраһимов яшәгән урыннарны, беренче казакъ язучыларының һәм галимнәренең әсәрләрен бастырып тараткан Казанны күрәсе килүен әйтә иде. Вакыты җитмәү сәбәпле аның бу теләге һаман сузыла килде. Якын дустыбыз, заманыбызның зур әдибе белән Казанда очрашу, үкенечкә каршы, мөмкин булмады. Мохтар аганың бай иҗаты һәм гүзәл тормышы безне, мәрхүмнең каләмдәшләрен, һаман да биеклеккә, киңлеккә, яңа иҗади ачышларга дәртләндерә. Аның бөек хезмәте һәм якты образы безнең күңелләрдә озак сакланыр.