Логотип Казан Утлары
Публицистика

БОРЫНГЫ СУГЫШЧЫЛАР ҖЫРЫ

Важа Пшавела— грузин халкының күренекле шагыйрьләреннән берсе. Ул 1861 елның июлендә туа. 1879 елда Горидагы укытучылар семинариясенә укырга керә һәм шунда беренче әсәрләрен иҗат итә башлый. Аның беренче шигырьләрендә үк инде фикер тирәнлеге күзгә ташлана, аларда шул заман өчен характерлы булган социаль мотивлар яңгырый. Важа Пшавела үзенең иҗатында халыклар дуслыгы идеясен яклап чыга. Аның геройларына Ватанны, хезмәт кешеләрен сөю, кыюлык кебек гүзәл сыйфатлар хас. Важа Пшавеланың әдәби мирасы шактый бай. Ул 36 поэма, 400 шигырь, өч том хикәяләр һәм пьесалар, күп санлы очерклар язган. Аның әсәрләре рус һәм СССР халыклары телләренә, шулай ук чит ил халыклары телләренә дә күп тапкырлар тәрҗемә ителгән. Бөтендөнья Тынычлык Советы карары нигезендә барлык прогрессив кешелек дөньясы Важа Пшавеланың тууына 100 ел тулуны билгеләп үтә. Шул уңай белән журнал укучыларына аның берничә шигырен тәкъдим итәбез. БИРЕШМӘ СИН, ЙӨРӘК! Ңык бул син, йөрәк, бирешмә, Бул горур кыясымап. Нишлисең бит, тирә-юньне Каплаган юеш томан. Картлыкйа буйсыну — оят, Кыю үт кырыс юлдан! Баш өстемдә дуслык уты Сүнмәсен кичен-иртән... Бишектән үк йөрәгемдә Бабам васыятен йөртәм. Калган гомеремнең сазлыкта Сулмавын өмет итәм! Үтермә син мине, тәңрем, Ташлама кыен чакта. Кысан тормышта кимсетмә, Өметләремне акла. Изге дәваларың белән Бар сырхаулардан сакла! Куркыныч: пыскып яшәүне Хәтта уйга да кертү; 117 ЯҢА тзрҗЕмглэр 118 Тере мәет булып, җирдә Көрәшсез гомер итү; һәм ерткыч кошлар иркенә Ташланыр көнне көтү. Кыюлар лаек санаган Үлемгә мин дә әзер. Җиңелмәс көч кирәк миңа, Заманнар шундый хәзер. Авыр юлдан курыкмыйча Баруны сорый дәвер. Узган юлым чәнечкеле, Атладым көчкә-көчкә. Иске яраларым әле Төзәлеп җитми һич тә. Күкрәк куйдым киртәләргә һәм каршыма җилләр иссә. Бурычымны һаман үтәрмен, Йөрәгем армый тибә. Нык бул син, йөрәк, бирешмә, Ян шулай ярсу көйгә. ...Исән калдык, инде безне Тез чүктерермен димә. • Р. Гәрәй тәрҗемәсе.

БОРЫНГЫ СУГЫШЧЫЛАР ҖЫРЫ

А*ылыч үткен булсын өчен, Калкан чыңлап торсын өчен, Кыю күршеләр йөрәге Безне күргәч туңсын өчен, Оста дошман да Ватанга Куркынычсыз булсын өчен, Тирбәтеп безне, аналар Бишек җырын җырлаганнар. Чәчкән иген уңышыннан Бирмәс өчен кабат ясак, Хатын-баланы, кырларны Калдырдык язмышка ташлап; Канда коенырга ант иттек, Җаныбызны корбан санап. Аналар бу батырларны Юкка үстермәгән карап. Тормыш яна, салам кебек, Тиңсез Ватан өчен дөрләп, Без үләбез тыныч, ләкин Кыю, кискен җырлар җырлап: — Аталар үлсә — ни булган? Балалар үсәрләр гөрләп, Уллар булыр курку белмәс, Аталар данына — хөрмәт. Кемнәр хәзер басып керер Безгә үлем белән янап? 119 Җиңәчәк шул, кем сугыша Үз тормышын чүпкә санап. Исән килеш бирелмәбез — Җирне дошман алмас талап. Ант иттек канда коенырга, Тормышны сугышка арнапI . Мондый батырлар үстергән * Тагын берәр ил бармы, тап?! Без бер илгә дә тимәбез, Тик безгә дә орынмагыз. Хәтта мәет тә шаркылдар: Шундый капкыннар корырбыз. Тере чакта җиребезгә Үткәрмәбез, гел кырырбыз. Чигенмәбез, хәнҗәрләргә, Укларга каршы торырбыз. Сугышып үлү — тиңсез бәхет, Арсландай омтылырбыз, Дошманнан йөз чөермәбез — Көтүдәй кире борырбыз. • Шулай сугыш син, оныклар Безнең данны җырласыннар. Яраларга, канга батыйк — Тик яулар туй кылмасыннар. Гүзәл туган илебезгә Алар янап тормасыннар. Мондый җырларны кешеләр Бишектә дә тыңласыннар, Аналар мондый ирләрне Үстерергә теләсеннәр. ҮЛЕМ ТУРЫНДА ИШЕТМӘМ арслан үлемен ишетмәм, Җиңелгәнен күрмәм мин аның! Күрмәм бөркет егылып күгеннән, Кулга төшеп, әсир булганын — Аның тәхете кошлар илендә, Хөкем йөртсен биек күгендә! Сокландыра матур таң-иртән Ал кояшның көчле сулышы. Болыт каплау белән сүрелмәс, Мәңгелек ул кояш җылысы! Аһ, сыкрата минем җанымны Ятимнәр һәм толлар елашы... Саф һәм изге ана күз яше, — Баласының кабере янында. Моңлы ана җырын кем генә Ирешер икән көйгә салырга? I Арнап — багышлап. 120 Юаныч тап, йөрәк, мәңгегә Хисләр, дәртләр ялкынлануында. Никадәрле бәхет шатлыкта, Шашкан яшьлек дулкынлануында. ВАСЫЯТЬ карланмагыз сез, балалар, бездән Мирас булган өчен күп эшләр, Өлгермәдек барысын төгәлләргә һәм калдырдык сезнең өлешкә. Аһ, безнең чор хисләр гасыры иде, Бирде яшәү кайгы-хәсрәтен, Белмәдек без сырхау туган илне Ничек итеп имләү сәнгатен. Егетлек һәм батырлыклар өчен Яраксыз, бу ипсез заманда һәлак булды һәрбер омтылышы Акылның һәй җанның һаман да. Бараташвилинең МераниеII Алдыгызга баса тагын да, Беләсегез килә Грузияне Нинди язмыш көтә таңында. Күз яшеннән туган җырым минем Югалырмы юкка, әрәмгә? Тар кабремдә тынычланыр идем Эндәшсәгез үзегез әгәр дә: «Оныт, шагыйрь, хәсрәт-кайгыларны, Яшь түкмә син гүрдә ятканда: Кузгалдык без, ата балалары, Туган илне батыр якларга!» Н. Арсланов тәрҗемәләре.