Логотип Казан Утлары
Публицистика

Әдәбият һәм сәнгать яңадыклары

ИКЕНЧЕ ХАЛЫКАРА КИНОФЕСТИВАЛЬ 9—23 июльдә Мәскәүдә Икенче Халыкара кинофестиваль үткәрелде. Ул «Кино сәнгатенен гуманлыгы өчен, халыклар арасында тынычлык һәм дуслык өчен!» дигән девиз астында узды. Фестиваль ачылу тантанасына Л. И. Брежнев, Ф. Р. Козлов, А. И. Микоян, Е. А. Фурцева, Н. С. Хрущев, В. В. Гришин иптәшләр килде. Халыкларның культура тормышында зур вакыйга булган Икенче Халыкара Мәскәү кинофестиваленә багышланган тантаналы кичәне фестиваль жюрие председателе режиссер С. И. Юткевич ачты һәм СССР Культура министры Е. А. Фурцевага сүз бирде. Иптәш Фурцева кунакларга һәм кинофестивальгә катнашучыларга чын күңелдән рәхмәт белдерде. Аннары ул, Совет хөкүмәтенең тапшыруы буенча, Икенче Халыкара Мәскәү кинофестиваленә катнашучыларга СССР Министрлар Советы Председателе Н. С. Хрущев котлавын укыды. Традиция буенча бәйрәм флагын күтәрү хокукы узган фестивальдә жиңүчеләргә — совет артисты һәм режиссеры С. Бондарчук- ка һәм Вьетнам киноартисткаем Нгок Лайга бирелде. Фестивальгә конкурска 51 илдән 82 фильм килгән иде. Фестивальнең төп премиясе «Ялангач атау» фильмы режиссеры Кането Синдо (Япония) һәм «Аяз күк» кинофильмы режиссеры Григорий Чухрайга (СССР) бирелде. Бу фильмнар фестивальнең зур призларын алдылар. Моннан тыш жюри «Барыбыз да өйләргә» (Италия) фильмын махсус алтын приз белән, «Профессор Мамлюк» (Германия Демократик Республикасы) һәм «Без ничек яшь идек» (Болгария) фильмнарын алтын призлар белән, «Альба Регия» (Венгрия), «Сусау» (Румыния) һ. б. фильмнарны, режиссерларны, артистларны көмеш призлар белән бүләкләде. КПССның ТАТАРСТАН ӨЛКӘ КОМИТЕТЫНДА Шушы елның 19—20 июнендә КПССның Татарстан Өлкә Комитеты иптәш Н. С. Хрущевның «Әдәбиятта һәм сәнгатьтә яңа уңышларга» исемле мәкаләсе ниге зендә бүгенге әдәбиятыбыз алдына куелган мөһим бурычларны тикшерүгә багышланган зур киңәшмә үткәрде. Аида язучылар һәм шагыйрьләр чакырылган иде? Татарстан Язучылары Союзы идарәсе председателе А. Шамов, язучыларның хәзерге көндә нинди әсәрләр өстендә эшләүләре турында сөйләгәннән соң, матбугатта басылып чыккан кайбер әсәрләрдәге идея- художество кимчелекләренә тукталды. Киңәшмәдә шулай ук Язучылар Союзы каршында эшләп килә торган иҗдг секцияләре җитәкчеләре Г. Паушкин. Г. Минский, Г. Хуҗиев, И. Нуруллин һәм «Совет әдәбияты» журналының җаваплы редакторы А. Гумеров информацияләре тыңланды. Көн тәртибенә куелган мәсьәлә буенча фикер алышуларда С. Хәким, Г. Бә- шпров, X. Туфан, Ф. Хөсни, А. Расих, Ә. Еники һәм башка иптәшләр катнашты. Киңәшмә ахырында КПСС Өлкә Комитеты секретаре иптәш М. 3. Тутаев чыгыш ясады. Ул әдәбиятыбызда күп кенә уңышлы әсәрләр иҗат ителүен әйтте, шул ук вакытта язучылар оешмасының эшендә әле җитди кимчелекләр яшәп килүен һәм ул кимчелекләрне бетерү юлларын күрсәтте, партиябезнең чираттагы XXII съездын каршылау уңае белән һәм иптәш Н. С. Хрущевның «Әдәбиятта һәм сәнгатьтә яңа уңышларга» дигән мәкаләсендә яктыртылган теоретик мәсьәләләр нигезендә бүгенге көндә язучылар алдында тора торган конкрет бурычлар турында сөйләде. ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫ СОЮЗЫ ПАРТИЯ ОЕШМАСЫНЫҢ. ОТЧЕТСАЙЛАУ ҖЫЕЛЫШЫ 7 июльдә Татарстан Язучылары Союзы партия оешмасының отчет-сайлау җыелышы булды. Партоешманың отчет чоры эчендәге эше турында докладны X. Вахит- ясады. Доклад буенча фикер алышуларда Г. Хуҗиев, М. Садри, И. Нуруллин, А. Гумеров, Г. Кашшаф, Г. Латыйп, С. Баттал һ. б. катнашты. Соңыннан КПСС Өлкә Комитетының Культура бүлеге мөдире Булат Гыйззәтуллнн язучыларның һәм Татарстан Язучылары Союзы партия оешмасының бүгенге бурычлары турында сөйләде. 157 Партия оешмасының яңа бюросы составына 3. Нури (бюро секретаре). Г. Па- ушкин, Г. Кашшаф, X. Вахит, А. Хәсәнова, Г. Хуҗиев, М. Садри сайланды. ВЦСПСның’ ПРОФИЗДАТ НӘШРИЯТЫНДА ВЦСПСның Профиздат нәшрияты коммунизм төзелеше геройлары һәм профсоюз активистлары турындагы иң яхшы китапларга ачык конкурс игълан итте. Конкурсның төп максаты совет эшчеударниклары һәм коммунистик хезмәт коллективлары, производство новаторлары һәм алдынгылары, һәрбер яңалыкны, алдынгы эш методларын башлап җибәрүчеләр булган рационализаторлар һәм уйлап табучылар, профсоюз активистлары тормышын чагылдырган китаплар иҗат итүдән гыйбарәт. Безнең алдынгы кешеләребез турындагы китапларда халкыбызның политик һәм хезмәт күтәренкелеге, эшчеләрнең техник- культура үсеше, Коммунистлар партиясенең җиңелмәс байрагы астында алып барыла торган коммунистик төзелештәге, яңа кешене тәрбияләүдәге грандиоз уңышлар киң яктыртылырга; Коммунистлар партиясе күрсәтмәләрен тормышка ашыруда профсоюз оешмаларының һәрьяклап катнашуы, бүгенге героик тормышыбыз, бәхетле киләчәккә илтә торган юллар, шул бәхетле киләчәкнең кыю разведчиклары, дәртле хезмәт кешеләре, аларның һәртөрле авырлыкларны, кешеләр аңындагы искелек калдыкларын җиңеп чыгулары сурәтләнергә тиеш. Яхшы китапларга үткәрелә торган бу конкурс замандашларыбыз — коммунизм төзүчеләр турында тулы канлы әсәрләр иҗат итү буенча «Правда» газетасы редколлегиясе күтәреп чыккан әһәмиятле башлангычның состав өлеше. Замандашларыбыз — коммунизм төзүче геройлар турында чынбарлыкны дөрес чагылдырган, югары художестволы әдәби әсәрләр иҗат итик! Бу әһәмиятле эш Профиздат тарафыннан күп санлы китаплар — алдынгыларның һәм новаторларның әдәби портретларын, «эшче китапханәсе» сериясенә керә торган әсәрләрне бастырып чыгару белән инде башланып та китте. Конкурска эшче-новаторлар, әдипләр, журналистлар, инженерлар һәм техниклар, җәмәгать һәм профсоюз эшлеклеләре, культура фронты эшчеләре катнаша ала. Конкурска җибәрелгән китапларда эпохабыз кешеләрен җанлы һәм образлы итеп сурәтләү; ударникларның һәм коммунистик хезмәт бригадаларының, производство алдынгыларының һәм новаторларының, рационализаторларның һәм уйлап табучыларның, профсоюз активистларының тормышын һәм эшен, профсоюзларның илебез тормышында тоткан ролен очерк, документаль повесть яки әдәби портрет жанрларында тасвирлау; алынган теманың актуаль һәм заман сулышы белән сугарылган булуы; аның оригиналь, гади һәм укучыга барып җитәрлек формада яктыртылуы таләп ителә. Җыеп кына әйткәндә, бу әсәрләр укучыларга хезмәт романтикасын күрсәтә торган, тормышта, иҗатта, эзләнүләрдә чыныккан кыю һәм күпкырлы характерларны ачып бирә торган, кешене яңа җәмгыять шартларында яшәргә өйрәтә торган әсәрләр булырга тиеш. Кулъязмалар эшчеләр турында язылган шикелле үк, эшчеләрнең/ үзләре тарафыннан да иҗат ителергә мөмкин. Эшчеләрнең хикәяләре әдипләр тарафыннан эшкәртелеп тәкъдим ителгән очракта, әдипнең аңа куйган хезмәте авторлар хокукының бүгенге көндә яшәп килә торган традицияләре нигезендә бәяләнә. Конкурска 1 дән алып 5 табакка кадәр күләмдәге кулъязмалар тәкъдим ителә ала. Яхшы әсәрләр өчен түбәндәге премияләр билгеләнде: 2000 сум күләмендә 1 беренче премия. 1500 сум күләмендә 2 икенче премия. 1000 сум күләмендә 3 өченче премия. 300 сум күләмендә 5 кызыксындыру премиясе. Премияләр алу хокукына ирешкән барлык китаплар Профнздатта басылып чыгачаклар. Конкурс белән жюри җитәкчелек итә һәм аның эшенә йомгак ясый. Конкурс срогы ’1962 елның 1 январена кадәр. Кулъязмалар һәм тәкъдимнәр «конкурска» дигән искәрмә белән түбәндәге адрес буенча җибәрелә: Мәскәү, Киров урамы, 13, Профиздат. Кулъязмаларны девиз белән җибәргән кебек үк, девизсыз да җибәрергә мөмкин. КЫСКАЧА ӘДӘБИ ЭНЦИКЛОПЕДИЯ «Совет энциклопедиясе» Дәүләт фәнни нәшрияты тарафыннан матбугатка чыгару өчен хәзерләнә торган һәм әдәбият мәсьәләләренә багышланган белешмәләрнең яңа басмасы шулай дип атала. Бу басма зур форматтагы алты томнан торачак. Энциклопедиянең баш редакторы итеп А. А. Сурков расланды. Редколлегия составына барлык союздаш республикалар әдәбиятларының вәкилләре кертелде. Энциклопедиядә дөньядагы барлык илләрнең иң борынгы чорлардан башлап безнең көннәргә кадәр булган әдәбиятлары киң урын алачак. Унбиш меңгә якын мәкалә — биографик белешмәләр, аерым илләрнең әдәбиятларына күзәтүләр, эстетика, тарих һәм әдәбият теориясендәге терминнар һәм төшенчәләр буенча аңлатмалар — бүгенге укучыны әдәбият белеме нигезләре белән таныштырачак. Әдәби энциклопедиянең төп бүлекләре күп милләтле совет әдәбиятына багышланган. Энциклопедиядә бөтен дөньядагы язучылар турындагы биографик белешмәләр киң урын алачак. Аларның әсәрләренең исемнәре үз ана телләрендә һәм рус теленә тәрҗемә ителеп биреләчәк. Совет энциклопедиясе битләрендә Көнчыгыш халыкларының бай әдәбиятлары, Латин Америкасы илләре язучылары, Кытай, Индия, Бирма, 158 Египет һ. б. илләрнең милли әдәбиятлары турында тулы мәгълүматлар басылачак. Әдәбият теориясе бүлегенә төрле әдәби юнәлешләр һәм мәктәпләр, шулай ук төп стилистик һәм поэтик төшенчәләр турында язылган мәкаләләр кертелә. Кыскача әдәби энциклопедиянең беренче томын 1961 елның ахырында бастырып чыгару күздә тотыла. Энциклопедиягә язылу республикалардагы, край һәм өлкәләрдәге сәүдә оешмаларының китап кибетләрендә кабул ителә. А. М. ГОРЬКИПНЫҢ ҮЛҮЕНӘ 25 ЕЛ ТУЛУНЫ БИЛГЕЛӘП ҮТҮ Бөек пролетар язучы А. М. Горькийның үлүенә 1961 елның 18 июнендә 25 ел тулды. Шул уңай белән Казандагы А. М. Горький музее күп кенә чаралар үткәрде. Музейның «Ана», «Артамоновлар эше», «Клим Самгинның тормышы» романнарына багышлап төзелгән бүлекләре өстәмә материаллар хисабына тулыландырылды, «Горький һәм бүгенге көн» дигән яңа бүлек ачылды. А. М. Горький исемендәге культура һәм ял паркында «Горькийның тормыш һәм иҗат юлы» дигән темага зур күргәзмә оештырылды. 22 июньдә Казанга СССР Фәннәр Академиясенең А. М. Горький исемендәге дөнья әдәбияты институты фәнни советының күчмә сессиясе килде. Сессиядә филология фәннәре докторлары Б. Р. Щербина, Б. А. Бялик, филология фәннәре кандидатлары Е. Б. Тагер, В. А. Максимова, С. С. Зимина, А. А. Тарасова һәм башка иптәшләр А. М. Горький иҗаты турында докладлар белән чыктылар. Моннан тыш Казанда яшәүче фәнни эшчеләрдән филология фәннәре докторы М. Гайнуллин, И. А. Рахлин, Е. А. Колесников һәм А. И. Степанов докладлары тыңланды. Е. П. Пешкова, Н. А. Пешкова һәм Ирина Шаляпина А. М. Горький турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар. ПУБЛИЦИСТИКА ЖАНРЫ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШҮ Татарстан Журналистлары Союзының публицистика секциясе утырышында публицистика жанры турында сөйләшү булды. «Советская Татария» газетасы битләрендә соңгы вакытта басылып чыккан күп кенә публицистик мәкаләләр һәм башка материаллар тикшерелде. Фикер алышуда катнашучылар публицистика жанрының безнең бүгенге тормышыбызны, замандаш- ларыбызның героик эшләрен, омтылышларын тулы һәм киң яктыртуда гаять зур әһәмияткә ия булган жанр икәнлеген күрсәтеп, республикабыз журналистларының бу өлкәдәге иҗади эзләнүләренә уңай бәя бирделәр. Шуның белән беррәттән, Я. Ви- нецкий, А. Гальперин һ. б. лар кайбер журналистларның әле публицистика жанрына әлләнидә бер һәм кыяркыймас кына мөрәҗәгать итүләрен тәнкыйтьләделәр. Утырышта шулай ук җидееллык планны тормышка ашыручылар — бүгенге көн геройлары турындагы очерклар җыентыгын хәзерләү мәсьәләсе каралды. ТӘНКЫЙТЬЧЕЛӘР БЕЛӘН ФИКЕР АЛЫШУ 26 июньдә Татарстан Язучылары Союзы идарәсе тәнкыйтьчеләр киңәшмәсен уздырды. Анда кереш сүзне Татарстан Язучылары Союзы идарәсе председателе А. Шамов сөйләде һәм КПССның XXII съезды якынлашу уңае белән тәнкыйтьчеләр алдында торган бурычларга тукталды. Тәнкыйтьчеләр секциясе, диде А. Шамов, соңгы вакытта үзенең активлыгын шактый киметте. Кайбер тәнкыйтьчеләрнең исемнәре матбугат битләрендә бөтенләй диярлек күренми, башлады. Басылып чыккан китапларның күбесе һичбер төрле тәнкыйть сүзе ишетми. Безгә, барыннан да элек, киң сулышлы, көчле публицистик тәнкыйть мәкаләләре һәм яхшы итеп язылган рецензияләр кирәк. И. Нуруллин, тәнкыйть өлкәсендәге кимчелекләрне китереп чыгарган сәбәпләр, яшь кадрлар белән эшләү һәм театр тәнкыйтенең торышы турында сөйләгәннән соң, тәнкыйтьчеләрне секциянең алдагы эш планы белән таныштырды. Г. Халит тәнкыйтьчеләргә проблематик мәкаләләр язып чыгарга, классикларыбыз турында монографик очерклар тудырырга, бүгенге язучыларыбызның портретларын серияләп бирергә кирәклекне әйтте. Аннан соң ул иптәш Н. С. Хрущевның «Әдәбиятта һәм сәнгатьтә яңа уңышларга» исемле мәкаләсе һәм партиянең XXII съезды уңае белән әдәби тәнкыйть мәкаләләре язу өчен тәкъдим ителергә тиешле темаларны санап үтте. «Совет әдәбияты» журналы редакторы А. Гумеров журналның киләчәк саннарында бастыру өчен күздә тотыла торган тәнкыйть мәкаләләренең темалары белән таныштырды. X. Г о с м а н үзенең чыгышын нигездә профессиональ тәнкыйтьчеләр хәзерләү һәм әдәбиятта олы традицияләрне дәвам иттерү мәсьәләсенә багышлады. Фикер алышуда шулай ук Г. И д е л л е, Р. Моста- фин, X. Г о б ә й д у л л и н, Ф. М п н- нуллин һ. б. лар катнашты. «ОНЧЫКО» ЖУРНАЛЫ БИТЛӘРЕНДӘ Мари АССР Язучылары Союзы органы «Ончыко» («Алга») журналы май санында үзенең укучыларына, «Бәхетле социалистик семьяда» дигән рубрика астында, тугандаш халыклар әдәбиятларының кайбер үрнәкләрен тәкъдим итте. Анда татар язучылары әсәрләренә шактый киң урын бирелгән. А. Гумеровның «Орденлы Татарстанның әдәбияты» дигән мәкаләсе белән ачылган бу бүлектә татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның ике шигыре, әдәбиятыбызның бүгенге вәкилләреннән С. Хәким, Ф. Хөсни, Ә. Ерикәй, 3. Нури, Г. Минский, 3. Мансур, Г. Латыйп, С. Шакир шигырьләре һәм хикәяләре урнаштырылган. КУЙБЫШЕВ АРТИСТЛАРЫ КАЗАНДА Июль аенда А. М. Горький исемендәге Куйбышев драма театры артистлары Казанга гастрольгә килделәр. Аларның чыгышлары М. Горькийның «Артамоновлар эше» исемле романы буенча эшләнгән инсценировка белән башланды. В. И. Качалов исемендәге Казан Зур драма театрының баш режиссеры, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Е. А. Простов пәрдә ачылыр алдыннан кунакларны котлап, аларга иҗади уңышлар теләде. Җавап речен Куйбышев драма театрының баш режиссеры, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе П. Л. Монастырский сөйләде. Партиянең XXII съезды хөрмәтенә багышланган бу гастрольләрдә Куйбышев артистлары А. Островскийның «Бүреләр һәм сарыклар», Ф. Шиллерның «Мария Стюарт», Л. Гераскинаның «Марюта кияү эзли», Бертуган Турларның «Төннән качу» һ. б. пьесаларны сәхнәгә куйдылар. Гастрольләр вакытында халыкка культура хезмәте күрсәтүдә яхшы эшләгән өчен Куйбышев драма театры коллективы Татарстан АССР Верховный Советының Почет грамотасы белән бүләкләнде. ЯҢА ОПЕРА Композитор А. С. Ключарев күренекле драматург Таҗи Гыйззәтнең «Наемщик» исемле музыкаль драмасы буенча яңа опера язды. Татарстан композиторлар союзының чираттагы җыелышы әнә шул операның музыкасы белән танышуга багышланган иде. Фикер алышуда катнашкан композиторлар, музыка белгечләре һ. б. иптәшләр авторның бу иҗади хезмәтенә уңай бәя бирделәр һәм «Наемщик» операсының театр сәхнәсендә куелуы татар совет сәнгате тарихында зур әһәмияткә лаеклы күренеш булачагын әйттеләр. М. Җәлил исемендәге татар Дәүләт опера һәм балет театры «Наемщик»ны КПССның XXII съезды хөрмәтенә сәхнәгә куярга әзерләнә. ТАТАР ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ ӘСӘРЛӘРЕ КАЗАКЪ ТЕЛЕНДӘ Казахстан хезмәт ияләре татар язучыларының әсәрләрен яратып укыйлар. Республика китапханәләрендә, китап кибетләре киштәләрендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең казакъ теленә тәрҗемә ителгән шигырьләрен, Галимҗан Ибраһи- мовның «Казакъ кызы», «Тирән тамырлар», Гомәр Бәшировның «Намус», Кави Нәҗминең «Язгы җилләр» романнарын күрәсең. Болардан тыш казакъчага тәрҗемә ителгән әсәрләр арасында татар совет язучылары- ның тагын бик күп әсәрләрен очратырга мөмкин. Алар арасында Әхмәт Фәйзинең Җомабай Есбатыров тәрҗемәсендәге «Тукай» романы, Фатих Хөснинең Б. Мәҗитов тәрҗемә иткән «Җәяүле кеше сукмагы» романы, Мәҗит Гафури әсәрләре, Гадел Ку- туйның «Тапшырылмаган хатлар»ы, Абдулла Алиш әкиятләре һ. б. лар бар. Хәзер казакъ телендә Г. Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе, Сәрвәр Әдһәмованың «Дуслар» әкияте һәм башка әсәрләр басылып ята. Б. Мәҗитов язучы Г. Әпсәләмовның «Сүнмәс утлар» романын, Җ. Есбатыров балалар язучысы Г. Гобәйнең «Маратның язмышы» исемле повестен тәрҗемә итеп бетерделәр. РСФСР ЯЗУЧЫЛАРЫ СОЮЗЫ ПРАВЛЕНИЕСЕНЕҢ КҮЧМӘ СЕКРЕТАРИАТЫНДА РСФСР Язучылары Союзы правлениесе- иең күчмә секретариаты чираттагы утырышын УланУдэ шәһәрендә үткәрде. Бурят АССРның башкаласына Леонид Соболев, Валентин Катаев, Лев Кассиль, Николай Рыленков, Сергей Сартаков, Кайсын Кулиев! Алим Кешоков, Гомәр Бәширов һ. б. язучылар килгән иде. Күчмә секретариат үзенең эшен әдәбиятта бүгенге көн темасы һәм милли традицияләр турында сөйләшүгә багышлады. Көн тәртибенә куелган мәсьәлә буенча докладны Намжила Балдано ясады. Доклад буенча фикер алышуларда Л. Соболев, В. Катаев, Л. Кассиль, В. Полторацкий, нркут язучысы Г. Кунгуров, бурят тәнкыйтьчесе В. Найдаков, шагыйрь Н. Дам- динов, бурят әдибе Н. Мордвинов, Н. Рыленков, И. Куприянов, Н. Доризо, А. Баль- буров, С. Липкин, А. Салахян, Д. Кугуль- тинов һ. б.лар катнашты. М. Кильчичаков (Хакасия), Ю. Кюнзе- геш (Тува), Л. Кокышев (Таулы Алтай) үз халыкларының әдәбиятлары турында сөйләделәр. Партиянең Бурят Өлкә Комитеты секретаре, фәннәр докторы һәм профессор В. Филипповның тирән эчтәлекле чыгышы зур кызыксыну белән тыңланды. Күчмә секретариатның эшендә Бурят АССР Верховный Советы Президиумы председателе А. Хахалов, КПСС Өлкә Комитеты секретарьлары П. Ножкин, Д. Лубсанов, КПСС Үзәк Комитетының фәннәр, мәктәпләр һәм культура бүлеге вәкиле Н. Җиль- цова, журналистлар, сәнгать һәм фән эш- леклеләре, шулай ук күп санлы әдәбият сөючеләр катнашты