Логотип Казан Утлары
Очерк

ИЛ БӘХЕТЕ-ИР БӘХЕТЕ

 Аның борчулы чагы булса кирәк, очраган колхоздашларының сәламенә дә сүзсез, ияк кагып кына җавап кайтара. Башка чакларда, ерактан ук елмаеп килә дә, шау-шуланып ч бер исәнләшә торган иде, ә бүген алай түгел. Шуңа күрәдер, Кадрәкнең кырчылык бригадиры Арсентий Гарнышев та аңа сәерсенеп карады. — Нихәл, иптәш Гафиятов, кәефләр ничек?—диде ул председательгә. Тегесе, болытлары кабарып торган күккә ымлап, мәгънәле җавап бирде: — Бүгенге көн кебек... — Алайса, ташка үлчим икән: көн бик сүрән шул, җитмәсә җилләп тә тора... 1 Председатель, аны ишетмәгәндәй, идарәгә таба атлады. — Мөгаен, берәр нәрсә булгандыр,—дип, Гарнышев аның артыннан карап калды. Председательнең күңеле чыннан да урынында түгел иде. Бер караганда әллә ни дә булмады кебек үзе: «газигы»на утырып, болын юлыннан үтеп бара иде. Билдән югары булып үскән печәнлеккә, тирә-якка хуш ис аңкытып торган шау чәчәкле әрәмәлекләргә күз сал^ы. Гафиятов: «Үләне дә үләне, ничек томырылып үскән. Бүген-иртәгә чаба башларга да вакыт»,—дип болынлыкка сокланып торганда, якында гына, куаклыклар артында, чалгы янаган тавыш ишетелде. «Кем булыр бу?— дип уйлап алды Касыйм.—Әллә печәнгә дә төшкәннәрме болар. Нәрәт бирелмәгән иде бит...» Председатель кайрак тавышы ишетелгән якка атлады. Куаклар арасыннан үткәч, ни күрсен, үлән каерылып үскән иң әйбәт урында ике кеше печән чаба. Көтелмәгәндә председатель килеп чыккач, печәнчеләрнең киерелеп селтәргә ниятләгән чалгылары хәрәкәтсез калды. Чабаргамы—чапмаскамы дигәндәй, алар бер-берсенә карашып алдылар. Печәнчеләрнең алдагысы—янгын сараенда эшләүче Михаил Бубеков, арттагысы Николай Петров иде. — Саулармысез? Печәнгә дә төштекме, — диде Гафиятов, әле эшнең асылына төшенеп җитми. Ә Бубеков, инде яшереп-нитеп торыр җай калмады дип булса кирәк, турыдан-туры ярып та салды: — Вакыты җитте бит, иптәш председатель... Тимерне кызуында сугуы әйбәтрәк. А 122 «Урларга чыкканнар, вөҗдансызлар»,—дип уйлап алды Касыйм һәм, кинәт кенә ни әйтергә дә белми, әле печәнчеләргә, әле яңа гына чабылган ямьяшел, хуш исле үлән төялгән арбаларга күз йөртеп алды. Ә Бубеков, үчекләгәндәй, сөйләнүендә булды. - Печән әйбәт быел, иптәш Гафиятов, барыбызга да җитәрлек. Бу сүзләр Касыймның ачуын дөрләтеп җибәрде. — Ничек кулыгыз бара, әй, колхоз болыныннан, иң әйбәт җирдән, рөхсәтсез-нисез үзегезгә печән чабасыз. Караклык ич бу,—диде ул кабынып. Петров, уңайсызланып, аяк очына караса да, Бубековның исе китмәде. Аның җавабы әзер иде. — Нишләп караклык булсын ди, иптәш председатель, чүлмәкчедән күрмәкче дигәндәй, күршеләрдән күреп без дә тотындык. Башкалар чаба бит, авыллары белән купканнар. Аларга ярагач, нишләп безгә ярамасын? Бубековның соңгы сүзләре Гафиятовны тагын да ярсыта төште. — Кем чаба, кем рөхсәт иткән?—диде ул ачудан ярсып. Михаил, күзләрен кыскалый-кыскалый, елмайган булды. — Ай-Һай, иптәш Гафиятов... Үз авылыгызныкыларга — Ямәкләргә диюем—рөхсәт биргәнсез ич. Болыннан чабып олау-олау ташыйлар, ди. — Кем әйтте? — Белгән кеше әйтте, алдый торганнардан түгел, — диде Бубеков тыныч кына. Аның бу кыланышы Гафиятовны чыгырыннан чыгарды. — Әйткән кешесен табарбыз,—диде ул, ярсудан кып-кызыл булып,— ә сез олауларыгызны хәзер үк фермага илтеп бушатыгыз. Председатель, кискен генә борылып, машинасына таба юнәлде. Шофер аны көтә иде: — Тәкәрмәнгәме? — Юк, Ямәккә... Шофер юлның кинәт ни өчен үзгәрүен сорашып тормады, чөнки мондый чакларда Гафиятовиың авызыннан сүз алып булмавын бик яхшы белә иде ул. Машина, җәһәт кенә борылып, әле генә килгән юлга чыкты да, тузан өермәсе калдырып, Ямәккә таба китте. Бераздан ул үткән юлда тузан болыты сыегайды һәм яшел печән төялгән ике олау күренде. Алар ферма ягына борылдылар... Гафиятов юлның юл буе уйланып барды, баш ватты. «Начар коткы бу, кемдер пычрак ата. Үзем Ямәкнеке булгач, авылдашларымны яклыйм, янәсе. Аларга печән чабарга да рөхсәт бирәм, имеш. Мәгънәсе тирән бу коткының... Кайсы явызы эшли икән моны, кемгә кирәк бу? Җитмәсә, кызу эш өсте якынлашып килгәндә. Кем тарата мондый коткыны? Кем?» «Газик» Ямәк урамына килеп керде. Авыл башында ук тукталырга туры килде: трактор бригадасы бригадиры, кул күтәреп, урам уртасында басып тора иде. — Кырга барышмы? Әйдә!—диде Гафиятов кабина ишеген ачып. — Юк... Йомыш бар иде... ' — Әйдә, әйтеп җибәр йомышыңны. Председатель, әле генә булган хәлдән башында туган авыр уйлардан арынырга тырышып, елмайды. Ләкин Вакыйф Исламовның беренче сүзләре үк аны сагаерга мәҗбүр итте. — Акча кирәк иде безгә, кайчан бирәсез? — Нинди акча? — диде Гафиятов бригадирның тел төбен аңламыйча. — Нинди акча булсын, кәгазь акча инде, көмеше дә ярый. Хезмәт көненә, механизаторларга, дим. — Алган идегез бит әле. — Кадрәкләр дә алган иде бит, аларга тагын биргәнсез. Ә без, ямәк- ләр, алардан ким эшлибезмени? Монысы Гафиятов өчен печән урлашырга маташучылар белән очра- 123 шуга караганда да көтелмәгәнрәк булып чыкты. Ул Исламовның сүзләренә ачуланырга да, гаҗәпләнергә дә белмәде. — Берәүгә дә шуннан соң акча бирелгәне юк, Вакыйф. Бирергә — касса буш. Кадрәклеләргә биргәннәр дигәнне каян ишеттең?—диде ул, тыныч булырга тырышып. Ләкин нервлары аңа бик үк буйсынып җитмиләр иде. — Васильев әйтте шулай дип, авыл Советы председателе. Аз-маз бурычым бар иде. «Налогыңны түлисеңме?», ди. «Бераз көт инде, мин әйтәм, Василий Михайлович. Акча алган юк бу арада». Ә бу миңа бәйләнмәсенме: «Ничек алганыгыз юк! Кадрәклеләрдән сез калышма- гансыздыр шәт», ди. Ну вот, шуны ишеткәч, безнең егетләр дә акча даулый башлады. — Берәүгә дә биргәнебез юк, — дип кабатлады Гафиятов. — Кадрәклеләргә дә, Ямәкләргә дә... Исламов, чыраен сытып, китәргә борылды. Ләкин ике-өч адым гына киткән иде, яңадан килде һәм тозлап-борычлап сөйләшә башлады. Председатель бары тик шул чакта гына аның шактый «сәрхушләнгән» булуына игътибар итте. Эчкән кешене җаны сөйми иде аның. Шуның өстенә Вакыйф һаман тел кыршылый, һаман үзенекен сукалый. — Алдан ук билгеле иде аның шулай буласы. Үзебез самостоятельный колхоз булганда эшебез майлагандай барды, хәзер генә тәгәрмәч кирегә әйләнә башлады. Кызык бит, парин, ә... Кадрәклеләрне дә туйдыр, башкаларны да. Ямәкләргә булмаса да ярый. — Җитте, Вакыйф,—диде Гафиятов аңа,—акылыңны да эчмәгән- сеңдер бит. Бер тиенлек эчеп, биш тиенлек исерәсең дә, тавыш куптарып, кешеләр күңеленә шом салып йөрисең. Бар, кайт, айныгач сөйләшербез. — Шул инде, шул, авылдашлар—үз кешеләр, аларны обижать итсәң дә була. Әйдә, Кадрәкләр рәхәтен күрсен. Вот бит, парин, ә...— дип мыгырданамыгырдаиа, Исламов китеп барды. Гафиятов нәрсә дияргә, ни уйларга белмәде. Баягы печәнчеләр белән Исламов сүзләре арасында бәйләнеш бар кебек тоелды аңа. Шушы бәйләнеш җебен эләктереп алып, буталган йомгакның очына чыгасы килде. Ләкин моны ничек эшләргә кирәклеген һич кенә дә хәл итә алмады, уйлары шактый чәбәләнгән иде. «Юк, юк, булмас,—дип уйлады ул,—Василий Михайлович моны эшләмәс... Хәер, Бубеков та: «Белгән кеше әйтте»,—диде бит. Исламов- ка Васильев әйткән... Юк, мөмкин түгел. Бурычын түләсен дип, юри генә әйткәндер. Ә Исламовка. шул җитә калган...» Тирәнрәк уйлаганда, Гафиятовка Васильевтан шикләнү өчен азмы- күпме урын да юк түгел иде. Дөрес булса, колхозларны берләштергәндә Гафиятовны председатель итеп сайлауга ул каршы чыккан, диләр. — Председательлектә эшләп тешләре камашкан унлап кеше бар авылда. Тешләгән җирдән өзә торганнар. Шуларның берәрсен сайлап куйсак, иң хәерлесе шул булыр... Бу очракта ул үз кандидатурасын да күздә тоткан, диләр. Мондый имешмимешләр авылда күп йөри инде. — Аларга колак салсаң, үзеңә дә ышанмый башларсың,— диде Гафиятов, үзалдына сөйләнеп. - Касыйм еракларга сузылып киткән басуларга күз салды. Бу минутта аның күз алдына бөтен колхоз килеп басты кебек. Зур хуҗалык шул: меңнәрчә гектар җир, унлаган ферма. Барысын да күз алдында тотарга, уч төбендәге кебек итеп күрә белергә кирәк. Ә бу җиңел түгел... «Шундый зур колхозга җитәкче сайлаганда төрле сүз булуы да гаҗәп түгел. Василий Михайлович андый сүзләрне әйткән булса да, гаепләп булмый». 124 Гафиятов нхтыярсыздан тагын бүгенге вакыйгаларга кайтты. Ләкин ни генә уйласа да, күңеле Васильевны акларга тырышты. «Җыелышта бер дә каршы төшмәде бит. Әгәр уенда берәр нәрсә булса, дәшми калмас иде. Юк, юк, эшкә аяк чалмас... Ләкин нәрсәдер, кемдер комачаулый кебек. Соңгы вакытларда хезмәт дисциплинасы күзгә күренеп йомшарды. Әллә үзем кешеләр белән эшли белмимме инде?..» Әйе, колхоз зур, хәзер ул элекке берничә артельне берләштерә. Киров исемендәге, «Родина», «Кызыл таң»—болар барысы да аерым- аерым колхозлар иде бит. Минзәлә районында иң зур артельләрнең берсе булып санала хәзер Калинин исемендәге колхоз. Җире генә дә тугыз мең гектар... Күпме мал-туар, кош-корт. Колачны киң җәеп эшләрлек тә бит, канатларны бик җилпеп булмый. . Берничә ай элек кенә эреләндерелгән колхозга председатель булып килгән, зур хуҗалыкның бөтен мәшәкатьләрен иңенә күтәрергә риза булган Гафнятовның хәле әйбәттән түгел иде шул. Дөрес, колхозга җитәкчелек итүдә шактый тәҗрибәсе бар аның, яңа канат чыккан кош түгел. Җилен-яңгырын шактый күргәләргә туры килгән аңа. «Комсомолец» артелендә председатель булып 1954 елдан бирле эшләде. Әмма ул колхоз кечкенә иде. Басуларына чыксаң — һәр карышы таныш, ә монда бит бөтенләй икенче хәл. һәр бригадасы—электәге бер колхоз. Иске гадәт буенча, һәрберсе күбрәк үзе турында гына кайгыртырга чамалый. Берсендә абзар салырга керешсәң, икенчесе, нигә бездә юк, ди башлый. Авыл — авылдан, бригада — бригададан көнләшә. Вак колхозлар чагында барлыкка килгән психология үзен бик нык сиздерә, шул инде колхозчылар арасында ризасызлык тудыра, барасы юлда таш булып ята. Бүгенге хәлләр дә, ахыр чиктә, шуңа ба-рып тоташа бит. Мәгънәсе тирәнгә китә аларның. Колхозда хезмәт дисциплинасы таркау. Элек МТСта эшләгән механизаторлар арасында ничектер башкалардан аерылырга, колхозчыларга караганда үзләрен өстенрәк тотып яшәргә тырышу сизелә. Авылда булган шундый хәл, кешеләрнең әле яңа шартларда эшләргә күнекмәгән булуы, кайберәүләрнең ризасызлыгы, имеш- мимешләрнең һәр бригадага таралуы — болар барысы да бер йодрыкка йомарланып, Касыйм Гафиятов башына төшәргә чамалый. Ул моны бик яхшы аңлый. Ләкин нәрсә эшләргә соң?.. Икеләнүләр, шикләнүләр белән тулы көннәрнең берсендә аның янына Арсентий Гарнышев килде. Тормышны күп күргән, авылдагы һәр кешенең нәрсә белән яшәвен, ничек сулавын яхшы белгән коммунист сүзне турыдан башлап җибәрде: — Күрәм, иптәш Гафиятов, сезнең кәеф әйбәттән түгел? — Шулайрак,—диде Гафиятов басынкы гына. — Килүем дә шуның өчен. Мин партоешма секретаренда булдым. Сөйләшеп утырдык. Соңгы хәлләргә бәя биреп... Печән чабучылар һәм Вакыйф белән булган вакыйганы күздә тота иде Гарнышев. — Бу турыда безгә партия җыелышында киңәшергә кирәктер. Вакыйф коммунист бит... Башта халык алдында куйганда да начар булмас, май ботканы бозмый,— диде ул... Арсентьев белән сөйләшүдән соң Гафиятов җиңеләеп киткәндәй булды; берүзе генә түгел икәнлеген, таянырлык ярдәмчеләре—эш өчен янып йөрүче актив булуын сизү аның күңелен күтәреп җибәрде... Вакыйф мәсьәләсе җыелышка куелды. Нык әйттеләр аңа, гомердә онытмаслык итеп әйттеләр. — Синең кулда ничә трактор. Синең җитәкчелегеңдә ничә механизатор эшли. Алар синнән үрнәк алалар. Ә син эчеп, тавышланып йөрисең. Моның бригадага ничек тәэсир итәсен уйладыңмы? 125 — Син тракторчылар бригадасына баш булырга тиеш кеше. Баш була алмадың, мөгез чыгардың... —• Идарәнең таянычы буласы кеше идең бит син. Черек булып чыкты таяныч. Без трактор бригадасын синең кулда калдыра алмыйбыз... Идарә членнарының соңгы сүзе бер булды: Вакыйфны бригадирлыктан алырга! Бригадир ярдәмчесе булып эшләп карасын. Эшкә карашын төзәтсә, күрербез тагын. Әгәр инде һаман да салмыш белән дус булса, үзенә үпкәләр. Бу вакыйгалар суына төшкәч тә Гафиятов тынычлана алмады. Чөнки хуҗалык мәшәкатьләре берсе артыннан икенчесе чыгып кына тора. Печән җыелып бетмәгән, ә урак җитеп килә. Эшче куллар җитми. Элгәре МТСта эшләп йөргән механизаторлар хәзер читтә кала. Аларны колхозга кайтарырга кирәк. Ләкин ничек? Кылны кырыкка ярырдай шундый вакытта икенче бригада бригадиры Пахомов та чирләде. «Сәламәтлегем начар, мине эштән азат итегез», дип йөри. Аның урынына кемне куярга? Гафиятов Василий Михайлович белән киңәшергә булды. Үз заманында бу колхозларны оештырып йөргән, аның беренче председателе булган кеше— ярдәм итми калмас. Касыйм авыл Советына килгәндә вакыт инде шактый соң булса да. Васильев китмәгән иде әле. Гафиятов сүзне турыдан башлады. — Бурычын яшергән бөләр, чирен яшергән үләр, дигән сүз бар, Василий Михайлович, — диде ул. — Чирне яшерергә исәп юк синнән. Эшләр мактанырлык түгел. Тәртип таркау, эшкә кеше җитми. Колхозда яшәп, читтә эшләп йөрүчеләр дә бар. Тәтәй ничек, мин шулай дип, аларга башкалар да карый. Әллә идарәгә куеп, шулар мәсьәләсен бик җитди итеп карарга микән дим... Васильев тиз генә җавап бирергә ашыкмады. Гафиятовның тузанга баткан кирза итекләренә карап торды, аннан күзләрен аның өстендәге шактый төссезләнгән костюмга күтәрде, ниһаять, йөзенә текәлде. Менә-менә бу ике кешенең күзләре очрашырһәм алар күзләрендә берберләренә ышанып җитмәү, шикләнү булуын сүзсез дә аңлашырлар дип көткәндә, Васильев тәрәзәгә борылды. — Кыен шул, Касыйм энекәш. Кыен. Бик аңлыйм: мондый зур хуҗалыкны алып бару җиңел түгел. Председательлектә чәч агарттым мин, шулай да бу эшкә тотынырга базмадым. Председательлекне тәкъдим иткәч: «Булмый, картайдым, белем дә чамалы», дип, өзеп әйттем... Васильев беравыкка тынып калды. Әйтәсе фикерен туплый иде бугай ул. — Нинди киңәш бирәсез соң, Василий Михайлович?.. — Кәиишне, колхоздан читтә шабашник булып йөрүчеләрне кайтарырга кирәк. Только бу, ни әйтсәң дә, кыен булыр, алар шулай яшәргә күнеккән кешеләр. Уйлашырга, киңәшергә кирәк бу хакта... Гафиятов үзен борчыган икенче мәсьәләне дә сөйләде: — Пахомов чирли бит. Бригадасында эш таркау. Үзе эштән җибәрүне сорый. Аның урынына кемне куярга менә? — Әйе, кыен мәсьәлә,—дип сузды Васильев. — Үзең күздә тоткан кеше бармы соң? — Әллә Солтан Рәхмәтуллинны билгеликме?—диде Касыйм, бу сорауга җавап итеп. — Энергичный иптәш шикелле. Бухгалтерия эшен, дә белә... Васильев, чынлап сорыймы бу, әллә сыныймы дигәндәй, Гафиятовка карап алды. Юк, сынамый, Касыйм чын күңеленнән аның киңәшен көтә. Васильев моны аңлап алды, һәм әллә ничек уңайсыз булып китте аңа. Гафиятов аңа киңәшкә килгән, аны тәҗрибәле җитәкче дип саный һәм ярдәм көтә. Ә ул. үзен председатель итеп сайламаганга үпкә тотып, яшь җитәкчегә ярдәм итәсе урында, аңа ниндидер ачу саклаган кебек. 126 Хәтта җае чыкканда яшерен генә аяк чалудан да читтә тормый. Нинди түбәнлек. Коммунист бит ул. Мондый ялгышу — гафу ителмәслек. Шулай уйлап алды Васильев. Аның йөзе җитдиләнеп китте һәм күңелендә Гафиятовка ниндидер әйбәт киңәш бирәсе килде аның. — Бигүк кулай булмас, Касыйм энекәш,—дип башлады ул сүзен.— Солтанны беләм мин. Болай караганда әйбәт кеше кебек үзе. Тик бригада кадәр бригаданы алып бара алырмы икән? Монысына шиклә- нәм. Хәзерге бригада бит ул—электәге ике-өч колхоз кадәр. Эшнсн рәтен-чутын белә торган кеше кирәк, башкалар алдында абруе да булсын. Солтан салмыш белән дә дус, әллә ни көтеп булмый аңардан. Гафиятов, урыннан торды да, тәрәзә янына килеп басты. Урамны күзәтте. Аннары яңадан үз урынына килеп утырды. — Башка кеше юк бит, Василий Михайлович, —диде ул.—Нишләргә соң? Бәлки сынап караргадыр? Ярдәм итсәк, булдырмасмы икән? —Белмим шул, ялгышмагаек... Идарә членнары белән дә сөйләште Гафиятов. Ал арның кайсы Рәхмәтуллинны яклады, кайберләре, булдыра алыр^мы икән дип, шикләнүләрен белдерделәр. Шулай да, башка кеше булмагач, аны Пахомов урынына бригадир итеп куярга булдылар. Чәчәкле болыннарда печәнчеләр шавы тынып, зур-зур кибәннәр өелгәч озак та үтмәде, уракка төштеләр. Бу вакытка колхозда эшче көчләр мәсьәләсе дә беркадәр җиңеләйде кебек: артельдә хисапланып та, төрле якларга чәчелеп беткән кешеләр берәм-берәм авылга кайттылар һәм эшли башладылар. Колхозчылар да дәртләнеп киттеләр—көн дими, төн дими тырыштылар. Иң кыен һәм җаваплы участокларга беркетелгән коммунистлар һәм авыл Советы депутатлары аларга үз хезмәтләре белән үрнәк күрсәттеләр, дәрт өстәделәр. Басудан ындыр табакларына бөртек агылып кына торды. Аны дәүләткә озату да әйбәт кенә барды. Уңыш та былтыргыдан шактый мулрак иде. Ләкин, һич тә уйламаганда, соңгы көннәрдә икенче бригадада эшләр кирегә китә башлады. Урылмаган иген кайсы бригадада—икенчедә, кайда эшнең сыйфаты түбән—икенчедә. Еш ишетергә туры килә башлады мондый сүзләрне. Инде соңгы гектарлар урылганда, ашлык төялгән соңгы машиналар элеватор юлына чыкканда, икенче бригадада булган бер хәл Гафиятовның Рәхмәтуллйнга булган карашын бөтенләй үзгәртте... Председатель җәйге лагерьга, терлекчеләр янына килгән иде. Урак өсте дип, терлекчеләрне дә онытырга ярамый ич. Болай да соңгы араларда бу тармак бик сирәк искә алына. Урак, урак—бөтенесе шунда, бөтенесе шуны уйлый. Терлекчелектә эшләр шәптән түгел. Монда да эш өчен янып йөрүче кешеләр күбрәк кирәк. Яна абзарлар салырга материал ташыйсы бар. Гафиятов, терлекчеләр белән сөйләшеп, инде китәргә дип борылганда, аны Авдотья Афтулева туктатты: — Иптәш Гафиятов,—диде ул кыяр-кыймас кына,—бер йомыш бар иде сезгә. Афтулевага бик ашыгыч рәвештә Чаллыга барырга кирәк булган икән. Иң күбе—ике көнгә. — Бик кирәк, иптәш Гафиятов,—дип сүзен бетерде ул.. — Кыен хәл,—диде Касыйм.—Кылны кырыкка ярырдай вакыт бит, ә сез Чаллыга дисез... Афтулева, председательнең рөхсәт бирмәячәген сизеп, кәефсезләнде, бер сүз әйтми, кашларын җыерып, түбәнгә карады. 127 — Ярый алайса,—диде Гафиятов Авдотьяга,—бик кирәк булгач, барып кайтыгыз. Тик... — Ул турыда сөйләштем инде, терлекләремне иптәшләрем караячак,— диде Афтулева... — Икенче бригада басуына. Комбайнчылар янына,— диде Гафиятов машинасына утырып. Басуда сәер тынлык каршылады аларны. Гыйлаҗетдинов комбайны, канатлары сынган бөркет шикелле, туктап калган иде. — Ни булды, Хәйретдин, нигә эшләмисең,—диде Касыйм, комбайнчыга кул биреп. — Сөйләмә дә инде, иптәш Гафиятов, уйламаганда-иитмәгәндә авария булды менә. РТСка бармый булмас,—диде комбайнчы хафаланып. — Алай дисеңме?—Гафиятов комбайнга карап уйлап торды да, кинәт бер уйга килеп, Хәйретдингә: — Әйдә, утыр, минем машина белән генә барып кайтырсың. Ә мин ындыр табагында калырмын,—диде. Ындыр табагында ниндидер шау-шу. Комбайнчы Гыйлаҗетдинов- ның хатыны Мөнҗия, чәрелдәвек тавыш белән, бригадир ярдәмчесе Казаковка нәрсәдер кычкыра. Яннарына председатель машинасы килеп тукталуны да игътибарга алучы булмады, даулашу дәвам итте. — Тир түгеп эшләгәнебезне бирмәскә чамалыйсыңмы? Алмыйча барыбер китмим,—ди Мөнҗия. Казаков аңа аңлатырга тырыша: — Кичкә алырсың. Әле бит кичә генә 8 центнер алып киттегез... Ике центнер аласың калган икән — кичкә кадәр генә түзәргә буладыр бит. — Юк, хәзер үк алам!..— Мөнҗия, ирен күреп, черелдәп аңа ябышты.— Хәйретдин дим, боламык, нәрсә җебеп торасың. Якасыннан ал шуның. Нинди правосы бар ведомостька язылган бодайны бирмәскә.— Аннары ул, Гафиятовны күреп, бераз тынып калды. Хәйретдин, хатынының юкка болай тавыш күтәрүеннән оялып, башта ни әйтергә дә белми торды. Аннары, хатынына усал карап: — Син нәрсә, эшеңне ташлап, гауга күтәреп йөрисең, —диде. Мөнҗия тиз генә бирешергә теләмәде. — Эш бүре түгел, урманга качмас. — Ә ашлык качар дисеңмени, өйдә салыр урын да юк ич әле. Мөнҗия, тагын нәрсәдер әйтмәкче булып авыз ачкан иде дә, Хәйретдин ирек бирмәде. — Җитәр, узынып йөрмә,—диде дә, машинага таба юнәлде. Мөнҗия аның артыннан кычкырып калды: — Ашлыкны алырга да вакыт тапмый, үзем йөрим. Ә башкалар төкерми дә, бригадир булса да, исе китми бит. — Мөнҗия Гафиятов ягына ачулы караш ташлады. Аннары, ындыр ягына ымлап, өстәп куйды.— Әнә, төкерә дөньясына Солтан... Гафиятов бары шул чакта гына үзләренә таба алпан-тилпән атлап килүче Рәхмәтуллинны күрде. Күрүе булды—йөрәге «жу» итеп китте. — Ә... председатель... иптәш Гафиятов, безгә килеп чыктыгызмы? Әйдә, әйдә. Эшләр шәп безнең,— дип кул сузды аңа исерек бригадир. — Шәплеге күренеп тора,—диде Гафиятов. Солтан авызын ерып мыгырданырга тотынды. — Юк ла, чирләп киттем әле, иптәш Гафиятов. Баш авырта. «Моңа нәрсә әйтерсең инде, — дип уйлады Гафиятов. — Оялтсаң — йөзе кызармый, тиргәсәң—колагына да алмый. Да, сайладым мин бригадирны?»... — Ә моны нигә монда яткырасыз?—диде председатель, шактый зур өемгә күзе төшеп. — Отход ул, чистартып өлгерә алмыйбыз. Ындыр табагында эшләүчеләрдән берәү шаяртып алды: 128 — Солтан үз башын чистартырга да өлгерә алмый ул. Гел сөремгә чумып йөри... Колхозчылар көлешеп алдылар. Гафиятов Солтан өчен кызарды һәм аны өзгәләп ташлардай булды. «Житәр, чик куярга вакыт. Бүген үк хәл итәргә кирәк булыр, бүген үк. Аны бригадир итүне яклап ялгышканмын. Төзәтергә кирәк»,—дип уйлады Гафиятов һәм Рәхмәтуллинга таба борылды: — Ындыр табагында күренәсе булма. Син бригадир түгел хәзер,— диде дә, ашлык чистартучылар янына килде.— Кая, буыннарны йомшартып алыйм бераз. Касыйм, кулына агач көрәк алып, җилгәргеч яныннан ашлык көри башлады. Башкалар да эшкә тотынды. Еракта куерып килгән кара болытлар, ара-тирә ялтырап киткән яшен барысын да кызурак эшләргә әйди иде. Гафиятов вакыт-вакыт болытларга карап ала. Аның кулындагы зур агач көрәк җитезрәк хәрәкәт итәргә тотына. Ашлык чистартучыларны да ашыктыра. — Жиллерәк, иптәшләр, җиллерәк! Янгыр җитә. .. Кешеләр болытлардан җитезрәк булып чыкты. Тамчылар шыбырдаша башлаганда, ашлык ышык урынга ташылып беткән иде инде. — Өлгердек бит, — диде Гафиятов, маңгаендагы тирләрен сөртә- сөртә... Икенче көнне Рәхмәтуллин мәсьәләсе идарә утырышына куелды. Идарә членнары барысы да аның кызу урак өстендә эчеп-исереп йөрүе, эш турында кайгыртмавы, шунлыктан бригадада дисциплинаның, таркалуга таба баруы турында ачынып сөйләделәр, Рәхмәтуллинны бик нык әрләделәр. Тик Солтанның гына моңа бер дә исе китмәде. — Ялынып кермәдем әле бригадирлыкка, ошатмыйсыз икән, башка кешене куегыз,—диде дә, рәтләп сөйләшергә дә теләмәде. Аның төзәлмәячәге, эшне таркатачагы көн кебек ачык иде. Шуңа күрә, аны эшеннән алырга карар бирделәр. Тик утырыш моның белән генә бетмәде. Рәхмәтулла турында башланган сүз куерып, тирәнәеп, председательнең җитәкчелек стиленә күчте. — Кайчак үз өстеңә күбрәк аласың, иптәш Гафиятов, коллектив киңәшенә колак салмыйсың,— диде Василий Николаев. — Иптәшләр дөрес әйтә,—диде партоешма секретаре Нәҗмиев та.—Кыза торган гадәтең бар, Касыйм. Кайчакта арттырыбрак җибәрәсең, «начальникка4 » әвереләсең. Ә сиңа, иң беренче чиратта, тәрбияче булырга, кешеләрне таный да белергә, шатлыкларын да, кайгыларын да уртаклашырга, алардан өйрәнергә дә кирәк. Васильев та шактый әйтте. «Чыннан да, әгәр ул чакта Василий Михайловичны тыңласам, болай булмаган булыр иде, —дип уйлап алды Касыйм.—Ләкин үткән эш үткән инде, хәзер ялгышыңны танырга да, аны төзәтергә кирәк»... * * * Гафиятов өйдә, өстәл артында утыра. Кулында көчкенә генә блокнот. Аның һәр бите саннар белән чуарланган. Касыйм ал арны укын кебек. Менә аның куе озын кара кашлары җыерылып куйды. Димәк, саннар аны шатландырмый. Ләкин шунда ук ул елмайды. Күрәсең, саннарның да төрлесе була: берсенә карыйсың—каш җыерырга туры килә, икенчесенә күз ташлыйсың—күңел рәхәтләнә. Гафиятов шул саннардан күз алмый, уенда нәрсәнедер үлчи, күз алдына китерә. Ә идәндә уйнап йөрүче балаларның әтиләрендә эшләре юк. Алар атлыатлы уйныйлар. Дүрт аяклап идән буйлап чаиалар, өегәл ас™на кереп, әтиләренең тезенә сугылып үтәләр. Хатыны Мәдинә учак тиресендә кайнаша. Тыныч минутлар, ял минутлары. Соңгы айларда Гафиятовка мондый минутлар эләкмәде. Бүлмә почмагындагы китап шкафына да кулы тигәне юк. Анда Толстой, Пушкин, Тукай томнары... Гафиятов китапларга карап алды да әллә хатынына эндәште, әллә үз-үзенә: — Эшләр шәп түгел бит миңем,—дип куйды.— Экзаменнар якынлаша. Ә минем хәзерләнгәнем дә юк. Анда да баштан сыйпамаслар... «Икеле» куярлар... Үзе шунда ук яңадан саннар язылган блокнотына текәлде. Аның күз алдына бөтен хуҗалык килеп басты кебек. Менә бөртеклеләр. Былтыргыдан дүртәр центнер артык җыелды. Шәп! Бодайны бишәр центнерга күбрәк алдык. Д1онысы бик шәп! Гафиятов блокнотының икенче битен ачты. «Дәүләткә» дигән сүз эре хәрефләр белән язылган иде анда. Астарак тагын саннар рәте тезелеп киткән. 550 центнер—былтыргыдан артыграк ит бу. 1 800 центнер—монысы сөт, 90 мең—монысы йомырка. Былтыргы һәм быелгы! Колхозда бу сүзләрне кем генә әйтми. Алар хуҗалыкның үсешен, ныгуын күрсәтәләр. Гафиятов, блокнотын алып, тәрәзә янына килде. Аның уе фермаларга күчте. . Ул андагы кешеләрне барлап чыкты. .Менә Мария Красильникова, Мөдәрриха Мәрдиева, Рокыя Гыйльмано- ва, карт коммунист, көтүче Асылмәрдән абзый. Председатель кинәт кенә аның исеменә игътибар итте: Асылмәрдән. «Чыннан да асыл кеше бит!» дигән уй яктырып китте аның аңында. Әйе, асыл кешеләр. Аларга таянырга була. Хәзер аның таянычы бар инде. Бригадир Арсентий Гарнышев, Тәлгать Исхаков, трактор бригадалары җитәкчеләре Иван Петров, Әмир Солтанов—болар белән чын күңелдән сөйләшеп була. Ә «ударник Васенька»—Василий Михайлович Николаев! Туры сүзле бу кешене Гафиятов хәтта ярата да... — Нәрсә уйга талдың, аш өлгерде, әйдә, утыр,—диде шул чак Мәдинә... Идарәгә Мария Красильникова килеп керде. Өстендә килешле, җиңел пальто, башында ак шәл. Ул турыдан-туры председатель янына узды. — Бер кеше кирәк иде бит, Гафиятов иптәш. Симертүдәге дуңгызлар күбәеп бара безнең. Өлгереп булмый. Бөтен эшне кулдан башкарабыз... — Беләм, беләм, Мария Николаевна. — Гафиятов, урыныннан торып, аңа кул сузды. —Бер генә түгел, ике кеше кирәк булыр әле. Дуңгызларны күпләп симертәчәкбез быел. Тик кемне куярга менә?.. Идарадә Борис дәдә үз тирәсенә җыелган, берничә кеше белән нәрсә турындадыр сөйләшеп утыра иде. Председательнең сүзләрен ишеткәч, сөйләшүчеләр тынып калды. Ике күзе дә сукыр, Ватаььсугышы инвалиды Борис Егоровичның озын, төз гәүдәсе төркем эченнән күтәрелеп чыкты. — Эх, үземнең күзләрем күрсен иде хәзер, — диде ул. — Үгез хәтле дуңгызлар үстерер идем мин колхозга. Яшь чакта үстердем мин. Тик үземә түгел... Колхозга да түгел — байларга... Борис Егоровичны барысы да тыңлый иде. Ул, башындагы бүреген салып, өстәлгә куйды һәм сүзен дәвам итте: — Кеше табылыр, Гафиятов. Терлекчеләр бит хәзер инженер кебек алалар акчаны. Элегрәк ул, кулаклар заманында бушка эшләдек. Үземнең башымнан үтте. Бүгенгедәй хәтеремдә менә: яшь чак иде, бераз акча төшереп булмасмы дип, попка көтүче булып ялландым. Дүрт ел йөрдем чыбыркы асып. Ә хезмәт хакым ярты кило әчтерхан чикләвеге 9. .C. Ә.а № 8. 129 130 алырга көчкә җитте. Аны да юлда, карын ачкач, ашап бетерә яздым. Әнкәйгә дүрт чикләвек алып кайттым.. . Керәшен диләр дә, көн күрсәтмиләр иде безгә муллалары да, поплары да. — Дүрт елга—дүрт чикләвек!.. Бераз арттырасыңдыр, Борис дәдә,— диде Анатолий Остроумов, шаяртып. — Әйе, хәзер уйласам, үземнең дә исем китә, — дип сөйләп китте тагын Борис дәдә.—Сезгә көлке ул, ә миңа бер дә көлке түгел. Әле дә төшемә шул җәһәннәм кисәве— поп керә. Тиремне сыкты, канымны эчте.— Борис Егоровичның тавышы калтырап китте, бик нык дулкынлана иде ул.— Шатланып туя алмыйм хәзер. Ул заманда шул көнгә калсам, кем карар иде инде. Я теләнеп йөрер идең, я ачка үләр идең... Ә хәзер мине хөкүмәт карый, колхоз карый, һаман хәлемне белеп торалар. «Берәр мохтаҗлыгың юкмы, Борис Егорович», диләр. Шулай эндәшүләре ни тбра... Шатланам шул, колхозда тормыш ныгыгач, минеке дә ныгыды дип уйлыйм. Җәен көтү кайтканда, урамга чыгам мин. Маллар тавышына колак салам. Сыерлар мөгрәшә, сарыклар кычкыра, ә мин яшьлегемне уйлыйм... Борис Егоровичның сүзләре барысын да уйланырга мәҗбүр итте ахрысы. Сүз сугыш елларына кайтты. Хуҗалык таркау, техника юк, кеше җитешми. Л^оны барысы да хәтерли. Олыраклар шул турыда сөйләшәләр, ә Анатолий Остроумов, аларны тыңлый-тыңлый, хәзерге тормышны күз алдына китерә. Берничә авылны берләштергән зур колхоз. Күпме машина. Анатолий аларның төгәл исәбен дә белә: 17 трактор, 13 комбайн, 12 автомашина. Йортларда— электр, радио. Өйләргә элекке кандалалы сәкеләр урынына никельләнгән матур кроватьлар кереп утырды. Анатолий авылның үткәнен белми. Ул колхозлашу елларында туган. Бөтен күргәне сугыш вакытында булды. Алабута ашадылар, кычыткан шулпасы эчтеләр. Булды, барысы да булды. Хәзер ул үзе семья башлыгы. Өч баласы бар. Аларның алдында күмәч, конфеты-шикәре өзелми. «Күрәсең, тормышның яхшыруын аңлап, сизеп бетермибез... Борис Егорович дөрес әйтә: терлекче хәзер инженер хәтле акча ала. Әгәр дуңгыз карауга күчсәм,—дип уйлап алды Анатолий.—Азык ташырга кеше, табылыр...» Тимерне кызуында сугарга ярата Анатолий — теләген шунда ук председательгә белдерде... — Шәп булыр, бергә эшләрбез,—дип хуплады аны Мария Николаевна. Акрынлап кадрлар мәсьәләсе дә хәл ителде. Ләкин алга тагын да зуррак һәм мәшәкатьлерәк эш килеп басты. Терлекләрнең баш санын арттырырга кирәк иде. Бу эшкә кайсы яктан тотынырга? Дуңгызларны күпләп үрчетергә була да, сыерлар белән хәл читенрәк. Аларны елга ике тапкыр бозаулата алмыйсың. Ә баш санын арттырырга кирәк. Идарә членнары, актив белән киңәште Гафиятов. — Халыкта бозаулар да, таналар да бар, —диделәр, — я иткә суялар, аларны... я базарга чыгаралар. Контрактацияләргә кирәк... Председатель инде бу эшне оештыру ягын да уйлаган икән. — Радиоузелыбыз бар, — диде ул идарә членнарына, башта халыкка радио буенча мөрәҗәгать итәрбез, аңлатырбыз. Колхоз байлыгы— колхозчы байлыгы икәнлеген күрсәтербез. Халык аңлар, үгетләү4 пең кирәге юк. Чыннан да, радио буенча колхозчыларга мөрәҗәгать иткән көн үк яшь терлекләрне контрактацияләү башланды. Иң беренче булы. Мария Николаевна Красильникова килде. 9* 131 Хәйретдин Гыйлаҗетдинов та бозау сатарга булды. — Бозау булмады, бәла булды ул миңа. Көр, таза, бер минут тик тормый. Котылырмын мәлгуннан,—дип шаяртып та алды ул... Ләкин «бозау бәласеннән» тиз генә котылырга насыйп булмаган икән аңа. Өйгә кайтып шул турыда авыз ачарга да өлгермәде, хатыны элеп алды, селкеп салды үзен. — Син нәрсә, җебегән, сөйләшү юк, киңәшү юк, малыңны җилгә очырасың. — Нишләп җилгә булсын. Сатабыз без аны, контрактациялибез, — диде Хәйретдин.—Аннары, синең белән киңәшү дә кайчак төпсез чуманга утырта бит. Хәтерлисеңме... Ашлык даулап йөрдең, теге вакытта хур итә яздың кеше алдында. Хәзер тагын тыпырчынасың, юк-бар сөйли-* сең. Базарга сөйрәп йөрер дисеңме әллә шул бозауны? Контрактация- ләүләре бик әйбәт булды әле. — Әйбәт, әйбәт,—дип үчекләде ирен Мөнҗия.— Әрәм итәсең бозауны. Вәт шул. Юк бәягә җыярга чамалый, үзен районда мактатасы килә Касыймның. Ә син... — Җиттеме сиңа, юкмы,— диде ачуланып Хәйретдин. — Дөрес эшли Гафиятов, молодец. Колхоз өчен янып йөри. Синең кебек озын телле- ләргә көн күрсәтми, шуңа гына ачуың килә. Мөнҗия, тагын бераз сатулашып караса да, иренең бирешмәячәген күреп, тынарга мәҗбүр булды. «Әллә нәрсә булды әле бу Хәйретдингә яңа председатель килгәннән бирле. Усалланып китте димме, үткенләндеме? Элекке сабырлыгы кая китте»,—дип уйлап алды Мөнҗия, әллә бераз гаҗәпләнепме шунда, әллә инде иренең яхшы якка таба үзгәрүенә шатланыпмы... $ : : : Басулар ямь-яшел. Арыш буйга киткән, сабан ашлыклары — яшел хәтфә кебек. Кая карасаң да яшеллек. Иртә чәчү файда бирде: эшне кыска тоттылар, тиз эшләделәр. Өч-дүрт көн эчендә бөтен басулар чәчелеп бетте. Механизаторлар кылны кырыкка ярдылар быел. Юкны бар иттеләр, ләкин машиналарны эшләттеләр. Тракторларның ватылып торган сәгате булмады. Гаҗәп хәл: быелгы яз кешеләрне, ничектер, бөтенләй үзгәртеп җибәрде. Алар арасында авылны-авылга, бригаданы- бригадага каршы кую да кимеде. Ямәкләр дә, Кадрәкләр дә, Тәкермән- нәр дә — барысы да бер колхоз, бер семья булуларын аңлап җиттеләр; кебек. «Газик» кыр юлы буйлап чаба. Ике якта, хәтфәдәй уҗым җилфердәп утыра. Сабан ашлыклары да тип-тигез булып үсеп киләләр. Алар- ның күренеше сокланмаслык түгел. Шофер да әледән-әле Гафиятовка. ымлый: — Шәп бит, иптәш Гафиятов? — Шәп, бик шәп! — дип җавап бирә ул. Үзе алга карый. Машина тиздән төзүчеләр янына килеп туктады. — Сәлам, егетләр, — диде Гафиятов ерактан ук. — Молодцы. Сыерларны тораклы итәсез бит. Ялт иттергәнсез. — Җаны бар тик ятмас, моны бетергәч, эшсез калмабыз шәт,— дип шаяртты төзүчеләр. — Саласы нәрсә күп,— диде Гафиятов моңа каршы. —Юрган гына кыскарак, материал табу кыен. Сарыклар абзары кирәк менә. Тик нәрсәдән салырга. Миндә бер фикер бар барын. Менә сезнең белән киңәшергә дип килдем әле. Абзарны тактадан гына дүрт почмак формасында эшләсәк ничегрәк булыр икән? Уйлап-уйлап карадым Да, әйбәт булыр кебек. 132 Гафиятов, аяк астыннан таяк алып, җиргә абзарның сызымын сызып күрсәтте. — һәр яктан такта белән уратып алабыз, стена итеп. Уртада зур мәйдан кала. Абзарны бүлемнәргә бүләбез. Теләсәң күпме сарык асра. Арзан да, тиз дә булачак. Иркенләп берничә елга җитәчәк, аңа хәтле капитальныен салырбыз... — Әйбәт фикер бу,—диделәр төзүчеләр, бераз уйлашып алгач. — Алайса, моны бетергәч үк шуңа тотынабыз,—диде Гафиятов. — Берничә көннән бетерәбез!—дип, төзүчеләр балталарына ябыштылар. Гафиятов машинага таба юнәлде. Машинага утырырга җыенганда гына Гафиятов янына колхозчы Наил Исламов килде. Авызы колак, артына җиткән егетнең, шатлыгы зур күрәсең. — Исәнмесез, Касыйм абый, —диде ул. —Кызым бар... Гафиятов аның кулын кысты: — Тәбриклим. Бәхете белән тусын!.. — Ашлыгын кайчан алырбыз икән?—диде Наил ничектер кыюсыз гына. Председатель аны аңлап җитмәде ахрысы: — Нинди ашлыкны? * — Теге, ни... җан башына өч центнердан .сатасыз бит әле. Без ишәйдек бит хәзер. — Ә-ә-ә, — диде Гафиятов, көлеп. — Исемнән чыккан бит тәмам. Өч центнер дисең инде? Өч килолы кызга — өч центнер... Наилнең хәтере калыр дип булса кирәк, председатель шунда ук җитди тонга күчте: — Ярар, идарәгә килерсең, бухгалтер язып бирер... Идарәгә кайтып кергәндә Гафиятовның кәефе әйбәт иде. Ул, шунда тәмәке көйрәтеп утыручылар янына утырып, Наилнең кызы тууын, аңа өч центнер ашлык бирергә кирәклек турында тәмләп сөйләде, көлдерде. — Үгез кебек абыйга да өч центнер, бишектәге сабыйга да өч центнер,— дип куйды арадан юан тавышлы берәү һәм кычкырып көлде.— Тигез хокуклылык бит бу, иптәш Гафиятов, ә?.. — Исең киткән иске чикмәнгә, — дип сүзгә кушылды тракторчы Иван Остроумов.— Андый гына була ул. Менә минем хатын без эшләгәнне язып утыра. Без майга-тузанга буялып, җир сөрәбез, тырмалыйбыз^ — Хатының да тырмалый ич,— диде берәү. — Ләкин җирне түгел, кәгазьне. Тагын көлешеп алдылар. Иван сүзен дәвам итте: — Шул-шул, кәгазь тырмалый. Ә хезмәт хакын миннән күбрәк ала. Баш бухгалтерга әйткән идем: «Закон, агайне, берни эшләп булмый»,—ди. Баксаңторсаң, министрлык шулай кушкан икән. Дөрес сукалыйммы, Нәкыйп? — Иван бухгалтерга карады. Тегесе дә шаяртып җавап бирде: * — Дөп-дөрес, Иван туган. Синең хәлеңне дә аңлыйм, үз хәлемне дә барлыйм. Минем положение дә синеке кебегрәк. Үзем исәпчеләргә дә, хисапчыларга да, учетчикларга да — барысына да баш. Ә хезмәг хакым учетчикларныкыннан кимрәк. Моңа ни әйтерсең?.. — Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан сора,— диде Иван. Бу шаяртулар Гафиятовны уйга салды. Каян чыгып тора диген кытыршылыклары. Барысын да күрергә, бетерергә кирәк бит. Ә ничек?.. Димәк, алда әле уйланасы уйлар, эшләнәсе эшләр бик күп. Әй тик, җан башына өчәр центнер ашлык сату дөресме? Күрсәң, дөрес түгел. Берәүнең семьясында биш кеше эшли, 15 центнер ала ул. Икенчесендә берәү эшли, ләкин ике-өч баласы бар. Ул да шул хәтле үк ала. Бу өч центнерны карарга кирәк. Кешеләрне икмәк белән тәэмин итүдә ниндидер яңа юл тапмый торып, бу хәлдән чыгып булмас ахырымы. Хезмәткә түләүдә дә сикәлтәле юлдан барабыз икән әле. Остроумов хаклы: учетчиклар урынсызга күбрәк ала бугай. Терлекчеләр белән башка тармакларда эшләүчеләрнең эш «хакы арасында аерма тагын да зуррак.- Моны да. хәл итәсе бар. Дөрес юлын табарга кирәк. Азмени әле башкарасы эшләр?!. Алда XXII съезд. Ул, һичшиксез, яңа биеклекләрне күрсәтер. Га- фиятов колхозны шул биеклекләргә алып барырга тиеш. Ул инде шуңа омтыла, да. Чөнки коммунист йөрәге партиянең нинди сүз әйтәчәген алдан сизә. Халык тормышын тагын да яхшыртырга, аның табынын тагын да мулрак итәргә, продукцияне күбрәк җитештерергә, дияр партия. Аның максаты бер генә бит, ул халык өчен яши, халык өчен көрәшә. Коммунист Гафиятов — шул партиянең бер члены. Аның тынгысыз хезмәте бер саф тамчы булып партия омтылышына, бөтенхалык омтылышына кушыла., Кешенең бәхете дә шунда түгелме соң? Ил бәхете — ир бәхете диләр бит.