Логотип Казан Утлары
Шигърият

КЫСКА ЮЛЛАР

ӨСТӘН КАРЫЙ Өскә менде, тормый түбән карап,- Ишетсен ул аннан кем зарын?!. Төшәр, ахры, җирдән түбәнгәрәк... Белә микән шундый көн барын?! МӘҢГЕЛЕК УРЫНБАСАР у4нкета һәм листок тутыра һаман, Кирәк түгел аңа штаты: — Теләсә кем булып утыра алам, Килеп торсын бары эш хакы!.. ОТЧЕТЛАРГА ӨСТӘП ЯЗГАЧ Өстарды ул эшсез яшәп кенә Отчетларга буш сан өстәргә. Бер көн ләкин үзен ашаттылар Шул буш санны куеп өстәлгә. ӘРӘМ ТАМАК ep килодан шикле артуың, Син үзеңне потлап үлчәмә. Кемнең, кайчан, күпме тартуы Сүздә түгел, эштә үлчәнә. 154 КҮСЕГӘ ФИЛ ҖАВАБЫ ГуДы быел минем ун балам! Ә син бары ике балалы... — Ярый, булсын. Ә соң ун балаң Бер филчеккә тора аламы?! КИҢӘШ СОРАУЧЫГА -- //ишләтим, дус, киңәш сүзең әйт: Бик күп сөйли ми'нем хатыным? — Тот та бераз акылын озынайт, Теле озын кыска акылның. КОРЫ КУЫК /Ииңа, диде, миңа өрегез!.. — Бүтәннәргә һава артмады. Мине, диде, мине күрегез... һәм бер көнне кинәт шартлады. КӨЛЕП СӨЙЛӘШҮ „ А*әкре муен белән йөрисең» дип Көлеп әйткән Ишәк Дөягә. «Ә кай җирем минем туры соң?» — дип Көлеп кенә әйткән Дөя дә. ЯЛЫКТЫРГЫЧ ЛЕКЦИЯДӘ €?йтә лектор: — Инде менә җил...' Җил турында сөйлим мин сезгә... Уйлый халык: «Нигә моңа җил, Буш тегермән тарта җилсез дә...» БУШ СҮЗ ИЯСЕНӘ /эулуыңнан яхшы булмавың, Сөйләвеңнән яхшы тыңлавың. Син ичмасам шуны бел менә: Колак икәү. Ә тел — бер генә. БАЛА ЯРАТА «Ул яшь әле, ләкин олылар Шулай диләр аңа карата: — Җиде җирдә җиде улы бар, Баланы ул бигрәк ярата... ДИНСЕЗ ҺӘМ ЮНЬСЕЗ -/Хатынын ул шундый якын иткән: Аллам дигән, илаһ санаган. Ә бераздан «динсез» булып киткән: Яраталмыйм, дигән, яңадан... ХӘЙЛӘЛИ ИМЕШ ^йтә икән Чыпчык Каргага Ваттырмаска теләп арбасын: — Утырма син минем арбага, Минем көйгә җырлый алмассың!.. ТӘНКЫЙТЬКӘ оптимистик КАРАШ <9леп алып, селкеп салгачтыи Үпкәләсәң намус шелтәләр,— Бакчаларда чөнки агачның Җимешлесен генә селкәләр. БЕР ШАГЫЙРЬ ҺӘМ ТӘНКЫЙТЬ ZZ/агыйрь өенә төнлә Тәнкыйть килеп керде, Эзләнде дә: «Күрмим, тапмыйм, юк...» диде ул. Эзләгәне аның Таланттыр дип белде, Әйтте Шагыйрь: «Көндезен дә юк иде ул...» КӨЛДЕРМИ --- /б?мористтан көлке шигырь алып кайттым, Юмор дигәч ышандым бит, юләрмен мин... Кил яныма, кил, кытыкла әле, хатын, Укыганда бәлки бераз көләрмен мин!.. ТУМЫЙЧА ҮЛГӘН ШАГЫЙРЬГӘ ЭПИТАФИЯ ^ормыш сиңа бары сәер төш ул, Юк фикерең синең, юк уең. Шигырь язу хәтсез җиңел эш ул, Шагыйрь булу ләкин бик кыен. ТОТЫЛДЫ ҺӘМ котылды -- Таныш булыйк: зур сәнгатьтә зур кеше мин — Мин солистмын, зур опера җырчысы мин!.. — Ник соң сине сәхнәләрдә күрмәдем мин? — Ремонт барган чакта чөнки җырла дым мин...