Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

ТӨНГЕ СМЕНА ЭШТӘН КАЙТА Төнге смена эштән кайта Киң урамлы иңләтеп. Шат көлүләр җәелеп китә Таң нурына тиңләшеп. Юлны юып яңгыр узган, Сулыш иркен, һава саф. Таңга тиң җыр сорый күңел, Зәңгәр күккә карасаң. Алда, гүя, нур диңгезе, Әйдә, кер дә йөз генә. Асфальт юлда ак таш йортлар Чагыла төсле көзгедә. Кызлар күзе гел йортларда, Кирәк, мең кат күреп кит: Бу урамда алар үзе Көзгедәге кебек бит. Кулларының җылысы бар һәр ташында урамның. Шуңа, арып кайтканда да. Башлары гел югары. Милиционер, сигнал биреп, Чыкма кызлар каршына: Бүлмә инде, Җырга үзе Юлны ачсын машина. Төнге смена җырлап кайта. Сызылып таңнар атамы: — Бездә кеше үзе хуҗа, Иңләп уза Ватанны! ПОКОС АРАЛАРЫ ТАКЫР КАЛГАН Урман буе яшел аланлыкта Гөлләр үскән инде кай ара. Күптәнме соң, кулларымнан тотып, Өйрәтүең печән чабарга. — Өздереп чап. Чалгың уйнап торсын, Такыр калсын покос арасы. Алдан киттең чыклы болын буйлап, Гүя эзләр сызып барасың. Очкынлатып чалгы яныганда Хәтерләдең яшьлек елларың: Кылыч белән ерып үткәнсез сез Покосларга кайту юлларын. Сүз озайтмый идең үз турыңда, Әллә вакытың бик аз булдымы? ...Кара рамда рәсемең төшкән хәбәр Сөйләп бирде тормыш юлыңны. Яшен кебек сукты һәрбер сүзе — Хәтеремдә мәңге калсын, дип: — Элек батрак булган, Аннан эшче. Егермебишмеңче. Большевик. Сәнәкчеләр сине кыйнаганнар... — Үләр диеп дошман көтмәсен! Канлы күлмәгеңне байрак итеп, Колхоз кырларына киткәнсең. Ак каеннар, әнә, хәйран калып. Шуны сөйли булыр җилләргә. Эзләреңне саклый һәр буразна, Кырны иңләп бодай тирбәлә. Тук башаклар сөйли синең хакта, Хәтеремдә мәңге калсын дип. Шул бодайлар сиңа һәйкәл булсын, Батрак, Аннан эшче, Егермебишмеңче, Большевик! КҮК КҮГӘРЧЕН ГӨР-ГӨР итә Ө й кыегы челтәр-челтәр, Зәңгәрләргә буяган. Тәрәзә ачсаң, очып төшә Пар күгәрчен оядан. Тәрәзәңне ачып кына Күгәрченнәр сыйлыйсың. Пар күгәрчен гөрләшкәндә, Нинди уйлар уйлыйсың? Күгәрченгә җим сибәсең, Карашларың җирләрдә. Тәрәзәңне чиртеп үтә Таңда искән җилләр дә. 56* Күк күгәрчен гөр-гөр итә, Иртә-кичен — бер үк җыр. Күрче, кырдан тургай килгән — Хәлләреңне белептер. Күк күгәрчен гөр-гөр итә,. Бер сүз әйтмим, гөрләсен. Очар коштай чакларыңны Онытма син, сердәшем. ХАТЛАР ЯЗАМ атлар язам сиңа, Сөям, сагынам! Мондый сүзләр ләкин хатта юк. Салкынайта мәллә хат битләрен, Шыксыз җилләр саксыз актарып. Кайнар сүзләр юкка үпкәләмә, Укы, иркәм, шуны искәреп: Сүзләрдән мин бары юллар тездем,. Юл арасы тулы — хисләрем. КӨТӘМ, КАЙТЫРСЫҢ ӘЛЕ И ке авыл уртасында Елга ага талгынга. Ярдан ярга басма салдың, Килер өчен яныма. Җәйләр үтте. Көзләр җитте. Басмабыз агып китте... Басмалардан’ чыккач, юлың Кайларга алып китте? Инештәге тар басманы Әллә тарсындың микән; Олы күперләргә җиткәч, Урап кайтырсың микән. Мин дә үттем күперләрнең. Чуенын, тимерләрен; Нигәдер инеш басмасын Юксынды күңелләрем. Су буенда шәфәкъ алы Ялгана таң алына. Күренмисең, каршы ярда Чайкала таллар гына...