Логотип Казан Утлары
Шигърият

СИН УЛ —ЯНА ПРОМЕТЕЙ

Горизонтларның аргы ягына, Киләчәккә син Ашкындың һаман. Фантастмы, йөрәк, романтикмы син? — Ничек булсаң да — яхшыга табан. Диңгезгә төшкән ай юлысыман Төз юлдан инде Хәбәр агыла, Безнең көннәрнең сәламе булып Киләчәк еллар кыры ягына. Шатлык авазы Күкри һәр илдә, Җир йөзендәге барлык телләрдә: — Бары егерме, Егерме генә, — Коммунизмда яшәр көннәргә! Син ул, Партия — яңа Прометей, Тиңсез титаны — тик син Дөньяның: Бөек бәйрәмгә, Тыныч көннәргә Алып киләсең безнең Җир шарын. Безнең заманнан, Алгы сафлардан, Алдагы көннәр кыры ягына, — Җиңешләреңнең хәбәре булып, Сәламе булып Сөенеч агыла. Омтылдың, йөрәк, Киләчәк якка: Юрадың — кичтән, Юнәлдең — иртән... Фантаст идеңме, романтикмы син? — Ничек булсаң да — бәхеткә икән. 14 СИҢА ТӨБӘП КҮҢЕЛ КҮЗЛӘРЕМ Төнемдә дә, Ильич, көнемдә дә Сиңа төбәп күңел күзләрем, Синең васыять итеп кабул итәм Партиянең җылы сүзләрен. Күп сынадым инде: Синең юлга Багышласаң әгәр гомерне, Җиңеле дә көннең, читене дә Нәтиҗәдә, барыбер, күңелле. I САГЫШЛАР ТЕЛЕ ТҮГЕЛ СИН Иминем җан күк кадерлем, И җылы, тере телем! >— Сагышлар теле түгел син, Шатлыклар теле бүген. Тик синең ярдәм белән мин, Тик синең аһәң белән, Шатлыгын Ильич юлының Илемә әйтә беләм. ЭХ, СИН ҖИҢЕШЯШӘҮ! . £ олытлар, китегезче! Капламагыз әле Күкне. Безнең якны әллә' Күргәнегез юкмы... Сез бит инде Җирне Миллион тапкыр күргән. Ә бит космик кораб Тик икенче кабат Карый безне күктән. Казанны да аннан Күрсен майор Титов: Болытлар! Китегезче моннан, Әнә сезгә — Котып! Татарстан монда Иген җыя кырда. Урын тармы әллә Тайгаларда сезгә? Яки Кара-Комда? Болытлар! Ычкыныгыз шунда! Күрсен безне кораб, Күрсен, күрсен: Бу очышта әллә Өлеш юкмы безнең?! Беләдер ул бәлки Безнең илдәшләрнең Аңа ярдәм иткән Серле хикмәтләрен Беләдер ул. Исемнәре әле Илгә әйтелмиләр. Кайсын, әйтик, Салих, Кайсын Да-нил, диләр. (Исемегез дә серле, Эшегез дә серле. Котлау булсын бу җыр, Энеләрем, сезне.) Галәмдә дә безне һаман истә тотып һәм Галәмнең Җиргә Күчтәнәче итеп, Серләр алып кайта Кадерлебез Титов! Эх, син, җиңеп яшәү! — Ничек ямьле, матур! Пентагонның борынын Әйбәт удың, майор! Моннан соң да аны Уачакбыз әле! Менә шулай яшәү Ярый, Яхшы, Ямьле!