Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОВЕТЛАР СОЮЗЫ КОММУНИСТЛАР ПАРТИЯСЕНӘ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫНА! БАРЛЫК ИЛЛӘР ХАЛЫКЛАРЫНА ҺӘМ ХӨКҮМӘТЛӘРЕНӘ! БӨТЕН ПРОГРЕССИВ КЕШЕЛЕК ДӨНЬЯСЫНА

КПСС Үзәк Комитеты, СССР Верховный Советы Президиумы һәм Советлар Союзы Хөкүмәте МӨРӘҖӘГАТЕ П Р ВГТГ Үзәк Комитеты, СССР Верховный Советы Президиумы, Советлар I Г'5 ■ £ Союзы Хөкүмәте совет фәненең һәм техникасының тиңдәшсез яңа җиңүе — бортына кеше утырган икенче космик корабльнең уңышлы очуы турында зур шатлык белән хәбәр итәләр. 1961 елның 6 августында, Мәскәү вакыты белән 9 сәгатьтә, пилоты очучы-космо- навт— Совет Социалистик Республикалар Союзы гражданины, коммунист, майор иптәш Герман Степанович Титов булган яңа «Восток-2» космик корабль-спутнигы куәтле совет ракетасы белән Җир тирәсе орбитасына чыгарылды. Иптәш Титов Җир тирәсендә 25 сәгатьлек очыш ясады һәм, билгеләнгән про- грамманы үтәгәннән соң, Ватаныбыз Совет Социалистик Республикалар Союзы территориясенә уңышлы төстә төште. Иптәш Титов идарәсендәге «Восток-2» совет космик корабль-спутнигы, Җир шарын 17 тапкырдан артыграк әйләнеп чыгып, 700 мең километрдан артык араны, ягъни Җирдән Айга кадәр ике ара диярлек ераклыкны үтте. Бу батырлыкта Советлар Союзының, фәнебезнең һәм техникабызның, бөтен халык хуҗалыгының гаять зур яңа казанышлары — дөньяда иң алдынгы социалистик җәмгыять строеның бөек өстенлекләре чагылды. Җир шарының барлык халыклары совет кешесенең космик киңлеккә беренче очышын бик зур рухлану һәм шатлану белән билгеләп үттеләр. Яңа совет космонавтының гүзәл очышы кеше идарә итә торган космик корабльләрнең Айга, Марска, Венерага планетаара трасса салу вакытының тиздән килеп җитәчәген күрсәтә. Кешелек дөньясы алдында космик киңлекне буйсындыру һәм Кояш системасы планеталарына очу өчен киң перспективалар ачыла. КПСС Үзәк Комитеты, СССР Верховный Советы Президиумы һәм Советлар Союзы Хөкүмәте, хаклы горурлану хисе белән, билгеләп үтәләр: безнең илебез, җиңеп чыккан социализм иле фән һәм техника казанышларын дөньядагы халыклар өчен файдалану эшендә ышанычлы рәвештә кешелек дөньясының авангардында бара. Совет кешесенең Җир тирәсендә икенче космик очышы — ул, социализм төзегән халыкның бөек куәтен раслаучы ачык яңа дәлил. Космосны үзләштерүдәге казанышларыбыз очраклы түгел, алар җиңүләрдән җиңүләргә барган коммунизмның закончалыклы хәрәкәтен чагылдыралар. Коммунизм туктаусыз алга бара. Кешелекнең якты киләчәккә омтылышлы хәрәкәтен тоткарлый алырлык көч дөньяда юк« Тынычлык дошманнары сугыш истериясен көчәйтәләр. Бу истериягә каршы без үзебезнең бөек коммунистик төзелеш планнарыбызны, үзебезнең көчләребезгә, марксизм-ленинизм фәне күрсәткән юлның дөреслегенә нык ышанычыбызны куябыз. Безнең илебезнең планнары һәм максатлары Җир йөзендәге барлык кешеләргә билгеле. Алар Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең яңа Программасының КПССның ХХП съезды каравына кертелә торган проектында — коммунистик җәмгыять төзү программасында гәүдәләнәләр. Коммунизм барлык кешеләрне социаль тигезсезлектән, изүнең һәм эксплуатациянең барлык формаларыннан, сугыш дәһшәтләреннән коткарудан гыйбарәт булган тарихи миссияне үти һәм Җир йөзендә барлык халыклар өчен тынычлык, хезмәт, азатлык, тигезлек һәм бәхет урнаштыра. Бөтенесе кеше хакына! Бөтенесе кеше бәхете өчен! — безнең иң зур максатыбыз әнә шул. Совет кешеләренең космик очышлары бөтен совет халкының бөтен Җир йөзендә нык тынычлыкка какшамас ихтыярын, какшамас омтылышын чагылдыралар. Космосны тикшеренүдәге казанышларыбызны без тынычлыкка хезмәт итүгә, фәнни прогресска хезмәт итүгә, планетабыздагы барлык кешеләр файдасына хезмәт итүгә куябыз. Совет халкы тынычлык эшенең бөтен дөньяда җиңәчәгенә нык ышана. Барлык илләрнең халыклары тынычлыкны ныгыту өчен батырларча көрәшсәләр, тынычлык тантана итәр. Без барлык илләрнең хөкүмәтләрен, барлык кешеләрне, нинди расадан һәм милләттән булуларына, социаль хәлләренә һәм дини карашларына карамастан, бөтен Җир йөзендә нык тынычлыкны тәэмин итүгә барлык көчләрен бирергә чакырабыз. Ватаныбызның данлы яңа җиңүе барлык совет кешеләрен коммунизм төзүдә тагын да зуррак батырлыкларга рухландыра! Алга, тынычлык, гомуми бәхет һәм кешелек дөньясының прогрессы хакына бөек җиңүләргә! СОВЕТЛАР СОЮЗЫ КОММУНИСТЛАР ПАРТИЯСЕ ҮЗӘК КОМИТЕТЫ СССР ВЕРХОВНЫЙ СОВЕТЫ ПРЕЗИДИУМЫ СССР МИНИСТРЛАР СОВЕТ