Логотип Казан Утлары
Публицистика

УҢЫШЛАР ҺӘМ БУРЫЧЛАР

Партиябезнең XXII съездын хезмәт бүләкләре белән каршылыйк! Кая гына барма, канда гына булма — колхоздамы яки совхоздамы, терлекчеләр яки механизаторлар арасындамы — һәр җирдә чын йөрәктән әйтелгән шушы ялкынлы сүзләрне ишетәсең. Илебезнең барлык колхозларындагы һәм совхозларындагы кебек, хезмәт батырлары һәм новаторлар сафы безнең районда да үсә һәм ныгый. Авыл хуҗалыгы продуктларын мул булдыру юлында ютазылылар да сынатмыйлар. Соңгы җиде ел эчендә Ютазы районында бөртекле ашлык җитештерү 2,5 тапкырга, ит һәм сөт җитештерү 5, йомырка җитештерү 7, йон җитештерү 2 тапкырга артты. Илленче еллар башына кадәр безнең районда бөртекле культуралар уңышы бик түбән: гектардан 5—6 центнер ашлык җыеп алу нормаль санала иде. Партиябез Үзәк Комитетының күрсәтмәләре нигезендә эшләп, игенчеләребез һәм механизаторларыбыз бөртекле культуралардан югары уңыш алу «серләрен» ныклап өйрәнә башладылар. Нәтиҗәләр күз алдында: узган 1960 елда Ютазы районы игенчеләре бөртекле культураларның һәр гектарыннан 12,7 центнер уңыш алдылар. Бу — 1953 ел белән чагыштырганда 2 тапкырдан артык. Игенчелектәге бу уңыш җидееллыкның икенче елында дәүләт амбарларына икееллык план күләмендә —1 миллион 300 мең пот, ягъни 1953 елга караганда 1 миллион пот артык ашлык салырга мөмкинлек бирде. Колхозлар һәм совхозлар үзләренә җитәрлек кадәр күләмдә чәчүлек орлык һәм фураж фондлары тупладылар, колхозчылар икмәк белән тулысынча тәэмин ителде. КПСС райкомы һәм колхоз-совхозларның -башлангыч партия оешмалары бөртекле культураларның тулай җыемын тагын да арттыру өчен алдынгы ысуллардан, бигрәк тә тар рәтле һәм аркылыга-бунга чәчү, барлык мәйданнарга да сортлы орлыклар гына чәчү, аеры уру ысулы һәм башкаларны киң куллануга җитди игътибар бирәләр. Моннан өч еллар элек бу ысулларны куллануга колхоз һәм совхоз җитәкчеләре теләр-теләмәс кенә керешәләр иде, ә хәзер алдынгы методлар колхоз һәм совхоз производствосына киң керделәр. 1960 елда безнең колхоз һәм совхозларда сортлы орлык чәчү барлык мәйданнарга карата 94 процент тәшкил итте. Ә 1957 елда мондый чәчүлекләр нибарысы 72 процент иде. Чәчүнең 71 проценты аркылыга- буйга һәм тар рәтле ысул белән үткәрелде. Менә шуңа күрә дә игенчеләр бөртекле культураларның һәр .гектарыннан 12 центнер уңыш алу турындагы йөкләмәләрен арттырып- үтәделәр. Аркылыга-буйга чәчү, чәчүлекләрне катоклау, бары тик аеры уру нәтиҗәсендә Ильич исемендәге колП 143 хоз членнары 2 мең 25 гектар мәйданнан уртача 14,5 шәр центнер, «Байкал» колхозы членнары 2 мең 425 гектар мәйданнан 14,2 шәр центнер, Киров исемендәге колхоз членнары 4 мең 658 гектардан 13,9 ар центнер уңыш алдылар. Аерым бригадаларның һәм звеноларның хезмәт күрсәткечләре тагын да куанычлы. Мәсәлән, Ильич исемендәге колхозның Тимергали Сәлимгәрәев җитәкчелек иткән бригадасы 813 гектар бөртекле культуралардан уртача 16 шар центнер, шул исәптән 435 гектар бодайның һәр гектарыннан 17 шәр центнер уңыш алды. «Коммунизмга» колхозының өченче номерлы комплекслы бригадасы 1 мең 150 гектар мәйдандагы бөртекле культуралардан 14 әр центнер, шуның эченнән 274 гектар бодайдан 25 шәр центнер, 50 гектар борчактан 17,5 әр центнер уңыш алды. Мулланур Вахитов исемендәге совхозның дүртенче бүлекчәсе 1 мең гектарга якын бөртекле культураларның һәр гектарыннан 17,7 центнер уңыш алды. Бу берничә генә мисал да районда иген уңышын күтәрү буенча байтак эшләр башкарылганын күрсәтә. Шунысы характерлы: ашлыкның тулай җыемын һәм терлек азыгы балансын арттыру максаты белән соңгы елларда район партия оешмасы биләүсез пар җирләрен бик нык кыскартуны бурыч итеп куйды. Таза пар җирләренә тиз өлгерүчән культуралардан борчак, вика-арыш катнашмасы, берьеллык үләннәр чәчелә. Әгәр, 1959 елда чәчүле парлар 5 мең 500 гектар мәйданны, ягъни барлык бөртекле культуралар чәчүлегенең 30 процентын биләсә, 1960 елда ул 11 мең 570 гектарга җиткерелде, ягъни бөртекле культуралар чәчүлегенең 64 процентын тәшкил итте. Ә быел исә чәчүле парлардан файдалану элекке еллардагыгй караганда да киң кулланыла, ул барлык чәчүлек мәйданнарының 95 процентын били. Бу ысул үзенең зур файда китерүен һәр ел саен ныграк күрсәтә. Мисалга «Коммунизмга» колхозын гына алыйк. Бу артель районда бе- ренчеләрдәи булып чәчүле парларны куллануга кереште. 1959 елда биредә биләүле парлар барлык чәчүлек- ләрнең 40 процентын алып торса, 1960 елда ул 75 процентка җитте. Түбәндә алынган мисал бу ысулның нинди доход китерүен бик ачык ■күрсәтә: Биләүле парларга урнаштырылган культуралар (1959 ел) 1959 елда чәчүле парлардан җыеп алынган -уцыш (центнерларда) Шул мәйданнарга урнаштырылган арыш унышы 1960 ел (центнерларда) Яшел масса өчен Чәчелгән кукуруз 355 16,3 Берьеллык үлән 38.6 14.1 Борчак .... 20,4 13,5 Таза парлар . . ■■— 14,4 1959 елда Ильи хозда 70 гектар k парларга чәчелгә әр центнер уңыш җирдән 1960 ел/ арыш уңышы үсте * [ч исемен, юйданда н борча] алынды, /а 6 шар 1релде. * дәге колбиләүле ктан 20,3 ә шул ук центнер Кукуруздан югары уңыш алу терлекчелекнең продукт бирүчәнлеген күтәрүнең беренче шарты. КПСС Үзәк Комитетының һәм иптәш Н. С. Хрущевның күрсәтмәләренә таянып, район партия оешмасы кыйммәтле бу культураны игүгә җитди игътибар бирә. Безнең районда кукуруз 1956 елдан бирле игелә. Ләкин, дөресен әйтергә кирәк, беренче өч ел эчендә без кукуруздан югары уңыш ала алмадык. 1959 елда район колхозлары һәм совхозлары һәр гектардан 300 центнер уңыш алырга дигән вәгъдәләрен үтәп чыга алмадылар, нибары 260 ар центнер яшел масса алу белән чикләнделәр. Дөрес, бу елны ук кайбер комсомолец-яшьләр звенолары шактый югары күрсәткечләргә ирештеләр һәм үзләренең социалистик йөкләмәләрен арттырып үтәделәр. Ясир Мифтахов звеносы («Коммунизмга» колхозы) 83 гектардан 485 шәр центнер, Әүхәди Сөләйма- нов (Ленин исемендәге колхоз) 62 гектардан 415 шәр центнер, Фәезнур* 144 Галимов (Киров исемендәге колхоз) 115 гектардан 402 шэр центнер ящел масса уңышы алдылар. Алдынгы звеноларның тәҗрибәсе агротехника таләпләрен дөрес үтәгән барлык колхозларда һәм совхозларда да кукуруздан югары уңыш үстерергә мөмкин икәнлекне күрсәтте. 1959 елда кукуруз игүчеләребез- нең социалистик йөкләмәләре үтәлмәве район коммунистларын һәм комсомолецларын аякка бастырды. Кукуруз игүдә кадрларның төп рольне уйнавын искә алып, КПСС райкомы, колхозлар һәм совхозларның башлангыч партия оешмалары комплекслы механикалаштырылган звенолар составын тәҗрибәле механизаторлар белән тулыландыруга җитди игътибар бирделәр. Комсомолец-яшьләрдән комплекслы механикалаштырылган 42 звено төзелде. 1959—1960 елның көзге-кышкы айларында механикалаштырылган звено членнары, бригадирлар, колхоз председательләре, совхоз директорлары, авыл хуҗалыгы белгечләре һәм район партия активы өчен махсус программа буенча 10 көнлек семинар уздырылды. Анда кукуруз/ игү алдынгыларының эш алымнары өйрәнелде. Семинарларда 144 кеше, шул исәптән комплекслы механикалаштырылган звено членнарыннан 84 кеше катнашты. Моннан тыш 378 колхозчы һәм совхоз эшчесе өчен агротүгәрәкләр оештырылды. Семинарларга райондагы белгечләр тартылды. Кукуруздан югары уңыш үстерүгә ирешкән механизаторлардан Сөләйманов (Ленин исемендәге колхоз), Мифтахов («Коммунизмга» колхозы) һәм башка иптәшләр үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Кукуруз игүгә керешкәнче, комплекслы механикалаштырылган звено членнары, колхоз һәм совхоз җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы белгечләре, партия һәм комсомол оешмалары секретарьлары, җәмәгать инспекторлары белән ике көнлек практик семинар үткәрелде. Аида чәчкечләрне көйләү, пичек итеп дөрес квадратлар алу, шулай ук рәт араларын эшкәртү культиваторларын көйләү, эшләтеп карау һәм кукуруз игүгә бәйләнешле булган башка күп практик чаралар өйрәнелде. Шулар нәтиҗәсендә кукуруз чынчынлап районыбыз кырларының «патшасы» булып әверелде. Бу к ы й м мәтле кул ьту р а и ы үстерүдә, югарыда әйтелгәнчә, игенчеләр шактый тәҗрибә тупладылар инде. Узган ел ирешкән уңышларыбыз чыннан да сокланырлык булды. Район буенча һәр гектарда чәкәннәре белән уртача 540 центнер яшел масса җитештерелде. Ә кайбер хуҗалыкларда уңыш аннан да югары булды. Ленин исемендәге колхозда, мәсәлән, барлык кукуруз чәчүлекләренең гектарыннан 1 мең 10 центнер, «Коммунизмга» артелендә 810 центнер яшел масса җыеп алынды. Кукуруз игүдә гүзәл күрсәткечләргә ирешкән комплекслы механикалаштырылган звенолар байтак. Ә. Сөләйманов белән К. Мәүлетколов һәм Ф. Шәйхетдинов белән Ә. Ну- ретдииов звенолары (Ленин исемендәге колхоз) һәр гектарда 1202— 1204 центнер кукуруз үстерделәр. «Коммунизмга» артелендә М. Исмә- гыйлов һәм М. Баязитов, Я. Мифтахов һәм М. Шәрифуллин, М. Рахимов һәм С. Хәлиуллин звенолары һәр гектарда меңнән артык центнер уңыш үстереп, колхозчыларның тирән ихтирамын казандылар. КПСС райкомы һәм хезмәт ияләре депутатларының район Советы башкарма комитеты тәкъдиме белән комплекслы механикалаштырылган звено членнарыннан 36 механизаторга «1960 елда Татарстан АССР- ның иң яхшы кукуруз игүчесе» дигән мактаулы исем бирелде. Ә, Ленин исемендәге һәм «Коммунизмга» колхозлары кырларында үстерелгән кукуруз экспонатлары СССР Халык Хуҗалыгы Казанышлары Күргәзмәсендә куелды. Бу өлкәдә ирешкән уңышы, өчен «Коммунизмга» колхозы СССР Халык Хуҗалыгы Казанышлары Күргәзмәсе Советы тарафыннан икенче дәрәҗәле диплом белән бүләкләнде. Шушы ук колхоз председателе Мәүлетҗан Абдуллин, механизатор М. Исмәгыйлов, Ф. Шәйхетдинов, Ә. Нурет- 10. .с. Ә.’ № 8. 145 данов, М. Баязитовка шушы ук карар нигезендә, кыйммәтле бүләкләр бирелде. Ленин исемендәге колхозның комсомолец-яшьләр звеносы ВЛКСМ Үзәк Комитетының Почет грамотасы һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Ләкин бу ирешелгәннәр генә КПСС Үзәк Комитетының январь Пленумы куйган бурычларга җавап биреп җиткермиләр әле. Үзәк Комитет Пленумы карарлары белән рухланып, районыбыз авыл хуҗалыгы эшчәниәре 1961 елда үз алларына тагын да зурырак йөкләмәләр алдылар. Саннары өзлексез арта барган терлекләрне азык белән мөмкин кадәр тулырак тәэмин итү һәм терлекләрдән күбрәк продукт алу өчен колхозлар һәм совхозлар 6255 гектар кукуруз чәчеп, аның һәр гектарыннан силос өчен 450—600 центнер яшел масса алырга булдылар; һәр гектардан 20 центнер кукуруз орлыгы алу максаты белән 200 гектар мәйданда иртә өлгерә торган кукуруз чәчтеләр. Механизаторларыбыз, тупланган алдынгы тәҗрибәне өйрәнә барып һәм аны эштә кулланып, быел кукуруз чәчүне кыска агротехник срокларда төгәлләделәр, һәр җирдә эшнең сыйфаты яхшы. Колхоз һәм совхоз басуларын яшел квадратлар каплап алды. Кырлар зифасын игү осталарыбыз кукуруз плантацияләрен чүп үләннәреннән арындыруга, квадратларның рәт араларын эшкәртүгә керештеләр. Беренче кат эшкәртүдә квадрат араларына минераль ашламалар да кертелде. sS КПССиың XX—XXI съездлары карарларын үтәп, район партия оешмасы терлекчелек продуктлары җитештерү һәм хәзерләү өлкәсендә кайбер уңышларга иреште. 1957— 1960 елларда мөгезле эре терлекләрнең баш саны элекке еллардагы- га караганда 93 процентка, шул исәптән сыерлар саны 40 процентка, дуңгызлар — 2,3 тапкырга, сарыклар— 1,3, кошлар 2,6 тапкырга артты. Терлекләрнең баш саны арту белән аларның продукт бирүчәнлсге дә үсә төште. Әгәр һәр сыердан 1957 елда 1743 килограмм сөт савып алынса, узган 1960 елда һәр сыердан сөт алу 2 мең 222 килограммга җитте. Йомырка җитештерү дә бермә- бер артты: 1957 елда һәр тавыктан 58 йомырка алынса, 1960 елда 120 шәрне алу тәэмин ителде. Терлекчелек продуктлары җитештерүне арттыру район колхозларына 1960 елда 1957 елга караганда ит сатуны 2,5 тапкырга, сөтне—1,8, йонны — 1,5, йомырканы 3,2 тапкырга артык сатарга мөмкинлек бирде. Аерым колхозларда бу күрсәткечләр тагын да яхшырак. Мәсәлән, «Правда» колхозы (председателе М. Хөсәенов, партоешма секретаре Г. Галиева) дәүләткә 670 центнер ит сатырга тиеш иде. Артель дәүләт тарафыннан билгеләнгән планны 220,9 процентка үтәде. Сөт җитештерү һәм хәзерләү планы һәм йөкләмәсе дә уңышлы үтәлде. Колхоз дәүләткә планда билгеләнгән 3450 центнер урынына 4896 центнер сөт сатты. Карл Маркс исемендәге колхоз (председателе Г. Юсупов, партоешма секретаре Җ. Хафизов) ит хәзерләүнең еллык планын 243 процентка, сөт буенча— 152,5, йомырка буенча— 103, йон сату планын 104 процентка үтәде. Габдулла Тукай исемендәге (председателе Ә. Сафиуллин, партоешма секретаре М. Җәләев), Киров исемендәге (председателе Ф. Вахитов, партоешма секретаре М. Гатауллин) колхозлар да авыл хуҗалыгы продуктлары хәзерләү планын шактый арттырып үтәделәр. Илебезнең алдынгы терлекчеләре үрнәгендә эшләп, гүзәл хезмәт үрнәкләре бирүчеләр саны бездә артканнан арта. Мулланур Вахитов исемендәге совхоз сыер савучысы Зөләйха Кәримова, үзе карый торган сыерларның һәркайсыннан3 мең 561 килограмм сөт савып, районда беренчелекне яулап алды. Шул совхоздан Рәхимә Фатихова, Фатима Харисова, Ильгизә Шакирҗанова, Нәфисә Гатина, Кәримә Гадыева, Антонина Гузаева, Тәслия Мөхси- 146 на да һәр сыердан 3504—3241 килограмм сөт савып алдылар. Бу уңышларга ничек ирешелә соң? Иң беренче чиратта шуны әйтергә кирәк, сыерларны ясалма орлыкландырып, аларның нәселен яхшырту матур нәтиҗәләр бирә. Быел терлекләр май уртасында ук оешкан төстә җәйләүгә чыгарылды. Көтүчеләр итеп үз эшләрен намус белән башкара торган кадрлар куелды. Сыерлар тәүлек буена җәйләүдә тотыла. Көнгә 3 тапкыр савыла. Җәйләүләрдә яхшы итеп җиһазлан- дырылган утарлар ясалды. Савымчылар өчен вагоннар булдырылды. Алар анда рәхәтләнеп ял итә алалар, тыңларга телиләр икән — радио, укырга теләсәләр — газетажурналлар, китаплар бар. Товарлыклы-сөтчелек терлекләре урнашкан җәйләүләрдә су да, тоз һәм башка азыклар да җитәрлек. Яшел конвейер өчен чәчелгән арыш уҗымы һәм берьеллык үләннәр дә җәйләүдән ерак түгел. Көтүлекләр һәм яшел конвейер загонлап яки чабып алып ашатыла. Моңарчы ит җитештерү күбесенчә мөгезле эре терлек һәм сарыклар хисабына дип әйтерлек алып барыла иде. Иң арзанлы һәм тиз өлгерү- чән ит бирә торган дуңгыз асраучылыкка тиешле игътибар җитми килде. Хәзер дуңгыз асраучылыкта да безнең маякларыбыз үсеп чыктылар. Киров исемендәге колхоз дуңгыз караучысы, район Советы депутаты коммунист Мөхәссәнә Габдрахманова һәм Мулланур Вахитов исемендәге совхоз дуңгыз караучысы Асия Сәләхова үзләре карый торган асраудагы ана дуңгызларның һәр- кайсыннан 25—26 бала үстерделәр. Шул ук Мулланур Вахитов исемендәге совхоз эшчесе Екатерина Фен-зель 630 дуңгыз баласы алырга дигән йөкләмәсен бик күп арттырып үтәде. Быелның 4 ае эчендә ул асраудагы ана дуңгызлардан 9 ар, бер кат балалату дуңгызларыннан 7 шәр бала алуга иреште. «Коммунизмга» колхозыннан дуңгыз карау алдынгысы Мәхмүт Габдрахманов быел бер үзе дәүләткә 1000 баш дуңгыз симертеп тапшырырга сүз биргән иде. Ул вәгъдәсен үти, бүгенге көнгә 450 баш дуңгыз симертеп хәзерләүләр пунктына озатты. ЛАондый мисалларны күпләп китерергә була. Районыбыз колхозлары һәм совхозлары быел 36 мең 310 центнер ит, шул исәптән 15 ’Kien 600 центнер дуңгыз ите хәзерләргә сүз бирделәр. Хәзер һәр колхозда дуңгыз асраучылыкта прогрессив алымнар— терлекләрне зур группалап асрау, аларңы автоашаткычлар- дан тукландыру, яшь үрчемне группалап имезеп үстерү, дуңгызларны арзанлы яшел азык белән тукландырып, җәйге лагерьларда асрау һ. б. лар киң кулланыла. Димәк, шулай булгач, дуңгыз ите җитештерү һәм хәзерләү буенча алынган йөкләмәләр тулысынча һәм арттырып үтәлер. Кош караучылар арасында да маякларыбыз саны арта. «Коммунизмга» колхозы тавык караучысы Мәсгудә Ямаева узган елда үзе карый торган һәр тавыктан 155 әр данә йомырка алырга сүз биргән иде. Ул социалистик йөкләмәсен үтәү өчен тырышып эшләп, һәр тавыктан 160 ар йомырка алуга иреште. Мулланур Вахитов исемендәге совхоз кошчысы коммунист Рокыя Гатауллина, үзе карый торган 1308 тавыкның һ ә р к а й с ы н нан җи деел - лыкның икенче елында 105 әр йомырка алырга дип йөкләмә кабул иткән иде. Коммунистларча эшлән, ул үзенең сүзен конкрет эш белән беркетте — һәр тавыктан 152 шәр йомырка алды. Габдулла Тукай исемендәге колхоз кошчылары Н. Шәфигуллина һәм Н. Вәлиева иптәшләр быелның 5 аенда һәр тавыктан 70 тән артык йомырка алуга ирештеләр. Куян караучы Харрас Фәррәхов- ның даны районда гына түгел, республикада да билгеле. Ул 100 ана куянның һәркайсыннан узган елны 50 шәр бала алып үстерде, һәр ана куяннан 1 центнер 17 килограмм: куян ите җитештерде. * Ф Районның экономикасы үсү белән бергә, хезмәт ияләренең тормышкөнкүреш шартлары да яхшыра. культура хезмәтенә булган ихтыяҗлары артканнан арта бара. Районда 21 массовый китапханә, 2 профсоюз китапханәсе эшли. Шунысы характерлы: китап укучылар саны елдан ел арта. Әгәр 1960 елның беренче яртысында 8 мең кеше китап укучы булып торса, быел исә ул 12 меңнән артты. Аерым авыллар мисалында бу бигрәк тә ачык күренә. Мәсәлән, Кызылъяр авыл китапханәсендә (мөдире иптәш Гәрәева) 1959 елда 602 кеше китап укыса, быелның алты аенда аннан 800 гә якын кеше китап алган. Китапны киң массага җиткерү өчен аеруча күп көч куеп эшләүче китапханәләр бик күп. Вахитов исемендәге совхозның дүртенче бүлекчәсендә 201 хуҗалык хисаплана. Шуларның 190 ы даими китап укучылар булып торалар. Кызылъяр, Стәрле, Димтамак, Алма-ата, Акбаш, Бәйрәкә, Кәрәкәшле һәм башка авылларда барлык хуҗалыклар дип әйтерлек китап укучылар булып исәпләнәләр. Китапханәләр авыл хуҗалыгы белемнәрен, алдынгы тәҗрибәне пропагандалауга җитди игътибар бирәләр. Китапханәләр һәм клублар үзләренең эшләрен колхозда һәм совхоз производствосына якыннан торып бәйләп алып баралар. Клубларда производство алдынгылары белән очрашулар, сорау-җавап кичәләре үткәрелә. Авыл хуҗалыгында озак еллар эшләгән, колхоз производствосын алга җибәрүдә күп көч куючы семьяларны олылау кичәләре Кәрәкәшле, Бәйрәкә, Уруссу авыллары китапханәләре һәм клублары тарафыннан бик еш оештырыла. Кәрәкәшле китапханәсе уздырган «Терлек карау алдынгыларына дан», «Алдынгылардан үрнәк ал», «Бәхет хезмәттә» һ. б. тематик кичәләр аеруча игътибарга лаек. «Безнең маяклар», «Колхозыбыз җидееллыкта», «Кем эшләми’ шул ашамый», «XXII съездны каршылап» һәм башка шундый мөһим мәсьәләләрне үз эченә алган тематик кичәләр барлык клубларда да уздырылды. Лекцияләр һәм докладлар авыл эшчәннәренең ихтыяҗы булып әве- / 10* рслде. Колхозларда һәм совхозларда быелның беренче яртысында 1 мең 200 дәи артык лекция укылды. Ал арны 100 меңгә якын кеше тыңлады. Хезмәт ияләре авыл хуҗалыгы термаларына укылган лекцияләрне аеруча яратып тыңлыйлар. Авыл хуҗалыгының конкрет экбно- микасы буенча 50, алдынгылар һәм новаторлар тәҗрибәсен чагылдырган 50 лекцияне 60 меңгә якын кеше тыңлады. Ленин исемендәге, «Правда», «Коммунизмга» колхозлары һәм Вахитов исемендәге, Жданов исемендәге совхозлар партия оешмалары авыл хуҗалыгы новаторлары ирешкән алдынгы тәҗрибәне пропагандалауга аеруча зур урын бирәләр. Ки но кол х оз - со вх оз то р м ы ш ы н а нык үтеп керде. 19 авыл клубы һәм район культура йорты, 19 колхоз клубы каршында стационар кино установкалар эшләп <килә. Халык аз яши торган урыннарда күчмә киноустановкалар хезмәт күрсәтә. Радио район хезмәт ияләре тормышының аерылгысыз өлеше булып тора. Районда төрле маркадагы 4.600 радиоалгыч, 20 ләп телевизор, 3 мең радио нокта бар. һәр колхозның үзешчән сәнгать коллективлары бар. Район культура йорты каршындагы агитбригадалар язгы чәчү, печән һәм урып-җыю чорларында авыл эшчәннәре өчен әледән-әле концертлар, спектакльләр куялар. Үзешчән сәнгать түгәрәкләрендә механизаторлар да, терлекчеләр дә, партия һәм совет работниклары да катнаша. Үзешчән сәнгать көчләренә һәр ел саен үткәрелә торган смотрлар аларнын репертуарының һаман саен баюын, төрлеләнүен күрсәтәләр. Колхозчылар, промышленность предприятиеләре Һәм совхоз эшчеләре, производстводан аерылмыйча, үзләренең белемнәрен күтәрәләр. Бәйрәкә, Ютазы урта мәктәпләре каршында кичке бүлекләр бар. Бер Уруссу эшче яшьләр урта мәктәбен тәмамлап кына да быел 80 кеше өлгергәнлек аттестаты алды. ♦ Коммунистик хезмәт бригадасы һәм ударнигы дигән мактаулы исем147 не яулап алу өчен көрәш безнең авыл эшчәннәре арасында көннән- көн киң җәелдерелә. Хәзер бу исемгә лаеклы булу өчен 21 бригада, 567 колхозчы һәм совхоз эшчесе көрәшә. Мулл а н у р В а хд то в исе м ен дәге совхоз терлекчеләре Рәхимә Фатихова, Рокыя Гатауллина, Антонина Гузаева, Миңлекамал Нуриева һәм башкалар бу мактаулы исемне үзләренең тырыш хезмәтләре, чын- чынлап коммунистларча эшләүләре һәм яшәүләре белән яулап алдылар инде. «Правда» авыл хуҗалыгы артеленең беренче номерлы товар- лыклысөтчелек фермасы колхозчылары, Жданов исемендәге совхозның Алмаата авылындагы товар- лыклысөтчелек бригадасы членнары да коммунистик хезмәт коллективы исемен яулап алдылар. Гагановачылар хәрәкәте дә район авыл хуҗалыгы эшчәннәре арасында киң җәелеп китте. «Коммунизмга» колхозы председателе урынбасары Сәетнур Латыйпов, артта калып килгән участокка — бригадага күчеп, аны алдынгылар сафына бастырды. Вахитов исемендәге совхоз сыер савучысы Миңлекамал Нуриева үрнәге аеруча мактауга лаеклы. Ул, аз сөт бирә торган группа сыерларны кабул итеп алып, кабат совхозның алдынгылары рәтенә басты. Ул тәрбияләгән һәр сыер 1959 ел белән чагыштырганда, былтыр 1 100 килограммнан артыграк сөт бирде. Бу гүзәл хәрәкәткә кушылып, гомум халык файдасына эшләүче терлекчеләр, игенчеләр һәм механизаторлар саны бик күп. * Район партия оешмасы КПССның XXI съезды һәм партия Үзәк Комитетының январь Пленумы куйган бурычларны үтәүдә үзенең беренче адымнарны гына атлавын бик яхшы аңлый. Алда әле зур эшләр тора. Район партия активында Мәскәү өлкәсе, Серпухов районы хезмәт ияләренең инициативасы хуплап каршы алынды һәм без аны районда киң таратырга дигән карарга килдек. Серпуховлылар башлангычын Жданов исемендәге совхозның Кырымсарай товарлыклы - сөтчелек фермасы күтәреп алды. Тәҗрибәле сыер савучы Мария Золотухина әле яңа гына сыер савуга керешкән Валентина Астафьевага ярдәм итәргә*, аның һәр сыердан савымын 3500 килограммга җиткерүдә булышырга дигән карарга килде. Алай гына да түгел, ул Валентинага үзе карый торган сыерлар группасын тапшырып, үзе алмаш савучы булып эшләргә ризалык бирде. Шулай итеп, ул үзенең эш тәҗрибәсен бер Астафьевага гына түгел, ә бөтен ферма савымчыларына җиткерергә булды. Мария Золотухинаның патриотик башлангычы башка терлекчеләргә һәм механизаторларга да тиз күчте. Сыер савучы Сәвия Мөгыйнова яшь терлекче Роза Шәйхуллинага, тәҗрибәле терлекче Анна Стулова Антонина Пьяновага ярдәм итәргә булдылар. Күп кенә терлекчеләр, мәсәлән, Миңлекамал Нуриева, Сәкинә Хәсирова, Зөһрә Гыйләҗева һ. б. лар, үзләре шефлык иткән терлекчеләр югары эш үрнәкләре бирми торып, социалистик йөкләмәләрен үтәлмәде дип санарга дигән карарга килделәр. Ленин исемендәге колхозның алдынгы механизаторлары Сөләйма- нов һәм Шәйхетдинов иптәшләр яңа гына төзелгән кукуруз игү звеноларына ярдәм итәргә, аларга үзләренең эш тәҗрибәләрен күчерергә булдылар. Тормыш көн саен социалистик ярышның яңадан-яңа формаларын алга куя. Аларны вакытында күрә белергә, киң халык массаларына җиткерә барырга кирәк. Район партия оешмасы менә шуның өстендә эшли дә. Ютазылылар 1961 елга алган социалистик йөкләмәләрен уңышлы үтәп чыгарлар. Нык-ышаиабыз: алар партиянең XXII съездьш лаеклы бүләкләр белән каршы алырлар.