Логотип Казан Утлары
Повесть

ЯЗНЫҢ БЕРЕНЧЕ КӨНЕ

Хыял!.. Коштай канатлы да, дәрьядай очсыз-кырыйсыз да ул... Бер кереп чумар булсаң әллә-ә канларга, ерак-еракларга, тормышның сиңа таныш булмаган, син әле аяк басмаган якларына, җимешенең ачысын-төчесен татып белмәгән бакчаларына, менмәгән биеклекләренә очыртып алып китә ул сине. Мондый чакта башыңдагы уй-фикерләрең, күңелеңдәге теләк-өметләрең, кан тамырларыңда типкән дәртле ашкынуларын, язгы сулардай, ыргылыпыргылып ташый синең. Хыялың ташкыны тудырган берсеннән-берсе кызыклы, берсениән- берсе бай һәм мавыктыргыч вакыйгалар, кино тизлегендә берсе икенчесен алыштыра барып, гел югарыга-биеккә очырталар сине... Ләкин, никадәр генә канатлы булмасын, никадәр генә очсыз-кырыйсыз күренмәсен, хыял дигәнең дә бик алай ансат кына, таман гына ташып тормый икән һәм нәкъ кинодагыча бер бик мавыктыргыч я киеренке җирендә өзелеп, әкияттәге йокы патшалыгыдай оеп калган чагы да була икән аның. Кем ничек хыяллана бит! Берәүләр өчен хыял тынычсыз йокы тудырган төш кебек мәгънәсез күренешләр буталчыгы, икенчеләр өчен, киресенчә, тормыш чынбарлыгына тоташкан теләкләр чагылышы. Берәүләрдә ул яшерен мәхәббәт утында яну ләззәтенә тиңләштерерлек булып, астыртын гына, йөрәкнең иң нечкә кылларында тибрәлә; икенчеләрдә, киресенчә, таш-тауларны бәреп чыккан чишмәдәй, гел тышка, яктыга ыргыла; өченчеләрдә исә эчке тар дөньялары кабыгыннан шытып чыга алмаслык дәрәҗәдә зәгыйфь булып кысыр да кала. һәрхәлдә, ничек кенә булмасын, бернәрсә бәхәссез: адәм баласы хыялсыз яши алмый. Безнең Әминә дә шушы көнгә кадәр бердәнбер хыял белән яшәп килде. Кызның бу хыялы моннан җиде-сигез ел элек, урта мәктәпне тәмамлап, өлгереш* аттестаты алу шатлыгыннан исереп йөргән көннәрдә туды. Шул гомер эчендә Әминәнең хыялы аны, әкияттәге канатлы аттай, югары уку йорты еллары аша тормышның олы юлына — хыялы күгендә якты йолдыздай балкыган теләгенә ирешү юлына алып чыкты. Ләкин Әминәгә бу олы юлны, көннәр һәм айлар буе мең төрле чәчәктән җыйган ширбәтне кәрәз күзәнәкләренә ташучы бал кортыдай, зур түземлек белән тырышчан хезмәттә узарга кирәк иде әле. Әминә бүгенге иртәне гадәттәгедән соңрак уянды. Әле күзләрен ачып өлгермәс борын ук, кылт итеп кичәге көн исенә төште аның. Мондый Х 25 чакта ничек йоклап ятырга?! Кыз бердән күзләрен ачты, һәм күз ачу тизлегендә үрелеп өстәлдән бәләкәй китапчаны алды. Менә ул — өр- яңа, чия төсле, сафиян тышына алтын хәрефләр белән диплом дип куелган. Менә аның исеме, әтисеңең исеме, фамилиясе, туган елы, укыган факультеты. Менә бик тә якын, бик тә кадерле булып күренгән ике сүз — «врач-терапевт». Әминә одеялын аягы белән чөеп ташлады да урыныннан сикереп торды. Үз шатлыгына йотылып, алтын хәрефле китапчадагы әлеге ике сүзгә ышаныргаышанмаска да белмичәрәк, бер мәл, шулай, баскан хәлендә, хәрәкәтсез торды. Күр инде син кеше тормышын, ә! Ничек үзгәрә ул, ничек үзгәрә!.. Кайчан гына әле Әминә өчен боларның барысы да хыял иде, ә бүген?.. Ләкин Әминә бу уйлары агышында озак кала алмады. Дөрес, бүген ул башка көннәрдәгечә лекциягә соңлаудан куркып йокысыннан ашык- пошык тормаса да, күңеле бер урында түгел иде аның: сәгать уннан да соңламыйча, деканатка барып министрлыктан киләчәк приказда үзенең кая билгеләнүен белергә ашыкты ул. Әминә, суны чәчрәтә-чәчрәтә тиз-тиз юынды да, киенә башлады. Озак ятудан чуалган прическасын рәтләде һәм шул көннәр модасынча чәчен артка җыеп, ялтыр кашлы чәнечкеләр белән берничә урыннан эләктереп куйгач, почмактагы утыртма көзге каршысына килеп басты. Никадәр ашыкса да, кыз кешенең көзге алдындагы мәшәкате зур була инде. Әминә дә әүвәле битен кортты, аннары җиңелчә крем якты, сизе- лер-сизелмәс кенә, чама белән, ирененә кызыл йөгертте. Каш ягына килгәндә, чын-чыннан бәхетле иде ул. Аңар кашларын кыйгайтам дип пәке белән кырып, нечкәртәм дип эскәк белән йолкып бетергән кызлар кебек шырпы башын яндырып, я карандаш ярдәме белән каш сызып газап чигәргә туры килмәде. Ул бары тик ике бармак очын куе кара кашлары буйлап йөгертеп кенә чыкты. Аннары, көзге кырыендагы карлыгандай, сырга-клепсларын алырга дип кулын сузган иде, күзе зәңгәр тартмага төште. Мондый тартманы Әминә беренче күрә иде. Күңеле нәр- , сәдер сизгәндәй булды аның. Тартма эченнән бакыр өч тиен зурлыгында кул сәгате килеп чыкты. Әминә өчен бу шул хәтле көтелмәгәнчә булды, шатлыгыннан кечкенә балалардай сикереп куйды ул. Ай, нинди әйбәт! Бу бит аның иң теләгән әйбере. Ул үзе дә институтны тәмамлап врач булып эшли башлавының беренче хезмәт хакына нәкъ менә шундый сәгать алырга өмет иткән иде ләбаса. Рәхмәт төшкере әтисе, кызының теләген белгән төсле, аны котлап, яраткан әйберен бүләк иткән. Әминә сәгатьнең капкачына «Кадерле кызыма» дип язылган гади, әмма үзе өчен бик якын сүзләрне укыды. Нәгыймә апаның чәе әзер иде. Ничә ел инде, ана кеше һәр иртәне барысыннан, алда торып, аш-су өлгертеп, иң элек сәгать сигездә башланачак лекциясенә кызын, ә аннары тугыз тулуга хезмәт урынына барып җитәргә тиешле әтиләрен озатып кала торган иде. Бүген исә бу өйдә эшләр башкачарак булды. Күп еллар дәвам итүдән кагыйдәгә әйләнеп киткән режим кинәт үзгәрде. Әминә киенеп бетеп өстәл катына чәйгә утырганда, әти кеше эшенә чыгып киткән иде инде. — Хәзер сиңа, әни җаным, иртә тору-мәшәкатьләре булмас, — диде Әминә, күмәч телеменә акмай сылап. — И-и, кызым, мин күнеккән инде. Аннары, син үзең дә иртә торуны докторлар мактый дисең ич. Әминә елмайды. — Бәләкәй чагымда, «Иртә торган — >бай булган!» дип иртә торырга өйрәтми идеңмени? — «Саулыгың-байлыгың!» ди шул, кызым,4 безнең халык. Үзе сөйли, үзе эченнән башканы уйлый. Ана күңелендә, бу минутларда, башка уйлар, башка теләкләр. Ничек булыр икән кызының килә 26 чәге? Нәрсә көтә бу кызны? Аналар балаларын гел үз канат асларында, үз яннарында күреп яшәү хыялында, йокысыз уздырылган төннәр исәбенә, үстерәләр бит. Аналарның да үз хыяллары, үз бәхетләре бар. Нәгыймә апа да моңарчы хыялында гына балкыган шундый бер көнгә килеп җитте түгелме соң? Ә ни өчен, алай булса, күңел бер дә тынычланыр төсле күренми, нәрсәдер сизенгәндәй сызлана да тора. Нәрсә сизенә соң ул? Әнә бит кызы ничек үсеп җитте, нинди сылу, нинди уңган аның Әминәсе, бердәнбер күз нуры. Әгәр дә канат-каурыйлары ныгып җиткән кош кебек бердән калкынып: «Хуш, әнкәй! Үстергәнең өчен рәхмәт, мин киттем!» — дисә нишләрсең?! Бердәнбер бит, бердәнбер! Өч баладан исән калып буйга җиткәне. Нигә барысы да кыз булып тумадылар икән? Берсеннән-берсе сылу, яшь таллардай тигез үскән ике балаңның сугыш утыннан чыга алмавы нинди тетрәткеч фаҗига булуын балаларын югалткан аналар гына аңлый алырлар. Әмма ничаклы авыр, ничаклы тетрәткеч булмасын, ана йөрәге түзәм дисә түзә икән... Нәгыймә апа, шуларны уйлый-уйлый, кызының ашык-пошык чәй эчүен күзәтә. Күзе кызында, ә уйлары... Әминә әнисенең бу минутлардагы кичерешен яхшы сизә, тик ул сизмәмешкә салыша. Шуннан соң, әнисе тәмам тынычланып җитсен өчен, берни булмаганча табынны җыештыруда булыша, өй эшләре белән әверә булгандай итә һәм үзенең институтка барасын, бу юлы инде студентка булып түгел, ә яшь врач булып барасын әйтеп, кайгыларын таратып, күңелен үстереп җибәргәч тә, үзе дә шуны күрүдән тынычланып чыгып китә. Әминә урамга чыгуына борылып аргы чатка карады. Карады да... елмаеп җибәрде. Әйе, Шәрәф бүген күренмәде. Югыйсә, башка көннәрдә алар гел шушы урында—Әминәләр йорты алдында очрашып, институтка бергә китәләр иде. Бу очрашу бара-тора икесе өчен дә көтеп алынган бер гадәткә әйләнде. Бүгенге иртәне исә ул гадәт тә үзгәрде. Күрәсең, Шәрәф әле узмаган. Лекциягә ашыгасы булмагач, өендәдер шул. Юк, Шәрәф бүген бу чаттан ашыга-ашыга узып киткәндә, Әминә йомшак түшәк рәхәтендә иде әле. Дөрес, Шәрәф Әминәләр йорты капкасы алдына җиткәч, кереп чыгарга да уйлаган иде, ләкин уеннан тиз кайтты. Шәрәфкә бу көннәрнең һәр минуты, секунды кадерле. Шушы киеренке минутлар ике дусның язмышын хәл итәләр дә бит. Барыннан бигрәк Шәрәф Әминәне кайгыртты һәм кайгыртып чапкан эшен уңышлы хәл итми торып Әминәгә бер сүз дә әйтмәскә булды. Син әйтерсең, ә эшләр син дигәнчә булып чыкмавы бар... Ләкин шулай ашыгып башланган бу иртә Шәрәфкә зур куаныч китерде. Эш ул дигәнчә булып чыкты. Хәзер инде Әминәне дә куандырып, сөенчесен аласы калды. Шәрәф Әминәләргә ашыкты... Егет Әминә кайгысын чигеп йөргән кебек, Әминә дә бу көннәрдә Шәрәфне уйлады. Ләкин Әминәнең уйлары, кызларга хас булганча, бик еракка яшеренгән һәм әле үзе дә аңлап бетермәгән, төрле шикләнүләргә төренгән уйлар иде. Сөяме соң ул Шәрәфне? Әлбәттә, сөя. Сөймәсә капкадан чыгуына аны юксынмас иде. Бәлки бу, бая әйткәнебезчә, коры бер гадәт кенәдер?.. Үзе бара, үзе уйлый. Ләкин бер нәрсәне яхшы сиземли Әминә: Шәрәф белән бергә булган чаклары күңелле дә, рәхәт тә уза аның. Аннары килеп тагы шуны да яхшы сизә Әминә: Шәрәф башка беркем дә ошамаганча итеп ошый аңа. Үзе бик булдыклы да. Мәсәлән, берничә көнгә алдан һәм әйбәт урыннарга алып куйган билетлар белән Әминә- 27 не яхшы концертларга, спектакльләргә алып бара. Театрда үзен тотуы белән дә кайберәүләрдән аерылып тора. Бу исә тегеләй дә матур егетнең күркен тагы да арттыра, тагы да бизи. Антракт вакытларында Әминәне җилтерәтеп, буфетка чапмый. Тамаша барганда авызын чәпел- дәтеп ирис суырып я эскимо имеп утырмый. Әминәгә бик тә ошаганы шул: Шәрәф папугай исемле бер чуар кош кебек дүрт-биш төрле төстән киенеп, ала-колаланып, аягына чабата зурлыгы такы-токы элеп, иңбашларын очландырып, бөкресен чыгарып, стилягаланып йөрми, шулай йөргәннәрне җене сөйми. Әдәбияттан да хәбәре юк түгел үзенең. Әминәгә сирәк очрый торган кызыклы китаплар табып бирә, шундый ук сирәк була торган вакыйгалар, фәнни ачышлар турында мавыктыргыч итеп сөйли белә. Әйтәм ич, күңелле дә, файдалы да уза Әминәнең Шәрәф белән бергә булган сәгатьләре. Ул сәгатьләрне Әминә һәрвакытта да бик теләп, көтеп ала. Әйе, теләп һәм көтеп. Ләкин шунысы гаҗәп: ни өчендер сагынып түгел. Ни өчен? Үзе дә белми Әминә. Бәлки табышмакның бер очы Шәрәфнең үзендәдер? Бәлки, Шәрәф ике арадагы мөнәсәбәткә гади бер дуслык итеп кенә, укып чыгылгач кире үз урынына — киштәгә куела торган китап шикелле, гади бер хис итеп кенә карый торгандыр? Бәлки. Ә кайда соң аның, теге, мәхәббәт дигәне?! Укыган чакта картларны яшәрткән, яшьләрне тетрәткән «Фәр- һат һәм Ширин», «Таһир вә Зөһрә» поэмаларындагы хисләр ташкыны кайда соң монда? Кайдан һәм ничек башланырга тиеш ул мәхәббәт? Әллә инде теге бер таныш җырдагыча бер дә көтмәгәндә килеп төшәме икән башыңа?.. Әминә шуларны уйлый-уйлый кырмыска оясыдай мыжлаган институт фоэсына килеп кергәндә, куанычын уртаклашу сабырсызлыгы белән ашыккан Шәрәф тирләп-пешеп Саттаров квартиры ишеге алдына җитеп туктады. Туктады да, тын да алмастан, звонок төймәсенә басты. Ашыгыч хәлләрдәгечә зыңлаган звонок тавышьша аптырап калган Нәгыймә апа ишекне ачты. Шәрәф бүлмәгә кереп тә тормастан: «Сөенче, Нәгыймә апа!» — дип кычкырды. Ана күңеле бердән җилкенде: — Әйдә, улым, әйдә, эчкә уз әле! Кереп сөйләш. Сөенче качмас. — Әминә кайда? Сөенчене башлап ул ишетергә тиеш... — Институтка дип киткән иде. Сәгать унбергә чакырганнар. Министр приказы булачак диме шунда... Нәгыймә апа, бәлки тагы беркадәр вакыт такылдап торган да булыр иде, әмма Шәрәф Әминәнең институтка барып җитеп, белмәгән башка, җайланган эшне бозып ташлавыннан куркып, ничек килеп керсә, шулай атылып чыгып та китте. Сөенечле хәбәрне белә алмый калган Нәгыймә апа, зәгыйфь аяклары белән кылтан-кылтан атлап, егет артыннан ашыкты. — Кара әле, улым, Шәрәф, әйтмәдең бит әле сөенечле хәбәреңне! Әмма Шәрәф бу чагында, биш атлыйсын бер атлап, түбән катка төшеп җиткән иде инде... Сәламәтлек саклау министрының институт тәмамлаучы егерме комсомолецны әйбәт башлангычлары белән котлап язылган приказында Әминәнең фамилиясе дә бар иде. Институт директоры профессор Коләхметов чирәм җирләргә, авылларга китәчәк яшь врачларны берәм-берәм үзе кабул итте. Ул, аларны зур хезмәт юлына беренче адым ясаулары белән котлап, аталарча киңәшләр бирде. Карт профессор Әминәне беренче курстан ук белә иде. Алар Әминәнең әтисе Баязит Саттаров белән күптәнге танышлар, хәтта якын дуслар. Менә хәзер дә аның каршында шул якын дусның кызы утыра. Башта Коләхметов, Әминә керүгә, беркадәр табышмак алдында калган 28 төсле хис итте үзен. Аннары, табышмакны табарга теләгән төсле алдында яткан министр приказына, приказга теркәлгән егерменең исемлегенә күз салды. Әйе, күзләре алдамый аны. Менә ул — Әминә-Баязи- товна Саттарова, Ташлытауга диелгән. Әллә инде теге хәбәрне берәрсе шаярып таратканмы? Югыйсә, дөресен әйтергә кирәк, илдә шундый патриотик вакыйгалар барган бер көннәрдә Саттаров кебек кешенең кызы шәһәрдә калу әмәлләрен эзли дигән хәбәрне Коләхметов бер дә ошатып бетермәгән иде. — Утырыгыз, — диде карт профессор, урын күрсәтеп, — тәбрик итәм сезне! Әминә, рәхмәт әйтергә теләп, иреннәрен тибрәтсә дә тавышы чыкмады. Дәрәҗәле бу кеше алдында беркадәр югалып калды ул. Коләхметов моны бик тиз сизде һәм, кызга мондый киеренкелектән котылырга булышкан төсле, мөмкин кадәр гадирәк күренергә тырышты: — Менә эшкә башлар көннәр дә килеп җитте... Тормышында беренче тапкыр ишеткән бу хәбәрдән Әминә тагы да дулкынлана төште. — Сез фикерегездән кире кайтмагансыздыр бит? Нинди фикер? Нәрсә турында сорый бу кеше? Мондый сорау Әминәне мең төрле шиккә салды. Ни өчен болай сорады әле ул? Әллә ышанмыймы? Теләсә нәрсә генә булсын, тик ышанмау гына булмасын иде... Әминә уйларыннан аерылып җавап бирергә дә өлгермәде, профессор тагы сорады: — Мин сезне шәһәрдә кала дип ишеткән идем. Шул дөресме? — Белмим тагы...—диде бөтенләй аптыраган Әминә, — мин беркемгә дә, бервакытта да болай дигәнем юк. Башка берәү турында ишетмәдегезме икән? — Бик мөмкин... Бик мөмкин! Башка берәү турында булуы да ихтимал. Бик ихтимал!—диде карт профессор. Димәк, хәбәр ялган. Шәһәрдә калырга теләүче Саттаров кызы булып чыкмады, һәм ул шулай булырга тиеш тә. Чөнки, Саттаров үзе тәрбияләп үстергән баласының хезмәт юлын бервакытта да алай ансат кына башлавына риза булмас. Коләхметов яхшы белә бит аның холкын. — Ярый алайса. Приказ күчермәсен алырсыз. Онытмагыз: яшь врач өчен практиканы авылдан башлау—үзе бер бәхет ул. Ярый. Хәзер сүз сезгә: миңа берәр йомышыгыз бармы? — диде Коләхметов, әңгәмәне түгәрәкләргә вакыт җиткәнен аңлатып. Әллә әйтергәме икән? Секундның ниндидер бер өлешендә Әминәдә Шәрәфнең кая билгеләнүен белү теләге туса да, әмма остазы алдында моны яхшы тапмыйча, кыз эчтән тынды. ) — Хәзергә бернинди йомышым да юк. Эшли башлагач була калса, хат язып сорашырга мөмкиндер бит? — диде Әминә.’ — Әлбәттә, әлбәттә!—диде Коләхметов, — сез яшь врачларга, тәҗрибә казанмый торып институтыгыз белән араны өзмәскә кирәк. Әгәр берәр кыенлык туса (ә мин ышанам, андый кыенлыклар булачак), яисә инде берәр ярдәм кирәксә, икеләнеп тормастан, туры үземә языгыз. Министрлыкка языгыз. Коләхметов урыныннан торды. Аңа әле исемлектәге тагы берничә кеше белән сөйләшергә кирәк иде. Әминә дә торды. Коләхметов аталарча җылы итеп елмайды һәм кулын сузды: Ярый алайса, хушыгыз! Хәерле юл телим сезгә, коллега! Кем генә аңлар’икән Әминәнең бу минуттагы шатлыгын! Нәрсә диде бит! Ничек эндәште бит ул аңа! Шундый олы кеше, дан һәм дәрәҗә иясе, атаклы профессор «Коллега!» дип эндәште түгелме 29 соң?! Аның кичәге остазы, бүген үзенең шәкертенә «Коллега!» дип кулын бирде. Коллега — ягъни алар бер уртак хезмәт, бер бөек теләк кешеләре бүген. Шәрәф институтны рентгенолог исеме белән тәмамлады. / Дөрес, баштарак хирург булу хыялы белән янып йөргән иде ул. Урта мәктәптә әйбәт өлгерешкә укыган яшүсмернең бу хыялы чәчәк аткан елларда медицина галәмен мәшһүр Бурденко операцияләре шаулаткан заман иде. Шәрәф тә, шул көннәр романтикасыннан канатланган башка бик күп замандашлары кебек, үзен данлы эшләргә, героик вакыйгаларга хәзерләү дәрте белән ашкынды һәм, әйтергә кирәк, егетнең мондый ашкынуы әйбәт укуының төп сәбәпләреннән берсе булды. Нәкъ әнә шундый канатлы яшүсмерлек елларында, укымаган роман, карамаган кино калмаган көннәрдә Шәрәфнең кулына «Авыл врачы язмалары» исемле бер китап эләкте. Роман да, хикәя дә булмыйча, чын тормышның үзен язган бу китапны Шәрәф кызыксынып укып чыкты. Китапның авторы, ничек итеп моннан утыз ел элек, 1926 елда, Казан медицина институтын тәмамлагач, ерак Урал даласындагы ярлы казакъ авылына эшкә җибәрелүен, юлның ул заманнарда бик газап-мәшәкать- ле булуын, иң элек пароходта, аннары дөя өстендә чайкала-чайкала барып җиткәч тә кулына фонендоскоп тотып, өстенә ак халат киеп, врач булып, якты һәм чиста кабинетта эшлисе урынга, балта-чүкеч тотып, кадак кагып төзүче вазифасын үтәвен, «больница» булырга тиешле бер хәрабәне әкрен-әкрен җайга китерүен барлык кыенлыклары белән тасвирлап язган иде. Шәрәфкә китаптагы авыл халкының, кечесеннән олысына кадәр, ничек итеп яшь врачка ярдәм итүе, хәлдән килгәнчә булышуларын тасвирлап язылган сәхифәләр аеруча ошаган иде. Ә инде китап авторы яшь врачның бу ерак авылда ике-өч ел эшләп халык мәхәббәтен казанып алгач, китәр срогы җиткәндә, китәргә теләмичә гомергә шунда эшкә калуына Шәрәф чын мәгънәсендә олы җанлылык дип карады, кайчан булса бер үзе дә шундый олы җанлылык күрсәтү хыялы белән янды. Хыял, хыял!.. Син аңа канат таксаң гына теләгеңә очыртып илтә ул сине. Әгәр дә инде өрелгән буш куыктай Гына булса, югары күтәрелә башлау белән шартлап юкка чыга. Шәрәфнең хыялы белән дә шулайрак 'булып чыкты ахрысы. Эшләр уйламаганда-көтмәгәндә башка юнәлеш алды. Хыял икенче юлга, югарыга түгел, ә тар тыкрыкка кереп китте. Шәрәфнең атасы мәрхүм Шәйдулла агай үзен, хаклы буларак, зур тормыш юлын узган кеше итеп санаучыларның берсе иде. Революциягә тикле балачагы ялчылыкта узган бу кешегә мәктәп партасын күрү, мөгаллим сабагын тыңлау насыйп булмады. Семья башы булган әти кешегә күбрәк тормыш куарга, иртәге көнгә тамак кайгыртырга, йорт- каралты булдырырга, ә моның өчен җитмеш җиде төрле кәсеп белергә, шуңа омтылып яшәргә туры килде. Аннары шулкадәресе дә бар иде әле, заманы да нәкъ Шәйдулла агай ишеләр өчен асламчылыкта көн күреп «аякка басарга» киң юл ачкан мең тугыз йөз егерме беренче еллар, алыш-биреш осталарының яңгыр арты гөмбәләредәй калкып торган НЭП еллары иде. Дөрес, бу еллар, Шәйдулла агай һәм аның ишеләр өметләнеп көткәнчә, озын гомерле булып чыкмады. Әмма, ничек кенә булмасын, ул елларда Шәйдулла агай, үзе әйтмешли, аякка басып калды: йорты, йортында тавык-чебеше булды, өйләнеп . семья корып җибәрде, шулай вактөяк сатып, аны-моны алып, кара эштә җәфа чикмичә, тир түкмичә ал да гөл килеп яшәгән елларда, ил тормышындагы вакытлы чигенүгә чик куелгач, Шәйдулла агай, аптырап-югалып калмыйча, НЭП мәктәбеннән алган тәҗрибәсенә тайнып, совет учреждениеләренең берсенә хуҗалык эшчесе булып күчте. Гаделлек йөзеннән 30 әйтергә кирәк, Шәйдулла агай хуҗалык эшчесе буларак гел яхшы исәптә йөрде. Бернинди яктан да яманаты чыкмады — алдашмады VD- лашмады. Киресенчә, иң әйбәт һәм ышанычлы хуҗалыкчылар рәтендә саналды. Шулай итеп, яшьтән нужа куып, тормыш күреп, ачысын-төче- сен белеп үскән Шәйдулла агайга Шәрәфнең әлеге хыялы беркадәр тәвәккәл булып күренде. Ул баласының мондый хыялына яшьлек тәҗ- рибәсезлегеннән килеп чыккан буш бер кызыксыну түгелме икән, тормыштан күреп түгел, ә китаптан укып мавыккан ялгыш юл түгелме’ икән дип шикләнеп карады һәм, әти кеше буларак, үзе исән чагында баласын дөрес юлга бастыруны изге бурычы санады. — Син, улым, тормышта үз урыныңны табарга тырыш. Алга карап эш итә торган заман килде хәзер, алга карап. Ул син укыган доктор китабында узган замандагы хәлләр язылган. Әйе, ул заманнарда барыбыз да авыл ягына, крестьян кулына карап яшәдек. Нигә дисәң, шәһәрләрдә рәт чамалы иде... тегесе юк, монысы җитми, ә авыл үзе дә тук, шәһәрне дә туендыра иде. Хәзер үзең күрәсең әнә — шәһәр тормышы башкача китте. Рус әйтмешли, другой коленкор хәзер. Белдеңме?! Хәзер кешеләр файдалы һөнәрне, бик азлар гына белгән һөнәрне сайлый. Нигә дисәң, укытучы белән доктордан да күп прафисе юк бүгенгесе көндә. Белдеңме?! Әнә, син Шолемзоннардан үрнәк алыр идең. Нинди дөнья белгән кешеләр! Буыннан буынга бер һөнәрне эләктереп алганнар да, әйдә полный ходка! Нәсел-нәселдән аптекчылар. Дөрес эшлиләр! Нигә дисәң, тыныч та, рәхәт тә. Өстә фатир, аста аптек. Белмәгән дарулары юк. Теләсәң рецепт белән, теләсәң рецептсыз ал. Акчаң гына булсын. Син, улым, сүзләремә колак салыр булсаң, шундыйрак, башкалар абайлап җиткерми торган сирәгрәк һөнәрне сайла — ак сакаллы карт булырсың. Аннары бит әле шул тиклесен дә онытырга ярамый: хирург дигән доктор хәзер буа буарлык. Белдеңме?! Тыныч көндә дә йокы ют бит аңа. Гел кан-эрен эчендә. Ә син шундый һөнәр сайла, тыныч хезмәттә бәхетле тормыш корып, пар күгәрчендәй гөрләп яшәрлек булсын... Шулай итеп, хирург булып, теге китап авторы кебек ерак авылларда дан казану хыялы белән янган Шәрәфнең институтны рентгенолог исеме беләнтәмамлавында әтисе Шәйдулла агайның киңәше хәлиткеч булды. Ә инде бу һөнәре белән шәһәрнең теләсә кайсы больницасында, теләсә кайсы клиникасында бик ансат урын таба алачагын да күргәч, Шәрәф әтисенең чыннан да тәҗрибәле һәм башлы кеше булуын, бик акыллы киңәш биреп калдыруын тагын бер кат аңлады. * Хәзер инде Шәрәфкә әтисенең икенче киңәше — «тыныч хезмәттә- бәхетле тормыш корып, пар күгәрчендәй гөрләп яшәү өчен» икенче күгәрчен турында кайгырту кирәк иде. Шуңа күрә дә Шәрәф тиздән шәһәрдә ачылачак яңа больницаның рентген кабинетына урнашу турында министрлыкта сүз алып барганда, икенче бер яшь врачны—үзенең «булачак тормыш иптәшен» дә- больница штатына алуны шарт итеп куйды. Мондый хәлләрдә шулай әйтергә яравын һәм моның бернинди ояты булмавын, киресенчә, кайберәүләрнең, хәтта «туганым», «апам», «бра- тым» дип алдауга кадәр барып җитүләрен Шәрәф яхшы белә иде. Әгәр дә инде Шәрәф шулай әйткән икән, ул бит кемнедер алдау теләге белән түгел — алла сакласын! — ә Әминә белән ике арадагы дуслыкка ышануыннан әйтте. Яна больницага рентгенологлар бик кирәк булгач, Шәрәфнең бу шартына кырт кисеп җавап бирмәсәләр дә, әмма шушы ике-өч көндә хәл итәргә ышандырдылар. Шәрәф сабырлык саклый алырдай егет иде, шуңа күрә ул, мәсьәлә бөтенләй хәл ителмәс борын, бу турыда беркемгә дә, бигрәк тә Әминәнең үзенә сиздермичә торырга, ә инде хәл ителгән- 31 нән соң кызга да, кызның әти-әнисенә дә шатлыклы бер сюрприз ясау хыялы белән янып йөрде. Эшләр нәкъ Шәрәф көткәнчә, нәкъ ул хыялланганча килеп чыкты. Яна больница штатына, Шәрәфкә була, Әминәне дә теркәп куйдылар һәм бу турыда институт директорына хәбәр итәргә булдылар. Бая, Әминә институтка дип чыгып киткәч, Шәрәфнең сөенечле хәбәр белән килүе әнә шул турыда иде. Коләхметов кабинетыннан чыгуына, Әминәнең күзенә беренче күренгән кеше Шәрәф булды. Шәрәфтә, кабинет ишегеннән күзен алмыйча, кызның чыгуын түземсезлек белән көтеп тора иде. Әминәнең, вакыйганы белмичә, җайлаган эшне чуалтуыннан сагайган иде ул, ә инде йөзендә елмаю балкыган кызны күргәч, моны үзенчә аңлап, кызның шатлыгын уртаклашырга ашыкты: —• Булдымы? Калдырдылармы? Әминә үзенең исемлектә калуын аңлатып елмаеп башын иде. — Менә әйбәт булган!.. Ә мин шул тикле борчылган идем, белсәң... Шәрәф, сүзен әйтеп бетермәстән, Әминәнең кулын кысты: — Ихлас күңелдән тәбрик итәм, Әминә! Эшебездә дә бергә, янәшә булсак икән, дип хыялланган идем бит мин. Шәрәфнең бу хәтле шатлануын күрү Әминәне дәртләндерде. Күңеле күтәрелгән кыз Шәрәфнең бу сүзләреннән ниндидер бер якын киләчәккә киная ишеткәндәй хис итте үзен. Бердән теле ачылып китте аның. — Әллә чынлап та бергә?! — Бергә! — Менә әйбәт булган!.. Ике яшьне яшен тизлегендә бер-берсенә тарткан, якын иткән гаҗәеп бер минут иде бу һәм алар бүген, бу бергә укыган гомерләрендә беренче тапкыр, барлык институт күзе алдында, кичәге бер факультет кешеләре булып кына түгел, ә бүгенгенең уртак фикерле, уртак теләкле, уртак омтылышлы коллегалар булуларын да күрсәткән төсле култыклашып чыгып киттеләр. Сөенечле хәбәрнең нәрсә турында икәнен белә алмый калган Нәгыймә апа, ничек тынычланырга, кузгалган күңелен ничек басарга белмәде. Ичмасам килмәгән булса, берни әйтмәгән булса, җиңелрәк булыр иде. Ә хәзер менә «Нәрсә булды икән?», «Нишләделәр икән?» дип япа-ялгызың баш ватып азаплан инде. » Әллә телефонда гына булса да Баязитның эш урынына шалтыратып әйтергәме икән?! Кирәк хәлләрдә ничек шалтыратырга, ничек сөйләшергә аңа өйрәткән иделәр. Шулай, икеле-микеле уйланып торган чакта, кинәт, звонок зыңлады. Нәгыймә апа сискәнеп китте һәм, Әминә кайтты дип уйлап, ишеккә ашыкты. Ләкин ул үзенең ялгышуын ишекне ачып берәүне дә күрмәгәч кенә абайлады. Шуннан соң коридорның аргы очындагы телефонга чапты. Телефон аппараты, үзе дә бик ашыктыргандай, икенче кат шалтырады. — Хәзер... Хәзер... Синмени әле ул?.. Нәгыймә апа телефон трубкасын алып, баш яулыгын кайтара төшеп, колагына куйды: — Тыңлыйм! Саттаров квартиры! Телефонның аргы очындагы кеше Әминә Баязитовнаны сорады. — Юк шул, Әминә Баязитовна өйдә юк, — диде Нәгыймә апа тегенең сүзләрен кабатлап, — институтка дип киткән иде... Теге кеше бераз сүзсез торгач та: — Кирәк иде ул безгә,— дип әйтеп тә бетермәде, Нәгыймә апа, мо- 32 Ни*өчен кирәк булды. Кайдан сөйләшәсез? Ярар, әллә ни ашыгыч түгел. Тагы бер шалтыратырбыз Әле,— диде теге кеше. Әллә инде трубканы куярга ашыга. Карагыз әле, улым, нишләп әйтмисез... Мин аның әнисе булам.. Кайсыгыз бу?.. Нәрсәгә кирәкте соң сезгә Әминә? — Сәламәтлек саклау министрлыгыннан. Кызыгыз үзе белә, — диде сөйләүче һәм трубканы куйды, күрәсең, телефон тынып калды. — Кара әле... Кем... Улым?.. Чын-чыннан борчылган Нәгыймә апа, кулындагы телефон трубкасын болгый-болгый, тынып калган аппаратка зарын сөйләүдә иде: — Бу нинди халык бу, ә?! Әллә миннән .яшереп берәр эш күрәләрме болар, ә?! Ачуыңнан шартларсың, билләһи!.. Мин кем соң бу өйдә?.. Әминә Баязитовна, имеш... Мине санга санамаска чамалый түгелме соң бу халык?! — Тыңла инде алайса. Бүген иртәдән бирле үтереп кызыңны эзлиләр. Әминә Баязитовна гына дип сөйләшәләр. Шәрәфе дә бусагадан гына сорап, пожарга ашыккандай йөгерде. Әле хәзер менә министерстводан. Белеш әле, сиңа әйтәм, нигә кирәкте икән бу кыз? Әллә кая олактырырга җыенмыйлармы анда? Аллам сакласын!... Бетте, бетте... доклад сөйләмим... Күңелемдәгене әйтәм... Шулай ит, үзең шалтырат... Институтларына шалтырат... Приказ килгән ди анда... Ярый, ярый... Бетте... Бетте. Нәгыймә апа ире белән сөйләшеп трубканы урынына куйгач кына үзен беркадәр тынычлангандай хис итте. Тик Баязитка хәлне ачыклауга үк шалтыратып хәбәр ит, дип кисәтәсе калган икән. Я, әйтмәсәң дә хәбәр итәр әле. Күрде ич ана күңеле ничек ярсуын. Институтның зур .авыр ишеген этә-төртә ачып йортка, йорттан урамга чыккач, Әминәгә дә, Шәрәфкә дә тирә-як шундый матур, шундый ямьле булып күренде, алар, туып-үскән шәһәрләрен бүген генә күргән төсле, бераз вакыт карап тордылар. Бу тирә, бигрәк тә шәһәрнең бу почмагы, чынлап та үзенә каратырлык төзек һәм җыйнак иде. Әнә каршыда гына, бөтен кварталны биләп, таш баганалы яңа бина сузылган. Монда булачак химиклар укый. Аның каршысында гына икенче матур бина: Фәннәр Академиясенең филиалы. Монда республиканың экономика һәм культурасын үстерү буенча фәнни эшләр, гыйльми эзләнүләр алып барыла, яңа белгечләр, ' яшь галимнәр хәзерләнә. Шул мәһабәт биналар каршысында яшел утраучыктай булып бәләкәй бакча күренә. Бу бакчаның үзенә күрә матур тарихы бар. Егерме-утыз еллар элек рабфак егетләре-кызларының кулы белән утыртылган бу бакча, бүген шул утызынчы ел рабфакчыларын— бүгенге чал башлы абзыйларны үзенең җиләс күләгәсе белән иркәли. Әминә дә, Шәрәф тә ул узган заманны белми. Бу гүзәл биналар урынында утыз-кырык ел элек берсе-берсен тыгызлап, берсе икенчесенә ябышыпсыланып утырган кыеш-мыеш беркатлы агач өйләр, «бакали» кибетләр, «сыра залы» һәм башка шуның ише «заведениеләр» булуы турында башларына да китерә алмый алар. Чөнки Әминә дә, Шәрәф тә ул заманнарны күрмичә, ул еллар авырлыгын татымыйча үсте. Аларга, мәсәлән, ул заманнардагыча көненә бер җамыяк бәрәңге өйрәсе ашап, профком талонына алып кигән сырма бишмәт я колакчын бүрек җылысына куана-куана уку бәхетен кичерергә туры килмәде. нысы да, Шәрәф кебек, ни өчен кирәк булуын әйтми дип тизрәк сорап калырга ашыкты: китеп бармагае Кузгалган ярсуы Нәгыймә апага гайрәт өстәде һәм ул шунда ук иренең телефон номерын җыйды. Теге очта Баязит агай трубканы алды: — Тыңлыйм! Шәрәфнең дә, Әминәнең дә «мәктәптә укыр чаклары» җиңел.елларга туры килде. Шуңа күрә алар узган көннәрен берничек тә зарланып искә ала алмыйлар. Дөрес, кайчак зарлангандай итеп сыкранган, эшләре алар дигәнчә булып чыкмаса, каш-кабакларын йомып турсайган вакытлары да була, ләкин мондый турсаюлар тормыш авырлыгыннан түгел, Баязит агай сүзләре белән әйтсәк, «туңганлыктан түгел, ә уңганлыктан». Мондый чакларда әти кеше башын чайкап «Э-эх!» дигән төсле көрсенеп елмая да, узган яшьлеген, әнә хәзер Әминә белән Шәрәф карап торган бакчаның тирәкләре белән бергә картаеп барган гомерен хәтерли... ...Ул авыр еллар' таныш булмаган өч яшүсмерне бер тугандай итеп якынлаштырды. Аларны шулай якынлаштырган көч өчесе өчен дә уртак бер теләк, өчесе өчен дә уртак бер хыял — укытучы , булу хыялы иде. Өсбашларында юка кием, аякта тишек шиблет, түштә КИМ значогы, ә значок астындагы йөрәктә зур омтылышлар, дәртле ашкынулар... Алганнары җиде сум стипендия. Шуның алты сумын завхоз апа культа бирәсең, ә ул сине иртәкич кайнар кипяток, өйлә ашка «гәрәчи» дип әйтелгән өйрә я «эшти» белән сыйлый. Стипендия алган көннәрдә дусларның куанычлары эчләренә сыймый: чаттагы продмагка чабасың да «Московская» дип йөртелгән халва аласың. Шул әйберне күмәч белән әвәләп кайнар суга манып ашасаң — галәмәт икән! Башка сыең бер читтә торсын!.. Хәер, башка сые аның ул чагында төшкә дә керми. Шулай, укый торгач, ул заманның теле белән әйткәндә: фән гранитларын кимерә торгач, көз узып та китә, зәмһәрирле кыш керә, тирә- якны ап-ак кар каплый. Студентларның күбесе хәзер инде дөньяны тәрәзәдән генә күзәтеп, Такташның: Кышны салкын диләр, Ялганлыйлар, Җылы була Шәпләп киенсәң, — дигән юлларын укып юаналар. Әнә шундый кышкы айларда уку йортларында атна-ун көнлек каникуллар башланып китә. Кәнсәләрияләрдә йорт-җирләренә кайтып килүчеләргә тңмер юлы литерлары языла, стипендия бирелә. Өч дус исә, туган якларын ничек кенә сагынсалар да, бу хәлләрендә юлга чыгарга базмыйлар. Дусларның берсе итле-майлы Оренбург ягыннан. Ул, мәсәлән, әгәр өенә кайтып килә алганда тегене-моны, каклаган каз кебег- рәген, талканын-фәләнен, бәлки бер йомры ак маен алып кайта алачагын бер-ике кич оста итеп, хыял катыштырып хикәяли торгач, егетләрдә дәрт кабына. Шуннан соң инде өчесенең өсбашыннан бер кешегә кышкы юл салкынына каршы тора алырлык киемсалым әмәлләгәч, Оренбург егетен каникулга озаталар. — Бар, дус, юлың уңсын! Буш кул белән кайтма! — дип наказ да бирәләр үзенә. Ах, ул көннәр!.. Дәртле һәм гамьсез яшьлек еллары! Баязит агай әле дә булса ул көннәрне хәтерләргә ярата. Ә инде берәр җае чыгып дуслар очраша да калсалар, аларның узган яшьлек һәм шуның романтикасын искә алулары сөйләп тә, тыңлап та туймаслык гаҗәеп бер хикәягә әйләнә. Алар өчесе дә исән бүген. Өчесе дә бик хөрмәтле кешеләр. Берсе аларның башкорт халкының күренекле язучысы, икенчесе — композитор, ә өченчесе— Баязит агай мәгариф министрлыгында җаваплы эшче. Өчесенең дә буй. җиткән, югары белем алган, Шәрәфтәй уллары, Әминәдән кызлары үсә... з.. с. ә.- № 8. 33 34 — Нәрсә катып калдык әле без?! Әминә Шәрәфнең тавышыннан уянгандай булды: — Бүген миңа бар нәрсә ничектер башкачарак күренә. Нигә икән, белмисеңме, Шәрәф?! — Беләм! — Әйт, белсәң! — Без бит үзебез дә бүген башкалар. Мы уже не те, какими были вчера! — диде Шәрәф, мәгълүм русча фразаны кабатлап. Әминә егетнең тавышында үзенә күрә бер ныклык, чигенмәс тәвәккәллек ишетте. Бу аңардагы бая Коләхметов кабинетында кабынган ышанычны тагы да көчәйтеп, үстереп җибәрде... Аннары Әминәдә бу секундларда икенче бер хис туды: Шәрәф аңа, үзе әйтмешли, чынлап та башкачарак, моңарчы билгеле булмаган яклары ачылып киткән кебек булып күренде. Алар, урамны үтеп, аргы якка — Ленин китапханәсе ягына чыктылар. Хәзер инде университет алдындагы кечкенә бакчаны үтеп, Куйбышев урамына төшәргә, трамваймы, троллейбусмы — кайсына булса да утырып Ершов кыры ягына, Әминәләр яшәгән йортка таба барырга кирәк иде. Менә алар университет алдындагы бакчага килеп җиттеләр. Бик тә таныш, бик тә якын бакча иде бу алар өчен. Институтта уку елларында, күп тапкыр, сәгатьләр буе калын дәфтәр битләренә чумып сессия, зачетларга хәзерләнгәннәре бар аларның бу бакчада. һәм менә бүген... Нишләп дусларның адымнары салмакланды әле? Тиз генә узып китәселәре килмиме әллә? Нәрсәдер бик кызганыч, нәрсәдер аерылып кала кебек. Әнә алар утыра торган эскәмия. Әнә кояшлы кызу көннәрдә аларга күләгә биргән акация агачы. Барысы да шундый якын!.. Шундый якын!!. Ничек инде шуны күрмичә, яисә күрсәң дә күрмәгәнгә салышып узып китәргә?! Кинәт, Әминә елмайды: — Әйдә бераз утырып торыйк! Кызның тавышында моңсулык чагылса да, Шәрәф моны сизми калды, ә инде Әминә «Соңгы кат!» дип тә өстәгәч, бөтенләй гаҗәпләнде- — Ни өчен соңгы кат?! — Безнең скамьяга хәзер инде башкалар утырыр. — Ә-ә, син аны әйтәсеңмени әле?! — Ә син нәрсәне дип уйлаган идең? Шәрәф көлгән булды. — Мин тагы «соңгы кат» дип Арктикага китүчеләр төсле өметсезләнеп әйткәч... Әминә ярым шаяру белән аны бүлде: — Җибәрсәләр, барыр идеңме?! — Кая җибәрсәләр? — Арктикага. — Нишлим мин анда! Мин океанограф түгел лә. Мин рентгенолог. Миңа анда нечего делать. Ак аюлар бит алар грипп белән авырмый. Дуслар элекке таныш урыннарына — Володя Ульянов һәйкәле каршындагы кырыйдан икенче скамьяга килеп утырдылар. Утырдылар да, ерак юлга чыкканда башкарылган мәгълүм бер йола кушканча, бер минут тын калдылар. Шуннан соң Әминә, кискен бер карарга килгәндәй, урыныннан торды. — Киттек! Шәрәф тә күтәрелде. — Киттек һәм... гел бергә! Шулаймы?! — Шулай!—диде Әминә. — Гел бергә! Алар Куйбышев урамына таба төшә башладылар. — Кара әле, Шәрәф, син бит рәтләп сөйләмәдең дә. Бая сорарга з* 35 онытканмын. Сөйлә әле, ничек булды соң безнең бер исемлеккә генә түгел, ә бер үк эш урынына эләгүебез? Шәрәф бу сорауны көтә иде. Шундый сорау була калганда, үзенең ничек итеп зур кыенлыкларны ерып чыга алуын, үзеннән битәр Әминәне кайгыртуын 'бар нечкәлекләре белән сурәтләп бирә алуына ышана да иде. Шуңа күрә, ул хикәясен язучылар төсле «чигенү» белән башлады: — Әйе, ул турыда чынлап та сөйләрлеге бар шул. Роман язарлык! Ул бит, Әминә, үзең өчен булуга караганда кеше өчен тырышуы даг тарткалашуы да ансат. Шуңа ахрысы, миңа бу эшне ерып чыгу җиңел булгандыр да. Югыйсә, баштарак, сөйләшергә дә теләмәделәр. Без, имеш, институт тәмамлаучы яшь врачларны, тәҗрибәләре булмый торып, алып кала алмыйбыз. Ах, так, мин әйтәм... һәм менә шул чагында инде козырь итеп үземне алам. Синең өчен булгач мондый ход миңа көч кенә бирә. Алайса, мин әйтәм, гафу итәсез, миңа башка җирдән эш эзләргә кала инде, дим. Карыйм, тегеләр ык-мык итәләр. Соң инде, дигән булам, неужели безнең институтны бергә тәмамлавыбыз киләчәк бәхетебезне җимерергә тиеш? Нинди конституциядә язылган мондый хәл дигән булам... Ну, әгәр дә инде эшләр шуңа барып җитә икән, дигән булалар тегеләр, әлбәттә, без этого недопустим. Ну все же, дигән була кадрлар бүлеге начальнигы, бу мәсьәләне мин үзем генә хәл итә алмыйм. Замминистра докладовать итәрмен, ди. Пожалуйста, мин әйтәм, мин көтәргә әзер. Шулай дим дә диюен, үзем сине әллә кайларга олактырып куймагайлары дип тә куркам. Шуннан соң, ике көн дә узмый — звонок. Алло! — мин әйтәм. Шәрәф иптәшме? Үзе, мин әйтәм. Сезнең мәсьәлә хәл ителде, ди теге. Ничек хәл ителде? — мин әйтәм. Положительно, — ди бер генә сүз белән җавап бирә теге. Шатлыгымнан нишләргә белмим. Ничек шатланмаска! Иң якын кешең өчен шундый яхшылык эшлә дә, шатланмый кара син! Шуннан соң трубканы куям да — йөгер сезгә. Ничек барып җитүемне дә белмим. Звонокны басам һәм баскан килеш бармагымны звонок төймәсеннән алмый торам икән. Нәгыймә апа ишекне ача. «Сөенче!» дип бер генә сүз әйтерлек хәлем калган. Аннары сине сорыйм. Әминә институтка китте, приказ булачак икән, ди. Йөрәгем жу итте. Ах, мин әйтәм, сөенчем көенечкә әйләнеп куймагае. Озын-озак'уйлап торырлык вакытмы соң! — йөгер институтка. Шуннан соң ниләр булганын син үзең дә беләсең... Әминә Шәрәф сөйләгәнне мавыктыргыч бер хикәя тыңлаган төсле итеп тыңлады. — Чыңлап та, бигрәк сәер боларның, ә?! Институтны бергә тәмамлаган ике врачның бер үк урынга билгеләнүе неужели проблема икән?! — Проблема димә, волокита диген. Кыскасы, җимердек без ул волокитаны! — диде Шәрәф һәм шул ук вакытта борчылган төсле дә итеп әйтте: — Әлбәттә, аларны да гаепләп булмый. Әгәр моңа ирек биргәндә... Беләсеңме, министр бусагасын көненә күпме безнең ишеләр таптый, ата-аналарны әйтмә дә инде... Чөнки барысы да үз интересын кайгырта. Пожалуйста, әнә, бар гына. Хәтта сайлап бар, кайсына телисең — район больницасынамы, участковойгамы, авылныкынамы, чирәм җирләргәме — рәхим ит, телисең икән семьяң белән! Барлык льготалар бирелә... Әминәнең уйлары чуалып киткәндәй булды. Ул Шәрәфне аңлап җиткерә алмыйчарак торды. — Соң шулай булгач? — Нәрсә, «шулай булгач?» — Ул чагында нишләп ут йотып йөрергә кирәк булган? Бу инде, үзенә күрә, ачык ишекне шаку булып чыкмыймы соң? Бу юлы Шәрәфнең уйлары саташты. — Нинди «ачык ишек» ул? Нәрсә турында сөйлисең син? 36 — Бергә эшкә бару турында. — Мин дә шуны сөйлим ич инде. — Ә нишләп ул чагында зур бер җиңү итеп сөйлисең? — Сөйләдең сүз! — диде Шәрәф, гаҗәпләнеп, — ничек җиңү булмасын инде? Әллә син моны ансат кына эшләнде дисеңме? — Шәрәф, әллә мин сине аңламыйм, әллә син мине. Төшендереп кенә сөйлә әле зинһар — ничек булды эш? — Әле генә сөйләдем бит инде. — Без кая билгеләндек соң? — Кызык та инде син, Әминә! Кая, имеш. Гастрономга сатучылар булып түгел, әлбәттә. Больницага! — Ташлытаугамы? — Ниткән ташлытау булсын инде! Шәһәрнең менә дигән җирендә. Трамвайда барасыңмы, троллейбустамы... Нәрсә, ышанмыйсыңмы әллә?! Әминә, чынлап та, үз колакларына ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Шәрәфнең бу хәбәре аның өчен шулкадәр көтмәгәнчә булып чыкты, ул беркадәр вакыт нәрсә дип тә әйтергә белмичә, шулай Шәрәфкә гаҗәпләнеп караганы хәлендә, телен йоткан кешедәй сүзсез калды. Шәрәф кабат сорады: — Ышанмыйсыңмы? — Нәрсә сөйлисең син, Шәрәф? — Менә тагы! — Без ялгышканбыз бит. — Кем ялгышкан? Минме? — Әйе, син... Мин дә... — Аңламыйм мин сине, Әминә. — Әйе, әйе, без бер-беребезне аңламаганбыз... — Әле дә булса аңламыйм мин сине, Әминә! Шәрәф ике арадагы ялгышны аңлаудан ерак иде. Ул моны уена да китермәде. Шәрәфнең хәзерге кыяфәте Әминәгә барсын ачып бирде. Кинәт бик кызык булып күренде бу хәл Әминәгә һәм ул Шәрәфнең ничек итеп «авырлыклар ерып чыгуы» турындагы хикәясен исенә төшерде дә, тотыла алмыйча, шаркылдап көлеп җибәрде. Көлгән саен көлке тотты Әминәне. Бу Шәрәфне үртәгәннән үртәде. — Аңламыйм, нәрсәсе көлке соң моның? Әминә тагы көчлерәк көлә башлады. Аннары ул пальтосы җиңе очыннан яфрак зурлыгында яулыгын алып, көчле көлүдән күзенә бәреп чыккан яшен сөртте. — Көл дә, ела да, билләһи!.. Шәрәф чынлап торып ачуланды. — Ышанмыйсың, шулаймы?! — Мин то ышанам... Менә син ышанырсыңмы икән? — Нишләп ышанмыем?.. — Ышансаң әйтим инде алайса, без авылга китәбез бит... — Авылга?! Ничек авылга? Нинди авылга? — Авыл нинди була соң? Шәрәфнең чырае бердән үзгәрде, авыз кырыйлары җимерелде. Бу аның елмаерга теләве иде. Әмма теләгән елмаю килеп чыкмады. — Шаяртасың, конечно?! — Әйе, шаярту кебегрәк булып чыкты бу. — Нәрсәне әйтәсең? — Синең «җиңүләргә ирешүең». — Аңламыйм. — Мин бит авылга «бару турында сөйлим, Шәрәф! Шәрәф кырт кисте: — Сөйләшәсе сөйләшелгән, беткән. Сине шәһәр больницасы штатына алалар... 37 — Мин үзем генә түгел. Егерме кеше без. Комсомол путевкасы белән. Исемлектә син дә бар дип торам бит мин... Шәрәф, хаксыз рәнҗетелгән кешедәй, үпкәләгән тавыш белән әйтте: — Кызык булып чыкты әле бу! Кеше бәхетен кайгыртам дип көлкегә калып та була икән. Ярый. Шулай да булсын, ди. Чынлап та, шулай булып чыга түгелме соң? Әминәнең башында шундый сорау туды һәм бердән уңайсыз булып китте аңа. Ул хәзер көлү түгел, ә ярсырга әзер иде. — Ни өчен син ■ М'иңа бу хакта алдан әйтмәдең? — «Алдан әйтмәдең?» Янәсе, рөхсәт итегез, Әминә иптәш, сезгә яхшылык эшләргә?! Шулаймы? — Кара әле, Шәрәф, нигә син моны яхшылыкка саныйсың? Алайса, институт безне авылга җибәреп яманлык эшлиме? — Теләсәң ничек аңла — анысы синең эш. Ә миңа нишләргә хәзер? — Нишләргә дип... Әле вакыт узмаган ла. Төзәтеп була торгандыр? Шәрәф, баядан бирле борчыган сорауга җавап тапкандай, җанланып китте. — Узмаган шул! Әйе, эш узмаган әле. Төзәтеп була. — Төзәтеп була дисең икән, әйдә хәзер үк институтка. Директорга керәбез дә хәлне аңлатып бирәбез. Әминә, институт директоры профессор Коләхметов белән сөйләшкәндә, аның «Мин сезне шәһәрдә кала» дип ишеттем диюен хәтерләде. Үзе турындагы мондый хәбәрне бая ул беренче тапкыр ишетеп гаҗәпләнгән булса, хәзер инде бу хәбәрнең.нигезсез булмавын күрде. — Әйтәм, директор «Мин сезне шәһәрдә каласыз» дип ишеттем дигән була. Тикмәгә әйтмәгән икән шул. — Нишләп тикмәгә әйтсен. Мин бит синең калуың турында беренче аңа ишеттердем. — Шуңа күрә, Шәрәф, сиңа аның янына үзең генә керү яхшы. Шәрәф шаярткан булды: — Шүрлисеңмени?* — Шүрләү түгел бу. Исемлеккә мине түгел, сине кертергә кирәк бит. — Исемлеккә?! Нинди исемлеккә? — Нинди булсын? Безнең исемлеккә. — Син нәрсә... Әллә көләсеңме миннән?! Әле генә көйләнгән мөнәсәбәтнең тагы бозылып китүе Әминәдә бердән ачу кузгатты. Ничектер бик ямьсез булып күренә башлады бу хәл Әминәгә. Ул, ни әйтергә белмичәрәк, бераз сүзсез барды. — Мин сине, — диде Шәрәф кисәтүле тавыш белән, — бу тикле беркатлы булырсың дип уйламаган идем. Әминә кырт борылды да очкын чәчәрдәй күзләре белән Шәрәфкә кадалды. — Ә мин сине... Ләкин ул сүзен әйтеп бетермәде. Нигә әйтеп бетермәде соң ул әйтәсе сүзен? Ни өчен бүленеп калды ул? Әллә егеткә турысын әйтүдән курыктымы? Уңайсызландымы әллә? Әллә ачуы будымы аны? Кызның хәзерге хәлен Шәрәф үзе дә абайлап өлгерде. Шәрәф, әйтерсең лә, Әминәне мондый хәлдә беренче күрә — шулай сизде ул үзен һәм бу өркетеп тә алды егетне. Сүзеннән бүленеп калган Әминә озак басып тора алмады, йөрәктәге ачуыннан бугазына килеп тыгылган яшьне күрсәтмәс өчен, ялт борылды да, китеп тә барды... Дүрт күзләп көткән ана, кыңгырау тавышыннан ук танып алып, җан-фәрман ишеккә атылды. 38 _/2_\7‘ . 77-77".л 2.?'‘„- ңелен^ әге яшерен уйларына кадәр хәрә7._17 7 7. 7 7727 7/77*1 ? а ‘ п ‘№ннан сиземләгән ана, Әминәнең чы777-~ 77 2 7777'177^17'7 2 2 аидь1 - Әминә башка көннәрдә ишектән кер- 7772 7 7_Г7/7'7/Г Я 2 ЫК чырай белән керми иде. Киресенчә, 1“ ’ 777 72" ~ 7777727* 3> Р АОрмыш^ ямен дә алып кайткан төсле, елмаю- 77 2 72/77 2’^7717 яң. ырал кайтып керә торган иде. Керә керүенә, 727’277777727';>"’^ә ^ исен кочаклар иде» кухня ягыннан килгән аш ' 2/777* ‘2 2~ ----^аныр, шатланып кына да калмыйча «и-и, әни җа- 72/17/7? *77.7772/7 °7е ^ьзгаргансың!» дип тә әйтер иде. Әнисе исә ~7’.~7' 77’'* *^ИТ7 ӘН сыл\\ кызын гүя бүген беренче кат күргән төсле, 7/ 1577.2^2 ~*~елмаеп карап торыр, аның сөйләнә-сөйләнә чише- лаисы чөйгә, шарфын кайсысына әлүен, кыскасы, 1'2/..әрәләтен күзәтеп торыр иде. Бүген исә Әминә ачулы да, бор- ?--7“ күренде. Ана күңеле, ничә әйтсәң дә ана күңеле инде ул. пә.ыимә апа да кызының хәзерге хәлен сиземләсә дә, әмма кайбер сабырсыз аналар шикелле «Кызым ни булды?», «Кызым, әллә бер-бер хәл бармы?» кебек мең төрле сораулар белән теңкәсенә тимичәрәк то- рупы яхшы тапты. Киресенчә, кызының хәзерге хәлен ул күрмәмешкә салынды, тик шулай да, баядан бирле тынычлык бирмичә табышмак булып әйләнгән «сөенче»нең очын табу теләге белән, Әминәгә Шәрәфнең килеп китүен, аны соравын һәм артыннан ук институтка китеп баруын сөйли башлады. торам. — Шатлыклы хәбәрне мин сиңа үзем алып кайттым, әни! — диде Әминә, бердән ачылып. Кызының чырае ачылуын күргән анага да рәхәт булып китте. — Мине, әнкәй җаным, яңа урынга билгеләделәр. — Хәере белән булсын инде, кызым, хәере белән. Ниндирәк урынга билгеләделәр? Әйбәт урынмы? — Бик әйбәт урын, әнкәй! Ерак та түгел аннары. Үзебезнең республикада гына... Шәрәфнең Әминәгә хәтере калды. Әминәнең бу рәвештә яхшылыкны читкә кагуына Шәрәф гафу итмәслек бер гаделсезлек дип карады. Алай гына да түгел, ул бүгенге сөйләшүләрдә Әминәнең моңарчы аңа билгеле булмаган, каядыр астыртын яткан икенче бер сыйфатын ачкандай сизде үзен. Ә бит Әминә урынында башка берәү булса, болан кыланмас иде. Шатлана-шатлана риза булыр иде. Ничек ялгышкан ул, ә?! Бик нык ялгышкан икән шул. Ул бит институттагы кызлар арасыннан бары тик Әминәне генә үзенә тиң кыз дип һәм йөрәген аңларлык, аңлап кына да калмыйча, үз хисләре белән җавап та бирә алырлык бер кыз дип уйлаган иде. Ялгышкан икән, бик ялгышкан икән шул Шәрәф... «Ялгышкан». Каян килеп керде әле бу сүз башка? Әминә дә, бәлки, шушы сәгатьләрдә аның турында шулай уйлый торгандыр? Ялгышкан. Бу уйланулар Шәрәфне уятып җибәрде. Ул Әминәнең дә шулай уйлавыннан... курыкты түгел, хурланды. Хурланырлыгыи Шәрәф күреп — Бик кабаланган. Сөйләшеп тә тормады. Сөенче дип авызын гына ачкан иде, синең өйдә юклыкны белгәч, борылып китеп тә барды. Күрдеңме соң үзең, кызым? Әминә теләр-теләмәс җавап бирде. — Күрдем лә... — Шулаймы?! — дигән булды Нәгыймә апа. Янәсе, ул әллә ни югын Әминә әйтмәсә дә белә. Шуны аңлаткан төсле өстәп тә куйды: — «Сөенче» дигәч тә, мин тагы берәр шатлыклы хәбәр бармы икән, дип 39 тора. Әгәр Әминә аны «Качып калган» дип тә уйласа?.. Ни өчен әле ул бая «төзәтеп тә була» диде. Төзәтеп була дигән икән, димәк, Әминә моны төзәтелергә тиешле ялгыш адым дип карый.. Юк, юк, Шәрәф андый ялгыш адым ясый торган кеше түгел. Түгел, түгел! Ул, хәтта, моны Әминәнең үзенә дә әйтә белә. Тик моны әйткәнгә кадәр тиз генә бер мәсьәләне ачыклап аласы иде. Шушы уйлану вакытында туды аның бу фикере һәм бик ошады үзенә. Шулкадәр ошады, Шәрәф хәзер үк автомат телефоннан шалтыратып •сорарлык дәрәҗәгә җитеп сабырсызланды: «Ташлытау больницасында рентген кабинеты бармыюкмы?» Ярамый, әлбәттә. Мондый мәсьәләне телефон аша сорашу ярамый. Ерак түгел ич. Министрлыкка барырга да ачыкларга. Министрлыкта Шәрәфкә Ташлытауда больница түгел, ә врач пункты дип аңлаттылар, врач пунктларында рентген кабинеты булмавын да әйттеләр. Шәрәф үзе дә шуны көткән иде һәм, кинәт, аңардагы бая кабынган хәтер калу тагы үзен сиздерә башлады. «Юк, дускай, минем хәлне түгел, ә синең хәлне төзәтергә кирәк икән» дип әйтәсе килде аның Әминәгә. —Сезгә обязательно Ташлытау булуы шартмыни? — дип сорады кадрлар бүлеге работнигы. —Мин үзем өчен түгел. Минем мәсьәлә хәл ителгән инде. Бер бик якын кешемне шунда җибәрәләр, — диде Шәрәф. —Ә-ә, аңлашыла. Сез, әлбәттә, инде аны алып калу юлларын эзлисез. Шулаймы? — Түгел. Киресенчә, мин үзем дә аның белән китәргә уйлаган идем... — Бик әйбәт эшлисез... — Булмый икән шул... — Нишләп булмасын? — Мин рентгенолог. —A-а, шулаймыни?! — дип Шәрәфнең кайгысын аңлаган төсле итте теге, аннары, кинәт, бер фикергә килеп: — Карагыз әле, төзәтеп була бит сезнең эшне, — диде. — Төзәтеп була? — Әйе. Ташлытау пункты ул Чишмәледәге участковой больницага карый. Бу больницага рентген җиһазлары кайтачак. Менә сезгә вакан- ция! Ара да ерак түгел — өч-дүрт чакрым гына. — Ну бит әле җиһазлар кайтачак кына... — Күп булса бер-ике айдан... — Бер-ике айда ниләр генә булмавы мөмкин, — диде Шәрәф һәм китәргә ашыкты, — ярый, рәхмәт әйбәт киңәшегез өчен. Хушыгыз. Шәрәф, министрлыктан чыккач, туры Әминәләргә китте. Ишекне Нәгыймә апа ачты. — Әминә өйдәме? — Өйдә, өйдә, әйдә, кер! Бая да күз күрде — кояш алды, киттең дә баттың... Шәрәф эчкә узды һәм беренче күргәне кием элгечтәге Әминә пальтосы булды. Өйдә икән. Шәрәф өс киемен элгән арада, Нәгыймә апа аңа «сөенче» дигәнең әле дә булса белә алмый гаҗиз булуын сиздереп сөйләнде. — Бая булса — бая, хәзер булса — хәзер. Әйтмисез. Нинди сөенче соң ул? Әминә бер дә сөенгән төсле күренми... — Бая сөенче иде, ә хәзер көенечкә әйләнде, — диде Шәрәф. — Нәрсә генә булды соң ул тикле?.. — Әминә сөйләмәдемени? — Сез бит барыгыз да миннән яшерәсез, — диде ярсып Нәгыймә апа. 40 — Яшерерлек бернәрсә юк. Әминәгә шәһәр больницасына урын тапкан идем... — Соң?! — «Соң» дип, шул инде... Шәрәф «әйтмәсәң дә аңлашыла бит» дигән төсле, кулын селтәде дәг Әминә бүлмәсенә таба узды. Ана бу юлы да бернәрсә белә алмады. Шәрәф Әминә бүлмәсенең ишеген шакыды. Эчтән тавыш ишетелде: Шәрәф бүлмәгә керде. Әминә өстәл тартмаларын бушату белән мәшгуль иде. Бүлмәдә күченгәндәге кебек берникадәр тәртипсезлек. Идән уртасында ачылып ташланган чемодан ята. Шәрәф мондый хәлне күрермен дип уйламаган иде. Чынлап та китеп барырмы икән бу кыз? Яшьлектәге ачу-үпкәләүләр яз башының яшенле яңгыры кебек — берьяктан гөрелдәп килә, икенче якка китеп тә бара. Әминәнең ачуы да шулай кыска гомерле булды. Ә инде Шәрәф тә килеп кергәч бөтенләГг басылды. Чынлап та, Шәрәф аңа яхшылык итәм дип эшләде ич бу эшне. Якын дус итеп эшләде. Шуларны уйлый да тагы икеләнә башлыГг Әминә. — Син мине аңламыйсың, Шәрәф. Мин бит шәһәрдә калырга теләмәүдән түгел... Гаепсез рәнҗетелүче позасына басып өлгергән Шәрәф кывга сөйләп бетерергә дә , бирмәде: — Юк, юк. Сүз ул турыда бармый бит. Син үзең мине аңларга теләмисең, бөтен бәла дә шунда: аңларга теләмәүдә я ялгыш аңлауда. Син, бәлки, мине шәһәргә ябышып яткан «маменькин сынок» дип тә уйлый торгансыңдыр?.. Ялгышасың! Мин, Әминә, әгәр беләсең килсә, Ташлытауга түгел, Сахалинга китәргә «дә әзер... — Соң шулай булгач?! — Ә-ә, шулай булгачмы?! Шулай булырга тиеш булган икән дә була алмыйча калган... Әминә бу сүзләрдән бернәрсә дә аңламады. — Яхшымы-яманмы, мин, үземчә инде, синең өчен тырышкан булдым. Ну ярый, әйтик, син моңа риза түгел, ди. Әйдә, ялгышу миндә булсын ди! Әлбәттә, хәзер инде эш узгач, яңадан барып: «Мин авылга китмим, шәһәрдә калам!» — дип сүз башлау ямьсез бер шаяру кебек булыр иде. Мине башкасы борчый: нишләп соң син үзең турында гына кайгырткансың?.. Әминә гаҗәпләнде: — Ничек үзем турында гына?! — Ничекме?! Ни өчен син бер тирәдәрәк эшләү турында уйламадың?.. Ярый, мин, син әйткәнчә, башта планымны сиңа белдермичә» • ялгышканмын да ди. Мин бит үз ялгышымны шунда ук төзәтергә теләп» бая синнән аерылгач та, министерствога бардым. Әйе, әйе. Синең белән бергә җибәрүләрен сорадым.., Әминә ачылып китте: — Сорадың?! — Сорау белән генә булмый икән шул. Җибәрә алмыйбыз. Анда* рентген кабинеты юк. Син биредә кирәк, диделәр. Я, әйт инде — мии нәрсә эшләргә тиеш булам? Баязит агай өенә шат күңел, ачык чырай белән кайтып керде. — Кәефең көр күренә, сиңа әйтәм, әллә шатландырып җибәрделәрме үзеңне? — дип каршылады аны карчыгы. — Менә хәзер сөйләп бирсәм, үзең дә шатланмас җиреңнән шатланырсың әле, — диде Баязит агай һәм, өс-башын чишенә-чишенә, ничею итеп бая Нәгыймә борчылып шалтыратканнан соң телефонда профессор* 41 Коләхметов белән сөйләшүен, атаклы галимнең аны шундый «әйбәт», «акыллы», «эш сөючән» кыз үстерә алуы белән котлавын сөйләде. Нәгыймә апа өчен дә боларны ишетү җан рәхәте булды. — Кайда эшләячәк? Силинага җибәрми торганнардыр бит?.. — Ә-ә, син аны әйтәсеңмени әле? — дигән булды Баязит агай, хатынының эчке борчылуын хәзер генә аңлаган булып, — бер бик әйбәт авылга! Баязит агай моны шундый итеп әйтте, Нәгыймә апага да җиңел булып китте, моңарчы пыскып янган кайгысы, кабына алмаган учак төсле тынып калды. Әмма, ничә әйтсәң дә ана күңеле ана күңеле инде ул. — Кыз бала бит, сиңа әйтәм, күрмәгән-белмәгән чит җир булгач... — Ниткән «күрмәгән-белмәгән җир ул?» Кайсы географиядән алдың әле син андый «чит» җирне? Америкага җибәрмиләр лә кызыңны... — Яңа урын диюем инде... Яна урында кыен булмагае диюем... — Булсын! Кыенлык белән башланган эшнең соңыннан рәхәте зур була аның. — Кыз бала бит... — Булса! Хан кызы түгел, безнең кызыбыз. Юкка пошынма, Нәгыймә. Хәзерге яшьләр, алар, кыенлыктан кача торган түгел. Нәгыймә апа, иренең фикерләренә каршы сүз әйтмәсә дә, тирән итеп бер көрсенде... Өстәлгә аш куелды. Бүлмәдән Әминә белән Шәрәф чыкты. Чырайларына караганда, алар икесе дә шат һәм тыныч күренәләр. Бер карарга килгән төсле, ике-, се дә кыюланган. Хәер, бер алар гынамы, Баязит агай, хәтта Нәгыймә апа үзе дә яшьләрнең шатлыкларын уртаклашырга әзер. Шәрәфне ашка калырга кыстадылар. Егет риза булды. — Миңа, балалар, — диде Баязит агай барысы да утырып беткәч,— шушы бәрәкәтле табын алдында сезне котлап сүз әйтергә кирәк. Күптән, бик күптән хыялланган идем мин, кызым, шушы көнне күрү турында!.. — Әминәнең авылга китү көненме? — диде Шәрәф шаяртып. — Зур хезмәт юлына аяк басу көнен, — дип төзәтте аны Баязит агай, — кыскасы, мин сезгә, балалар, шул зур хезмәттә хәерле юл телим. — Хәерле һәм кыска юл! — дип төзәтте Шәрәф. Нәгыймә апаның авыз эченнән әйткән «амин»ы ишетелде. Баязит агай гаҗәпләнде: — Ни өчен ккска юл? Мин аңламадым сине, Шәрәф?! — Тизрәк әйләнеп кайтсын... — Тизрәк кайтсын? Ни дип ашыгырга булдыгыз әле сез? Барып җитмәс борын кайту турында уйлыйсыз... Ана күңеле түзмәде: — Ай аллам, барысы да синең кебек таш йөрәк түгел бит инде... — Юк, Нәгыймә, эш таш йөрәклектә түгел... Кинәт кабынган бу күңелле бәхәс Әминәгә сәер дә һәм шул ук вакытта кызык та булып күренде. — Ә син ничек теләр идең, әткәй?! — дип сорады ул. — Мин, кызым, әйттем ич инде — сиңа хәерле юл телим. Тик менә- ни өчен ул юл кыска булырга тиеш, монысын мин аңламыйм. Юк инде, балалар, сез мине'гафу итегез, мин үз тормышымны башланмый торып очланган кыска юлдан атлап китмәс идем. Шәрәф борчылды: — Сез мине аңлап җиткермәдегез ахры, Баязит абзый... 42 — Аңладым, хәтта, артыгы белән! — диде Саттаров, нәрсәгәдер киная ясап, — тик бер әйбер аңлашылмый миңа... — әйтергәме-әйтмәскәме дигән кебегрәк икеләнеп торды ул. Әминә әтисе күңелендәгене белергә ашыкты. — Нәрсә аңлашылмый, әткәй? — Сайлаган кыска юлыгыз. Шәрәф үзен борчыган уйларыннан бушанган төсле җиңеләеп китте. Әнә нәрсә икән ата күңелендә! Шәрәф күз кырыйлары белән генә Әминәгә карады: «аңлыйсыңмы?» янәсе... Әминә моны үзенчә юрады. Аңа әтисе «кыска юл» дигәнне ялгыш аңлый кебек күренде. — Әткәй, «кыска юл» дип Шәрәф минем тизрәк әйләнеп кайтуымны әйтә... — A-а, шулаймыни?! Алайса командировкага баруың икән бу синең... — Түгел, эшкә. Ләкин вакытлы эшкә. Без шулай сөйләштек... — Сөйләштегез? Кем белән? — Шәрәф белән. — Шәрәф белән?! Шәрәф әле менә шушы сәгатьләрдә Әминә бүлмәсендә туган планны тизрәк сөйләп биреп әти кешене тынычландырырга ашыкты. — Баязит абзый, эш болай тора. Шәһәрдә калу планыбыз барып чыкмады безнең. Мин бик тырышкан идем дә... — Шәрәф күз кырыйлары белән Әминәгә карады, янәсе, сөйләп бирәм бит хәзер ашыгып нинди юләрлек эшләп ташлавыңны!.. Аннары, «юк, без андыйлардан түгел» дигәнсыман сүзен: — ...барып чыкмады, — дип дәвам итте. — Мине- җибәрмиләр, Баязит абзый, син биредә бик кирәк, диләр. Шәрәфнең сүзләре Саттаровка ошамады. Әти кешегә бу беркадәр лаф ору төсле яңгырады. Бәлки яшьләр өчен бу вакытлы бер хәл генә- дер?.. Бәлки бара-тора алар үзләре дә моны аңларлар, һәрхәлдә Баязит агай Шәрәфнең эшкә башламас борын «бик кирәк»ле кешегә әйләнеп китүен аның яшьлегенә хас мактану дип карады. — ...Шуннан соң инде без Әминә белән бер карарга килдек, — диде Шәрәф сүзен түгәрәкләп, — ул билгеләнгән авылына бара бирсен, бераз эшләсен. Ә аннары күз күрер... — Ничек инде ул «күз күрер»? — Ну... Киредән Казанга кайтыр. «Ничек» дисезме? Анысын инде, Баязит абзый, мин үзем рәтләрмен. Сез тыныч булыгыз. Тынычлыгын җуя барган Саттаров, әле һаман да булса мондый тамашага ышанмыйча һәм шуны тизрәк белергә теләп, кызына карады: — Шулаймы, кызым?! — Әйе, әткәй, без шулай эшләргә булдык... — Шулай булмыйчы! Хәзер бөтен дөнья шулай эшли бит, — диде бу сөйләшүләрне бик игътибар белән тыңлап утырган Нәгыймә апа. Саттаровның кашлары җимерелде, чырае сытылды. Кызының мондый җавабы аның өчен көтелмәгәнчә булды. Алдагы көннәр идеалы итеп үстергән кызының мондый эшләргә сәләте булыр дип Саттаров уена да китерми иде. Димәк, ялгышкан? Ул гына да түгел, башкалар да, барсыннан элек кызының икенче тәрбиячесе — профессор Коләх- метов та ялгышкан?.. Башында көчәйгәннән-көчәеп үсә барган бу уйлары Саттаровны ярсытты да, өркетте дә. Өркетүе шуннан булды аның: Саттаров Әминәнең мондый адымында хәвефле бер җинаять яралгысы ятуын күрде. Әгәр аның кызы — кичә югары мәктәп тәмамлап врач исемен алган кызы — хезмәт юлының беренче адымын алдаудан башлый икән, кая илтер аны мондый юл? Кешеләрнең сәламәт, бәхетле яшәүләре өчен җаваплы врач исемен алган берәүгә, хезмәт юлына аяк басканда кечкенә генә булса да, гөнаһсыз кебек күренсә дә алдау 43 рөхсәт ителәме? Шуны аңлап башлыймы Әминә үз юлын? Әллә инде әнә әнисе әйткәнчә «бөтен дөнья шулай эшләгәнгә» күрә, ул да «шулай эшли»ме? Бәлки, Әминә моны яшьлектән эшли торгандыр? Бәлки, бу ялгышны төзәтү соң түгелдер? Юлга чыгылмаган, адым атланылмаган бит. Утны вакытында сүндермәсәң, янгынга әйләнгән кебек, Әминәнең бу ялгыш адымын да, аны еракка алып кермәс борын, төзәтергә кирәктер? — Шәһәрдә эшкә калып булмадымыни? Саттаров бу сорауны үзен ярсыткан уйларын сиздермәс өчен бирде. Шәрәф ялт Әминәгә карады: яле, тыңлыйк, нинди җавап бирерсең икән? — Булмады шул, әткәй! — диде Әминә үз ялганына үзе кызарып. Кызның тавышында борчылу яңгырады. Ул әтисенең хәзерге кичерешен аның күзләреннән үк күреп тора иде. — Нишләп соң, син, Шәрәф, кайгыртмадың? Үзеңә урын җайлый алгансың ич?! Дуслык шулай буламыни? Нәкъ менә шуны әйтсеннәр иде дип көткән дә иде Шәрәф. — Эх, Баязит абый, кайгыртмаган кая инде ул!.. Менә дигән урын рәтләгән идем... — дип эшнең ничек булуын сөйли башласа да, «Әминәне күндереп булмады» дип дөресен әйтергә кыймадымы инде, әллә кыз алдында тагы бер кат яхшы атлы булырга теләдеме, сүзен: соңга калганбыз, эш узган, приказ бирелгән, — дип бетерде. Күр син аларны, ә?! Бер ялгыштан икенчесенә сикерәләр. Юк, әле соңга калынмаган. Приказдамыни эш. Приказ кушып та, йөрәгең кушма- са, бернәрсә эшли алмыйсың. Ә моны төзәтүе ансат, йөрәкне түгел, әлбәттә, ә приказны. Моны бары ул гына, әйе, бары ул гына төзәтә ала. — Болай булгач бу эшкә минем үземә катнашырга туры килә инде. Югыйсә, чынлап та, соңга калырсыз. Баязит агайның, үзе әйтмешли, «бу эшкә» ничек катнашырга чамалавын Әминә дә, Шәрәф тә аңлый алмый тордылар. Әтисенең холкын яхшы белгән Әминәгә аның бу сүзләре артында икенче мәгънә яшеренгән кебек сизелде. Кем белә, бәлки бу шулай сизелгән генәдер? Тик бер кеше генә, баядан бирле бу бәхәсне үз акылы белән үлчәп утырган Нәгыймә апа гына, иренең сүзләрен туры мәгънәсендә аңлап, чын күңелдән хуплады. — Үзең катыш, үзең, сиңа әйтәм! Нәгыймә апа сүзләрен Шәрәф тә куәтләде: — Әйе, Баязит агай, сез катнашсагыз, чынлап та эшләр төзәлер иде. Саттаров алдындагы чынаягын этәреп куйгач та, урыныннан торды һәм яңа йомыш килеп чыккандагыча итеп күрше бүлмәгә кереп китте. Шәрәф, үзләре генә калудан файдаланып, Нәгыймә апаны бу мәсьәләдә нык булырга өндәде. — Шулай шул, төзәтәм дисә Баязит агай төзәтә ала инде анысы... — Приказ-мриказ дип киреләмәсәләр? — һей, хәрби приказмыни ул. Бик ансат төзәтәләр аны. — Үзегез докторлар булып җиттегез бит инде, берәр авыру-мазар уйлап чыгарасыгыз калган. Шәрәф рәхәтләнеп көлде. — Ну, Нәгыймә апа, сезгә генә тапшырасы икән бу эшне! Шулай бит, Әминә? Әминә эндәшмәде. Аның уйлары әтисе янында, икенче бүлмәдә урала иде. Саттаров бүлмәдән чыкты. Ул, файдалы эш башкарган кеше кебек, канәгать бер кыяфәттә иде. — Төзәлде!—диде ул. 44 Шәрәф шап итеп учын учка сукты. — Менә, әйттем бит! Нәрсәне әйтә соң ул? Әминә бер Шәрәфкә, бер әтисенә карады. — Мин, кызым, Степан Гаврилович белән сөйләштем,—диде Саттаров, министрлыктагы җаваплы абзыйның фамилиясен атап, — ул да синең шәһәрдән китмәвеңне мәслихәт күрә. Әминә аптырап калды. Нйчек булды әле бу? Ни өчен «ул да»? Әллә әтисе дә аның шәһәрдә калуы ягындамы? Аннары ул бу турыда берәүгә дә бер сүз дә әйтмәде бит әле. Әгәр шулай икән, ни дип аның ирке белән шаяралар? Кызның ачулары кузгалды һәм бу ачу кузгалган вакытта бик кискен сүз әйтәсе килде аның. Бик кискен сүз! — Әткәй, минем путевка кулда инде! Юк, моны әйтергә теләмәгән иде Әминә. Шәрәфкә дә сәер ишетелде Әминәнең бу дәлиле. — һей, тапкансың! Путевкадамыни эш?!. — Әйе, путевкадамыни эш, — дип кушылды Саттаров. — Путевканы аны кире кайтару бик ансат. Ә менә ялгыш юлдан кайту ансат түгел. — Мин дә шуны әйтәм, авылга бер кереп чумсаң, котылырсың аннары, — диде Шәрәф. Саттаровның эчке ачуы тышка бәреп чыкты: — Юк, егет, мин аны әйтмим! Мин сезнең халыкка хезмәт итү юлындагы беренче адымыгызның алдау белән башланмавын телим. Шул турыда әйтмәкче булган идем мин сезгә... Баязит Саттаровның яшьлеге авылда узды. ’ Кәримулла хәлфә Октябрь революциясенә кадәр Гөмбәле авылы мәдрәсәсендә балалар укыткач, кечкенә Баязитның да әлепби тотып, «ата-бата» укып, акны-караны тануы әтисе мәдрәсәсеннән башланды. Ләкин «хәлфә малае» ничаклы гына хәлфә малае булмасын, бервакытта да үз ишләреннән өстен булып кылана алмады. Моны иң әүвәле әти кеше Кәримулла хәлфә үзе шулай теләде. Утызлап малай арасында чайкала- чайкала лыбыр-лыбыр^ сабак ятлап утырган Баязитка карата ул, хәтта,, таләпчәнрәк тә булды/Бу аның бар эштә дә гаделлек кирәк дигән үзгәрмәс законы иде. Әтисенә йөрәгендә саф балалык мәхәббәте саклаган, «Үсеп җиткәч кем буласың?» дип сораганда, «Әти кебек хәлфә булам» дип җавап кайтарырга яраткан кечкенә Баязитның әтидән күчереп алган сыйфатларының берсе дә әлеге шул гаделлек булды. Яшүсмернең бу әйбәт холкы үзе белән бергә үсте, бергә чыныкты, бергә олайды, ә инде мөстәкыйльлеккә* чыгып үз көнен үзе күрә башлаганнан бирле бердәнбер юлдашы булды. Дөрес, үз иркенә көн күрү бик үк җиңел булмады аңа. Укып «әтисе кебек хәлфә булу» хыялы тамак кайгысына абына торды, ә аннары заманы үзгәреп китте. Баязит урта белемдә туктап калды. Әтисе тырышмады түгел, тырышты. Улының гөл кебек ачыла барган сәләтен күргән әти-хәлфә аңа белем бирүне һәфтияк, тәҗвид белән генә чикләмичә, мәдрәсәдән тыш сәгатьләрендә рус әлифбасын да өйрәтте. Бала үсә төшеп Пушкинның «Алтын әтәч»ен Тукай тәрҗемәсендә генә укып калмыйча, оригиналыннан да «сукалый» башлагач, әти кеше кечкенә Баязитны Гөмбәледән җиде чакрымдагы Сираҗ приходский училищесына урнаштырды. Баязит агай әтисенең ул еллардагы: «Сиңа, улым, мулла булып, бәлеш ялмап корсак үстерәсе түгел. Киләчәктә халыкка файдалы эш күрсәтергә тырыш. Онытма, тырышкан табар — ташка кадак кагар. Киләчәк сезнең кулда хәзер!» — дигән нәсихәтен әле дә хәтереннән чыгармый. Октябрь революциясен унтугыз яшендә каршылаган Баязит, үзе ише бик күп замандашлары белән, яңа тормыш дулкыннары эченә кереп- чумды. 45 Романтикага бай гаҗәеп көннәр иде бу! «Буржуйка» исеме белән дан алган тимер мич җылысына туймыйча, тишек чабатадан ачлы-туклы яңа тормыш корып йөргән көннәр!.. Ул көннәрдә дәртле комсомолец Баязит известь склады булган сарайны клуб ясауда катнашты, стеналарына «Яшәсен хөррият!», «Бетсен капитал!» лозунгларын язышты. «Кызыл шәрык» исемендәге бу клуб шул елларда яңа йолдызлардай кабынып торган культура учакларының берсенә әйләнде. Шушы клуб сәхнәсендә Баязитлар, Якуплар, Гарифәләр битләренә грим ягып, кулларына агач мылтык тотып, «Канлы көннәр» пьесасындагы «револю- цня»дә катнаштылар. Ә аннары, явыз дошман «Кызыл шәрык» сәхнәсендә уйналган пьесада гына булмыйча, Идел буйларына якынлаша башлагач, винтовка тотып гражданнар сугышына да киттеләр. Сугыш гөрелтесе ераклашып, җимерек илнең хуҗалыгын торгызу көннәре башланып киткәч, коммунист Баязит Саттаров туган авылына өйләнеп кайтып, әтисе укыткан мәдрәсәне мәктәп һәм лнкбиз ясап, көндез балаларга, ә кичен зурларга белем бирде. Мәгърифәт юлында чәче агарып картайган Кәримулла хәлфә, улы Баязитның халыкка мондый хезмәтен күреп, гомерендә булмаганча куанды. — Рәхмәт, улым, йөз яшә! Ышанычымны акладың. Инде үлсәм дә үкенмим. Үз балаларыңның да игелеген күрергә язсын, — дигән иде аңа, ул елларда, карт атасы һәм беренче хәлфәсе. Соңга таба, еллар узып, өйләнеп тормыш кора башлагач, Баязит Саттаров әтисе тәрбиясеннән алганын үз семьясына күчерде, әтисе васыять иткәнчә, үз балаларының игелеген күрүне якты киләчәк итеп билгеләде, шундый киләчәкне күрү хыялы белән яшәде. Икенче көнне Әминә, кая барасын әйтмичә, чыгып китте. Кичәге ачуыннан әле дә булса айнып җитмәгән иде ул. Бөтен дөньясына ачулы кебек сизде ул үзен — әтисенә, әтисе белән телефонда сөйләшкән Степан Гавриловичка да, бигрәк тә Шәрәфкә. Әминә җәяү барды. Ленин бакчасын үтте. Яраткан Ленин урамына күтәрелде һәм Кремльгә таба карап китте. Менә ул Кави Нәҗми урамын узды һәм нәкъ шул чагында үз күзләренә ышанырга-ышанмаска да белмичә аптырап калды. Ул түгелме соң бу?! Әйе, ул, Шәрәф бит! Пальтодан, эшләпәдән. Якындагысы кем соң? Әминәгә уңайсыз булып китте. Юк, бу көнләшү түгел иде. Бу, ничектер шунда, якын итеп, алай гына да түгел, ә ышанып йөргән кешеңнең ялганын күргәндә була торган ямьсез бер кичереш иде. Әминә хәзер аны очратмас өчен әллә ни бирер иде... Әллә урамның ары ягына, почта ягына чыгаргамы? Күрмәмешкә салынып узып китәргәме? Чү, нигә бу тикле борчыла әле ул? Бәлки бөтенләй ул уйлаганча түгелдер? Әминә, күзләрен күтәреп, тагы бер кат тегеләр килгән якка караган иде, нәкъ шул минутта алар пассажга кереп киттеләр. Чынлап та ялгыштымы пкәнни Әминә? Бәлки охшаган гынадыр? Юк, юк, Шәрәф булмаска тиеш һәм бу мөмкин түгел. Әминәгә җиңел булып китә. Әлбәттә, Шәрәф түгел ул. Азмыни бер-берсенә охшаган кешеләр. Шулай уйлап, Әминә пассаж ишеге янына килеп җитте һәм бу кадәр Шәрәфкә охшаган кешене тагы бер күрү теләге белән үзе дә эчкә кереп китте. Биредә дөнья тулы магазин, магазин тулы халык иде. Бернәрсәдән хәбәре булмаган төсле, Әминә бер магазиннан икенчесенә, икенчесеннән өченчесенә кереп чыкса да, аларны очрата алмады. Әйе, шулай күренгән генә икән. Көнчелекнең күзе зур диләр бит, Әминә белән дә шулайрак булып чыкты, күрәсең. Кыз үз хәленнән үзе оялды. Әнә ич, Шәрәф дигән кешесе!.. Әминә, пальтолы, эшләпәле берәүнең кире чыгып баруын күргәч, бөтенләй хурланды. Ярый әле, моны ул үзе генә белә. Шул тынычландырды аны. Тынычланды да, үз хәленнән көлә-көлә, урамга чыкты.— 46 Ялгыштың син, Әминә, ялгыштың! — дигән төсле булды аңа яңа туган бер уе. Әйе, Әминә ялгышты. Күргән кешесе чынлап та Шәрәф иде аның, з янындагысы Әминәнең дус кызы, булачак теш врачы Суфия иде. Әминә Шәрәфне ерактан күргән кебек, Шәрәф тә Әминәне күреп алды. Ләкин егет, Әминәгә караганда, үткен күзле генә түгел, ә тәҗрибәлерәк тә булып чыкты. Ул Әминәне күрүгә каушап, югалып калмады. Киресенчә, мондый очрашуның яхшыга илтмәвен җәһәт чамалап, кем әйтмешли, эшне шунда ук төзәтте: янындагы Суфияны култыклап алды да пассаждагы хуҗалык әйберләре магазинына кереп китте. Шулай итеп, Әминә аларны мулине җепләре, трикотаж күлмәкләр, капрон оеклар тирәсендә кайнаучылар арасыннан күзәтеп йөргәндә,, алар керогаз, савыт-саба тулы хуҗалык магазинында иделәр. Әминә сәламәтлек саклау министрлыгына килде. Баскычлардан икенче катка күтәрелеп сулдагы бүлмәгә керде. Кечкенә генә якты бүлмә министр ярдәмчесе секретареның кабинеты иде. Әминә кергәндә, телефон аппаратларының кайсысыдыр шалтырады. Секретарь хатын трубканы алган арада, Әминәнең кергәнен күрмәде. Секретарьның телефон трубкасын ничек җәһәт алуыннан, сөйләшүеннән, кыскасы, бүлмәдәге киеренкелектән Әминә барысының да бу минутларда ниндидер бер җитди эш белән мәшгуль булуын күрде. Ул әллә чыгып торыргамы икән дип тә уйлаган иде, ләкин нәкъ шул вакытта секретарьның сүзләре аны ихты- ярсыздан туктатты. — Соңгы телеграммада мәетнең авылдан өч километрдагы «Коры елга» дигән урында табылуы әйтелә, — дип аңлатты секретарь, — аннары үзе тыңлагач һәм берничә тапкыр «ярый»ны әйткәч, трубканы урынына куеп, түрдәге зур ишеккә таба атлаганда Әминәне күрде. — /Миңа замминистр янына керергә кирәк иде, — диде Әминә. — Ул хәзер берәүне дә кабул итми. — Сез аңа минем Саттарова икәнлегемне әйтегез. Аннары, бу минем язмышым өчен хәлиткеч мәсьәлә,—диде Әминә, җитди булырга тырышып. — Саттарова дидегезме әле? — Саттарова. Әминә Баязитовна Саттарова... Секретарь хатын зур ишекне ачып эчкә кереп китте һәм озак тормыйча борылып та чыкты. Аның чырае баягыдан да җитдиләшә төшкән иде. Ул көтеп торган Әминәгә башы белән кабинетка ымлады: «Керегез!» Әминә, булдыра алганча үзен кыю тотарга тырышып, ишеккә атлады. Бу бик җыйнак, тәрәзәләренә түшәмнән идәнгә кадәр алсу ефәк пәрдәләр корылган, идәненә затлы паласлар җәелгән, стена буена кыйммәтле креслолар, урындыклар тезелгән якты һәм зур кабинет иде. Ун якта язу өстәле. Язу‘өстәленнән бирерәк, сул почмакта, куе яфраклы фикус агачы. Якты, җыйнак һәм тынлык! Шул тынлыкны тагы да көчәйтеп стена сәгатенең әкрен йөргән тавышы. Җыйнак кабинетка тагы да ямь биреп эш өстәле янында, мәһабәт буйлы, каралҗым-чал сакаллы, калын куе кашлы, арыганлыгы, борчылуы йөзенә чыккан илле биш-алт- мыш яшьләрдәге берәү утыра. Әминәнең бу тикле җиһазландырылган кабинетта, җаваплы дәүләт кешесе янында булганы юк иде әле. Җаваплы иптәш урын тәкъдим итте: — Рәхим итеп утырыгыз! Әминә утырды. — Я, тыңлыйм сезне! Ләкин Әминәгә авыз ачып сүз башларга туры килмәде — өстәлдәге телефон аппараты шалтырады. Министр урынбасары трубканы алды. — Әйе, тыңлыйм! 47 Бу — Баязит Саттаровның иске дусты, күренекле терапевт һәм карт коммунист Степан Гаврилович Уфимцев иде. Степан Гавриловичның телефонда сөйләшүе кыска булды. — Хөкүмәт комиссиясе членнары самолетта очтылар. Әйе. Министр да алар белән. Аннары ул, трубканы куеп, яңадан Әминәгә эндәште. — Тыңлыйм сезне! — Кичә минем әти сезгә телефонда шалтыраткан икән. Мин шул мәсьәлә буенча килдем, Степан Гаврилович. Уфимцевның куе кашлары җыерылды. Нәрсә дип бу әрсез кыз бер хәл ителгән эшне өстерәп йөри? Эше юкмы әллә аның? Җитмәсә, шушындый вакытта. Министр урынбасарының бу уйларын Әминә аның бердәм җимерелгән кашкабагыннан күреп өлгерде. Шуңа күрә ул, аны урынсызга ярсытмас өчен, үзенең нигә «килүен сөйләп бирергә ашыкты: — Әткәй белән безнең арада аңлашылмаучылык килеп чыккан. Мин моны соңыннан гына белдем. Аның, сезгә шалтыратып, мине шәһәрдә калдыруны соравын ишеткәч, мин бик борчылдым... Уфимцев, гаҗәпләнә башлап, Әминәгә карады. Шаяралармы әллә болар? — Әйе, әйе! Мин сезгә шуны әйтергә килдем, Степан Гаврилович,— Әминәнең тавышы кискенләшә төште, — әткәй сезгә ничек аңлаткандыр, анысын белмим, ләкин минем авылга эшкә барудан баш тартканым юк. Үзегез уйлап карагыз... — Уйлап карау өчен, — диде Уфимцев, шундый ук кискенлек беләи кызны бүлеп,— башта менә эшне аңларга кирәк. Сез, хөрмәтлем, нәрсәнедер ачык итеп турыдан-туры әйтергә базмыйсыз бугай? Миңа әтиегез сезнең авылга баруыгызны башкачарак аңлатты. Әгәр бу чынлап та шулай икән... Әминә кызарды. Карт докторның күзләре моны тиз күрде. Гаебен сизә, дип уйлады ул. Әминә дә, нәкъ доктор уйлаганча, гаебен кичерүне сораган ялварулы карашын Степан Гавриловичка төбәп нәрсәдер әйтмәкче булган иде, тагы бүленеп калды. — Тормышта дөреслек белән яшәргә кирәк, хөрмәтлем, — диде карт доктор. Тавышы ачулы да, кисәтүле дә яңгырады- аның. — Ә безнең профессия кешеләренә, шуның белән бергә тагы фидакарьлелек тә кирәк... Уфимцев урыныннан торды. Менә мин сиңа вакыт бирәм, шул әйткәннәрнең мәгънәсен уйлый тор әле син, кызый, дигән төсле, өстәле артыннан чыгып тәрәзәгә килде. Уйга чумгансыман тышка карап торды. Ләкин ул бернәрсә дә уйламый иде. Фидакарьлек турында әйтеп тә хәзер инде шуңа үрнәккә китерәчәк вакыйга исенә төшеп бәгыре теленүдән урыныннан торды ул. — Сез доктор Леонид Борисович Скворцовны белә идегезме? — Бу соравын Уфимцев, шулай, тәрәзәдән карап торганы хәлендә бирде. Әминә сагайды. Нишләп белмәсен икән ул аны — үзенең остазы Леонид Борисовичны. Студентларның аудиториягә иң көтеп алган яраткан лекторлары бит ул. Нишләп соң әле Уфимцев аның турында «белә идегезме?» дип узган заман белән сорый. — Кичә ул, — дип дәвам итте Уфимцев, — тулгак газабы белән җәфа чигүче анага ярдәм күрсәтү өчен ерак авылга самолетта очып киткән иде, бүген аның үлүе турында хәбәр килде... Әминә шаккатты. Сөйләү сәләтен җуйган кешесыман телсез калды. Нинди авыр вакыйга! Әминәнең яше бугазына тыгылды. Аннары, кинәт, барлык кан тамырлары буйлап ачу ташыгандай булды, кемгәдер каты нәфрәт белдерәсе килде аның. Кем гаепле бу эштә? Үлемме? Үлемгә кадәр шуңа алып килгән башка сәбәпләр дә бар бит әле. Ә ул сәбәпләр 48 •каян килә? \з башларына яшәмиләр бит алар. Кемнәрдер яшәтә ал арны. Кемнәр? Әминәнең эчке сызлануы зар катыш тышка бәреп чыкты: — Ни өчен аңа шундый мәшәкатьле юлга чыгарга кирәк булган? Карт иде бит инде ул мондый сәяхәт өчен... — Әйе, карт иде ул мондый сәяхәт өчен... Карт иде! Уфимцев Әминәнең фикерен кабатлый-кабатлый кире үз урынына килеп утырды. Утырды да күтәрелеп кызга карады һәм бик ачынулы итеп әйтте: — Ни өченме? Ә шуның өчен, хөрмәтлем, кайбер яшь иптәшләргә шундый сәяхәтне тәкъдим иткәндә алар, нәкъ менә сез әйткәнчә, мондый юлны мәшәкатьле дип карыйлар... Степан Гавриловичның сүзләре, ярага сибелгән тоздай, Әминәне әрнетеп алды. Министр урынбасары телгә алган «кайбер яшь иптәшләр...» арасында ул үзен дә күрде. Шул ярсытты Әминәне һәм ярсуы урыныннан күтәрде аны. — Степан Гаврилович, «Кайбер яшь иптәшләр» бәлки шулай эшли торганнардыр. Ләкин мин сездән мине андыйлар рәтенә кертмәвегезне сорар идем. Ышаныгыз, мин... Әминә сүзен әйтеп бетерә алмады, тамагына яшь — ачу яше тыгылды аның. Кызның бу хәле Уфимцевка ошады. Карт докторның чырае яктырып китте. — Мин ышанам сезгә! — диде ул бөтенләй башка һәм йомшак бер тавыш белән. Аннары ул, өстәле артыннан чыгып, Әминә янына килде. Кулын аның җилкәсенә салды. — Дөресен әйтим инде алайса, хөрмәтлем, кичә телефонда әтиегезне тыңлау бик авыр булган иде миңа. Саттаров- ның шундый кисейняя барышнясы булыр дип ышанасым килмәгән иде. Ялгышмаганмын икән! — Степан Гаврилович, шушы әйткәннәрдән барысы да аңлашылуын һәм артык әйтәсе сүз калмавын аңлаткансыман кулын сузды, — хәерле юл телим сезгә, яшь дустым! Бая Шәрәф Әминәне күреп калгач, аның министрлыкка баруында шиге булмаса да, ә менә нинди теләк белән баруын уена да китермәде. Янында Суфия булгач, Әминәгә күренергә теләмәде. Бу аның Әминә күңелендә кечкенә генә дә шик тудырмаска теләвеннән иде. Чөнки Суфия белән бергә күргән кеше турында ялгыш фикергә килү кыен булмавын ул үзе дә белә иде. Аннары ул бүген урамда Суфияны очратырмын дип уена да китермәде. Дөрес, Суфия Шәрәфнең иске танышы. Шәрәфнең Суфияләр өендә булгалаганы да бар. Андый-мондый зурга киткән эшләре булмаса да, башларны әйләндереп, тәннәрне дерелдәткән тойгылар арасында калган минутлары булмады түгел, булды аларның. Ләкин мондый минутларда да, ничаклы читен булса да, егет «кыз тозак кормагае» дип уйлап, дөресрәге шүрләп, сагайды һәм дәртенә бик алай йөгәнсезләнергә ирек бирмәде. Әгәр Шәрәф чынлап та кыз күңелендәгеләрне күрә белсә, аның бу матур егетне, нәкъ ул уйлаганча тозакка эләктерү хыялында йөрүен сизсә, әлбәттә, шул ук минутында итәк- җиңен җыештырган булыр иде. Пассажга кереп качкан чагында, Шәрәфтә ике тойгы буталды ялгыш уйлар тудырачак бу очрашудан котылуына баладай куанса, шул •ук вакытта ул Әминә күреп калмадымы икән дип шикләнде дә. Кем белә, бәлки, бу шикләнү генәдер? Курыкканга куш диләр бит әле. — Кара әле, Шәрәф, ни өчен син мине тимер-томыр арасына алып кердең? — дип гаҗәпләнде, үзен хуҗалык әйберләре магазинында күргән Суфия. 49 Шәрәф шаярган булды: — Дөньяда капрон ‘белән нейлоннан башка примус, чәйнек кебек тормыш атрибутлары да бар бит әле, кызкай! Суфия, аңа хас телчәнлек белән, төрттереп алды: — Тормыш корырга чамалыйсыңмы әллә?.. — Яшәгәч анысы да кирәк аның. — Шәрәф өйләнә дигәч тә ышанмаган идем, дөрес икән алайса, ә? — Кем әйтте? — Сүз иясе белән йөрми! — Үзең уйлап чыгаргансыңдыр әле?.. < — Гаеп эш түгел әле ул чаклы!.. — диде Суфия, Шәрәфнең бәхәсләшеп маташуын хупламаган булып, — шәһәрдә калу өчен дә шундый «тормыш кору» кирәк бит ул кайберәүләргә... Шәрәф, ялганы ачылган кешедәй, кызарды. — Нәрсә такылдый бу тел бистәсе? Кем сүзен сөйли бу? — Ник кызардың? — Суфия, зэста артисткадай, ясалма тавыш белән көлгән булды. Бу Шәрәфтә хәвеф якынлашуын сизгәндәге төсле тойгы уятты. Шәрәф Әминә турындагы планнарын белдерергә ашыкмады. Белми- чәрәк торулары яхшы. Югыйсә, соңы күңелсез килеп чыкканда, кыен була ул. Исәпхисабың син көткәнчә булып чыкмаса, бәясе төшкән мал кебек булып калуын көт тә тор. Шулдй итеп, Шәрәф Әминә турындагы планнары нәкъ ул теләгәнчә үрелеп бара дип йөргәндә шундый сүзләрне ишет имеш. Кемнән диген? Суфиядән. Суфия каян белгән соң аны? Кем сөйләгән аңа? — Шуның ише уйдырмаларга ачу килүдән дә кызарасын, аны,— диде Шәрәф, Суфия көлеп туктагач. — Ачуың килә?! Кемгә? *— Уйдырма сөйләп йөрүчеләргә! — Уйдырма? Әминәне шәһәрдә калдыру өчен тырышмагансың- мыни? — һей-й, тапкан сүз! Әгәр теләсәң, мин синең өчен дә тырыша алам, — дигән булды Шәрәф. Суфия эләктереп алды: — Честное слово диген! Шәрәф чыраен сытты: — Честное слово миңа хәзер ашыгырга кирәк. Алар урамга чыктылар. Шәрәф, ашыгыч эшем бар дигән булып, Суфияның кулын кысты да Бауман урамына таба төшеп китте... Шәрәфкә Әминәне күрергә кирәк иде. Ул, Бауман урамына төшкәч, уңга борылды. Чернышевский чатына җитеп үргә күтәрелде һәм яңадан Ленин урамына килеп чыкты. Бу урамда ул Әминәнең кайтуын сагалап һәм аны очрату теләге белән Кремль капкасына таба китте. Исәбе дөрес чыкты егетнең. Шәрәф шәһәр советы бинасына якынлашканда, Әминә үзе күренде. Әминәгә яңадан элекке шатлыгы кайтты. Әйтерсең ул таудай басып торган кайгыларыннан бушап, җиңеләеп калды. Аның, менә хәзер, кайтышлый, әле килеп җитмәс борын ук Шәрәфне күреп елмаюыннан гына да кичәге күңелсез көн онытылганлыгы күренеп тора иде. - Дуслар бер-берсе янына җитеп туктадылар. — Шәрәф, бая син пассаж тирәсендә йөрмәдеңме? — Нинди пассаж? Миңа ни калган анда? Шәрәф, гаҗәпләнгәндәгечә күзләрен зур ачып, Әминәгә карады. Чынлап та нәрсә калган аңа пассаж тирәсендә?.. — Кайдан киләсең? — Уфимцевтан! 4. »С. Ә.“ .Vj 8. 50 — Уфимцевтан?Г — Әйе! Нигә, гаҗәпмени? — Гаҗәбрәк шул. Нәрсә ди соң Уфимцев?1 — Нәрсә дисен... Китәргә! — Ничек инде — «Китәргә»? — Ничек китәләр?! Поездга утырырга да китәргә... — Мин гаҗәпләнәм сиңа, Әминә, — диде Шәрәф. Егетнең тавышында бу юлы чын-чынлап ачу катыш ярсу ишетелде, — син нәрсә? Миннәв генә түгел, әтиеңнән дә көләргә булдыңмыни? ^Әминәдә дә ачу кузга’лды. *— Ялгышасың! Мин әтидән көлмәсеннәр өчен шулай эшләргә булдым! Шәрәфкә ярыйсы ук кадап алды бу. Ләкин ул моны сиздермәс өчен Әминәнең сүзләрен колагына да элмәгән булып күренергә тырышты. — Все же әти кеше. Без алар каршында җаваплы. Әгәр мин кушканча эшләмәгәнсең икән, әтиең кушканча эшләргә кирәк булган... — Мин вөҗданым кушканча эшләргә булдым. — Шалтыравык сүзләр!.. — Сиңа ошамыйлармыни? * — Миңа синең, кире агымга эләккән йомычкадай, -бер болай, бер тегеләй чайкалуың ошамый!---диде Шәрәф, — син авылга баруыңның ничаклы мәшәкатьле эш икәнен аз гына булса да сизәсеңме? Кинәт, Әминә бая Уфимцев кабинетында утырган чагында ишеткән фаҗиганы хәтерләде. — Ишеттеңме, доктор Скворцов үлгән? — Ничек? Кайда, кайчан? — Авылга барганда. Кичә. Шәрәф ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Аннары, бердән Әминәгә таба борылды. — Менә, күрдеңме инде хәзер? — Нәрсәне күрдеңме? — Авылга баруның нәрсә икәнен... — Соң бит ул карт кеше... — диде Әминә, Шәрәфнең кисәтүенә ышанырга да белмичә. — Карт кеше булган шул. Яшисен яшәгән. Ә безгә синең белән яшәргә кирәк... Әминә, бу сүзләрне ишетеп, шаккатты. Бик-бик авыр булды аңа якын кешесеннән мондый сүзләрне ишетү. Бар ачуларын җыеп Шәрәфкә бер бик усал сүз әйтәсе килде аның. Китәсе көн килеп җитте. Әминә юлга җыенды. Нәгыймә апа иртәдән бирле аш-су белән әвәрә булды. Поезд кичке сәгать биштә киткәч, юлга әзерләнү ыгы-зыгысы сәгать икеләргә төгәлләнде. Сәгать өчкә Баязит абзыйны көттеләр. Вокзалга дүрт тулгач төшәргә дип сөйләшелгән иде. Әминә бер дә әнисеннән аерылмады, гел аңа булышты, булышкан арада үзе авылда ничек эшләячәге, яшәячәге турында да уйлап кайгырды. Китү сәгатьләре якынлашкан саен кайгысы арта баргандай булды аңа. Тик ул моны берәүгә дә, бигрәк тә әнисенә сиздермәскә тырышты. Вокзалга төшү сәгатьләре якынлашкан саен, Әминә Шәрәфне көтте. Әминә ул, үпкә-ачуны озак саклый алмаган, хәзер тузынып, хәзер суына да алган җан иясе иде. Шәрәф белән булган сүз көрәштерүләрне дә ул дусларча кайгыртудан туган бер хәл итеп санады. Шәрәфнең бүген булмаса иртәгә... Ишектәге кыңгырау шалтырады. Әминәнең уйлары бүленде. 4* 51 Бу ул, әлбәттә. Баязит агай бервакытта да болай шалтыратмый. Шәрәф бу. Әминә ишекне ачты. — Можномы?!—диде, елмаеп басып торган Суфия. Суфия Әминәнең дус кызы. Алар бер курста укыдылар. Тик Суфия, дәүләт имтиханнары тапшыра алмыйча, тагы бер елга утырып калды. Бу уңайдан студентлар арасында ике хәбәр йөрде: имеш, Суфия быелгы чыгарылышның күбесе ерак авылларга җибәреләчәген сизеп ала да, чыгарышка эләкмәс өчен юри провалится итә. Икенчесе, провалит иткән фән укытучысы белән Суфия арасында йөрәк серләренә бәйләнешле хәлләр бар имеш... Беренче хәбәр чынмы-ялганмы, ялган булса—кем тараткан, белүе читен иде. Әмма икенче хәбәргә килгәндә, аны Суфия үзе тараткан дигән өченче хәбәр дә бар иде. Суфия, ишектән керә керүенә, Әминәне кочып алды. — Әминүк, китәсең дәмени, җаным, безне калдырып?!. Сине «китми икән», «калдырганнар икән» дип ишеткән идем бит әле мин?.. Әминә аңа таныш бу иске хәбәрне беренче ишеткән булды. — Шулаймыни? Ике дус кыз, сөйләшә-сөйләшә, эчкә уздылар. — Ә бүген, тагы яңа хәбәр — «Китә!» — И-и, аның ише хәбәрләргә колак салыр булсаң... Кем нәрсә генә сөйләмәс! Суфия моны үз бакчасына ыргытылган таш түгелме икән дип уйлап алды. Ләкин ул бу шиген яшерер өчен Әминә белән килешкән булды: — Әйтмә дә инде! Мин бит әле, бу хәбәрне ишеткәч, телефонда шалтыратып тәбрик итмәкче дә булган идем үзеңне... Бу юлы Әминә чынлап торып гаҗәпләнде. — Тәбрик итмәкче идең? — Ярар инде, ялган хәбәргә кире әйләнеп кайтуның кемгә кирәге бар. Җенем сөйми шул ялганны! — Бәлки дөрес хәбәрдер. Сөйлә инде. ■ Суфия күзләрен зур ачып Әминәгә карады: — Оһо!.. Бәлки, чынлап та, дөрес хәбәрдер, ә?! — Табышмак булдың, билләһи... — Табышмак түгел, ишеткәнемне әйтәм. Сине, авылга китмәс өчен Шәрәфкә чыгарга булган икән дә, министр эшегезне бозып куйган дип сөйлиләр. Әминәнең чигәсенә бәргәндәй булды. — Кем сөйли? — Сүз иясе белән йөрми шул, җаным... Әминә әгәр дә бу хәбәрнең чын иясе менә хәзер аның каршында сөйләшеп утыручының үзе булуын белсә, шул ук минутында түбәләп чыгарыр иде аны. Әминәне борчыганы ниндидер усал телләрнең аның турында гайбәт таратырга маташулары иде. Шул ярсытты аны. Чөнки Әминә дөньяда гайбәттән дә хәтәр, гайбәттән дә көчле агуның булмавын яхшы белә иде. — Кайсы оятсызы тарата торгандыр шундый ялганны?.. — И-и, ишеткән бер сүз иясен эзли китсәң, — дип тынычландырды аны Суфия. Хәзер инде ул сүзне икенчегә борырга ашыкты. Әминәнең хәбәр иясе кем булуын тәфтишли башлавыннан курыкты. Алла сакласын, шулай була калганда, үзенең бер ялганнан икенче ялганга бата- бата бөтенләй фаш ителүеннән шүрләде. Кеше күңеле шундый бит ул!.. Тормыш тәҗрибәң аз булып таг башыңа төшеп башмакчы булып күрмәсәң, авызың пешеп өреп эчмәгән булсаң, ялтыраган бер нәрсәне алтын дип белеп, гади генә күренеп алдаган катлаулы хәлләр алдында бала беркатлылыгы күрсәтеп, яр 52 i дәмсез, көчсез калган чагың да була. Мондый чакта, син, каршыңда гаҗәп оста рияланып, сиңа игелек теләп, кайгыңны уртаклашып, синең белән бергә яныпкөеп офтанып утырган кешенең боларның барысын да бары тик бер генә теләктән — сине батыру, бер уттан икенче утка салу теләгеннән чыгып, шулай юхалануын белмисең дә, сизмисең дә, хәтта, уеңа да китермисең. Бу — хаинлыкның бик күп төрләреннән берсе һәм иң хәвефлесе булган, гаделлек битлеге артына яшеренгән мәкерлек. Әминәнең дә мондый мәкерлекне күреп таный алырлык үткен күзләре, сизә алырлык сизгерлеге җитенкерәп бетми икән, нишләмәк кирәк, яшь бит әле ул! Ә кемнең кемлеген белү өчен аның белән аз дигәндә бер пот тоз ашарга куша китап... Баязит Саттаров кайтты. Әминә ишеккә ашыкты. Суфия ялгызы калды. Кинәт күзе почмактагы көзгегә төште аның. Сискәнеп китте ул. Әйтерсең лә башындагы уйларын шыпырт кына икенче берәү карап тора аның. Шулай күренде аңа көзгедәге үз кыяфәте һәм шул сискәндерде аны. Саттаровның кулында берничә төргәк бар иде. Ул аларны кызына сузды. — .Мә әле, кызым, чемоданыңның бер почмагына салып куй әле шушыларны. Суфия китәргә җыенды. Аны ашка калырга кыстадылар. Ләкин ул вакыты юклыгын, бары тик саубуллашып чыгу өчен генә керүен ышандырырлык итеп әйтә алгач, юлын бүлмәделәр. Суфия, бала-чага тавышына гөрләп торган зур йортны кичеп урамга чыккач, биш-ун адым юл китмәгәндер, каршыдан килүче Шәрәфне күрде. Егет кулына магазиннардагыча итеп төрелгән тартма тоткан иде. — Шәрәф, бүләк кемгә? — дип көлеп каршылады аны Суфия. Егет чак кына кызарды. — Син кайдан болай? — Әминәне озатырга дип килгән идем дә, китми икән. — Ничек «китми»?! — Иртәгә, ди. Документлары әзер булмаган диме шунда... — Кем әйтә? t — Баязит абый. Менә сиңа яңа хәбәр! Шәрәфнең башында кылт итеп яңа уй туды: документлар әзер булмавы тикмәгә түгел. Берәр яңа хәл килеп чыккан булырга тиеш. Аның иртәгә китә диюе дә икеле болай булгач. Шәрәф хәзер инде Әминәнең иртәгә китә алмаячагына да ышанды. — Үзе нәрсә ди? — Кем үзе? — Әминә. , — Әминә өйдә юк дим ич инде... Нишләргә? Ул, кире борылып, Суфияга ияреп китте. Бара торгач, «кольцо»га җиттеләр. — Сиңа кай якка? — дип сорады Суфия. — Миңамы?! — Кай якка дип әйтергә дә белмичә аптырап торды Шәрәф. — Кая барырга соң? Мондый сәгатьтә бүлмәгә кайтсаң... — Әйдә, кинога!—диде Суфия. Кызның тавышында эчке бер наз ишетелде. — Кинога дисеңме? Әйдә!.. Шәрәф бүлмәсенә кайтып кергәндә, сәгать унике, иде. Башта җиңелчә эчми исерү көче, кан тамырларында ниндидер бер чит шатлык тибә, өс-башыннан Суфиядан сеңгән хушбуй исе килә... Нинди тере кыз ул Суфия, ә?! Нинди үткен. Менә кем ул булдырам дисә булдыра инде. Агитация белән генә бөгә алмассың .^шул мондый кызны. Шәрәф шулай уйлана торгач, «агитация белән бөгелгән Әминә» исенә төште. Әминә!.. Нәрсә турында уйлый икән ул бу төнге минутларда?! Ни өчен китүен кичектерде икән? Тагы нинди яңа хәл килеп чыкты икән дә тагы нинди кире агымга эләкте икән бу кыз? Шәрәф кул сәгатенә-карады. Биш минут беренче. Вакыт соңарып бара икән шул. Бу сәгатьтә телефон шалтырату да уңайсыз. Ни өчен китә алмыйча калды икән ул? Шәрәфтә Әминәнең китә алмау сәбәбен белү теләге көчәеп үсә барды. Шуны белмәсә, йоклый алмас кебек сизде ул үзен. Тиз генә урыныннан торып пальтосын киде һәм шундый ук тизлектә бүлмәсеннән чыгып чаттагы гастрономга таба китте. Гастрономдагы телефон-автоматка килеп җиткәнче, ничек сөйләшәчәге турында план корып та өлгерде. Әгәр телефонга Баязит агай килсә, кемлеген сиздермичә генә башка бер телефон номерын сорап, ялгышуы өчен гафу үтенмәкче булды. Әгәр Нәгыймә апа трубканы алса, аңардан Әминәне телефонга чакыруны сорарга булды. Телефонда Нәгыймә апа тавышы ишетелде: — Тыңлыйм! Баязитов квартиры?! — Әминә кирәк иде... — Әминә?! Ул китте бит. — Китте? Кая китте?.. — Кая булсын... Авылга... Эшкә... Ком сорый? Шәрәф, мондый көтелмәгән хәбәрне ишетеп, аптырап калды. Телефонның аргы очындагы тавыш тагы кабатланды: — Кем бу?! Әһә, димәк, Нәгыймә апа аны тавышыннан таный алмаган. Танымавы яхшы... Шәрәф әкрен генә телефон трубкасын урынына куйды... ' 1 (Дәвамы алдагы ^анда)