Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯЗУЧЫНЫҢ УЙЛАНУЛАРЫ

Самолет тәрәзәсеннән караганда җир өстенең киң панорамасы ачыла, елганың нинди борылмалар ясап акканын, урман яки күл, авыл яки шәһәрнең чикләрен, аларның тоташуларын, ара ераклыкларын күрәсең. Җирдән торып исә болармы күзәтеп булмый. Әмма аның каравы шул елганың кояш нурында җемелдәп акканын, балык сикергәнен, өянке яфракларының лепердәгәнен ачык күрәсең, ишетәсең. Фатих Хөснинең «Уйланулар» V дип исемләнгән мәкаләләр җыентыгын укып чыккач, әнә шундый сурәт күз алдына килде. Әгәр безнең кайбер галимнәр һәм тәнкыйтьчеләр әдәбият тарихының «панорама»сын, бер язучының икенчесенә мөнәсәбәтен, аларның әдәби-тарихи процесстагы урынын билгеләп тә, художникның үзенә хас каләм йөртүен, интонациясен, әсәрнең бизәк һәм оттенокларын ачып бетерә алмасалар, тәнкыйтьче каләмен кулына алган язучы исә, зур панорама ачмаганы хәлдә, әнә шул бизәк һәм җемелдәүләрне нечкәләп күрсәтеп бирә. Фатих Хөсни мәкаләләренә хас беренче үзенчәлек әнә шул. Берәр язучы яки шагыйрь турында яза икән, ул аның характерын, портретын җанландырып күрсәтә, тавышын, интонациясен ишеттерә. Менә «җәйге юлдан, арыш кырлары буйлатып, кулларын болгый-болгый каядыр йөгерүче яланаяклы малайның ашкынуын» хәтерләткән дәртле, шашкын Такташ. Менә «мәңгелек күзлеге астыннан дөньяга сокланып туймастай карый» торган киң колачлы V Фатих Хөсни, Уйланулар (әдә- би-осталык мәсьәләләре), Татарстан китап нәшрияты, Казан, 1961. Ә. Фәй- . зи. Менә көтелмәгән сурәт, чагыштыру, контраст, кинаяләр белән әсәренә бәйләп куя торган тапкыр С. Баттал. Менә «үзенең беркадәр тоныграк, әмма бер ук вакытта күңелне иркәли дә, уйландыра да торган моңсу тавышы белән... эчтән көенеп җырлый торган» С. Хәким. Аерым әсәр эченә кергән чакта Фатих Хөсни шулай ук ул әсәрнең пульсын тиз таба, укучының йөрәгенә тәэсир итеп тә, зиһененә ирешергә өлгермәгән вак, әмма мәгънәле детальләрне тотып алып, шуның мәгънә «йөген» синең алдыңа бушатып сала белә. Менә һ. Такташның «Үтеп барышлый» шигырендә поездның ашкынып чабу ритмы. Менә якут язучысы романында «Бер вакытны шулап кич белән ай үлде» дигән җөмлә. Яисә менә С. Баттал турындагы мәкаләдән бер урын. Фронтта ире үлеп калган Газзә, бәхетле, тигез семьяда булып чыккач, өенә кайтып бара. Әнә шул урында шагыйрь хатынның эчке хәле белән өенең караңгы тәрәзәсен янәшә куйган һәм шактый зур эмоциональ эчтәлеккә ирешкән. Яки менә тагын бер «тәрәзә». Автор С. Хәкимнең шигыреннән — Менә авыл, таныш кешеләрем, Хыялларым ник болан татлы?! Гел кояшка карый тәрәзәләрең, Казан арты, әй, Казан арты,— С 150 дигән юлларны китерә дә болан ди: «Бер караганда, әллә ние дә юк кебек. Имештер, тәрәзәләре кояшка караган... Казан артында да, әлбәттә, бөтен тәрәзәләр дә гел кояшка карап торалар дигән сүз түгел... Ә менә гашыйк шагыйрь өчен бу шулай, ул аны шулай күрергә тели, ул аны шулай күрсәтергә дә тырыша-. Бөтен тәрәзәләре дә кояшка караган, гел кояшка карый, һәрвакыт, көндез дә, төнлә дә, һәрвакыт нур коелып тора!» Фатих Хөсни артыгын әйтмәгән, әмма бо- лай да аңлашыла: әйе, колхоз авылының киләчәге якты, кояшлы. Чын художник — фикер иясе. Ул җәмгыятьнең үсеш законнары һәм кеше психикасының нечкәлекләре турында да, табигать фәннәренең бөек ачышлары һәм семья тәрбиясе турында да, эстетикада гүзәллекнең тоткан урыны һәм метафораның роле турында да күп уйлана, күп баш вата. Мондый язучы публицистик чыгыш ясыймы, мәкалә яки рецензия язамы, һәркайсында ул нинди дә булса иҗтимагый, мораль- этик яки әдәбиэстетик мәсьәлә күтәргән булыр. Фатих Хөснидә дә шул ук хәл. һәм бу аның тәнкыйть эшчәнлегенең икенче үзенчәлеге. Аңарда, мәсәлән, китапның һәр ягы турында сөйләп тә, берни әйтмәгән рецензия юк. Ул әсәрнең бер ягын тотып ала да шуны нечкәли. Карыйсың, ул куйган мәсьәлә әдәбиятның бүгенге тормышындагы берәр яца тенденция яисә авыру як булып чыга. Кыскасы, Фатих Хөсни һәр мәкаләсендә диярлек, зурмыкечкенә- ме, нинди дә булса бер проблема күтәрә. Моңа ышану өчен мәкаләләрнең исемен тезеп китү дә җитә: «Драма әсәрләрендә конфликт мәсьәләсе», «Образлар һә?л буш яңгыраулар», «Бөтенлек һәм кисәкләр турында», «Тормыштагыча булсын», «Балалык шатлыгын яклап» һ. б. Соңгы мәкаләгә игътибар итегез. Биредә язучы Г. Лотфиның «Дүрт- күз» исемле хикәясен тикшергән, автор кушуы буенча балалыгын онытыл, зурларча җитди, дөрес уйлап хәрәкәт итүче «яшь картлар» турында, этлеген онытып, кешеләр кебек үк бик тәртипле йөрүче этләр турында сөйли дә безнең балалар әдәбиятын үгетнәсихәт, коры дидактика басып китүен күрсәтә. Шуңа ачына, шуңа каршы көрәш ача" Кайбер пьесаларда драматурглар вакыйганы төенләгәч, көрәшүче көчләргә ирек бирү, очкын чыгарырлык итеп бәрелештерү урынына, каршы як көчнең тырнагын кисәргә, тешен суырырга, мөгезен бәреп сындырырга керешәләр дә, геройларын көрәштән мәхрүм итеп, резонер итеп калдыралар. Әнә шул күренеш тә Фатих Хөсни күзеннән читтә калмаган («Драма әсәрләрендә конфликт мәсьәләсе»). Моннан тыш китапта сатираның иҗтимагый куәте, тормыш материалы һәм жанр, композиция, тел һәм стиль турындагы уйлануларны да табарга мөмкин. Ниһаять, тәнкыйтьче Фатих Хөснинең өченче әһәмиятле үзенчәлеге шуннан гыйбарәт: аның мәкаләләрен ялыкмыйча укырга мөмкин. Образлы тәгъбир, отышлы чагыштыру һәм параллельләр, урыны белән лирика яки пафос, юмор яки ирония,—болар барысы да авторның фикерен конкретлаштыра, аңа җан: кертә. Мисалга мохтаҗлык юк, күзне йомып, китапның бер төшен тотып ачабыз да мондый юлларны укыйбыз: «Сез тагын, алып кайта да кая булса да келәт астына яшерә һәм әти-әниләре күрмәгәндә генә түше белән шуып үзе дә келәт астына — эт баласы янына кереп чыккалый икән бу, дип уйлый күрмәгез. Алай эшләргә автор күзәтүеннән ычкынган тәрбиячесез малай түгел бит ул». Менә бу ирония киеменә төреп бирелгән фикер һә.м әһәмиятле фикер: баланы бала итеп тасвирлагыз, ди Фатих Хөсни. Озын сүзнең кыскасы, китапта укучыга рухи азык, яшь язучыга иҗат дәресләре, тәнкыйтьчегә гыйбрәт җитәрлек. Кимчелекләре бармы соң җыентыкның? Әлбәттә, бар. Иң әүвәл, җыентыкның йөзе, чырае, характеры бик үк анык түгел. Дөрес, нигездә ул әдәби осталык турындагы китап. Аның титул битендә бу турыда атап та әйтелгән. Әмма арага килеп кергән кайбер 151 мәкаләләр, әйтик, «Безнең Гоголь», «Әхмәт Фәйзи—драматург», «Г. Тукай һәйкәлен ачканда» һәм сәнгатькә караган ике мәкалә, «без бу җыентыкныкы түгел» дип кычкырып торалар. Алар осталык турындагы мәкаләләрдән бер бөтен булып оешырга тиешле тәэсирне йомшарталар. Җыентык авторның үзе яхшы дип тапкан мәкаләләренең тик хронология белән генә оешкан механик суммасы булып чыккан. Аңарда тема, жанр, стиль берлеге юк. Хәер, бу зур гаеп түгел, өстәлдә мул булгач,— сайлап кабарга да була. «Әдәби осталык» дигән тема астына җыела торган мәкаләләргә килгәндә, күпчелек очракта алар яки уңышсыз әсәрләр, яки яңа тәпи баскан яшьләрнең иҗат тәҗрибәләре уңае белән язылганнар. Бу да кирәк, билгеле, бу да файдалы. Ләкин мондыйлар белән генә чикләнү «Ничек язмаска кирәк?» дигәнгә җавап булса да, «Ничек язарга кирәк?» соравына җавап җитми кала. Фатих Хөснинең Ә. Еники һәм башка каләм осталарының иҗатына карата язылган мәкаләләре дә бар иде ләбаса. Ник алар бу җыентыкка кермәгән икән? һич булмаса киләчәктә бер җилкенеп алсын иде. Әдәбиятыбызның мактанычы булырлык әсәрләр турында да Фатих Хөсни каләме белән язылган мәкаләләрне күрәсе килә. Кимчелек турында сөйләргә керешкәнбез икән, тагын берне күрсәтик. Фатих Хөснинең каләменә хас булган уйнаклык, сурәтлелек ва- кыт-вакыт үзмаксатка әйләнеп китә, бушка эшли башлый, кайчак исә фикер төгәлсезлегенә дә китерә. «Судья һәм гашыйк» дигән мәкаләдә «кисәү башы» образы авторның күңеленә гаять хуш килгән. Ягъни сугышның сүнеп бетмәгән «кисәү башлары». Әйтик, Федератив Германия республикасы һәм Көнбатыш Берлин уңае белән кулланган тәкъдирдә бу сурәт төгәл һәм урынлы булыр иде. Әмма Фатих Хөсни көнкүреш һәм семьядагы әшәкелекләрне, шул исәптән җенси бозыклыкны «кисәү башлары» дип атый һәм аларның сәбәбен узган сугышка илтеп тери. Мәсьәләгә берьяклы карау бу. Онытмаска кирәк, сугышлар төрле, бар гадел сугыш, бар талау сугышы. Бөек Ватан сугышы исә (әлифба, дип борын җыермагыз) аның'беренчесенә керә, һәм бу чорда, һәркемгә мәгълүм, халкыбызның иң зур күпчелеге, аның сау-сәламәт өлеше, Ватанның кадерен аеруча тирән хис итеп, үзенең гүзәл сыйфатларын аеруча мул ачып күрсәтте. Рухи гарип кешеләр әшәкелеккә тагын да тирәнрәк батканнар икән, бу икенче мәсьәлә. Бәхәсләшерлек, дөресрәге, ачыкласы, тагын бер мәсьәлә бар. «Күп милләтле — күп бизәкле» дигән мәкаләсендә Фатих Хөсни әдәбиятларның милли үзенчәлекләре, милли бизәкләре турында сүз башлый, шуларны ныклап торып өйрәнү мәсьәләсен күтәреп чыга. Дөрес. Кирәк. Ләкин әдәбиятның милли үзенчәлеге дигәннән без нәрсәне аңлыйбыз соң? Халык тормышының әдәбиятта чагылган милли үзенчәлегенме, әллә язучыларның чынбарлыкны гәүдәләндерүдәге «милли үзенчәлекле» иҗат алымнарынмы? Болар үзара тыгыз бәйләнгән булсалар да, икесе ике нәрсә бит. Берсе—халык тормышының милли колориты, икенчесе — әдәбиятның милли формасы. Фатих Хөсни исә рус тәнкыйтьчеләреннән берсе белән бәхәскә кереп, милли үзенчәлекне милли колорит мәсьәләсенә генә кайтарып калдыра да, әлеге тәнкыйтьченең тел төбе кая барганны абайламыйча, кылычын болгый-болгый һөҗүмгә ташлана. «Әгәр мин,— ди ул,— безнең әдәбиятларыбызның үзенчәлекле һәм колоритлы булуын яклап чыгыш ясыйм икән ...бу, барыннан да элек, безнең халыкларыбызның тормышы үзе чын мәгънәсендә үзенчәлекле һәм колоритлы булганлыктан килә». Авторга түбәндәге сорауларны бирәсе килә. Теге яки бу халыкның тормышы үзе милли үзенчәлекле һәм колоритлы икән, шул халыкның талантлы сүз. художнигы ул үзенчәлекне чагылдырмый кала аламы? Юк. Котылгысыз рәвештә чагылдырачак. Син, кара, милли үзенчәлекне онытма, дип аның колак итен ашауның мәгънәсе бармы? Әлбәттә, юк. Мнл- ли үзенчәлектән дә бигрәк, осталык һәм художестволылык таләп итү дөресрәк түгелме? Минемчә, соңгысы дөресрәк. Фамилиясе белән генә бер милләткә караган урта кул талант иясенә ник ике көннең берендә милли үзенчәлек, милли колорит турында лекция укымыйсың, файда чыкмас. Зарары булырга мөмкин. Миллилекме, рәхим итегез, дияр дә андый үзенчәлекләр җәйрәп яткан тарафка игътибарын юнәлтеп, картлар тирәсендәрәк чуалыр, җеп калынлыгы мыек, каешланган түбәтәй, күпертмәле алъяпкыч, сәке, комган, тальянга ябышып ятыр, киләчәге шикле булган гореф-гадәтләрне казып чыгарыр. Әнә шундый хәлләр әдәбиятыбызда юк-юк та кү- ренгәләп куя бит. Йөрәгенең һәр тамыры белән халкына берегеп үскән художник өчен, әйткәнемчә, миллилек проблема түгел. Ә. Еникинең, мәсәлән, «Шаяру» исемле хикәясе бар. Катнашучыларының иң олысына утыз яшь, калганнарына да унтугыз — егермедән артык түгел. Студентлар. Дөрес, авылда туып үскән яшьләр, шулай да студентлар. Диляра ханымны да, әлеге яшьләрнең берсен дә бүтән милләт кешеләре белән бутый алмыйсың. Хикмәт исемнәрендә һәм телләрендә генә түгел, билгеле. Нәрсәдә? Атап әйтү дә кыен. Күрәсең, ниндидер сизелер-сизелмәслек штрихларда ул. Портрет детале, характер кыйпылчыгы, ниндидер хәрәкәт, интонация... Ихтимал, кызның тәбәнәгрәк юантык буе, ситсы күлмәк өстеннән буган тар «каешы» яки яшьләрнең ял итүдән бигрәк, терлектуарга печән әзерләү нияте белән кайтып барулары, кыюсыз тыйнаклык яки кунакчыллыклары, барысы бергә аларны татар яшьләре итеп күрсәтә торгандыр. Хәер, бу очракта ул кадәресе артык әһәмиятле түгел. Әһәмиятлесе шул: үткен күзле художник милли үзенчәлекне кәләпүшле картларда яки тәсбихле карчыкларда түгел, бәлки интеллигенциядә яисә шуңа таба атлаган яшьләрдә күрә алган. Ышанып әйтергә мөмкин: Ә. Еники, бу яшьләр рус егетләренә охшамагайлары дип, хәтер сандыгын тырышып актараактара «татар детальләре» эзләп азапланмаган, һәрбер чын язучыга хас булганча, милли колорит, характер, халыкчанлык үзен- нән-үзе туган. Мин, әлбәттә, милли үзенчәлек проблемасын әдәбият белеменнән бөтенләй куып чыгарырга кирәк дип әйтергә теләмим. Әмма аның Фатих Хөсни мәкаләсендәгечә куелышы бәхәсле һәм аныклауны сорый. «Уйланулар» китабы, ялгышма- сам, язучыларның мәкалә, рецензия, доклад һәм чыгышларын басып чыгару ягыннан бездә беренче тәҗрибә. Төкле аягы белән килсен, һәм шундый җыентыкларны тагын да күрергә насип булсын. Безгә әдәбиятның болытлар югарылыгыннан караганда күренгән панорамасын гына түгел, аның яфрак лепердәвен, кайры исен, чәчәк исен дә сиздерә белергә кирәк. Дөресрәге, туларның икесен бергә кушу кирәк. Моны без тәнкыйтьчеләрдән таләп итү белән бергә, тәҗрибәле язучы, шагыйрь һәм драматургларны да ярдәмгә чакырабыз. Иң элек бар хәзинәне күздән кичерергә кирәк. Әйтик, Г. Бәши- ров һәм А. Шамовта, Н. Исәнбәт һәм И. Газида, X. Туфан һәм С. Хркимдә, М. Әмир һәм Ә. Еникидә, шулай ук бүтән күп кенә язучыларда осталык турында мәкаләләр юкмыни? Туплап чыгарырга кирәк аларны. Яңаларын яздыру юнәлешендә махсус чара күрү дә зарар итмәс иде. Ни өчен, мәсәлән, «Совет әдәбияты» журналында «Язучы трибунасы» яки «Әдәби уку» рубрикасы ачып, танылган язучыларга конкрет сораулар белән мөрәҗәгать итмәскә? Шул сорауларга җавап рәвешендә язылып, аларның иҗат тәҗрибәләрен эченә алган мәкаләләр журналны бизәүдән тыш, киләчәктә матур-матур җыентыкларга әверелерләр иде.