Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗАМАНЫБЫЗ БЕЛӘН РУХЛАНЫП

«Совет әдәбияты» редакциясе республикабызның иҗат оешма- ’ лары, театр җитәкчеләренә язучыларның, театр һәм сәнгать эшлек- • леләренең Коммунистлар партиясенең XXII съездын нинди иҗади J уңышлар белән каршылавы турында сөйләүләрен үтенеп мөрәҗәгать j иткән иде. Түбәндә без аларның җавапларын урнаштырабыз. лебезнең һәрбер намуслы, хезмәт сөюче гражданины кебек үк, язучыларны да партиянең алдагы съезды тирәннән дулкынландыра. Бу — бик табигый. Без әле яңа гына партиянең Программасы проекты белән таныштык, һәрбер юлы, һәрбер сүзеннән Ленинның даһилык нурлары балкып торган бу искиткеч тарихи документ КПССның XXII съездында тикшерелеп, кабул ителәчәк. Совет кешеләренең хәзерге буыны коммунизмда яшәр! — дип партия тантаналы рәвештә бөтен дөньяга белдерде. Моннан да мавыктыргыч перспективаның булуы мөмкинме?! Язучылар бүген әнә шул коммунизмда яшәячәк совет кешеләре арасында, матур тормыш эчендә, колхозларда, совхозларда, предприятиеләрдә, фән учакларында йөриләр, үзләренең геройлары белән якыннан аралашалар. Менә өлкән шагыйрьләре- бездән Хәсән Туфан, язучы, шагыйрь һәм драматургларыбыздан Риза Ишморат, Габдрахман Минский, Сибгат Хәким, Фатих Хөсни, Тихон Журавлев, Ян Винецкий, Шәрәф Мөдәррис, Мөхәммәт Садри, Гариф Галиев, Атилла Расих, Әнвәр Давыдов, Абдулла Әхмәт, Аяз Гыйләҗев һ. б. районнардан йөреп кайттылар, үзләренең яңа әсәрләре өчен материаллар җыйнадылар. КПССның яңа Программасы проекты яктылыгында тормышны өйрәнү һәм бүгенге көн кешесен тану бик мактаулы эш. Бу механик процесс түгел. Язучы гаять катлаулы һәм авыр тормыш юлын күз алдында тота алмаса, бүгенге кешенең дә интеллектуаль үсешен бөтен тирәнлеге белән күрә алмаячак. Чөнки коммунизм төзүче бүгенге көн герое ул хезмәт заданиесен фәлән процентка үтәве белән генә характерланып бетә алмый, анысы — тышкы күренеш. Бүгенге герой — ул яңа дөньяны төзүдә иң күркәм сыйфатлары белән танылган, җәмгыятьнең үсешенә өлеш кертә торган актив кеше. Ул безнең 40—45 ел эчендә ирешелгән тарихи казанышларыбызны тирәннән аңлый һәм хөрмәт итә торган, революцион традицияләрне алга үстерә торган гаять киң эрудицияле төзүче. Партиянең яңа Программасы яктылыгында бүгенге көн кешесе — заман герое турында уйланмый мөмкин түгел һәм бүгенге көн героеның матур әдәбиятта бөтен яклары белән чагылырга Тиешлеге дә актуаль мәсьәлә булып алга килеп баса. Язучылар бу хакта уйланалар, заман героеның тулы канлы һәм бай табигатьле булып гәүдәләнүе өчен тормышка тагын да ныграк үтеп керергә тырышалар. Ә ул герой бүген катлаулы, җанлы героик тормыш эчендә йортлар сала, ул яңа промышленность биналары торгыза, ул яңа машиналар уйлап таба, фәнни ачышлар ясый, авыл хуҗалыгын тагын югарырак күтәрү буенча новаторларча хезмәт итә. Ул, хезмәттән кайткач, укырга керешә, уйный, көлә, культуралы ял итә. Аның культура ихтыяҗлары да бик югары*, ул сәнгать, балет, музыка буенча фикер алыша, дискуссияләргә катнаша, ул ял вакытында Европа илләрендә сәяхәттә йөри һәм буржуазиянең макталган ^демократиясе* белән таныша, кешелек акылы тудырган культура мирасларын гына түгел, черек абстракционизм үрнәкләрен дә күрә... Һәм ул, безнең илдә кайда гына хезмәт итмәсен, буржуа культурасына дөрес бәя бирә белә, социалистик демократиянең, социалистик культураның әйтеп бетергесез өстенлекләрен эстетик тою белән генә чикләнеп калмый, шул культураны кайнар бәхәсләрдә яклап чыгарлык интеллектуаль багажлы кеше булып үсә! И Шул рәвешчә, ул төзүче яки колхозчы гына түгел, станокта эшләүче һәм лабораторияләрдә эзләнүче генә түгел, бәлки куәтле социалистик илнең дөнья аренасына басып коммунизм идеяләрен ялкынлы яклаучы трибун да, бөек социалистик культурабызны тирәннән аңлаучы һәм аны тагын да югарырак күтәрергә булышучы эшлекле дә! Билгеле, бу — бүгенге көн героеның эталоны түгел. Бүгенге көн героен шундый схема белән язарга кирәк дигән сүз түгел. Бүгенге герой ул бик уйлап эшләнгән матур схемаларга һич сыймый. Дөрес, (бүгенге көн героен әле без әдәбиятта җитәрлек сурәтләүгә игътибар итеп бетермибез. Бу юнәлештә иҗат эше иксез-чиксез киң җәелер, ләкин бүгенге әдәбиятыбызның бер үзенчәлекле матур ягын әйтми китеп булмый. Әдәбиятыбыз промышленность кешеләрен, эшчеләр сыйныфын киң рәвештә яктыртып килә. Партиянең XXII съезды ачылуга төгәлләнеп килә торган зур күләмле әсәрләр дә шуны ук күрсәтәләр. Моны тормыш үзе сорый. Республикабыз нефть республикасы булып танылды. Кая карама, анда зур төзелешләр бара. Шуңа күрә, Гомәр Бәшировның да колхоз кырларында дан алган колхозчылары хәзер авылда гына калмаганнар. Аның геройлары нефть исен дә исниләр, шул яклардагы тормышны оештыруда, төзүдә катнашалар. Гариф Ахуновның әле генә тәмамланган романы тулысы белән нефтьчеләргә багышланган. Аның заман геройлары сериясеннән языла торган әдәби очерклары да — нефтьчеләр турында. Мирсәй Әмир бүгенге төзүчеләр турында повесть өстендә эшли, Гали Хуҗи зур химия төзелеше һәм аның кешеләре турында поэма язды. Ян Винецкий- ның очерклары «Бүгенге көн кешеләре» дип атала. Әдип Маликов поэмасы шул ук бүгенге нефть батырларына багышланган. Боларга тагын байтак кына язучыларның нефть районнарына барып өйрәнүләрен дә өстәргә була. Алар съезд уңае белән публицистик мәкаләләр дә язалар. Билгеле, промышленностька игътибар итеп, тормышның башка тармаклары онытылып калса, күңелсез булыр иде. Безнең язучыларны бүгенге колхоз батырлары да, героик тарихыбыз да кызыксындыра. Фатих Хөсни, крестьян тормышында революция ясалган көннәргә яңадан әйләнеп карап, «Утызынчы ел» исемле романын тәмамлады. Сөббух Рәфиковның романы — шулай ук колхозлашу елларын сурәтли. Ул роман тиздән укучылар кулына керәчәк. Әмирхан Еники инде байтак еллардан бирле совхоз эшчеләре тормышын өйрәнә һәм ул шулай ук яңа повесть төгәлләү алдында тора. Габдрахман Минский, Гариф Галиев, Атилла Расих, Мин Шабай, Рафаил Төхфә- туллинны борчыган проблема шул ук бүгенге көн кешесе һәм колхоз батырлары. Тихон Журавлев атаклы сыер савучылар турында «Саф җил» исемле повесть тәмамлады. Ибраһим Гази «Онытылмас еллар» романының икенче китабын тәмамлады. Ул безнең революция елларын, илне индустрияләштерү чорын э^анландыруга багышланган киң күләмле әсәр. Габдрахман Әпсәләмов яңа романы «Мәңгелек кеше» белән безнең күңелебезне сугыш елларына алып китте. Фашистларда тоткынлыкта яшәгән совет кешеләренең тиңдәшсез батырлыгын, рухи ныклыгын сурәтләгән бу әсәр бик актуаль яңгырый, ул безне сугыш куркынычын онытмаска чакыра, бүгенге сугыш чукмарларына каршы көрәшкә өнди, мораль яктан безне тәрбияли, интернациональ бердәмлеккә дәшә. Өлкән буын язучыларыбыздан Нәкый Исәнбәт инде күп еллардан бирле халык иҗатын өйрәнә. Аның «Татар халык мәкальләре» китабының беренче томы басылып чыккан иде, хәзер бу китапның икенче томы хәзерләнеп бетте. Шагыйрь Сибгат Хәкимнең партиягә һәм Ленинга багышланган шигырьләр циклын укучылар бик җылы каршы алды. С. Хәкимнең ул шигырьләре хәзер рус телендә Мәскәүдә басылырга хәзерләнә. Партиябезнең XXII съездына багышлап язучылар коллективы махсус җыентыклар чыгара. Рус телендә чыгачак «Алдан баручылар» исемле җыентыкта хикәяләр һәм очерклар тупланды, татар телендә «Тормыш шатлыклары», «Безнең маяклар» исемле җыентыклар хәзерләнде. Шагыйрьләр коллективының зур отряды яңа шигырь һәм поэмалар өстендә эшли. Алар арасында Хәсән Туфан, Зыя Мансур, Зәки Нури, Әнвәр Давыдов, Әхмәт Исхак, Әхмәт Ерикәй, Мөхәммәт Садри, Рәшит Гәрәй, Шәүкәт Галиев кебек иптәшләр аеруча активлык күрсәтәләр. Шагыйрь Шәйхи Маннур үзенең замандашы, дусты һәм Бөек Ватан сугышы герое Муса Җәлил турында бик күп материаллар туплады һәм соңгы елларын Муса, Алиш кебек коммунистик характерлы совет патриотлары турында роман язуга багышлады Шагыйрь Салих Батталның да сөеп эшли торган образлары — Бөек Ватан сугышы геройлары, ул шулай ук зур күләмле әсәр өстендә эшли. Гариф Гобәй, Ләбибә Ихсанова иптәшләр бүгенге мәктәп балаларын һәм яшүсмерләр тормышын чагылдырган күләмле әсәрләр бирделәр. Бу әсәрләрне укучылар конференцияләрендә зур дәрт белән тикшерәләр. Бу шулай ук язучыларның уңышы дигән сүз. һәрвакыт артта калып килгән драма жанрында да матур җанлану сизелә. Бүгенге заман геройлары Риза Ишморатны да, Аяз Гыйләҗевны да, Хәй Вахитны да, Юныс Эминовны да, Ш. Шаһгалине дә, Ильдар Юзиевны да нык борчып торалар һәм алар- ның әсәрләре нәкъ бүгенге көнгә багышланганнар. Риза Ишморатның «Океан һәм солдат» драмасы Тын океан батырларына — Җиһаншиннарга багышланган. 2. .С. ә.‘ № 8. 17 18 Карт язучы Мәхмүт Максуд, каты авыру булуына карамастан, Муса Җәлил һәм аны тәрбияләгән, герой итеп формалаштырган көчләр тирында истәлекләр язып ята. Нәби Дәүли, Галимҗан Латыйп, Әхмәт Юнус, Җәүдәт Тәрҗеманов, С. Сабиров, Нур Гайсин кебек язучыларның цикллар өстендә, поэмалар, хикәяләр, повестьлар тудыру юлында эшләүләрен әйтергә кирәк. һәрбер әдәбиятның якты киләчәге талантлы алмашның ирешелгән традицияләрне алга үстерергә хәзер торуларына бәйләнгән. Бу яктан да без XXII съездга күңелле күрсәткечләр белән киләбез. Н. Юзиев, Б. Камалов, Г. Мөхәммәтшан, III. Бикчурин, М. Хәмитоө, С. Хәсәнов, /1. Сәләхетдинов, Ә. Баянов, Г. Зәйнашева, М. Саттаров кебек дистәләрчә яшьләребез көннән-көн кыюрак һәм яңадан-яңа образлар тудыру өстендә эшлиләр, иҗади инициатива күрсәтәләр. Татарстанда яшәүче рус язучылары — көчле коллективның бер отряды. Тихон Җуравлев, Ян Винецкий, Геннадий Паушкин, Алексей Салмин, Константин Лебедгв кебек язучыларның исемнәре бөтен Союзга таралды. Алар белән бер сафта рус телен ана теле кебек үзләштергән һәм рус телендә уңышлы иҗат эше алып барган Илгиз Кәлимуллин, Рөстәм Кутуев, Вил Ганиев, Ринат Суфеев кебек шагыйрьләр бар. Хәзер язучылар киң мәйданга омтылалар, рус теленә тәрҗемә итәрлек, Советлар Союзы халыкларының зәвык һәм ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек әсәрләр тудыру юлында тырышалар, һәм бу тырышлыкның күңелле нәтиҗәләре бар инде. Бездә хәзер рус теленә тәрҗемә ителми калган зур күләмле әсәрләр бик аз. Ә рус теле аркылы татар язучыларының әсәрләре башка телләргә дә һәм чит ил телләренә дә тәрҗемә ителә. Бу — халыклар дуслыгының, интернациональ мөнәсәбәтләрнең матур күренеше. Бу — ленинчыл милли политиканың тантанасы. Партиянең XXII съездына безнең татар совет әдәбияты бөтен дөньяга танылган әдәбият булып килә. Әйе, татар әдәбияты бөек рус теле ярдәме белән дөнья аренасына чыкты. Габдулла Тукайны, Галимҗан Ибраһимовны, Муса Җәлилне, Гомәр Бәши- ровны, Гадел Кутуйны, Һади Такташны, Фатих Кәримне, Кави Нәҗмине, Габдрахман Әпсәләмовны һәм башка язучыларыбызны хәзер дөньяның төрле почмакларында укыйлар. Димәк, зур художникларыбыз үсте, зур тәҗрибә тупланды. Ләкин шул иҗат тәҗрибәсен гыйльми өйрәнү эше моңа кадәр җитәрлек дәрәҗәдә түгел иде әле. Бу вакытка кадәр татар совет әдәбияты тарихы язылмаган иде. XXII съездны без татар совет әдәбияты тарихы очерклары белән дә каршылыйбыз. Әдәбият белгечләре һәм тәнкыйтьчеләрнең зур төркеме безгә 40 еллык әдәби мирасны тикшергән тарихи очерклар бүләк итте. Сүз уңаеннан әдәби тәнкыйтьнең казанышлары турында да әйтергә кирәк. Соңгы елларда гына Хәсән Хәйри, Гали Халит, Хатип Госман, Нил Юзиев, Бәян Гыйззәт, Нур Гыйззәт у ллин, М. Җәләлиева кебек иптәшләр аерым проблемалар буенча яки аерым язучыларга багышланган монографияләр бирделәр. Тәнкыйть һәм әдәбиятны өйрәнү өлкәсендә М. Гайнуллин, X. Хисмәт у ллин, Я. Агишев кебек белгечләрнең активлыклары бик зур. Шушы юлларның авторы соңгы елларда барлык игътибарын Муса Җәлилнең иҗатын һәм аның героик биографиясен өйрәнүгә юнәлдерде. Хәзер аның «Муса Җәлил» исемле әсәре төзәтелеп, яңа материаллар өстәлеп кабат басылып чыкты һәм ул хәзер Муса Җәлилнең һәм аның әсирлектәге көрәштәшләренең батырлыклары турында истәлекләрне бастырып чыгару өчен хәзерләргә кереште. Партиянең яңа Программасы проектында болай язылган: «Коммунистлар партиясе әдәбиятның һәм сәнгатьнең дөрес юнәлештә үсүе турында, аларның идея һәм художество дәрәҗәсе турында кайгырта, җәмәгать оешмаларына һәм әдәбият, сәнгать работникларының иҗади союзларына аларның эшендә ярдәм итә». Коммунистлар партиясенең зирәк җитәкчелеге совет халыклары әдәбиятын күрелмәгән югарылыкка күтәрде, патша заманында хыялланырга да мөмкин булмаган дәрәҗәдә үстерде. Бөек партиябезнең җитәкчелеге астында бездә коммунизм чоры әдәбияты чыннан да чәчәк атар, яңа, көчле талантлар күтәрелеп чыгар, алар кыю новаторлар булырлар! ГАЗИ КАШШАФ, Татарстан Язучылары Союзы идарәсе председателе урынбасары. 19 сугышында һәлакәткә очрый һәм очучы, яраланган хәлендә, фашистлар кулына эләгә. Ләкин Михаил баш ими. Ул, шагыйрь Муса Җәлил, галим-генерал Д. Карбышев, азербәйҗан художнигы Мөхти кебек, анда да көрәшне дәвам итә. Ул батыр йөрәкле дуслар таба һәм, алар белән бергә, фашист сакчыларын дөмектереп, немец бомбардировщигы «Хейнкель 111» гә утырып, яңадан сугышчылар сафына кайта. Совет каһарманнары дошман самолетыннан чыгып туган җиргә аяк басалар.* «Туган җир!»^ художникның инде тәмамланган дип әйтерлек яңа әсәре әнә шулай атала. Коммунизм маяклары! Бу ялкынлы сүзләр халкыбызның күңеленә тирән кереп утырды. Алдагы, күргәзмәләрдә коммунизм маякларына, коммунистик хезмәт геройларына багышланган әсәрләргә махсус урын биреләчәк. . Танылган художнигыбыз Харис Якупов, Питрәч районының Вахитов исемендәге колхозына барып, алдынгы сыер савучы М. Галиуллинаның портретын язды. Портретта кояшта янган йөзле, эшкә күнеккән көчле куллы хезмәт кызы образы шактый тулы гәүдәләнгән. Хезмәт алдынгысы художник тарафыннан зур җылылык һәм осталык белән бирелгән. Бу портрет хезмәт алдынгылары образлары галереясында тиешле урын aibip дип ышанырга була. Художник М. Семенов Владимир Ильич Ленинга багышланган картинасы өстендә эшли. Ул В, И. Ленинның Казан университетында укыганда патша жандармериясе кысрыклавына каршы студентлар протесты демонстрациясенә катнашкан вакытын күрсәтә. Шәһәребез елдан-ел, көннән-көн матурлана. Узган ел төзелгән В. И. Ленин исемендәге стадион чын мәгънәсе белән Казанның иң матур урыннарыннан санала. РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, табигать күренешләре сурәтләү остасы Николай Кузнецов күргәзмәгә әнә шул пейзажны хәзерли. Өлкән художникларыбызның берсе — скульптура остасы Бакый Урманчы күптәннән инде татар халкы культурасының күренекле эшлеклеләре образлары өстендә эшли. Киләчәк күргәзмә өчен ул татар сәхнәсенә нигез салучыларның берсе — Габдулла Карцев портретын тәмамлап килә. Тирән уйга чумган Г. Кариев кем беләндер бик мөһим әңгәмә алып бара төсле. Хәзергә гипстан гына коелган бу әсәр ак мәрмәрдән киселергә тиеш. Талантлы художникларыбыздан В. Куделькин производство һәм авыл хуҗалыгы алдынгыларының рәсемнәрен, Е. Зуе$, «Колхоз базары» дигән зур һәм катлаулы натюрморт, Мәхмүт Усманов һәм С. Лывин Татарстан нефть районнары күренешләрен, скульптор Нәүфәл Адылов язучы Габдрахман Әпсәләмовның портретын эшли. Соңгы елларда мин республикабыз авылларында йөрергә күнегеп киттем. Район үзәгенә барып төшкәч иң элек райкомга керәм. Күп кенә райком секретарьлары белән таныш булуым аркасындадыр, район партия эшчесе образын чагылдырырга тырышып бер әсәр яза башлаган идем. Хәзер шуның өстендә эшлим. Әйтергә кирәк, эш кыен бара әле. «Хәер, җиңел барса, әсәре дә җиңел булып чыга бит», дип юатам мин үз-үземне. Шулай, XXII съездны тиешенчә каршы алу теләге белән янган художниклар бу зур тарихи көнгә бик тырышып хәзерләнәләр. ЛОТФУЛЛА ФӘТТАХОВ, РСФСРның һәм ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Сталин премиясе лауреаты. * sfc 4s ъезд алды көннәрендә Татарстан композиторлары иҗаты өчен нәрсә аеруча характерлы? Иң башта шуны әйтергә кирәк: заман темасы безнең композиторларыбыз иҗатында һаман тирәнрәк урын ала бара. Безнең иҗат оешмабыз членнары бүгенге көн героена — замандашыбызга, коммунизм җәмгыяте төзүче халкыбызның фидакарь эшчәнлегенә һаман күбрәк, мөрәҗәгать итәләр. А. Леманның «Ленин» ораториясе һәм оркестр белән виолончель өчен язылган концерты, А. Вәлиуллинның Кави Нәҗми романы мотивлары буенча язылган «Язгы җилләр» операсы, А. Лундстремның бөек төзелешләргә багышланган симфоник поэмасы, А. Лупповның симфоник оркестр өчен язылган 'Ангара эскизлары», М. Мозаффаровның «Туган ил» исемле симфоник поэмасы, Л!. Латыйповның «Ватандашларым» ораториясе, Б. Мулюковның Татарстан нефтьчеләренә багышланган симфоник поэмасы, Н. Җиһановның «Ленин турында» (С. Хәким сүзләре), «Партия турында» (Н. Арсланов сүзләре) дигән җырлары, Xi Вәлиуллин- НЫҢ «Идел турында җыр»ы (X. Вахит сүзләре) шуңа мисал була алалар. Н. Җиһа- новның кытай әкиятләренә нигезләп языла торган һәм 1962 елда төгәлләнергә тиешле *Ике әкият» дигән балеты да бүгенге көн темасына аваздаш әсәрләрнең берсе. Вәлиуллин «Фәридә», Ә. Бакиров «Гөлзадә» исемле опера, И. Шәмсетдинов симфоник оркестр өчен сюита язалар. А. Ключарев С. Сәйдәшевның атаклы музыкаль комедиясе материаллары нигезендәге «Наемщик» дигән операның яңа редакциясен Тдчамдады. Р. Яхинның иҗат планында без скрипка белән фортепиано өчен сона2' С 20 таны һәм a capella хор өчен берничә яңа әсәр күрәбез. 10. Виноградов Муса Җәлил сүзләренә «Сандугач белән чишмә» дигән кантатасын төгәлләп килә. 3. Хәбибуллин җырлар һәм скрипка өчен пьесалар, Җ. Фәйзи бүгенге көн тормышыннан яңа балет яза. Безнең Союз композиторларны республикабызның авылларына җибәреп кайтаруга зур игътибар бирә. 3. Хәбибуллин, X. Вәлиуллин, А. Мөнасыйпов, Н. Җиһанов, Я. Ключарев төрле районнарда булып кайттылар инде. Якын араларда М. Мозаффа- ров,~ Ә. Бакиров, А. Вәлиуллин, музыка белгечләреннән 3. Хәйруллина, Я. Гиршман п. б. районнарга чыгып керергә җыеналар. Татарстан Композиторлары Союзы соңгы вакытларда язылган яңа музыкаль әсәрләрне тыңлау һәм тикшерүгә багышлап бу елның көзендә пленум үткәрергә җыена. Без анда яшь композиторлардан Р. Еникиевнең оркестр белән фортепиано өчен язган концертын, М. Яруллинның оркестр белән скрипка өчен язган концертын һәм өлкән композиторларыбыздан берничәсенең яңа әсәрләрен тыңларга хәзерләнәбез. Татарстан композиторлары партиябезнең XXII съездын зур иҗат активлыгы белән каршылыйлар. А. МӨНАСЫЙПОВ, Татарстан Композиторлары Союзы идарәсе председателе урынбасары. ❖ уса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры партиябезнең XXII съездын лаеклы каршы алу йөзеннән күп кенә чаралар күрә. Театр быел совет композиторларының 5 яңа әсәрен куярга булган иде. Алардан С. Прокофьевның «Таш чәчәк», 3. Хәбибуллинның «Раушан» балетлары һәм Р. Гаджиевның «Рсмео — минем күршем» опереттасы тамашачыларга күрсәтелде дә инде. Хәзер театр С. Сәйдәшевнең «Наемщик» музыкаль драмасы буенча А. Ключарев эшләгән операны куярга хәзерли. Партиябезнең XXII съездына бүләк итеп без И. Дзержинскийның М. Шолохов романы буенча язган «Тын Дон» операсын куябыз. Шәһәр һәм авыл хезмәт ияләренә культура хезмәте күрсәтүне яхшырту өчен театр яңаданяңа юллар эзли. Халык арасында популяр булган артист ларыбызның радио һәм телевидениедән чыгышлары бу эштә матур гына нәтиҗәләр бирә. Колхоз кырлары эшчәннәре — театрыбызның кадерле кунаклары. Быел театрга авыл тамашачыларының 12 культпоходы оештырылды, республикабыз районнарыннан килгән 6 мең чамасы кеше безнең спектакльләрне карады. Театр артистларыннан оештырылган бригадалар, ике тапкыр авыл районнарына чыгып, Бөгелмә, Әлмәт, Ленино- горск, Азнакай һ. б. район хезмәт ияләренә 24 спектакль күрсәтте. «Кара алтын» чыгару осталарына культура хезмәте күрсәтү йөзеннән ике махсус бригада нефть районнарында 9 спектакль куйды. Театр Норлат районы һәм «Раифа» балалар хезмәт интернаты өстеннән шефлык итү буенча да актив эшләп килә. Коммунистлар партиясенең хәзер киң халык тикшерүенә куелган яңа Программасы проектында коммунистик җәмгыятьнең күзгә ачык күренә торган һәм чын мәгънәсендә бик реаль булган картиналары гәүдәләнә. Бу безне бик рухландыра һәм без ул гаҗәп якты һәм соклангыч гүзәл булачак көннең тизрәк килүе өчен бөтен көчебезне биреп эшләрбез. Г. РАТУШ, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры директоры хезмәтен үтәүче. езнең театрыбызның бөтен иҗади һәм практик эшчәнлеге бөек вакыйга — партиябезнең XXII съездына хәзерлек билгесе астында үтә. Планнарыбыз нинди? Республикабыз җәмәгатьчелегенә ни белән рапорт бирергә жыенабыз соң? Шул турыда берничә сүз. Качаловчылар коллективы XXII съезд көннәренә яңа спектакль — Н. Погодинның «Кремль курантлары» пьесасын куя. Бу спектакльгә театрның бөтен иҗат коллективы катнаша: Заман сынавын бик уңышлы үткән «Кремль курантлары»нда авторның фикерләре искиткеч үткен һәм заманча яңгырый. Бөек юлбашчыбыз Ленин образы пьесада киң планда сурәтләнә. Даһи эзләнүче һәм иҗатчы, халык белән аерылмас нык бәйләнгән оештыручы, куәтле көрәшче, юлбашчы, иң кешелекле кеше, практик һәм иң матур хыялларның тормышка ашуын күп еллар алдан күрүче Погодин пьесасында Ленин образы менә шулай гәүдәләнә. Шуңа күрә коллективыбызның бу спектакль остендә нык дулкынланып эшләве бик табигый. М Б 21 1920 ел. Ленинның дәүләтебезне социалистик үзгәртеп кору, Россияне электр- лаштыру турындагы бөек планы тормышка ашырыла. «Безнең халкыбыз белән хыялланырга да, кыю хәрәкәт итәргә дә була!» ди Владимир Ильич. Һәм без, күз алдыбызда торган искиткеч үзгәртеп коруларның оланлы шаһитлары, Ленин васыятьләрен турылык белән үтәүче партиябез җитәкчелеге астында илебезнең политик,* хуҗалык һәм культура тормышы чәчәк атып үскәнен күрәбез. Нәкъ әнә шул коммунизм төзүче буыннар эстафетасында спектакльнең заманчалыгы чагыла да. Яңа совет пьесаларын куюга быел театр аеруча зур әһәмият бирә. Без А. Штейн- ның «Океан», А. Арбузовның «Югалган ул» пьесаларын куйдык та инде. Колониа- лизмга каршы көрәш заманыбызның иң үткен мәсьәләләреннән берсе булуын искә алып, театр грек язучысы А. Парнисның «Афродита утравы» пьесасын куйды. Театрның портфелендә Хачатуровның «Иске хан» пьесасы һәм «Түләү» дигән пьеса бар. Классикадан А. Н. Островскийның «Кеше күңеле таш түгел» пьесасын куярга уйлыйбыз. Хәзер театрыбыз, өч бригадага бүленеп, Татарстанның авылларында һәм нефть районнарында спектакльләр куеп йөри. «Караңгылык власте», «Барабанчы кыз», «Афродита утравы», «Дүртәү бер түбә астында» пьесалары белән үтә торган бу гастрольдә театр 70 спектакль күрсәтте инде. Театр коллективлары районнарда үзешчән түгәрәкләргә йоклат ярдәме дә күрсәтәләр. Театр шәһәрдә эшче тамашачылар белән элемтәсен тагын да ныгыту чараларын ^'г^тибар^итәчә^б^ хезмдт бригадалары белән иҗади очрашуларга без аеруча Е. ПРОСТОВ, Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы СССР халык артисты В. И. Качалов исемендәге Казан зур драма театрының баш режиссеры, РСФСР һәм Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлек- лесе. енин орденлы Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры коллективы Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең алдагы XXII съездын лаеклы каршылау өчен хәзер бөтен көчен биреп эшли. Без дөнья тарихында зур могҗизалар тудыручы данлы буынның якты образларын, бүгенге героик тормышның романтик пафосын һәм лирикасын сәхнәдә чагылдыру теләге белән янабыз. Моның өчен бүгенге көн геройларын чын сәнгатьчә сурәтләгән, заман сулышы бөркелеп торган югары сыйфатлы сәхнә әсәрләре кирәк. Яшь драматургларыбыздан Ш. Шаһгали, А. Гыйләҗев һәм Ю. Әминов данлы съездга багышлап өч пьеса яздылар. Ш. Шаһгали «Яшьлек еллары» дигән пьесасында Татарстан нефтьчеләренең фидакарь хезмәтен күрсәтсә, «Көзге ачы җилләрдә» пьесасында А. Гыйләҗев кызу темплар белән алга барган төзелеш участогын, яңадан- яңа йортлар торгызучы хезмәт батырларын, совет кешесендә югары мораль сыйфатлар тәрбияләнүне сүрәтли. Ю. Әминовның «Кичеккән тәүбә» пьесасында безнең алдыбызга совет студентлары тормышы килеп баса. Театр коллективы хәзер аларны кую өстендә эшли һәм иң уңышлы табылганын КПССның XXII съездына багышлаячак. Шушы елның июнь аенда безнең коллектив республикабызның нефть һәм авыл районнарында җәйге гастрольләрдә булып кайтты. XXII съездга багышланган бу гастроль, шәһәр һәм район тамашачыларына культура хезмәте күрсәтү белән беррәт-тән, театр коллективының съезд алды отчеты да булды. Гастроль репертуарына кергән «Рәхим итегез» (X. Вахит), «Янар чәчәк» (И. Юзиев), «Мәхәббәт утравы» (А. Парнис) спектакльләре буенча урыннарда барлыгы 6 тапкыр тамашачылар конференциясе үткәрелде, үзешчән сәнгать .түгәрәкләренә 18 практик консультация бирелде. Шунысы бик куанычлы: ул конференцияләр бик җанлы үтте, аларда тамашачылар спектакльләргә шактый төпле анализ ясау белән беррәттән, безнең коллективның күп кенә уңышлы һәм кимчелекле якларын да күрсәттеләр, шактый файдалы киңәшләр бирделәр. Алар театрыбызның иҗат эшен тагын да яхшыртырга ярдәм итәчәк. «Янар чәчәк» һәм «Рәхим итегез» спектакльләре авыл тамашачылары арасында зур уңыш казанды. Бу — заман темасын чагылдырган әсәрләрнең тамашачыга никадәр якын булуын күрсәтә. Шул ук вакытта тамашачылар авыл хезмәт ияләре геройларын гәүдәләндергән киңрәк полотнолы сәхнә әсәрләре белән килүебезне сорыйлар. Алар сәхнә әсәрләрендә бүгенге тормышның тик аерым яклары гына чагылдырылуын күрсәттеләр. Өлкән буын драматургларыбызның бүгенге көн темасына зур әсәрләре күренмәвен тәнкыйть итүләр дә урынлы. Менә бу съезд алды көннәрендә драматурглар һәм театр эшчеләре алдына тамашачылар куйган иң хаклы заман таләбе. Театрларыбыз да, драматургларыбыз да моңа нык игътибар итәргә тиеш. Л 22 Театр репертуарына кергән иң яхшы спектакльләрдән октябрь аенда без съезд алды декадасы, шәһәр һәм район клубларында тамашачылар белән иҗади очрашулар үткәрергә җыенабыз. Декада репертуарына «Беренче мәхәббәт», «Янар чәчәк», «Рәхим итегез» кебек заман темасын чагылдырган әсәрләр һәм «Хөррият», «Тукай» кебек революцион-тарихи теманы чагылдырган спектакльләр кертелә. НӘҖИП ГАЙНУЛЛИН, Ленин орденлы Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының художество эшләре җитәкчесе һәм директоры, РСФСРның атказанган, ТАССРның халык артисты. * * * овет халкының культура ихтыяҗлары көннән-көн үсә, киң халык массаларының сәнгать белән кызыксынуы артканнан-арта бара. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе коллективы, шушы матур хәлне күз алдында тотып, концерт эшчәнлеген киңәйтү һәм яхшырту, концерт эшенең идея-художество дәрәҗәсен, башкару осталыгын үстерү һәм заман темасына язылган әсәрләр исәбенә репертуарны баету өчен көрәшә. КПССның XXII съездына безнең коллектив зур рухлану, яңа иҗат дәрте белән килә. Татарстан АССРның дәүләт җыр һәм бию ансамбле М. Мозаффаров, А. Ключарев, Җ. Фәйзи, 3. Хәбибуллин, Р. Яхин, X. Вәлиуллин һ. б. композиторлар әсәрләреннән төзелгән яңа программа хәзерли. Программада Партия, Туган ил, халыклар дуслыгы, Идел, туган як табигате турында яңа җырлар бар Тулысы белән комсомолецлардан оештырылган кыллы квартет Чайковский, Шостакович, Цинцадзе, Мирзоев, А. Вәлиуллин, Б. Милюков һ. б. композиторларның әсәрләреннән концерт программасы төзи. Шунысы шатлыклы: Татар дәүләт филармониясенең һәр артисты үзенең яңа репертуарын бүгенге гүзәл чынбарлыгыбызны сурәтли, совет халкының иҗади хезмәтенә дан җырлый торган әсәрләр белән баетырга тырыша. Мәсәлән, Татарстан АССРның атказанган артистлары Ә. Яһүдин, Ф. Юсупов һ. б. сүз осталарының программаларына Ә. Исхак, С. Баттал, Н. Дәүли, М. Садри һәм башка татар совет шагыйрьләренең яңа әсәрләре кертелгән. Җырчылардан Д. Сираҗетдинова, И. Шакиров, Ә. Афзалова композиторларның яңа җырларын өйрәнәләр. Филармония солистларыннан М. Алексеева^ К. Басыйров, С. Соловьев рус телендә татар композиторлары әсәрләрен башкарырга хәзерләнәләр. Пианист һәм концертмейстер Н. Алексеев фортепьяно өчен халык җырлары темасына язган ике фантазия хәзерли. Филармония балалар һәм яшьләр арасында музыка белеме тарату эшенә дә шактый игътибар итә. 1961—1962 елгы сезонда Филармония, мәсәлән, 35 урында балалар музыкаль лекторие, культура учакларында музыкаль культура университеты, 10 симфоник, хор һәм камера музыкасы концерт-лекцияләре үткәрүне планлаштырды. Авыл хезмәт ияләренә культура хезмәте күрсәтүгә Филармония аеруча әһәмият бирә. Без республикабызның район үзәкләрендә, авылларда композиторлар, артистлар белән очрашулар, әдәби кичәләр, лекция-концертлар, эстрада концертлары, үзешчән сәнгать түгәрәкләрендә катнашучылар өчен семинарлар һәм консультацияләр үткәрүне тагы да киңәйтәбез. М. БОГОЛЮБОВ, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт . филармониясе директоры. * * * атар дәүләт республика күчмә театры — бик үзенчәлекле шартларда эшли торган театрларның берсе. Безнең спектакльләр шәһәр культура сарайлары һәм клубларында гына түгел, бәлки республикабызның колхоз, совхоз сәхнә юрендә дә куелып килә. Шуның өстенә без Россия Федерациясенең төрле шәһәрләрендә гастрольләрдә дә булабыз. Безнең театр авыл тамашачыларына гына да 165 спектакль күрсәтте (аларда барлыгы 335 мең тамашачы булды). Күчмә театр спектакльләрен республикабыз хезмәт ияләре дә, Татарстаннан читтә яшәүче тамашачылар да яратып карыйлар. Коллективыбызның иҗат ансамблендә, тәҗрибәле өлкән сәхнә осталары булу белән бергә, талантлы яшь көчләрнең арта баруын да әйтү урынсыз булмас. Бөтен илебезне дулкынландырган зур тарихи вакыйга — КПССның XXII съездына якынлашкан көннәрдә безнең театр коллективы бүгенге көннең актуаль темаларына багышланган, замандашыбызның фидакарь хезмәтен, матур тормышын сурәтләгән өч спектакль хәзерли. С Т Төп геройлары авыл хуҗалыгын тагын да күтәрү өчен дәртләнеп эшләүче колхозчылар булган «Саф йөрәкләр» пьесасы (авторы Вазих Мәҗитов), яшьләрне коммунистик рухта тәрбияләү проблемасына багышланган «Әниемнең чал чәче» дпамасы (авторы башкорт язучысы Әсгать Мирзаһитов) Күчмә театр КПССның XXII съездына хәзерли торган репертуарны тәшкил итә. Театрыбыз хәзер Идел буендагы авылларда һәм шәһәрләрдә, Ростов, Астрахань якларында һәм Баку, Махачкала, Грозный шәһәрләрендә гастрольдә йөри. КӘШИФӘ ТУМАШЕВА, Татар дәүләт республика күчмә театрының баш режиссеры, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе. * * * енин комсомолы исемендәге Казан яшь тамашачылар театры КПССның XXII съездын зур иҗади күтәренкелек белән каршы ала. Узган сезонда куелган спектакльләрнең, барысы да шушы тарихи вакыйгага багышланды. Быелгы сезон репертуары да турыдан-туры шушы ук рухта төзелде. Печерскийның «Братскийның беренче яшәүчесе Генка Лыжов», Арбузовның «Таң алдындагы шәһәр», Ивантерның «Элекке малайлар», Шмелевның «Болар барысы да алай ук гади түгел» пьесалары совет яшьләренең героик үткәнен һәм хәзерге яшь буынның гүзәл сыйфатларын тасвирлыйлар Бүгенге көн героикасы һәм киләчәккә кыю омтылыш белән яшәүче яшьләребезнең образларын тудыру театрыбыз репертуарында төп урынны алып тора. Съезд көннәрендә безнең театр КПССның XXII съездына багышланган спектакльләр айлыгы үткәрә. Без ул айда театрыбыздагы иң яхшы спектакльләрне куярга җыенабыз. М. ПЕРВИН, Ленин комсомолы исемендәге Казан яшь тамашачылар театры директоры. У й рендә иҗатка, хезмәткә, яңадан-яңа батырлыкларга ча- | Г\\ ! .'][.! (( Ц кыру булып яңгырыйлар. й 0 И ж, Казан дәүләт курчак театры коллективы съезд алды көн нәрендә иҗат шатлыгы белән тирәнтен рухланып яши. Хәзер безнең иҗат коллективы республикабызның авыл хуҗалыгы районнарына, пионер лагерьларына, шәһәр паркларының балалар мәйданчыкларына, балалар бакчаларының шәһәрдән читтәге дачаларына хезмәт күрсәтә. 1961 ел башыннан бирле безнең спектакльләребезне 205 меңнән артык бала һәм олы яшьтәге тамашачылар карады. Аларның 105 меңе — авыл тамашачысы. Театр быел авылларда 550 спектакль күрсәтәчәк, бу — үткән елгыдан 140 ка артык. КПССның XXII съездына безнең театрыбыз «Алтын чәкән» дигән яңа спектакль куя. Театрның баш режиссеры, Татарстанның атказанган артисты Сәлах Хөснинең хәзерге көн темасына язган бу комедиясендә, кызганычка каршы, әле кешеләрдә очрый торган җитешсезлекләр һәм начар гадәтләр фаш ителә. Театрның рус группасы Г. Ландауның ирек сөюче Африка халкы тормышын сурәтләгән «Турылыклы Джим» һәм Н. Дәүлинең кешенең бәхетне ирекле һәм шатлыклы хезмәттә генә тапканын раслый торган һәм татар телендә 400 тапкырдан артык уйналган «Бәхет җыры» (русчага Б. Железнов тәрҗемәсе) пьесаларын хәзерли. Съезд көннәрендә Казан тамашачылары безнең театрыбызда чех драматургы Ян Дрда әсәре буенча зурлар өчен эшләнгән «Шайтан тегермәне» спектаклен күрәчәкләр. Бу пьесада буржуаз җәмгыятьнең икейөзлелеге һәм бозык әхлагы фаш ителә. Курчак театры — ул совет балалар театры. Безнең театрыбыз коммунистик җәмгыятьнең яшь төзүчеләрен алдынгы социалистик мораль, дөньяга коммунистик караш белән корал аандырырга ярдәм итә торган репертуар булдырырга тырыша. Театрның «Карбикә мәктәбе», «Намуслы сүз», «Пионер лагеренда булган хәл», «Алпамша», «Бәхет җыры», «Галәветдиннең тылсымлы лампасы», «Урман каравылчысы кызы Аленка», «Буратино», «Чапаев лачыны», «Канатлы ат», «Серле балдак», «Тылсымлы маяк» һәм башка уңышлы спектакльләре хәзерге заман балаларына дуслык, коллективизм, хезмәткә, укуга мәхәббәт, дошманга, ялкаулыкка, эшлексезлеккә нәфрәт кебек бүгенге көн темаларын курчаклар ярдәмендә ачуның мисаллары булып торалар. Казан дәүләт курчак театры коллективы КПССның XXII съездын үзенең иҗаты өчен һәм совет балаларына идея-художество ягыннан югары сыйфатлы хезмәт итү өчен зур җаваплылык хисе белән каршылый. А. ЮРУСОВ, Казан дәүләт курчак театры директоры