Логотип Казан Утлары
Поэма

АЙРАТ

Бүген Мират эшкә бармады, — Моңга талды Идел ярлары... Океансыман нген кырларында, Заводларда, цехлар куенында; Фонтан ургып, нефть аккан җирдә, Көтү йөргән күлләр буенда, — Язгы шаушу төсле күтәрелеп, яшьләр Күчкән чакта килер заманга; Яшь агачлар сөенеп бакчаларда Беренче кат яфрак ярганда, — Мират безнең эшкә бармады. Карлыгачкай булып, канатланып, Шатлык килде кичә төзелешкә. Килде цехка партком -секретаре, Утырышты яшьләр: Кайсы такталарга, Кайсы кирпечкә. Фуражкасын салды секретарь, Тамак кырды, ахыры речь тотар. Юк, ул сүзен тотты бик кыска, һәркем сизде ләкин шул сүз белән Ишек ачуын яңа тормышка: — Карар бирде безнең комитет Җыелышка тәкъдим кертергә, — Бәлки тиздән сезнең бригаданы Коммунистик, диеп йөртерләр... Бала төсле сөенеп, кешеләр бер-берсен Алыныр исем белән котлады. Тик бригадир... бер сүз эндәшмәде, Иртәгёсен... эшкә чыкмады. 2 •Костюмын да салмый, койкасында Ятты Мират, дәшми беркемгә. 38 39 Үртәлгәндәй очты тәмәкедән Боҗра-боҗра чыккан төтен дә... Ул хәтерли туган Агыйделен, Шул якларда үткән елларны. «Агыйделкәй »нигиди изге елга, Ә шулай да юлы бормалы...» Шул чактан ук аның йөрәгендә Туды якты, татлы хыялы. Елла^э үтте, үтте, ләкин хыял Сихри көчен үзенең җуймады. Әтисенең изге истәлеге һаман Я1йи аның күңелендә, һәм калса да ата чит якларда, Югалмады, туган җиренә һәйкәл булып кайтты. Бүген дә Басып тора авыл, түрендә... Колхоз! Ул да аның истәлеге, Ул төзешкән аны кан коеп. Миратның да эзе калсын иде Үзеннән соң озак балкырлык!.. Заман, заман... Ә бит заман безне Үзе чакыра, Булсын гына шундый хыялың. Чакыра көрәшләргә, чиксез киңлекләргә Егетләрен үзенең, кызларын. Эшелоннар уза кырлар буйлап, Офык белән чиктәш юллардан. Поездларга төялеп уза кешеләр, Тарихта да бәлки бу заман Поездлары белән шаулап калыр... Чират җитте берчак Миратка. — Идел буйларында яңа төзелеш! һәм сузылды юллар шул якка. 3 Яшьлек, Әй гаҗәп чор! Яшьлек, Әй дә шәп җыр! Ничек кенә авыр узса да, Гомер буе иң матур чор булып, Иң матур җыр булып шу/Г кала! Күшегә-күшегә, үзле балчык казып, һәм соңыннан кулга кельма алып, Канатларны җилпи башлаган, Болытларга чакыру ташлаган Борчу көннәр, сулы, карлы төннәр, Сез барыгыз җыелып, кайгысыз Гаҗәп бер таң булып калырсыз. 1 Өскә яңгыр һәм кар сибәләве, Үкчәләрнең суелып канавы; 40 Уч төпләрен күмгән сөялләрнең Әчетүе сытылып; аннары Беләкләрнең талып сулкылдавы — Сез барыгыз бергә кушылып, Сакланырсыз истә. Без әйтербез: — Иң матур чак безнең шушы! — дип. Онытылырлар барлык авырлыклар, Күңелләрдә калыр моң гына. Якты моңнар ерак еллар аша Ишетелер гомер буена. Шушы моңнар, вөҗдан тыныч булса, Күңелләрне һаман иркәләр. Ә күңелдә авыр төен йөрсә? — Тынгы бирмәс алар, үртәрләр. Үчекләрләр, әйе, Миратны да, йөрәгендә авыр таш калса. Юк, бу газап бетәр, бүгеннән сон Язмышын ул корыр башкача... 4 Кесәсеннән хат чыгарды Мират,. Ул укыды инде бу хатны Ничә кабат! һичбер симфония, бернинди җыр Матур яңгырамас бу чаклы! Ул бер кызның кабынып кына килгән? Изге хисен саклый үзендә. Монда килгәч яккан учакларның Кайнарлыгын йөртә бүген дә: «...Гаҗәп булыр уку хатымны, Басылмады йөрәгем ялкыны. Дулкынланып чыгар сүзләрем — Күз алдымда сине күрәмен. Сине күргән көннән җирдәге Бөтен нәрсә кинәт үзгәрде. Кайда йөрсәм, кая барсам да, Син торасың кебек каршымда. Үкенмәмен сине сөйгәнгә, Үкенсәм дә сине күргәнгә». Мират, Наилә. Каршы алып бергә. Озаттылар күпме таңнарны! Ләкин бүген... барысы сүнде кинәт, — Бүген Мират эшкә бармады... 5 Күкрәгенә Наилә хатын куеп, Күпме яткандыр ул. Тик кинәт Сикереп торды Мират. һәм хатны да Кесәсенә тыкты ул тизрәк. Хыялында түгел, өнендә Мөмкин иде кызны күрергә... 4: Алда — Наилә, белмим ни диде, Ә Миратның башы иелде. Кызарса да ләкин күпме генә, Ул ачмады бүген йөрәген. — Я, әйт инде, Мират, нәрсә булды? Сәбәпсезме эшкә килмәдең? — Сәбәпсез дип... шунда... ерунда... — Сер итеп әйт, әгәр ышансан. — Әйтә алмыйм, Наилә. — Ышанмыйсың? — Алай дип мин әйтмәм һичкайчан. 6 Клуб. Плакат-лозунглар һәм рәсемнәр бүген — барысы да Үпкәләгән төсле, йөкләмәләр Саннар һәм вәгъдәләр — әнә каршыда, Рәнҗетелгән төсле... Клуб. Бер кирпеч тә, бер таш та юк монда Мират кулы аша үтмәгән. Ул сихерче түгел, тылсымлы көч Сарай салып бүләк итмәгән. — Тышка кара, азмы, азмы йортлар, Аларның бит барысын без салган. Стеналар алар эндәшмәсләр, Ә йөрәктә күпме эз калган! Менә бүген Мират тора басып, Күзләрендә... Күпме әрнешләр! Стеналар бәлки сөйләмәсләр, Ә йөрәктә нинди бәрелешләр! Ул — сәхнәдә... Кичке нурда ялкын шикелле Балкып торган байрак яңына басып Вәгъдә биргән иде бер көнне Нәкъ шушында. Вәгъдә биргән иде Коммунистик хезмәт Бригадасы исемен яуларга Нәкъ шушында. Бүген бөек исем Биреләсе иде аларга. Ә ул, бригаданың җитәкчесе, Басып тора. Бөтен күзләр аңа карыйлар. Карамыйлар, җанга кадыйлар... Залда тып-тын. Искә төшә бер көн; Сөялгән дә Мират стенага, Күзен төбәп билгесезлеккә. 42 Уйга калган: күтәрелми бит цех Үзен айлар буе төзеп тә. Егетләрнең ут юк күзләрендә, Канатлары төшкән салынып. Ә бит алар күккә менәселәр, Очасылар! — Бирсен сабырлык. Ничәмә көн, юк-бар эшләр табып, Кирпеч күчереп, чүп-чар, кар көрәп Үтә гомер. Кирәк тимер-бетон, Тәрәзәлек, түшәмлек кирәк! — Ә алар юк. Вәгъдә — сәгать саен. Инде күпме мөмкин көтәргә! Нишләргә соң, ничек итәргә? Килеп чыкты шулчак диспетчер кыз, Гүя чәчәк, бүген ачылган! Тагын балкый йөзе. Эх, Разия, Кирәк макта, кирәк ачулан, — Җавабың бер: «Пока юк шул, булыр». Кайгы туа башта, көн туса. Көлде Разия: — Син моңайма, Мират, килер әле, Сөеклеңне әйтәм, Теге егетеннән котылса. — Ә ул килде инде. — Кем? — Диспетчер. — Ах, минеме шулай сагындың? — Әйт, Разия, кайчан кеше төсле Мин туйганчы кирпеч салырмын? Сөйләштеләр озак. Шаярып, чынлап, Иптәшләрчә, аннан дусларча. — Телисеңме, бер сер әйтәм сиңа? Чишмәссеңме кешегә? — һичкайчан. — Дусларым бар минем бер заводта, Теләгәнең булыр һәркөине. Башкаларга бирми саклар алар Сиңа дигән барлык әйберне. Бар аларның брак җыю урыны, — Сиңа билгеләнгән плитаны Шунда саклатырбыз. һәм аларның паспортларын алгач, Кем дә белмәс төзек икәнен. Шунда торыр сиңа биреләселәр, Кирәк саен барып алырбыз. Тик... — Шартың бармы?.. Әйт, яшермә! — Без ял саен икәү синен белән Я кинога, я танцыга бергә барырбыз. Килештекме? Телисеңме, Мират, Орбитага сипе чыгарам? — Эшли алырсыңмы? — Анысын үзем бёләм. 43 һәм башланды барысы шуңардан. Разияның гаҗәп ихтыярын Сизгәч, кинәт ачылып китте сер: Тезген — башлыкларда. Ләкин монда Төзелешнен бит җаны —диспетчер! Чакрымнарга җәелеп ята төзелеш, — Кан тамыры төсле юллары. Измә, бетон, кирпеч, плита төяп, Шул юллардан, балчык, ком ярып, Машиналар уза. Төзелеш каны Агыла шулай барлык йортларга. Сиз^ли беркем, Мират салган цехка Машиналар ешрак туктала. Кояш күктән күпме балкып үтте, — Ләкин беркем берни күрмәде: Плита юк дип, күпләр тик торганда, Мират өскә, күккә үрләде. Мират өчен күбрәк янды, Күбрәк көйде төзелеш йөрәге. Дан шаулады. Бер алдынгы булгач, Башкалар да китте күнегеп. Журналистлар килсә, җибәрделәр Мират бригадасына иң элек... Залдан күзләр һаман карыйлар, Карамыйлар, җанга кадыйлар. Күзләр... Карап тора уйчан, шомырт күзләр, Күпме кайгы, моң бу күзләрдә! Наилә! Ул сәхнәгә атылып менәр иде Мират өчен үзе сөйләргә! Ә читтәрәк, алгы урындыкка кулын куеп, Разия утыра: «Аһ сөйләмә, сер бит ул сүзләр!» Зәңгәр күзләр куркып очкынлана: «Түз, кадерлем!» — диләр бу күзләр. — «Яшерен сөю, яшерен очрашулар, Ай юлдашы булып калмаса, Таң пәрдәсе белән уралмаса, Матурлыгын җуяр ләбаса! Сөйли күрмә, бәгырем!..» Залда — комсомоллар, бары да көтә — Күзләрендә өмет сүрелми, Тик җеп очы һаман күренми, Нәтиҗә юк. Өстәленә таянып, Тагын . торып басты секретарь: — Атна буе прогул ясады бит, Уен түгел. Сездән сүз көтәм... Урыныннан торып, бөдрә чәчле егет — Хәниф алды шулчак селтәнеп: 44 — Күпме мөмкин болан ялынырга . По -мосму, булды җитәрлек. Нигә хаҗәт гафу үтенүе, Йөрәк серен безгә ачмагач. Нинди бригадир ул, иптәшләрен Иң кирәкле чакта ташлагач. — Сөйлә, Мират, иптәшләрең ич без! — Кирәк бераз хөрмәт итәргә. — Әйт, ичмасам, бригадага кабат кайтасыңмы? — Кайтам. Иртәгә... 7 Бу хәерсез көннәр күпләр йөрәгенә Авыр төер булып утырды. Тик бераздан тагын ярларыннан Ташып аккан тиле су тынды. Айлар узган саен бригаданың Булган даны ныграк яңарды. Мират исеме тагын, эфир, газеталар аша Республика буйлап таралды. Җәй, көз үтеп, кыш та җитте менә. Көннәр шулай тыныч аккан җирдән... Нәрсә? Нигә? Белә анысын үзе генә; Мират өч -дүрт көнгә ял алды. Үз урынына кемне калдырырга? Хәниф төште искә. «Белик чамасын. Күптән инде бригадирлык аның Күзен майландыра. Эшләп карасын...» Тәкъдим кертте Мират шул хакта Бик азга бит — күнде прораб та. 8 Өйдә кыза бәйрәм шау -шуы, Көлү -җырлау тормый һич тынып. Мират чыкты. Ул бакчада йөри Бәсле ботакларга тотынып. «Бәлки хәзер бөтен бу чыр -чуны Бер сүз белән җимереп ташларга? Кычкырырга кереп: «Туй туктала». Шулай чигенеп кызык ясарга? Юк. йолдыз биек, ләкин барыбер ул Балкыр тиздән минем күкрәктә. Чигенү юк шунсыз. Атам даны чакыра, Аның каны минем йөрәктә». Өйгә керде Мират тиз генә: — Әй, баянист, бию көенә! Мират бии. Әле атлап уза, Ике кулын читкә җибәреп. 45 Әле очып, ярсу кош шикелле, Түгәрәкне уза җилләнеп. Тыптып килеп, әле салмак кына Басып уза, гүя йөрәккә. Әле котырынып өермәдәй, Карашларны үзенә ияртә, йөрәгенең ләкин тын түрендә Үзе генә белгән сагыш бар. Ул тукталды, гөрләп кул чаптылар Яңгырады «Әче-әче!» дигән тавышлар. Сөю тулы якты күзен тутырып, Карап торды Разия Миратка. Мират акрын гына атлап китте: «Әче булыр язмыш чынлап та...» Аккош төсле бүген Разия — Җилфер-җилфер килә күлмәге, Тантаналы балкый күзләре. Ул үзе дә каршы атлап китте, Ахыры, түзмәде. Иңнәреннән кочты Мират аның, Кыз чак кына артка бөгелде. Мират салмак кына Чия төсле пешкән Иреннәргә таба үрелде: «Бар ярсулар инде басылыр...» Юк, шул вакыт ишек ачылды, Бусагада Хәниф күренде. Өстендәге бушлат, чалбарында Кирпеч көле, пычрак кар гына, һәммәсе дә аның янына Җыелдылар кайгы, шом сизеп. Кунакларны аралап, Мират та Якын үтте: — Нәрсә бар, егет? — Наилә... җимерелде... плита... Син киткәч тә плита китерделәр, Өченче кат өчен түшәмгә. Ә мин, кул куйдым да, Шундук — югарыга... һәм тотындык стена түшәргә. Ул чатнаган булган, күрмәгәнмен... — Мастер кайда, нәрсә карады? — Шул-шул, бөтен сәбәп шунда, Тормадым мин көтеп аларны. Ипләп кенә кирпеч тезгән җирдә Бер мәл кран кирпеч менгерде. Контейнерны куйды шул плитага, Наилә... аны ычкындырыр өчен... Шунда! Кинәт Яшен суккан төсле... җимерелде. — Аһ, коточкыч! — телсез калды барысы Елак тавыш белән тик Хәниф 46 Дәвам итте: — Нәрсә булыр, Мир ат? Нишләтерләр мине? Бетәм ич! — Ах, кара син, нинди акыллы! — Диде Мират пальто кия-кия, — Куй, елама, гаепле — мин, — һәм ишеккә табан атылды. Ә Разия — аның артыннан: — Мират димен, бераз көт инде! Туй күлмәге, аякларга сугылып, Яралы кош кебек җилпенде. 9 Ак япмага төрелеп ята Наилә, Бөтен тәне яна ут кебек. Ята селкенми дә, тып-тын, тып-тып, Сулышы да хәтта юк кебек. Тышта сине, Наилә, кояш көтә, Күзләреңне тизрәк ач инде. Күтәр инде, күтәр башыңны. Көтә тагын... Тукта, әкрен генә Керфекләрең синең сирпелде. Син карадың өзелеп, бу дөньяны Беренче кат күргән шикелле. Син карадың. Әле кулларыңны Күтәрергә юк шул, юк көчең. Пышылдадың «Мират кайда?» диеп, йөрәгеңнән китми бу исем. Караңгылык төбенә төшкәчтен дә, Шәм шикелле тыныч нур чәчеп, Янып торды синең баш очыңда, Аң чаткысы белән берләшеп. Син сөйләрсең моны ул килгәч үк, Ә, ул сөенеп көлер... Әллә көлмәсме?.. Озакламас, иртәнге нур төсле Җитәр килеп. Әллә килмәсме?.. Килде, килде Мират, Наиләсенең Сагынуларын, гүя, аңлады. Ләкин кызның талган хисләренә Җәйге яңгыр булып яумады. Әйтте: — Кичер!.. — һәм үзенең Күкрәгенә куйды кулын Наиләнең, — — Сәбәпчесе мин бит җимерелүнең... Җүләр уем, омтылышым минем Бәла булып кайтты әйләнеп. Кайтты... Үзе белән бергә алып килде Сиңа яра һәм күз яшьләре... Хәлсез бармаклары белән Кыз Миратның тарап чәчләрен, Әйтте шунда нәзек тавышы белән: — Бер генә сүз сорыйм мин синнән, Мин якынмы сиңа элеккечә? 47 — Ах, сорыйсың, Наилә! — Мин алайса барысын кичерәм. Ләкин Мират Калтыранып куйды әллә ничек. — Наилә! — Мират, Син гаебеңне артык зурайтма!.. — Мин әйтергә тиеш... — Юк, әйтмә! Мин барысын да беләм. Электән үк Сизеп йөрдем бөтен уеңны. — Юк, белмисең. Өлгермәде Наилә колакларын каплап, һәм ишетте: — Кичә туй булды... 10 Калды Наилә. Фикерләре әллә кая, Ерак, ерак китеп таралды. Тик бер нәрсә — шуны сизде Наилә: Йөрәк сызлый, йөрәк яралы. «Мин яраттым. Шундый көчле итеп Сөя алмам бәлки һичкемне. Мин яраттым. Бәлки һичбер кеше Сөймәс сине минем шикелле, йөрәгемдә тугай җырларымны, Алсу кичләр, моңсу төннәрне; Яшьлегемнең бөтен матурлыгын, Тормышымны, туар көннәрне Мин тик сиңа, сиңа багышладым, Синдә иде бөтен теләгем. Ә сип? Ә син шундый мәхәббәткә Нәрсә, нәрсә белән түләдең?..» 11 Төн караңгы. Җемелдәми йолдыз. Болыт күмгән урак айны да. Тирә-якта шашына буран, буран, Җирдә, күктә котыра кар гына. Узган көннән, газап, борчылудан Мират ахыры юкка уйлаган Арынырмын дип, алар һаман менә Иярәләр... көртле юллардан Барган чакта, гүя, йөзгә бәрелеп, Буран төсле, тынны кысалар. Алар, гүя, оялары тузган Сагзак күчесыман очалар. Торган җирне мөмкин калдырырга, Ә уйларны? Алар, истәлекләр, Барыбер шул искә төшәләр; Бер-бер артлы искә төшәләр дә Пычак булып җанны кисәләр... • *8 Менә бер көн: аны Наилә көтә, Кайнар сүзләр, кайнар иреннәр... Икенче көн: алар Разия белән Киң залларны иңләп йөриләр. Киләчәге ничек булыр моның? Хәзергесе ләкин бик кыен. Нәрсә белән бетәр бу уен? Бетте... Әй жилле дә бетте! — Кино, танцы туйга тоташты. Төзелешкә, брак складыннан, Ватык плита ялгыш эләкте, Ватык плита, ватык һәм паспортсыз — Мират аны үзенә охшатты. һаман бер уй: Ул да киләчәккә юлга чыккан Билет алмый, паспорт алмыйча, һәм ул кая килеп чыкты менә! — Томан, бушлык. Тик кар чабыша. Атлый Мират... Буран аша, яшьле күзлә.р белән, Разия карый кебек аңарга: «Китмә, бәгырем, китмә, салма утка, Мин теләмим ялгыз янарга». Разияне Наилә алыштыра: «Шунымы соң көттем мин синнән!.. Мин якынмы сиңа? Алай булса, барысын кичерәм...» 12 Урман юлы буйлап китте Мират, Буран елый урман эчендә. Томан аша карап моңсу гына, Ай күренде авыл өстендә. Туган авыл! Синең саф һаваңны Ничек рәхәт иде сулавы. Ләкин бүген? Туган улың кайта, Кичерерсеңме икән син аны? Мират кайта менә, еллар буе Кочагыңда сөеп тирбәткән Улың кайтып килә. Тик ул кинәт Калтыранды, гүя бизгәктән... Туган йорты!.. Тәрәзәгә килде: Өй түрендә тонык ут яна. Ана күңелен утта көйдермәслек Нәрсә генә әйтер ул аңа? Оек бәйли ана мич янында, Ник утыра йокы калдырып? Кемгә бәйли күзен талдырып? Мираткамы? Кемгә булсын башка, Кеме бар соң тагын дөньяда Аннан кадерлерәк! Нәрсә әйтер Мират! Нәрсә генә әйтер ул аңа? Әйтерме ул: каршы ал дип, әнием, Эшен ташлап качкан улыңны? Юк, түзәлмады, Кайткан юлы буйлап Ул ындырга таба борылды. 13 Мират килде авыл уртасына: «Үзең исәк чакта һичкайчан Иркәләнеп сиңа сыеналмадым, һәйкәлеңне кочыйм ичмасам», — Дигәнсыман, әтисен ул кинәт Кочып алды бөтен көченә, һәм, таш гәүдә иңенә башын куеп, Тотынды ул ярсып үксергә... «Нишлим, әти, нишлим, кая барыйм? Хисем кемгә, ничек аңлатыйм? Уйларымның булган яктылыгын, Тынычлыгын ничек яңартыйм?» Озак үкседе ул. Менә бер чак Дөнья тынып калган шикелле Булып китте. Тукта, ни бу? Телгә килде... һәйкәл! Әтисенең Тыныч тавышы аңа ишетелде: «Күктә йолдыз, җирдә юллар күп ул, Тик барысы да илтми бер якка. Син аларны таный, аералмасаң Адаштыра кайчак маяк та. йолдыз күрдең. Нинди? Кая чакыра? Моны белү бер дә соң булмас. Без кабызган йолдыз, улым, башка, Син табынган, анысы.— тик юлдаш. Әйе, юлдаш. Ерактан ук күренә, Тик бер җирдә тормый ул балкып, Алмаштыра урынын, һәм, иярсәң, Сазлыкка да төшерә кайвакыт. Син ул сазлык пычрагыннан, улым, Арындың ич, юды күз яшең. Киләчәккә хәзер якты, сизгер Күзләр белән карап киләсең. Җимерелде бәхетең... Чөнки ватык плита, Тайгак кирпечләрдән салдың ич. Ә син төзе шулай: суксын яшен, Купсын давыл, Ә ул мәңге җимерелмәсен! Хәерле юл сиңа, коммунист!»