Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЭЗЛӘНҮЛӘР, УЙЛАНУЛАР

Әнвәр Давыдов — эзләнүчән, ” тормыш сулышын сизүчән, заманыбыз белән бергә атларга омтыла торган шагыйрь. Ул тапталган сукмактан барырга яратмый, тормыш гүзәллеген үзенчә җырлый, аның үз стиле, үз почеркы бар. Шагыйрьнең күптән түгел басылып чыккан яңа җыентыгын 1 укыгач, бу турыда тагын кабатлап әйтәсе килә. Ә. Давыдов үзенә хас булганча шигырьләрен зур күтәренкелек, гражданлык пафосы рухында иҗат итә. Ләкин аның бу җыентыкка кергән әсәрләренең барысы да бер дәрәҗәдә, бер югарылыкта дип булмый. Алар арасында бик яхшылары да, шулай ук эшләнеп җитмәгәннәг ре дә бар. Әмма шунысы ачык, яңа җыентык шагыйрьнең иҗат юлында алга тагын бер адым. Менә, мәсәлән, «Уйлар» шигыре. Биредә шагыйрь лирик геройның нинди уйлар белән януын, нинди кичерешләр белән яшәвен күрсәтә, халыктан, аның бөек эшләреннән үрнәк алырга. һәрвакыт алга, зур максатка омтылырга чакыра: Зур максат ул һаман ерак була, Куркып калма, юлны талымлап, Өйрән вак эшләрне зур итәргә, Ерак юл үтәргә адымлап! Бу яктан алганда, шагыйрьнең «1960 ел, июль», «Эзләнгәндә», «Нәрсә кирәк», «Миннән сорыйлар дуслар», «Гаҗәп» шигырьләре бик характерлы. Алар лирик җылылык белән сугарылганнар һәм укучыда тирән тәэсир калдыралар. Мәсәлән, шундый матур строфаларны без җыентыкта бик еш очратабыз: Мин кайчакта, дуслар, арып калам Ярсуыннан кайнар йөрәкнең, Эшем өлгерә алмый темпларына Күклемдәге ашкын теләкнең. («Уйлар».) Шагыйрь тормыш шатлыгын, гүзәллеген күрә, ул һәрнәрсәне бары тик тәнкыйть итеп кенә йөрүче «тел тегермәнчеләреннән», скептиклар1 Әнвәр Давыдов. «Чорлар чат ында», Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1961 ел. дан үткен көлә, ул гел үсә барган яшьлек шәһәре Казанны мактап җырлый, халыклар дуслыгына бик матур һәм самими юллар багышлый, ә безнең иксез-чиксез күгебезгә «шомлы шәүлә»ләр җибәрүчеләрне кисәтә: — Әй, дошман! кара, бел, Планеталарга өмет нуры Өләшеп йөри безнең корабль! («Шомлы шәүлә».) Шагыйрь империалистлар, аларның ялчылары турында ачы нәфрәт белән яза. Ул изелгән халыкларның азатлык, бәйсезлек өчен көрәшүләрен, аларның явызлыкка каршы чыгуларын күрсәтү өчен көчле образлар таба: Беренче кат билен турайтып, Якты киләчәкне күрә алгач күзе, Газап тирен сөртеп, елмаеп, Балкый Азиянең сары йөзе. («Чорлар чатында».) Җыентыкка Ә. Давыдовның шулай ук «Уяну», «Су юлы», «Дуслар* новеллалары кергән. Матур һәм кызык сюжетка корылган бу әсәрләрнең барысына да тукталмыйча, «Су юлы» новелласына карата берничә сүз әйтәсе килә. Бу тулы бер поэма төсен алган әсәрдә бик көчле мәхәббәт сурәтләнә. Картлык көннәренә кадәр бер-берсенә саф мәхәббәт саклаган кешеләр тарихы һәркемне дулкынландыра һәм сокландыра. Әсәрнең көче нәкъ шунда. Җыентыктагы матур строфалардан тагын бер мисал китерәсе килә: ...Менә август төне Иң гадәти. Ае да юк. Тирәк башына Кылыч кебек ут яктысын төшереп, Әллә кая китә машина. («Миңнур апа».) Әнвәр Давыдов бу әсәрләре белән татар совет поэзиясенә җитди өлеш кертте, дип һич шикләнмичә әйтергә була. Ләкин, бу чын мәгънәсендә зур иҗаты булган шагыйрьнең тагы да үсүен теләгәнгә күрә, аның иҗатындагы кайбер кимчелекле якларны күрсәтми үтү дөрес бул- мае иде. Барыннан да элек, ша гыйрьнең ана теле байлыгына сак карый белүенә, сүзләрне урынлы сайлап алу сәләтенә тукталырга кирәк. Билгеле булганча, һәр шагыйрь иҗатында нәкъ менә шушы мәсьәлә иң мөһим урынны алып тора. Сүздән башка шигырь булмый, дию генә җитми, йөзләрчә, меңнәрчә сүзләрдән сайлап алынган энҗе бөртекләре генә шигырьне тәэсирле итә алалар. Бу принципның дөреслеген Ә. Давыдов үзенең бик күп әсәрләрендә адым саен раслап килә. Ләкин, ни өчендер, аны ул кайвакыт онытып җибәргәли, үз шигырьләренә яраксыз, аңлашылмый торган сүзләр кыстырып, аларның тәэсирлелеген, гүзәллеген киметә. Мисал өчен менә шушы строфаны китерергә мөмкин: Арттыра һаман \ кеше үз көчен. тау-ташны алтын итәргә куәт таба... Ләкин, барыбер, якты кояш төсен караңгылык яба. («Совет характеры».) Нәрсә бу — шигырьме, табышмакмы? Тау-ташны ничек алтын итәргә мөмкин? Якты кояшның төсе нәрсә соң ул? Бу строфада сүз гәрчә иске заман турында барса да, образлар төгәл түгел. Алар укучыга иске дөньяны аңларга ярдәм итмиләр. Менә тагын бер мисал: «Акылыннан шашкан», «тиле» диеп Атыйбыз без кайчак дошманны. Юк! Ул үзенең салкын акылында. Шуңа эчнең нң нык пошканы. («1960 ел, июль» ) Дөрес. Ләкин ни өчен «шуңа эчнең иң нык пошканы?» Дошманның акыллы булуыннан эч пошуда файда юк, аннан да акыллы булырга, аның мәкерле эшләрен алдан фаш итә белергә кирәк. Безнең халык, партия нәкъ менә шулай эшлиләр дә. Димәк, эч пошулар биредә бөтенләй урынсыз. Сүзгә сак карамаганлыкны күрсәтә торган фактлар җыентыкта, кызганычка каршы, шактый күп очрый. Мәсәлән, «Күгәреп беткән коллык чылбырлары» («Чорлар чатында») дигәндә, шагыйрь уңышсыз сүз куллана, чөнки күптәннән чыгарып ташланган тимер генә күгәреп бетә, ә коллык чылбырлары, кызганычка каршы, әле ташланып бетмәгәннәр. Аннары, «Эзең калсын, үлсәң дә гәрчә!» (12 бит) дип, кешенең физик үлүен ни өчен шик астына алырга? Җыентыктагы кайбер әсәрләрдә икенче бер җитди кимчелек бар. Ул — сүзләрнең күп, образларның аз булуы. Моны шулай ук сүзләргә саксыз карау нәтиҗәсе дияргә кирәк. Мәсәлән, «Татарстан бәйрәме» шигыренең беренче яртысы бөтенләй диярлек информацион сүзләрдән тора, ул шигырьне яртылаш кыскартканда да эчтәлегенә зарар килмәс иде. Шигырьнең көче фикердә, образда булуын шагыйрь яхшы аңлый, әлбәттә. Ләкин бу очракта ул үзенә карата, ни өчендер «йомшаклык» күрсәткән. Үзүзеңә таләпчән булу — һәркайда, һәркем өчен бик кирәкле сыйфат икәнлеген һич онытырга ярамый. «Ташла» шигыренрң җыентыкка кертелүен дә таләпчәнлекнең җитеп бетмәве белән аңлатырга кирәк. Шагыйрь яшьлек көчләренең кире кайтуын тели. Ләкин алабута ипиен, киндер ыштырларны сагынып искә алуның кемгә кирәге бардыр? Лирик геройның үз теләген белдерүе бик табигый, әлбәттә. Ләкин ул теләк укучы хисләренә шырпы булып кадалырга тиеш түгел.