Логотип Казан Утлары
Шигърият

 ШИГЫРЬЛӘР БӘЙЛӘМЕ

Башкорт әдәбияты Советлар Союзында иң яшь әдәбиятларның берсе. Бу әдәбиятта соңгы утыз ел эчендә иҗат иткән кешене урта буын язучысы дип атарга мөмкин. Ул буын вәкилләре башкорт язма әдәбиятының нигез ташларын салган Мәҗит Гафури, Давыт Юлтый, Сәйфи Кудаш, Афзал Таһиров һәм башкаларны күреп белүчеләр генә түгел, ә бәлки алар белән бергә башкорт әдәбиятын, әдәби телне, язмасын, имласын хәзерләүчеләр, рус һәм дөнья әдәбияты үрнәкләрен башкорт теленә иң башлап тәрҗемә итүчеләр дә. Әдәбиятка бик яшьли аяк баскан Гайнан Әмиригә дә язма әдәбиятны үстерү, камилләштерү юлындагы эшләрнең һәркайсын- да катнашырга туры килде: өлкә газеталарына җибәрелгән кулъязмаларны төзәтү, корректура укудан алып, төрле институтларда фәнни тикшеренүләр, халык әдәбиятын җыю- өйрәнү өлкәсендә дә ул актив эшләде. Гайнан Әмири беренче шигырьләрендә үк поэзиядә үз көчен сынап караучы гына булып түгел, иҗат эшенең бөтен • рәхәтлеген, авырлыгын күтәрергә әзер торган шагыйрь булып танылды. Илле еллык юбилее алдыннан басылып чыккан ике томлыгын кулга алып карасак, аның моннан утыз ел элек язган шигырьләре арасында түбәндәге юлларны очратабыз: Безнең җырлар сары сандугачлы Гөл бакчалар белән чикләнми. Безнең җырлар мәйданнарда яңгырый, Тынчу бүлмәләргә бикләнми. (1931) Бу юлларны укыгач, Гайнан Әмири үзенең алдагы утыз елын башта ук билгеләп эшкә тотынган, дип әйтү беркатлылык булыр иде. Егерме яшьлек садә авыл егетенең дистәләрчә елларга җитәрлек программа билгеләп куюы, әлбәттә, мөмкин нәрсә түгел. Ләкин шунысы бәхәссез — талантларга гаҗәп матур һәм киң юл ачкан совет чынбарлыгы, комсомол тәрбиясе саф күңелле шагыйрьне киләчәккә кыю карарга рухландырган. Гайнан Әмири фәлсәфи фикер йөртергә, яшәүнең серен, максатын ачарга тырыша. Ул — лирик матурлыкны тоя, куана, ләззәтләнә, яна, көя һәм сөя белә: Мин сөям —димәк, яшимен, Яшим мин — димәк, сөям... (1957) Гайнан Әмири шагыйрь генә түгел, талантлы прозаик та. Ул бик күп хикәяләр, нәсерләр, повестьлар язды. Бу әсәрләрендә дә уйларын ул кешеләрнең рухын, аларның язмышларын тирән тойгылар ярдәмендә сурәтләү аша чагылдыра. Шуңа күрә дә кешегә ышану, аны олылау темасына язган «Морадым» повесте үзенең күп санлы укучыларын тапты. «Ир яше — илледә», ди башкорт халкы. Иҗат кешесе өчен дә ныгып җиткән чак бу. Шуның өстенә соңгы елларда Гайнан Әмиринең иҗат активлыгы * аеруча көчәюен искә алсак, киләчәктә аның тагын да эуимешлерәк булуына шикләнмәскә мөмкин. Беренче томына язган сүз башында моңа кадәр иҗат иткәннәрен ул үзе дә «кереш сүз» дип атый. Әгәр аның кереше шундый киң һәм көчле икән, дәвамы тагын да ераккарак сузылыр дип ышанабыз.

СӘГЫЙТ АГИШ

 

ГАЙНАН ӘМИPИ

УЙЛАНУЛАР Д^Сырым, ышанычлы юлдаш кебек, Тавыш биреп алдан барса иде. Яки, һич югында, ерактагы Кечкенә ут булып янса иде... <7й яратам яшь кызлар колагында Нәфис алтын алкаларның чыңлавын! Мин бу чыңны язгы таңны бизәгән Былбылларның җыры кебек тыңладым. Теләр идем, карт ювелир шикелле, Башка барлык эшләрне читкә куеп, — . Иркәләргә чибәр кызлар колагын, Алка ясап яшәргә гомер буе. Ләкин нишлим? Планетабыз йөзендә Замананың бик тә җаваплы мәле. Безнең шаулы һәм давыллы дөньяда. Мөһимрәк эшләр дә бар шул әле... Бары шуңа чыңлар алка-җырларны Язмаска мин мәҗбүр итәм үземне. Миңа кирәк ил чигендә торуы Яки чирәм күтәрүе җырымның. ! ДАНЛЫ КЕШЕ ИДЕ МИНЕМ ӘТИ Данлы кеше иде минем әти... Безнең Бүә буе ягында һәр авылда аны, һәрбер өйдә Якташлары һаман сагына. Кыш көннәре, тышта ачы буран Котырынган чакта кичләрен, Җылы өйләрдә аның турында гел Сөйлиләр күп якты истәлек. Данлы кеше иде минем әти — Мичләр чыгаручы иде ул. Үлгән чакта: — Улым, мин дөньяда Бушка яшәмәдем, — диде ул. — Күпме кешеләргә җылы биреп Торыр минем гади хезмәтем! Мичче бул син, балам, кешеләрнең Өйләрендә утлар сүнмәсен. 21 Борчылам да, дуслар, үкенәм.дә, Тынгы тапмый һич тә йөрәгем; Үти алмадым мин әтиемнең Васыятен — соңгы теләгенБәлки тынычланган булыр идем, Риза булыр идем эшемнән, — Минем җырларым да озак еллар Җылы бирсә шулай кешегә. ҖИР БАШЫНДАГЫ КУАК т 7 өшемә керде еракта Калган балачак. (Әй, балачак! Алтын төштәй Мәңге калачак.) Имеш, озын утыз биш ел Бер дә узмаган; Өметләрем кояш кебек, Нервым тузмаган. Арыш уңган — миннән биек, Әй, урам шуны! Көн бөркү бик, явымгадыр: Кысыла тыным. Кишәрлекне киң алганмын — Җирнең иңенә; Л Ә буе аның дәрьядай, Юктыр чиге дә. Менә, имеш, ура-ура, Мин үргә мендем һәм җирнең ерак башында Бер куак күрдем. Ямь-яшел ул, ботакларын Киң итеп җәйгән: «Әйдә, әйдә, туктама!» —дип, Тора ул әйдәп. • • Шуннан, имеш, күбәләктәй Очам җип-җиңел. һавадагы бүз тургайдай Талпына күңел. Урам, урам, учмаларны Зур итеп алам. Артымда көлтәләр саф-саф" Тезелеп кала. Ә алдымда — җир башында — Куак күренә; Чакыра ул, ашыктыра Мине үзенә. ...Тормыш, синең басуыңны Урам да урам. Караңгыда ятам, кара Таңда ук торам. Белмим мин һич — тынычлану Нәрсә була ул. Матурлык ул — тирле маңгай һәм сөялле кул. Бәхетле мин! Алга таба Карыймын туры: Җир башында яшел куак Гел чакрып тора... АНАЛАРНЫҢ ЯШЕ ТҮГЕЛМӘСЕН /һәрбер ана озын гомер тели Үзе тапкан газиз балага. һәм, баласын яуга озатканда, Бер үк төрле елый аналар. Ана күзләреннән тамган яшьләр Бердәй ачы барлык илләрдә. Ана йөрәгеннән чыккан аһ-зар Бердәй авыр бөтен телләрдә. Дуслар, дуслар, Сизгер булыйкчы без! — Чыланмасын ана керфеге. Яудан улын көтеп, агармасын Ана чәчләренең бөртеге!