Логотип Казан Утлары
Хикәя

АВЫР МИССИЯ

Дәүли агай билетны Норлат ягына узучы ско- рыйга алды. Аның бер иңбашында калын бәз сүрү эченә төреп тыккан байрак. Кулында үзе белән буровойга алып йөри торган кечерәк кенә соры чемодан. Агайның кәефе яхшы, йөзе җиз самовар төсле балкый. Аның Норлатка, үзләре белән ярышучы бригадага байрак илтә барышы. Юл йөрүне, җае чыкканда бераз дөнья гизеп, чит җирләр, яңа йөзләр күреп кайтуны кем яратмый инде аны. егетләр. Агайның да бу сәфәре күктән көткәнне җирдән бирде дигәндәй килеп чыкты бит әле. Аңа менә шундый зур йомыш йөкләделәр. булды. — И нечкә билле прәннегем, мондый ситуацияләрдә син нәрсә понимаешь, я!—дип агай үзенекен исбатлады — Килде-китте генә эш белән йөрмим бит. Байрак илтәм! Күпләргә гомер эчендә бер тәтеми торган дәүләт күләм важный йомыш! Дәүли агай мондый акыллы сүзләрне буровойдан, мастерлары Ж.иһаншин авызыннан ишетеп кайта. Ә хәтере аның киптергеч кәгазь кебек, мастерлары авызыннан чыккан шундый сүзләрне күңеленә сеңдереп кенә тора Ә кирәк чакта пәч иттереп үзе дә бик урынлы куллана. — Понимаешь син, миңа почетлы миссия тапшырдылар. Беләсең килсә, мин хәзер «миссионер»! Әгәр бик телисең икән, әйдә, үзең дә җыен. Юл уңае бит, бер җәһәттән баҗаларга да сугылырбыз, безнең аларда булганыбыз юк. Дәүли агайның нурлы Нуриясе бу турыда тагын да сүз куертуның файдасыз булуын күрепме, ничектер кайта төште. — Ике аягымның берсен дә атлыйсым юк. Үзең хет теләсәң нишлә. Күрәселәрең, адәм хурына каласыларың бардыр, шуңа җилкенүеңдер,— дип өстәлгә тегү машинасы алып куйды. Кич утырып, ике-өч мендәр тышын бер итеп, сүрү текте. Ходай сакласын, байрак хәтле бай Ләкин шунысы гаҗәп, өйдәгеләр генә аңламадылар аны. Агайның бу сәфәргә чыгуына аяк терәп каршы булдылар. Барыннан бигрәк Кара кашы, нечкә билле прәннеге, нурлы Нуриясе инде, әлбәттә. — Алырга булсамы?! Барлыгыңны да белмәсләр, исләренә дә бер кертеп чыгармаслар иде. Ә менә илтергә булгач, син тилене йөртәләр. Йөрмәсәңче, атасы, кеше көлдереп, дәрәҗәңне төшереп,— дип картының бу сәфәргә чыгуына Нурия жиңгәй башы-аягы белән каршы ракны юлда пычратса. Кадак-мазарга эләктереп ертса, акланырга сүзен, бирергә җавабын таба алмассын. Дәүли агайның алтынчы класста укыган төпчек игезәкләре Рамил белән Камил байракны әйләндереп-ән- ләндереп карадылар да нидер пышын-пышын килештеләр. Аннары зур сер чишкәндәй итеп: - Әткәй, беләсеңме нәрсә? Син бу байракны күлмәк астыннан ♦ ура,— диделәр. Игезәкләрнең сүзен Нурия җиңги дә хуплады. — Чынлап, аталары, хөкүмәт әйберсе дисәм генә аз булыр Бай- 8 рак бит, Кызыл Байрак! Тегендә куеп, монда калдырып югалтсаң, ниш- = ләрбез. Тыңла акыллы киңәшебезне Әллә чынлап, мәйтәм, күкрәгеңә & урыйсыңмы? Безнең дә җаныбыз тыныч булыр — Китегезче! Сез инде бигрәк тагын! агай кулын гына селекте Мин бит аны дошман тылыннан алып чыкмыйм Норлаттан күп бул- * са ун-унбиш. чакрымнар ераклыктагы бер авыл янындагы бораулау я бригадасына тапшырам да кайтам Биш ел буе бездә торды Үзебез 2 белән буровойдан буровойга йөрттек. Берни дә булмады Бу юлы да » берни булмас. Аннары әле шунысы да бар бнт, әниләре. Кызыл Байрак £ күтәреп бару безнең кебек кешегә үзенә бер пачут Монысын да * понимайт надо! ь — Пачуты пачуттыр да, ул-бу хәлгә тарый күрмә, хәвеф-хәтәргә ш юлыкма, диюебез ләбаса Агаебыз яшисе гомеренең инде байтагын яшәгән, Шәчен бәс сарган, ч эре сөякле, туры холыклы, күрер Күзгә күркәм генә ир уртасы. Тор- * мыш йөген яннан гына түгел, бик яшьлидән төп тәртәгә җигелеп тартып килә. Менә әлеге миссияне башкарырга да, бер уңайдан бераз кеше арасында булып, аралашып, дөнья күреп кайтыйм дип, риза булды. Чөнки соңгы ике-өч ел эчендә аларның тормышы диетиклар өстәленә куелган аш сыман гел бертөрлегә әйләнеп бара буровой да өй. өй дә буровой. Элегрәк исә аларны, я шунда социалистик ярышка йомгак ясаргамы, я күршеләрдәге алдынгы тәҗрибәне өйрәнергә дипме. Куйбышев, Краснодар, Төмән өлкәләренә хәтле җибәрәләр иде. Күр шеләрең белән йөрешеп, кул биреп күрешеп, булган тәҗрибәң белән уртаклашып тору бик кирәк нәрсә югыйсә. Менә бит әле үзләрендә генә нәрсә килеп чыкты. Алай начар да эшләмәгән төсле иделәр Көнлек норманы һәрчак үтәп, айлык планнарын метрга метр тутырып барды лар Ә менә күршеләре алардан да уздырган Байракны алар яулагач, шулай булып чыга бит инде Ничек, кай яклап, нинди яңа алымнар кулланып алга чыкканнар? Аны белгән, кызыксынган кеше дә юк Мастер Җиһаншин үзе дә аптырашта — Менә шул-шул йөрешмәү, бер-берең белән аралашмау галәмәте бу, — дип уйлап куйды агай Билетны купелы вагонга алды ул. Хәер, агайның күкрәгендә балкыган медальләрен, Почет билгесе орденын күрүгә, кассир кыз сорашып та тормады, аңа билетны купелы вагонга сузды Агай моңа күңеле булып «Хезмәт кешесенең пачуты кайда да зур шул», дип. канәгать ләнү белән уйлап алды Ул арада поезд да килеп җитте Агай үз вагонын чамалап тамбурга күтәрелде Купега кереп урнашты Агайның юлдашлары ерактан ук •киләләр булса кирәк. Араларына бөтен йөзе белән балкып килеп кер гән Дәүли агайга игътибар да итеп тормадылар Башларын да күтәр ми ггәч тә пәч карта сугуларын гына белделәр. Араларыннан тик берсе генә урыныннан күтәрелеп —- Әһә, агай, молодец, келәмнең бик затлысын эләктергән, ахры Каян алдыгыз? Кыйбат торамы? Үзебезнекеме, әллә импортмы5 дип аңа әйберләрен өске шүрлеккә куярга булышты — Келәм, ди сина1—дип мыгырданды агай рәнҗү белән. — Әллә мине берәр спекулянт калдыгы дип белделәрме? Андый нәрсәләргә мөкиббән китүчеләр түгел без, энем. Ә кирәксә, келәмнәрнең персидски- ләрен дә өебезгә китереп бирәләр. Зурлап, олылап, бүләк ител. Җиңнәребезне беләктән югары сызганып, тәртәгә җигелеп эшләгән өчен. Кеше дигәнең кызык кына бит ул. Шул юк кына сүздән агайның кәефе кырылды да китте. «Соңгы вакытта черки урынына үрчеде бер вак халык,— дип сукранды ул эченнән,— бер-берсе белән узышып башларын мал җыюга салдылар». Болары инде, аларның мастерлары Җиһаншин әйтмешли, чыннан да, мещанлык коллары. Дәүли агайның исә бу өлкәдә үз фәлсәфәсе, үз кыйбласы. Бер кат кияреңә бармы? Бар. Утырыр-ятар җирең бармы? Бар. Балаларыңны кеше төсле тәрбиялисеңме, укытасыңмы? Тәрбиялисең, укытасың. Шулай булгач, тагын ни җитмәгән? Ә нәфес дигән комсыз нәрсә кемдә дә бар. Ләкин бит аны тыя белергә кирәк. Юкса, ул сине үзенең гомерлек колы итәргә дә күп сорамас. Әле менә хәзер дә бит, сорау юк, танышу юк. Агай келәмнең затлысын эләктергән, имеш. Юк, ялгышасыз, Дәүли абзагыз бу сәфәргә мал җыярга чыкмады ул. Бу кешеләр аңа керә керешкә үк ошамадылар. Вагон бит ул рәхәтләнеп гәпләшеп, бер-береңне тәмле сүзләр белән сыйлап, яшьлектә, гомер эчендә баштан узган гыйбрәтле хәлләрне искә алып бару урыны. Ә боларн^ күр! Муеннарында куш йодрык хәтле төенле галстуклар. Түшләрендә вуз бетергәнлеккә «калкавычлар». Инженерлар булып чыга ич инде болар, һич тә килешми югыйсә үзләренә карта сугып бару. Күрмәгән, уйнамаган нәрсәләре мени. Бу бит. төптәнрәк уйлап карасаң, аны бораулау остасы Дәүли агайны — санга сукмау дигән сүз. Шунда уеннарыннан арынып бер сүз генә катсыннар. Агай кояштай балкып ачылып китәчәк. Үзенең кем булуын, кай якларга сәфәр тотуын сөйләп җибәрәчәк. Үз нәүбәтендә, артык тирәннән төпченмичә, аларның кем булуларын, кая баруларын, кай якларны гизеп кайтуларын сораштырыр. Гәп бит ул шулай куера. Ат кешнәшеп, адәм баласы сөйләшеп таныша. Менә аларның бригадасында ул яктан җан рәхәте ичмасам. Шул бер үк егетләр: мастерлары Җиһаншин, верховой Әгъзәм, помбур Сәет. Буровой сукмагын ничә еллар рәттән бергә таптыйлар. Бер уйласаң, бер-берләренә сөйләр, уртаклашыр нәрсәләре дә калмагандыр кебек. Шулай дип кара егетләргә, бар. Үзеңне шунда ук әвереп ташламагайлары. Вахтаны тәмамлап автобуска утырышып кына’ алсыннар, аннары гәп китә инде, күпләргә әле чират җитми. Агай юлдашларын керә керешкә ошатмаса да, «дипломатик мөнәсәбәтләрне» кисеп кенә өзәргә дә ашыкмады. «Ир кешенең күңеле өстәл артында ачыла», дигән уй килде күңеленә. Өстәл өстенә кыздырган тавык, вак-вак кына тозлы кыярлар, авызыңа үзләре тәгәрәргә торган кызыл помидорлар чыгарды. Термосын алып чәен бутады. Чү, җәмәгать! Монысы нәрсә тагын! Чемодан төбендә тагын нидер бар бит. Бу тастымалга төреп тыкканы нәрсә тагын дип караса, күзләре шар булды: нурлы Нурия җиңги картының кеше арасында сер бирергә яратмаганын белә. Вакытлы-вакытсыз рестораннарга сугылып, станция буфетларында йөрмәсен, дигәндер. Чемодан төбенә бер бәләкәй «акбаш» та салган. Тәмам түп-түгәрәк килеп чыккан табынга агай юлдашларын да дәште. — Бик рәхмәт, абзый. Без сездән алда гына ашап алган идек,—диештеләр тегеләр. Берәр телем кыяр, берәр помидордан гына авыз иттеләр дә, түтәл җимешләренең тәмлелеген, аларны үстергән хуҗаларны мак- тый-мактый, янәдән үз уеннарына бирелделәр. Дөрес шул, агай үзе сыйлаганда сыйланучы, сораганда башлап җырлаучы Әмма гомерендә шушы «акбашның» колы булмады. Әлс менә хәзер дә стакан төбенә генә салып берәр йотым тотты да, калганын бөкеләп, түргәрәк этәрде. — Исәбегез булса, йокы алдыннан рәхим итәрсез,— диде.— Күрәм. сезнең белән ботка пешмәс, ахры. Алайса, мин дә үз эшемә керешим Абразив бораулар белән ике-өч кенә вирей катламы бораулап алыйм - Нинди борау? Нәрсә борауларга җыенасыз? — диде, кызып кар- ♦ та уйнаучыларның берсе. к - Анысын инде менә бер биш-алты минуттан күрерсез,— дип. Дәү- 3 ли агай бораулаучыларга гына хас тән-сөяк җиңеллеге белән өске х шүрлеккә менеп утырды. Урын хәстәрләп йокларга җыенды Поезд агайны бишектәге бала кебек иркәләп тирбәтсә дә. «вирей з катламын борауларга» алай тиз генә керешеп китә алмады әле ул. Кө 5 түченең дә төшенә көндез үзе йөргән болыннары, матур тугайлары. ф качкалак сыерлары кереп аптырата, ди Агайның да күз алдына буровойлары килеп басты. Аның урынына бүген вахтага кем чыкты икән. “ Мөгаен, алар бригадасына җәйге практикага кайткан студент егет х Валерийны билгеләгәннәрдер. Егетләр бүген забойга колонна төшерер J гә тиешләр иде. Төшерделәрме, торбалары җиттеме икән? Кичә буровойга мастер килгәндә, төшке ашка утырганнар гына иде. Кашлары җыерылган, чырае сытык Җиһаншин ишектә күренүгә, нидер L булганын Дәүли агай шунда ук шәйләп алды Алай да дәшмәде Алар “ иың төшке ашка туктаган чаклары гына иде - Иптәш мастер, тәмле булсын, дисәңче инде шунда,— диде дә, кашыгын алып тәлинкәсе өстенә иелде -*Тик шуңа гына мохтаҗ булсагыз, тәмсез ашларыгыз шуның бе лән генә тәмләнер дисәгез, аннан гына тормабыз, — диде мастер төксе итеп Тәмле булсын! Мастерның дилбегәсе көпчәккә чорналган чагы икәне күренеп тора Торса соң? Андый чак кемдә булмый Җиһаншин миләш капкан дип бөтен бригада авызына балан кабарга тиеш түгел бит инде. Дәүли агай, араларында иң өлкән кеше, сүзне уенгарак күчермәк булды — Менә монысы безнеңчә! Әйдә, үзең дә рәхим ит. Аш ул бергә- бергә тәмле була. Әмма мастерлары өстәл артына утырырга ашыкмады әлсЛПонлач беләкләрен терсәктән югары сызганып, операциягә әзерләнгән хирург сыман кат-кат сабынлап, бик озаклап юынырга кереште Мастерларының сырт йоны җилгә каршы кабарган ңкәнен помбур егет Сәер Сәет кенә күрми Ул кешенең йөзенә гомерендә күтәрелеп карамас Кешегә төбәлеп торуың синең кемгә хаҗәт, ди ул. Хәйләкәр зат синнән яшерергә теләгән мәкерле уй-фикерләрен барыбер яшерәчәк Кеше мие төпсез диңгез. Ә кирәк сүзен әйтергә аның теле бар Шушы Сәет бораулаучылар хәзерли торган профессиональ-техник училишс генә тәмамлаган. Ә сөйләшеп китсәң, бу әллә бер бер профессор-мазар мы. диярсең. Белмәгән нәрсәсе юк аның Әмма, шуңа да карамастан шул кадәр беркатлы үзе. Дәүли агай аның турында бу мәхлук җан алда ничек көн күрер, ничек кенә тормыш итәр икән дип. чын-күңелен пән борчылып уйлап куя Аның беркатлылыгы артык яшьлектән, тор мыш ачысын тик китаплардан укып кына татудан килә торгандыр Сәет әле менә хәзер дә һич урынсызга Гәрәй Исламович, сез үткән киңәшмәдә генә республикабыз нефтьчеләре алдында һәр тонна «кара алтынның» үз кыйммәтен төшер\ бурычы тора, дип сөйләгән идегез Ә менә безнең буровойда ун җиде кешегә бер ашхапә. Шуңа махсус ике вагон биләп, бер баш. икс ярдәмче повар тотабыз Алар бит безгә метрлар борауларга булыш мыйлар. Ә борауланган метрларның үзкыйммәтен гонә арттыралар Әй тегез өстәге абзыйларга, ашханәне япсыннар Ә бер шешә сөт белән бер сынык ипине һәркем өеннән дә алып килә ала, — дип. бөтенләй пүчтәк нәрсә сөйләп утыра. Әле аның шунысы да бар. Башкалар белән бик коры фигыльле Җиһаншин шушы Сәер Сәет белән үзен бөтенләй бүтәнчә тота. Буровойга килү белән иң беренче итеп аның белән күрешә. Эшнең кым-кырыс чагы булмаганда, аңардан кайда яңа вулкан атуын, дөньяда нинди яңа ачышлар булуын, галимнәрнең хәзер нинди проблемалар өстендә баш ватуларын сораштырып утыра. Менә хәзер дә, мондый ахмак тәкъдимнәр белән башка берәү баш катырып утырса, мастерлары аның тетмәсен тетеп, сүгеп ташлаган булыр иде. Ә Сәеткә бу юлы да каты бәрелмәде. — Синең саулыгың туган илеңә ]иең тонна нефтьтән дә кыйммәт. Теләсә кайсы вакытта төрле каты-коты ашап ашказаныңны бозсаң, метрлар бораулыйсы урында аптека сукмагын таптый башласаң, синнән ата-анаңа да, туган илеңә дә файда юк, — дип, ак тешләрен ипигә батырды. Теләр-теләмәс кенә ашарга кереште. Бер-ике генә капты да, токмачларын тәлинкә буйлап куып йөртә башлады. Аннары кинәттән генә: — Ашны авызга алышлы түгел. Тозны капчыгы белән тондырган мы? — диде. Барысы да сәерсенеп тагын мастерларына төбәлделәр. Биредә баш ватып утырыр җир калмады. Ачык бары да. Мастерларының егетләренә бәйләнәсе, аларның тетмәсен тетеп орышасы, сүгеп ташлыйсы килә Нигә? Хуҗа кеше, җитәкчеләре ич. Сүгәм дисә сүгәргә, сөям дисә сөяргә хакы бар Алай да беренче булып кашыгын шапылдатып өстәлгә верховой Әгъзәм куйды, аларның Прәмуй Әгъзәмнәре. Ташаяк тоз са вытын кулына алып, әйләндергәләп торды да: — Шулпага килсәк, иптәш мачтыр, телеңне йотарлык,— диде.— Әгәренки дә мәгәреңкн, безгә притинзияң-мазар бар икән, кыеклап ма ташма. Давай безгә прямуй наводка белән. Мастер бригада исеменә нинди үпкә сүзе әйтсә дә, нинди авыр хәбәр җиткерсә дә, төп өлешен үз өстемә алам дигән тбсле, Әгъзәм киң күкрәген тагын да киерә төште. Maqrep Җиһаншин байракка ымлады: — Турысы-кыегы шул. Байрак бездән тү-тү! Аны Норлат бораулаучылары яулаганнар. Бүгеннән аны биредә тотарга безнең хакыбыз юк. Әле бирегә килешли бурком председателе туктатты Үзегезнекеләрдән берәрсе илтеп тә кайтсын, диде. — Нигә аны без илтергә тиеш? Җиңгәннәр икән килеп алсыннар — Тәртибе шулай. Безгә дә бит китереп биргәннәр иде, җиңеп яулаган байракны эзләп барып алмадык. Кыскасы, байрак кулдан ычкынган. Безнең аны бер генә көн дә тотарга хакыбыз юк. Ул хуҗаларына тапшырылырга тиеш. Я, кайсыгыз илтә? Башта беренче булып Сәер Сәет чәчрәп чыкты: — Үзем илтәм! Күзләрен әлҗе-мөлҗе китереп нидер уйланып торды да. шунда ук баш та тартты. Юк, булмый икән, янәсе. Алда сессияләр тора, анык имтиханнарга хәзерләнәсе бар. Шушы хыялый баш читтән торып Ка зан университетында укый, тарихчы, археолог булам, дип сөйләнә. Кулындагы стаканнан вак-вак кына итеп чәй йотып куйганнан соң. Прәмуй Әгъзәм дә телгә килде. — Байракны мин илтсәм дә була, — дип куйды. Аның артыннан электрик Хафиз, дизелист Костя да теләк белдерделәр. Әмма соңыннан тегесенең теге, монысының бу эше булып чыкты. Байракны җиңүчеләргә илтеп тапшыруны Дәүли агайга йөкләделәр, йөкләделәр дип инде, әгәр үзе ризалык бирмәсә, аны берәү дә мәҗбүр итә алмаган булыр иде. Байрак илтү кайчаннан бирле хурлык эшкә, дәрәҗә-абруенны төше рә торган нәрсәгә әйләнде соң ул әле! Ә Сәет аңа әнә нәрсә диде? Дә\ ли агай, сиңа биИ" почерлы миссия йөкләнә. Җиңүчеләргә байрак илтү почетлы сәфәр, почетлы миссия! ...Беләгеннән җиңелчә генә тартканга Дәүли агай дырт итеп снс ■кәнеп уянды. Караса, карта уйнап барган егетләрнең берсе икән. ♦ — Абзыкай, зинһар, вирей дигән катламның бораулаган кадәресе « дә җитеп тормасмы? Югыйсә, перекурга да туктамыйча тоташтан 5 өченче сәгать дулатасыз бит. У Дәүли агай сәгатенә күз салды. Күр генә, аңа төшәргә дә күп кал5 мый икән, ләбаса Агай торып, юынып килде, киенде. Юньләп танышыр- з га да өлгермәгән юлдашлары белән һәркайсына кул биреп саубул- 5 лашып чыкты. Чал чәчлеләрнең берсе, аны уятканы, өске шүрлеккә ф күрсәтеп: * — Келәмегезне онытып калдыра күрмәгез тагын, — диде. Дәүли ® агай бу юлы түзмәде: = — Аптыратты тәмам. Каян килеп келәм булсын ди ул! Байрак ул. ф Кызыл Байрак Ф — Байрак!? — диештеләр барысы да бер авыздан. Егетләр мен- * дәрләреинән башларын күтәрә төштеләр. — Әйе, социалистик ярышта җиңеп чыгучыларның кулына бирелә « торган Кызыл Байрак. Нигә аңа шул хәтле исегез китте? Юлдашларның өлкәнрәк күренгәне, күзлеген зур борыны өстенә £ атландырып, агайга төбәлде: < — Гафу итегез, бик сәер кешегә ошыйсыз сез. Шулай юлда япа- ялгызы байрак күтәреп йөрүчене беренче тапкыр очратам. Сатып алдыгызмы соң? — Әллә берәр слет-мазардан, алдынгылар киңәшмәсеннән кайтуы гызмы, шунда тапшырдылармы? — диде икенчесе — Ах. егетләр, тәмам аптыраш сезнең белән, — дип куйды агай, ботына чабып. — Менә мин үзем шушы байракны җиңүчеләргә тапшы рырга барам. Ярышта җиңеп чыгучыларга Биш ел безнең бригадада торды... Хәзер менә... — Торды да очты инде алайса? — диде арадан яшьрәк күренгәне Күңелсез хәл, Кәнишне.. «Кара-кара, күр син бу тишек борынны! Чананы нәкъ тау төшкәндә чалулатырга маташа. Игезәкләремнең сүзен тыңлыйсым кал ran икән. Байракны әйбәтләп кенә эчтән күкрәгемә ураган булсам, ак сакаллы карт буласы икәнмен*. Ул арада поезд әкренли башлады Теге ачу китергечләргә, сару кайнаткычларга җавапның бик зәһәрен бирергә агайның теле бик кы чытса да, өлгерә алмады, төшәргә ашыкты Норлатка бик тә вакытсыз, төнге сәгать өчләр тирәсендә генә килеп җитте ул. Алай да аптырап калмады. Бу яклар аның өчен гомер аяк басмаган, белмәгән, күрмәгән җирләр түгел Аларның идарәләрен Ромашкино нефть мәйданына күчергәнгә хәтле үзе дә шушы якларда разведкада эшләп, «кара алтын» ятмалары эзләде. Җитмәсә. Норлатныц үзендә үк баҗасы да яши аның. И-н. улмы? Дөнья бәясе егет! Аның белән бер күрешүең бер гомер Килеп кереп бер чынаяк чәй эчәргә өлгермисең, шифоньер башыннан үрелеп кенә унике телле тальянкасын ала. «Менә, баҗа, син килешкә яна бер җыр оттым әле» дип. ике тез башына атландырган гармунын биетә генә Уйнап җибәр сәме? Баҗасының арба кендегедәй юан бармаклары гармун телләре буйлап, чабышка чыккан юртаклар төсле берсен-берсе узышып йөгерешәләр. Оста уйнавы әле аның бер хәл. һәр көйне үзенчә чыга рып, синең йөрәгеңә атлан май итеп ягып уйный бит әле ул, каһәр' Молодец та егет инде Аннары дөнья хәлләренә күчәләр алар. Апалы-сеңелле җан сөйгәннәренең чибәрлекләрен, уңганлыкларын, нәрсәгә барып тотынсалар да кулларыннан гөл тамып торуын бер-берсенә арттырмый, күпертми макташып, үзләренең дә алай төшеп калганнардан түгел икәнлекләрен раслап, кунак өстәле артында гөр килеп күп тапкырлар утырганнары бар_ Агай менә хәзер дә туп-турыдан баҗасына китмәкче булды. Сөендерсен әле шулай һич көтмәгәндә килеп чыгып. Түбәсе күккә тисен. Шунда ук күңелендә шик тә туып куйды Тышта җиде төн уртасы Бу вакытта станция тирәсендә кем йөрмәс тә, күрәсеңә каршы, алдыңа кем килеп чыкмас. Агай башта кыю адымнар белән вокзал каршындагы милиция бүлегенә китте. Яшь кенә кече лейтенант аны башта иренеп кенә тыңлады. Төне буе керфек какмый дежурда утыру җиңел түгел, күрәсең. - Иптәш кече лейтенант дисәм дә, энекәш дисәм дә үпкәләмәссез. Мине кунак йортына хәтле генә булса да озатырга кеше бирмәссезме, дип кергән идем Менә бу сүрү эчендә байрак, , аны җиңүчеләргә илтә баруым Төн бит. Станца тирәсендә кем йөрмәс,—Дәүли агай, орден- медальләре күренерлек итеп, җиләнен чишеп җибәрде. Монысын инде гозерен үтемләндерү өчен.— Кунак йортында әллә урын бар, әллә юк. Минем монда бер дигән баҗам яши Шуңа хәтле озатып куй^агызчы. Агайның баҗасына алар икәүләп киттеләр. Араларны бераз булса да якынайтып җибәрү өчен агай сүз катуны кирәк тапты. Шулай инде, энекәш, дөнья дигәнен катлаулы нәрсә ул,—дип куйды — Төптән уйлап карасаң, беребезнең дә хезмәте майлы ботка гына түгел Менә, безне генә алыйк Төнге смена бит. Буровоеңны аударып ташлардай булып җил үкерә, күз ачкысыз буран котыра. Эшкә бер керешеп алгач, ышанасыңмы, шуны сизмибез дә. Таң атканчы ике йөз метр тау катламын шапылдатып бораулап та ташлыйбыз. Ә төн буена буран-давыл котыруын тик иртән, радиодан һава торышын тыңлагач кына беләбез Милиционер егет агайның болай сөйләнеп килүен килештермәде. - Син. абзыкаем, тел тегермәнен тарттырырга бик мастак күренәсең. Эшкә дә шулаймы икәнсең белми-и-м? Анысына шигем зур. һәр төнне икешәр йөз метр шапылдаткач, нигә соң байракны кулдан ычкындырдыгыз? Абзыкаем, туры сүземне авырга алма, син бит байрак алырга бармыйсың, тапшырырга барасың. Чаманы җуймыйча, әзрәк тыйнаграк «шапылдатсаң» да, абзыкаем, ярап куяр.—диде. Шушы сүзләре белән Дәүли агайның ачуын китерәсе килде, күрәсең. — Ярыш бит, энекәш, ярыш. Ә байрак шундый нәрсә, ул бүген синең кулыңда, иртәгә аны күршеләрең яулаган Уч төбеңә төкереп, җиңеңне төптәнрәк сызганып бер дуылдатып алсаң, ул тагын синең кулда Тәмле телле милиционер егет, агайның кызмавын, кабынмавын күреп. үзе дә йомшый төште. - Миңа сезнең эш караңгы инде,— дип куйды.— «Шапылдатып бораулыйбыз», дигәч кенә әйтүем. Алар шулай бәхәсләшә-бәхәсләшә зур поселокны аркылы кисеп чыкканчы, таң да атып өлгерде. Урамнарда кешеләр дә күренә башлады Ниһаять, баҗасының йорты каршына килеп туктадылар Аның ишегалдында җанлылык. Әнә, балдызы алъяпкычын япкан, сыер саварга әзерләнеп йөри. Баҗасы битлек киеп алган, умарталар багарга җыенган. — Абау! Баҗай! Син түгелме соң бу! Милиция (эелән! — дип бераз сәерсенеп, әмма гадәтенчә якты йөз белән каршы алды ул Дәүли агайны Ике баҗа бер-берсенең хәл-әхвәлен сорашкан арада, балдызы алма бакчасына табын әзерләде. Шул арада самовары да кайнап чыкты. Өстәлгә салкын каймак, табада кыздырган йомырка, яңа гына аерткан бал чыгарып утыртты Кире китәргә ни омтылып караса да, озата ки лүче егетне дә җибәрмәделәр, табынга утырттылар Семья-ганлә хәлләрен сораштырып берәр чынаяк чәй эчкәч, баҗасы алма агачына снял куйган байракка ымлады — Кара снн, баҗа! Сорарга онытып торам икән, бу ни соң? —Дәүли агай, мөмкин хәтле кыска тотын, бер-ике сүз белән генә эшне аңлатып бирде. Әмма баҗасы, хәйләкәр нәрсә, аңламаганга салышты Инде, мәйтәм, байтактан күрешкән дә юк. дөнья куып хатларны * да сирәк язышабыз. Үзен, шәт, шул буровой сукмакларын таптыйсындыр 2 бит? дип сорады. Аның бу соравы агайның йөрәгенә җәядән аткан “ ук булып кадалды. Белә ул баҗасының, бурсыкның кыек атып туры | тидерә тойган гадәтләрен Аның кебек хәйләкәр җанны эзлисе, табасы а бар әле. I Буронойда булмыйни соң! Егерме елдан артык гомереңне багыш- " лаган һөнәреңә хыянәт итү мөмкинмс! Алай да кем. баҗа, тнктомал- 4 дан гына минем биографиям белән ни дип кызыксынуың әле бу? в — Әллә, мәйтәм, профсоюз тирәсендә лидер-мазар итеп кунган- о нармы Байрак хәтле байрак күтәреп килеп чыккач, нәрсә генә уйлап = бетермәссең. и Шулай диген аны. Бу байракка синең нинди катнашың бар. диф ген, — диде агай, ачуы кабара барганын сңздереп. - Нигә булмасын? * Безгә аны социалистик ярышта җиңгән өчен биргәннәр иде Биш ел & бездә яшәде Ә менә хәзер сезнекеләр җиңгән байракны алар яулаган “ Мәйдан батырларын тәбрикләргә, кулларын кысарга килүем. Ә нигә шулай димәскә? Баҗасы да. күркә борын утырмасын әллә кем булып, ачу китереп. Аннан чынлап торып сорау алырга кереште бит әле. Профсоюз тирәсендә чәчәк атмыйсындыр бит. янәсе Бер уңайдан сезне дә күреп Сыгармын, дидем Югыйсә, кайчан күрешкән булыр идек әле , Их. баҗа-баҗа! Минем белән бердәнбер балдызыңны сагынган булсан. күрешүнең аның башка җаен да тапкан булыр идек. — диде баҗасы, уенын-чынын бергә кушып Син инде дөресен әйт. монда чит кеше юк. барысы да үзебезнексләр. яшермә Булмады, диген. Жиңел дек, диген Карл инде, кара берни капмый утырасың. Әйдә, катык кай мзгыинаи авыз ит. чәеңне бал кабын эч Үрел, барына җитешеп утыр әле, аларны бит карар өчен генә куймадык Сигез тулу белән кибет ачы ла Кече малайны хәзер бидон белән сырага Йөгертәм. Әйдә рәхәт линен сыйланып утырыйк әлс бер Асыл кош кулдан ычкынган икән, яна пошынудан хәзер ни файда? Байрак туту икән. әйдә, түтү була бирсен Аның өчен бүген офтандың ни дә. офтанмадың ни. Бар булганыннан иреш әле. баҗа син миңа бертуган абзам кебек якын кеше бит Менә, кайнар килеш, тәбәсенә дә җитеш Баҗасының бу «кыстауларыннан» агайның бугазына йодрык хәтле бер төер утырды Кая ул кайнар тәбәләргә җитешү, тамагыннан бер йотым чәй үтми. Баҗасы, эчкерле җан. үзе аны сыйлаган була, үзе әнә ничек аны мыскыллап утыра Нигә соң әле ул үзен шулай кимсеттерә, хурлаттыра? Ai ай чәшкесен әйләндереп каплап, табын түренәрәк этәрде. Ашыгу ын. китәргә җыенуын сиздереп, күтәрелергә өлгергән кояшка ымлады Якты йөзегез, сын-хөрмәтегез өчен зур рәхмәт Юл кешесенең юлда булуы хәерле. Бәлешкә майны артыграк тамызуын баҗасы хәзер генә сизде Күтәрелде. бәрелде, агайның бер артына, бер алдына төште — Ниткән кузгалу, дн ул! Бер кич тә кундырмый мин свис аяк та атлатмыйм Балдызың анда әнә мунча өлгертеп йөри Анарчы әле ять мә өстерәп күлгә төшен менәбез. Снн килешкә дип яка җыр отып куй дым Кичкә күршеләрне дә дәшеп борат күңел ачып утырырбыз Юк. юк, баҗакаем, мин сине аяк та атлатмыйм. Ә иртәгә энекәшнең «Москвичи» белән буровойга үзем илтеп кайтырмын, — дип аның тирәсендә бөтерчек булып бөтерелергә кереште Әмма соң иде инде Кунагың алай кадерле булгач, бераз телеңне тыялар аны. Дәүли агай үзенең бик ашыгырга мәжбүр икәнен, бригадаларында болай да кеше җитешмәвен, мастерларының мөмкин хәтле тиз әйләнергә кушып калуын аңлатты. Баҗасы белән дә. балдызы белән дә салкын гына саубуллашып; чыгып китте. Байрак тапшырылырга тиршле бригада Норлаттан ун-унңке чакрымнар чамасы бер авыл читендә икән. Агай шул авылга бара торган юл өстендә машина көтә башлады. Әллә инде шимбә көн булганга, әллә инде аның юлы шулай кире булды, ул барасы якка ник бер машина узсын Җитмәсә, рәхимсез итеп кояш кыздыра. Агай юлның икенче ягына чыгып утырды, байракны коймага сөяп, яшел чирәмгә сузылды Агай берни турында да уйламаска, күк түбәсенә менеп кунаклаган ак болытларга карап т1ш гына ятарга, ял итәргә булды. Үч иткән шикелле ул барасы якка машина түгел, арба таккан трактор-мазар да узмый. Гомердә болай кире килгәнен хәтерләми. Бу юлы ул чынлап ниндидер уңышсыз сәфәргә чыкты, ахры. Өйдә хатыны килештермәде. ризалыгын бирмәде Байракны илт(ә баруына аяк терәр каршы булды. Поездда килгәндә, бу нинди келәм дип, теге хәсрәтләр канына тәмам тоз салды Озата килүче милиционер да сару кайнаткыч бер нәрсә булып чыкты. Ә баҗасын инде әйткән дә юк. Чуалган йомгакның очын эзли торгач, агай күңеле белән бригадаларына әйләнеп кайтты. Чынлап, нигә соң байракны ычкындырдылар алар? Болай начар да эшләмәделәр шикелле. Аңа калса, кояшта да таплар бар Усал ният белән төпченсәң, җитешмәгән якларны кайсы бри гададан табып булмый. Шунда ук үзе тагы бригадабызны юкка гына канат астына алам, урынсызга артык мактап маташам, дип тә уйлап алды. Дөресен генә әйтсәң, алай күкрәк сугарлык, чаң кагарлык эшләр кырган юк бит әле. Ә тәртип дигән нәрсә соңгы вакытта бөтенләй чатнады. Тәртип кенәмс соң! Бригадада эшләр кеше калмады. Тегесе читтән торып укый, монысы кичке мәктәпкә йөгерә. Әлеге Сәер Сәет, әйтик, елы на икешәр тапкыр Казанга имтихан тотарга китә. Аңа карап бригадага биргән планны киметмиләр бит. Кайчакларны агай вахтага үзенә бер дәрт, үзенә бер илһам белән чыга. Эшкә кулы кычытып тора, күңеле белән таулар ишеп ташлардай була. Бер төн эчендә ике-өч норма проходка бирү турында хыяллана. Ә буровойга килгәч, аның бу хыялла ры таш идәнгә’төшкән стакан төсле челпәрәмә килә. Синең белән иңгә иң терәп эшләргә тиешле биш кешенең вахтага я дүртесе, я өчесе генә чыккан була. Алар белән генә әллә ниләр майтара алмыйсың шул инде. Ярар, укыган кеше укысын да. ди Читтән торып укый, мәктәпкә йөгерә. Эшләп уку аларга да бик җиңел бирелми торгандыр. Әле бит бригада членнары арасында укымаганнары да эш дип янып-көеп йөрмиләр. Бораулаучы Игнат, аның яшьтие, улымны өйләндерәм дип, узган айны гына ун көн эшкә чыкмады. Аннары кодаларына кунакка китте. Үз хисабымнан дигән булып тагын ун көнгә ял алды. Бу көннәрне бригада Игнатны түгел, борауланырга тиешле, әмма борауланмый калган метрларны югалтты. Ярар, монысы әле аның бер хәл. Игнат югалтканын кайтара торган оста Әнә помбур Мәхмүтне ал әле син. Хатыны белән икәүләшеп өч бүлмәле фатирларына сыешмыйлар. Әле кайчан гына унбиш тәүлек утырып чыкты. Юк. мастер Җиһаншипны да мактап булмый. Тәрбия эшен бөтенләй йомшартты Мәхмүтне нишләтте диген? Аның урынында Дәүли агай булсамы? Ул тел бистәсенең җиде кат тиресен тунаган булыр иде. Бригададан куар иде ул аны Әйе, мастерлары аларның йомшаграк халыклы кеше Шуңа күрә коллективта тәртип юк Санга да сукмый лар. Шул вакыт агайның күңеЛ түрендә икенче Дәүли калыкты Усал, үҗәт, туганына турысын әйтүче Дәүли монысы Беренче сүзе итеп ул Син. агайне, гаепне кешедән эзләмә Башта үзеңне бел! диде Шул Мәхмүтне бригада җыелышында тикшергәндә басып бер сүз әйттеңме? Юк Тыныңны да чыгармый утырдың Ах. агайне-ак мыек, бер-беребезне какмыек фәлсәфәсе көчле синдә Шул эшлексезнең тет мәсен тетеп ташларга-шде Күрсен, сизсен иде ул бригаданың көчен. Ә син шунда намус саклаган булып утырдың Хәзер инде мастерыгызны йомшаклык күрсәтүдә, принципиаль булмауда гаепләп ятасың Ул бит бер үзе. ничек җиңә алсын. Әйе, агай, байракны җиңүчеләргә илтүне сиңа йөкләп, мастер Җи һаишин дөрес иткән. Ул моны махсус шулай китереп чыгаргандыр әле Коллективта хезмәт дисциплинасын ныгытуда, егетләрнең активлыгын күтәрүдә син. картлач, миңа мыскал да ярдәм итмәдең Менә ярышта җиңелү гарьлеген дә чүмече, кисмәге белән үзең таты инде, дигәндер Дәүли агай сискәнеп киткәндәй булды Кинәт кенә яткан җиреннән күтәрелде. Син гафу ит инде мине, иптәш мастер, дип куйды Җанлы бер нәрсәгә мөрәҗәгать иткәндәй байракка дәште - Йөдәтеп, юл тузаннары йоттырып йөргәнем өчен гафу ит. туган кай. Кирегә борылабыз. Мин сине болай җиңел генә тапшыра алмыйм икән. Бу эш булмый миннән. Башканы җибәрсеннәр Өйгә кайтабыз Агай беренче эше итеп костюм түшенә тезгән ордеи-медальләрен сүтеп алды. Килешми. Сәфәре ул түгел Аннары кызу-кызу адымнар белән станцагд таба китте. Кире якка билетны гомуми вагонга гына алды Анда кереп утыргач та тынычлана алмады әле Алай-болай йокымсырап китеп байракны югалтмагаем, берәрсе эләктереп чыгып китмәгәе дип. борчылып утыр ды Менә аннары булыр хәлләр Бригадага ни йөзең белән кайфп керерсең Шул ук Мәхмүт ниләр сөйләп бетермәс Агай, кеше-кара юграк чакны чамалап, тамбурга чыкты, байракны төргән калын сүрүне сүтте. Аның алтын башлы сөңге очын салдырып чемоданына тыкты. Байракның үзен, игезәкләре белән хатыны Нурия җиңги өйрәткәнчә, күлмәге астыннан күкрәгенә урады Поезд тигез шпаллар өстеннән төн ярып чабуын белә Bat онда ха лык байтак Күбесе утырган көйгә генә йокымсырап баралар Дәүли агайның күзләренә генә йокы төшми Агай әледән-әле үзен капшан а ы күкрәген сыпыра