Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

ИҖАТ КОЛЛЕКТИВЛАРЫ ПАРТОЕШМАЛАРЫНДА Татарстан Язучылар союзы партия оешмасының отчет-сайлау жыелышы булды Отчет доклады белән партия оешмасы секретаре Ринат Мехәммәдиев чыкты Ул язучыларыбызның КПССның XXVI съезды карарларын тормышка ашыруга керткән өлешләре, әдәбиятыбызның бүгенгесе һәм алдагы бурычлары турындагы мәсьәләләргә киң тукталды Доклад буенча фикер алышуларда Р Мостафин, Д Вәлиев. Т Миңнуллин, Ф Миңнуллин, Р. Миңнуллин, М Садри. Ә Гаффар, Б. Камалов. С Садыйкова, Г Латыйп, Р Хафизова, М. Хәбибуллин, М. Маликова, Г Ахунов, партиянең Бауман район комитетының икенче секретаре Ф Габидуллнн катнаштылар. Яна партбюрога С. Хәким, Г Ахунов, Г Паушкин, И Юзеев, В. Ихсанова, Р Мөхәммәдиен, Р Нн^амиев иптәшләр сайланды Язучылар союзы партия оешмасы секретаре итеп яңадан Р Мехәммәдиев сайланды. . Г Камал исемендәге Ленин орденлы Татар дәүләт академия театры партия оешмасының отчет-сайлау жыелышы булды Анда отчет доклады белән партоешма секретаре Н Дунаев чыкты Ул ижат коллективының совет кешеләренә идея-эстетик тәрбия бирү юнәлешендәге эшчәнлегенә һәм бу уңайдан әдәбнят-сәнгать эшлеклеләре алдына КПССның XXVI съезды куйган бурычларга киң тукталды. Доклад буенча фикер алышуда СССР- ның халык артисты Ш Биктимеров. РСФСРның халык артистлары Р Җиһан- шина, М Сәлимжанов, ТАССРның халык артисты һ Солтанов, артист Ш. Барыев һ б катнашты Алар театр репертуарын ндеятематик яктан баету, артистларның осталыгын күтәрү, театр белән тамашачы арасындагы элемтәне тагын да ныгыту һ. б мәсьәләләр уңаеннан үзләренең фикер һәм теләкләре белән уртаклаштылар. Отчет-сайлау җыелышында КПСС өлкә комитетының культура бүлеге' мөдире М М Мусин чыгыш ясады «КАЗАН УТЛАРЫ.Н ТИКШЕРҮ Татарстан Язучылар союзы Идарәсе үз органы булган «Казан утлары» журналын һәрвакыт игътибар үзәгендә тота. Менә октябрь аенда союз идарәсенең «Казан утла- ры»нда басылган әсәрләрне тикшерүгә багышланган зур җыелышы булып узды Анда Сүз 1981 елгы 1—6 саннар турында барды Тәнкыйтьче Э. Нигъмәтуллин быелгы ярты елда басылган проза әсәрләре, яшь тәнкыйтьче Ф Зөлкарнәев поэзия, филология фәннәре кандидаты А. Яхнн әдәби тәнкыйть. Р Максудов публицистика турында сөйләделәр. Фикер алышуларда Татарстан Язучы лар союзы идарәсе председателе Г Ахунов, язучылар Т Миңнуллин, М Хәбибуллин. Р Мөхәммәдиен, Р Мостафин, Ф Хөсни. М. Вәлиев, А Расих. Г Иделле һ б. иптәшләр катнашты. БӨТЕНСОЮЗ КОНФЕРЕНЦИЯСЕ Казанда Бөтенсоюз фәнни конференциясе булды. Ул СССР халыклары культураларының үзара йогынтысы һәм үзара баетышуы мәсьәләләренә багышланды Конференцияне «СССРда социалистик һәм коммунистик төзелеш тарихы» гыйльми советы, СССР фәннәр академиясенең СССР тарихы институты, СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Г Ибраһнмов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты, В И Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты, Казан дәүләт педагогия институты оештырды Конференциянең пленар утырышларында, секцияләрдә Мәс- кәү, Казан, Уфа. Фрунзе, Саранск. Ижевск. Чабаксар, Алабуга галимнәренең йөздән артык доклады һәм чыгышы тыңланды Бөтенсоюз фәннн конференциясендә КПСС өлкә комитетының культура бүлеге мөдире М. М Мусин чыгыш ясады Бөтенсоюз конференциясендә катнашучылар В И. Ульянов-Ленин исемендәге Казал дәүләт университетының Ленин мемо риалында булдылар РӨСТӘМ ЯХИНГА 60 ЯШЬ М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасында РСФСРның халык артисты. РСФСРның һәм ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан АССРның Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты композитор РөстәмЯхинга 60 яшь тулуга багышланган юбилей кичәсе булды Юбилей кичәсе президиумында ТАССР Министрлар Советы Председателе Г И Усманов. КПСС өлкә комитеты секретарьлары В С Дергунов, М Ф Вәлиев, КПССның Казан шәһәр ко1Я0 митеты беренче секретаре М К Рэмнев, партия, совет, комсомол һәм профсоюз оешмалары җитәкче работниклары. республика иҗат оешмалары һәм производство коллективлары вәкилләре. Кичәне ТАССР Композиторлар союзы идарәсе председателе М 3 Яруллич ачты Р М. Яхин иҗаты турында сәнга-ь фән паре кандидаты И Н Исәнбәт сөйләде Юбилярны ТАССР культура министры И Н Алиев, халык депутатларының Ка зан шәһәр Советы башкарма комитеты секретаре Л. Г. Космылина, ТАССР Композиторлар союзы идарәсе председателе урынбасары Б Мулюков, Азербайҗан Ком позиторлар союзы идарәсе вәкиле М А Мирзоев, ТАССР Язучылар союзы идарәсе председателе Г А Ахунов, Татарстан мех производство берләшмәсе генераль директоры Н С РәхиМов, Казан культура институты ректоры Р А. Шәмсетдннова. Таш кент консерваториясе доценты Г Г Сабитов. Х“алык депутатларының Түбән Кама шәһәр Советы башкарма комитеты председателе урынбасары Н Ф Буханова һәм башкалар кайнар котладылар Соңыннан сәнгать осталарының компо зитор Р М. Яхин әсәрләреннән тезелгән концерты булды ТӘНКЫЙТЬЧЕНЕҢ ИҖАТ КИЧӘСЕ 21 октябрьда Актерлар йортында язучы һәм тәнкыйтьче Рафаэль Мостафинның иҗат кичәсе булды. Ут Татарстан Язучылар союзы һәм республика китап сөючеләр җәмгыяте тарафыннан оештырылды Кнчәнс язучы Роберт Батулла ачып җибәрде Аннары Рафаэль Мостафнн белән залда утыручылар арасында әңгәмә баш лаиды Кичә сорау-җавап формасында алып барылды Р Мостафнн Советлар Союзы Герое, патриотзЛагыйрь Муса Җәлилнең һәм аның иптәшләренең фашистларга каршы көрәшен өйрәнүдәге тәҗрибәсе, бу өлкәдәге яңа ачышлары турында сөйләде, иҗат планнары белән уртаклашты ЧАЛЛЫ ЯЗУЧЫЛАР ОЕШМАСЫНДА Чаллы Язучылар оешмасының чираттагы җыелышы булып узды. Оешманың жа каплы секретаре Разнл Валиев язучының җәмгыятьтә тоткан урыны, гражданлык бу рычлары һәм иҗади активлыгы, язучы шәхесе. әдәби әсәр геройлары белән тормыш геройлары арасындагы бәйләнешләр турын да сөйләде, ике җыелыш арасында эшлән гәп эшләр белән таныштырып үтте Җыелышның икенче өлешендә шагыйрь Ямаш Игәнәйнсң иҗат отчеты тыңланды Докладчы Нәҗип Мадъяров шагыйрь ижа тының үзенчәлекле якларына тукталды, кнм челекле якларын әйтеп узды Фикер алышуда язучылар Разил Вәлнев. Эдуард Кз сыймон. Кадыйр Сибгатуллин, Тәлгат Га лиуллнн. Рахмпй Хнсмәтуллин. филология фәннәре кандидаты Әнвәр Шәрнпоп кат «аштылар Ямаш Игәнәй СССР Язучылар союзы членлыгына тәкъдим ителде РСФСР Язучылар союзы идарәсенең карары белән Чаллы Язучылар оешмасы каршында әдәбиятны пропагандалау бюросы ачылды .Аның җитәкчесе итеп язучы Газиз Кашапов билгеләнде Яна бюро Чаллы, Түбән Кама, Минзәлә, Зәй, Әлмәт шәһәрләре. Алабуга. Сарман, Азнакай һәм Кама буеның башка районнарында хезмәт күрсәтәчәк. Чаллы Язучылар оешмасы Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә Г Тукан премиясе лауреатлары шагыйрь Шәүкәт Галиев белән шагыйрь һәм драматург Илдар Юзеев иҗатына багышланган әдәбн-музы- каль кичәләр уздырды. Шыгрым тулы залларда үткән бу кичәләрдә «Энергетик» һәм «КамАЗ» культура сарайларының үзешчән сәигать осталары, үзешчән композиторлар, вокаль ансамбльләр. Чаллы шагыйрьләре катнашты Шәүкәт Галиев һәм Илдар Юзеев үзләренең шигырьләрен укыдылар, тамашачыларның күп санлы сорауларына җавап бирделәр. Мондый кичәләр «Чаллыда очрашулар» исеме астында киләчәктә дә оештырылачак «Энергетик» культура сараенда «Ләйсән» әдәби берләшмәсенең отчет-сайлау җыелышы булды «Иҗтимагый тормыш активлыгыннан — иҗади активлылыкка!» — дигән отчет доклады белән берләшмә бюросы җн-зәкчесе Газиз Кашапов чыкты Фикер алышуларда катнашкан Кадыйр Сибгатуллин. Мансур Сафнн, Хәниф Хөс- нуллнн. Равил Лотфуллин, Әнвәр Шәрнпов. Рафис Сәлимҗанов. Әгння Сабирова. Рәй сә Фәхразыена, Венера Хабибрахманова. Чаллы Язучылар оешмасының җаваплы секретаре Разнл В.злнсв берләшмә членнарының иҗат активлыгын үстерү. КамАЗ темасына тагын да игътибарлырак булу турында сөйләделәр Җыелышта берләшмәнең җитәкчесе итеп Газиз Кашапов сайланды «КамАЗ» культура йортында «Орфсй» әдәби берләшмәсенең отчет-сайлау җыелышы булды. Еллык эшкә отчет белән бер ләшмә җитәкчесе Николай Алешкой чык ты Фикер алышуда А Чурбанов һәм М Сафин СССР Язучыларының VII съсз ды карарларын үтәү буенча берләшмә ал дында торган бурычларга тукталдылар Чаллы Язучылар оешмасының җаваплы секретаре Разнл Вәлиен. Казаннан килгән кунаклап шагыйрь-тәржемәче Николай Беляев һәм прозаик Роберт Багулла берләшмә эшен яхшырту буенча файдалы ки ңәшлэр бирделәр Җыелыш «Орфей» әдәби берләшмәсенең, яңа бюросы составын сайлады. КЫЗЫКЛЫ ОЧРАШУЛАР Октябрь аенда Чаллы шәһәрендә Мнн- зәлә театрының гастрольләре булды. Театрның КамАЗ эшчеләре, Чаллы төзүчеләре алдындагы ижади отчеты уңышлы үтте Театр коллективы белән ижаДн дуслыкны тагын да ныгыту һәм аның эшенә бәя бирү, алдагы планнары белән танышу өчен Чаллыга драматург Аяз Гыйләжев, Рөстәм Мингалимов һәм бер төркем театр белгечләре килгән иде Шәһәрнең «Энергетик» культура сараенда театр коллективы эшенә жентекле анализ ясалды Октябрь аенда Г Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе Буа районында язучы Фаил Шәфигуллинның ижат кичәләрен үткәрде Колхозларның, заводларның культура сарайларында, мәктәп-училищеларда зур уңыш бепән узган бу кичәләрдә нәфис сүз остасы Рәшит Сабиров авторның юмористик хикәяләрен укыды, жырчы Алчәчәк Исламова һәм баянчы Фәнис Гыйльметди- нов Ф Шәфигуллин сүзләренә язылган җырларны башкардылар Очрашуларда автор үзе дә катнашты. Октябрь аенда шагыйрьләр секциясенең чираттагы утырышы булды Анда секциянең соңгы өч ел эчендәге эше турында отчет белән шагыйрь Рәдиф Гатауллин чыкты Чыгыш ясаучылардан Татарстан Язучылар союзы председателе Г Ахунов, тәнкыйтьче Ф Миңнуллин, шагыйрьләр И Юзеев, М Садрн секциянең эшен яхшы яктан билгеләп үттеләр, алда торган бурычлар. мәсьәләләр турында сөйләп, кызыклы тәкъдимнәр керттеләр 1981 елда басылып чыккан шигъри китаплар— Ш Маннапов, Ф Гыйззәтуллнна, Я Йгәнәй, Р Рәкыйпов китаплары — алар- га хас үзенчәлекләр турында кызыклы күзәтүләр белән яшь шагыйрьләр Рашат Ңн- замиев, Хәйдәр Гайнетдинов. тәнкыйтьчеләр Салих Маннапов, Фәнз Зөлкарнәев чыкты Утырышта секциянең С Хәким. И Юзеев. Ә Баянов, Р Фәйзуллин, Р. Гатауллин (председатель). Р Мингалимов (урынбасар). Зөлфәт, Ф Сафин, Р Низамиен, Ф Гыйззәтуллнна составындагы яңа бюросы сайланды Казан дәүләт университетында эшләп кйлгән «Әллүкн» әдәбият берләшмәсендә шагыйрьләр Р Гатауллин һәм Р. Мнннул- лин кунакта булдылар Алар үзләре эшләгән «Казан утлары» журналында басыла- чакс яңа әсәрләр турында сөйләделәр, үз шигырьләрен укыдылар, студентларның күп санлы сорауларына жавап бирделәр Очрашуда язучы М. Мәһднев һәм әдәбият белгече X Миннегулов катнашты Язучылар союзының Г Тукай исемендәге клубында шагыйрә Флера Гыйззәтул- лина иҗатына багышланган кичә булды. Шагыйрәнең ижаты турында кереш сүз белән язучы Кояш Тимбикова чыкты. Аннан соң сүз авторның үзенә бирелде, ул яңа шигырьләрен укыды . Кичәнен музыкаль өлешендә шагыйрә сүзләренә композиторлар С Садыйкова, А Имаев, Ә. Шәрәфнев ңҗат иткән жыр- лар яңгырады МАКТАУЛЫ ИСЕМНӘР Совет матбугаты өлкәсендәге хезмәтләре өчен «Советская Татария» ’газетасы фотокорреспонденты Әсрар Шакнржанович Шакнрҗановка. Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының 1981 ел, 2 ноябрь Указы нигезендә, «Татарстан АССРның атказанган культура работнигы» дигән мактаулы исем бирелде Совет театр сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен түбәндәге иптәшләргә, Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының 1981 ел. 2 ноябрь Указы нигезендә. «Татарстан АССРның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде Әскәрова Фирдәвес Каюмовна - Г Камал исемендәге Ленин орденлы Татар дәүләт академия театры артисткасы. Нуруллина Фидания Нургаязовна - Г Камал исемендәге Ленин орденлы Татар дәүләт академия театры артисткасы Сәлахов Рәсимҗан Салихжанович — Г Камал исемендәге Ленин орденлы Татар дәүләт академия театры артисты.