Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

 

Дүрт атым

Умырзая сагышлары сулап. Эреп бетте кар да. Тарпып VII басты яшел яллы порак 2 . Уйнаклады алда. Тар булгандыр чая яз атына Салкын кыш абзары. Төшеп куна яшел канатына Инде кыр казлары. Мин шул атта хыял тотмак булам, — Тылсым нле монда! Бөтен тнрә-ягым яшел томан. Серле миңа дөнья Алма үскән, жиләк пешкән чакның Иртәләре чыклы Ал япмасы алмачуар атның Комач кызыл чуклы Ул кояшның утлы тәгәрмәчен Тартып күккә аша, Якут тояклардан ата яшен, Болытларга баса Ялкын яллы алмачуар атка Мендем мин ир-егет. Алда дүрт юл, юнәлгән дүрт якка. Сайла үзең белеп Аркасына көзге уңыш арткан. Сыгылмалы билләр! Тояклары алтын сары аттан Тамып тора тирләр Ак күбектә сары атның савыры, Күтәрелә парлар. Бөтен дөнья гәрәбәдәй сары — Тулып ташкан амбар Алтын ияр салып, сикереп мендем Алтын яллы атка, Карап туймыйм илнең иминлеген. Күңел уяу, сакта VII Үрә басу ‘ Канатлы ат Елның дүрт фаслыдай гомернең дә Бар дүрт аргамагы: Дүртенчесе — ял-койрыгы бөдрә, Кырау төсле агы. Көмеш тояк, көмеш авызлыклы, «Кыш» исемле ул ат. Кичеп үткән барлык авырлыкны, Атлый салкын сулап... Бәллүр боздан ияре ул «Кыш»ның, Мин атландым менеп: Көрәшләрдә дүрт ат алыштырдым Күли-Чурлар VIII кебек. Сиксән яшьлек батыр Күли-Чурга Кемнәр куәт биргән: Өч ат егылып яуда, акбуз юрга Дүртенчегә килгән!.. Гомернең дүрт вакыты атта үткән. Яуда үлем тапкан... Мең ел инде... булса да бик күйтән. Даны безгә кайткан. Мин сокланып яшим шул язмышка — Ерак узганнарга: Чал атымда чабам зур ярышта, Көмеш бураннарда! 1981. Тынычлык кошы Бөек Ватан сугышы башланганга кырык ел тулуга 1981 VIII Атаклы полководец, төрки халыклар батыры. Күгәрчен гөрли балконда, И шуның гөрләүләре! — Хәтерлим сугыш хакында, Окопта күргәннәрне... Үзара килешкән кебек, Атышлар тынган иде. Шунда бер күгәрчен килеп Түбәгә кунган иде. И гөрләде түбәдәге Күгәрчен безгә карап, Арлы-бирле йөргәләде, Баш иде кабат-кабат. Солдатлар тынычлык кошын Тын алмый тыңладылар: Берәүләр Ватан сугышы Бетүгә юрадылар. Берәүләр диде: — Бүген дә Исән калырга булсын. Шатлыклар тулсын күңелгә — Хатлар алырга булсын.. Кинәт дошман һөжүм итте. Ут ачты ике як та. Тик гайрәтләре тиз бетте — Кабат чиктеләр артка. Тагын тын. Тагын күпмегә Үлемне кире кактык!?. Теге күгәрченнең генә Гәүдәсен үле таптык... Каты диләр солдат күңеле, Юк сүзме, әллә чынмы? Ләкин күзгә яшьләр килде Кызганып күгәрченне. Күгәрчен гөрли балконда, Уятып узганнарны. Тузмасын иде атомга һәлакәт тузаннары. Балтик буенда Бу якның да күге зәңгәр икән. Бүген таңда күреп ышандым. Алтын кояш башы күккә тигән — Шатлыгыннан җәйгән кочагын. Юкса көнеп-төнен тоташ болыт Кара шәлен җилкән иттереп. Күкнең зәмрүд гөмбәзенә тулып. Йөргән иде яңгыр сиптереп Дөнья гизеп канларга гына барма. Бездәгегә охшаш күк төсе. Ае да шул, шул ук йолдызлар да . Тик бәхетле түгел күп кеШе Сугыш дигән өрәк кулын суза. Күләгәсен ташлап илләргә. Шиккә төшеп, каушап гомер уза, Тимер кием киеп иңнәргә.. Дөнья зәңгәр оя булсын дисәң, Кояш булсын дисәң учагы: Кешеләрнең башы күккә тисен, Иминлеккә тулсын кочагы! Бу теләгем ашсын иде чынга — Охшап күкнең аяз чагына! Нурлы таңда шуңа борчуым да, Шатлыгым да бергә чагыла . 1981 Туфан булып Олы җанлы иде. кинә, үпкә, Рәнҗешләрне истән чыгарды Еллар үтә, заманалар үтә, Ил онытмый андый чыдамны! Иҗат шатлыклары кичерсә дә. Борчулары булды тау кадәр. Илһам аңа ширбәт эчерсә дә. Агу бирде кайбер бәндәләр «Кер чайкыйлар кызлар...» аның төсле Җиң сызганып, бозлы суларда, - . Җиңәр өчен кыргый, тупас көчне. Матур яшәп, рәхәт суларга Гомере үтте тормыш керен чайкап. Пакьләр өчен күңелен күпләрне». Шигъриятне кылыч итте айкап, Калкан итте кайнар күкрәген. Сүнде безнең прометейнен күзе, Ә ялкыны калды янарга: Очкыннарын сибәр шагыйрь сүзе. Җан җылысы сулый аларда. Арабыздан «соңгы мамонт» китте, Ни әмәл бар уфтан-уфтанма!.. Туфан булып шагыйрь гомер итте. Шигърияте ташты туфанга! 19Я1 Үзем генә беләм Исән кайттым сугышлардан, Озаткан, я көтеп алган Булмагангадыр. белмиләр: Син ветеранмыни? диләр. Эчтән көеп, тыштан көлеп Йөри торгач җиткән килеп Җитмешем, шуны белмиләр: Син шулай картмыни? диләр Күңелләрдән күчә-күчә Сүзләр кәгазьләргә төшә: Теләмәгәннәр белмиләр, Ә белгәннәр: Шагыйрь! диләр Белмәгәннәргә шаккатмыйм, Мин кем! диеп түш тә какмыйм, Хәтер бирсен түземлегә, — Барысын беләм үзем генә.. 1981 Сарай «Дан орденянарының тулы кавалеры мәрхүм Рөстәм Халитовка багышлыйм Сарай салмак булды бакчасында Башкалардай ул да: Теләкләре әверелмәде чынга — . Калды ярты юлда. Ирешми шул кеше теләгенә Язмыш усал көлсә: Йөрмәс иде Рөстәм бер дә генә Болай булырын белсә... Батыр булган, дәһшәтләрне үткән. Тир, яшь тозын таткан... Ул инанган — җиңү өмет иткән, Җиңеп исән кайткан. Ул инанган безнең бабайларның Үлмәс йоласына: Хәрабәдән яңа сарайларның Үсеп чыгасына Сөйли иде безгә төрле хәлләр: Яуда алышканын, Солдат булып киләчәккә мәрмәр Сарай салышканын Шул төзелешкә карап, башкалардай. Ул бик горурланды Ә «Идел» 'дә гади такта сарай Төгәлләнми калды .. Эшкәртмәгән бакча урыны боек. Сарай моңсу, үксез Гүя минем бер канатым сынык Күрше идек бит без . 1981 Спутникка карап Күп йолдызлар арасыннан үтте Бер спутник, бизәп күгемне Сокландырып бер бәхетле итте, Бер каушатты тыныч күңелне. Кеше акылы, космос серен ачтың. Бар табигать сиңа буйсына! Хикмәтеңдә син күкләргә аштың, Күпләр тели изге юл сиңа. Тик изге юл! Ә син шул теләкне Аклар өчен хезмәт ит идең, Саклап кояш сүрелгәнгә хәтле Кешелекнең имин, шат илен. 1981 Диңгез якасында Кыланасың, диңгез, кыланасың. Бу кадәрле ник дулкынланасың? Исем китми сиңа карап бер дә Дулкынландырмагач мине бергә Күпме генә атылып-бәрелсәң дә, Дәү булсаң да, син кызганыч хәлдә ' «Идел» бакчачылык җәмгыяте исеме Җилләр китә болытларны куып, Син каласың һаман ярда шуып. Яткан җирдән торып киталмыйсың, йолдызларга менеп җиталмыйсың. Нинди ңәгънә ташып-кайнавыңнан — Дулкын атып, чуер кайравыңнан?! Соры сагыш шуңа төсләреңдә; Акчарлаклар көлә өсләреңдә.. 1981 Томанда 1980 Болытлы төндә Ертык болытларның арасыннан Ай бакчама тели карарга; Үзен тоя зур яктырткыч сыман, Ә охшаш тик бакыр табага Кеше дә бит үзен зурга саный, Аннан башка дөнья юк сыман... Ә мин — дәрвиш беләм! Дөнья фани, һәм үземне үзем юксынам. 1981 Су-сылу Томан, томан, томана. Томаласаң томала! Киң булса да колачың Кыланып ни кырасың? Тиңләшмәссең тиңсезгә - Әверелмәссең диңгезгә. Утлы кояш күзендә Юкка чыгар эзең дә. Ә минем — кояш күргәч - Шатлыктан йөзем көләч: Аяз итче таңнарым, Таралсын томаннарым Бер якта нарат урманы Зәңгәр күләгә Тынлыкта диңгез буйлары. Сүрелгән шәфәкь нурлары. — Офык күгәрә Хисапсыз йолдызлар сипкән Моңлы сары ай. Бик тирәндә, төптә микән. Су-сылулар гомер иткән Гәрәбә сарай? Бер кытыкланса чын бәла Бит кызыксыну. Сараеннан чыккан әнә, Жир матурлыгын күрмәгә. Өскә су-сылу Чәче диңгез төсле соры. Ллма күкрәкле, Карашлары тирән, серле. Тәне тәңкә-тәңкә сырлы, • Көмеш күлмәкле. Чү, җилсез дулкынлы суның Лк ялларында йөзеп чыккан су-сылуым 1981 Чытык ҖӘЙДӘ Тып-тын. Тузгып төшкән толымнары. Болыт кызы түгә яшьләрен, Бөтен дөньям тынычлыкка талды. Оныткандай күкрәп яшьнәвең Киләчәгем килеп җиткән инде, Узганнарны сагынып файда юк Кайберәүләр өчен күптән инде Мин нсәпкә бар тик, санга юк. Шәүкәтледән шәфкать үтенмәдем. Хәер сорамадым алардан Яшәгәнем өчен үкенмәмен Шулай горур китсәм арадан 1980 Күршең белә 1ЧХ1 Кинәт үзгәртте бит сынын Күз алларымда Хыял бетте Менә алда Жир кызы туды Ул атлап китте тын ярга. Ерак түгел эскәмиягә Барып утырды Бер карап алды матурым Елмаеп кына; Булмасаң да су-сылуым. Сиңа карал алдануым Үзе ни тора! «Күршеңнән сора хәлеңне». Күршеләр әйтмәс ниләр «Үзеңнең кем икәнеңне Син бит белмисең!» диләр Ник аңа бик исегез кнткән. Бер дә бит гаҗәп түгел, Мине сез белгәч шул җиткән. Башкасы хаҗәт түгел. Үзең турында белмәүдән. Шулай да, бер файда юк. Булмаса ни. андый хәлдән. Шулай ук. зыян да юк!