Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАУЛАРДАГЫ КАЙТАВАЗ

ДАГСТАН ХАЛЫКЛАРЫ ИҖАТЫННАН Кем эше булыр? — Җәләлетдин, кичә минем каравыл өен кереп актар) аннар? Кем эше булыр икән? — Әллә мылтыгыңны урлаганнармы? — Юк. — Алайса минем улым түгел. Дөрес сүз — Гомереңдә ичмаса бер генә мәртәбә булса да дөрес сүз әйткәнең бармы синең? — дип сорыйлар Захардан. — Әгәр «бар» дисәм, бу сүзем ялган булыр иде, — ди ул тыныч кына. Яңа кием — Синең оныгың атна саен күлмәк алмаштыра, — диләр Абдуллага. — Күрәсең, ул яңа киемне чиста тоталмый торгандыр,— дип аклана карт. Телләр турында Комык Абдул-Ваһаб берчакны Лак аулы кешесе Абдуллага сорау бирә: — Синең хатының комыкча беләме? — Әгәр лак телен дә белмәсә тагын да яхшырак булыр иде. Иң кыска юл — Җәләлетдин, зиратка иң кыска юл каян уза монда? — Әнә тегеннәнрәк, Әхмәт эчемлекләр сата торган кибет яныннан Хәлләре шәптән түгел Сайдун җәй көне аулга кунакка кайта һәм шунда йөзьяшәр карт белән күрешә. — Хәлләр ничек, Супи-Мөхәммәт бабай? — Шәптән түгел, улым. — Ник алай? — Бер тешем селкенә башлады. Тишек туфли Сайдун аулга иң модалы, иң матур босоножки киеп кайткан. Супи- Мөхәммәт карт шуның каешларына җентекләп карап тора-тора да әйтә: ' — Үзең болай бик әйбәт егет күренәсең, әтиең дә рәтле’кешеләрдән иде, ә син ничек соң болай аулга яхшырак бер туфли дә киеп кай- талмадың? Кертеп калдыр булмаса миңа бу чарыкларыңны, бәлки, тишек җирләрен ямаштыра алырмын. Гайбәттән курку Йөзьяшәр Супи-Мөхәммәт кинәттән сырхаулый башлагач, әле туксан гына яшьтәге күршесе Зубайриҗәт ханым аның хәлен белергә керә. Чирләгән кеше аңа үпкә белдерә икән: — Оятыңа көч килмәдеме соң? Бер атна буе инде түшәктә ятам, ә син юк та юк. Шул да булдымы күршелек? — Жүптән кергән булыр идем дә, Супиҗан, курыктым шул, аул буйлап хәбәр таралыр, хатын башы белән ялгызак ир янына йөри дип гайбәт сатулары бар дип курыктым. Хәбәрне аңламаган Күршесе Шахмарданны Заһиди туйга чакыра. Гаҗәпкә каршы, тегесе мәҗлескә килми. - Чакыру кәгазе аңа машинкада сугып җибәрелгән булган икән. — Уйлап тапканнар ничек хәбәр итәргә... Өй түбәсенә менеп бер кычкырган булсалар, җитмәс идеме?!. Үкенече бер генә Кәеф-сафа корып утырганда бик каты төчкергәч, Габделлатыйп бабайның протез тешләре җиргә төшеп китә. Шуны бер көчек эләктереп ала да чаба икән. — Протез өчен кайгырган юк! — ди бабай, — аның яңасын да эшләтеп була, тик менә бүген Рамазанның хинкалын ашап булмавы үкенечкә калачак — ул бит мине кичке ашка чакырган иде. Менә дигән оста — Гамзат, сездә оста ташчы юкмы? — Безнең Газилов менә дигән оста. Аулда ул салган алты өйнең өчәве генә ишелде әле. Кәкре канау — Минкаил, бакчаңа канауны ник туры итеп казымадың? — Беләсеңме, дус кеше, канау казыганда биредә күршем Гасанның арбасы тора иде. Аның шул арбаны урыныннан һич кузгатмасын яхшы белгәнгә, канауны бераз борыбрак казырга туры килде. Бер сүз — Дибир, ник син минем туйда булмадың? — Бер сүзеңне ишеттермәдең ич?.. — Нинди сүз ул? — «Кил» дию булмады. Хк'яу кебек Усманның күршесе бер көнне аңардан сорый икән: — Синең үгезең чирләгән иде бит, хәзер хәле ничек соң? — Минем үгеземнең хәле, бик беләсең килсә, синең тол кызыңа йортка кергән кияү хәленнән һич тә начар түгел. Өмә күрдем Мохтар Махачкаладан кайта. — Я, сөйләп җибәр әле, калада нинди яңалыклар бар? — Якшәмбе өмәсе булды. Шунда мин бер оешма хезмәткәрләренең агач төпләрен, шулар белән беррәттән телеграмм баганалары төбен дә өйгәнен күрдем. Ай яктысы кимеми Карт Осман улына сорау бирә: — Менә айга арбалар, ракеталар җибәрә башладылар. Бу куркыныч түгелме соң? Айның яктысы кимемәсме? — Юк, әлбәттә, кимемәс. — Алайса бик яхшы. Юкса, үзара гына әйткәндә, мин кай төннәрне, председательдән яшереп, ай яктысында үз ындырыбызны сукалыйм бит. Тәҗрибәле тегермәнче — Җәләлетдин, сезнең аулда тәҗрибәле тегермәнче юкмы? Без дә үзебезгә тегермән салмакчы идек — Әнә безнең председателебез иң тәҗрибәле тегермәнче инде аның әтисе авылда беренче тегермәнне салган иде, ә ул үзе аулның соңгы тегермәнен җимертте.