Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТОРМЫШ ҺӘМ ГАДЕЛЛЕК

Утызынчы еллар. Безнең яшьлек Утлар якты сүнгән учакка. Кулак безгә обрезлардан атты, Кулын сузды канлы пычакка. Әле монда, Әле теге якта Яңарттылар безнең яраны. Без кабызган утны дошман өреп Сүндерергә теләп карады. Җырга кереп яши безнең яшьлек, Ышанычлы, сынмас канатлы. Ак бәхеткә кулын сузган дошман Ничә тапкыр борынын канатты. Безнең яшьлек кыю, чая яшьлек, Хыял җитмәс зәңгәр күкләрдә. Төзи, бизи яңа калаларны. Кирәк икән чирәм күтәрә. Ачык безнең якты максатыбыз — Без менәсе үрләр бар әле. Ике арага дуслык күпере салып, Кушасы бар каршы ярларны. Күңелләр ак, йөзләр якты булса, Табыла ул, дуслар табыла. Күчә дөнья, күчә —туктап калмый — Гаделлек һәм хаклык ягына. Самолетлар оча Самолетлар оча һаваларда, Болытлардан өстә, Югарыда. Зәңгәр утлар әләм. Зәңгәр утлар Иминлеккә һава юлларына. Самолетлар оча һаваларда, Болыт диеп тормый — көн саен. Берәү китеп бара. Берәү кайта, Сагышлары тарта, мөгаен... Самолетлар оча һаваларда, Көтеп ята берәү якыннарын. Сәгатьләрен, Минутларын санап Самолетлар оча һавала-рда, Ил хәстәре, Җир хәстәре белән Илчеләрнең аяк асларына — Хәере белән! — Җәям зәңгәр келәм Арышларның яңа серкә койган чагы. Башак исе бөркеп тора басу ягы. Тирә-якта көне буе тургай җыры, Зәңгәр диңгез кебек ята иген кыры Күктә кояш, ут шарыдай янып тора, Басуларга җем-җем нурлар тамып тора Бу кырларны бабаларым сөргән, чәчкән. Ул аларны нртә таңнан эшкә дәшкән Тамган ана игенченең кайнар тире, Килгән еллар бер ел уңай, бер ел кире Тимер чыңы колагында тимерченең Төшләренә керә кырлар игенченең Ннчегерәк килер икән тагын еллар!.. Кайчакларда тартылганнар нечкә кыллар Еллар үткән саен өмет ныгый, арта. Җир үзенә игътибарны ныГырак тарта Каран йөрим басуларны җан сөенә. Җир әйләнә күчәрендә үз көенә’ Җир әйләнә. Имин булсын иминлекләр, Лчык булсын, каралмасын зәңгәр күкләр. Кеше җирнең гомер-гомер үз баласы, Җир кешенең каш астында күз карасы. Бу дөньяда Кол Галиләрдән соң Хөр Галиләр яшәсеннәр дип, Яшьни алган кадәр бар көченә Рәхәтләнеп яшьнәсеннәр дип, Язды шагыйрь үз канына манып, Әче нәфрәт белән җырларын. Инанып һәм нык ышанып язды Яңарачагына дөньяның. Шагыйрьләрнең язмышлары төрле. Ләкин алар серле түгелләр; Барсы ачык, барсы ярылып ята. Күләгәле, керле түгелләр. Берәүләрне зинданнарга бикләп, Сөргеннәрдә җанын алдылар. Эшафотка яки тере килеш Дөрләп янган утка салдылар. Берәүләре азатлыкны яклап, Ятып калды ерак җирләрдә. Ул тау булып басты, каушамады Ил өстенә бәла килгәндә. Берәүләре бомба белән бергә Шартладылар танк астында Үзеннән соң җыр һәм таңнарыбыз Каралмасын исән калсыпга. • Телдән тели, җырдан җырга күчте Аклык, пакьлек, кылган батырлык Биегәя барды зәңгәр күкләр, Арта барды җирдә матурлык. Гасырларны, дәверләрне үтеп, Мәңгелеккә атлый яхшылык. Үлем түгел, Тормыш һәм гаделлек Бу дөньяга яшәр баш булып. Ханифәгә Портымның яме син. Ашымның тәме син. Күңелнең көрлеге. Дөньямның мәне син Үзең дә беләсең, Син барга — мин яшим. Син кайда — мин шунда. Мин янам, мин яшьним Кулыңда — дүрт чәчәк *. Дүртесе — дүрт төсле. Берсе дә ким түгел, һәркайсы өлешле. Аларга син үзең Төс бирдең, көч бирдең. Шатлыктан, кайгыдан Эчмичә исердең. Яуга да ял кирәк! Син бераз тынычлан. Синең дә йөрәгең Түгел бит корычтан. Яндырдың, дөрләттең Ничәмә учакны. Дөньяның күзенә Туп-туры карарга Син хаклы: Синең бит җаныңнан Моң ага, нур ага. Изгелек кылырга Килгәнсең дөньяга. Беләмсең, берәүләр Яралый, берәүләр Дәвалый йөрәкне Мин сиңа бирергә Кул куям — дөньяда Иң олы бүләкне. Якты алан Җем-җем чәчәкләр. Кош оясы куак төбендә. Әниләре балаларына Сабак бирә кошлар телендә «Мин өйдә юк чакта, оланнар, Килә калса берәр куркыныч. Сөйләшмәгез, кыймылдамагыз. Утырыгыз, яме, тып-тыныч ' Бертуган дүрг бала турында сүз бара Сак булыгыз, сизгер булыгыз, Калуың бар йортсыз-бишексез. Килдең икән инде дөньяга, Син яшәргә тиеш, һичшиксез. Яши белеп яшәгәннәргә Бу дөньяда бәхет җитәрлек. Булса булсын барлык гомерең Бүтәннәрне гашыйк итәрлек» Әниләрнең җаны тынгысыз, Яна, көя, балам дия ул. Сер сынатмый сырты сынса да, Үз иңенә барын өя ул. Балаларың булу яныңда _ Бу дөньяда үзе зур бәхет. Дәүләтең нык, йортың-илең нык, Синең кулда, димәк, пайтәхет Шатлыкларым булды синең белән, кайгыларны уртак бүлештек Бер атнага китсәм, ел торгандай, кочакларны җәеп күрештек Көне түгел, сәгатьләре белән сагындыра белдең, сагындым. Аллаларга ышанмасам да мин, аллам ител сиңа табындым. Бәхет дигәннәре нәрсәдер ул, шул турыда һаман уйланам Әнкәй миңа, «Бәхетле бул!» диде, Әйткәннәрен аның татымыйча, киҮеп бармам микән дөньядан?