Логотип Казан Утлары
Публицистика

УҢЫШЛАР БЕЛӘН ТЫНЫЧЛАНМАСКА!

1972 елның январенда КПСС Үзәк Комитеты «Әдәбият-сәнгать тәнкыйте турында» карар кабул иткән иде. Бу карар күпмилләтле совет әдәбияты өчен зур вакыйга булды. Ул әдәбият белеме һәм әдәби тәнкыйть өлкәсендә эшләүче бик күп ижат ке шеләреи һәм, гомумән, барлык язучыларны, сәнгать работникларын яңа үрләргә-рух ландырды. алар очен тагын да киңрәк мөмкинлекләр ачты. Ә менә безнең республикадагы әдәби иҗат процессына партиябезнең бу мөһим карары ничегрәк тәэсир ясады икән! Шул уңайдан журнал редакциясе бер төркем язучыларга түбәндәге ике сорау белән мөрәҗәгать итте. 1. «Әдәбият-сәнгать тәнкыйте турында»гы карар республикадагы әдәби иҗат процессына ничек тәэсир итте дип уйлыйсыз! 2. Безнең әдәби тәнкыйть алдында хәзер нинди кичектергесез бурычлар тора! Язучыларның редакциягә җибәргән җавапларын урнаштырабыз. Мөхәммәт Гайнуллин: «ӘДӘБИ ПРОЦЕССКА ЛЕНИНЧА МӨНӘСӘБӘТ». 1972 елның январенда КПСС Үзәк Комитеты «Әдәбият-сәнгать тәнкыйте турында карар кабул итте. Ленинчыл рухта булган бу карарны барлык совет язучылары шикелге Татарстан язучылары да шатланып каршы алды. Республикабызда әдәбият тәнкыйте мәсьәләләре җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгенә куелды. Бу тарихи карар, беренчедән, республикабызда әдәбият белеме һәм тәнкыйтенең җанлануына, тән- кыйтьчеләребезнең тагын да ңыюрак. нәтиҗәлерәк эш итүләренә киң юл ачты. Әдәбиятчыларыбыз һәм тәнкыйтьчеләребез шул карар белән ру«ланып, илһамланып яңа дәрт белән эшли башладылар. * Икенчедән карарны тормышка ашыру өчен кирәк булган мөмкинлекләр киңәйде гаэетажурналларыбыз әдәбиятны һәм сәнгатьне өйрәнү-анализлауга караган хез- . мәтләргә, аеруча тәнкыйть мәкаләләренә, рецензияләргә тиешенчә урын бирә башладылар Бу. үз нәүбәтендә, төрле жанрда басылып торган әдәбиятка, театрларда — сәхнәдр куелган әсәрләргә объектив бәя бирергә мөмкинлек тудырды Барыннан да бигрәк әдәби тәнкыйтьнең сыйфаты яхшырды, фәнни дәрәжәсз, ышандыру кече артты Әдәбият-сәнгать әсәрләренең идея-эстетик кыйммәтен объектив бәяләгән, үзенчәлекләрен тирәннән аңлап, дөрес күрсәтеп, әдәби зәвык белән язылган мәкаләләр саны арткггннан арта барды. Өлкәнрәк буын тәнкыйтьчеләр (Р Мос- тафии, Ф. Мусин, Ф. Миңнуллин һ. б.) сабына өметле яшьрәк каләмнәр (Р Мөхәм- мәдиев, М. Валиев. Р. Кукушкин һ. б.) кушылды. Язучыларның үзләре арасыннан да әһәмиятле проблематик мәсьәләләрне күтәрел чыгучылар (Г. Баширов. М. Мәһдиев. Д. Вәлиеа һб.) булдылар һәм алар да әдәби тәнкыйтьне үстерүгә зур өлеш кертБу тарихи карарга кадәр тәнкыйтьчеләребезнегф хезмәтләре, хәтта аларның әдәбиятыбыз үсеше өчен бик әһәмиятле булганнары да, газета-журналларда бер мәртәбә басылу белән генә кала иде. Бу хәл, әлбәттә, укытучыларга, әдәбият белгечләоенэ аларны кабат алып файдалану мөмкинлеген чикли иде. Шулай ук бу хәл тәнкыйть әдәбиятының үсешенә дә мәгълүм дәрәҗәдә комачаулык итеп килде, стимул бирә алмады Үзәк Комитет карары чыкканнан соң Татарстан китап нәшрияты тәнкыйтьче- nep һәм әдәбият белгечләре хезмәтләремә игътибармы көчәйтте. Соңгы 10 елда, е" саен дип әйтерлек, берничә тәнкыйтьче һәм әдәбият белгеченең җыентыклары дөнья күрде. Бу, әлбәттә, республикабызда әдәбият белеме һәм әдәбият тәнкыйтенең үсешенә әһәмиятле стимул булу белән бергә, гомумән, әдәби процессыбызга да уңай йогынты ясады. Шуның белән тенкыйтьчеләребезнең абруе да үсә бара. ♦ Элек, Үзәк Комитетның бу карарына кадәр булган съездларда, әдәби тәнкыйть < турында сүз чыкканда аның артталыгы турында күбрәк сүз барган булса, соңгы 5 сьездлардг исә әдәби тәнкыйтьнең әдәби процесста тоткан уңай роле үсеше г бик хаклы рәвештә уңай бәяләнеп үтелде. Менә бу уңышларга ирешү Үзәк Комитет < карарын тормышка ашыру юлында тәикыйтьчеләребеэнең үз бурычларын тирәннән 5 аңлап, чын күңелдән бирелеп эшләүләре нәтиҗәсендә мөмкин булды. Без. карт буын, әдәбиятыбызның, әдәби тәнкыйтебезнең соңгы еллардагы үсеше 2 белән горурланабыз, яшьләребезнең әдәби тәнкыйть өлкәсендә кыю һәм нәтиҗәле _ эш алып баруларын күреп чын күңелдән куанабыз Инде бер теләкне дә белдерик: Г Ибраһимов, ф Әмирхан һәм Г Тукайның £ әдәби тәнкыйть мәкаләләре эчтәлекләренең тирәнлеге, уйландырырлык философик а. фикерләргә бай булулары белән аерылып торалар. Безнең тәнкыйтьчеләребезнең дә - әнә шундый мәкаләләрен ешрак күрәсе килә. Фатих Хвсни: «ЭЗЛӘНӘБЕЗ, ЯК-ЯККА КАРАНАБЫЗ...» ♦ Партия Үзәк Комитетының «Әдәбият-сәнгать тәнкыйте турында»гы мәгълүм карарыннан соң үткән уи ел, ышанып әйтергә була, бер әдәбият өчен дә эзсез генә узмагандыр. Шул җөмләдән, әлбәттә, татар совет әдәбияты да аның игелекле йогынтысын үзендә кичермәде түгел. Иң элек бер фактны билгеләп үтәсе килә: илкүләм һәм, мәгълүм дәрәҗәдә, дөнья язмышы белән бәйләнешле зур эшләр алып баручы безнең партиябез әдәбиятның меһим бер тармагы булган тәнкыйть мәсьәләсенә кагылырга да вакыт тапты Бу үзе үк игътибарга лаек вакыйга һәм. бер үк вакытта, әдәби тәнкыйтьнең җиУди игътибар үзәгендә торырга тиешле бар тармак булуы турында сөйли Кампания рәвешендә генә түгел, һәр даим игътибар үзәгендә! Аерым алганда, безнең әдәбият өчен кай яклары белән төсмерләргә мемкин соң бу уи елны? Билгеләп үтелергә тиешле якларның берсе тәнкыйть өлкәсенә байтак яшь һем ометле каләмнәр килде Икенчедән, тәнкыйть һәм әдәбият белеме өлкәсендә эшЛәүче өлкән буын вәкилләре, яшьләрдән калышмаска тырышып, әдәбият белеме һәм тәнкыйть «арбасына» ныклабрак җигелеп эшли башладылар Бу яктан мин, барыннан да элек. Ибраһим Нуруллинның рус һөм татар телләрендә чыккан -Тукай, китабын күрсәтер идем. «Молодая гвардия» нәшрияты тарафыннан «Данлыклы кзше- пор тормышы» сериясендә чыккан бу зур һәм төпченеп эшләнгән хезмәт әлеге унъеллыкның күзгә күренгән һем горурлык белән күрсәтергә мөмкин булган бер казт- нышы Инде байтактан эшләп килүче Рафаэль Мостафин, Флүн Мусин кебек тәиныйтьче- леребеэнең бездәге тәнкыйть фикерен «өй эчебездә» генә бикләп калдырмыйча, союз күләменә чыгаруда куйган тырышлыклары, шулай ук, игътибарга лаек эшләрнең берсе Әйе, билгеләп үтәрдәй эшләребез юк түгел. Ләкин, бер үк вакытта, уйландыра торган яклар да бар Тәнкыйть фикеренең тарлыгы, масштаблырак мәсьәләләрнең әле һаман «күтәрел, мәгәи чирем» булып кала килүе — әлле соң бу уйландырмаска тиешлеме безне? Менә шул мәсьәләләрдән тагын берсе Шагыйрь Хәсән Туфан яшәп китте безнең •рада Кызыклы һәм бай яшәү белән яшәп китте. Зур иҗади мирас калдырды Туфан ’УРында тәнкыйть сүзе бөтенләй әйтелмәде дип булмый, әйтелде Ленин ничектео ••ем-езек, очрактан-очракка гына. Хәсән Туфанның бетен иҗатын колачлап аның ’өп асылын очып салырдай һөм гомумиләштереп әйтелгән сүз булмады Хәлбуки Хесеи Туфан иҗатыннан без кеше күңеленең барлык нюансларына — күтәрелеш, очы ну минутларына да. эзләнү, таба алмыйча өзгәләнү һәм юксыну-сагыш халәтләренә дә тәңгәл туры килә торган юлларны, строфаларны, бөтен бер шигырьләрне күпләп- күпләп табабыз. Шушы бәйләнештә алганда Хәсән Туфанны, һич икеләнмичә, күл планлы шагыйрь дип гомумиләштереп әйтергә мөмкин. Ә без, шагыйрь үзе исән чагында, мондый гомумиләштерү сүзе әйтә алмадык. Безнең тәнкыйтьтәге тагы бер җитди кимчелек: әле без һаман да як-якка каран- галап тәнкыйтьләүдән узмыйбыз. Күреп торасың, әйтәсе килә иптәшнең, сүзе дә бар, ләкин тәвәккәллек җитенкерәми. Иң яхшы дигәне, көтү, сабыр итү. Бәлки, кем дә булса бүтән бер кеше әйтер. Менә шундый салкын сабырлык, кешедән көтү, тәвәккәллекнең җитмәве, як-якка карангалап эш итү — безнең тәнкыйтьне эчтән кимерә баручы яман шеш түгел микән? Моны, икенче төрле итеп әйткәндә, намуслылыкның җитмәве дип тә атарга мөмкин булыр иде. «Яки әшәкелек, яки намуслылык... яртылаш кына намуслылыкның дөньяда булуы мөмкин түгел», ди Лобачевский. Аның каравы икенче очракта — үз дустыңның чыпчык мае хәтле генә фикер салынган урта кул китабын мактаганда без инде тәвәккәллекнең аргы чигенә барып чыгабыз. Үзәк Комитет карарында әйтелгән комплиментарлык турындагы фикерне онытып җибәрәбез. Әйе. эзләнәбез. Табышларыбыз да юк түгел. Ләкин эшкә җитди карап керешергә тиешле якларыбыз да бар әле... Аяз Гыйләҗев: бәлки автор«ьч >сте- тик зәвыкларын, дөньяга карашларын да яхшы аңлау Мин, мәсәлән ■ фәлән язучы “ үзенең фәлән әсәрен ни өчен язган?», «нинди факторлар менә шушы әсәрне язарга мәҗбүр иткән?» дип сорау куйган һәм шул сорауга җавап таба алгач тәнкыйтьчене, хатта мине тәнкыйтьләсә дә. дус күрер идем. Язучы күтәргән проблеманы ул тәнкыйтьче күзлегеннән тагын бер кат анализлап чыкса, барыбызга да файда, ләбаса Бвлии мин, язучы буларак, проблема дигән булып вак иәрсэлар тирәсендә буталам дыр? Бик матур гына итеп эләктереп алсын да мине, тәнкыйтьче «Агай-э • н мыек, бер-беребезне какмыек. Шулай да әдәбият изге нәрсә, аны бергәләп сах- лыек!» дисен. Минем ачуым килер килүен, әмма бии шәпләп аңлатыл биргәч ■ афу үтенермен дә. уйлабрак язармын Яки язуымны бәтенләй ташлап, бүтән эш белән шөгыльләнә башлармын Тик син миңа әйбәт итеп әйт аңлашылырлык ител Күсәк белән башыма сукма. Әйдәле, шулай эшлик) Ярдәм ит миңа, тәнкыйтьче Мин синең ярдәмеңә мохтаҗ. Чәнки мин җырымның мәгънәсез булуын теләмим аны күт эреп алып җырлауларын телим. Рафаэль Мостафин: «ТОРМЫШ ТУРЫНДА УЙЛАНЫЙК » Бу карарның республикабыз әдәби иҗат процессына ясаган шифалы й-.гы-оы турында миңа күл мәртәбәләр язып чыгарга туры килде Әйе һич шикләнүсез әйтергә мемкин — аның файдасы бик зур булды һәм моны барыбыз да бик яхшы сизде Ләкин без шунысын да истән чыгармыйк бу карар озак елларга исәпләнгән хәрәкәт программасы, ул кыска бер чор өчен генә түгел Әнә шуңа күрә карарда әйтелгән бер фикергә — әдәби тәнкыйтьнең тормыш белән элемтәсен ныгыту кирәклегә хакындагы күрсәтмәгә ныграк тукталырга уйлыйм. Без күп кенә очракларда тәнкыйтьне әдәбиятның үзаңы дип кабул итэб ■ • Ьу билгеләмә, әлбәттә, дәрес, ләкин ул тулы түгел. Чәнки болай кар.гвида эДэби >эн- ныйтьнсң бурычы әдәбиятның эчке мәсьәләләре белән генә чикләнә, уп саф әдәби мәсьәләләр белән генә шөгыльлән! pre тиеш сыман килеп чыга Ә минемчә еде< - тәикыйть — ул тормышны танып-бе ү чарасы Әдәби әсәрне тулы һәм тирән аңлау •олы белән танып белә ул тормышны һәм шулай ук әдәби тәнкыйть ул тормышка тәэсир игү чарасы да Ул әдәби әсәрләр белән бергә, алар белән берлектә тәэсир итә тормыш <э Минем уйләеымча. бу тәэсир укучының эстетик эеәыгын тәрбия-»т га карашын һем әхлак нормаларын формалаштыру аша бара. Соңгы елларда безнең тәнкыйть фәнни һәм методологик яктан ныгыды. Әмма шуның белән бергә аның бер йомшаклыгы да ачыграк күренә башлады — ул уку эчен күңелсез, төссезрәк икән, аның тәэсир итү көче азрак икән. Бөтен жанрлар да әйбәт, бары тик күңелсез жанр гына начар икәнен без инде беләбез. Менә! шушы сүз әдәби тәнкыйтькә да караганын истән чыгармасак икән. Чыннан да, әгәр д* авторның язганы ч кызыксынып укып булмый икән, аны укырга күңел тартып тормый икән — андый кешенең югары эрудициясеннән нинди файда бар соң?! Минемчә, андый язмаларның тәэсир көче нульгә тигезләшә. Соңгы елларда без әйберләрне үз исемнәре белән атап, акны ак, караны кара дип сөйләшүне оныттык шикелле. Без еш кына очракларда әйбәт әдәби әсәр турын- , да да- һәм урта кул язмалар хакында да бер төсле итеп, бердәй тыныч, шома тэл белән язабыз. Хәтта, әйберләрне дә исемнәре белән атамыйча язуга күнеккән аерым тәнкыйтьчеләр дә пәйда булды шикелле. Аларның мәкаләләрендә төрле терминнар, төрле катлаулы сүзләр бик күп, ә менә әсәр яхшымы яки начармы дигән иң гади сорауга җавап табып булмый. Шулай ук әлеге әсәрнең әдәби процесстагы урыны хакында да дәшми үтә автор. Билгеле, мин бу фикерем белән тәнкыйтьчеләрне кискен һәм аяусыз эш итәргә чакырмыйм. Бары тик әле һаман очрый торган һәм партия карарында басым ясап әйтелгән «комплиментарлык» турында гына кисәтергә телим. Чөнки безнең әдәби тәнкыйтькә ул һаман комачаулап тора әле. Әдәби тәнкыйтьне фикере ягыннан ачык, сәнгатьчә эшләнгән һәм төпле, гадег итеп күрәсем килә минем. Мехәммәт Мәһдиев: «ЭШЛӘРЕБЕЗ КҮП ӘЛЕ...» 1. Партия Үзәк Комитетының «Әдәбият-сәнгать тәнкыйте турындаогы карары минем өчен бик шатлыклы һәм әһәмиятле булды. Шул карар нигезендә безнең матбугатта әдәби тәнкыйть җанланып китте. Журналларда һәм нәшриятта әдәби тәнкыйтькә күбрәк урын бирелә башлады. Ниһаять, тәнкыйтьче белән исәпләшү дәрәҗәсе күтәрелде. Югыйсә, язучылар арасында, «үзе язып та булдыра алмагач, тәнкыйтькә тотынган» дигән караш яшәп килә иде. Дөрес, татар әдәбияты 40—50 нче елларда андый тәнкыйтьчеләрне дә күрде, әмма соңгы ун елда безнең әдәбиятта киң карашлы, безнең әдәбиятны бөтенсоюз әдәбияты югарылыгында үлчи торган тәнкыйтьчеләр төркеме тәрбияләнеп үсте. Кайбер тәнкыйтьчеләр шул яңа атмосферада арткы планда калдылар. Аннан соң КПСС Үзәк Комитетының бу карары бик тормышчан, эшкә этәрүчән булып чыкты: тәнкыйтьчеләр бу карарның теге яки бу положениеләренә таянып кыюрак эш итәргә өйрәнделәр. 2 Шулай булуга карамастан, безнең әдәби тәнкыйть өлкәсендә кичектергесез бурычларыбыз байтак әле Арадан берсе — рецензияләрнең бик бертөрле булуы, проблемалар куелмавы, ә гадәттәгечә — шәрехләп бирү. Безнең күп кенә рецензияләребез шәрехләп, сөйләп чыгудан гыйбарәт. Аннан соң безнең тәнкыйтьтә, башлыча прозага караган мәкаләләрдә, поэтика мәсьәләләре бер дә күтәрелми. Русларда бу инде аерым жанрлар буенча гына түгел, аерым чорлар, аерым язучылар буенча да эшләнеп килә. Бездә аерым язучыларның иҗат алымнары да өйрәнелми fopa. Журналларда басылып чыккан иҗат портретлары бик тә бер төсле, бездә бөтен язучы — бер төсле. Мәктәп дәреслекләренә, хрестоматияләренә кергән әсәрләр, язучылар турында да уйланырга бик вакыт. А Гыйләҗев, Т. Миңнуг тин, Р Мостафии кебек язучылар дәреслектә урын алырга тиешләр. Шагыйрьләр дә хәзер бик яңарды. 30—40 ел буе гел бер үк шагыйрьләрне генә укытып килү миңа, мәсәлән/ бер дә аңлашылмый Мәктәп дәресләренә 1940 елны ук кертелгән хикәяләр әле бүген дә әдәбият йөзен билгеләп киләләр, дәреслекләр заман йөзен чагыл(ырмыйлар. Менә шулар турында ныклап уйланырга иде. Зөлфәт: «ӘДӘБИЯТНЫҢ КЫЛЫЧЫ ҺӘМ КАЛКАНЫ...» Тәнкыйть әсәрләрен чын әдәби әсәр итеп күрәсе, укыйсы килә. Дәрес, тәнкыйть фәнни нигезләнгән булырга тиеш. Ләкин бездә, нишләптер, күбесенчә әдәбиле <не фәннилек күмеп китә, яки, киресенчә, фәнни сайлык псевдоәдәбилек белән кап- ♦ лаштырып куела. < Әдәби тәнкыйтьне язучы белән укучы арасындагы бер күпер ител хенэ күрәсе с килми Рухи дөньядагы һәрбер талпынышны, һәрбер яңарышны үзенә туплаган, шу- S ларның иң ачык һәм дәрес чагылышы булган сэнгати гадел көч итеп күрэсз килә < аны. Укучылар да бүген тәнкыйтьчене «язучылар язганны тәнкыйть итеп йөрүче» т дип кенә кабул итмиләр бит. Тәнкыйтьнең башка жанрлар шикелле үк әдәбият һәм z сәнгать организмындагы сизгер нерв булырга тиешлеген һәркем белә. Шуңа күрә 3 укучы әдәби тәнкыйтьтән күпне көтә. z Төнкыйтьне һаман бер үк мәгълүм исемнәр тирәсендә йөрткән «әйләнчеклек» ? чиреннән дә савыгып барабыз бугай. Тәнкыйтьнең ул чирдән тизрәк котылуын кү- й pace килә. а. Тәнкыйть, әлбәттә, әдәби үсешнең кылычы һәм калканы. Кызганычка каршы. Ч безнең тәнкыйтьтә кылыч урынына калкан, калкан урынына кылыч куллану очра <- j лары шактый. һәм тагын да күңелсезрәге, шактый әсәрләр калканнан м хрүм калып ялгызы гына көрәшергә мәҗбүр була, ә кылычка лаеклылары тыныч кына яши бирә * Яшь буын тәнкыйтьчеләренең соңгы вакыттагы кайбер чыгышлары күңелләрдә зур өмет уята, әлбәттә. Ләкин, шулай да ничә еллар «затлы ризыкка» — зур һәм чын тәнкыйтькә »ач» яшәгән әдәбиятыбыз тәнкыйтьтән канәгать дәрәҗәгә җитте дисәк, һич гэ дөрес булмас иде. Күп, һай бик күп кирзк ала! Ринат Мөхәммәдиен: «ҺӘММӘБЕЗ КАЙГЫРТЫРГА ТИЕШ» Партия Үзәк Комитетының әдәбият-сәнгать тәнкыйте язмышы турында аталарча кайгыртуының ачык мисалы булган мәгълүм карар әле генә кабул ителгән нце кебек. Инде төгәл ун ел еакыт үтеп киткән — озак елларга карап төзелгән документның бүген түгәрәк датасын искә алабыз Бу карарның әдәби тәнкыйтебез үсешенә һәм бор үк вакытта әдәби хәрәкәткә булган уңай йогынтысы хакында икеләнми сөйләргә була. Әдәби тәнкыйтебез теория һәм методология күзлегеннән Байый һәм тирәнәя төшү белән бергә, әдәби процесс һәм әдәбиятның тормышка мөнәсәбәтен яктыртуда, иң яхшы казанышларыбызны пропагандалау юлында игътибарга лаек уңышларга иреште. Матбугат органнарыбызның һәм китап нәшриятының да әдәби тәнкыйтькә мөнәсәбәте күзгә күренеп яхшыру ягына барды Ә инде Р Мостафин. Ф Мусин, Т. Галиуллин кебек үзәккә җигелэп эшләүче тәнкыйтьчеләребез сафына иҗат индивидуальлеген» ия бер төркем яшьләр — яшьтәшләрнең килүе, мактану булмасын, урынлы рәвештә аерым билгеләп узуга лае <лы факт Мансур Вэлиео һәм Фуат Галимуллин, Равил Кукушкин һәм Салих Ман тэпәә- лар тәнкыйтьне кәсеп итеп түгел, намус һәм фидакарьлектән башланган игәлә тле иҗат эше санап, аның кыенлыкларын ачык аңлап килүчеләр. Хәер, килүчеләр д»ю бигүк дөрес тә булмас, алар инде килгән, иҗатта үз темаларын, стильләрен табып бүгенге әдәби хәрәкәтебезнең иң җитди проблемаларын күтәреп чыгарга сәләтле һ»м күтәреп килүче тәнхыйтьчеләр Әмма, күтәрелмәгән чирвм, әле, ай-һай. байтак Канәгатьләнү хисе белән кул кушырып утырырга әле бик иртә Әдәби тәнкыйть алдында заман куйган проблемалар. перспектив бурычлар партиябезнең тарихи XXVI съезды документларында алачык билгеләнгән Иң злек, тәнкыйтебезнең әлеге әдәби процессның регистраторы функциясе бетам артык мавыгуы борчый. Анализлау, бәя бирү һәм кире кагу — тәнкыйтьнең изге бурычы Әмма болар гына аз, болар гына булганда аның әдәби иҗат эше икәнлеген дә исбат итү шактый кыен булыр* иде. Чынбарлык — иҗади шәхес — әдэ би әсәр—укучы һәм тамашачы — чынбарлык Иҗат эшенең, әдәбиятның әлеге буын нары тәнкыйтебездә әлегә тулы чагылыш табып анализлана килә дип раслау мөмкин түгел. Мәгәр аның олы миссиясе шушы звеноларның аерылгысыз бөтенлеген таныл, үзләрен бер дәрәҗәдә колачлый алуда Бары шул чакта гына тәнкыйть үзенең әдәби процесска юл ярып бару функциясен тулысынча үти алачак. Бары шул чакта гына тәнкыйть хакында үткәнгә борылып түгел, ә киләчәккә үрелеп искә алачаклар. Тормыш һәм әдәбият күренешләрен үсештә, перспективада күрергә омтылу—бүгенге тәнкыйтебез алдынд^ торган беренче бурыч дип саныйм. Тәнкыйтебезгә принципиальлелек җитми, һәм бу тәнкыйтьчеләр адресына даими рәвештә әйтелә килгән кимчелек. Әмма монда бер алар гына гаепле микән?! Тарихтан һәм соңгы елларда иҗат итүче әдипләрдән, белмим кайсы, ничәсе, үз адресына әйтелгән тәнкыйть сүзен аек акыл һәм ихлас күңел белән кабул итте микән? Кайсы шагыйрь, кайсы прозаик үзенең теге яисә бу әсәрендәге уңышсызлык һәм җитешсезлекләргә күрсәтеп узган тәнкыйтьче каршына килеп, аның кулын кыскан икән? курысын әйткән — туганына ярамаган, дигәндәй килеп чыккан очраклар сирәк түгел шул, кызганычка каршы. Ә бит югары культуралы, киң күңэллз һәм бай рухлы әдип өчен принципиаль тәнкыйтьне кабул итү, инде алай түгел дкл талкан очракта да аек акыл белән фикер йөртү мөмкин булган эш. Менә шушы хәл тәнкыйтебез үсешенә даими рәвештә аяк чала килә. Менә шушы күренеш сәләтле генә тәнкыйтьчеләрне юлдан яздырып, каршылыксыз, җиңел иҗат юлына йөз тотуга этәргеч ясый. Нәтиҗәдә, тәнкыйтьче аерым шәхесләргә «хезмәт итүчеигә әйләнеп кала, өзлексез яза торса да. фикер йөртергә сәләтле укучы өчен эзсез югала Ә принципиальлелеккә чакырулар дәвам итә. Үз иҗатына яисә аерым әсәренә карата әйтелгән принципиаль бәяне кабул итмәгән каләмдәшләр, уңгасулга карамый, принципиальлелеккә чакыралар .. Тәнкыйть һәм тәнкыйтьчене сыный торган проблемалы ситуацияләрнең берсе шундый Ә уйлана һәм саный китсәң алар байӘдәби процесстагы һәм әдәбияттагы күп кенә җитешсезлеклэрне тәнкыйтьтән күрү тенденциясе дә сүнәргә җыенмый. Бигрәк тә укучы алдында таныла, укучы күңеленә үз була алмый газапланган каләм ияләренә хас бу. Үзләрен тәнкыйтьтән югары хис иткән, таләпчән һәм принципиаль тәнкыйть сүзен җиткерү көннэн-көн кыенлаша барган авторларның саны үсү дә борчу уята. Матбугат органнарыбыз да. аерым «очракларда, моңарга юл куя килә, һәм нәтиҗәдә, әлеге күренеш әдәби тәнкыйтьтә критерийларның күзгә күренеп төшүенә китерә. Әдәби продукцияне укучыларның киң катламына тәкъдим итүдә җаваплы кешеләрнең кайвакыт тәнкыйть сүзенә колак салып җиткермәве, тәнкыйть күрсәткән кимчелекләре бөтенләй искә дә алынмаган йомшак язмаларның дөньяга чыга килүе дә әдәби тәнкыйтьнең җәмәгатьчелек алдындагы абруена суга. Димәк, әдәбиятның үзаңы булган тәнкыйтьнең үсеше өчен без һэммабез бер дәрәҗәдә кайгыртырга тиеш булып чыгабыз.