Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢА ДУЛКЫН

КЫСКАЧА БЕР КҮЗӘТҮ

Партия Үзәк Комитетының «Әдәбият-сәнгать тәнкыйте турындапгы карарында билгеләнгән бурычлар буген дә кен тәртибеннән төшмәгән. КПСС- ның XXVI съездында иптәш Л. И. Брежнев әйткәнчә, «Партия иң яхшы әсәрләргә хас гражданлык пафосын, кимчелекләр белән килешмәүне, сәнгатьнең җәмгыятебезне дулкынландырган проблемаларга актив катнашуын хуплый». Бу сүзләр татар совет әдәбиятына, аның сугышчан бёр тармагы булган әдәби тәнкыйтькә дә карый. Бүген әдәбиятчылар һәм тәнкыйтьчеләр сафы тагы да ныгыды, сәләтле яшь тәнкыйтьчеләрнең активлыгы көчәйде, тәнкыйть материалларының төрлеләнә һәм тирәнәя бару тенденциясе билгеләнде, таләпчәнлек арта төште. Әдәби тәнкыйтьнең гомуми торышын соңгы вакытта матбугат битләрендә басылып чыккан төрле мәкалә, очерк, рецензияләр саныннан ук күрергә мөмкин. Үткән елның сентябрендә «Социалистик Татарстан» газетасы «Әдәбият һәм сәнгать» сәхифәсенең бер меңенче санын чыгарды, һәм без аны иҗтимагый-мәдәни тормышыбызның мөһим бер факты итеп каршыладык. Әлеге сәхифәләрдә яңа әсәрләргә аннотацияләр һәм рецензияләр, проблемалы мәкаләләр, иҗат портретлары, әдәби хәрәкәтне өйрәнеп анализлаган фәнни мәкаләләр дә. шактый басылган. «Түгәрәк өстәл» янында сөйләшүләр оештыру да үзен раслады. Гомумән, «Социалистик Татарстан» газетасының әдәби хәрәкәтебездә шактый актив роль уйнавын билгеләп үтәргә кирән. Өдәби тәнкыйтьнең киң мәйданы — ул, һичшиксез, әдәби журнал битләре, «Казан утлары» журналы бу юнәлештә тырышып эшли, иҗат мәсьәләләрен киңрәк куяр* га, әдәбият үсешен тарихи планда да тулырак ачарга омтыла. Яшь тәнкыйтьчеләргә ярдәм кулы сузу, аларның беренче тәҗрибәләрен бастыру буенча күзгә күренерлек эшләр эшләнә. Мин биредә журнал каршында оешкан яшь тәнкыйтьчеләр түгәрәген дә күз алдымда тотам. Бу түгәрәк әле үзен республика күләмендә сиздереп өлгермәде. ләкин ул яшь тәнкыйтьчеләр тәрбияләү үзәгенә әверелерлек бер авторитетлы «нокта» булып үсеп китә ала. Журналның «Яшь тәнкыйтьче сүз сорый» дигән яңа рубрикасы, анда басылган материаллар — укучы игътибарын җәлеп итәрлек әйбәт башлангыч. Күрәсез, сүз үзеннән-үзе яшьләр, яшь тәнкыйть көчләренең үсеш авырлыклары, активлыгы мәсьәләсенә күчте. Әллә яшьлек искә төшә, әллә әдәби тәнкыйтьнең яңа күтәрелешен яшь көчләрдә күрергә омтылу теләге өстенлек итә инде... Чынлап та, һәр әдәбият, аның һәр тармагы үзенең киләчәк буыны турында уйламыйча булдыра алмый Бүгенге тәнкыйтебездә дә сәнгать нечкәлеген бөтен йөрәге белән тоеп, киң караш белән язарга омтылган яшь талантларны күрәсе килә. Ә бездә андый сәләтле яшьләр җитәрлек. Алһрны күрә белергә, олы юлга чыгу омтылышын котлап каршы алырга, кайгыртучанлык белән бер үк вакытта зур таләпчәнлек тә күрсәтергә кирәк. Мәсәлён, «Идел» альманахының 12 нче санында (1980 ел) ике рецензия басылган. Ф Зелкәрнәевнең Гәрәй Рәхим иҗаты турындагы мәкаләсе һәм М. Гайнетдинов- ның Зөлфәтнең «Утлы бозлар» җыентыгына рецензиясе, һәр икесендә поэзиясе аңлау, хис итү, шагыйрь иҗатының үзенчәлеген ачарга омтылу бәр. Ләкин яшь тәнкыйтьчеләр соклану мактау сүзләре белән чамасыз мавыгалар, әсәрләрдә бүгенге кен П рухы, замандашыбызның эчке дөньясы, хыялы, көрәше, эше шигъри образларда, лирик авазда ничек сизелгәнен, чагылганын бигүк ачыл бетерә алмыйлар, урыны- урыиы белен поэтик үзенчәлекне тышкы билгеләр белән генә үлчәүгә кайтарып калдыралар. Менә бу кимчелек, ягъни формаль сыйфатларга игътибар итеп тә. әсәрнең эчке идея пафосы, халык рухы, халык яшәешенә лаеклы шигъри пафос мәсьәләләренә тиешенчә игътибар бирмәү, гомумән, шактый яшь иптәшләребезгә хас ♦ Яшь авторларның зона конференцияләрен үткәрү, олы әдипләр белән очрашу - практикасы, яшь тәнкыйтьчеләрне дә шул җанлы эш процессына тарту бездә матур 2 һәм гадәти күренешкә әйләнде. Шулай да язучылар союзы каршындагы яшь әдип- £• лор белән эшләү комиссиясенең һәм тәнкыйтьчеләр секциясенең бу тармакта әле Ч тулы көчкә эшләмәвен искәртеп үтү урынсыз булмас. Секция утырышларында яшь- 5 ләр нигәдер сирәк күренәләр: оештыру, кызыксындыру, башлангыч хезмәтләренә к игътибар итү җитешмидер, күрәсең. ф Соңгы вакытта матбугат битләрендә яшь тәнкыйтьчеләрнең кыюрак сүз алуы _ куанычлы хәл. Р. Кукушкин. Ф Галимуллин. Э Нигъмәтуллии, Салих Маниалов. с. Л. Хейдәрова, Ф. Зөлкарнәев һәм башка яшь авторларның мәкаләләре, рецензияләре с еш кына күренә башлады. Аларның активлыгы тагын да артсын, сүрелмәсен иде х Алар арасында балалар әдәбияты үсеше беләк кызыксынучы иптәшләр бар Балалар- - яшьләр әдәбиятының үзенчәлеген аңлап язылган тәнкыйть сүзе әле бик сирәк ише- гс »-• “ Тәнкыйтьнең дәрәҗәсен тагын да күгәрү эчен бездә мәйдан җитәрлек Язучылар х союзы сафында тәнкыйтьчеләр саны егерме биштән артык, яңа көчләр дә естәлә тора. Ләкин активлык дәрәҗәсе төрлечә шул. Соңгы елларда публицистик һәм тәнкыйть мәкаләләре, очерк, рецензияләре белән даими чыгыш ясап килгән иптәшләрнең кайберләрең атап үтергә дә мөмкин. И Нуруллин, Р Мостафин. Н Юэиев Ф. Мусин, А. Әхмәдуллии, Т. Галиуллин, Ф. Әгъзөмое. Р. Мехеммәднео, Ф Миңнул- лин, М. Велиев, И. Ахунҗанов, Р. Сәеригин, Ф Урманчиев һ б лар Кайбер күренекле язучылар да тәнкыйтьтән читтә яшәмиләр, үз фикерләре, теләкләре белән уртаклашып, кимчелекләрне үткен тәнкыйтьләп язалар. Мәсәлән, Г Ахунов. Ф. Хосни, С. Хәким, Т. Миңнуллин, М. Мәһдиев, Р. Фәйэуллии һ. б.ларның чыгышларын искә төшерик. Билгеле, язучы сүзе шәхси тәҗрибә, иҗади кичерешләр белән дә аерылгысыз бәйләнгән, кайчак субъектив рәвешендә дә була. Бу — табигый нәрсә Биредә сүз тәнкыйть хезмәтләренең, тәнкыйть өлкәсендә эшләүчеләрнең саны турында гына бармый (анысы да мөһим фактор, әлбәттә) Иң мөһиме — тәнкыйтьнең идея- эстетик кыйммәте, теоретик тирәнлеге, киңлеге, аның гомуми дәрәҗәсе Безнең әдәби хәрәкәтне күпмилләтле бердәм совет әдәбиятының катлаулы үсеш процессыннан аерым күз алдына китерү мөмкин түгел Уртаклык та, төрлелек тә бар анда. Тәнкыйтьченең, әдәбият белгеченең аны күрә һәм тоя белергә тиешлеген гомуми бер хакыйкать буларак яхшы ук аңлыйбыз шикелле. Шулай да бездә әле ул киңлек, зур мәйданга чыгып сөйләшү бигүк җитешми Бөтенсоюз матбугатында, кыз ганычка каршы, мәкаләләребез, күзәтү, рецензияләребез сирек күрәне Соңгы елларда үзәк матбугат битләрендә Р Мостафин. Г Ахунов. Ф Мусин, И. Нуруллин хезмәтләренең шактый еш басыла башлавын уңай бер тенденция дип билгеләп үтергә кирәк Мәсәлән, Ф Мусинның яхшы ук эчтәлекле һәм проблемалы ике мәкаләсе ■Правда» газетасында басылды. Р Мостафин СССР Яэучыһар Союзының бүләгенә лаек булды. Бу юлда сәләтле яшь тәнкыйтьчеләребезнең дә активлашуын теләр идек Мәйдан киң — сәләт, тырышлык һәм теләк кенә булсын. Тәнкыйть хезмәтләрен аерым китап итеп чыгару мәсьәләсен дә онытмаска тиешбез Монда да оперативлык, таләпчәнлек кирәк Тәнкыйть сүзе заман сораулары, бүгенге бурычлар белән аеруча тыгьА бәйләнгән. Татарстан китап нәшрияты моңа игътибар итми, дил әйтә алмыйбыз Ел саен берничә исемдә тәнкыйть китабы басылып чыга. Мәсәлен, 1980 ел китапларының дүртесе, 1981 ел китапларының бишесе (шулердан икесе рус теленде) турыдан-туры әдәби тәнкыйтькә карый. Гомумән алгаида. күп түгел бу. Соңгы елларда басылып чыккан һәм күңелдә тирән эз калдырган кайбер китап лар турында махсус сүз әйтәсе киле. Әдәбият белгече һем тәнкыйтьче М. Хесоиов- ның «Интернационализмның җанлы традицияләре» исемле китабына 70 иче елларда язылган мәкаләләре тупланган Җыентык рәвешендә тезелгән булса да, ул киң эчте- лекле һәм проблемалы җитди бер бетен хезмәт булып тора. М Хәсәнов интернационализмның тарихи традицияләре, яңа дәвердә кабатланмаслык яңа әдәбият үсүе, новаторлыкның иДея-эстетнк сыйфатлары турында шактый киң итеп яза, татар әдәбиятында социалистик реализм формалашуының кайбер үзенчәлекле якларын ача, үсеш баскычларының чикләрен, этапларын төгәлрәк билгеләргә кирәклеген әйтә, хәл ителеп бетмәгән бәхәсле мәсьәләләрне куя. Чынлап та, уйланырлык, фикер алышырлык нәрсәләр бар бу китапта. Анда бүгенге әдәби хәрәкәткә багышланган ике мәкалә дә бар. Татарстанның 60 еллыгы уңае белән язылган публицистик мәкаләдә автор хәзерге әдәбиятыбызда сәләтле яңа көчләр арта баруы, гомумән әдәби-иҗат эшләренең җанлануы турында сөйли. «Героик хезмәт, күтәренке рух, киләчәккә ышаныч тантана итә» дигән бәясе-нәтиҗәсе бик урынлы, бик дөрес. Бүгенге драматургияне тикшергән, аның теоретик проблемаларына багышланган зур тәнкыйть хезмәтләре бездә бик сирәк күренә. Андый һәр хезмәт — үзе бер вакыйга диярлек. Азат Әхмәдуллинның «Сәхнә әдәбияты һәм тормыш» дигән китабын шундыйларның берсе итеп исәпләргә мөмкин. Бу җыентыкта татар драматургиясенең 60—70 нче еллардагы үсеше чагылдырыла, театр һәм драматургиянең бик мөһим мәсьәләләре тикшерелә, аерым драматургларның иҗат портретлары бирелә. Авторның төп игътибары бүгенге драматургиянең торышын, үзенчәлекле осталар иҗатын өйрәнүгә юнәлтелгән. Мәкаләләр шактый җанлы һәм үткен язылганнар, танылган драматургларыбызның әсәрләренә, минемчә, автор объектив бәя бирә, һәр- кайсының үзенчәлеген, новаторлык сыйфатларын ачарга омтыла. Кызганычка каршы, төрле елларда язылган мәкаләләр булгангамыдыр, җыентыкта урыны-урыны белән кабатланулар очрый (мәсәлән, Туфан Миңнуллин иҗатын тикшергәндә һ. б.). 1980 елда Ринат Мөхәммәдиевнең «Әгәр без янмасак...» дигән җыентыгы чыкты. Башта ук шуны да әйтеп үтик: Татарстан китап нәшрияты «Яшь тәнкыйтьченең беренче китабы» сериясен башлавы белән бик уңышлы һәм эшлекле адым ясаган. Мондый практик чаралар партия Үзәк Комитетының әдәбият-сәнгать тәнкыйте һәм иҗат яшьләре белән эшләү турындагы мәгълүм карарларын үтәү юлында конкрет Ьш үрнәге булып тора Ринат Мөхәммәдиевнең нигездә бүгенге поэзиябез мәсьәләләренә багышланган җыентыгы зур кызыксыну белән укыла. Тәнкыйтьчегә бигрәк тә шигърият музыкасы, шигъри фикер, шигъри моң якын. Ул поэтик образлар системасын художникларча тоя, поэзиябездәге эзләнүләр һәм яңа ачышлар турында дулкынланып сөйли, аерым мисаллар нигезендә бу процесска төгәл бөя бирә. Җыентыкны ачып җибәрүче «Әгер син янмасаң, әгәр без янмасак...» дигән шигъри исемле мәкаләнең төп рухы «шигъриятебезгә гражданлык күзлегеннән бер караш» дип билгеләнгән. Тәнкыйтьче поэзиянең гражданлык йөзе халыкчанлык рухы мәсьәләсен тикшерә, шагыйрь һәм халык тормышы, халык моңы турында уйлана, бүгенге заман кешесенең коммунистик җәмгыять төзүче кешенең уйтойгылары, идеаллары иҗат үзәгендә булырга тиешлеген күрсәтә. Татар әдәби тәнкыйте формалашу үзенчәлекләрен, анда олы әдипләрнең ролен автор бай материалга тирән анализ ясау аша ача. Әдәби тәнкыйть — матур әдәбиятның аерылгысыз бер өлеше, «хәрәкәттәге эстетика». Рус әдәбиятында «Критика как литература» дигән махсус хезмәтләрнең чыгуы да бер дә очраклы түгел. Тулаем әдәби хәрәкәтне тәнкь^тьтән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Кайчак безнең арада әдәбият тарихчыларын тәнкыйтьчеләргә каршы кую, тәнкыйтьчегә ничектер түбәнсетеп карау кебек ямьсез күренешләр очрый Мәгънәсез һәм зарарлы нәрсә бу. һәркайсының хөрмәткә лаеклы үз урыны бар Тәнкыйтьче бигрәк тә иҗатка, әдипләрнең эчке рухына якын тора. Язучы шәхесе, индивидуаль иҗат йөзе турында без еш сөйлибез, үзенчәлекле тәнкыйтьче шәхесе' сыйфатларын да, минемчә, дөрес күрергә һәм аңларга кирәк. Мәсәлән, Г. Нигъ- мәти һәм Г. Галине без бик үзенчәлекле иҗади шәхесләр итеп искә алабыз. Бүгенге тәнкыйтьтә Н. Юзиев, И. Нуруллин, Р Мостафин, Ф Мусин, А. Әхмәдуллин. Т. Галиуллин һ. б. иҗатлары зур кызыксыну уята. Соңгы уи елда безнең әдәбият фәнебез дә яңа тикшерүләр белән баеды. Тарихи һәм теоретик хезмәтләр, һичшиксез, әдәби тәнкыйтебез үсешенә дә уңай йогынты ясый. Биредә мин тарихи хезмәтләргә, андагы уңышларга һәм бәхәсле мәсьәләләргә тукталуны кирәкле тапмадым. Бу турыда гыйльми утырышларда махсус сөйләшүләр булып тора.