Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҺӘЙКӘЛ ЯНЫНДА УЙЛАНУЛАР

Сысиы авылы уртасында, әр-яңа культура йорты каршында мәһабәт брр һәйкәл тора. Шул мәрмәр һәйкәлне уел. алтын тесендәге хәрефләр белән түбәндәге сүзләр язылган: «1918—1919 нчы елларда, хаяыклары- бызның азатлыгы ечен корбан булган баһадирлар — һадиуллии Фәйзүи һадиуллииШәйдулла ШаһиморатовНәби Мирэин Бәдамша МозаффаровМоһдесәр БакшаиоеТа л ы й п Мехәмметшии Якуп — шушы туганнар каберенә күмелгән*. Бу изге урын чәчәкләр белән бизәлгән. Монда халык зэе бер дә суынмый. Замандашларыбыз халкыбызның бәхете, азатлыгы ечен кан түгел, җан биреп сугышкан батырларны истә тоталар. Красноуфимскидан Башкортстанга барган юл буенда ике ааыл урнашкан — Сыскы һәм Табанлы Күл авыллары. Элекке заманда бу тирәдәге җирләрне башкортлар биләгән. Хәзерге Сыскы урынында әүвәләүвәлдән башкортларның Сыскы аймагының дачалары була килгән. Бу авылның салына башлавы XVI гасырның уртасына туры килә дияргә ярый. XVI гасырда һәм XVII гасырның башында Идел буенда яшәгән халыклар — татарлар, руслар һәм башка милләт халыклары ирекле тормыш зэлеп, Урал ягына күчеп китеп, башкорт җирләренә килеп урнашалар Шул елларны Сыскы а күл кенә типтәрләр, кәнгерләр килеп утыра. Авылда оч урам хасил була Берсендә күптәннен башкортлар яшәп килгән. Аяарның җирләре, урман болыннары күп булган, алар авылның топ хуҗалары. Калган урамнарның берсендә — типтәрләр, икенчесендә— кәнгерләр Килмешәк типтәр-кенгерләрнең җир-сулары аз булгач, алариың күбесе байларга зшләп тамак туйдырган Шәйдулла һадиуллии — типтәрләр нәселеннән Аның ата-бабалары ярлы булган Җирләре начар һәм аз, байларда зшләп тамак туйдырганнар Үзе зшкә оста, күп һонәрго ия булуга карамастан, фәкыйрьлектә яшәгән, сүзгә осталыгы белән зур ышаныч казанган. «Ярлылар арасында безгә каршы коткы тарата, падишаһ хәзрәтләренә сүз тидерә»,— дип. авыл байлары егетнең юк гаебен бар итеп яла ягып Себерге озатканнар. Шәйдулланың тормышы соргендә, ерак Себордә бик авыр башлана Бор ялгызы, таныш кешеләре юк. Шулай да озакламый аңар ярдәм кулы сузучылар табыла Алар — политик тоткыннар. Шәйдулланың хәленә кереп, файдалы киңәшләр бирәләр аз-маз русча сойләшоргә, укырга-яэарга ейротәлор Алариың сомлошү. бәхәсләшүен тын лый-тыңлый, яшь тоткынның үзенә дә политик аң керә башлый Ара-тирә ул үз фиие рен до әйткәли. Иптәшләре «дәрес уйлыйсың» дип мактыйлар. Тора-бара Шәйдулланың үзенә де йомыш куша башлыйлар. Ул татар-башкортлар арасында патшаның явызлыгы турында сейли, керешкә чакыра. Февраль революциясе турындагы хәбәр соргенгә байтак вакыт узгач кына ирешә Шул ук тонне бу хәбәр бетен баракларга җите Сакчыларның боерыгын тыңламыйлар, зшкә чыгарга уйларында да юк. Базардагы кебек, ишегалдында җыелышып гәпләшәләр гене. Шул арада сыңар куллы бер тоткын күтәрелеп боерык бирүгә бе- тенесо дә сафка баса. С — Иптәшләр! — ди ул,— Петроград эшчеләре солдат-матрослар белән бергәләп Николай патшаны тәхетеннән бәреп төшергәннәр Башка лагерьлардагы тоткыннар азатлыкка чыгып, туган якларына кайтып киткәннәр Инде безне дә азат итәргә тиешләр! Сафлар бозыла, кул чабулар, кочаклашу-үбешүләр башлана, күбесенең шатлыктан күз яшьләре тама... Шәйдулла авылына кайтып төште. Ул авылда әллә ни үзгәрешләр күрмәде. Шул ук чиновниклар хөкем сөрә, байлар җырын җырлыйлар. Ярлы кешегә һаман игътибар юк Авылдашлары тормышның киләчәге турында киңәш сорап килсәләр дә. ул ни әйтергә белми аптырап калды. 1918 ел, мартның беренче көннәре. Бөек Октябрь революциясеннән соң өч-дүрт ай Красноуфимск өязенең авылларында байлар һәм ярлылар арасында каты көрәш барды. Төп максат — иске, патша хөкүмәтен..ән калган волостьларның җирле идарәләрен бетереп, волисполкомнар сайлап Совет органнарын оештырып, бөтен властьны аларга тапшыру Каты көрәш нәтиҗәсендә бу максатка ирешелде инде Хәзер иң мөһиме — Совет органнарын ныгыту, Совет законнарын гамәлгә ашыру. Юва авылында беренче волисполком утырышы үткәрелде. Анда авыллардан килгән ярлылар комитеты рәисләре дә катнашты, һадиуллин Шәйдулла, Сыскы авылының ярлылар комитетының рәисе, утырыштан атын куалый-куалый кайтып төште. Атын тугарып баганага бәйләп куюга, иптәшләре «яңа хәбәр белергә» дип җыелдылар. — Егетләр, безгә зур бурыч йөкләделәр — байларның артык ашлыкларын алып өязгә җибәрергә куштылар. Өяздән килгән продкомиссарның урынбасары иптәш Нәфиков эавод-фабрик эшчеләренә, Кызыл Армиягә ашлыкның бик кирәклеген аңлатып бирде. Ә волисполкомның бүлек мөдире Михаил Судаков: «Тиздән җирләрне тигезләп бүлү чарасын күрә башларга кирәк булыр. Хәзергә шуның турында уйлаша торыгыз», дип, мине озатып калды,— диде Шәйдулла. Нәби Шаһиморатов, Якуп Мөхәммәтшин кебек активистлар бблән төн уртасына кадәр Минһаҗ һәм Гыймал байларның җирләрен, байлыкларын бүлеп алу турында сөйләшеп утырдылар. Тәрәзә артында, тышта нәрсәдер дөбердәп куйды. Хөснурия — Шәйдулланың хатыны — җиделе лампаның утын киметеп, тәрәзәдән караган иде, кемнеңдер карга бата-бата йөгергәнен күреп калды. Борчылып, бер-берсенә караштылар. — Ярый егетләр, бүгенгә җитеп торыр,— диде Шәйдулла.— Иртәгә җыен алдыннан сөйләшербез әле. Саубуллашып чыгып киттеләр. Шәйдулла аларны озётып калды. Авыл өйләренең утлары сүнеп беткән иде инде. Иртәгесен төшкә кадәр комитет әгъзалары җыелып, киңәшеп алдылар. Шәйдулла үзәктән килгән карарларны, күрсәтмәләрне укыды, бүгенге җыенда каралачак мәсьәләләр турында киңәште. Шул ук вакытта Минһаҗ бай өендә байлар иркенләп кенә баллап-майлап чәй, мәй эчеп, киңәшеп утырдылар. Хәл-әхвәл сорашкач, Минһаҗ бай: — Җәмәгать, мин кичә үз кешемне Шәйдуллага йомышка йөгерткән идем. Ул, гакыл иясе, анда ярлы-ябагай серләшеп утырганын тыштан гына тыңлап торган. Бүген кич җыен булачак, чакырып йөрделәр инде. Бездән ашлык сорыйлар, имеш. Я, нишлибез? — диде. — Нишләрбез дип ни. бирмәскә кирәк Бердәм булырга, нык торырга! Артык ашлыгыбыз юк, өмет тә итмәсеннәр! — диде Гыймал бай — Әллә бераз бирәсе микән? — диде Бәдри бай. — Бирәсе дә килми килүен, ә шулай да өстәл сугып каршылык күрсәтеп булмас, ахры,— диде йорт хуҗасы. Җыен Ләбиб Ярмиев өендә бара. Байлар бер төркем булып утырган Ярлылар, урта хәллеләр белән ике зур бүлмә тулы. Фронттан кайткан солдатлар да күренә. Алар хәбри киемдә. Берничә хатын-кыз да килгән. Президиумда Шәйдулла, Нәби, Берничә кеше чыгыш ясагач, Нәби комитет исеменнән карар укыды. Анда исемлеккә кертелгән бай хуҗалыклар ике көн эчендә егермешәр пот ашлык илтеп, мә- гэзигә 1 тапшырырга тиешлеге язылган иде. Ашлык хәзерләү шома гына үтмәде. Үз Мэгээи — авылның чәчүлек орлык ашлыгын саклар ечен гомуми амбары иреге белей тик бер-ике йөк кенә китерделәр Бу эш өяэдан продкомиссар урынбасары Габдрахман Нәфиков кораллы дружина алып килеп, байларны чакыртып сейлә- шеп, катгый рәвештә боерык биргәч кенә тәмамланды. Ашлык төягән олаулар белән Нәфиков үзе дә китеп барды Кызыл армияче гаиләләренә, гарипләнеп кайткан солдатларга ашарлык һәм чәчүгә җитәрлек ашлык таратылды. Гыймал һәм аның атасы икмәк хәзерләүгә зур каршылык күрсәттеләр Кораллы дружина килгәч кенә иң соңга калып тапшырган ашлыклары да чүлле булды. Волисполком председателе урынбасары Фәттах Мифтахов кораллы дружиииник- лар белән Сыскыга килде дә бер карар укыды. Ул байларга контрибуция салып, акча җыю турында иде. Байларны чакырып китереп, каравыл өенең төп бүлмәсендә һәо- берсе белән аерым сөйләшеп карадылар, ә акча бирүче булмады. Тик кичкә таба, икеиче-өченче мәртәбә кыстагач кына «риза» булып, шундук финотдел казначеена акчаларын бирделәр дә, квитанция алып кайтып киттеләр. Гыймал исә «акчам юк» дип кырт кисте. Озак та үтми, Мәтеле, Устикин якларында алпавыт Голубцов фетнә оештыра. Башта аның отрядында үз атларына атланган байлар, элекке офицерлар һәм аларның ялчылары гына була. Алар үзләрен «Дутов казаклары» дип, ялган исем белән кузгалып чыккач, һәр авылда халыкны куркытып, ирләрне үзләренә буйсындырып алып китәләр. Бу отряд бик тиз үсә, тик кораллары сәнәк, сөңге я күсәктән гыйбарәт. Сажиио, Манчаж, Юва волисполкомнарының кызыл дружиналары, нибары утыз-кырык кешедән генә торса да, берничә йөз «атлы казакны» куып җибәрә Көчләп җыйналган «казакларпның күбесе үз авылларына кайтып китә Моннан соң элекке патша офицеры Кобяков та фетнә оештыра Отрядның күбесе элекке офицерлар, байлар. Кораллары, пулеметлары да бар. Алар Юва вол- исполкомына кергән берничә авылны басып алалар Волисполком җитәкчеләрен, Совет активистларын, бигрәк тә коммунистларны кулга алып, канлы үч алалар Асу-кисүләр башлана. Шушы шомлы көннәрдә Шәйдулла кораллы дружинасын Ювага. -хәрби комиссар карамагына җибәрә Ә үзе кеи буе. төн буе диярлек, ярдәмчеләре белен бергәләп, халыкны акларга каршы торырга, кеч җитәрлек булмаса урманга качып, партизаннарча көрәшергә өндәп йөри Богалыш ягындагы басу калкасына сак куеп, үзе төн уртасы авышкач кына өенә кереп ял итәргә ята Шул ук төнне Гыймал бай үзенең әшнәләре Хисам. Минхаҗ, Әхмәт белән яхшы атларга атланып, Богалыштагы Кобяков штабына Советлар ягында булган кешеләрнең исемлеген илтеп тапшыралар да, ак солдатлар ияртеп, Сыскыга өйләнеп кайталар. Мәкерле бай разведка башлыгына авылны урап, Табанлы Күл ягындагы басу калкасыннан керергә киңәш бирә Шыпырт кына авылга керәләр Ярлылар комитетының рәисен — һадиуллин Шәйдулланы, комитет әгъзалары Хесәноа Әсәдулла, Мирзин Бәдамша, Бакшанов 1алыйп. Мехәммәтшин Якупны кулга алып, канга батырганчы кыйнаганнан соң амбарга илтеп ябалар. Фетнәчеләрнең һөҗүмнәре кинәт, астыртын булса да. күп кенә активистлар качып өлгерә. Алар Судаков оештырган партизаннар отрядына кушылып, акларга каршы сугышта катнаша. Шулар арасында Шәйдулланың энесе һадиуллин Фәйзүк тә бар Сыскы белән Табанлы Күлдә тынычлык бетә Кен-тен тентү талау, кулга алу. җәзалаулар башлана. Бөтен җәза бирүне Гыймал үзе башкарып”үч алып йери Аның кансыз башкисәр булуына еер башлыгы фатихасын бирү генә түгел, рәхмәтләр укый. Гыймалның кара айгырыннан тешкене дә юк диярлек. Бүген иртүк Меһдәсәр Моэаф- фаров өенә килеп, капкасын ачып та тормады, айгырын койма аша сикертеп кенә керде дә тентү башлады. Иң элек өенә кереп: «Атагыз кая качты’» дип өстәлгә сугып, балаларны елатып чыкты. Аннан соң печән сараена кереп: «Кызыл зт1 Чык үзең. Синең монда-качып ятканыңны беләм. Әгер чыкмасаң, балаларыңны атып үте- рәм дә, сараеңа ут тәртәм!» — дип акырынды. Бераз уйланып торгач, Гыймал печән йолкып алып, сарайга ут төртте. Башкисәр мавыкканда, Мәһдәсәр буш кисмәк ыргытып, аны аягыннан екты да. сикереп тешәт буа башлады. Гыймал тыны буылгач бик каты гырылдап куйды Шул талышны ишетеп. бер солдат йөгереп көрде һәм мылтык түтәсе белен Меһдәсернең башына сугып җибәрде Аның кул-аякларын бәйләп ыргыттылар. Гыймал аиы тимер чыбык ка тыштырып үргән камчысы белән кыйнады. Аннары аны үз тарантасына пар атларын җигеп, амбарга илтеп яптылар. Тоткыннарның саны алтыга җитте. Комитетчылардан тик Шәйдулланың ярдәмчесе Нәби Шаһиморатов кына иректә. Аны да Гыймал кулга алырга тырыша, тик таба алмый. Нәби яшеренеп кенә я Сыс- кыда, я Табанлы Күлдә йөри. Юва комендатурасында писарь булып эшләгән Габделхәй малае Фәхразм аша тоткындагы иптәшләренең хәлен белел тора. Ул писарь, советлар яклы кешеләрнең исемлеген кулына төшергәч, моңа кадәр кулга алынган алты кешенең генә исемнәрен калдырып, башкаларныкын кисеп алып юк иткән. Нәби, Фәхразинең хәбәре нигезендә, Красноуфимскига, Нәфиковка түбәндәге язуны җибәрә: «Шәйдулла һәм комитет әгъзалары — барысы алты кеше тоткында. Аларга суд булачак. Аларны коткарырга берничә егет җибәрүегезне үтенәм. Бу хатны тапшыручы безнең хәлләрне җентекләбрәк сөйләп бирер һәм егетләрегезгә килергә урман юлын күрсәтер». Шушы көннәрдә Мәсгут-Ямаш тирәләрендәге партизан отрядлары, берләшеп, Борчаников җитәкчелегендә Красноуфимск кызылгвардиячеләренә ярдәмгә ашыга. Алар юл буендагы авылларда ак бандитларны куып, алар кулына эләккән большевикларны азат итәләр. Бу хәлне ишетү белән, Кобяков Сыскы амбарларындагы комитетчыларны хәзер ук җәзалап үтерергә карар бирә. Җәйнең иң матур көннәре иде. Корбан гаете көнне кешеләр мәчеткә җыелды. Бу яман хәбәрне ишетү белән Мофаккар мулла, чалма һәм чапан кигән килеш, сырлы яшел таягына таянып, мөнбәргә менде. — Җәмәгать! Меслиминнәр! — диде ул.— Элекке елларда мин сезгә гает намазыннан соң, «Бәйрәм шәрифегез мөбәрәк булсын!» — дип озатып, сезнең инсафлы, итәгатьле булуыгызны теләп дога кыладыр идем, ә бүген шомлы вакыт. Әсир ителгән авылдашларыбызны чыгарып атачаклар дигән хәбәр ишетелде. Мәхәлләгездә имам буларак, изге бәйрәм көнендә булачак корбаннарга ясыйн уку — минем мөкатдәс бурычым. Гает намазын калдырып, без хәзер үк җәза мәйданына барырга тиешбез,— дип, хәзрәт сүзен тәмамлады. Бөтенесе дә кузгалып, этешә-төртешә мәчеттән чыктылар. Халык, базарга җыелгандай, амбарны сырып алды. Хатын-кызларның, бала-чагаларның елашулары үзәкләрне өзә... Култык таягына таянган, хәрби кием кигән бер кеше алгарак чыгып: — Гыймал башкисәргә ирек куйсагыз, ул бөтен авылны кырып бетерер. Аннан яхшылык өмет итмәгез. Я, нәрсә карап торасыз, коткарырга кирәк гөнаһсыз бәндәләрне! — дип алга атлады. Картлар шаулаша башладылар. Алдагыраклары таякларын күтәреп айкый-айкый амбар ишегенә таба берничә ад^м атладылар. Бүген каравылда берәү генә түгел, өч-дүрт кеше тора. Шулерның берсе: «Стой, стрелять буду!», дип кычкырды да өскә ата башлады. Картлар тукталып калдылар. Шул арада айгырына атланып Гыймал бай килеп чыкты. Кулында камчысы, наганы, кылычы да бар Аның артыннан ун-унбиш кораллы солдат килә. Ул, җыелган халыкны күргәч, бераз шүрләп, атын туктатмакчы иде дә, айгыры үрә басып алга сикергәч, наганыннан ата башлады. Халык янына җиткәч, камчысы белән уңга-сулга селтәнеп юл ярды да амбар ишеге янына җиткәч: — Алып чыгыгыз!—дип боерды. Ярлылар комитеты рәисе Шәйдулла һадиуллии үлем җәзасын көткән вакытта да дәрәҗәсен югалтмады, дошман алдында нык һәм түземле булырга, сер чишмәскә киңәш биреп торды. Актык мәртәбә туган авылының урамыннан үткәндә, куллары бәйләнгән булса да, башын күтәреп, горур атлап барды. Җитәкче ни эшләсә, аның иптәшләре дә шуны кабатларга тырышты. Урам үзәгеннән җәза мәйданына алты кеше атлый. Алда, уңда-суИда һәм артта кулларына штыклы мылтык тоткан солдатлар. Гыймал айгырын биетеп я алга, я артка чыга. 'Камчысын бертуктаусыз селтәп, боерыклар бирә. Су буена, каенлык кырыена җиткәч тукталдылар. Ямь-яшел чирәм Кошлар сайраша .. Төрле чәчәкләр хуш ис тарата. Куллары артка каерып бәйләнгән кешеләрне бер рәткә тезделәр Каршыларында солдатлар. Ике арада кулына наган тоткан Гыймал йөри Бер якта әсирләрнең катымнары, бала-чагалары, туганнары елаша. Мофакиар мулла таягына таянып, акрын гына атлап, үтереләчәк кешеләрнең каршысына тезләнеп утырды да башкисәргә мөрәҗәгать итеп — Мөхтәрәм Гыймадетдин! Кичер син бу меселман бәндәләрнең гөнаһларын Аллаһы тәгаләгә тапшыр. Ул олуг, теге дөньяда үзе хөкум итәр,— диде — Мофаккар хәзрәт! Болар мөселман түгелләр бит, мөртәтләр! Хосуси милеккә каршы торалар. Ислам динен дә, хәлле кешеләрнең байлыкка хуҗа булу хакын да инкарь итүчеләр. Ходай тәгалә теге дөньяда теләсә ни эшләсен ә бу деньяда мин үзем алла! Әйдә, хәзрәт, дыңгырдат ясыйныңны,— диде Гыймал Ул солдатларга ■Хәзерләнергә!» дип боерды. Мылтыкларын төзәгәч, «Пли!» дит> кычкырдыБары бер Әсәдулла гына артка каерылып төште, е биш кеше басып калды Гыймал: — Нигә туры атмадыгыз! — дип җикеренгән иде, солдатлар ымлады Шәйдулланың, Меһдәсәрнең балалары әтиләренә барыл ябышканнар икән. Аларны аралап, Гыймал калганнарын үз кулы белән атыл екты. Иң актыкта үзенең баҗасы Якупны аткач, тиз генә айгырына атланып, солдатлар белән Сарана заводына таба китте. Алар әле ерак түгелләр иде — атылган Әсәдулла торып утырды — Солдатлар күздән югалгач торырсың!—дип, аны тагын яткырдылар Берет- дан ул сикереп торды да йөгереп әрәмәгә кереп күздән югалды Аңа пуля тимәгән икән, хәйлә белән үлемнән котылып калган. Әсәдулла Хәсәноа урман эченнән кичкә таба Красноуфимск читемә барып җигел, кемнеңдер ишегалдына кереп егылды Шунда уйнап йөргән малайлар Әсәдулламы күреп, күпер янында сакта торган кызылгвардиячеләргә барып әйттеләр Су эчерткәч, ул күзен ачты. Штабка, Нәфиковка алып баруларын үтенде Нәфико» Сыскыдагы кызганыч хәлне ишеткәч, Шәйдуллаларның һәлак булганлыгына бик көенде; • — Соңардык.. Коткарырга соңардык,— диде ул. Бу көннәрдә Красноуфимскиның үзендә дә тынычлык юк иде Терпе яктай ак фетнәчеләр һөҗүм итә Гыймал бандасының Сарана заводына таба киткәнен белгәч. Нэфиков та караңгы төшү белән үзенең кечкенә хәрәкәтчәм отряды белән шул якка, Тарасов җитәкчелегендәге партизаннмар отрядына ярдәмгә китте Нәби Шаһиморатоа Совет яклыларны оеойырып, Гыймалга каршы көрәш башларга дип йери. Бүген караңгы төшкәч ул зират артыннан Табанлы Күлгә. Фәттах өене килеп керде Алар берничә ышанычлы кеше белән сөйләшеп ризык һәм кораллар барлап, киләсе төнне урманга китеп урнашырга сүз беркетеп куйдылар — Нәби агай, безнең авылда әлеге тынычрак. Син сәндрәге менеп ял ит,— диде Фәттах Йоклап кына киткәннәр иде, ишекне мылтык түтәсе белем бәреп ачып, берничә кеше белен Гыймал бай атылып керде Береү шырпы сызып яндыра алмый маташканчы, Нәби ак келәткә кереп бикләнде Ишекне ватманчылар иде, Шаһиморат о я еларга наганыннан атты. Солдатлар ишегалдына чыгып китте Гыймал җикеренеп караса да тыңламадылар Гыймал: «Коралыңны ташлап бирелмесәң, ут тортом!»— дип, шырпы сыза баш лады Хуҗа хатынының коты алынып, балалары белән бәргәләп елым-елый үтенгәч Нәбине бирелергә мәҗбүр иттеләр Неби белен Фәттахның кулларын артка каерып бәйләделәр, икесен рәттән таран таска утыртып алып киттеләр. Нәби инде мәрхәмәт көтми. Гыймалның эт икәнен белә Тик үзенең отрад оештырып, халыкны кансыз юлбасардан коткара алмавына үкенә Олау Юәа коменданты Гришка Пастуховның капка төбенә җигеп туктады Юлбасарлар башлыгы песи кебек акрын гына кереп, кемнәрме тотып китергәнен < ей леп биргәч, комендант: — Үзең ни теләсәң, шуны эшлә, йокымны бүлеп йөрмә,— дип, тәмле итеп иснәде дә^еенә кереп китте Гыймал үзенә ирек куелгач, канәгатьләнеп. елмаеп килеп чыкты Айгырына атланып — Әйдегез Сыскыга! — дип боерды Амбар янына җиткәндә таң аткан иде инде Небиие өстерәл-төртколел алып кергәч, тибә-тибе кыйнадылар да кулларын бәйлеген дилбегәсен чишел алып ор пекко асып куйдылар — Ишекне бикләп, сакчы куярбыз. Бераздан килеп ачарсың да, «үзе асылынган» дип, каравылчыны кайтарып җибәрерсең. Кызыл Армиянең 28 нче, 30 нчы дивизияләре Уралны аклардан азат итәләр. Колчак гаскәре Себергә чигенә. Алардан да элек байлар кача. 1919 елның июль башында Василий Чуйков җитәкчелек иткән 43 нче полк, акларны тар-мар итеп. Сарана заводына омтыла. Кызылларның хәрәкәтчән төркемнәре якынайгайын сизгәч, Колчак гаскәрләре поселокны утка тоталар да, Өфене кичеп, аръякка качалар. Чуйков бөтен пулеметлардан һәм бомбометлардан елга аша ут ачарга куша. Үзе кызыл командирлар һәм кызылармиячеләр белән янгын сүндерергә тотына Аларның артиллериясе әле килеп җитмәгән була. Өфене кичеп, акларны чигенергә мәҗбүр иткәч, 43 нче полк Манчаж дигән зур авылга юнәлә Фәйзүк белән Әсәдулла туган авыллары Сыскыга кереп чыгарга рөхсәт алалар. Командир алар белән Якупов дигән батыр разведчик һәм бер отделение укчы да җибәрә. Гыймал юлбасарны авылда таба алмыйлар. Ул инде Сулы Чикрәш урманында, качкынлыкта йөри икән Фәйзүк белән Әсәдулла аны эзләп йөри алмыйлар, үз частьларына кайтып, 6 нчы июльдә Манчажны, 7 нче июльдә Әртә заводын азат итәләр. Фәйзүк һәлак була Аны үзенең туган авылында тантана белән җирлиләр Бик тырышып эзләсәләр дә, качкынның эзенә төшә алмыйлар. Тора-бара ул бөтенләй юкка чыга. Авыллардагы халык бераз тынычлана башлагач, Сыскыдан өч ат югала. Гыймал ат карагына әверелә. Атларны берәмләп кенә түгел, дистәләп урлап, ялган документ ясап, башка өязләргә илтеп саталар. Гыймалның юлдашлары да үзе кебек башкисәрләрдән, атаклы караклардан. Милиция аларны озак вакыт тота алмый йөри. Әсәдулла Хөсәнов Кызыл Армия сафында акларны Себергә куып тар-мар иткәч, туган авылына кайта. Гыймалның әле һаман качкынлыкта каракланып йөргәнен ишеткәч, ял да итеп тормый, «Юлбасарны эзләп тапмыйча, аны тотып җәзага тарттырмыйча, әйләнеп кайтачак түгелмен!» дип, юлга чыга. Йөри торгач, урман эчендә яшәгән ике аучыга тал була. Бертуган ике аучы, аклар вакытында партизан отряды оештырып, фртнәчеләргә каршы сугышканнар. Өчәүләп күзәтеп йөри торгач, аның эзенә төшәләр. Көзге караңгы төндә, Гыймалның тау аша кырын юлдан үтәсен белеп, алда4 ук хәзерләнеп торалар. Юл биек тау читеннән аска төшеп китә. Як-якта куе урман Колач җитмәслек юан-юан чыршыкарагай- лар бер-берсенә терәлеп үскәи диярлек... Ат белән түгел, җәяүле кеше дә агач арасыннан үтә алмас. Аучылар юан чыршыны егып, юлны буалар да агачның аргы ягында юлны казып куялар Төн уртасы җитеп килгәндә, кара айгырына атланган Гыймал күренә. Гыймал тезгенен тартыбрак, эчке кесәсеннән коралын алмакчы иде, өлгермәде — айгыры кинәт сикереп тар, тирән чокырга килеп төште. Әсәдулла белән ике тәҗрибәле аучы каракка элмәкле аркан ыргытып, өскә тартып чыгардылар... Аның аяк - кулларын сүс бау белән тартып бәйләгәч, «инде нишләтергә?» дип торган арада, карак күкрәген киереп, бауны шытырдатып өзде дә кесәсеннән наган тартып чыгарды. Тик атарга өлгерми калды. Аны аркан белән агач төбенә терәтеп куйган тегермән ташына бәйләп куйдылар Ә Гыймал бар көчен җыеп селкенүе булды, түгәрәк таш урыныннан кузгалып тәгәри башлады... Тегермән ташы җинаятьчене үзе белән ияртеп, кыя астындагы күлгә чумды...