Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗ ДӘ ҮСЕП ҖИТТЕК..

Көннәрдән бер көнне капка төбенә кечкенә генә автобус килеп туктады Андагы кешеләр таныш та кебек, түгел дә сыман. Алар бер-бер артлы тешә башладылар Хәтерем яктырып киткәндәй булды Төшүчеләргә исемнәре, фамилияләре белән эндәшеп кулымны суздым. — Павел Матвеев — Әйе... — Рим Газизов — Шул үзе. — Шәүкәт Хәсәнов — Таныдыгыз. — Илдус белән Булатны мин бик еш очратам. Менә бусы?. — Әзәл бит мин! — Ә-әә, Әзәл Кәримов! Әйдәгез, өйгә рәхим итегез! — Юк, без ашыгыч киңәшмәне машина эчендә генә үткәреп алыр идек,— диде Павел — Аны, оештыру комиссиясе председателе буларак, мин ачып җибәрәм— Павел ягымлы гына елмаеп куйды.— Таныш булыгыз, Илдус Әхмәтшин белән Булат Мөхәм- мәдиев — минем урынбасарлар Без. мәктәпне тәмамлавыбызга егерме биш ел тулу уңае белән очрашып, тантаналы линейка үткәрергә булдык. Безнең үзебезгә бәйле хәзерлек эшләребез инде тәмамланып килә Сезнең дә киңәшләрне ишетәсе иде! Бу сөйләшүдән соң күп тә үтмәде, чакыру хатлары килеп төште Кояшлы июль иртәсе. Мәктәп ишегалды, моңа кадәр бер вакытта да булмаганча. төрле маркалы машиналар белән тулы. Ишек төбенә бәйрәмчә киенгән күңелле 'вркем җыйналган Алар килүчеләрне гөрләшеп каршы алалар — Кара әле! Сине гел танырлык түгел! Начальник булып алгансыңдыр, мөгаен — Нигә ирең белән таныштырмыйсың?.. — Хатының белән килдеңме?.. — Ничә бала үстерәсең?.. — Кодалар булышасыбыз бар икән әле болай булгач... — Бәйрәмебез котлы булсын, чәчәкләремне кабул итеп алыгыз әле.. Хуш исле чәчәк бәйләме күңелемне тетрәндереп җибәрде Әллә нинди матур- матур шигъри сүзләр әйтәсем килде. Тик күңелем тулып, гадәти «Рәхмәт»тән башка сүз әйтә алмадым. Залда күңелле шау-шу Бер төркем теркәү өстәле янында мәж килә, икенчеләре анкета сорауларына җавап тутыра, башкалары «Үзеңне таныйсыңмыни исемле фото- стендтан тырышып-тырышып үзен эзли. Бераздан, бәйрәмнең тантаналы өлешен башларга вакыт җиткәнлеген белдереп, укучыларны классларга чакыргандай, звонок яңгырады. Очрашуга җыелганнар, аңа берсүзсез буйсынып, актлар залына юнәлде. — Кадерле укытучыларыбыз, сәхнәгә, безнең каршыга рәхим итсәгез иде!. Бу минутларда мин үземне бәйрәм кунагы итеп тоюдан туктаган идем инде Ихтыярсыздан, моннан 15-20 еллар элек Татарстан Язучылар союзы председателе Афзал ага Шамовка үтенеч белән язган хатым исемә төште. К «Мине чирам җирләргә иҗат командировкасына җибәрегез але. Аида минем укучыларым эшли...» — дип язган идем мин ул хатымда Уйларымнан үземне трибунага чакыру тавышы айнытып җибәрде — Сезгә, бер еллык срок белан, менә бу анкеталарны тапшырабыз Хезмәте гезнең нәтиҗәләре белән ныклабрак танышыгыз әле Сез бит класс җитәкчебез идегез ф Ул кенне мин үземне кабат утыз яшемә кайткан сыман жис иттем Шагыйрьләр- ж иең, артист яки композиторларның гына түгел, укытучыларның да иҗат кичәләре ~ була икән бит1 Ул очрашу минем шундый кичәм иде Ул иенне мин үземнең еч дистә — елдан артыкка сузылган укытучылык эшемә күзәтү ясадым ..Тиңләп булмый аиы башка хезмәт белан. Үлчәнми ул минут белән, сәгать белан Укытучы! Синең хезмәт айлык түгел, еллык түгел. Яз чәчелеп, коэ олгергән * орлык түгел. Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрер эчен, Дистә еллар түгәсең син күңел кечең. Алдымда — анкеталар. Арадан берсен сайлап алам да җавапларын укыйм «Матвеев Павел Гурьевич Мәктәпне тәмамлагач, Мәсиәүнең нефть һәм газ и>.....» .ун.рд.л.р *»Д. -"«• •" >«"•«•“ •« ""«• мена — транспорт бүлеге начальнигы. У. О.р.Ш,Д. су. ,.«.«Л.»ДМ 6..К.Н К.6.. .ҮР.Ш.Р'. -у.Ш,Ы., ..Л.«р. аша хәбәрләшергә булдык — Башлап мин шалтыраттым. — Ало1 Миңа Павель Гурьевич кирәк иде — Ул бу атнада булмаячак Гражданлык оборонасы буенча шәһәр күләм эаня- тиеләр үткәрәләр. Ул шунда <ранспорт белән идарә итә,— диделәр Тагын эзлим. — Ало! Матвеев юкмы анда? — Халык контроле инспекторы да бит ул, әле шул эш белән йөри... Берничә көн үтә. — Ало! Павел! Бүген миңа вакыт чыгара аласыңмы? — Юк шул!. Бүген политуку үткәрәсем бар — Иртәгә? — Иртәгә — мастерлар хәзерләү мәктәбендә лекцияләрем.. Ниһаять, ул үзе шалтыратты Очраштык. — Тыңлыйм сине, Павел, сөйлә,— дидем. « Гомердә булмаганча салкын булды ул кыш. Салкыннар илле өч градуска кадәр җитте Шәһәрдә транспорт хәрәкәте тукталды Халык яңа ел каршыларга әзерләнә Өйдә телефон шалтырады. Берләшмәнең ул чактагы начальнигы Булгаков икән. Тиз генә җыенып эш урынына килеп җитәргә кушты. — Павел Гурьевич, катастрофик хәл Шәһәргә дә, барлык скважиналарга да энергия килү кимегән. Шәһәрнең бер өлешендә котельный эшләми. Зәй ГРЭСында — авария Сезгә хәзер үк пар белән җылыту җайланмаларыбызны көйгә салырга кирәк Хәзер үк кирәкле кешеләрне җыегыз да эшкә керешегез. — Бәйрәм бит, кешеләрне ничек табарбыз икән?. — Бөтен мөмкинлекләрдән файдаланыгыз! Башка чара юк! Дүрт сәгать вакыт үтүгә, утызлап агрегат өч йөз градуслы кайнар пар өрдереп, үз вазифасын үти башлаган иде инде. Төп көчне «Дуслык» нефть үткәргеченә куйдык. Салкында нефть бик нык куера. Тоткарлык чыкмасын өчен, торбаларны җылытырга кирәк. Су кудыра торган берләшкән насос җайланмаларын да туңудан сакларга кирәк иде. Эш җайланды дигәндә, тагын бер көтелмәгән хәл килеп чыкты. Нагрузканың кинәт артуы сәбәпле, ГРЭСта яңа авария булды Тагын скважиналарның тибеше салмакланды Шулар артыннан йөри-йөри, Яңа елга чыкканыбызны сизми дә калганбыз. Өйгә кереп тамак ялгарга да вакыт булмады. Анна ризыкларны эш урыныбызга алып — Истәлекле Яңа ел икән — дим — Инде бүгенге эшең белән дә таныштыр Павел! Ул сөйли бирде. — Мин хәзер махсус җайланмалы техника һәм технологик транспорт идарәсендә эксплуатация бүлеге начальнигы вазифасын башкарам Хәзер минем кул астында ун меңнәрчә машина. Алар, егермедән артык транспорт хуҗалыгына бүленеп, республикабызның газ һәм нефть промышленностена хезмәт күрсәтәләр. Ә минем төп бурыч— шуларның эшен координацияләү һәм даими күзәтү астында тоту. Транспорт дигәч, күп кешеләр асфальт буйлап чабучы машиналарны гына күздә тоталар. Бездә махсус җайланмалы техник транспорт зур урын тота. Икенче төрлерәк иттереп әйтсәк, безнең тәгәрмәчләр өстендә заводлар, цехлар, мастерскойлар, лабораторияләр дә йөри Җиңел машиналар да бар, уналты тонна йөк күтәрүче автокраннар да, җир кисүче машиналар да — безнеке. Элек без юллар буйлап чаба гына идек Хәзер канат ярдык. Ил буйлап очабыз да. Себер нефте ачылу безгә яңа бурычлар өстәде. Андагы эшкә бәйле бурычларны һава транспорты башкара. Безгә Казан, Бигеш. Бөгелмә аэропортлары хезмәт күрсәтә — Синең рационализаторлык тәкъдиме өчен дә бүләкләнгәнең бар бит әле, Павел? Нинди яңалык иде ул? — Алай зурдан кубып сөйләрлек эш түгел инде ул. «Әлмәтнефть»нең транспорт конторасында баш механик булып эшләгәндә, хәрәкәтне күчерүче тешле тәгәрмәчләргә кечкенә генә деталь өстәдем. Шул нәрсә уннарча машиналарның запас частьлар көтеп, көннәр буе эшсез ятуларыннан коткарды Аннары ремонтлау эшен миңеләйтә торгам гади генә бер җайланма ясадым Эш үзе шуны таләп итте.— Павел елмаеп җибәрде Кешеләр арасында үэ кулларым белән нәрсәдер башкару рәхәт иде Монда ярым автоматка әйләнеп бетәсең — Зур коллектив белән идарә итәсең бит! Эшне белүең, кешеләрне белүең, «ларның сиңа булган ышанычы, ихтирамы күтәрә бит сине бу биеклеккә Һәм шулар ух тотып та тора сине, Павел! — Мин бит кешеләрне ачулана белмим — Аның кирәге дә юк, Павел — Кайчак кирәк ул. Мин Сезгә тагын бер вакыйга сөйләрмен әле өйгә рәхим итегез. Монда вакыт тар. Заманча итеп, зәвык белән җиһазландырылган өй эчендә бер нәрсә дә үзгәрмәгән. Шкафтагы китаплар гына артып киткән дә, эчкә сыймаганнары башына ук менеп кунаклаганнар Өстәл өстендә Ирочканың төсле фоторәсеме куелган Колагында телефон трубкасы тоткан килеш, гөлләр арасында басып тора ул Кыйгач кара кашлары астыннан акыллы коңгырт күзләр карый Чем кара чәчләре, ике яктай куе кызыл тасмалар белән күбәләкләп бәйләнгән Бетен торышы белән ул гүзәл чәчәкне хәтерләтә Уйларым кабат мәктәп капкасыннан башланган олы юлга барыл тоташа Әлегә мин бер укучым— Павел Гурьевич Матвеев турында гына мәгълүматлар тупладым Мин алда да үземнең элекке укучыларымны барлап, язмышлары белән кызыксынып торырга булдым Бу шөгылемнең яшьләргә һөнәр сайлаганда файда китерәчәгенә дә ышанам Кулыма укучыларым тапшырып калдырган анкеталарны алам „Ханнанов Рина,,,— дип укыйм Ринатның тугызынчы класста төшкән фоторәсеменә текәлем