Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӘЙРӘМНӘР ДӘВАМ ИТСЕН

Татар культурасы тарихында зур борылыш ясаган аеруча истәлекле вакыйгаларның берсе, мөгаен, ул милли театрыбызның барлыкка килүедер. Моның шулай булуына җуелмас дәлилләр бар: XX йөз башындагы татар вакытлы матбугаты сәхифәләре, шул еллардагы әдәби тәнкыйть һәм Г Камалның «Беренче театры»... Халкыбызның мәгърифәткә, дөньяви белемгә һәм азатлыкка омтылышы яңарган тарихи бер чорда туып, татар театры үзе дв революцион күтәрелеш дулкынын иҗтимагый һәм эстетик аңыбыз үсешен әйдәгән сугышчан трибунага әйләнде, һәм аның инде сигезенче дистәне тутырып килүче бай һәм данлы тарихы бар. Якты маяклары — драматурглары, режиссерлары, актерлары бар. Әлеге якты маякларны, театрның үсеш этапларын күз алдыннан кичергәндә, шушы бай тарихка яктылык һәм нур сирпел торган Бу көннәрдә гомеренең бишенче дистәсен түгәрәкләргә җыенган театр һәм драматургия тәнкыйтьчесе Азат Әхмәдуллинның иҗат эшчәнлеге һәм әдәби-эстетнк эзләнүләре хакындагы сүзне башлар алдыннан әлеге традицияләрне, йөгереп кенә булса да. искә алып узу урынлы булса кирәк. Моның белән, беренчедән, драматургия һәм театр сәнгатебез өлкәсендәге данлы традицияләрне хәтергә төшерсәк, икенчедән, драматургия тәнкыйтьчесе булуның үз өстеңә ни дәрәҗәдәге җаваплылык һәм бурычлар йөкләү икәнлеге дә ачыклана төшә кебек. Илле яшь — язучы өчен күп гомер түгел, иҗаты һәм эшчәнлеге төпле юнәлеш алып ныгыган әдипнең, художник һәм гражданин буларак, тәмам җитлегеп өлгергән чоры. Ә инде тәнкыйть жанрында эшләүче әдипләргә килгәндә, бу караш хакыйкатькә тагы да якынрак булса кирәк. Чөнки тәнкыйтьче өчен талант һәм югары зәвыкка ия булу гына аз. бары тик тәҗрибә һәм озакка сузылган даими хәзерлек нәтиҗәсендә генә ирешелә торган зирәклек, сизгерлек һәм кайгыртучанлык сыйфатларының да фидакарьләр — сәхнә һәм драматургия тәнкыйтьчеләренең олы эшчәнлегенә ихтирам хисләре уяна. Г Тукай һәм Ф Әмирханның беренче сәхнә тәҗрибәләребезгә игътибар һәм таләпчәнлеген күрсәтеп торган дистәләгән рецензияләре, драматургия һәм театрыбызның беренче профессиональ тәнкыйтьчеләре Г. Кәрам һәм К. Бәкер хезмәтләре театр тарихында гына түгел, милли эстетик фикер үсешендә дә әһәмиятле нигез булып торалар. Соңрак бу җаваплы эшне Г. Гали һәм К. Тинчурин, Ф. СәйфиКазанлы һәм Ф Бурнашлар дәвам итә, М Җәлил һәм Г Кашшаф күтәреп ала... 6,л,м шор, Ш„. кур, р.рлл., .... .с.. •исә нәтиҗәләр ясау ихтыяҗы ул кадер ук зур түгел. һер әдип һәм тәнкыйтьченең аеруча үз иткән бер иҗат юнәлеше яисә темасы була Азат Ә.мәдулпии ечәи ул-Ф»т.и Бурн.ш иҗаты. Күренекле драматург һә- шагыйрь, тәнкыйтьче һәм җәмәгать эшлеклесе Ф Буриашның әдәбиятыбыз культурабыз үсешемдә кабатланмас олы урыны бар Яңа тормыш һәм социалистик эчтәлекле яңа әдәбият өчен керәш елларын аның калку шәхесе һәм үзенчәлекле иҗатыннан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Илленче еллар уртасында беренме иҗади тәҗрибәләрен ясаган яшь тәнкыйтьчене менә шушы фигураның иҗаты бөтенләй дип әйтерлек өйрәнелмәгән булу үзенә җәлеп итә һәм тора-бара А Әхмәдулпим Бур нашның әдәби эшчәнлеге белән чын мәгънәсендә мааыгып китә әдипнең драматургиясен өйрәнеп, кандидатлык диссертациясе яклый, аның иҗаты һәм әдә6и-»стети« эзләнүләре хакында дистәләгән мәкалә һәм хезмәтләр языл, республика матбугатында һәм төрле фәнни җыентыкларда бастыра. Ә инде 1967 иче елда китап нәшрияты аның монографик хезмәте — «Фәтхи Бурнаш» дип исемләнгән беренче китабын дөньяга чыгара Бу — тәнкыйтьче һәм галимнең дистә елга якын сузылган җитди >э ләнүләре һәм фидакарь хезмәте нәтиҗәсе була Китапның әдәби һәм гыйльми җемәЯэмышын фән һәм әдәбият-сонгать дөньялары белән бәйләгән А Әхмәдуллин уя елларда инде Г. Ибраһимов исемендәге Тел әдәбият һәм тарих институтында гыйльмь секретарь булып эшли. Ә тагы берничә елдан, кешеләр белән мегәмәләдә үте мөлаем һәм зур оештыру сәләтен» ия булган галим шул ук институт директорының фәнни эшләр буенча урынбасары итеп билгеләнә Ләкин хезмәте һәм вазифалары никадәр генә катлаулы һәм җаваплы булмасын, ул үзенең эшен берөзлексез әдәби һәм гыйльми иҗат белән гармонияле тесте чиратлаштырып бара Ф Бурнаш иҗатын өйрәнүдән башланган кызыксыну аны тора-бара тулысы белән диярлек бер жанр — драматургия белән бәйли Ленин инде бу кызыксыну, вакыт һәм прост рано вода бер әзлексез киңәя һәм зурая барып, татар совет драматургиясен тулаем колачлап ала Ганкыйтьчене татар драматургиясенең Г Камал һәм Г Коләхметовпардән килгән рөа листик традицияләре рухландыра, К. Тинчурин. М Фәйзи һәм Т Гыйззәтләр алып киптән новаторлык чалымнары уйландыра, Н. Исәнбәт, Р Ишморат һәм X Вахит әсәрләренең характерлы үзенчәлекләре җелеп ите Ул да түгел бүгеиге драматургиябез иәзен билгеләүчеләрнең иң күренеклесе I Миңнулпинның һер яңа әсәрә, аларда күтәрелгән заманча актуаль проблемалар аны янв кулына каләм алырга мәҗбүр итә А Гыйләҗев, И Юэеев. Г Ахунов һәм Д Вәлиевиең иҗат индивидуальлекләре, твтар драматургиясенең алар мисалында торган саен киңрәк аудитория яулый баруы куан дыра, һәм драматургиянең әдәбиятыбызда иң актив жанрларның берсенә әверелм барып, аның сафларына Р. Батулла, Ә. Гаффар. Р Хәмид Ф Садриея. Ю Сафиуллин «ебек яшьләрнең күпләп килүе тәнкыйтьченең килечекне ышанычын тагы да үстерә «Ничек сурәтләргә сине, замандаш!» (1976) һем Б Гыйззәт. И Илялова белен бер локте язылган «Татар совет театры» исемле хезмәтләре галим һәм таи«.әтиченең тор ген саен киңәя һәм фәннитеоротик җәһәттән тирәнәя барган иҗатының чираттагы дәлилләре булды Бигрәк тә алариың беренчесе оригиналь хезмәт булуы белән аеры лып тора Традицияләргә игътибарлы булган хәлдә, автор бүгенгә «•« драматургиясе һәм сәхнә сәнгатен аеруча борчыган проблеманы — заман герое проблемасын үзәккә алып тикшерә Шуңа күрә дә аның әһәмияте конкрет әсәрләргә бирелгәч бет һәм аерым драматурглар иҗаты турындагы уйланулар белей генә чикләнми ә барын нан да элек, драматургияне жанр буларак тулаем күзаллап, аның бүгенгесе һәм килечеге турында җитди кайгыртып язылган булуы белән игътибарга лаек Сәхнәдә замандаш образын күрсәтү проблемасы хакындагы уйланулардан гый барәт булган бу хезмәт — формасы җәһәтеннән оригинальлеге белән дә җәлеп ите Гагар совет драматургиясе һем аның аерым жанрлары үсешендә трад-ц-.ләр һәм новаторлык еларның үзара менесебете се.не герләренең сюжет .омпохицив Һәм стиль уэенчелеклере турында сейләшүнең фәинн-георег— югарылыкта алып барылуы китапның мхоыктыргыч һәм җиңел укылуына >ыЯи китерми Тәнкыйть че моңарга ничек ирешкән соң? Ул теге яисә бу теоретик мәсьәлә уңаеиа уйланган да, укучы һәм тамашачының турыдан-туры үзенә мөрәҗәгать итеп аңарга таныш булган сәхнә әсәрләреннән җанлы мисаллар китерә-китерә, үз иткәндәй гади генә фикер алмша белә. Аны мавыктыра һәм уйлануларга чакыра Әлеге стиль үзенчәлеге һәм иҗат алымы Аза> Әхмәдуллинның башка хезмәтләр* һәм мәкаләләрендә дә дәвам итеп, березлвксеэ камилләшә һәм байый бара. Моны бигрәк тә аның соңгы китапларыннан «Сәхнә әдәбияты һәм тормыш» (1980) мисалында искәрергә була. Бүгенге сәхнә проблемалары һәм драматургия язмышына битараф булмаган укучы өчен мавыктыргыч һәм җанлы тел белән язылган бу җыентыкта уйлану, фикер йөртү һәм хәтта автор белән бәхәсләшү өчен де мул җирлек бар. Миңа калса, боларның соңгысы — тәнкыйть хезмәтендә бәхәС өчен җирлек булу — аеруча әһәмиятле. Күптән мәгълүм хакыйкать сөйләүдә генә түгел, ә менә үз укучыңны бәхәскә чакыру, аны мөстәкыйль уйлануга, нәтиҗәләр ясауга җәлеп итү. ияртүдә дв булса кирәк бүгенге тәнкыйтьнең бурычы. А. Әхмәдуллин рус, татар һәм башкорт телләрендә басылган йөзләгән фәнни-тео- ретик һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре авторы, дистәләгән җыентыкларның төзүчесе фәнни редакторы, татар әдәбияты классикларыннан байтак кына әдипләрнең сайланма әсәрләре укучыга аның сүз башлары белән тәкъдим ителгән. Гомумән, тәнкыйтьче һәм галим соңгы өч дистә ел эчендә берөзлексез әдәби процессның уртасында, үзәк артериясендә булган. Моны аның иҗатында гына түгел, ө тынгысыз җәмәгать эшчән- леге мисалында да ачык күрергә мөмкин. Зур фәнни институтның җитәкчеләреннән берсе булган тәнкыйтьче 1974 елдан бирле Татарстан Язучылар союзы идарәсе Президиумы члены һәм СССР литфондының Татарстан бүлеге председателе вазифаларым да намуслы рәвештә башкарып килә һәм төрле характердагы күп кенә башка җәмәгать эшләре алып бара. Бер үк вакытта ул — мәктәпләр өчен татар әдәбиятыннан дәреслек һәм хрестоматияләр төзүчеләрнең дә берсе. Җитмешенче еллар башыннан ук бу үтә җаваплы һәм җитди эшне намуслы төстә башкарып килә Тормышның һәм әдәбиятның бүгенгесе белән генә мавыгып түгел, ә киләчәген дә кайгыртып эшләгән һәм иҗат иткән А Әхме- дуллинның әле соңгы елларда гына В. И Ул:-янов-Леннн исемендәге Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы мөдире булып билгеләнүе дә һич очраклы түгел. Чөнки тормышка, социалистик чынбарлыгыбыз һәм әдәбиятка бөтен җаны белән гашыйк булган, халыкка һәм партиягә хезмәт итүне үзенең намус эше санаган галим һәм тәнкыйтьче һәрчак һәм һәр урында үз-үэен аямыйча эшләргә күнеккән. Әдәбиятыбыз һәм культурабызга яшь талантлар тәрбияләүгә аеруча зурелеш кертеп килгән кафедра җитәкчесенең бүгенге татар әдәби тәнкыйтендә җитди сүз әйтеп килгән, әдәбиятның үткәненә ихтирамлы, киләчәгенә зур өметләр һәм ышаныч баглаган әдип һәм галим булуы — куанычлы, матур күренеш Татар телендә беренче сәхнә әсәре куелу, үз векьпында, бөтен Казанны шаулаткан вакыйга булган (Г. Камалның '-Беренче театрчымда шул кемнәрнең шау-шулы тантанасы чагылыш тапкан.) Бүген дә республикабыз шәһәрләре һәм авылларында театрга. сәхнә әдәбиятына мәхәббәт әйтеп бетергесез зур. Заллар гадәтте шыгрым тулы була. Яңа сәхнә әсәре язылу, аның сәхнәләштерелүе әле дә республика матбугатында куанычлы факт буларак билгеләнә бара. Мондый шатлыклы вакыйгаларга театр сәнгатебез киләчәктә дә зарыктырма, бәйрәмнәр кабатлана торыр. Тамашачы яңа бәйрәмнәргә җыена, яңа тантана көтә. Менә шул бәйрәм көннәрендә, барысын да энә күзеннән үткәргәндәй күңелдәй кичереп, сәхнә әдәбияты һәм сәнгатенең чорга һәм халкыбызга лаеклы булуын дәгъвалап иҗат иткән әдипләр дә барлыгын без еш кына искәрмибез кебек Алар—театр Һәм драматургия тәнкыйтьчеләр* Әйдәгез, бүген — 50 еллык бәйрәме көннәрендә вларның берсен* Һем, мөгаен, иң күренеклесенә — Азат Әхмәдуллингв яңа иҗат уңышлары телик!