Логотип Казан Утлары
Поэма

ИКЕ ЙӨЗ ЕЛДАН СОҢ

 

 

 

Гаҗәп бер төш күрдем: ике мең дә йөз сиксән икенче ел, имеш. Коллык беткән. Инде табигатьнең барлык кыргый көче кол. имеш. Хезмәт хезмәт түгел— гармун уйнау: кнопканы бастың, шунда ук күңелең ни тели — пәйда була. Бары атаң башы гына юк. Мин шукландым: күңел теләгәнне тик кнопка гына хәл итсә. басыйм әле... Бастым: — Нәрсә кирәк? — Миңа кирәк, — мәйтәм, — больница) Көткән идем, җавап ишетелер дип: — Авырулар Юк, — диеп, — бу чорда. Бер минуттан күрәм: рәт-рәт койка, мин — берсенең башы очында. Бала ята. Күптән түгел, имеш, яткырганнар күчереп бишегеннән, һәм ул бала минем нәсел, имеш,— танып алдым борын тишегеннән. Үлгәнсыман, үзе тере, имеш, хәтта сөйләшергә тели. имеш. Миңа наушниклар китереп, утырттылар шуны кидереп. Кызыксындым — нәрсә белән авырый? Шыпырт кына җавап бирделәр: «Авыруы шул аның — үсә алмый, туган килеш калган»,— диделәр. Кибернетик җайланмалар җебе ике арабызга сузылып авыру миендәге биотоклар ишетелде миңа сүз булып: — Кара мине асраучыларга — башка планетадан бит алар, экспериментлары өчен безне җәнлекләрдәй итеп тоталар. Бабамнарның син бабасы, тыңла — күпме ятам дисең мин череп? — Миңа унсигез яшь. Бу яшьтә син паспорт алган мәктәп бетереп. Тарихны һәм башка төр фәннәрне тик авыруым миңа өйрәтте. Сезнең чорның атом сугышы чөнки менә безнең чорны көйрәтте Син җаваплы! Шартлау продуктлары барсы да бит сезнең заманда доллар булып күчте банкларга һәм стронций булып — каннарга Шуны белә торып, түшәктә сез дөньягызны онытып кунгансыз — ерак әбием белән, минем дә сез тууыма сәбәп булгансыз Күрше караватка күз сал: авыру. — аңар минекеннән күп тыгыз: бала тиресенең карцерында җәзалана кырыктагы кыз! Тик шундый зур сынау көтә мине, син иртәгә тагын кереп чык. — котың очар! Бүген күргәннәрең булып калыр бары уенчык! Безне барокамерага салып, абсолют ноль салкын булдырып иртән әнә шул кыз бала белән кавыштырачаклар туңдырып. Җылы килеш куша алмадылар, — организм карыша ничектер. «Ә абсолют нольдә ток үтәчәк.— сөю бит ул, — диләр. — электр...» Ә син аңла ник бу тәҗрибәдән котым очып минем куркуны ул кыз — Җир шарына ут төртүче президент... Н. Н. токымы! Күп калмады, ярты тәүлектән ул менә миңа ябышып туңачак ‘ «К У » М> 10 Шул минуттан ул куш фамилияле — «Батталова — Н.Н.» булачак! Син әйт хәзер миңа: банкирларның сателлиты лакейларыннан менә шундый нәсел калдыруда бармы синең берәр аермаң? Аермаң шул булыр — ыруыңа салкын карап үтмә яңадан; буып үтер, коткар мине хәзер яшәү дигән шушы җәзадан! Тетрәтте бу төш. Мин уяндым тиргә батып кара кайгымда, — сыйныфым, — дип, — төштә, яисә өндө хәтта үзенең ачы хәсрәтендә туганлашмасайде Н. Н. га! Мин уяндым. Бу җаваплы чорда йоклап яту ни ул — аңладым, һәм бу сугыш белән алышымда җиңми, тыныч йоклый алмамын. 1981