Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛЫК ИСЕМЕННӘН СӨЙЛИМ ДИСӘҢ

 (1981 ел поззиясе тирымда уйланулар » еспубликабыз вакытлы матбугатында һәм аерым китаплар булып та бии куп шигъри асарлар даны курган. Алар күңелдә куп тарла уйлар уяталар, куп кичерешләргә дучар ителер Шулай да үткен ел басылып чыккан шигъри асарлар турындагы сүзне, гадәттәгечә. елкен буын шагыйрьлер иҗатыннан башлыйсы килә. Сибгат Хәким «Күңелем Ленин белаи сайлаша» дип. бар деиъяга ишетелерлек бар кешеләрнең җанына барып кагылырлык итеп ейткән ида инда Аның ечеи бу бу беек образ — мәңгелек илһам чыганагы, фикер, хис һәм уй юлдашына әверелгән, иҗат кыйбласына әйләнгән икән. Шагыйрьнең яңа шигырьләрен укыгач, аның иҗат ялкынына сокланмау мамкин түгел Билгесез миңа бу Себер, Миңа, җырчы-шагмйрьгә. Мин кинем кереп, ияреп Шул беек мосафирга. Сибгат Хеким беек мосафир артыннан гади гене ияреп йерми. аның кылтай >ше белен, аның хыялы, аның идеаль' болан уз идеалын чагыштырып карый, үз тормышын, уз язмышын Ильич бизмоне балан үлчи. Бор караганда бу бик гади булып тоелса да, беокләр белен квушамый-нитми. тавышың һем тез буыннарыңны калтырат мый сейләшо алу сирәк затларга гына бирело торган бии олы мәртәбә Зур шагыйрь, тавышыңны халыкка ишеттерерлек шагыйрь булу очан, табигый талант һәм чиксез »ур тырышлык янына тагын мәгънәле горурлык, үз бәяңне белү, үз-үзеңә ныклы ышаныч та кирәк С. Хәким шигырьләренең нигезендә — хәрәкәт, вакыйга, конкрет бер хәл аисо истәлек була, о уэоктә—күңел күзе белән гане ззләп табарлык серле үзәктә —идея тап фикер ята. Билгеле, бу —иҗат итүнең бердәнбер ысулы түгел, иҗатта һәркемнең үз юлы бар. Әмма бу юл — классик позэиядә һем шигъриятнең моң еллык тар- •и тәҗрибәсендә иң күп һам иң асыл җәүһәрләр табылган юл Шерә идеяфикарие С. Хеким шигырьләрендәге балакай тыкрыкларны, карт оямкеләрне. сирен» мерно, авыл күперләрен, сарык кетулерен, читен буендагы кычытканнарны, уткой гомерне сагыну, күңел географиясенең тарлыгы белен аңлатучылар да булган. Баксаң, шагыйрь бүгенге деньяга шул оянкелор. шул тыкрыклар аша караган, шулай итеп бик ерак тоелган ейберләрио үзенә якынайткан Еллар буе бор телескоп тебе саго- лап яңа йолдыз ачкан астроном кебек. Сибгат Хаким до олы деиьвта гомере буе 145 Р үз тыкрыгы аша караган, шул «телескоп» ярдәме белән башкалар күзенә күренмәгән шигъри йолдызлыклар ачкан икән. Халык исеменнән сөйләү өчен үзеңне халыкныкы санау гына җитми. Халыкның сине үзенеке итеп хисаплавы, сине үз итүе, үзенең бер өлеше итүе зарур. Ә халык үзенең бар сыйфатларын бер җанга, бер күңелгә туплаган шагыйрьләргә генә мондый миссияне ышанып тапшыра. Чаллыда узган иҗат кичәсендә Сибгат ага Хәкимгә залдан: «Фазыл чишмәсе кайсы авылда ул? Барып карар идек .»— дип сорау бирделәр. Бер карауга үтә беркатлы тоелган бу сорауның төбендә зур мәгънә ята Димәк, әлеге кеше шагыйрьгә ышана, үзенә ышанган кебек ышана, Фазыл чишмәсенә ышана. Сибгат агай, тел ачкычы көткән кебек, шактый вакыт тын торгач, әйтеп куйды: «Фазыл чишмәсе — Бәр авылда бар. Үз авылыңа кайт, энем»,— диде. Шушы минутта берничә сүз белән ул әдәбиятның асылын, шагыйрь миссиясенең мәгънәсен әйтеп бирде. Менә ни өчен мин сүземне С. Хәкимнән — Тукай, Такташ, Җәлил, Туфан күзләре белән безгә сынап карап торучы, алар әманәтен безгә җиткерүче аксакал Сибгат Хәкимнән — башламый булдыра алмадым. Илдар Юзеевның «Очты дөнья читлегеннән» дип аталган шигъри трагедиясендә укучыны иң нык тетрәткән, аның күңел түрендәге бар кылларга берьюлы кагылган һәм аны иң ышандырган урыны — Тукайның патша белән сөйләшү эпизоды. Әсәрнең беренче юлларыннан башлап ук Илдар Юзеев Тукае үзен халык улы булырга, халык исеменнән сөйләү хокукын яуларга әзерли башлый. «Уртада — сиртмәле бишек. Ул гүя «Тәфтиләү» көенә тирбәлә. Көй бишек җырына күчә. Шагыйрьне халык тудыра сыман»,— дип яза И Юзеев иң беренче ремаркада ук. Юк. Илдар Юзеев Тукайны халык арасыннан аерып, купайтып өскә күтәрми. Киресенчә, башкалар шау-шу килгәндә, Тукай бер читтә тын гына тора, бүтәннәр арлы-бирле чапканда, артык каударланмый, ө инде иң кирәк чакта, кешеләр аптырап сүзсез калганда, ул барысы исеменнӘ ! дә сөйли, барысының да еллар буе әйтергә теләп тә әйтә алмый килгән уйларына иң кулай сүзләр таба. Әйе, И. Юзеев Тукае—халыкның бәгыре, үзәге, аның күңел ярасы һәм тарих җилләрендә ныгыган яшерен иманы. Халкым күпме ким-хурлыкта интекте. Аның рухы кабул итми читлекне. Чит-ят күрә җаным мондый деньяны. Юк. танымыйм яшәү диеп мин аны. Тугвн идем бәхет, шатлык чәчәргә. Мәҗбүр булдым кайгы җырлап яшәргә. Килми калмас, чынлык дигән чор туар, Халык бәхете турында да җыр туар. Бар милләтләр тигез булыр — мин белам... Әмма ачык белмим — нинди юл белән. Бу юлларда Тукайның бөтен биографиясе, иҗат газаплары, язмыш михнәтләре, иманы, күңел кыйбласы. Бу юлларда — Илдар Юзеев әсәренең төп фикере. «Очты дөнья читлегеннән» әсәренең жанрын кайберәүләр пьеса дип билгели. Башына «шигъри трагедия» дип куелган бу әсәрне шундый ук ышаныч белән поэма яисә опера өчен либретто дип тә атап булыр иде. Чынлыкта исә, «Очты дөнья читлегеннән» трагедиясендә И. Юзеевның шагыйрь, драматург, прозаик таланты өчесе бергә укмашкан Нәтиҗәдә, әдәбиятыбызның мактанычы булырлык әсәр дөньяга килгән Спортта биеклеккә сикерүчеләр арасында ике төрле рекорд бар: аның берсе — ябык бинада сикерү, икенчесе — ачык һавада сикерү буенча Гаҗәпкә каршы, берүк спортчы ачык һавада бина эчендәгегә караганда берничә сантиметрга биегрәк сикерә икән. Югыйсә, күпме сикерсә дә, түшәмгә башы тими бит инде аның! Як-ягыңда — иркенлек, баш өстеңдә биек күк булу спортчы булып спортчыга тәэсир иткәч, иң сизгер күңелле шагыйрь һәм язучы затларына киң мәйдан кирәклеге турында әйтеп тору зарур микән? Шуңа күрә безгә Тукай белән Җәлил һәйкәлләренә генә сокланып калмыйча, бүгенге шагыйрьләребезне дә илкүләм олы мәйданга кыюрак чыгару турында ныклап уйланырга вакыт җиткәндер. Үзенә үзе юл салып, тез җимерә-җимерә, терсәк каната-каната илкүләм поэзия мәйданына чыгып барган Равил Фәйзуллин иҗаты .урында уйланганда бу өлкәдәге эшләрнең әле үзагымына куелганын аңлап әрнисең. Р. Файзуллин турында кем ничек фикер йертәдер. • минем үзем ечен ул иң аүаәл — көчле шәхес, кызыклы шәхес Аның иҗат энергиясе. туктаусыз эзләнүләре, ф үз язмышын һәм әдәбият язмышын кайгыртып янулары һич тә эзсез югалып кала алмый Киресенчә. Равил Фәйзуллин исеме халык арасында коинәм-хеи ныграк тара- S ла, илкүләм масштабта таныла бара Р Фәйзуллин бүгенге дөньяның эш стилен һәм = фикер сөрешем тирәнтен үзләштергән шәхес буларак, кайбер талантлы шагыйрьле- * ребез кебек, аткан шигырь угы артыннан хәерле юл теләп карап кына калмый х Угыннан да алда мишень янына йегереп барып җитеп, аны иң үзәккә тидерергә £ тырыша, ә инде тимәсә, яңадан элекке урынына кайтып, глаисатына ирешкәнче, тидер- ? тәнче ата. Р Фәйзуллин шигырьләрен, дөньяга килү белән, үз көнегезне үзегез ~ күрегез дип, ташлап китми, аларны йөрергә, сөйләшергә, кешеләр белән аралашырга 2 өйратә, ә инде «балалары» аякка баскач, үзе дә игелеген күрә 1981 елда күләм ягыннан да, шигъри егәрлеге ягыннан да күпләрне көнләште- I рерлек булып китап киштәләренә менеп баскан «Кошлар юлы» җыентыгын ачып х укый башлаганчы ук күңелгә шундый уй-фикерләр килгән иде «Шигырь китапханәсе» ж сериясендә чыккан бу җыентык иң әүвәл үзенең пөхтә төзелеше, эзлеклелеге белән £ аерылып тора. Бу китап — Р Фәйзуллинның 20 еллык иҗат юлы, бу китап — шагыйрь- < нең уз укучысы һәм халкы алдында биргән хисабы. - Равил Фәйзуллинның 15 яшьлек чагында язылган шигырьләрендә үк инде ил = язмышы, җир язмышы турында кайгырту кебек иң олы хислвр ярала башлаган ц. икән. Ә берничә елдан соң ул үткән афәтләрнең мәгънәсеи һәм мәгънәсезләгән = аңларга тырышып, фронтовик авызыннан мондый сүзләр әйттерә: с Өле иртә. әле караңгы, m әле буран шыңшын, тыймаган,- Бер сыңар кул ялгыз урам керн. таң атканын иетеп тормаган. «Улым торып мәктәбенә китәр, капка тәбе булсын каралган...» Җил уйнаклый. Нидер әйтмәк булып, кәнбатышка буш җнң төбәлгән. «Кошлар юлы» җыентыгына кергән шигырьләрнең шактый элеше беренче тапкыр басыла. Билгеле, шагыйрь аларны күлем эчен ген. алмаган, ул үз иҗат б-огр.ф-өсем ззлекле тесте күрсәтергә теләгән Әлеге шигырьләр арасынд. Фәйзуллинның -алтын фондына, керерлекләре булган кабек. арада Равилнең шәхси архивын гына бнэәрлеи кәйле шигырьләр, икенчес< сукмакларын табарга, шунда үзеңә җан азыгы юллар ...ы, ш,л ..р,р~.» ■Аккошлар», «Җаныңның чыгасың да тагын сеенеп бетә алмыйсың Әйе, Р Файзуллин иҗаты тоташ бәйрәм түгел. Күп вакытта аның тавышына кушылып җырлап та булмый, кеен таба алмый тилмерәсең. Ләкин тора-бара без аның җайсыз көенә дә ияләшә барабыз. 60 нчы еллар башында «табышмак» дип мөһер сугылган шигырьләр дә хәзер инде ул кадәр башваткыч булып тоелмый. Р Фәйзуллин иҗатының көче дә, көчсезлеге дә—аның үз принципларына тугрылыклы булып, һәрвакыт үз йөзен, үз сүзен саклап килүендә. Әлеге яхшы мәгънәсендәге иҗат үҗәтлеге аның балачактан башланган, табышларын көннән-көн ишәйтә барса, шул ук үҗәтлек үзе артыннан калдырмыйча «дегет чиләкләрен» дә ияртеп йөри. Равил Фәйзуллин, инде алда әйткәнемчә, бер темага, бер әйбергә каныкса, аның төбенә төшмичә, аның үзәгенә үтмичә туктамый. Аның шагыйрьлек һөнәре, иҗат газаплары. дус-дошман. җан-күңел-бәгырь-йерәк кебек үзе яраткан шигъри даирәләре бар Шагыйрь алар турында әйләнеп кайта-кайта, кат-кат яза, шул азганнарының барысын да диярлек дөньяга чыгара. Бу нәрсә миңа театрга барырга җыенган көяз хатын-кызның көзге алдында дистәләгән күлмәк сайлап изаланганын хәтерләтә. Ләкин көяз хатын да, нәтиҗәдә, бер күлмәк кенә киеп бара бит. Ә шагыйрь үзенең кайсы "күлмәге» үзенә иң нык килешкәнен яхшы белергә халык алдына, иң матурын үзегез сайлагыз дип, кырык кат киенеп чыгарга тиеш түгел. Бу урында сүземне йомгаклап шуны әйтем; җыентык төзегәндә үз иҗатына таләпчәнрәк (әйтергә кирәк, хәтта — рәхимсезрәк) килеп, бер ноктага бәрә торган шигырьләрнең иң үткерләрен генә калдырганда «Кошлар юлыннда аккошлар белән янәшә әрсез чыпчыклар да күренмәс иде Моны, бәлки, санның сыйфатка әйләнүенә исәп тотып, күләм артыннан куу белән аңлатырга кирәктер. Ләкин бу мәгълүм теория ике яклы бит. сан арткан саен, сыйфат яхшы якка гына түгел, кире якка да үзгәрергә мөмкин. Шагыйрьгә бәя биргәндә аның иҗат җимешләрен үз күңел тәлинкәңә салып үлчәү. аның уйхисләрен үзеңнеке белән янәшә куеп чагыштыру, аның күңел көен үз күңелеңә күчереп карау гына җитми икән. Ренат Харис шигырьләрен укыганда ул булып уйларга, ул булып фикер йөртергә, ул булып көйләргә, аның хисләре белән хисләнергә тырыштым «Замана эзләре» дип аталган шигъри йортта үткәргән бер көнемне мин Ренат Харис булып яшәп карадым. Бу эксперимент торабара миңа шулкадәр ошап китте ки, мин әле тагын берничә көн рольдән чыга алмыйча интектем: гади генә сүзләргә дә катлы-катлы мәгънәләр өеп аныңча сөйләштем, суз сөрешендә көтелмәгән борылышлар ясап, кешеләрне гаҗәпкә калдырдым, көн саен аяк астында уралып йөргән гадәти әйберләрдән ил-җир язмышына бәйле фәлсәфәләр сыгып чыгардым.. Җөрьәт итеп кабыгына кереп карасаң, Ренат Харис булып фикер йөртү. Ренат Харис булып ярату, Ренат Харис булып нәфрәтләнү — кыскасы. Ренат Харис булып бу дөньяда яшәү шактый ук кызык икән Р Харис иҗаты полемик характерда. Ул һәрчак кем беләндер килешми, дөнья белән, җиһан белән, тиран белән, мещан белән, хәтта үз-үзе белән берөзлексез бәхәсләшә Ренат Харис — катлаулы шәхес, аның күңел багажы бай, аның күңеленә төрле традицияләр, алымнар, сурәтләр, принциплар, йолалар, әдәбиятлар, халыклар, илләр сыйган Менә шул гаҗәеп бай чималны шигырь итеп эшкәртеп чыгару өчен табигый галант өстенә бик күп көч һәм осталык та кирәк. Миңа калса Ренат Харис үзен зуррак жанрларда, бигрәк тә поэма жанрында, иркенрәк хис итә. Узган елны дөнья күргән «Җөлилчеләр» поэмасында ул үзенең зур фикерләр әйтә алырга сәләтле киң диапо- зонлы шагыйрь икәнен тагын бер тапкыр раслады. Шагыйрьнең иң зур максаты кеше ышандырырлык, кеше инандырырлык ител сөйләү үзе артыннан кешеләргә ияртә алу. кеше күңелендә бөреләнгән уй-фикергә өстәмә импульс биреп, аны куәтләп җибәрү булса кирәк. Бу яктан караганда. Ренат Харис белән гади укучы арасында беркадәр дистанция сакланып килә бирә. Соңгы елларда халык арасында популярлашып киткән җырлары бу аралыкны киметә төшсә дә, кайбер шигырьләрендәге салкын акыл бозын эретү өчен, Ренат Хариска әле шактый йөрәк утын сарыф итү кирәк булачак. Телдәге сайсызлыклар, сүзнең дистәләгән төсмерләренә игътибар итмичә, бер төсмерен генә күздә тотып сөйләшү, сүз агышында очраган чатаклыклар — боларын инде Ренат Харисның иҗат йөзе дип түгел, ә. Тукайча әйтсәк, «ялан кул эше» дип кенә карарга кирәктер Без шагыйрьне: Күзләремә гуры кара... Сву бул... К иттем _. Күзең буйлап Ят бер егет үтеп бара. - «.» S.P..... Ь.. „„ „ a_..p Д»ы«а. .С.Л.Г.». ,К.в.„. „„„ ,.,р.яд.р,., ,„,ы6ы, ♦ (.««...Г.. по>«.л.р>., Ь.р ,.р,.и 6,..„ _ О..ГМЙР. философ „„„йр, 6у„,р„ б.„.6., „у, « рафта күрәбез Хуш инде, яшьлек, хуш инде. Күчәсең бүтәннәргә. Миңа калды юл читеида Сүгенеп ютәлләргә : 2 Гайрәтле заманнар үтте. Син миннән киңәш сора. Кызларың үзеңә булсын. Акыллы картлык юра. “ Гамил Афзалның «Үрләрдә имәннәр шаулыйк җыентыгыннан алынган бу юлларга ша- гыйрь үзе үк җавап та бирә Гомере буе асылда юморист, сатирик шагыйрь булып, * намуссызларга намус табышып, имансызларга иман иңдереп сорыкортларның теш- ф лереие кереп йодәткен кычыткан телле Гамил Афзалга, чыннан да, тепле акыл утыр- х ган, лабаса Җитдирәк тонга күчеп әйтсен, шагыйрь тәнкыйть итеп үстергән кешеләре - белән үзе дә үзгәргән. Әйтерсең, ул «минем геройларым злей кем иде до менә яә- “ юр кем булдык дип, алар турында хормет һем ихтирам белән зурдан кубып сейли . Җыентыкка кергән шигырьләрнең күбесене моңсу юмор белән сугарылган җитди 1 уйланулар тормыш мәгънәсенә, яшәеш мәгънәсенә тешәнерге омтылу хас Туры сүз- п ле булуы, халыкчанлыгы нечкә юмордан алып—иочло сатирага, гаҗәеп лирик ши- ; гырьлордон алып — лозунг итеп парламентлар түбәсенә злерлеи киң диапазонлы ши- гырьлоре белән Гамил Афзал үзенең Тукай варисларыннан икәнен искә тошероп тора - — дип яза ул «Тукайны сагынук шигырендә. Тукай турында инде күп взылды һем моннан соң да язылыр. Әмма Сибгат Хәким иҗатындагы, Илдар Юзеееның шигъри трагедиясендәге һем Гамил Афзал шигырьләрендәге Тукай башка әдипләр хыялындагы Тукайдан аерылып тора Бу оч шагыйрь Тукайны одәбивтыбыз үткененнән, «елкыбыз тарихыннан гына ззләмиләр, алар Тукайны килечектән, алдагы иенебездон зз леп табалар, аңа халкыбызның мәңгелек символы, килечек юлындагы мааты итеп карыйлар. Алар очен Тукай татар реалистик әдәбиятына юл вргаи боек шагыйрь генә түгел, е үзләреннән күп алда — гасыр башында ук—мәңгелек юлга чыккан Һем шуңа күрә бик еракка алга — килечеккә киткән боек мосафир Әле һаман Тукай бишмәтеннән мәдрәсә кандаласы ззләп изаланучы кайбер каләмдәшләребез эчен бу иҗат үрнәкләре бик гыйбрәтле олго була алыр иде! Гамил Афзал, башкаларга таләпчән булу белән бергә, үз-үзенә до объектив 6о» бирү, хәтта ки күл очракларда артык тыйнакланып китү сыйфатларыннан да мәхрүм түгел. Йолдызлар янган тәнемдә Энҗеләр җыйганым бар Арспан ята күңелдә, Кулымда куяным бар. - ди ул бор шигырендә Кулындагы куянның шактый ук батыр һәм йогерек куян икон.н белгән хәлдә без укучылар, күңелдәге арсләиның доньяга чыгуыннан да омет •змибе». тик ул арслан күңел читлеген, озак ятып зоопарк баһадир сыман үшәнле- иеп бетмәсен иде диген толеите генә калабыз Рәшит Гәрәйне татар шигъриятендә беркем белән бутап булмый. Юк, мин һич тә аны башкалардан аерып алып, ачыш ясагандай, күккә күтәреп чөяргә җыенмыйм. Ләкин Р. Гәрәйнең бөтен кан тамырлары, бөтен нервлары белән җиргә береккән, шул җир өчен җанын бирергә әзер торган фидакарь шагыйрь икәнен, бүгенге авыл кешесенең җанын аңлаган шагыйрь икәнен әйтми дә булдыра алмыйм. Шулай ук аның кимчелекләрен дә күрәм: гел җиргә карап, тирә-юньдәге зур дөнья белән багланышын югалтып куйгалавын вакыт-аакыт гел уҗымнар турында җырлап, шул тирәдә генә әйләнүен дә күрәм. Шагыйрьнең яңа шигъри ачышларын очратып тагын сөенәм. Йолдызларга карап уйга калдым: Ничек якты алар бу чаклы! Бар диеп тә алар белмиләрдер Мин сукмакка яккан учакны. Иртән тагын чыбык өстәп киттем — Күңел тели озак көйрәвен... Учагымнан элек сүнәр булсаң. Тибүеңнән тукта, йөрәгем! Бу юлларны инде үз борыныннан ары җир күрмәгән кеше яза алмый, бу инде — гражданин шагыйрь, иҗат эшенә үтә җаваплы караган шагыйрь йөрәгеннән өзелеп төшкән сүзләр. Рафаил Төхфәтуллин Әдип Маликовның «Туган як җиле» китабына язган кереш сүзендә аны «кырыс моңлы шагыйрь» дип атый. Моның шулай булуы бик табигый да. Чөнки Ә. Маликов шигырь һәм поэмаларында үз башыннан кичкәннәрне, үзенең катлаулы биографиясен яза. Ә аның биографиясе — автомат түтәсенә куеп, ерактагы туганнарга һәм сөйгән ярларга хатлар язган, шигырьләр язган кырыс чор биографиясе белән аерылгысыз. Ә. Маликов шигърияткә халык иҗатыннан, халык җырларыннан килә. Халык иҗатының мең еллар буе чарланып килгән калыпларына ул бүгенге мәгънәне, бүгенге уйларны, Әлмәтнең вышкалы офыкларын, Ерак Көнчыгышның өмет төсле түгәрәк күкләрен кертеп утырта. Әйтерсең, ул халык уеп биргән кечкенә һәм тыйнак тәрәзәсеннән олы дөньяга, моңсу гына көлемсерәп карап тора. Атлыйм баскан эзләреннән, Җырлары арасыннан. Снкерепләр төшәр сыман Куэләрем карасыннан. Ә Маликовның бу шигыре дөньядан иртә киткән шагыйрәбез Саҗидә Сөләйманова- га багышланган икәнне белгәч, йөрәк ирексездән сулкылдап куя. Үзе исән чакта ук Саҗидә Сөләйманова талантлы шагыйрә, халык кабул иткән шагыйрә булып танылган иде Ул соңгы елларда көчле бер йодрык булып укмашып ки» тән шагыйрәләребез иҗатының баш бармагы булды, дисәк, шәт каршы килүче табылмастыр. «Сабыр канатлары» исемле күләмле җыентыгы белән танышып чыккач, мөлаем йөзле шагыйрәбезнең күңеленә күпме вулканнар сыйганын, тел очында күпме тылсымлы сүзләр торганын, аның гомере буена ут-ялкын эчендә борчылып һәм янып яшәвен аңлап, таң каласың. Юк, ул башкаладагы кайбер «модный» шагыйрәләр кебек ирдәүкәләнеп, үзенең базарын да төшерми хатын-кыз булам дип, авыз читен яулык очы белән каплап, пышылдап та сөйләшми. Ул үз-үзенә ныклы ышаныч белән һәм үз биеклегеннән торып дөньяга аваз сала, иҗатка көн күрү һөнәре итеп түгел. җан авазы итеп, намус эше итеп карый. Йокысыз төннәр һәм михнәтле иҗат газаплары кичеп дөньяга килгән шигырьләренә ул үзенең бар йөрәк җылысын, күңел яктысын сала. Ачылмаган кара чәчәкләрем — әй төннәрем минем, төннәрем! Сагынып искә алыр кемнәрегез, хуш исе юк йомык гөлләрнең. Тлң нурыннан гамган шигырьләр калдырып киткән оптимист рухлы шагыйребезне сә- гыныл, киләчәктә без әле аның иҗатына һаман син ешрак әйләнеп кайтырбыз, дип уйлыйм Клара Булатованың «Гол кояшка карал» җыентыгына, нигездә, инде моңа кадәр донья күргән һәм бәя алган таныш шигырьләр кергән Шагыйрәнең чәчәнлек рухы белән сугарылган җиңел телле, иогерек кәйле иҗаты үз кыйммәтен югалтмаган Китап үзенең лехтәлеге. иң интим хисләрне дә яшермичә ачым күңел белән сойләое ягыннан яшь кызларның истәлек дәфтәрен дә хәтерләтеп куя. Шуңа күрә анда К. Бу- латованың зчкерсез моң тулы шигырьләре до, чыннан да истәлек дәфтәрләрендә гонә калырга тиешле куплетлары да очрый. ■Зәй» кырлары быел коры калмас. Кар мул атса — уңыш буласы. Шуидын уйлар белой йерисең син — Зур колхозның тырыш хуҗасы. Мондый юллар шагыйрәнең үзенә дә. китап редакторына да мактаныч була алмый. Флера Гыйзэәтуллина. тегүче буларак, шигърияткә эне белән кое казыгандай, оза» ♦ һәм авыр килде Әдәбиятка добер-шатыр чабып кероп, күзенә ак-кара күренмичә с шундый ук тизлек болан чабып чыгып та киткән кайбер каләмдәшләребезгә «ара- генда, җирдәге һәр калкулыкны җан тире түгеп яулаган, үз уңышларының кадерем белгән шагыйрьләрне мин естенрәк саныйм Ф Гыйэзәтуллина шигырьләре — хис һем а уйлардан еллар буе үрелгән пехтә челтәр кебек Кеше чагыштыра иң еаи айберлорио Энә күзе белен. - Мин — тегүче._ Энә күзе аша Бар доньакы күрем Доньяга һәркем үз коланчасыннан карый, аңа тегүче знәсо күзеннән карау да 6и« мәгъкуль Әмма хатын-кызның тавык чүпләп бетерә алмаслык коидәлек вак мәшәкатьләренең һәммәсеннән шигъри фәлсәфә чыгарыга омтылу Ф Гыйэзотуллииаиың «Сәлам хаты» җыентыгында да сизелә Бүгенге доиьяиың бар ямен зурлау һәм иеше күңелендәге җәйләрне җәйләү эчен аңа әле. үзенең «шахтер атлары* белән берге җигелеп, поззия нәген шактый тартырга туры килечек Сибгат ага Хәким кайчандыр -Әдәбиятка кызлар күл кило, әмма «алучылар си рак»,— дигән иде Менә шул йолучылар исемлегенә керергә дәгъва белдергән яшь шо1ыйрә Нурия Иэмойловлның узган ел «Яшь шатыйрьнең беренче китабы» сериясендә «Яратам» исемле җыентыгы басылып чыкты Исеменнән үк күренгәнчә шагыйрә доньяга, кешеләргә гаҗәпләнеп һем сокланып карый, язмышның гел коештан тына тормаганын белгән хәлдә иешенең топ максаты бехотко омтылу бәхетне ирешү икәнен яхшы аңлый Дәртем таша. Юлга чыгам. Озын торна — тымык. Аккош булып йезәр әле Бер кулендә доньоның! ХАЛЫК ИСРМУННӘН свялим дисәң Бу юлларда инде шагыйрәнең нык кулы, профессиональ кулы сизелә Аның ши гырьләр. күбесенчә якты буяуларга, нарасый хисләргә бай булса да. ш-гырь артында торг», шагыйрәнең шомын ук катлоулы шәхес икене, донья базарындагы тооәрны со- шактый шигырьләре күз яшьле хисләрдән, интим тойгылардан мөлдерәмә тулып тора Ләкин ул баскан урынында бер сүзне кабатлап тик тормый, бертуктаусыз эзләнә, яза. • Эндәшмәүчеләр турында» дигән шигырендә ул: Үз сүзен әйтмәгән кеше Ул беркем дә түгеп әле, — ди. һәм без яшь шагыйрәнең киләчәктә дә үз сүзен әйтүенә, тагын да кыюрак һәм үтемлерәк итеп әйтүенә ышанабыз. Узган ел дөнья күргән шигырь җыентыкларының күбесенә моңа кадәр шагыйрь үткән иҗат һәм тормыш юлына йомгак ясап уйлану, үзенең шигърияттә һәм җәмгыятьтә тоткан урынын ачыкларга омтылу хас. Бу нәрсә өлкәннәрне генә түгел, әле әдәбият мәйданына яңа ныклап аяк басып килгән шагыйрьләрне дә читләп үтмәгән. Шамил Маннаповның «Кайту» җыентыгындагы шигырьләренең төп лейтмотивы — үткән юлга борылып карап, эшләнгән эшләргә бәя бирү булса, аның шулай юлда туктап уйлануларын киләчәк иҗат өчен мая туплау чоры, киләчәккә ориентир ачыклау чоры дип карарга кирәк Шагыйрьнең авазы көннән-көн көррәк яңгырый, күңел күзләре үткерләнә, фикри мәгънәсе саллырак була бара. Килер беркөн картлык. Барысын да алгералмам татып. Калырмындыр тик берсендә генә: Җилдә генә, Яки силдә генә. Күктә генә, Яки Җирдә генә. Кайсында да ярый. Булсын бары Туган илдә генә, Туган илдә генә. Ватанга, Туган илгә мәхәббәт кебек хисләрне шулай җанга ятарлык итеп әйтеп бирә алган Ш. Маннаповның көн кадагына бәләкәй чүкеч белән суккан шигырьләрен укыгач, бераз аптырабрак та каласың Аш — ашка, урыны башка, дигәндәй, газета өчен ниндидер вакыйга уңае белән язылган кайбер шигырьләрен монда кертмәгән булса, җыентык, күләм ягына зыян китереп булса да, сыйфат ягыннан откан гына булыр иде Чаллы шагыйрьләренең узган ел басылган җыентыклары турында сүз башлаганчы, кирәкле сүзләр таба алмый шактый иза чигәргә туры килде. Мактасам, үзенеке — үзәктә, дип әйтерләр кебек тоелды, йөгереп кенә узып китсәм, хакыйкатькә һәм үземнең иманыма хыянәт итәрмен сыман иде. Ә чынлыкта Кадыйр Сибгатуллинның «Авазлар», Хәниф Хөснуллинның «Алтын тояк», Ямаш Игәнәйнең «Сәфәр чыгам» җыентыкларының нигезен бүгенге поэзиябез йөзен кызартмаслык, күпмедер дәрәҗәдә аның киләчәген күзалларлык шигырьләр тәшкил итә. Шагыйрьләр провинциядә туа. башкалада үлә, диләр. Бу сүзләрдә беркадәр хаклык бар кебек. Казанның мемориаль такта куярга урын калмаган стеналарында үзеңә урын сайлап каңгырып йөрүгә караганда, илнең-җирнең үзәгенә әйләнгән, ил-җир язмышы хәл ителә торган урыннарда яшәү һәм иҗат итү, шул бөек үзгәрешләрнең уртасында кайнаган кешеләрнең күңелен көйләү, аларга рухи азык, җан азыгы табышу күпкә мәртәбәлерәк эштер. Бер яктан, андый җирләрдә әдәби сүзнең кирәклеге һәм бәһасе бермә-бер артык булса, икенчедән, гигант эшләр эшләнгән төбәктә шагыйрьнең хис һәм фикер масштаблары да киңәя. Бездә шагыйрьләргә авылныкы яисә шәһәрнеке дип ярлык тагу гадәткә кереп бара. Кадыйр Сибгатуллинны дә моңа кадәр авыл буразналарын, арыш шауларын җырлаучы —амәнәте һәм үз гаме булган шагыйрь дип атап йөртәләр иде Иске Чаллы бетми. Ул үзгәрә. Искесеннән усе аңа Чаллы. Елмаа таш безнең куллар тигәч, таш та аңлый безнең уйны, җанны. Җимерүче итеп белми деньа, таный безне тии тезүче итеп. Игенчеләр идек, терлекчеләр. ♦ ташчылар да булыл үсеп җиттек. S К. Сибгатуллинның шигърият кыры буйлап ярып килган буразнасы менә шулай. = бара-бара Чаллының киң проспектларына кереп тоташты Ул элеккеге дар’ һәм ил4 һам белән яңа шәһәр урамнары буйлап җырлап үтте, һәм, әйтергә кирәк, үзен авыл s җырчысы гына дил түгел, ә катлаулы заманның үзәгендә кайнаучы, шул заман уйла- £ рын җьрлоучы шагыйрь итеп танытты Юк, К Сибгатуллин иҗатына тематик яктан * гына килеп карау һич тә дөрес булмас иде Аның. яҮткәи гомер бикта. капкаларга - типмә», дип, теләсә кайсы төбәктә яшәүче теләсә кайсы һөнәр ияләре ятлап алыр- £ лык фәлсәфи гыйбарәләре до оч-дүрг җөмлә белән сурәт-образ ясал куя торган, рас- * самнарга хас шигырьләре дә бар Ләкин безнең өчен иң куанычлысы — ул заман * җилләренә йөз куеп, заман авазына колак салып яши һәм иҗат итә Яңа Чаллы кон дә яңа җырын койләл тора. уйнап. х җырлап тора. ф Басу аны башак шавы белән с заводларга илтеп тоташтыра. u К. Сибгатуллинның соңгы еллардагы иҗаты да, нәкъ шул башак шавы кебек, үт- с; кән белән бүгенне. авыл белән шәһәрне тоташтыра. Чаллы биеклегеннән үрелеп. ® киләчәккә карый Ф. Гыйэзәтуллина дөньяны энә күзе аша күзәтсә, Хәниф Хоснуллии аны теодолит күзләре белән манзара кыла. *п Теодолиттан карый ервкка ул. а. Юнәлешне эзли турыга. Безгә кирәк, кешеләргә кирәк Геодезистлар кебек булырга. Бас та үзең җирнең бер читенә. Күңел күзең аша кара син: Уртадамы, әллә кырыйдамы Бу тормышта атлап барасың! Хәниф Хоснуллин Чаллы төбәгендә туып үскен, шунда каләм чарлаган шагыйрь Шуңа күрә дә ул бу якларга читтән килгән кайбер кешеләр кебек аһ-ваһ итеп шак катып кына карамый, үз ягының, шул як кешеләренең язмышы турында борчылып кайгыртып һәм горурланып яза Сабыр холыклы, hop сүзен үлчәп, тамызып кына сейләшо торган тыенкы «исле Ямаш Игәнәйнең беренче җыентыгы чыгу белән үк матбугатта аның турында телле генә берничә мәкалә басылды Әйе. Я Игәной — сүзнең кадерен тәмен, исен, тесен сизе торган, хисләрдә чама белә торган шагыйрь Ул ү> йерегеиең -н нечкә кылларына кагылган нәрсәләр турында гына яза. борчылып, янып, тетрәнеп еэа Аның сигез толлык бер шигырен генә мисал итеп китерик Балачак. Кыш. Сугыш. Тәрәэәие Бодай башаклары күмә иде. Шул башаклар арасында йергәи Әти күз алдына килә иде. Сугыш бетте Әти кайталмады Кырда күптән шаупап бодай үсә. Тәрәзәгә генә бизәк бупып Бомбалар һем ракеталар тешә Соң чиккәчә тыгыз эшләнгән бу шигырьгә Я. Игәнәйнең үз язмышы да. ил язмышы да. сугыш китергән афәтләр дә сыйган. Вакыт-вакыт артык тыйнакланып китеп, Я. Игәнәй авыз тутырып бар куәткә кыч- мырасы урында ишетелер-ишетелмәс пышылдауга кучә, авылдан килеп, беренче тапкыр шәһәр театрына эләккән агай кебек, югалып кала Сергей Михалков үзенең бер чыгышында: «Скромность — кратчайший путь к неизвестности*,— дигән иде. Бу сүзләр турыдан-туры Я Игәнәйгә атап әйтелгән кебек. Рестәм Мингалимовның үткән ел басылган «Ике авыл арасы» дигән әсәренә «поэма» дип язып куелмаган булса да. ул идея һәм фикер йеге ягыннан шул жанрга ту ры килә. Шагыйрь бу әсәрендә дә зур тема һәм проблемаларга теше үтүен, аларны уңышлы чишә алуын исбат иткән, бүгенге дөньяның бар кайгы-борчуын, сөенеч-шат- лыгын бер авыл карты җилкәсенә салып, аның җаны аша үткәреп күрсәткән Марс Шабаеаның аксакаллар тавышы иңә башлаган мәгънәле уйланулары. Кави Латыйпның «Тел өчен» дигән фәлсәфи тукымалы шигыре, Фәнис Яруллинның тормыш матурлыгына, кеше батырлыгына, мәхәббәт сафлыгына дан җырлаган оптимистик мәдхияләре. Нури Арслановның бар яктан камил, төгәл эшләнгән традицион шигырь үрнәкләре. Гәрәй Рәхимнең бәләкәй генә әйберләрдән зур гомумиләштерү ясаган, бөҗәк белән җир шарын янәшә куеп сөйләштергән әсәрләре узган ел поэзиясенең никадәр күп кырлы һәм бай икәнен күрсәтеп, аны бизәп торалар Иҗатында борылыш чорын, яңарыш чорын кичерүче Рәдиф Гатауллинның «Йөзүчеләр» һәм «Бабич» дип аталган озын шигырьләрен дә укучылар үзенчәлекле эзләнү. яңа кыйммәтләр, ачышлар табарга теләү юлындагы бер баскыч буларак кабул итәрләр дип уйлыйм. Бүгенге шигърияттә Роберт Миңнуллнн һәм Марсель Галиев исемнәре дә башкалар арасында аерылып тора. Аларның беренчесе халык, җырларына гартым йөгерек -стиль белән үтә җитди фикерләрне дә җылы юморга терел бирә белсә, һәм шуның белән укучыны да, тамашачыны да үз авызына каратып тора алса, икенчесе исә, яшерен бер вәкарь белән, үз бәясен бик тә яхшы аңлап акварель буяулар белән фәлсәфи үзәкле рәсем-шигырьләр ясый 1981 елда яшь буын шагыйрьләр иҗаты да байтак кына үсеш кичерде Рәфикь Юнысов, Газинур Моратов, Ркаил Зәйдуллин исемнәренең көн үткән саен колакка ятышрак була баруы, иҗат йөзләре ачыклана килүе әнә шул турыда сөйли. Яшь шагыйрьләр үтә образлы язалар, аларның шигырьләре сабантуй сөлгесе кебек чуар, сабантуй сөлгесе төсле җете ачык төсләргә бай. аларның шигырьләре сабантуй сөлгесе сыман һәрчак бик югары эленгән була Арада дөнья гаме сеңгән шигырьләр белән бергә ил-җир язмышын бер селтәнүдә хәл итәргә кыҗрап тотынганнары, үзеңне җир йөзендә кылынган һәрнәрсәгә: искән җилгә дә. тузган тузанга да, яуган кар-яңгырга да җаваплы итеп тоярга тырышкан әсәрләр дә шактый еш очрый. Яшь шагыйрьләр үткән тарих белән артык мавыгып, бүгенгене һәм киләчәкне дә онытып җибәргәлиләр. Әйтерсең, киләчәкнең ачы җиленә җилкә куел, үткәнгә йөз белән борылалар да, артка караган килеш алга таба баралар. Тарих турында язу бүгенгене җырлауга караганда җиңелрәк, чөнки үткән вакыйгаларга ин^е анык бәя куелган, алар инде тарихи факт буларак та укучыда кызыксыну уяталар Ә бүгенгене аңлау, бүгенге дөнья матавыкларыннан сөземтә чыгару шактый катлаулы нәрсә. Тарих ул иярләнгән ат булса, бүгенге көн — чабып барган кыргый юртак, аның сыртына бары кыюлар — куш йөрәкләр генә менә ала. 1981 елда басылган шигъри әсәрләрнең бер өлешен без менә тиз-тиэ генә булса да авыз итеп чыктык. Арада телгә һәм җанга ятышлыларын, күңелне кузгатырдайла- рын да күрдек, шулай ук тамактан үтмәстәйләрен, теш сындырырлыкларын да очраттык. Монысы әле авыз итеп карау, разведка ясау гына булды. Ул шигъри продукция арасында халык үзенең күңел сандыгына салып куярдайлары, үз исеменнән сөйлә- тердәйләре, үзе белән мәңгелеккә алып китәрдәйләре. һичшиксез, бар. Бу инде бүгенге поэзиябезнең ил гаме белән, ил язмышы белән яшәүче чын халыктан поэзия икәнен. чын шагыйрьләргә бай поэзия икәнен тагын бер тапкыр раслый.