Логотип Казан Утлары
Шигърият

Нәниләр дөньясы

Оиеан-диңгездә. Чоңгыллы юлда. Караңгы төндә. Томандавылда Кораб юл яра. Юк. кораб түгел, Кеше юл бара. Хәтәр чакларда Юлдан язмыйм, дип, Кеше шомлана. Кинәт алдында Утрау-кыяда «Юлың дөрес!» — дип Нур маяк яна! Юк. маяк түгел. Яна ул шулай Тынгысыз күңел. Тынгысыз кеше. Яктырту аның Гомерлек эше! «Җиңел Борын заман, имеш, берәү Әйткән иләйһи уптым: «Җиңел бит ул — мамыкның мин Күтәрәләм йөз потын!» Өф итсәң дә оча үзе. Канатланып, җил белән Җиңел мамыкны үстерү Түгел икән җиңелдән: Без чөгендергә йөргәндәй. Эшли мамыкчы халык. Бәбәк-бобәнәктән башлап Тәрбия сорый мамык мамык» Эсседә сусын канганчы Эчерсен генә арык — Үз тирең белән сугарып Булырсың тәмам гарык .. Өлгергәч тә кардай кырны Чеметемләп җыясы Чеметемләп җыелганны Таудай өеп куясы Имеш түгел үзбәк дустан Була чынлап көтәргә — Миллион тонна мамыкны ул Ил алдында күтәрә! НӘНИЛӘР дөньясы Шәүкәт Галиев Маяк Авыр сүз Йөк бар, йөктә бабай бар, Бабай янда агай бар Юк аты, юк арбасы — Болар ничек бара соң?! Малайлар юл буенда. Малайлар гел уенда: — Хи-хи-хи. ишәк килә! Бу ялкау нишләп килә? — Әй. ишәк, син бит кире! Килмә бире, кит кире! Ишәк йөккә күмелгән — Колак кына күренә. Авыр йөк алып бара Тырышып, чынлап бара, Кушканны тыңлап бара. Сүзегезне, малайлар. Ахры, кире алырсыз — Йөге авыр болай да. Өстәмәгез авыр сүз! Базарда Бар нәрсә бар базарда — Юк нәрсә юктыр бер дә! Әмма акчаң булмаса, Бушка кызыгып йөрмә. Кавын, карбыз, алмалар Ымсындырып яталар... Акча гына юк монда — Ансын эштә саталар! Чәй кырында эш кайный Безгә инде көз килде. Грузиядә җәй иде — Басуларда офыктан Ташып торган... чәй иде! Йомры, яшел дулкыннар Ята тезелеп кенә. Чәй диңгезе өстеннән Комбайн йөзеп килә! Чая кызлар чәй җыя. Бик җәһәт сайлый-сайлый Ми кайнарлык эссене Оныттырып эш кайный! Күрдем мин чәй үскәнне. Кайнарланып пешкәнне. Тирләп чәйләр җыйганда Салкын су да бик тәмле! Уртак алма «Сикердем!»—дигәндә генә Тотып каласы; Матурлангач, тулгач кына Тәме качмасын — Үзен үстергән җиренә Каты басмасын!.. Кылычка-кылыч килеп. Килеп мылтыкка-мылтык. Өйгә кайтулар була Тозлы төкереп йотып... Ничек әүмәкләшәсең. Ничек тәгәрәшәсең! — Дошманны җиңәр өчен Дус белән көрәшәсең! Башта Кояшка карады: «Кайчан пешәрмен?» Үсте дә Җиргә тартыла «Кайчан төшәрмен?» Кояш-Әти, Җир-Ананың Уртак баласын. Өйрәнүләр Бокс дипме, болаймы, Төрткәләшүләр була. Артыгракка киткәндә Үпкәләшүләр була. Кара мәче Kapa мәче очратсалар Җен күргәндәй булалар — Юл уңмас, диел луркалар Таш ыргытып куалар Андыйларның үзләренә Булуын берни булмый. Аларга юлыккан саен Мәченең юлы уңмый... Ә бер көнне кара мәче Үз юлыннан китмәгән. Өркеткәндә өрекмәгән. Мыек та селкетмәгән- «Үз хакымны белеп мин дә Йөрим, дигән, бүгеннән — Кара тәнле дип куарга Америка түгел лә!» Тургай аэродромы Аэродромда самолетлар Гел кайнашып торалар: Җиргә төшеп куналар. Күккә менеп китәләр — Дөньяны селкетәләр! Янәшә, акрын гына, Йөрим иген кырында. Тургай сайравы монда Челтер-челтер биектән Чәчелеп тора күктән Зур-зур тимер кошлар да Җиңүгә ирешмәгән — Нәни генә җырчылар «Беттек. .» дип килешмәгән. Китмәгән, бирешмәгән! «Үз җирем!» — диеп кенә Сөенеп күккә менә — Ышана көткәнеңә Тургай аэродромында Күңелләр күтәрелә! Чәчәк— шәфкать туташы Ромашка — ак канатлы. Ромашка — ак халатлы Пакь кына, ару гына — Шифалы дару гына. Өлгергәч, аптекага. Ромашка юл тотарсың, Сихәт булып килерсең, Чәчәк — шәфкать туташы! Мескен чыршы Чыршы күргәч бәйрәмдә «Бигрәк матур!> дигәннәр Уенчыклар элгән..ор. Конфет тагып биргәьнәр Төрлечә бизәгәннәр. Тирәсендә йөргәннәр, Уйнаганнар, көлгәннәр! Яңа ел бик тиз үткән. Инде чыршы чүплектә Ник саклап үстергәннәр Ник алдап китергәннәр? Яратып, мактап кына Бәйрәмдә бетергәннәр Тавыклар көлә... Үрдәк йөзә белә Казлар й&зә белә Сыер йо ••• генә! Сарык йөэә ген» Ат та йызә белә. Эт тә ииэә белә Мәче йн >.» белә! Ничек шулай булган Ничек бар да белгән Ничек белеп туган? Белмим икән бер мин Тик мин генә белмим. Ярда җәяү йөрим... Минем арттан кыр-р, кыр-р Тавык җырлап килә Үзе белсә икән — Үзе йөзә белми. Үзе миннән көлә! Юмарт малай Сиңа нәрсә кирәген Белергә генә тора. Бар булганын бүлешә, Кызганмый бусы берни. Ник ул теге саранга Бераз юмартлык бирми? Бурыч Биш тиенгә билет алып, Илтеп бирдем бурычны. Акчам бетте — җәяү кайтам. Әмма инде тыныч мин! Вакытлы вакыт Вакыт-вакыт уйлап куям. Йөгерсәм вакыт тиз уза. Укысам вакыт тиз уза. Тик утырсам — әкрен уза! Моннан соң бер максат куям: Тик ятып күп вакыт җыям. Вакламыйча салып куям — Янга калса, итмәс зыян. Кирәк булыр киләчәктә — Вакыт җыям мин маяга! Бер вакыт карыйм — кая ла. Вакыт узган ич заяга... Бәлкем? Тегесе — начар. Бусы да яман... Ошатмыйча син Сөйлисең һаман. Кулыңны гына Селтәп куясың: «Бар кеше шундый, Шундый дөньясы!» Ә син иң элек Үзең яхшы бул, Шул чакта бәлкем Дөнья яхшырыр? Кайсы малай үзенә Алырга гына карый. Ни булса да кесәгә Салырга гына карый. Бу исә, киресенчә. Бирергә генә тора. Нигә эчем поша әле. Нигә борчыла күңел? Бер малайга өч тиенне Бирәсе икән бүген... Мәктәпкә күчтәнәч Геолог абыем җибәргән Якутиядән! — Ящик тутырып төрле таш — Якут төягән! Без —Тукай оныклары Халкым бер тумыш көндә дә Тукаен онытмады: Без — «Туган телядән туганнар — Без — Тукай оныклары! Тәртип казыгы Бозауны башта Малай саклаган. Тик вакытында Алар беркайчан Өйгә кайтмаган. «Беттеләр тәмам Шаярып, азып!» — Дигән дә абзый. Тәртип булсын, дип, Каккан нык казык. Казыкны йолкып. Мунчакны чөеп. Әй киткән бозау. Киткән уйнаклап, Чирәмдә биеп! ...Ул кызык көннәр Инде үттеләр: Малай — укуда. Бозау — көтүдә. Бик тәртиплеләр! Туган тел Туган тел— иң татлы тел. Туган тел —иң тәмле тел Тәмле дип. телең йотма. Туган телне онытма!