Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОНЫТЫЛМАС ОЧРАШУ

Немец-фашистлар үзләренең явыз Барбаросс планы нигезендә, Бөек Октябрь революциясенең бишеге Ленинградны җир белән тигезләү, аны диңгезгә күмдерергә хыялланган көннәр иде. 1942 елның январенда рота политругы булып атакага барган чагымда мин каты яраландым. Пермь өлкәсенең Чусовой шәһәре госпиталендә аңыма килдем. Дошман пулясы уң як кулбашымны үтәли тишеп чыккан, үпкәгә тигән. Врачларның алтын куллары ярдәмендә яңадан сафка бастым һәм мин тагын Волхов фронтына эләктем. Әмма, ярам ныклап төзәлеп бетмәгәнгә күрә, алгы сызыкка җибәрмичә, Политидарәнең кадрлар бүлегенә билгеләделәр Кояшлы март һәм апрель көннәре күген дошман самолетлары бик еш бозып- ямьсезләп торды. Кая карама — янгын, җимереклек. Шунысы бигрәк тө хәтердә калган; икенче апрель таңында, фашист самолетлары Малая Вишера поселогы өстендә козгыннар өере булып очты. Үзем торган йортның гөрселдәп җимерелүенә куркып уянып киттем. Өйнең почмагы юк, дүрт кеше кан эчендә ята, о читтәрәк свастикалы самолет янып ята... Май аенда да хәлләр җиңеләймәде. Политидарәдә эш туктаусыз кайнап тора; политхеэмәткәрләрнең шәхси эшләрен өйрәнәм, үтә җитди махсус заданиелар үтим 1942 елның март азагында Муса Җәлиловны очраттым. Көннәр җылына, карлар эреп, урамда гөрләвекләр чылтырап ага башлаган чак иде. Госпитальдән кышкы киемдә килгән идем, аяктагы киез пима эзе баскан саен ярылып ятып арттан кала. Складта аяк киемен алыштыру өчен бер кәгазь язып бирделәр. Иң әүвәл, кулга талон тотып, ашханәга киттем. Андагы кешеләрнең күбесе йолдызлы политработниклар иде, шулар арасында Муса да бар иде. Аяктагы пимага карап, минем яңа кеше икәнемне тиз күрделәр. Уртача буйлы, ачык йөзле өлкән политрук миңа табан бер-ике адым атлап, монда да безнең якташлар — татар егетләре бар икән дип, миңа кулын сузды. — Таныш булыйк! Мин Татарстаннан — Җәлилов Муса булам. Биредә март башыннан бирле, әле резервта, тиздән назначение бирәчәкләр. Мин үз ризыгымны тиз генә ашап чыгуга, алар ашханә янында юк иде инде 1942 елның өченче апрель көнендә кичкә табан ул политидарәнең кадрлар бүлегенә килеп керде. Кадрлар бүлеге начальнигы полк комиссары Патрушев белән, йомышларын юллады да безнең бүлмәгә керде, һәркем белән елмаеп күреште, аннан соң минем яныма килеп күрешкәч; — Гафият, теләгең булса, әйдә, үзем кайда торганымны күрсәтәм. Монда якында гына. Кирәк булуы мөмкин,— диде. Ул чакта Малая Вишерада штаб кешеләрен төрле өйләргә куеп торалар иде Муса абый мине Набережный урамындагы бер йортка алып килде. Мии до шуннан ерак түгеп тора идем. Юлда барганда ул минем кайчан, кайда политмәктәп тәмамлавымны һәм сугышчан хәзерлегемне сорашты. Кыскача сөйләп бирдем. Шулай ук шушы елның январь ае башында Чудово тимер юл станциясе янында һөҗүмгә барганда каты яраланып, госпитальдә дәваланганнан соң яңадан бу фронтка кайтуымны әйттем. Игътибар белән тыңлады, үзе дә Казандагы гаиләсен — хатыны һәм Чулпан исемле кечкенә кызын сагынуы турында сөйләде. — Беләсеңме, Гафият,— диде ул,—мин берничә көн генә элек алгы сызыкта Н *«"" «йпмм. Сслд.гл.рмвы, 6.™р, к,р«уе„3. Дош„.„г. „афрат„зре сыз зур. Лпрепк в.шы иде. Минем иачап.ниг„„ И.,. Тимофеев.» ног.н кайгты да: - Сине, ект.шмң, „оентрук Җ.и.го. Инеиче Удер Лри»„. б.игем..- ген,— дип хабар итте. Куп та утмаде. Муса Җәлил бик җәһәт кенә безнең бүлмәгә килеп керде Кәефе күтәренке иде. Сөйләшеп утырдык. Мин эшне «Отвага» газетасында дәвам итәрмен, ахры. Редакция «Лесной Бор. дигән зур бер пунктка якындагы урман эчендә урнашкан. Кирәк була калсам, «Полевая почтаига языгыз,— дип саубуллашты ул. Мин озата чыктым. Күл сәйләшеп торырга аакыт бик тар иде, Бу чорда Армиянең политбүлек начальнигы бригада комиссары И. И. Гарус, горби совет члены дивизия комиссары И. В. Зуев иде. Апрель азакларына чаклы Икенче Удар армиянең командиры генерал-лейтенант Н. К. Клыков булды. Армия хәрби советы карамагындагы «Отвага» газетасы гаскәриләрне дошманны тар-мар итүгә рухландырып зур тәрбия эше алып барды Ил эчен иң авыр бу көннәрдә Муса Җәлил газета битләрендә совет сугышчыларының батырлыгын сокланып укырлык итеп кен саен язып тора Ул коннарда төп бурыч Ленинград, Псков, Новгород елкаларен дошманнан азат итү иде. Синяәино. Мга станцияләрен азат итү беренче бурычтан саналды. ...Урман һәм чокырлар кар сулары белән тулды, сазлыклар үте алмаслыкка әйләнде. Автомашиналар белән узарга һич мемкин түгел. Азык-телек, сугыш кирәк- яракларын сугышчылар күбесенчә күтәреп ташырга мәҗбүр иде Ләкин немец фашистлары, яңа кечлер туплап, Икенче армия узасы бу юлны да кисте. Эшләр яңадан чамасыз авырлашты Шуңа күрә Филеаа Лугтаи алып Мясной Борга чаклы тар колеялы тимер юл тезелде. Тезелеш сазлык зчеида, дошманның кеч- ле уты астында барды. Бу үзе бер зур батырлык иде. Эш май башында тегел ленде Частьларга азык-төлек һәм сугыш кирәк-яраклары кертү беркадәр җиңеләйде. Ун меңнән артык яралы госпитальгә озатылды. Муса Җелнл бу кениорде, үзеи һич аямыйча, коне-тене диярлек елгы сызыкта булды. Әнә шундый авыр кеннәрнең берсендә, ягьин май аеның беренче яртысында би» ашыгыч һәм кыска гына вакытка Малая Вишераго килгәч, Муса Җәлилне тагын оч- рапым. Аның бил каешында кабуралы «ТТ» пистолеты, командирлар сумкасы тайкай, аерым сумкада Ф-1 гранаталары. Бик алҗыган, арган-талган кыяфәтле күренә —хәтсез аакыт ял итмәгән, күрәсең. — Менә шулай, Гафият дус,— диде ул,— канлы кәрәш юлында очрашулар кет- мәгәндо дә килеп чыккалый икән еле. Кичә генә алгы сызыкта идем, бүген сезнең белән күрешәбез. Сугышчыларның батырлыгына сокланып туялмыйм. Бүгенге алгы сызыктагы һәр сугышчыга герой исеме бирерлек.— дип елмаеп куйды. Очрашу шулай берничә генә минут дәвам итте. У-2 самолеты янына килеп җиткәндә Муса Җәлилнең кул сәгатенә карап алуыннан аерылышу минутлары җиткәнен аңладым Муса агай, кулымны бик каты кысып: «Киләсе очрашуга кадәр».— диде де самолетка таба атлады. Кызганычка каршы, беэге бүтен очрашу насыйп булмады Фашист илбасарлар безнең гаскәрләрнең чолганыштагыларын юк итү максатында зур коч туплады. Безнекеләр моңа каһарманнарча каршылык күрсәттеӘ 20 майдан башлап исә чолганышта калган частьларга ярдәм итү, алармы Волховның көнчыгыш ягына күчерү бурычы куелды Кавалерия корпусы, авыр артиллерия, тагын бүтен кайбер берләшмәләр, дошман ныгытмаларын җимереп, тар бор участокта моның очен юл ачтылар. Эчке сызыкта калган башка частьларны туплау бурычын хәрби совет члены И. В. Зуев башкарды Муса Җәлил дә шунда булган. Әмма кечлер «игез булмаганга, дошман үзенең камау боҗрасын кысканнаи-кыса барды Июнь ае үр галарында политбүлектән биргән телеграммада болай диелгән иде: «13 июньдә немец фашистлары 92 иче дивизия естенә 30 танк җибәрде. Шулерның 18 е яндырылды. дүрт самолет бәреп төшерелде һәм 1200 фашист юи ителде. ■ Кызганычка каршы, дошманны кысрыклап ясалган тар гына «коридор» да бетен- ләй ябылды. Камалудан төркемләп чыгу да мөмкин түгел иде инде. Июль аенда А. А. Власовның илгә хыянәте бетен фронтка билгеле булды. Аңа карата нәфрәт чиксез иде И. В. Зуев һәм елкән политрук Муса Җәлилнең язмышы бер мине генә түгел, аны белгән һәр солдатның, командирның күңелен борчыды. Төрле сүзләр йөрде, әмма Муса Җәлилнең намусы сафлыгына мин бер генә минутка да шикләнмәдем, дәреслекнең өскә чыгачагына өметемне өзмәдем. Сиңа миннән хәбәр китерсәләр. Муса инде үлгән дисәләр, Син ышанма, бәгърем! Мондый сүзне Дуслар әйтмәс сине сөйсәләр... Бү сүзләрне мин күз яшьләрсез укый алмыйм. Бу аның тормыш иптәше алдында гына түгел, бөтен халык, Туган ил алдында биргән изге анты булып яңгырый... Шагыйрьгә тирән ихтирамымны белдереп, бу язмаларымны мин дә хәлемнән килгәнчә шигырьгә салынган юллар белән тәмамлыйсым килде