Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Камил Мостафин

Хыял кошы

Күр әнә: онытып курчагын, уйга калган сабыем. Нинди сер. әкият сыман биләгән аның уен? Күр әнә, күр: карт бабаем елмаеп утыра бүген. Нинди хикмәт бер минутка кайтара алган яшьлеген? Ул — хыял! Ул — гомеребезнең тургае! Тынып-тынып, шатлыгын чәчә җиһанга, ал кояшка омтылып. Без дәшәбез... Нинди якты бу кошның җаваплары! Нинди моңнарны күтәрә кечкенә канатлары! Без үткәч тә, без киткәч тә, беткәч тә онытылып, ул һаман балкыр биектә бер серле нокта булып. Су өстендә — агач күпер, иске күпер. Такталары шыгырдыйлар. — яше күптер. Карт күпергә иртә таңда бер кыз баскан, — иелгән дә, кырыеннан карый аска. Үсмер кызчык,— бар язмышы алда әле, бар өмете, ышанычы — таңда әле Хәйран калган бала суда күкләр ага. ап-ак бите, бүрәнәләр, мүкләр ага. Нинди кызык нәрсә икән — иске күпер.. Ә астында ул күпернең... — юк. су түгел! Килер бер көн.— бу агымның тәмен татып, кыз да аңлап алыр әле: ага Вакыт... Учакта янган агач кисәген кисәү генә диләр. Кулга алсаң һәм. вакыт белән ярыша-ярыша, алга омтылырга торган иптәшеңә китереп бирсәң, аны эстафета диләр. Бу җирдә иң кирәк кешеләр — кисәүне эстафета итүчеләр! Яңгыр коя, — ялтыр-йолтыр, — хәнҗәрләре җирне телә. Тайгак юлдан җигүле ат — колынлы ат юыртып килә. Нәни колын... Аяклары — шырпы кебек... Тая-тая. яшеннәрне исниисни, ул ашыга әллә кая. Ул елыша әнисенә, ә тәртәләр комачаулый, нигә алар шундый салкын, ник төртәләр... — ул аңламый. Ә әнисен камчы куа. камчы кумый — тамчы куа, үзе әнә башын борган, карап нәни колынына. Ә арбада — япь-яшь малай, — яшеннәргә карап көлә. Күкнең салкын кулларына рәхәтләнеп кулын бирә. Аның әле татыйсы бар яңгырларның моңын, тәмен, үсеп җиткәч, аның әле аңлыйсы бар колын хәлен... Җирдә югалтсаң эземне, диңгездән эзлә мине. Әгәр диңгездә тапмасаң, йолдыздан эзлә мине. Йолдызда булмасам, эзлә йөрәгеңнән. Анда да тапмасаң, башка эзләмә, — мин. юк. димәк, дөньяда. Кара аккош Тыл-тын күлдә — кара аккош, кара аккош — төнбоеклар арасыннан йөзеп килә Кара аккош, кара бәхет, кара язмыш.— аңа карап, яр буенда халык көлә. — Исеме — аккош, аның каралыгы нигә?.. — Кара бит ул,— нигә аккош исемен йөртә? — шулай сөйли төптән уйлый белүчеләр. аңа таба бармак белән төртә-төртә. Салмак кына бөгелеп китә кара муен, акрын гына кагып куя кара канат Кабул ителмәгән сәнгать әсәредәй, кара аккош йөзеп килә безгә карап Чәчләреңә көзге кырау кунгач кына һәм калыккач кына әни яткан кабер син аңлыйсың икән, дустым, йөрәк белән: Ватан да — бер. Тукай да — бер. әни дә — бер Нурмөхәммәт Хисамов ТӨРЛЕ ЕЛЛАР ДӘФТӘРЕННӘН Юлым буйлап йөгерә каеннар Таң-иртәдән юлга ашкыну Урман буйлап чаба машинам. Каршы яктан йөгерә каеннар, Әйтерсең, гамь, бер-бер ваем бар. Бәкәлләре җитез бөгелә — Кай арада күргән хәстәрен! — Кемнең шулай тигез йөгерә Алмачуар атлы гаскәре? Игенчегә янап салада, һөнәрчегә янап калада. Хәвеф салып көньяк даладан. Яу килгәнме Болгар иленә? Яшел җилән элеп иңенә, Булат кылыч алып кулына. Күзне текәп дала юлына, Яу чыгамы болгар ирләре. Саклар өчен туган җирләрен?.. Үзем очам үрдән аскары, Тасмаланып артта юл кала. Офыкларга кереп югала Каеннарның атлы гаскәре. Язгы шәфәкъ Ник яратам шул яз шәфәгын? Шау-шулардан җиһан тын кала. Тереклеген күрел гүя ул Үз яменә үзе соклана. Син мәңгегә җиргә килгән күк Юлың алда, өстә зәңгәр күк , Карт атаң да, карчык анаң да Үзгәрмичә мәңге яшәр күк. ■ " Бар тарафта нурлы яшеллек. Сирәк кенә сары чәчкәләр. Ал сабаклы япьяшь үләндә Күк тәпиле сары бәпкәләр. Язның шушы тере бизәген Уяу саклап ана каз тора. Укыласы серле китаптай Башланмаган яңа яз тора. Балкып яна — учак шикелле Каршы якның тәрәзәләре — Кичке кояш алга манчыган Ямьнең барлык дәрәҗәләрен. Жан җилкенә, күңел һаман көр. Көнең тоташ эшләп узса да. Язгы җирнең салкын дымыннан Син атлыйсың кайнар мунчага һай яратам язгы шәфәкъне, Баеш түгел, туыш шәфәгын! — Алда синең бөтен бер гомер. Әле синең дәртле, яшь чагың Туган якта Үләннәрнең исе шул ук, Чәчәкләрнең төсе шул ук, Имәннәрнең шавы шул ук, Үзәннәре, тавы шул ук. Тик нилектән җанда—сагыш?— Жилкенүле шат өннәр юк? Тик тормаган вакыт-агыш Инде күпме якыннар юк. Ты da ta красивое IT рыданье С Ьесиии Гәрчә рәхәт иде уяну. Гел газаптан торды бу яну. Үгетләдең һаман сүз белән. Бүтән серләр түкте күз генәң Йә нурланды уйнак дулкыннан Иә тын калды тирән күл сыман. Колагымда тынмый чыңлады Тавышыңның якты чыңнары. Син дөньяның гүзәл төсләрен Көннәремә минем өстәдең. Хәл ителгән синең язмышың, Көннәреңнең тигез агышын Бозуны мин синнән көтмәдем, Корбаннар да өмет итмәдем. Әзер идем үзем барсына. Баскан килеш дөнья каршына. Үтәп кырыс хөкем чарасын. Күтәрергә гыйшкым җәзасын. Тырышсаң да ләкин күпме син Яшерергә миннән үз хисең, Дәлилләрең булды күп синең — Өстәлеңә ятып үкседең. Син аңладың минем йөрәкне, Юк, артыгы миңа кирәкми! Үз дөньяма кире очамын. Хуш. бәхетле була күр. җаным!.. Тугрылыкның җебен өзмәсен Соңгы ярым — сөйгән хезмәтем. Минсез узган сезнең кичәнең Күреп калыйм диеп кисәген. Яныгызга сезнең тукталдым. Ягыгызга сезнең күз салдым. Кызган чагы уен-көлкенең. Кул чабасың син дә җилкенеп. Үтеп шунда мәйдан арасын. Миңа төште синең карашың. Шул арада нинди үзгәрү: Моңга тулган синең күзләрең!.. Бер караштан тойды күңелем Минсез сиңа рәхәт түгелен. Җанда бөркет талпына Тормышның вак шатлыгыннан Эзләп яшәү мәгънәсен. һич кызыгып калма, күңелем, һәр узгынһы ямьгә син. Бу кичәләр үтәр-китәр, Тик олы гамь мәңгелек. Яшьлекнең һәр елы калсын Илне бизәр ямь булып. Юллар диеп, куллар җәеп. Тагын гайрәт калкына — Җанда бөркет үлмәгән ич. Талпына ул, талпына. Зиннур Мансуров Шөгыль Буш вакытларында Каюм Насып ри — кчзге ясау, Хасан Туфан • мть газэту белая шагыльланган I Венеция остакуллары да. Насыйри да көзге ясаган. Ясаган ул — үзен-үзе күреп, бер уйлансын өчен барча җан Чит шөгыльме? Ә бит уйлап баксаң, шушы булган аның төп эше Чынны чагылдырган Насыйриның материалистик көзгесе! ... Каюм эшли. Әнә «Кырык бакча», менә «Фәвакиһелҗөләсаэ»II һәрберсенә исем куша-куша. кешеләргә көзге өләшә. Ә берсен ул, серле тамга салып, бүләк итәр Гөлнар ханымга ' . һич тутыкмый торган бу көзгеләр көнләштерер Пти-Жанны ' да. Насыйриныкылар, рентген сыман күрсәтәдер рухны үтәли. Каюм һаман ясый: чын йөзләрен белмәүчеләр җирдә күп әле... Көзге беркайчан да алдаламый һәм ул тиңдер туры сүзлеге Шуңадыр да кыек авыэлылар кайчак үпкәлиләр көзгегә. II «Кырык бакча». «Фәвакиһелжәләсаэ» К Насыйри әсәрләре ’ «Гнлнар ханым» татар һәм башка меселман халыклары млърнфәтен деш.явн «игезгә кору ичсн керешкән шәрык белгече. К Насыйрины якын күргән рус галиыәсе 0 С Лебедева псевдонимы * Птн Жан яна тирдәге кәзге ясаган француз уйлап табучысы Менә шулар күпме көзге ваткан, ә китаплар әллә аз янган?.. Насыйридай бөек көзгече дә чак сөрелмәгән бит Казаннан Реакцион «бәгъзы адәмнәр»не «урыс» Каюм үзе хур итә: Унөч батыр1, дию юлын бүлеп, гүя, көзге-дәрья ыргыта... Күпме битлекләрне салдыра ул. мәгърифәтче күпме аң ача. «Рус революциясе көзгесеин Каюм Насыйри да ясаша!.. Рәхмәтеннән күбрәк кыйналулар, үч-тиргәүле хатлар алса да, гомере буе, күз нурларын түгеп, сукыр Каюм көзге ясаган. II Резедалар быел тагын чәчәкләнгән көз якта. Көн күзендә онытылып. Туфан сәгать төзәтә. Вакыт хәтеренә Җәлил кайтып керә бүз атта. Ап-ак чәче яктысында Туфан сәгать төзәтә. Инквизитор Галилейны аклап бүген сүз әйтә... Угын кире бора-бора. Туфан сәгать төзәтә. Сөембикә манарасын Кисмиме вакыт-балта? — Йөрәк тибешенә көйләп. Туфан сәгать төзәтә. Умырзая токымына үлем-афәт күз ата. Бакый җанга әйләнсә дә. Туфан сәгать төзәтә. Туфан сәгать төзәтә... Капка Чисталыкка табынучы җан булган ул асылда. Беләсезме: юган хәтта капка баганасын да. ' Уивч батыр шул исемдәге татар халык әкияте герле Кыра-кыра юар өчен алган чыра пычагы.. Бер дә кулын селтәмәгән: «Бетмәс, — дип, — мир пычрагы» Ә бу сүзне аңа күпләр әйтеп калган артыннан. Көндез шундый эшне дә ул башкарырга тартынган. — кеше-кара күрмәсен, дип. төнлә чыккан юарга. Әнкәй капка чистартуны санамаган юЛ-барга Ачык йөзле шул капкага кер-пычракны кем яга? Ә ул моннан кәвешен дә сөртеп чыккан дөньяга, ио Эчкерсез дус аяк тибеп ачканда да тап кала... Тәгәрмәчләр тәгәридер саз чәчрәтеп капкага Онта сыман, куна тора олы юлның тузаны. Чәче белән җир себергән капка юмый түзәме?.. Ярый кайчак җир пычрагын яңгыр юа. кар ала. һәркемгә дә ачык капка, әйе. тизрәк карала. Бер уйласаң, бу гап-гади калка гына гугел лә Бәлки, шуннан башланадыр керү безнең күңелгә... Фани дөнья пычрагыннан ник бер генә тап калсын! Каны белән юган кеше Бранденбург капкасын ... Кеше-кара күрмәсен, дип. (өнлә чыккан юарга. Әнкәй капка чистартуны санамаган юк-барга. Сандал Кызган тимер, кызыл сут бапчыктай, әллә ничә төргә үзгәрә. Сандал гына кала элеккечә, типчесә дә үзен йөз яра Зәһәр елан сыман бөгәрләнеп, богау беләзеккә әйләнә. Ә югыйсә сандал шундый гади — юк тылсым да. сер дә. хәйлә дә. Тимерченең кайчак каны кыза, сандал кызмый — салкын акыл белән эш итә. Тавышы да үзгәрүне белми — гел бер төрле чыңын ишетәм. Чистару Әкияттәге бүре тавышын ул үзе әнә ничек нечкәртә.. Чүкеч эштән чыга, ә сандалда күп кыйналган саен көч арта Вакыт белән кеше туза хәтта, ә ул картаймый да, армый да. Үзгәртәдер төсле шушы сандал тотырыклы кануннарны да. Кер күтәрә алмас ак бүз кабат ничек агара? Терекөмеш туңар җилдә катыпөшеп агара. Кер күтәрә алмас ак бүз кабат ничек агара? Кар эчендә, көртлек сыман. туңа-уңа агара. Кер күтәрә алмас ак бүз кабат ничек агара? Тимер кертактаның сырын ашый-ашый агара. Кер күтәрә алмас ак бүз кабат ничек агара? Бәләк һәм таш арасында мең кыйналып агара... Бер тапланган күңел, әйтче. кабат ничек агара?.. Катыктан акча эзләү Хак түгелме: кул шулай ук эшли авыз өчен дә. Авызга кул ярдәм итми бары катык эчендә. Кирәк чакта сандугачтай сайрасын һәм кош тотсын,— әйтү башка, эшләү башка — авыз шуңа төшенсен. ...Табагы шул бигрәк тирән, ә катыгы ап-ачы... Авызыңа керәм, диеп, тормый икән акчасы. Шул гап-гади эш рәтен дә аңышалмый тиз генә, ә катыкта акча тәмен авыз шундук сизенә. Әйдә, авыз бер мәртәбә үзе эшләп ашасын... Ни әйтәсең икән, халкым, шушы уен аша син?. Бер төнлек күбәләкне юату Гомерне ник азсынырга?! — Оптимист җан бул. әйдә. Күз алдыңда Җирдән картрак йолдыз мөмкин үләргә. Эз калдырыр өчен кайчак җитми йөз ел вакыт та. Ә син. бәлки, төн яшәп тә. уелырсың якутка!..