Логотип Казан Утлары
Шигърият

Уртак сыйфат

Безнең илдә барлык халыкларга Уртак сыйфат нәрсә? — Бердәмлек! Бердәм булганга без илебезне Шушы биеклеккә күтәрдек Дошманнарның бүрекләре төшә Караганда безгә үрелеп Бу бердәмлек туды көрәшләрдә Ленин акылы белән берегеп Бар дөньяны таң калдырган сыйфат Тагын нәрсә дисәң — Юмартлык! Без никадәр ярлы елларда да Актык сынык икмәгебез белән Бүлешерлек бөек көч таптык. Ватаныбыз безнең шуңа көчле. Сафларыбыз безнең шуңар нык: Берләштерә безнең күңелләрне Ленин васыять иткән Туганлык