Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖЫРЫ АТЛЫЙ БЕЗНЕҢ САФЛАРДА

Хәзер аңа алтмыш яшь тулган булыр иде. Әмма шагыйрьнең гомер озынлыгы еллар белен түгел, аның халыкка калган җырлары белән үлчәнә. Ә шагыйрь Гали Хуҗи, белгәнебезчә, шактый зур әдәби мирас калдырды Поээиа сеючеләр аның шигырьләрен һем лозмаларын аратын укыйлар тормыш һәм иҗат юлы белән акыннан кызыксыналар. Гали Хуҗи 1912 елда Татарстанның злек- кеге Кайбыч. хәзерге Алас районы, Карама- сар авылында крестьян гаиләсендә туа Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, ул Казанга киле һәм башта югары уку йортында хәзерлек курсларында, аннары, зштән аерылмыйча, Казан дәүләт педагоги» институтында укый. Булачак шагыйрь 1929 елда комсомолга керә һем шул кениән башлап, үзенең бетен гомерен сафларында Корчагиннар гарби» ләнгән комсомол белен бәйли. 1932—1934 елларда Гали Хуҗи ■Кызылармеец» газет әтарь һәм редактор урынбасары, 1941—1942 елларда ВЛКСМ елке комитеты секретаре булып зшли, Шул елларда яшь шагыйрьнең «Шатлык», «Комсомолка», «Яшьлек тавышы» һәм «Тургайлар» исемле шигырь җыентыклары басылып чыга. Үз урынын һәрвакыт алгы сызыкта итеп тойган шагыйрь, туган җиребезне бас кынчылар итеге таптаганда, тылда кала алмый: сәламәтлеге бик ук шәптән булмауга карамастан. 1942 елда үзе телеп яу кырына китә Сугышта ул Воронеж һәм Беренче Украина фронтларында татар телендә чыгып килгән хәрби газетада Риза Ишморат. Ме- хвммет Садри, Госман Бакиров һәм Габдулла Шерипоәлар белән бергә зшли, газетаның җаваплы секретаре була Йерәгендә дошманга карага нәфрәт уты дерләгән шагыйрь кәрлы-бозлы поход юлларында да, салкын окопларда тон уздырган чакларында да үзенең икенче автоматын — дуслар күңеленә җылылык бирүче каләмен бер генә минутка да кулыннан тешерми, сугышчыларны җиңүгә рухландырган күп санлы шигырьләр, балладалар позмалар. очерклар яза. Ул әсәрләрдә тыныч таңнарның яңадан келеп туачагына ышаныч та, солдат күңеленә хас моңаю-сагышлану дә. бер үк сафта иңне иңгә куеп атлаган дусларына булган зчкерсез мәхәббәт тә мул чагылыш таба. Бу чорда язылган кайсы гына шигырен укып карама, шагыйрьнең бетен барлыгы белән посттагы солдат булып калуын тоясың Бу — намуслы зезмет итүем. Үкендермәс. күзем йомган чакта. Яшь гомернең болай үтүе. 177 сында әдәби хезмәткәр, 1934 елдан ул ва кыттагы «Яшь сталинчы» (хәзергә «Татарстан яшьләре») газетасында җаваплы секре Мин солдатың әле —һаман сафта. — дип яза ул 1945 елда "Австрия Альпларында» дигән шигырендә, туган илгә мөрәҗәгать итеп. Сугыштан соңгы елларда шагыйрьнең иҗаты тагын да активлаша, камилләшә. Бу елларда ул бер укуда күңелләрдә ятланып калырлык бик күп лирик шигырьләр, даһи юлбашчыбызның тормышын, кешелек дөньясына аны биргән Россиянең җирдә азатлык маягы булып балкуын, Бөек Ватан сугышында һәлак булган каләмдәш дусларының батырлыгын, интернациональ бердәмлекнең җиңелмәс көчкә ия булуын, сокланып туймаслык тормышыбызның күркәмлеген, совет кешеләренең рухи бөеклеген шактый тулы һәм калку гәүдәләндергән "Идел хикәясе», «Россия», «Гражданин, солдат, шагыйрь», «Безнең Муса», «Испания улы», «Янар йөрәкләр», «Күңел яктысы», «Каенсар», «Салават күпере», «Тормышка кайту» поэмаларын, «Сергей Чекмарев белән очрашу». «Капитан Русанов». «Ә ул җырлый» балладаларын иҗат итә. Совет патриотизмы һәм гражданлык хисе белән сугарылган әлеге әсәрләрендә дә ул үзен яңа шигъри офыкларга җилкендереп, чакырып-әйдәп торган темаларга, тормышчан әакыйга-күренешләргә тугрылыклы булып кала. Иделдә янган утларга күзен текәп шагыйрь менә болай уйлана: Текә үрләр — тормыш үрләренә Гел чакырып яна ул утлар. Күз тебәгәи туар көннәремә Гел яктырып яна ул утлар. Тормышка баштанаяк гашыйк, һәрвакыт көр күңелле, йөзеннән беркайчан да елмаю китмәс шагыйрь үзенең иҗатында әнә шулай «гел яктырып янган утларпга карап барды, шигырьләрендә һәм поэмаларында үз чорының сулышын тоеп, замандашларының уй-тойгыларын, көрәшле еллар аша узганда туган хис-кичерешләрен җырлап, зур корбаннар һәм беркайчан да кайтарып ала алмаслык югалтулар бәрабәренә яуланган имин тормышының кадерен белергә өндәп яшәде. Менә шуңа күрә дә аның әсәрләре бүген дә үзләренең актуальлекләрен югалтмыйлар, киләчәк көннәргә безнең белән бер сафта атлап баралар. Гали Хуҗи турында сөйләгәндә, аның тагын бер характерлы ягын искә алып үтүне йөрәк үзе таләп итә. Ул — әдәбият мәйданына әле яңа гына аяк басарга әзерләнүче яшьләрнең иң якын дусты, акыллы киңәшчесе, рыясыэ ярдәмчесе һәм ару- талуны белмәс тәрбиячесе иде. «Татарстан яшьләре» газетасының редакторы булып эшләгәндә дә. Язучылар союзының әдәби консультанты итеп билгеләнгәч тә аның бүлмәсеннән яшь авторлар өзелеп тормады. Ул, аларның кулъязмаларын укып кына калмыйча, иң уңышлы дип табылган хикәя-шигырьләрен укучыларга мөмкин кадәр тизрәк җит.серү чарасына керешә һәм моның өчен кулыннан килгәннең бөтенесен эшли иде. Хәзерге көндә «урта буын» дип аталып йөртелә торган язучылардан кайсыбыз гына үз иңендә аның җылы кулын тоймаган икән дә, каләмебезне кысыбрак тотарга ярдәм иткән һәм иҗатка дәртләндергән сүзләрен ишетмәгән икән! Аның яшьләрне яратуы, үз энеләредәй якын күрүе тикмәгә түгел иде. Яшь язучыларга, аларның киләчәктәге иҗатларына ул зур өмет, зур ышаныч баглады. Бу өмет, бу ышаныч шагыйрьнең «И шигърият, изге эшебез» дигән шигырендә аеруча ачык чагыла. Шигырь менә мондый юллар белән тәмамлана: Без егылсак, эстафетаны Яшьләребез алып китәрләр; Алар аны бездән арырак — Киләчәккә дәвам итәрләр. Шунысы куанычлы, шагыйрь әле үзе исән чагында яшь язучы дип йөртелгән бик күп әдипләребез аның бу васыятенә тугрылыклы булып калуларын үзләренең иҗатлары белән расладылар, укучыларга менә дигән матур-матур әсәрләр бүләк иттеләр һәм итәләр. Гали Хуҗи белән соңгы тапкыр очрашуым әле бүгенгедәй хәтеремдә. Татарстан китап нәшриятында эшләгәндә миңа аның «Җил тула җилкәннәргә» дигән җыентыгын редакцииләргә туры килде. Үз иҗатыма карата болей да бик таләпчән шагыйрь белән кулъязма естендә кат-кат эшләдек. Ул инде типографиягә тапшырырлык хәлгә килгән иде, «Җыентыкка кермичә калган тагын берничә яңа шигырем бар,—диде Гали Хуҗи шуида.— аларын иртәгә иртүк ки ереп җиткерермен, кулъязмамы тапшырмый торыйк» Бу аның безнең белән актыккы тапкыр саубуллашуы булган икән Иртәгесен без аны соңгы юлга озаттык. Бәтеиләйгә китәм. димәдең ич. Күрешербез, дидең, иртәгә. Шигыр. .ә^с— белән кнләм, дидең.. Әзер идек йотылып тыңларга. Күзләребез талды, карый-карый Син киләсе ерак юлларга. Ае да бит аның сии туган ай: Кичтән аяз. иртән болытлы. Таш яуса да барыбер килер, дидек. Беләбез ич синең холыкны. Җәяү килер- «Такси» чакыртмыйлар Походларны кичкән бу ирләр. ...Ишекләрне түгел, нишләп әле йәрәкләрие шакый бу җилләр!) Нишләп тели алар «үлем» дигән Салкын сүзне телгә алуны. Сүими шагыйрь, шагыйрь сүиә белми. Ул дерлаүие белә, януны. Син әйтергә хаклы: «Шигырь әчем Бик күбебез иртә яндык бит». „.Сине сеюем калыр гомерлеккә. Шул антымны минем алып кит) 1966 елның 13 Октябренда мин шагыйрь белән әнә шулай хушлаштым Вафа» булганда, аңа илле дүрт яшь тулырга дүрт кем калган иде.