Логотип Казан Утлары
Очерк

АВЫЛЫМ КАҺАРМАННАРЫ

Туган авылында кан-кардәшләре юклыгын яхшы белсә дә, аның Янгилдене күрәсе килә иде. Балачак сукмакларыннан тагын бер генә талкыр булса да үтәргә теләде ул. Көннәр көзгә авышкан чак иде. Күренекле галимнәрне, шул исәптән аны да — Ленин премиясе лауреаты, Социалистик Хезмәт Герое, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы. кукуруз үстерүчеләрнең Бөтенсоюз мәктәбе директоры ВАСХНИЛ академигы Гайфетдин Сәләхетдинович Галиевне Казанга чакырдылар Монда. Идел буендагы халыкара яшьләр лагеренда, ВЛКСМ Үзәк Комитеты яшь галимнәр семинарын (1973 еп) үткәрә иде Өлкән белгечләр алар алдында чыгыш ясарга тиешләр Аксыл чәчен таслап янга тараган, озын буйлы, ашыкмыйча, аңлаешлы итеп сөйли белүче академик -Гетерозис» дигән темага, ягьни гибридларның үз чыгышларын тәэмин итүче нәселләренә караганда көчлерәк үсеш бирү мөмкинлеге турында лакция укыды Орлыгыннан — он. ярма, крахмал, спирт, комбиазык; яралгысыннан — май, корь, сабагыннан — кәгазь, ленолиум ясалган, яшел массасы терлек азыгы өчен кулланыла торган кукуруз мисалында фәнни ачышларның отышлылыгы турында сөипэдв — Бу гибрид — гензтик яктан төрдәш булмаган формаларны кушылдыру нәтиҗәсендә гуа Аның беренче буынына гетерозин күренеше, ягъни аеруча көчле үсү. бик зур уңыш бирү хас,— диде академик.— «ВИР-42» сорты — шуларның берсе. Орлыкны муг. бирә торган гибрид ул Әмма аны тиешенчә киптереп, дөрес сакларга кирәк Язын тагын чәчәрсең, кукурузга баерсың Монысы — хәзерге күренеш Элек кукурузны зур көч түгеп үстерделәр 500 мең гектарлы мәйдандагы һәр үсемлеккә тукталып, очындагы себеркәчләрен сындыралар иде Бу эшкә гектар саен унар кеше бүленә Аларның һәрберсе әлеге участокта икешәр атна эшләп йөри Ил буенча исәпләгәндә, кызу урак өстендә, кылны кырыкка ярырдай вакытта, шушы шәгыгыә миллионнарча кеше тартыла иде Башка чарасы табылмады, себеркәчләрне сындырыл йөрмәсәң, кукуруз сабакка гына .сотыре. кыйммәтле чәкән орлыкланмый кала уңыш булмый Өстәвенә. ра« арасыннан бик игътибар белән үтсәң дә, кайбер үсентеләрнең башында берничә ••солтан» барыбер ка.та. бу хәл исә кайбер төпләрнең чәкәнсез алуыча, уңышның кимүенә сәбәп була Киләчәктә до кукурузның «яшәешен» бу ысул белән дәвам итү л.емиин түгел иде Селекционерлар һәр сабакны капшап йөрүдән котылу ысулларын эзләп баш ваттылар Гайфетдин Сәләхетдинович та бу зур максатка ирешү өмете белән күп тапкырлар тәҗрибә үткәрде тикшерү алып барды. Хәтерендә: бер көнне ул басуга чыкты Шунда үзенчәлекле кукуруз үсентеләре күрде — себеркәчләрнең кайб әрләрендә серкәләр юк Ә үзе башкалар белән беррәчән. зур буйлы булып үсә Галим шуны аңлап алды бу төр кукурузларга, чәчәк ату өчен, күрше үсентенең серкәсен -татырга» кирәк Т Селекционер «җитлекмәгән» культураны гадәти кукуруз белән кушылдырды Нәтиҗәдә үрчергә сәләтле себеркәчле токым өлгерде. Галим моңа үзе дә гаҗәпләнде •Бу нәрсә була инде?! — диде Гайфетдин үзалдына — Моңарчы мәгълүм булган нәсел закончалыгы бозыла түгелме соң?! Без бит, моңарчы үсемлектә аталык һәм аналык сыйфатлары берьюлы барлыкка килә дип белә идек Ә бу гибридлы кукуруз аталык үзенчәлекләрен кабул итәргә «теләми». Нәрсә бу? Ачышмы?.» ♦ Әйе. ачыш иде бу! Ләкин., чәчәк атарлык нәселдәше юк бит әле аның Шунлык- з тан Галиев, тикшеренүләрен дәвам иттергәндә, аларга яңа юнәлеш тә бирде. Эзләнү- < лар тагын бер яңа гөр китереп чыгарды, кукурузның анаг.ык үзенчәлеген нәселдән- = нәселгә күчерердәй кодрәте булган яңа гибриды табылды Галим, хромосомолар J тезелешенә үзгәреш кертеп, үсемлеккә чәчәк ату кодрәте «иңдерде» Бу — «орлыкны fb биологик атасызландыру» ысулы исеме астында кулланышка да керде Дөрес, мондый фикер кукуруз үстерүче Галим Михаил Хадҗинов күңзленә 1931 * алда ук килгән була Ләкин, практик әһәмияте күзгә бәрелеп тормаганлыктан, ачыш- j ха игътибар итмиләр Бу турыда матбугатта бер хәбәр дә чыкмый 1953 елда, илдә 5 гибридлы кукуруз игелә башлагач исә Гайфетдин Сәләхетдииоаич беренче булып J ачышны яңартып җибәрә. Ә аннары, М. Хаджинов белән киңәшеп, кушылдыру системасын камилләштергән * «Идел» лагерена җыелган яшь галимнәргә дә академик нәкъ шул хакта сейләгән ® Семинар тәмамлангач, үзе яшәп ята торган Краснодар краена киткәнче, туган авы- X лын — Апае районындагы Янгилде авылын күрел китәргә ниятләгән Алар бу юлга «Волга» машинасында, Казан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты хезмәткәре (хәзер Кубань тәҗрибә станциясе директоры) Владимир Сочен- _ ко белән бергә чыга. Кулларында — Татарстан картасы Казан-Янгилде арасын тоташ- “ тыргыч сызыкка күз салганнар. Ара ераклыгын 100 километрлар чамасы дип исәпләп - чыгарганнар. Машина алга чаба. Бару юнәлешен исә ялгыш билгеләп Чувашстан ягы- “ на таба китәләр. Сугыш елларында бабаларыбыз ат белән ашлык ташыган Терләме ; станииясеиә җитәләр. Тукталып сорарга булалар. у — Янгилдегә еракмы оле? — Биш чакрымнар чамасы. Сулга борылыгыз! Күрсәтелгән ара бетә Авылга керәләр Беренче йортның ишеген кагалар Каян кайтуларын сөйлиләр. Аннары сорып куялар — Галиев Сәлахетдин нигезе кайсы ;ирәдә икән? Карчык уйга кала: — Сәлахетдин дигән кеше яшәмәде кебек эезнең твылда Гайфетдин дә икеләнә башлый — Безнең авыл бу кадәр зур да түгел иде Адашып йөрибезме әллә без? Бу Алис районымы соң? — Юк Апае арырак ул Аннан безнең аша Сеияжскига терлек китерелер ит комбинатына Икенчесе дөрес юлны аңлатып бирә — Сезгә туп-туры көньякка таба барырга кирәк — Моннан еракмы? — Сиксән километрлар — Ерак икән,— диде Гайфетдин — Иртәгә Краснодарга да очасы бар Билет ке- евдв Аннары бераз уйланыбрак торды да, иптәшенә дәште — Барыбер кайтмыйча ярамас Юлга чыкканбыз икән ззлеп табыйк инде без Янгилдене Үкенечкә калуы бар.. « — Менә монысы — мин туган авыл, ичмасам! — диде Гайфетдин, Янгилдегә җит- «вч —Әнә, аның урамнары да өчәү генә Безнең балачакның иң рәхәт минутларын искә төшерүче елга әнә! Урамнар әле дә — чирәм генә Ялтырап торган «Волга» авылга кердә Ю Академик Гайфетдин Галиев турында шуннан артыгын ул белми дә калды Үз-үзен тотышы бик гади булган әлеге кешенең дөньякүләм танылган галим икәнлеген башына да китермәде Комбайнчы Габделхәй Краснодар китап нәшриятында -Лауреатлар» исемле кызыклы китап басылып чыкканлыгын, анда Н. Аксюк дигән авторның «Иҗат эвопю- цине» исемле очеркы да урнаштырылганлыгын, могаен белмәгәндер Очерк исә танылган совет селекционеры Ленин исемендәге Бөгенсогоэ ае» п хуҗалыгы академиясе академигы. Апае районының Янгилде аеыг.ы егет Гайфетдин Сәләхетдинович Галиев эшчәнлеггиә багышланган Галимнең үзен күреп сөйләшкәч. бу гаҗәеп бай иҗат юлы тагын да яңа якларымнан ачыга Дөрес, бу тормышны һәрьяклап тасвирлап б-р» мөмкин түгел Укучыга аңлату өчен кайбер сәхифәләргә генә тукталып утарга кирәктер „Грозиыйда ул укырга кергән Укый-яза белгэиле'ен һәм исәп-хисапка осталыгын чамалап, аны турыдантуры икенче класска кабул иткәннәр Малайны укырга нефтьче әтисе Сәләхетдин агай өйрәткән булган Алдагы елда беренче классны тамамлаган апасы Хәдичәдән дә күп нәрсәгә өйрәнгән ул Кечкенәдән үк күп белергә омтылган Мәктәптә дә тырышып укыган Беренчеләр дви булып пионерга кергән 1924 иче елны, яше тулмаса да әйбәт укуын, үрн.» тәртибен истә тотып аңа комсомол билеты тапшырганнар Җидееллык мәктәпне тәмамлагач. комсомолның район комитетына инструктор ител эшкә алганнар Бер үк вакытта ул кичке мәктәптә дә укыган 1928 елда Краснодар селекция һәм орлыкчылы к институтының агрономия бүлегенә керә Практика чоры җиткәч, аны Татарстан тәҗрибә станциясендә эшләргә Казанга җибәрәләр Гайфетдин монда мәкнең чәчәк агу биогогиясен өйрәнә Шул темага диплом эше яза Станциядә ул елларда ук егетнең мөстәкыйльлегенә сокланалар 1936 нчы елдан ул Воронеж өлкәсе Талое районының Каменно-Степная дәүләт сег-екция станциясендә кече фәнни хеэмәткор булып эшли башлый Тик яшь галимгә монда да озаклап эшләргә туры килми — сугыш башлана Ул үзе теләп кулына иорал ег.а Гайфетдин, сугыш тәмамлангач. Краснодарга хатыны һәм ике баласы янына кайт ты. Берничә ел шунда яшәделәр, аннары ул. өстеннән офицер киемен дә салмаган килеш, Кубань тәҗрибә станциясенә килде Кукуруз бүлеге мөдире Иван Кожухов белән очрашты Иван Васильевич зны — Рәхим итегез! Безгә Сездән белгечгәр бик кирәк! — дип, шатланып каршы- мды Бүлек мөдире аны кукуруз белән таныштырды, һәм бу үсемлек Гайфетдинне үз деиьвсыиа алып керде дә китте! Кукуруз селекция Һәм генетика өчен ифрат кызыклы объект булып чыкты себеркәчен сындырдыңмы үсемлек үзен-үзе серкәлендер* башлый. орлык бирә. Аның холкындагы сыйфатларны да шактый җиңел гене ысуллар белән үзгәртеп була Эзләнүләр нәтиҗәне дә тиз бирәләр оч-дүрт ел үтми, хезмәтеңнең нәрсәгә китереп чыгаруын күрәсең Тирле культуралар өчен уртак булган гомуми генетик закончалыклар да ачылып ачылып куя Болары—үткәндәге хатирәләр Галим бүген эшли торган тәҗрибә станциясе Крае кодер краеның Гулькеев районында икән Мәйданы әллә ни зур да түгеп —мең ген тар Шунда ук теплицалар. Ярдәмче хуҗалыкның фермалары йөзләп сыер дуңгыз асрыйлар Техника паркы бар Шулар белән идарә итүчеләр һәм фәнни хезмәткәрләр ■шәү эчен, газ белән су кертелгән, икешәр һәм өчәр катлы йортлар Поселокта TSO ЛӘП кенә кеше яши. Шуларның йәзесе — финг-и-технии хезмәткәрләр Араларында «райком члены, крайком Советы депутаты, бер академик — Гайфетдин Сәлехетди- иович Гаписв бар Үзе тыйнак, сабыр гади Монда аны баласычагасы да бел* икеи — Яшем арткан саен эшем күбәя фикерләр яңара бара өстәме резервлар •«ыла кебек,—дип сөйли Гайфетдин Сәләхетдинович— Латин Америкасында кукурузның 16 меңләп примитив тере бар Селекционерлар өчен никадәр байлык бу! Чынлап торып шөгыф>лене башласаң, әллә нинди сортлар туачак! Орлыкның гене- ’ия потенциалын киңәйткәндә, уңыш та артачак, аны гектарына 100—ISO центнерга җиткерергә мөмкин! Әлеге Кыргый кукуруз орлыкларының күбесе җыеп та куелган инде Алар ипнең алтын фонды булып саналучы, дөньяда иң зур генетик банкта тупланганнар Бу уии- квль байлык та шушы поселокта саклана Селекционер анда еш була Коллекцияләрне өирана Ирт* елгерүчен суыкка чы- Абм. аксымга бай. күп чәкәнле кукурузлар үегертәид» елардай файдалана Шуларга таянып, үзенең аспиранты, Мексика егете Рафаэль Ортего белән дистәләгән тәҗри. бәләр үткәргән ул. — Илдә кукурузчылыкны алга җибәрү өчен чит ил галимнәре белән бәйләнештә тору да бик кирәк.— ди Гайфетдин Галиев Ул үзе дә кукурузның туган иле — Америкада берничә тапкыр булган Европа селекционерлары ассоциациясе конгрессында катнашчан. Югославия, Франция, Болгария, Швейцариядә тәҗрибә уртаклашкан. Кайбер илләр белән орлыклар алмашкан. Станцияләренә кайткач, яңа төр бөртекләрнең составын өйрәнгән, Югославия, ГДР, Болгария, Чехословакия кукуруз институтлары белән Кубань тәҗрибә станциясе рәсми бәйләнештә тора һәм Экономик Ярдәмләшү Советындагы килешүләр юнәлешендә эшли 1978 нче елда, мәсәлән. СССР һәм ГДР селекционерлары «Бекось-215» гибридын сынадылар. Хәзер аны ике ил басуларында да үстерәләр Бу хезмәт өчен Германия Демократик Республикасының Авыл хуҗалыгы фәннәре академиясе Гайфетдин Сәләхетдиновичны үз член-корреспонденты итеп сайАкадемик Омскидан Киевка кадәрге шәһәрләрдәге селекционерларның «Төньяк иҗади берләшмәсе» белән җитәкчелек итә Берләшмәнең фәнни программасы булдырылган. — Илдә хәзер 22 миллион гектар кукуруз игелә,— дип сөйли Гайфетдин ага — Шул мәйданның 68 проценты төньяк өлкәләргә туры килә Анда кукуруз бары тик силос өчен генә үстерелә Анысының да уңышы түбән Аны, һичшиксез, күтәрергә кирәк Бу — безнең хуҗалыклар һәм белгечләр алдында торучы иң зур проблема, Мин, Ленин исемендәге Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы академиясенең кукуруз сдкция- се председателе буларак, шул хакта уйландым Әлеге эшне көньякта гына хәл итеп булмаячак. Украинадан Омск өлкәсенә чаклы сузылган өч мең чакрым арада тиз өлгерүчән, сөтсыман балавыз хәлендәге чәкән бирүчән кукурузларны сынап карарга булдым Сорауга жавап эзләдем: кайсы өлкәдә нинди төр гибридны чәчү отышлырак? Эшне ничек оештырырга? Кай якка күпме орлык җибәрергә? «Төньяк берләшмәсе» Идел буе өлкәләрен дә үз эченә ала. Татарстан тәҗрибә станциясендә Шәрәф Вәлиев беренче булып көньяктан җибәрелгән орлыкларны сыный башлаган. «Коллективный 6 ТВ» гибридын районлаштыру белән шактый мавыгып шөгыльләнгән Ләкин матур башлангыч ярты юлда туктап калган. Соңгы елларда республикада кукурузчылык тармагына бөтенләй кул селтәгәннәр, селекция эше туктатылган. — Менә шуңа күрә Татарстан тотрыклы уңыштан да мәхрүм,— дип аңлата Гайфетдин Сәләхетдинович— Татарстандагы географик шартларга тиз ияләшүчән гибридлар сайланмаса. киләчәктә дә алга китеш булмаячак Терлекчелек сусыл азыкка кытлык кичерәчәк Сөт һәм ит житештерү һаман да кыен хәлдә булачак Академик әнә шундый уйлар белән мәшгуль. Гомеренең нәкъ яртысын — утыз биш елын — кукурузчылыкка багышласа да. әлегәчә чишелмәгән мәсьәләләр аны бер генә минутка да тыныч калдырмый. Ул һаман эзләнүләр, яңа ачышлар белән канатланып яши. - Буш вакыты бөтенләй юк аның «Арыганчы хезмәт итәм,— ди ул,— ә аннары икенче эшкә алынам Сайлап кына газета-журналлардагы мәкаләләрне укыйм Телевизор карыйм Бакчада казынам Ике балабыз читтә тормыш корганлыктан, хатынга өй эшләрендә дә булышырга туры килә. Кайбер кичләрдә, фотоаппараттагы пленкаларны эшкәртәм, фотолар ясыйм. Иң яраткан шөгылем — рәсем ясау. Анысына вакыт җитми, киндергә төшерәсе образларым күз алдымда тора...» 1981 нче елның 18 ноябрендә Гайфетдин ага җитмешен тутырды. Әмма, аны күргәч «Ул сигезенче дистәне ваклый башлаган»,— дип әйтергә батырчылык итмисең. Гайфетдин Сәләхетдинович төскә-биткә шактый яшь күренә. Хәрәкәтләре җитез. Социалистик Хезмәт Герое Гайфетдин Галиев әле дә яңа тәҗрибәләр белән мавыгып яши. Юбилей көнендә хезмәттәшләре аңа, вакуум эченә урнаштырыл, өсте- нә «Сез бер чәкәнне ике иттегез!» дигән сүзләр язылган сәер кукуруз тапшырганнар Бу символик бүләккә карап Гайфетдин ага «Ике чәкән генә азрак, бер чәкәнне өчкә әйләндерәсе иде!» — дип ашкынып иҗат итә Краснодар Лпас