Логотип Казан Утлары
Повесть

БИШЕК

 Беренче бүлек ит үзен кайтарып куйган зур йөк машинасын капка төбеннән озатып калды да, ишегалдына кереп, урта бер җиргә килеп басты. Аның әкрен генә җиргә сузылып ятасы да кояш җылыткан яссы, ак ташка битен куеп торасы килә иде. Канчандыр үзе, апалары белән абыйлары, энекәшләре, әтисе һәм әнкәсе яланаяк та, чабата, резин галош, туфлиботинка, күнитек белән дә шомартып бетергән яссы ак ташлар Шуларга колагыңны куеп тыңласаң, кайчандыр бу йортта яшәгән, кайсы мәңге кайтмаска киткән, ә кайсы ераклардан бер кайтып керәчәк кешеләрнең аяк тавышлары ишетелер иде микән? Антны тамагы төбенә килеп тыгылган кайнар төен һәм күз яше буып алды. Эссе ишегалды бушлыгында бары тик чикерткәләр зыңы гына ишетелеп тора иде. Ул бушлыкны Ант төяп кайткан әйберләр дә тутыра алмаган. Киресенчә, алар ул бушлыкны тагын да сиздеребрәк торалар бугай. Хәер, биредә инә төртерлек тә буш җир юк икән. Бердәнбер буш урын — Антның башы түгелме соң? Аның бер генә уе да юк. Бу мәлдә аңа уй кирәкми дә Ул басып тора һәм күзәтә генә. Әйтерсең лә карлы тау түбәсенә менеп баскан да үзеннән түбәндәге дөньяга карап тора. Ишегалдындагы әйберләр аның бер өлеше мәллә? Хәер, юк. Киресенчә. Ул үзе ишегалдындагы һәр нәрсәнең бер кисәге бугай Мондагы һәр нәрсә — буявы уңып, кибеп бетә язган калай түбәле карт йорт (иске түгел, нәкъ менә карт йорт), дүрт баганалы урыс капка, үләр алдыннан гына әтисе яңадан корып-сипләп куйган абзар-кура, кыл урталай ярылган бүрәнәләрдән буралган келәт, карлыган бакчасының аратасыз коймасы, зәңгәргә буялган болдыр, инде яргаланып бетү генә түгел, эчтән чери башлаган бүрәнәләр өеме, күп санлы келәләр һәм төрле бикләр, болдыр баскычы төбендәге тегермән ташы китеге, кече капкага, абзар һәм келәт ишекләренә таба салынган яссы ташлар, өй кәрнизеннән сузылган яңгыр аккыч калай юллык, аның астындагы тузган тимер мичкә, болдыр тәрәзәсе төбенә эчтән тезеп куелган эреле-ваклы дистәләгән үлчәү герләре, утын кискеч «кәҗә».. Алда-артта, уңдасулда, якын һәм ерак. Аит сагынып кайтты Ул үзенең күз карашы төшкән һәр нәрсәнең күнелендә терелә, җанлана, хәрәкәтләнә барганын тоеп алды Биредәге әйберләр, һәрбер нәрсә, гүя ниндидер тылсым белән кайчандыр тора таштай катып калганнар да. менә хәзер, анын җылы карашы тешкәйгә уянып, тирән итеп сулап җибәрделәр кебек Ул туган йортын кирәген нән артык тыныч күңел белән барлап торуына гаҗәпсенеп куйды Та- ф мак төбендәге кайнар төер эреп югалды күзен чылаткан яшь элпәсе х кипте Шушы урында ул хуҗасыз, хәтта ташландык йорт-җирне бита раф төстә күзәтүенең уйлар һәм хәтер белән алмашына баруын тоеп = алды һәммә нәрсә аның күз алдында җанланып, әүвәлгечә, үзе бел13 гәнчә терелеп китте Алар хакындагы уе. күз алдына китергән күренеш- ♦ ләр. кыска, кырыс булса да, кадерле иде '•л иң кирәген генә хәтерләргә в. тырышты, Ин кирәген, иң кэдерлесен Калганнарынын әһәмияте юк £ Тау башына менеп җиткәч, күтәрелгән вакыттагы һәммә авырлыклар * ның әһәмиятсез, вак нәрсәләрдән генә булып калуы кебек. Хәер, аек * акыл белән уйлаганда, хәтердәге нәрсәләрнең вак төяге дә, ин зур нс- н тәлеге дә бер үк әһәмияткә ия бугай. о к п Менә капка. (Мин аның ачык калганын исемә төшереп, ябып куярга ниятләп барган идем.) Әйе, менә дүрт имән баганалы капка Багана лары җир турысыннан чери башлаган икән инде «Катырак җил чык са...» —дин уйлап бетермәдем, капка, таяныч эзләгәндәй, мина таба авыша башлады Такта ярыгыннан кояшның нечкә ген» бер нуры килеп керде дә, көзгедәгечә минем хәтеремдә чагылып, уйнаклап алды Бер генә мизгелгә сукыраеп калгандай булдым һәм мин шул ялкынлы ка рацгылыктан үземә таба йөзеп килгән җигүле күк биягә каршы fteiep дем. Табан астын урамдагы калын чирәмнең салкынча сулышы кы тыклый, күкрәгемне шатлык кыса — Капка ауды, әти! Сөенчегә нәстә бирәсең’ Капка ауганга — сөенче! Ул заманнарда капка аву крестьян ган- ләсе өчен сыер үлү белән бер үк төсле афәг Күп балалы гаилә өчен бигрәк тә Балалар өчен түгел, аларга һәр яңалык сөенче алырлык куаныч һәр афәт ата анага килә — Капка ауды, әти! Сөенчегә нәстә бирәсең? — Өстегезгә аумадымы? — Арбадан сикереп төшкән әти мине күтәреп алмакчы була, тик «сөенче» хәбәр аны шул кадәр куркыткан, анын мине калтыранган тезенә кысарга гына хәленнән килә — Өстегезгә ау мадымы? — Юк. Әнн.. — Нәрсә булды әниегезгә?’ — Берни дә булмады, әти Әнн булмаса — Шул-шул менә — ул булмаса! Ә ул бар, улым — Әти. күтәреп алып, мине арбасына утырта, үзе дә үрәчәдән аягын салындырып утыра, күк атка (ул атның Күгәрчен кушаматлы булганы исемә төште) күк атка чөңгерә дә күчтәнәч капчыгының бавын чишә башлый - райүзәктән кайтышы, буш кул белән түгел (Ул колхозның хуҗалык мөдире иде ) Капка ауганга — сөенче! Тычканга үлем, мәчегә көлке Җәй башы Көн кояшлы, ләкин бик җилле Ишегалдында учак янын Дагы шикелле җылы Өй нигезе буендагы чокырда таныклар тузанда МШ Гыныч, рәхәт Әнн кер уды ia. ин Җепсәсеннән лапас баганаларына тартылган юкә бауга элеп куйды, безне, өч дүрт бада чаганы, кагылып керләрне пычратмасыннар дип. Урамга чыгарып җибәрде Кече капкадан тышка атлавыбызга, урамны бетереп тузгып килгән кшаЙтан туе» өермәсенең эссе, тыгыз сулышы тын юлларыбызга кереп тыгылды. Ә капка әкрен генә итеп, күрше Хафиз бабай биленә таянып, урыныннан торгандагыча, бер-ике мәртәбә ыңгырашып кына авып төште. — Баш исән булсын, карчык,—диде әти.— Яңага вакыт иде инде. Аны сүтүе дә чыгым ич әле.—Сүзен ул:—Берүк, ут-күздән саклана күр! — дип тәмамлады. Яңа капкага иске капка келәсен куйдылар Яссы тимер тасмадан матурлап бөгеп ясалган келә, аз гына көч салу белән, келт итеп ачылып китә, әйтерсең лә фотоэлементы бар. Безнең ата-бабаларыбыз матур лыкка үтә сизгер булганнар шул Фотоэлемент ише генәме соң? Аит барыбер түзмәде, кинәт чүкте дә, әкрен генә алга иелеп, учлары на таянды һәм битен яссы ак ташка куеп ятты Аның ирене, ирексездән: — Бигайбә,—дип кыймылдады Тагын әле йөгерек, әле әкрен, әле сулышын бүлеп, әле иркенләп тын ала-ала: — Бишегем, кайнар бишегем минем,— дип пышылдый башлады — Тик син каты бәгырьле булма зинһар,— дип дәвам итте ул.—Мин йомшардым инде, кичер, бигайбә,— дип пышылдады.— Дөнья... дөнья зур, анын мина биргән бәхете үзеннән дә зур булып чыкты ахрысы. Бары сын да аңа кире кайтардым. Бишегем,— дип яңагын таштан алды ул,- Кайнар бишегем,— дип тураеп, тезенә калыкты һәм, торып, тирән бер үкенеч хисе белән — Бигайбә,—дип кабатлады. Кулы белән битен каплап, бер кавым, ниндидер тавышлар ишетергә теләгән кебек, сагаеп, нәрсәгәдер колак салып торды. Нинди тавышлар бу? Әллә тавышлар, әллә тау упкыннары шикелле төпсез тынлыкмы? Бәлки шушы иске йортның кайнап торган чакларындагы көндәлек тормыш итү тавышыдыр, бәлки кайбер бәйрәм көннәренә туры китереп, сирәк-мирәк җыелгалын торган кунактөшем, тыйнак мәҗлес шавыдыр? Әллә бала-чага көлүе яисә елавы микән? һәрхәлдә, Аит өчен кадерле, изге, юанычлы һәм юксынулы авазлар Югыйсә, ул аларны шул кадәр дә гаҗиз калып тыңлап тормас иде. Әнә ич, аңа әнкәсе белән әтисе эндәшкән кебек булып китте Тик каян? Күктәнме, әллә кое төбеннәнме? Әнкәсе: — Кайттыңмы, бәбкәм? —дип сорады — Кайттым,— дип җавап бирде Аит — Ашарыңа җиттеме? — Җитте. — Кара, чабатаң тәмам тузган лабаса! — Чабатаң? Мин хәзер чабата кимим инде, әни. Ә менә йөрәк тузды бугай. ■ — Солтан авылы белән безнең авыл арасы җйңел юл түгел шу-ул... Унбиш чакрым Түз, түз Мәктәп юлы картайган көннәреңнең юлларын җиңеләйтер. — Иң җиңеле язгы ташуларда чабата киеп узган шул унбиш чакрым юл икәнен белсәң иде син, әни! Анда чабата гына туза нде. Ә дөнья гизгәндә, йөрәк туза икән . — Әйдәле, Аит! Малларга печән салып керик әле, улым. Буген-иртә- гә сыер бозауларга тора, алла теләсә!.. Бу тавыш әтисенеке иде Аит аны мең кеше берьюлы сөйләшкән җирдә дә танып алыр иде. «Әти...» — дип уйлады ул. Уйлады гына, әмма күз алдына китерә алмады Атасы белән әнкәсенең тавышлары аның күңеленә җил кебек кенә орынып узды. Ул текәлеп карап торды да, иелеп, кулына балта ал ды. Күгәргән балта коргаксыган сабында буш утыра иде. Ул. тирән сулап, яргаланып беткән бүкәнгә кизәнде. Ләкин, балта күтәргән кулы астыннан өйләренең аркылыторкылы такта кагылган өч тәрәзәсен күреп, шунда таба атлады Кубарылып ташланган такталар, каз каурыйлары сыман, тавышсыз нисез генә як-якка очып китте. Ул тәрәзәгә кунган тузанны сөрткәләде, кулын күз өстенә куеп, өй эченә карады, һәм караңгы ф пыялада әтисенең ап-ак йөзе белән маңгайга-маңгай, күзгә-күз очраш- * кандай булды. «Ир-егет, шулай бишегенә әйләнеп кайта ул. улым» f Аит артка сикерде. Янтаеп, кырый тәрәзәгә ташланды, һәм аның да 5 такталарын кубарып ыргыткач, тәрәзәнең пәрәвезле өлгесе аша үзенә ~ карап торган әнисенең йөзен күргәндәй булды «Рәхмәт, улым, йортны 4 ятим итмәдең». Аит балта тоткан кулының беләге белән маңгай тирен сөртел алды. ? йөзенә әкренләп елмаю чаткысы тарала башлады, һәм ул эчтән генә с- көлеп куйды Яхшы хуҗасы тавышына күкрәк эченнән генә кешнәп җа- * вап биргән тук атмыни! — Кайттым әле, мать честна!. «Менә хәзер чүмеч белән генә чөмереп алып, әчегән бал эчеп жнп-пәр * идеи ул, брат!» — диде ул үз-үзенә. Ул атасының; «Әчегән бал! Җитмәсә, чөмереп!.. Мин сугыштан кайтып кергән мәлне борыныңнан агып төшкәнне иренең белән суырып тор геныңны онытма, малай актыгы»,— дигән тавышын ишеткәндәй һәм аның кисәтүле тырпайган, тәмәке тартудан тырнагы саргайган буун тыклы бармагын күргәндәй булды Тын иде. Әле һаман тын иде. Чикерткәләр сайравыннан тынлык зың лап тора кебек. Җиләс Хәер, ара-тирә шоссе юлдан узучы машиналар тавышы ишетелгәләп куйгалый, күршедә генә тавык кытаклап җибәрә, урам буенча бер эт өреп уза Аит бүкәнгә барып утырды Әле генә ташып торган хисләре сүрелергә дә өлгерде. Ул нидер югалткан һәм шуны эзләгән кеше сыман, герле якка карангалап, тик берни күрмичә болдырга менде, кулы үзеннән үзе баскычка сөялеп торган гитарасына үрелде Ул чәнти бармагының тыр нак очы белән иң нечкә кылына чиртеп куйды, аннары бер аккорд сугып алды - ля бемоль. Тормышның. текә тавында баусыз калдым ялгыз дип, хәтерләгән кебек кенә итеп көйләде ул һәм җырнын Бвркетләрнсң ояларын ташлар нштс түбән Кайда син? Ишетәсеңме Бу — минем тәүбәм -дигән өлешен ул күңелендә генә җырлап алды Бу җырны ул үзе чы гарган иде. Памирда Ярты чакрымлы текә бер кыяны үткән чакта Аит - иң алда Аңа орынып, болытлар агыла Көн кояшлы иде. сирәк болытлар кошлар көтүе шикелле уздылар да киттеләр Бу җырны көй ләп эзләп биеккә күтәрелүе аңа игътибар тупларга булыша кебек иде Ул көнне аны б.нн түбәсеннән өстәрәк нинди дер ярыктан жил сы гы| тынычсызлан торган иде Хәер, ул сызгыру җил тынгач та бетмәде 5л сызгыру да түгел иде бугай, ә тау кыяның тартылып, киерелеп торган кылы, эчке резонансы булгандыр Сызгыру аның кәефенә кире тәэсир итә, аны узып китәргә ашыктыра, бармакларын кабаландыра һәм, бер Дә бер мәлне шул кабалану белән сызгыруның резонанслары бергә туры килеп һәм бер-берсенә ярашып, Антны күтәрелгән кыясы-нне белән җимереп ташлар кебек тоелган иде. Ул чакны бу җыр һәм аңа сүзләр уйлау аның кәефен бер тигезләнештә, бер яссылыкта тотып торган иде. Хәзер исә. ул җырның кинәт кенә үзенә теге сызгыру кебек кире тәэсир итә башлаганын тоеп алды. Шуңа күрә аннан котылу өчен хәтерендә яңарып җиткән һәм инде теленә. бармаклары очыннан гитарага күчәргә торган өлешен җырлап бетерергә ашыкты: Югарыга менгән саен Җилләр дә зәһәр. Түбәннән югары менү Хәтәр, ай. хәтәр.. Хәтәр. . Ә тагын да хәтәррәге — югарыдан түбән төшү. Менгәндә күз һәм бармаклар белән капшап менәсең, ә төшкәндә — аяк очы белән капшанып Ничә елларга сузылган шәһәр тормышыннан соң авылга торырга дип кайтуын ул аяк очлары белән капшанып, кыядан түбән төшүгә тиңләштереп карады Ни көтә аны монда? Хәтәр билгесезлек. Төшкәндә ул иң ахырдан була торган иде. Кыядан төшкәндә ахырдан булу — менгәндә иң алдан булу белән бер үк. Икенче бүлек Җырның дәвамы бар иде әле. Ул өлеше, чыннан да. аңа тау сызгыруы сыман тәэсир итәчәк иде. Чөнки анысы — аның үз җанының резонансы. «Әгәр хәзер сиңа ирек бирсәм, син минем кәефемне җимерелеп төшкән кыя шикелле итәчәксең! — дип уйлады Ант.— Кит. онытыл!» Ул гитарасын өеп куйган әйберләренең арткы ягына шудырып төшереп җибәрде. Гитара бөтен кыллары белән зыңлап тынып калды. Бая үзен кайтарып куйган шоферны сыйламакчы булып, ул бер рюмка чыгарып куйган иде — шул күзенә ташланды. Антның «Әче бал безнең үзебез белән, әти!» — дип, үзен биләп алган мон киеренкелегеннән котыласы килә иде. Ул чит ил күренешләре, этикеткалар белән чуарланып беткән сумкасының (спорттан киткәндә, дуслары бүләк иткән истәлек) замогын ачып җибәрде дә эчемлек шешәсе суырып чыгарды Тик аның рюмкадан эчмичә, үзенең иң соңгы җиңүе өчен бирелгән бәллүр кубоктан эчәсе килеп китте. Туган нигезендә яшәргә (ә бәлки үләргә дәдер) кайтуы да аның соңгы җиңүе түгелме соң? Соңгы җиңүе ләбаса! Ул савыт-саба әрҗәсеннән сары күлмәгенә төреп салган кубокны эзләп тапты да, шул ук күлмәгенең җиңе белән сөртеп алгач, шаулатып эчемлек салды. «Сезнең исәнлегегез өчен, әни!» — диясе килде, тик сүзсез генә эчеп куйды. «Инде исәнлек өчен түгел, истәлек өчен генә»,— дип уйлады ул кул сырты белән авызын сөрткән чагында. Аскы иренен тешләп һәм күзен кыса төшеп, өнсез калгандай булып, бер читкә карап алды. Башында тагын бернинди уй калмады, күзе берни күрмәс булды. Ниндидер котылу чарасы эзләп, уң кулын алга сузды да әйберләр арасыннан шпагасын суырып чыгарды Нигә икәнен уйлап тормастан, ул аның салкынча корычына иренен тидереп алды да баскычка утырды һаман да шулай өнсез калган рәвештә шпаганы идәнгә суккалый башлады. Урамнан сөйләшә-сөйләшә бер төркем кешеләр узып китте. Тик аның төбенә кадәр ачылган кече капка ягына күтәрелеп карыйсы килмәде. Әгәр караган булса, ул анда үзенә таба якынлашучы бер туташнымы, ханымнымы күреп алыр иде Ә хатын-кыз аның каршысына ук килеп туктады Аит аны һаман күрми иде әле. Ул бары тик шпагасының бер мәлне кинәт хәрәкәтеннән туктап калуын һәм очында ике тамчы кан пәйда булуын гына искәреп алды Игътибар беләнрәк караса, кан там чылары тугел, бәлки кызылга буялган ике тырнак икән Ул карашын ялтырап торган тырнаклардан ак, озынча һәм шома бармакларга кучерде, ул бармаклардагы ташлы һәм ташсыз алтын йөзекләргә игътибар итте. Тик түзмәде, башын кисәк күтәреп, алдында торган хатынга бөтен барф лыгы белән күрердәй итеп карап куйды Аның каршысында кайчакдыр * чәчен сарыга буяган (ул колагы тирәсенә жыйнап куйган чәченең очла- « рында гына калган) ак йөзле, учактан кар өстенә чәчрәгән утлы күмер- = не хәтерләтеп янып торган иренле һәм яшел күзле, сыгылма билле һәм 10 жиңел сөякле, кызыл кофта белән аквельвет чалбар кигән бер хатын- ♦ кыз басып тораиде. а Өченче бүлек < Ант аныц башта иреннәре кыймылдый башлавын күреп алды, ан- X нары: * — Ярамый,—дигән тыныч тавышын ишетте — Нәрсә ярамый? — дип кайтарып сорарга мәжбүр булды Ант Ханым ни әйтергә белмичәрәк торды — Нигә ялгызың эчәргә Алай кирәкми,- диде ул шешәгә ымлап. — Әлегә монда син кирәкмисең,— диде ул хатынга каш астыннан туп-туры карап. — Ялгыз эчмә,— диде хатын кабатлап Алар әле һаман берсе шпаганың сабыннан, икенчесе очыннан тоткан килеш торалар иде Аит юри тупас итеп; — Кушыласың килә ахрысы. - диде Хатын шпага очын ычкындырды, иелеп шешәне алды һәм әйләндерә- әйләндерә аның язуын карап чыкты — А-а-а1 «Камю!» — диде ул телен шартлатып Ант аның вак кы на тигез тешләрен күреп калырга өлгерде Хәер, хатын тешләрен яшер мичә, җай чыккан саен, ешрак күрсәтергә күнеккән булса кирәк — Бик илаһи утырасың Алла кебек — Аллага «Сез* дип эндәшмиләр Аллага якынрак булыйм дисәң, аңа «син» дип эндәшү мәгъкульрәк — Ярый, килешәм Әй, син. алла! Монда ошый миңа? Хатынның уйный башлаганын тоеп. Ант кырыс кына — Миңа ошамый,—дип куйды — Алайса, ник күктән жнргә төштең, алла? *- «Төштең» дип, каян алып әйтәсең? Бәлки мин менеп китәргә жы- енганмыидыр — Мал-мөлкәтеңә караганда, син күктән төшкән булырга тиеш Хатын. матур хәрәкәт белән бер адым ясап, янда торган йомшак, коңгырт төстәге эре чәчәкләр төшерелгән кәнәфигә борылып утырды Ә мина монда ошый! — диде ул тешләрен күрсәтеп Аның чак ачылган тешләре арасыннан кызыл тел' очы тукталып калды Бу хәлендә ул мәчене хә терләтеп куйды Аның зур күз алмасы, ничектер, мәченеке кебек аркы лыга кысылып тора иде шикелле — Миңа ошамый,— диде Аит юри Әгәр дә «мина ошый» дисә, алар арасындагы сүз өзелеп торачак, яна сүз башлавы жиңел бирелми Хатын да нәкъ аның «ошамый» диюенә ябышты ләбаса — Ник ошамый? Тәхетеңә ярашып жнъмн мәллә? - диде ул һәм аягын аягына куйды да ияге белән учына таянды — Миңа син ошамыйсын' диде Аит Бу сүздән соц хатынның чы- гып китәсенә икеләнмәгән иде, тик ул тыныч кына, тавышын һнч үзгәрт- мәстән: — Ллай артык борчылма ошаган чаклар да булыр әле,—диде Әйтерсең лә алар әллә ни гомердән килгән таныш-белешләр. — Теленә карап фараз кылганда, син бик күпләргә ошамыйсың булса кирәк, - диде Аит, шул ук «ошамый» сүзен дәвам иттереп. — Әйе, мин сине шатландыра алам шул телем аркасында мин хәтта иремнән да котыла алдым Аит аның туры һәм кыю сүзләренә гаҗәпсенеп, аны баштанаяк карап чыкты. — Син ул ирне бик бәхетле иткәнсең. Инде мине бәхетсез итәргә чамаламыйсыңдыр бит. минем сиңа ни зыяным тигәне бар? — Кем белә бәлки бәхетле итәрмендер әле,— Хатынның күз карасы тагын баягыча ук — мәченеке кебек, аркылыга кысылып куйган шикелле тоелып китте. —» Рәхмәтләр яусын инде, куандырдың,— диде Аит хатынның шаяртуын аңлагандай Дөрестән дә болай шаярып сөйләшү аларның икесенә дә ошады булса кирәк Хәтта кәефләрен күтәреп җибәрде, ул гына да түгел, арага көзге пәрәвезләр сыман җиңел һәм матур бер җеп сузылгандай булды Әлегә исә аларның һәр икесе өчен дә бер берсенең шаярып сөйләшкәнен аңлавы рәхәт иде. — Миңа ошый монда,—дип кабатлады хатын һәм кәнәфигә бөтен гәүдәсе белән чумып, аркасын терәп утырды Кайдадыр рестораннар, коктейль-барлар.. Ә монда .— Ул әйтеп җиткермәде, кулын җәеп җибәрде дә як-ягына каранып алды. — Иске-москымы? Кайда кыйшык, кайда җимерек, кайда черек,- Хатын сүзен әйтер алдыннан көлеп — Сиңа бик килешеп тор,а! — диде. — Мондый сүзең өчен куалап чыгарыр дип шикләнмисеңмени соң? — һич. Сиңа бүген әңгәмәдәш кирәк. — Психолог икәнсең.— Ант чиста нур белән тулып торган кубокка коньяк салды. Хатын аның һәр хәрәкәтен, һәр карашын күзәтеп тора иде. Аит кубокны югары күтәреп, аңа сузды. — Эчкерсезлегең өчен! Савытның түбәнге бер өлешендә ачык көрән нур ноктасы җемелдәп тора иде. Аңа хатынның да күзе төште, ләкнн ул, карашын әлеге ноктадан бармагындагы якут кашлы йөзегенә күчереп карады: кайсы нурлырак? Тәгаен чагыштырырга теләгәндәй, ул кубокны үрелеп алды. «Бу дөньяда һәр нәрсәне чагыштырып була шул,— дип уйлады Аит — Син хәзер, ханым, коньяклы бәллүр савыт нуры белән алтын йөзегеңнең кашын чагыштырып утырасың Ә шул ук вакытта минем үзеңне кем беләндер чагыштырып утыруымны башыңа да китермисең, ханым» Тик ул бу хатынны кем белән чагыштырганын хәтерли алмады. Аның каравы, ул инде хатынның рубин йөзеге һәм коньяклы бәллүр җемелдәвеннән дә балкышлырак бер нурны исенә төшерә алды Ул нурла. күктәге йолдызларның нуры җиргә миллиард еллар аша килеп җиткәне кебек. Антның хәтеренә таба ерак үткәннән — бала чагыннан ух юл алмады микән? Мин аны Байкал күле дип атадым. Инешнең авылыбыздан ярты чакрымнар түбәнрәк урынында жнгү- ’ е ат. .машина-трактор чыгып йөрер өчен уңайлы бер кичү бар иде Инешебез күп сулы түгел, ләкнн тирән ярлы Ә кичү урыны ике яктан да сөзәк, җитмәсә юлы тау юллары кебек бормаланып менә — йөк йөр- тер өчен үтә дә кулай. Шунын өстенә кичү тирәсендә елга төбе ап-ак ташлы, юри түшәсәң дә. алай тигез һәм каты булмас Су монда җәелеп, сай гына булып, чишмә шикелле челтерәп ага Бу урынга авыл көтүе төшлеккә туктый торган иде. Сыерлар җәйге челләдә суга ук кереп ята. төркем-төркем сарыклар да башларын үз күләгәләренә төртеп, суда басып тора ♦ Бу төшкә җитәрәк. инеш тек.» борылыш ясый Биек, кызыл ярлар * Ярда катламкатлам токымнар чиратлаша иң түбәндә ак таш. аннан 3 соц кызыл ком. аннан кызыл балчык, аннан ары торф, иң өстә кара 3 туфрак Кызыл ком арасыннан без алтын бөртекләре эзли идек. Берсе е котыртканмы, хыялыбыз кушканмы Безнең аныл тирәсендә жнр астында алтын бар икән диләр иде, ул йодрык йодрык булып, нәкъ шул кы- < зыл ком арасында ятадыр шикелле иде безгә Язгы ташуда кузгалган * бозлар ярны туктаусыз ашый, яңартып тора, ком белән ташларны кн- * чүгә таратып сала Ә яр астындагы тоба» а яке дилбегә дә төшеп җитми >- диләр иде. н Бер елны, ташудан соң, ннеш суы ниндидер кодрәт белән, текә £ борылышка орынмас хәлдә калды Тоба урынында түгәрәк, тирән күл « хасыйл булды. Артык суы бәләкәй чишмә хәтле генә булып агып тора иде. Мин Байкал күле дип менә шул күлне атаган идем Ул халык теленә дә күчте. Башта аннан язын торып калган зур-зур балыкларны сөзеп алды лар Бәртәс, чуртан, табан, җәен Вакыт үтү белән, суның төсе күзгә күренеп үзгәрә башлады Башта ул зәңгәрсу иде Аннары яшел төскә керде Күпмедер вакыттан соң ул төссезләнә башлады, суы салкынайды, төбендәге елгыр балыклар күзгә күренеп йөзә, тик тоттырмыйлар иде Кимегәннән кими барып, бер заманны тәмам юкка да чыктылар Бу без малай-шалай өчен, моңар чы күрелмәгән, җавабын хәтта дөньядагы күп нәрсәне белеп бетергән әти әниләребез дә тапмаган тылсымга әйләнде Бактың исә. балыклар җылы ннеш суына күчеп беткәннәр икән Аның караны күлнең төссез суына әллә кайдан гына көмештәй нур ИҢӘ башлады Ул көндезләрен балкып тора иде Төбенә ярдан ишелеп төшкән кызыл ком җәюле алтын табакмыни! Берәүләр ул балкышны чишмәләр белән җир астыннан кил.» дип сөйләделәр хыялга баеракла- ры күлгә төннәрен көянтәле Ай кызы суга төш.» икән, төшкән уңай дан бер коенып та ала икән дип чыгарды Имеш, ул көмеш нур күл суы на сылу кызның ахак тәненнән юылып кала икән Аиыл кешеләренең хыялга тагын да баераклары ул нурны Ай кызының төнге күз яшьләреннән күрде. Ике дилбегә җитмәс шундый тирән күлне көмеш нур белә» тутырыр өчен ялгыз Ай кызына күпме күз яше түгәргә кирәк булды икән соң? Чынын беркем белмәгән Бары тик гашыйклар гына Дөньяда га шыйклар белмәгән сер була димени?’ \лар бүтән кешеләр күзе" күр мәганне кайнар йөрәкләре белән сизә ләбаса Бер егет сөйгән кызына Искәндәр кашлы көмеш йөзек бүләк иткән, ДИ, Кызы, ямьсез дни. алмаган, имеш Хнылымдагы Байкал күленең төссезләнеп калган бер мәле бар иде ич .vie Ул көмеш йөзекнең Искәндәр кашы нәкъ менә шундый төстә булган, имеш — Көмеш нурлы күл буена кил. ул йөзеккә шунда йөрәгебез төсен кидерербез. — дигән бичара егет Кызы, ышанмас.» да күнгән тагын Тул ган ай чыгып, айдагы көянтәле сы»\ кыз f*»rru йөзенә елмаеп җнб.»р гәндә, җитәкләшеп күл буена килгәннәр Нет төссез кашлы көмеш йн..,,., учина яшереп ялганы • • курка-курка гына суга манчып чыгарса, нн күрсеннәр нәзек кашы кызлар бите сыман Мсуланыпалсуланын яна, ди! . Кыз мәхәббәтеннән тилереп, егет сөюеннән шашып, текә яр башына менгәннәр дә Ай кызына, рәхмәтләрен кабул кылуны сорап, кулларын сузганнар Ай кызы көянтәсенә сарылып яткан кулы белән чиләгенең берсен янтайткан да егет белән кызның аяк астында яткан күлгә тәңкә-тәңкә су тамчылары коеп җибәргән һәм юкка чыккан. Яшьләр аны күлгә төште мәллә дип борылып карасалар!.. Көндезләрен ай шикелле көмеш нур белән тулып торган төнге күл иртәнге кояш сыман алсуланып, аларның каршысында җәйрәп ята икән. Бусын әле бер кешенең дә күргәне булмаган. Шуннан соң мин Байкал күле дип атаган күлне Искәндәр күле дип йөртә башладылар Кояшлы көннәрдә ул ай шикелле көмеш нур белән балкый, ә айлы төннәрдә кояш сыман алсу төс белән җемелди. Үзем күрдем Үз күзләрем белән күргәнне үз йөрәгемә салып куйдым. Ул йөрәктә генә калды инде — алдагы елны язгы ташу Искәндәр күлен ком белән күмеп китте. Аның урынында тирән күзле, йөгерек сүзле салкын чишмә генә торып калды Хәзер анда көтүчеләр көндезге ашка дип алып килгән сөтле шешәләрен батырып куялар... Күл төбенә ярдан ишелеп җәелгән кызыл ком һәм саф чишмә суы шулай тылсымлы иткән бу күлне. Алтын табакка салынган чишмә суын күргәнегез бармы сезнең? Шул Искәндәр күле була инде ул. Балачагымның йөзек кашы Бу дөньяда Антка әнә шул Искәндәр күленең үз йөрәгендәге нуры бернинди балкыш белән дә чагыштыргысыз кадерле иде. Шуны тоеп алган кебек, яисә коньяктагы ачык көрән нур бөртеген үзенең рубин кашлы алтын йөзегеннән көнләгән һәманы тизрәк юкка чыгарырга теләгән шикелле микән, хатын бәллүр кубоктагы сыекчаны сөзеп кенә эчеп җибәрде. — Өч йөз генә торадыр бу бәллүр,—диде ул иренен кызыл тел очы белән ялап алгач Аксыл көрән нур юк иде инде, ул хатынның алсу канына тарала башлагандыр. — Алай бәллүр хакын саный башласаң, әллүр моннан! — Алай да шәп мал икәнен әйтеп каласым килә. Үзеңнекеме? — Атаң башыныкы булсынмы тагын!—дип кычкырды Аит. — Бая син мине психолог дип атадың. Ә син үзең псих икәнсең. Син нәрсә? — Кәбестә,—дип пышылдады Аит. Икесе дә көлеп җибәрдед әр. — Үземне бәхетсез дип йөри идем. Моңа кадәр синең ише пычак теллеләргә юлыкмавым белән бәхетле икәнмен әле мин. — Кызганычка каршы, инде менә юлыктың. — Зарланмыйм. Монда миңа, ни әйтсәң дә, ачык чырай, такта чәй ич әле!—диде хатын, кубогын күтәреп.—Хан кызлары кебек, бәллүр кубоктан затлы коньяк авыз итеп утырган көнем! — Хан кызлары күз яшьләре генә эчкән. — Бәхетсезләр... Аит аның кулындагы савытка коньяк өстәргә ниятләп үрелде. — Юк, юк, рәхмәт Инде болай да... нинди оятсыз хатын бу дип уйлый торгансыңдыр. — Синең кулыңда — җиңүчеләр кубогы. Бу мизгелдә синең бәхетеңә көнләшеп була — Нигә бу мизгелдә генә? — Чөнки бу мизгелдән син чыгып киткән булырсың инде. — Әйбәт тост!— Хатынның тавышы калтыранган шикелле булды Ул җайсыз кузгалып куйды, артыгы белән кыюсыз, тыйнак кунактай, уңайсыз утырган килеш калды — Шушы тостыңа үзең дә кушыл инде. Югыйсә мин генә талымсызланган булып чыгам. — Кәефеңне кырдым ахрысы. Син дөрес әйтәсең бүген мина әңгә мәдәш кирәк Ничек кенә кирәк әле’ Тик миңа бүген син дә. башка берәү дә кирәк түгел. Миңа бүген бер генә әңгәмәдәш кирәк — ул да булса - үзем Кешегә үз-үзе кирәклегенең ни икәнен беләсеңме син? Үз-үзеңә генә кирәк булган чак - кешенең иң бәхетсез чагы ул. ханым Күп сөйләнеп ташладым Я, танышыйк соң ♦ — Танышмаганда яхшырак Андыйлар үзара эчкерсезрәк була Тәү- * бә кылгандагы кебек, дөресен сөйлисен Ярып салып Эч серләреңне 3 яшермичә. Аннары сөйләгән сүзләрен өчен бер берен алдында тамчы i да оялмыйча аерылышасың. — Алай да кем атлы соң син? * — Әй, нәрсәгә соң ул? * — Синең исәнлегең өчен бер эчәсем килә, туташ, - диде Аит е Хатын үзалдына елмаеп: ♦ | — Туташ түгел,— диде, якты, аяз күккә карап. * — Туташ дияргә дә бик була, ханым. н Хатын, алга иелеп, ана ак кулын сузды — Сөмбел, ханым днмәсәң дә була — Сөмбел,— дип кабатлады Аит — Бер шагыйрь кисәге Гиацинт дип йөргән иде. — Охшагансың,—диде Аит, ана тутырып карап. — Комплиментлар яратмыйм — Ялгышмасам. Сөмбел - төнлә ачыла торган чәчәк булса кирәк — Син хаклы. Артист халкы кешеләр өчен кичен генә ачыла. — Син артистмыни? — Без авыллар буенча гастрольгә чыктык. Сөмбел күчмә театр артисткасы иде. Бу авылның кунак йортына килеп урнашкач, кибет карап кайтырга дип чыктылар Чир диярсең, авылларга килеп төшсәләр, алар иң әүвәл кибетләрне әйләнеп кайта лар Алырга теләгән нәрсәләре дә юк. шулай да тыелып кала алмыйлар Бәлки озын көнне үткәреп җибәрүнең ннде гадәткә кергән бер чарасыдыр бу? ( Асылына төшебрәк карасаң, артистның җаны мәңге ачык килеш торган тирән җәрәхәт сыман ул Тормышта тагын кемнәр шулай һич икейөзлеләнмичә үз-үзләре булып кала белә икән? Сөмбел дә менә шундый җаннарның берсе иде Бая кибеткә төшеш ли җәрәхәтле төсмерләр белән ишетелгән гитара авазларына сагая калды да яшел чирәмле капка гәбенә таба атлап китте Авыл җирендә шулай оста гитара чиртүчегә карап узарга теләү табигый ләбаса Моннан ла битәр бөтен торышы белән ташландык икәнлеге беленеп торган йортның ниндидер бер тылсымы, сере бардыр кебек иде. Ул берәр эшсез студент затын очратасына һич шикләнмәде Гитара тынып калды, ә ул капкага таба нибарысы бер ике адым атларга өлгерде Ары киткән хезмәттәшләре аңа борылып, кайсы чакырып кул нзәде, кайсы көлде, кайсы «кыюрак!» дигән ишарә бирде 0 капка төбенең чирәме калын, йомшак, паласка баскандагыча, аяк ка рәхәт иде Ул бары тик шул рәхәтлекне татып карар өчен генә тагын ике-өч адым атлады Кемнедер йокысыннан уятырга теләгәндәгечә сак кына, салкын суга кергәндәгечә сагаеп кына, караңгы бүлмәдә капшанып баргандагыча куркып кына Андый чакта итәгең кузгаткан җил дә ишетелә, аяк басуын да каты кебек, йөрәгең дә бөтен кешегә ишетелер лек булып тибә бит ул Менә хәзер дә. һәр атлаган саен, тук та тук аваз килә башлады Ирексеэдән, ул үч адымнарын шул тавышка көйләп басты Башта ул »ЯК астындаты чирәмне карап, аның яшел генә, үрмә сабакларының япон рәссмнәрендәгечә ассимметрнясенә. чәчәкләренең он бөртеге хәтле генә таҗларына сокланып барды. Аннары ачык капкага сузылып кергән җиләс һава агымын тоеп алып, карашын шунда күчерде. Кеч- капканың кеше колагын хәтерләтеп бөгелгән келәсен искәреп узды «Нинди гармония келә, чыннан да, һәр аяк тавышын сагаеп тыңлаучы капканың колагы лабаса!» Шунда ул табак табак ак ташларны күреп алды. Аралары чирәмле. Ул аларны яшел белән каймаланган сатин кулъяулыкларга охшатты. Басып керер өчен аяк астына кулъяулыклар салып куйган кебек «Мондый җирне кайда күрер идең,— дип уйлады ул. Басып йөрер юлыңа шундый мәгънә салып кую өчен йорт хуҗасына нинди акыл иясе булу кирәктер’ Я хода! Монда гаҗәп матур һәм тату торганнардыр! Ә хәзер абзарның арык сыер тиресе шикелле эленке-салынкы салам түбәсендә эсселектән шәлперәйгән алабуталар моңаеп утыра». Тимер белән суккан тавышны эзли-эзлн, ул карашы белән ишегалдының кече капкадан күренеп торган бар нәрсәсен капшап чыкты. Коргаксып беткән арба тәгәрмәче, стенадагы чөйгә эленгән йөгән авызлыгы, ыргак, ишегалды уртасына өеп куелган кәнәфи, сүтелгән өстәл, кибеттән алынганнан бирле ачылмаган яссы әрҗәләр, берсе яңа, берсе таушалган чемодан, тагын әллә нәрсәләр өеме, келәт почмагына кыстырылган урак, төпсез чиләк, болдыр баскычындагы кыйммәтле магнитофон. Ул кеше кулын, аның йөнтәс беләгендәге браслетлы сәгатьне, һәм, ниһаять, нык муенга утырган, аеры иякле, ач яңаклы, кысыграк күзле, калын кашлы һәм артка таралган чәчле ир-атны күреп алды. Шунда ук танып алды ул аны Әлбәттә, таныды Дүртенче бүлек Бигрәк тә ул аның сәҗдә кылган картныкы ише, һичнинди уй затын белдермәгән, буш, тирән күзләренә игътибар итте. Әллә үкенеч, әллә кайгысы бар. әллә аек, әллә исерек, әллә киеренкелек, әллә битарафлык Әллә бөтенләй өеннән чыгып китәргә җыенган, әллә инде, төянеп, бөтенләйгә кайтып төшкән Әмма чыгып китәсе кешенең йорты бу хәлгә үк төшмәс. Ниндидер бер тылсымлы пышылдау чакыруына ияргән сыман, ул капкадан эчкә узды Бөтен җаны-тәне белән бу серле ир заты бәргәләгән шпаганы, очыннан эләктереп, туктатырга теләде. Ул, кемнедер юаткан сыман: «Хәзер, хәзер»,— дип уйлады. Ул бу йортның шаулап-гөрләп торган чагын да бик яхшы хәтерли иде. — Бая, беренче күрүгә, мин сине китәргә җыенгансың дип торам Ишегалдыгызда алабута үсә. каралты-курагыз ишелергә тора... Ишегалды уртасында—мал-мөлкәт. Димәк, күрергә генә түгел, торырга дип кайткансың. Мондый хәлдә кешегә авыр — Җиңеләйтергә теләгән идеңмени? Җиңелгәннең хәлен җиңеләйтеп булмый, ханым — Җиңелгәннең? . — Минем кем икәнемне беләсеңме? Сөмбелнең сикереп торып, «Беләм, Ант абый!»—дип кычкырасы килде. Аитнын моңарчы үзен танымавы гына тыеп калды. «Танымады Күңеле белән карамыйча, узгынчы дип кенә кабул иткәнгә күрәдер Әллә мин шулай танымаслык булып үзгәрдем микән?..» - Мин... Кирәкми, әйтмә,- диде Сөмбел. Аит, аннан күзен алмастан, кубокка бер ике нот ым коньяк агызып алды _ — Шулай. Узгынчыга мине белү нигә хаҗәт Элек мин мондый кубоклардан бары тик җиңүләрем өчен генә эчә идем — Ә хәзер? :— Җиңелүем өчен ♦ — Анысы да булгалый торган эш. Тагын җиңәрсең әле «Болар бергә түгел инде ахрысы. — дип уйлады Сөмбел Үзен ышан | дырыр өчен, ул үзен болай уйларга этәргән сәбәпне дә уйлап тапты 2 Аит әле бер генә мәртәбә дә «без» димәде, гел «мин* дә «мин* — Спортчы гомерендә һәммә җиңүләр дә артта кала торган бер чик була — Аит бер йотып куйды да. коньякның тәмен татыгандай, тынып < калды — Бу яктан сез. артистлар, бәхетле. Сезнең халык сиксән яшьтә е дә унөч яшьлек Джульеттаны уйнар идем дип дәгъвалыйдыр, -диде ♦ Аит u — Кайбер чакны утыз яшьтә дә ишанның карт хатынын уйнарга >_ туры килә. Бигрәк тә син режиссер белән килешә алмаган ялгыз, өстә- ° венә шактый чибәр бер хатын да булсаң - Сөмбел бармак очлары п белән генә үзен баштанаяк сыпырып үткәндәй бер хәрәкәт ясап алды «Анысы хак, чибәр»,— дип уйлады Аит — Академия театрыннанмы син? — Юк, күчмәдән Хәзер күчмә дип аталмый, исемен үзгәрттеләр Тик җисеме шул көенчә калды Тоташы белән чегән тормышы гомер буена көпчәкләр өстендә Аит чак кына салып, кубокны ана сузды Сөмбел алмады — Рәхмәт — Кире какканны яратмыйм, ханым — Мин нигәдер кире кагарга яратам шул. Югыйсә, карт ншанныц иң карт хатынын уйнап йөрер идеммени? Үзен эч. Син матур итеп эчә беләсең икән назланып, тәмен татып — Я алайса, ни өчен эчим? — Киләчәктәге җиңүләрен өчен — «Киләчәктәге җиңүләрен». Барысы да артта калды — Кешенең иң авыр җиңүләре алда . Мондый хәрабәләр арасына кайтып төшү — үзе бер зур җиңүдер ул — Җиңелдем дигәч тә, үземне тормышта соңгы уколны алган кеше дип уйламыйм әле мин «Әйе, минем әле үземне җиңәргә теләгән язмышның үзенә кадыйсым бар, үзенә' Иң татлы җннү соңгы очко», дип уйлады Ант. Аның шпага белән һаваны чәнчеп-чәнчеп аласы килде Бу йортны, үзенең туган бишеген, ул җәннәт итәргә уйлап кайтты Анлык кына капиталы җитәрлек Яшәп күрсәтәсе килә иде Аңа үч итеп, ана! — Менә монда румын гарнитуры, - диде ул кубогы белән әрҗәләр гә ишарәләп.— Ә менә монда Ул кулын селтәп алды — Нигә элегрәк кайтмалың? Нигезегез тәмам тузган Ә кайчандыр бу йорт авылда иң тазалардан, матурлардан ндс — Күргәнегез бар идемени? диде Ант. ана карамыйча гына Сөмбел кузгалып куйды — Бәй, моны күрү кирәкмени’ Бар нәрсә дә монда кайчандыр зур тәртип булганын сөйләп тора Иске йорт булса да. берни аунап ятмый — Аунаганнарын ташып бетергәнгә күрә ул — Ташын бетергәнче кайт идең. — Батырлык җитмәгәндер — Батырлык?—Сөмбел тынып торды Каршысында утырган иргә апыр бер сүз әйтүен акласа ла, ул Мин хагынын риза булмагандыр Дип торам, дндс «Кызык бу хатын-кыз логикасы,—дип уйлады Аит.— Бөтен нәрсәне хатын-кызга гына бәйле дип белә». Хәер, хатыны белән аерылышмаса, ул бирегә торырга дип кайткан булыр иде микән? «Батырлыгым җитмәс иде»,— дип килеште ул. Хәзер үз нигезеңә кайтыр өчен дә батырлык кирәк шул. Бүгенге дөнья әллә нишләде. Ә бәлки бер нишләмәгәндер? Батырлык ул, элек кайда һәм кайчан кирәк булса, бүген дә шунда һәм шул вакытта кирәк. Аның бары тик төсе генә үзгәрде. «Төсе?»—дип сорады ул үз-үзеннән. Батырлык, һичшиксез, кан төсендә — кызыл гына булырга димәгән. Хәер, тыныч көннәр батырлыгы күбесенчә яшерен. Бүгенге көн батырлыгы үтә шәхси эш. Беркем артыңнан куып тормый. Шуңа күрә аны эшләве дә кыенрак. Бүген син читләтеп үтәргә һәм үзеңне акларга мөмкинчелек биргән бик күп сәбәпләре бар аның. Әйтергә кирәк, җитди сәбәпләре!.. Менә шул сәбәпләрне җиңә, шәхси читлегеннән чыга алган кеше—каһарман ул. Ә ул, Аит, каһарманмы? Ул туган нигезен җимерелүдән, бетүдән саклап калыр өчен бар дәрәҗәмнән, ирешкән биеклегемнән ваз кичеп кайттым, дип әйтә аламы? «Кыргансың икән!—дип көлде ул үз-үзеннән.— Моны гап-гади бурыч дип тә атарга була ләбаса! Туган бишекне саклау бурычы. Тик һәр бурычны үтәү — каһарманлык түгел». Аннары соң ул монда үз киләчәгеннән ваз кичеп түгел, ә бәлки үткәненнән качып, җимерелгән үз язмышын төзәтү исәбе белән кайтмады микән? «Юк! Мин монда дөньяны тагын бер мәртәбә җиңәр өчен кайттым». Әйе, ул бу йортны җәннәт итәчәк әле! Иске булса да, бүрәнәләре чыкылдап тора, нарат такта белән тышлап та җибәрсәң, ике гомергә чыдарлык. Ишегалдын гына кара — үзе бер Сабан туе мәйданы хәтле бар. Аның әтисе белән әнисе яши белгәннәр дә соң! Кешеләрнең ишегаллары уч төбе хәтле генә. Аит нигә шулай икәнен чамалый Җәен себерергә, кышын карын көрәргә иренүдән шулай кечкенә, тотып алыр өчен такта кызганудан, күңел тарлыгыннан. Ә аларның нәселе иренүнең, ялкаулыкның ни икәнен белмәгән дип сөйлиләр. Ләкин менә балалар гына кайткалап, төзәткәләп тора алмады. Менә иртәгә, менә иртәгә дип тыныч кына яши бирделәр. Йортны сатып җибәрергә дә кызгандылар. Ә тормыш гел бүген бит ул, каһәр! «Иртәгә» дигәнең үлгәч кенә килеп җитә... Аит таянмый-нитмичә, мәченеке кебек сыгылмалы гына бер талпыну белән урыныннан торып басты. Әгәр бу хәрәкәтне ни беләндер чагыштыру кирәк булса, Сөмбел аны оста артистның яхшы куелган — сыгылмалы, йөгерек, көйле тавышына тиңләр иде. Артист үз тавышы белән идарә итә белгән кебек үк, спортчы да үз тәнен, мускулларын үзе дә сизмәстәй дәрәҗәдә хәрәкәтләндерә ала икән. — Рөхсәт итмәссез микән, Сөмбел ханым?—диде Аит. Шуннан сон капканы ябып килде дә аның каршысына килеп басты. Аның гәүдәсе, торышы, кыяфәте, йөзенең тыныч, үз-үзенә ышанган төсмере матур иде. Беренче күргәндәге Аит башлыча уенчак тайга тартым иде. Хәзер ул уенчаклыкны акыл һәм тәҗрибә буйсындырган. Ә Сөмбелне ничек танымый соң ул? Сөмбел, бәлки таныгандыр, тик нигәдер белгертергә теләмидер яисә базмыйдыр дигән өмет белән; — Мин үземә таныш булмаган ир-ат белән биемим шул,—дигән булды. — Алайса, таныш булыйк: Аит. «Юк, танымаган». - Кызык исем,—диде Сөмбел һәм, аның үзенә таба сузылган учына таянып, урыныннан торды.— Дөнья чемпионымы әле? - Элеккеге. Сирәк исем — Аит. — Медальләрегез күпме? — Алар хәзер истәлеккә генә ярын инде. Бал-маскарад телисезме? Рәсемнәр белән чуарланып беткән шул ук сумкасыннан шпагачы битлеге һәм медальл >р тасмасы алып. Ант Сөмбелгә кигезеп куйды, ә үзе шпага такты. Яссы ташлардан төшеп, вальс бии башлаганда гына Сөмбел алабуталарга абынып китте — Монда бик онытылып әйләнермен димә ♦ — Әйе, сәхнә түгел. к ‘ — Син дөнья буйлап чемпион титуллары яулап йөргән арада, ниге- з зегезне алабута басып киткән. Ч Аит кисәк туктап калды Анын күгелҗем мәрмәрдән уеп ясалган- ф дай ияге Сөмбелнең күзе турысында иде. һәм хатын, аерым ачык итеп, . ул нык иякнең тетрәп куйганын күреп алды. < — Пәрдә, ханым,—диде Ант — Спектакль тәмам * һәм ул тыелгысыз ярсып шпагасы белән алабуталарны уплы-суллы * туракларга кереште Ул селтәнгәндә корыч чыбыкның чажлавы музы- u каны да басып китә иде. Кайдадыр каргалар каркылдашып алды н Сөмбел бая биредә пәйда булгандагыча тыныч кына ’ — Кирәкми, Аит,—дип караган иде, тәэсире булмады. ■ — Аит1 — диде ул тавышын күтәрә төшеп —Тынычлан. Аит! — һәм шпагасын югары күтәргән бер мизгелендә аның күкрәгенә ташланды. Мөгаен, көтмәгәндә юлга йөгереп чыккан һәм өстенә килгән машинадан куркып калган баланы коткарырга да шулай ташланалардыр Бишенче бүлек Ант гаҗәпсенүдән зур ачылган күзләре белән ана текәлде Сак кына итеп, икеләнеп, аның иңбашына орынды Уч төбенә анын җинелчә генә калтыранган дулкын таралды — Кирәкми,— дип пышылдады Сөмбел,—Ирләргә килешми Сөмбел читкә тайпылды Ана аркан торган килеш башындагы бит лекне, иңбашына кыйгачлап салган медальләр тасмасын салып, әрҗә өстенә куйды — Монда күңел ачу, маскарад кына, ханым Гафу ит — Спектакльгә чаклы минем вакытым бар әле Әйдә, әйберләреңне өйгә ташып куябыз. Төнгә монда калмаслар лабаса Мин кермәсәм, инде шактыен ташып бетерер илең — Рәхмәт. Башта эчтәге иске-москыны чыгарып ташлыйсы бар әле Бераз төзәтәсе, юасы, җайлыйсы. — Иске-москы? Кирәге чыкмас дисенме? — Эш анда түгел Искә төшереп тормасыннар — Ихтыярың, — Сөмбел башын гына борын, ана карады Ант аның үзен кызгануын тойды — Син чыннан да бөтенләйгә кайттыңмы? Бөтенләйгә — Ә. хатының балаларың? диде Сөмбел, өзек өзек игеп Моның белән ул соравының җитдилеген белгертергә теләгән иде Ә Ант Сөм белнең бу сорауны үзе өчен күптәй ачыклап куйганына шикләнми иде инде Сүз ни хакында гына кузгалмасын, ул әле бер генә мәртәбә дә «сез» дип авыз ачмады ич Ул «Син чыннан да бөтенләйгә кайткан сын», димичә. «Сез чыннан да бөтенләйгә кайтырга карар кылгансыз икән», дия ала идеме? Болай әйтсә, сүз әлбәттә, гаилә хакында дип аңлашылыр иде Димәк, «хатынын, балаларың» диюе бары тик тел төбе яшерәсе килүдән генә Мәче тычкан уйнау яки бу ханым алдында фәрештә сурәтендә күренергә тырышу мәгънәсез Шуңа күрә ул кырт кисеп — Аерылыштык,—диде. Аның бу сүзеннән сон Сөмбел башын чак кына артка ташлый т«. шеп, елмаеп куйды Башын артка ташлавы аны биегәйтеп тә җибәрде 3 бугай. Кешене шатлык, тантана, горурлык я макталу хисе генә биегәй- I тә. Башка бөтен хисләр дә аның буен кечерәйтеп җибәрә. Аның елмаю? ын күрмәмешкә салышу, хәтта җәзасыз ук калдыру да мәгънәсезлек | булыр иде. Хис яшермәү ирләргә дә кирәк сыйфат. — Мин синец елмаюыңны күрәм, ханым,—диде ул, фикерен бөтен- ; ләе белән үз иркенә җибәреп. Әмма бу сүзләрне әйткәндә ул үзе дә | күңелсез йөз белән елмаеп тора иде. — Ни сөйлисең син?—диде Сөмбел һәм, башын алга иеп, кулы i белән йөзен каплады — гәүдәсе шундук кечерәеп, мескенәеп калды. — Әйе, әйе! Уңышсызлыкка очраганнар үзен генә булмавы кайвакытта куандыра да ул! Син шуңа елмайдың. Ант аны, җавап кайтарып тормастан, чыгып китәр дип көткән һәм туры бәреп әйтүенә үкенгән дә иде инде. Шул ук вакытта ул Сөмбелнең чыгып китмәячәгенә дә төшенде: ул җиңелергә ярата торган-хатын- кыз затыннан булырга охшамаган. Әнә ич: кулы белән битен яртылаш каплаган килеш (әллә ачык изүеннән күренгән күкрәк турындагы тирән уентыгын каплавы микән?), кисәк кенә аңа таба омтылды Күзе ачылган, еш-еш сулу ала — Мине яңагыңа сугып җибәрде дип бет!. Яки йөгереп чыгып китте дип. Гарьләндердең һәм үпкәләттең... Мин үземне бәхетсезләрдән санамыйм, тик кеше бәхетсезлегенә куана торган бәхетсез түгел әле мин... тәкъсир! — Алайса ник елмайдың соң? — Син уйлаганнан түгел Була бит шундый мәгънәсез уйлар: мин үземне син ташлаган хатын итеп күзалладым. Ә ул хатынны—үзем итеп. — Моңа еларга кирәк, елмаерга түгел. — Фаҗигаләрнең елмайтырдайлары фаҗигалерәк. — Гафу ит. Соң... сук һәм ташлап чыгып кит. — Боларның икесе дә бик җиңел эш. Кайчагында калуы авыррак була. Кайчагында түзү һәм калу кирәк. Бәлки сиңа да хатының белән калу кирәк булгандыр. — Безне бу хакта уйланмаган ахмаклар дип беләсең мәллә? Ант магнитофонны сүндерде. Тагын зыңлап торган тынлык урнашты, һаман да шул чикерткәләр генә әле озын, әле өзек-өзек итеп аваз сала. Аларның икесе арасындагы күренмәс җеп тә шулай киеренке зыңлап торгандыр шикелле. Кайдадыр биектә, нәкъ аларның баш өстендә эленеп торган зур кургаш шарның җебе өзелгән дә. шул шар, сызгырып, аларга төшеп килә сыман. Шуны тоеп, ләкин качарга һичнинди талпыныш ясамыйча, алар бер-берсепә сүзсез караш ташлап алдылар Карашлары гүя торган саен үзләренә якынлашып килгән кургаш шар кебек авыр иде, тик алар бер-берсен котылгысыз читләшүдән коткарырга ашыкмадылар. Әгәр дә Сөмбелнең ирененә иннек сөртелмәгән булса, Ант аның агарып калуын күрер иде. Хәзер исә ул аның күзенә игътибар итте. Сөмбелнең күзе яшькелт төстә, һәм ул яшеллек ана тау башыннан күренгән түгәрәк үзәнне хәтерләтте: — Сау бул,—диде Аит һәм гитарасын алды да болдыр култыксасына, ачык ишеккә каршы барып утырды. Бернинди уе булмагангамы, бармаклары гитара кылларын чирткәли башлады. — Гитараң яхшы. Зыңлап тора. Яңгыравыклы. — Болдыр шулай ишеттерә, такталары нарат, шуңа яңгырый... Бу йорт кеше тавышын сагынган... Корридадан соң буш калган стадион кебек ташландык, сагышлы. 1 — Коррида.. Испаниядә булганын бармыни? — Юк. Мексикада күрсәттеләр Бөтен дөньяны айкадым-айкадым да чыгып киткән бишегемә әйләнеп кайттым Әле дә ярый, хәлдән тайгач, кайтып егылыр өчен ата-ана нигезе бар Без аларга үзебезне дөньяга китергәннәре өчен генә түгел, безгә теләсә кайчан кайтып егы лырга мәңгелек бишек калдырганнары өчен дә бурычлы,— диде Ант. * йорт-җиргә ишарәләп.— Әти белән әнинең яшьлек кошлары оя корган * бишек. Моннан якты дөньяга җиде бала канат ныгытып очкан — Берегез-бер авылда түгелме? 3 — Укыдык без. * — Сатасыгыз калган йортыгызны — Арып, хәлдән таеп егылган атны атып үтергән шикеллеме? Без < йен бу хәлсез йортны сатарга кулыбыз күтәрелмәде. Хыянәт нтү кебек ө тоелды. Тик вакытында ирләр булып калу кирәк икән! Кызганыч * диде Ант. u — Кызганып кайттыңмыни? ь — Нәрсәмнедер югалттым. Сөмбел Ни эзләп кайттым — белмим * Бүген авылда беркемдә дә булмаган нәрсәм бар ич әле минем — Камю п коньягы! һәм. — Баш очында түбәме?—дип бүлдерде аны Сөмбел. Аит ташка сикереп төште. — һәм —син,—диде ул — Яхшы әнгәмәдәш Сөмбел читкә борылды — Ни югалтса да, ир-ат бер генә нәрсә эзли шул — хатын-кыз ларны. — Дөнья шулай яратылган ич. Сөмбел: кешеләр үз-үзләрен күп очракта башкаларда таба — Бәла дә шунда шул: «таба» Ирләр үз-үзләрен очраган бер ха тын-кыздан табарга риза AHI аның каршысынэ килеп басты. — Хәзер бу гади эшләнә, шулаймы? —диде ул һәм Сөмбелнең күкрәгенә кушырып куйган кулларын түбән шудырып төшерде — Ничек була инде ул гади диюең? — Менә болай,—диде Аит һәм җитез бер хәрәкәт белән аны үзенә таба тартып китерде дә иреннәреннән суырып үпте Сөмбел тынсыз калды Коньяк йотымы анык кәефен күтәреп җибәргән иде. Гадәтп булмаган бу очрашу һәм сөйләшүдән, Антның кыю лыгыннан аның тәне оеп киткәндәй булды. Юк, моны ул үз-үзеннән яшерми, юк! Ләкин ул күңелендәге кайсыдыр бер кылның үз кәефенә буйсынырга теләмәвен дә тоя иде Нәкъ менә гадәти булмаган бу очрашу һәм сөйләшүнең шулай гади бер хәрәкәткә килеп терәлүе белән килешә алмады Башка чакны, үзен мәҗбүр итеп булса да. артык игътибар итмәгән атлы гына кыланып, уздырып та җибәрер иде — Яхшы аңлаттың. диде ул. хәзер нишләргә тиешлеген уйлый уй лый. - Ә җавабы тагын да гадирәк аның. — Нинди?—Әллә уңайсызланып, әллә ничек Ант башын түбән нлс, ә Сөмбел пэүен капларга дин күтәрелгән кулы белән селтәнеп, аның яңагына сугып җибәрде — Аңлашылгандыр дип уйлыйм! Ә Аит аның кечкенә кулыннан яңагын сакларга уйламады да ич маса! Сөмбел капкага таба китте. — Капкаңны ач әле. диде ул башын горур тотын Аит ана аркан баскай килеш, борылмыйча гына — Кулың шактый озын ач та чык. диде — Мин монда ачык капкадан кердем Ain a :мак алымнар белән, таштан-ташка басып кына килде да капканы ачып куйды. — Юлына ак җәймә,— диде ул тыныч кына. — Сыең өчен рәхмәт, чемпион! Сөмбел чыгып китте. Ант аны борылып карар дип көткән иде Юк, карамады Китте «Кирәкмәс иде»,— дип уйлады Аит һәм, капканы ябып, баскычка килеп утырды. Ашыйсы килә иде. Әллә эче поша микән? Сөмбел»,—дип уйлады ул буш кәнәфигә карап һәм аны шунда утырган итеп күз алдына китерде дә: — Сөмбел.— дип пышылдады. Алтынчы бүлек Кич җитеп, ни арада караңгы төште. Өйләрдә ут алынды, ә кайбер- ләрендә бер кабынып, инде сүнәргә дә өлгерде авылда нртә яталар, иртә торалар Авыл кешесе көндәлек тормышын, кояш белән табигатькә һәм мал-туар мәшәкатенә, бала-чага мазасына көнләп тора. Анын йокыга һәм авырырга вакыты юк Иркенләп йоклый икән — кеше арасында саны юк. чынлап авырый икән, инде җаны гына калган була. Аит үзенең авылга кайтып төшүенә әллә ни гаҗәпләнгән кешене очратмады Кичә иртән күрше Мөкатднс кенә кереп чыккан нде. Анын беренче сүзе Антны сискәндереп җибәрде. Исәнлек-саулык сорашкач. ул — Үләргә кайттынмыни?—дип әйтеп салды. - Пик алай дисең, Мөкатднс абый?.. Авылда торырга шәһәрдә сансыз, кеше чутында йөрмәгән булдыксызлар. я терелергә иманы калмаган авырулар гына кайта, парни Башында акылы, тәнендә сау җаны булганнар кире кайтамы соң? Юньле мал ашаган урынына кайта диләр ич әле. — Җүнле малны, ашап симерә торгач, тотып суялар аны. парин.. һәй' Теге чакны геройны ычкындырмасаммы? Калыр идем мин авылда, бар! Берәр базага директор итмәсләр идемени? Кайчан гына очрашсаң да. Мөкатднс моны искә алмыйча калмый Бер заманны, шәһәрдә больницада икәнен ишетеп. Ант аның янына күрешергә барды Яга. күңеле көр. зурлап килгәне өчен рәхмәт яудыра яудыра күреште, хәл-әхвәл белештеләр, сөйләштеләр, искә алдылар., һәм ахырда. Антның ничек карыйлар, зарың юкмы дигәненә каршы тагып шул ук сүз: /Күнлерәк карый торган урыннар да бардыр, монда да зарланырлык түгел, тик. парин. теге чакны геройны ычкындырмасаммы?. \ I чакта аны өчме-дүртме ай яткырдылар да чыгардылар Операция җипел үткән. Операция дип әйтерлек тә түгел — эчен ачканнар да япканнар гына. Солтания шуннан соң ике ай буена әтисе янына авылга кайткалап йөрде, кайткан саен елап килә иде. Врачлар МөкатдиснеП туганнарын чакыртып алып, аны ике ай гомере калган дип биреп җибәргәннәр. Аннан соң ике ел үтте, ул вакыт эчендә Антның үз гаиләсендә күпме борчу, мәхшәр булып узды. Солтаниянең авыр фаҗигасе бүтән нәрсәләрне калын битарафлык туфрагына күмеп калдырды. Ә Мөкатднс исән-сау. тик ябык, күз төпләре капчыкланып тора, ә күз алмасының агы. акчарлак йомыркасыдай, сары һәм көрән таплар белән парланып беткән. Башында ямшәйгән һәм таплы эшләпә, өстендә соргылт пинжәк, кыек якалы көлсу күлмәк, күкрәк кесәсенә күгәрек тимер каптырмага кндерелгәп кызыл карандаш һәм бөгелмәле калай линейка тыккан. Теге чакны геройны ычкындырмаса, ни буласын ул әйтеп бетерми. анысын тел очында гына калдыра, анысын гаптәше үзе күз алдына китереп бетерергә тиеш; һәрхәлдә, теге чакны геройны ычкындырмаса. Мвкатдиснен хәле хәзергедән шөкранә яхшырак, җиңелрәк, мәртәбәлерәк булырга тиешлеген күңелеңә салып куярга мәҗбүрсең. Иң кимендә кемнеңдер, кайчандыр, кайдадыр, ни өчендер 'Мөкатдәскә карата гаделсезлеккә юл куйганлыгын искәреп куясын, үз күңелеңдә апа теләктәшлек. кызгану хисе уяна — Разведканың ни икәнен беләсеңме син, парии?—дип сорар иде ул сүз башлаудан әүвәл.— Ул, парии, кыш көне Иделгә бәке уеп, су астында йөрү белән бер гамәл Үз бәкеңә килеп чыга алсан, якты дөньяда әҗерең бетмәгәненә шөкер кылырга була Юкса, син әйләнеп кайтканчы, бәкең шакыраеп катуы да ихтимал Ин мәсъүле шунда — разведчикның үләргә хакы юк. Ә изге бер сәгатьтә үлеп калуның яшәүдән җиңелрәк тоелган вакытлары барые аның, парии! Мвкатдиснен иске, мәгънәлерәк гыйбарәләр кулланырга, шуның белән сөйләгәненә серле төсмер бирергә ярата торган гадәте бар нде. Разведчикның үләргә хакы юклыгын Ант бик яхшы белә Үзе шаһит Үзе һәм хатыны Солтания Хәер, хәер'..—Бу — авыр яра «Кагылмый тор, кагылмый тор»,— диде ул үз-үзенә. Аннары соң. ул аның хатыны да түгел инде Мөкатдис зыянлы кеше түгел ул. Дөнья дигәнен тормышка ризасыз кешеләр арасыннан хәтта тарих булып тарихка ла файда китергән бик күпләрне белә. Юк, Ант Мөкатдисне теге чакны геройны ничек ычкындырганын сөй ләүдәй мәхрүм итәргә кыймады. Бәлки кеше шуның өчен кергәндер дә. Бәлки кеше шуның өчен яшидер дә' , Аит матур, бәллүр рюмкага салып бирде Мөкатдис анын һәр хәрәкәтен күзәтеп торды, эчәр алдыннан коньяк шешәсенә бик хикмәтле нәрсә күргәндәй, күзен тал яфрагы кебек кысып, сәерсенеп карап тор ДЫ, кулына алырга үрелгән иде, — кире уйлады һәм рюмканы гади стаканга бушатты да тары бөртеге йоткандай гына итеп эчеп бетерде — Синең урынга теге, кем әле? - диде Лит Мөкатдис аның ни хакында сүз кузгатканын ирене кыймылдавыннан да белер иде. Ул бу сорауны иркенләбрәк сөйләшергә мөмкинлеге булган һәрбер очракта теләсә кемнән көтә иде ахрысы — Әйе, Шамякинга,— дип җөпләргә ашыга ул Хәзер инде вакытка ул хуҗа. Вакытка гынамы? Хәзер инде ул хикмәтле, корсагында бала выз шикелле саллы печать бүлтәеп торган яшел шешәдән ятсынмый, кулына ала, мөһеренә иренен түгәрәкләндереп өреп карый да, стаканны чнткәрәк этәреп, алдына рюмка куя Үзе салмый, ул әрсезлеккә караганда хөрмәтләүне яратарак төшә — Ташладым мин, парин, - дип сөйли башлады Мөкатдис Шулай, немецның блиндажын капладык Керә керешкә өч-дүрт гранат томыр дык. автоматларны чалгы урынына гына селтибез, безнең пуля тура маган кыл да калмагандыр. Бәреп керсәк, җан әсәре калмаган, кайсы кайда өч немец чәче ien ята, ә безгә җансыз гел кирәкм. HU'ip.iiiijii бетте Сөртим дип бер чүпрәк злэкнрг.ш иде.м. тышта атыш «итте, чәчрәп чыктык та караңгылыкка чумдык, ә караңгыда без чәйдә эрегән шикәр белән бер Теге чүпрәкне ташлап калдырмаган мын, парни Итектәге немец канын бик сөртәсе килгән нде шул. кан «үреп күнегелсә дә җирәндерә Кайткач карасам, чыклы үлән нгекне гөлт иттергән, куенга кыстырган чүпрәк тә кулга чатлы нәрсә күк тоелды. Үзебез йокыга түндек. Шемякин аягын юарга чыгып кипе Раз ведкадпң кайткач, аягын юа бу Мә. мәйтәм, һәркайсыбыэга берәр чолгау чыксын днм, теге чүпрәкне почмакка томырдым да бөгәрләнеп яттым Бу урынга җиткәч, Мөкатдис эчеп куймый булдыра алмый нде инде Лныц теге чакны геройны ычкындыруының бетен хикмәте шушывдз ята иде. Иртән уянып китсәм, чолгау да юк, Шамякинның да тыны ише- | гстми. Тыштан да эзләп карадык — юк. Эчләр «жу» итеп китте, парин! 1 Чишмәгә төшкән җиреннән немец чәлгән дибез инде. Тегеннән-моннан | сорашабыз, берәү әйтте; тан алдыннан сак астында батальон штабына | а 1ып киткәннәр моны Эчләр тагын — «жу» — кичә разведка алдымнан бер консерва ялмап куйган иде бу. Барып чыккан, мәйтәбез, кухнядан суккан Шуннан югалды бу Командирлар да аны-моны белгертми ; Сорарга дисәң, шикләндерә Кичкә кайтып төште бу! Пилотка кынгыр | моның, авыз ерык, бер көтү офицер иярткән. Үзгәреп киткән кебек. Бак- | сан, парин, күкрәгендә Алтын йолдыз! Моны Герой итеп кайтарганнар! ! Акыл ышанмый, күз күрә' Безне моның каршысына тезеп бастырдылар ' да. берәм-берәм кулыбызны кысып. «Кызыл йолдыз» тагып чыктылар Теге чүпрәк хикмәтле икән. Немецның дивизия штандарты булып чык- ' кан ул. каһәр' Миңа, җүләргә, аяк сөртеп кенә ташлыйсы калган., j Исеме генә дә ни диген бит — штандарт Дөнья булгау. шундый-шун- | дый штаннар да була икән ул. А Шамякнн? - дип сорады Лиг. Кем белә инде аны? Озакламый яраландым, аерылыштык... 'Мөкатдиснең бөтен сөйләгәне бер ягы белән кызыклы иде: Ант cry- i дент чагында ук Шамякнн дигән геройның дөньяда юклыгын сорашып . белде «Теге чакны геройны ычкындырган» Мөкатдиснең хикәясе авыл- га бик кирәк булганын белгәнгә күрә генә бу серен ачарга базмады Кайчагында тормыш га начар дөреслеккә караганда яхшы ялганнар дз кирәк бит. Мөкатднс елга бер ике мәртәбә «Кызыл йолдыз» орденын тагып чыга — тагын ни кирәк? Нидер булган ләбаса, нидер булган! Бу нәрсәң бушагач, шешәсенә керермен әле, Лит. - диде ул ' ухылдап урыныннан торгач — Кырачнн тотарга ыңгай. - Көнбагыш маендыр, Мөкатднс абый. — Анысына минем шәбрәге бар, парин! —диде ул. Лида да сынат- ' мый кала белә иде. Мөкатднс: «Бозауга су эчертәсе бар»,—дип чыгып китте. Ул рәхмдт i әйтүне кирәк санамый иде. әллә айлык кына сөйләмиме? Кайвакытны ул «Тагын керермен әле», дип чыгып китә. Ә беркайчан да үзе чакырмый иде. Лныц тагын бер темасы бар. Җае киләме, юкмы, «Синең атап яхшы кеше иде, мәрхүм», дип башлый да, «Минем балаларым игелекле», дип тәмамлый Теләсәң ничек аңла! «Синең атаң яхшы кеше, ә мин андый ук булмасам да, минем балаларым сезнең Ише игелексезләр түгел»,— ; шулай дип әйтүеме? Ничек аңлыйсың Ул кешене үпкәләтүдән курык* мый, үзенең уен эчендә саклап тотмый торган кеше—бары тик шул гына \ныц артыннан Лит: «Үзеңнән башка сине беркем дә хөкем игә алмын»,—дип уйлап калды. Лит хәзер генә аннан бик мөһим бер нәрсәне сорашасы килгәнлеген төшенде. «Солтаниянең хәлен сорашасы калган,— дип уйлады ул Өлгерермен әле Хәзер минем вакытым күп инде, өлгерермен...» Җиденче бүлек Лит яңгыр чылатырдай нәрсәләрен болдырдан ташып бетерде. Әк- [ рен генә итеп, радиоалгыч сөйләп тора иде. Хәзер инде төн. уты янып торган һәм iiineie ачык болдырда ул иске китап журналлар, ләфгәр-кәгазьләр актарып утыра Пончып бетте инде, тик моның үз тәме бар иде. Бер ишесен пөхтәләп өеп бара, күбесен ишегалдында! ы байтак җыелган өемгә атып бара Болдырга, болдыр дан — өйалдына, ә аннан өйгә чебен-черки, күбәләкләр кереп тулды - һәр җир ачык иде Аитның күптән инде кеше тормаган өйнең үзенә генә хас ят, коры тузан һәм тычкан исләрен җилгәреп бетерәсе килә. Кичәле-бүгенле ул моңа ияләшеп бетте инде Япаялгыз гына тормый ич, кергән-чыккан кеше борынына әллә каян бәреп торачак ♦ Кәгазьләр арасыннан яньчелеп, яссы хәлгә килгән конфет кабы к\ * лына эләкте «Берәребез әнигә алып кайткан булган, күрәсең» Шун = дук өемгә ташларга уйлаган иде дә, нинди конфет салынган булганын з беләсе килеп, әйләндереп карады «Ни җитте кап түгел бу» Конфет * кабының тапланын беткән аскы ягына җыр юллары төшкән иде «Ак иделгә басма салдым, басып су алганым җук, сезнең яктан кошлар сайрый җыламый калганым җук. Ага сулар ага сулар ага сулар ник е болай, аккан сулар кире кайтмый яш гумерләр дә шолай Ак иделдә е юа алмадым ак кына беләгемне хәсрәт урап алган яштән үк җөрәгем- * не. Ак идел сулары кебек тар сулар булмас инде минем җөрәккәем ке- н бек ярсулар булмас инде» Лит бу язуны нәкъ шушының ише мең язу арасыннан да танып п алыр иде. Кулыннан гына түгел Сүзләреннән. Моны белән хәсрәтен нән. «Лгыйделгә басма салдым -сезне дөньяга китердем», «басып су алганым юк — рәхәтегезне күрә алмадым».—дип укыды Лит «Сезнең яктан хәбәрләр килә еламый калганым җук». Нинди хәбәрләр? «Әни кайгыга караганда шатлыктан күбрәк елый иде», дип исенә төшерде Ант. Шулай микән, шулай микән соң? Әй, шулай булсачы, шулай бул сачы соң! Юк бит, юк. Юк ләбаса! «Безнең әниләр дөньяга транзит пассажирлары булып кына килгәннәр шул» Ул конфет кабын үзенә аеры алып куйды Күк йөзен тутырып, аҗаган күбәләкләре канат кагына башлады Үткән сугышның бу йортка орынып үткән кайтавазы шикелле тонык кына булып, Кама ягыннан күк күкрәгәне ишетелә иде Ачык ишектән бөтерелә-бөтерелә күбәләкләр керә һәм утка елыша. Аларның бер се — иң зурысы һәм зәңгәр күлмәклесе болдыр баскычына кунгандай булды Сөмбел. — Аҗаган уйный Бөркү яңгыр явар ахры, диде Сөмбел әк pen генә. Аит радиоалгыч боргычына үрелде Ана бу мизгелдә ят, ә гаять га пыш аһәңле тавыш шуннан киләдер кебек тоелды Аннары баскыч тн бендә утырган Сөмбелгә күзе төште — Кеше бар дип торам, син икәнсең,—диде ул — Мин кеше түгелмени? — Безнең авылда шулай сөйләшәләр, дип аңлатты Ант Чит кеше - кеше түгел ул, ә кунак. Сөмбел рәхәтләнеп көнбагыш яра иде — Театрыгыз бүген дә китмәдемени әле? — Башкаларыбыз китте. — Ә сии? — Калдым әле. — Спектаклегез? — Бүген Ишанның хатыны бергә ким булыр Ана көн саен биш хатың димәгән. Менә синен берәү дә юк Гаделлек кайда? дин көлде Сөмбел Алар тагын кнчәгечә уен-көлкедән, бер берсен аңлап шаярудан башладылар Миңа кияүгә чыгарга дип калмагансындыр ич? | — Көтмәдеңмени5 /Күләрме мин? диде Сөмбел бераз тын торгач — Түгел — Нинди? — Лкыл.ты. Мин көттем сине. — Тагын бер килеп чыгасымны белдеңме соң? — Белдем. — Кайдан? Безнең кичәге сөйләшүебезнең дәвамы булырга тиеш ич инде? — Кичә син үпкәләдеңме?—диде Сөмбел, караңгылыкка борылып Юк. Кыйммәт түләп алган нәрсә кадерле була ул Шундый бәягә торган үбү беләсеңме нинди татлы булды? Сөмбел, дога кылгандагыча кушырып, кулларын йөзенә куйды д.г — Китеп барган булсам, артымнан эзли чыгар идеңме соң?-дип сорады. Ишектән жнргә төшкән сары яктылык рамында ул борынгы рәсем кебек күренә иде. Баскыч төбенә һәм бакча капкасына таба сузылган ташлар ул картинаның күп вакыт үтүдән яргаланган буявын .хәтерләсәләр һәм бу күренешнең картинага охшавын тагын да арттыра төшәләр иде. Лит беравык уйланып торды, аның үзен ихлас тоткан хатынга дөресен генә әйтергә хакы бар. Аннан соң сөйләшүнең көтелмәгәнчә башланып китүенә, шуңа өстәп, көтелмәгәнчә борылыш алуына ялган жа вап ябышмый, туфли табаныннан килеп чыккан кадак очы кебек, шундук фаш булыр иде — Юк. Сөмбел кисәк аңа борылып карады. Аның ирене үпкәләгән балалар ныкы шикелле бүлтәеп тора, менә-менә елап җибәрер сыман иде. — Ник?—дип сорады ул. — Сине эзләп китсәм, син миңа ияреп кайтмас идең. — Парадокс. Үз аягым белән килгәнне, берәү үтенеп, я ялынып килсә, ничек кайтмас идем икән? — Хатын-кыз ялынганны яратмый. Алар үзләренең тәэсиренә буй сынырга теләмәгән ирләрне артыграк күрә. Чөнки сораганны, бигрәк тә ялынганны кире кагу тоз булып аларның канына сеңгән. . ' Үзең дә ышанмаганны сөйлисең. Яки үзең шулай теләгәнне. Әллә — Сөмбелнең борын яфраклары дерелдәп куйды, үзен-үзе тынычландырырга теләгәндәй, ул учларын кулбашларына куйды да каты итеп кысты ахрысы, киерелгән бармакларының ак эзләре бетми торды, бет кәч. тимгел-тимгел кызарып чыкты.— Әллә,— дип дәвам итте ул езе леп калган сүзен. — мине монда кичәге «юлыңа ак жәймә» диюеңә каршы әйләнеп килде Дип уйлыйсыңмы? — .Мин әйтеп бетермәдем.— диде Ант.—Сезнең халыкның, ягъни хатынкызның, беренче максаты — үзенә игътибар итмәгән ирне яратудан элек, үзенә буйсындырудан гыйбарәт.—Аит аны тынлаттырып тынычландырыр өчен юри озаклап сөйләргә чамалаган иде дә, буталып калудан курыкты, ә һәр буталу, иң элек, ялганлауга якын. Шуна күрә, сүзе бетүен белдереп, тамагын кырып куйды. — Гик шунысы бар: безнең үзебез яраткан кешене генә буйсындырасыбыз килә шул.—диде Сөмбел. — Ирләр моны тиешенчә бәяли белә дип уйлыйсыңмы? — Бер нәрсә сөйлим, тыңлыйсыңмы5—диде Сөмбел — Кинәнеп тыңлыйм,—диде Аит Ул Сөмбелнең иңенә көрән курт ка китереп япты, алдына термостай салып чәй куйды. Болдырга кереп утырырга кыстамады Ләкин Сөмбел идәндәге чынаякны алды да. аны учларына кысып, баскычка менеп, иске патефонга утырды. - Бер табышмак әйтәм. жавабын мин теләгәнчә дөрес бирсәң, ми» синең яра гам дигәнеңә ышанырмын. Аит аптырап китте: нинди «ярату»? Анык моңа бернинди сәбәп бир- гәне иж ләбаса «Шаярта*, — лип уйлады ул һәм Сөмбелнең шаяртуын аңлаган һәм кабул иткән атлы кыланып — Нинди җавап бирим соң: син теләгәннеме, әллә үзем дөрес дип тапканнымы?— диде. — Минем өчен үзем теләгәне дөрес,—диде Сөмбел - Тынла, Ант Бөтен күк йөзен аҗаган яктыртып алды Анын зәңгәрсу балкышы ♦ Сөмбелнең йөзен күлмәге белән бер төскә мангандай итте. Өй артын » дагы тупыл башларыннан җил шаулап узды. Беренче сыек болытлар = йолдызларны хәрәкәткә китерде, алар, текә елга ярындагы ояларына ■? кереп китүче керәшәләр кебек, берәм-берәм караңгы болыт кыясына ~ чумып уйный башладылар * ’ — Яңгыр килә,—диде Аит. °- — Тыңла әле, Аит... Бер Роза чәчәге Океанга гашыйк булган да, § ди, ана кадәр барып җитеп, бөтенләйгә аныкы буласы килгән, ди. е — Ах, мут чәчәк!.. Син уңайсыз утырасың, Сөмбел Күч монда.— * Аит толып җәелгән иске диванда утыра иде, читкәрәк шуышып, урын ь күрсәтте. .т> — Бүлдермә Роза чәчәге бер елгага төшкән дә юлга чыккан Бара £ торгач, бер чоңгылга килеп җиткән бу. Әйләнеп йөри дә йөри икән, тик юлын дәвам итә алмый интегә икән «Чоңгыл, кадерлем, мине чыгарып җибәр әле»,— дип үтенгән бу «Бер таҗыңны бирсәң, чыга рам», - дигән чоңгыл. «Юк!» дип кире каккан Роза чәчәге, чоңгылга таҗын бирмәгән. Ничек итсә иткән, әйләнә торгач, бер җаен туры ки тергәи дә чоңгыл кочагыннан исән-имин ычкына алган Ага икән, ага икән - елгага аркылы ауган бер агачка килеп төртелгән «Агач, кадер лом, мине тизрәк үзең аша чыгарып җибәр әле, мин инде болай да тоткарландым, шиңә башладым»,—дип ялварган Роза чәчәге «Бер таҗыңны бирсәң, чыгарам»,—дигән агач «Юк!»—дигән Роза чәчәге һәм су кимегәч кенә агач астыннан чыгып китә алган Шулай итеп, ул. ииһа ять, Океанга барып җиткән. «Мин килеп җиттем»,— дигән ул ана һәм үзенең гыйшкын сөйләп биргән «Күрәм,—дигән Океан,—тик син мина кирәкмисең». — «Нигә?—дип сораган Роза—Мин сиңа бер таҗымны да югалтмыйча, саф килеш килеп җиттем».— «Саф Ләкин син шин гәпсең инде»,—дигән Океан һәм Розаны үзенә алмаган, дулкыннары белән яр читенә кагып чыгарган да ташлаган — Бичара Роза чәчәге! диде Аит — Мәхәббәтен саклап шиңгән Роза чәчәге бичара була микән? Ә Океан? Дөрес иткәнме ул? — Океан яшь, дәртле, көчле булгандыр Ә Роза чәчәге шиңгән ләбаса' — Ярый. Синеңчә шулай булсын Тик әле мин җавап сорамыйм, ашыкма Мин дәвам итәм әле Икенче бер Роза чәчәгенең дә Океан ныкы буласы килгән. Елга буйлап аккан да киткән Ә елгаларның күбесе океаннарга кадәр җитә Тик бусы чоңгылга да, агачларга да таҗ ларын кызганмаган Аның каравы Океанга шиңгәнче үк барып җиткән һәм Океан аны үзенә алырга риза булган, ди Син ул Роза чә- чакләренең кайсысын/сайлар идең икән, Аит? Я менә хәзер җавап бир ннде Ул сөйли башлауга, Роза чәчәкләренең берсе Сөмбелнең үзе булып чыгарга тиешлеген Ант искәреп куйган иде инде Моны анын икенче Роза хакында сөйләгәндә матур сүзләр эзләп тормавы, йөз хәрәкәтләренең хиссезлеге, ишарәләренең саранлыгы ук әйтеп торды бугай Икон чг Роза — һичшиксез, ул үзе иде. чөнки нәкъ шул салкын һәм битараф еайләпе белән ул Антның игътибарын җәлеп итәргә теләде дә Икенче Роза турында сөйләгәндә аның үз эчендәге ниндидер бер истәлектән брынасы килгәнлеге сизелеп тора иде Шуңа күрә ул Сөмбелнең «Ро за чәчәкләре арасыннан кайсын сайлар идең?» дигән соравына — Икенчесен,— диде. — Нигә анысын? — Син аларның икенчесе бит. һәм син минем үзеңне сайлавымны телисең. Сөмбел аның иң җиңел юлны сайлап алуына гаҗәпләнмәде. Сөмбел урыныннан торды да бөрешеп утырган Аитка таба китте. Менә ул аның янәшәсендә, кулын сузып, бармак битләре белән генә аның чәченә кагылып ала һәм, аның учы белән сихерләнгәндәй, Ант диваннан күтәрелә башлый. Аларның йөзләре бер-берсенә якынайган саен, Сөмбел Анттан ераклашканнанераклаша бара кебек. Нәкъ теге чактагы сыман! Сигезенче бүлек — Иисус воскрес! — Воистину воскрес! — Иисус воскрес! — Воистину воскрес... — Иисус воскрес... — Воист... Чиркәү эче көндезге кебек яп-якты, электр лампочкалары яна, нечкә шәм очларында хәнҗәр очлары булып утлар калтырана, яшь кенә поп үз алдында селкеп торган чылбырлы савыттан борынны1 кытыкларлык тәмле ис тарала. Бөркет томшыгына охшаган кәкре борынлы, йөзе нәрсәгәдер гаҗәпләнгән баланы хәтерләткән яшь поп үзенең биек һәм иркен мәйданында халыкка әле аркан, әле кырын, әле әйләнгәләп йөренә, ул да булмый, бераз вакытка югала да берсеннән-берсе затлырак тоелган япанчаларын алыштырып тора, шуңа күрә модельләр йортындагы халыкка сезон модаларын күрсәтүчеләрне искә төшерә. Халык инә дә төшмәслек күп. шуңа карамастан, кешеләрнең йөзләре аермачык күренеп тора. Ә алар өчәү иде. Сөмбел, Ант, Солтания. Бирегә аларны Аит алып керде. Ул елны Сөмбел, яңа гына өйләнешкән апасы белән җизчәсенә ияреп, беренче мәртәбә авылга кунакка кайткан иде. Солтания белән Аит авылларыннан унбиш чакрымдагы урта мәктәптә укыйлар, тулай торакта торалар, дуслашып алгач, Солтания Сөмбелне үзе белән мәктәбенә алып китте, ә ялга үз авылларына кайтышлый Аит аларны юл өстендә утырган рус авылының чиркәвенә алып керде. Юл өзек, кич кырын гына чыгып киткәннәр иде, соңардылар. Биредән аларның үз авылларына хәтле нибарысы ике чакрым гына, шунлыктан курыкмадылар, инде төн уртасы якынлашуга карамастан, гомерләрендә дә күрелмәгән тамашага исләре китеп торганда, әллә ничек кенә бирелеп китеп, халыкка иярделәр. Солтания Сөмбелнең колагына: — Белгән догаларыңны укы, безгә чиркәүгә керү гөнаһ,—дип пышылдады. Сөмбел үзенең пырхылдап көлеп җибәрүен сизми дә калды. — Ник?—диде ул,—Мин бернинди дога да белмим! Мине беркем ...— һәм ярты сүзендә киселеп калды: янында торган яланбаш, бөтен кыяфәте— җыерчыкланып торган нечкә генә озын муены, кагылсаң, һәркайсы чыңлап җибәрердәй тоелган күперенке чәче белән тузганакны хәтерләткән бер картның керфексез, зәп-зәңгәр күзләреннән очкыннар чәчрәде кебек. Сөмбел аннан күзен ала алмыйча, үзе белән янәшә торган Аитка елышты, кулын түбән шудырып, бар көче белән аның кулына чытырдап ябышты. I Карт читкә борылды, Сөмбел аның тирән бер нәфрәт белән карап Куйган күзләреннән котылгач та әле Антның кулын уз учларыннан ычкындырырга кыймый торды шуд тикле курыккан иде, күрәсең’ Ә аннары... йөзләгән халык арасында Антның тирләгән кулын яшертен генә [Тоткан килеш басып торуы әллә ничек рәхәт, кызык.’ романтикалы иде! Аят. Аит чибәр иде! Хәер, эш аның чибәрлегендә генә дә түгел иде ♦ ахрысы Ул беренче тапкыр үз йөрәгенең шәм сыман эреп, бөтен тәне х йә таралып бетүен тойды. Тойды гынамы соң? Күрде! I Аиа тагын кемдер карап тора иде. Шул карашны маңгае белән = тойды диярсеи Очлы иде ул караш, үчле иде! Баягы тузганак бабай дип белеп, ул астыртын гына аңа карап куйды, тик бабай авызын көн * багыш яргаидагы шикелле тиз-тиз кыймылдатып, барысыннан да ал- дан һәм катырак итеп: ? I — Воистину воскрес!—дип кычкыра иде. Шунда ул Солтаниянең: — Сип белгән догаларыңны укы, чиркәүгә керү гөнаһыңны юарлык _ булмаса да, кеше егетен тартып алмакчы булуыңны — Солтания астан л гына аның кулыннан тотты да дүрт бармагы белән берьюлы тырнап * җибәрде «Сөмбел «аһ!» итеп куйды. Ә Солтаниянең дкүзе. Янып тора !иде! Тузганак башлы картның зәңгәр күзләре ише генә идеме соң! Мәхәббәткә кагылышлы нәфрәт бар нәрсәдән аяусызрак икән. Ә Сөмбел Антның кулын аның саен катырак кысты Солтаниягә үч итеп. Бер заманны, әллә инде шунда эчтә үк. әллә инде тышка, саф һа вага чыккач, кешеләр берсенә-берсе: — Христос воскрес! — Воистину воскрес —дип, үбешергә тотындылар Күрше —күр niece белән, танышлар — дус-ишләре белән, һәм, билгеле инде, туганнар - туганнары беләндер. I Кетмәгән-нитмәгәндә Сөмбел Антны үбеп алды Ант — иренен корг чакканмыни!—кул сырты белән сөртеп ташлады Солтания караңгы лынка кереп югалды, Ант, «Җүләр» дип, Сөмбелнең кулыннан эләктереп алды да өстерәп диярлек аның артыннан йөгерде. Авылга кадәр шулай җитәкләшеп кайттылар, чөнки Сөмбел дөм караңгыда бөтенләй бара алмый иде. I Икенче көнне Солтания аның белән сөйләшмәде. Ә клубтан кайтканга Сөмбел аларны бергә күрде. Аҗаган уйный иде, су астындагыча. ■ЯШькелт нурга күмелгән яктыда рәшәткә буендагы бүрәнәдә Аит белән Солтания утыра. Аит нидер сөйли, Солтания чыц-чыц итеп көлеп куя Сөмбел, аркасы белән рәшәткәгә сөялеп, шул бәхетле көлүне тыңлады, күз яшенең иң тозлысын беренче мәртәбә ул шунда татыды Көнләде ул әлеге көлүдән! Бөтен гомеренә җитәрлек итеп көнләде. Әйе. кичә Ант аерылдык дигәч, ул көнләү тагын уянып, аның йөзенә елмаю булып таралды да бөтенләйгә, инде мәңгегә сүнде аерылганнар! I Ә бүген инде, нигәдер. Сөмбелнең елыйсы килә. Әгәр язмыш аны Ант белән кабат очраштырган икән, кемнедер көнләштерерлек матур язмыш түгел инде бу! Әнә ич. танымады да? Ул аның янына мәхәббәтенә ашыккан, тик инде күп нәрсәсен югалткан икенче Роза чәчәге булып әйләнеп кайтты. Бәлки бу язмыштыр? Язмыштан узмыш юк. Айлар. Бәлки узмаскадыр? Калыргадыр? Бәлки ул Антка кирәктер? Ин уАаап кабат килде сон әле Сөмбел бирегә? Икенче Риза чәчәгенең яз мщпы бүтәнчә төгәлләнә ләбаса. Әгәр аныкы да — Сөмбелнеке дә шу лай бетсә? Г. — Икенче Роза чәчәге белән Океанның мәхәббәте ни белән беткә Иен беләсең киләме?—диде ул. I — Күзалларга була,— диде Ант һәм аның биленнән кочып алды Юк шул. болан түгел,—дип көлде Сөмбел һәм аннан этелеп:- Хәер, соңыннан.. Соңыннан әйтермен. — Кайчан — соңыннан? — Белмим. Аннары. — Табышмак,- диде Лит - Инде минекен дә тыңлап кара, Ул диван пружиналарын шыгырдатып торды да стена буенча өч өемгә тезеп кунган китап-дәфтәрләр янәшәсендә үзенә аерым торган 1 яшел тышлы калын бер китапны кулына алды. — Мең дә бер кичәме әллә ул? — Коръән. Ант Коръән тышлыгын ачты да сырын сырга туры китереп, өчпоч- i маклап бөкләнгән ике кәгазь алды — Көндез мин бу Коръәннән әтинең ' фронттан язган ике хатын табып алдым. Табып дим... Ихтимал алар 1 үзләре мине тапкандыр. — Бөти шикеллеләр, —диде Сөмбел.— Укыганым бар. элек балаларга шундый өчпочмаклы бөтиләр такканнар. — Әйе. Сөмбел. Болар — картайгач та бөти итәрлек хатлар. Тыңлыйсыңмы. укыйм Тугызынчы бүлек — Фронт хатларында ни язылганын күзаллавы читен түгел,—диде Сөмбел — Сагынудыр инде... Сугыштыр... «Жди меня, и я вернусь, только очень жди».. Шушының бер төредер. — Алай булса да начар түгелдер. Тик болар икенчерәк. Көчлерәк. — Шигырьдән дә көчлерәкме? — Чын тормыш шигырьдән көчлерәк.—Сак кына бер хатны ачып. Аит үзенәукыган кебек тын гына: — «Сезгә сагынып.— дип башлады. | Баскычка утырды. Чиксез караңгылыкка карап, дога әйткәндәй:— «Якыным Гайшә!»—дип пышылдады. Сөмбел сигарет кабызды Каршысындагы күренеш илаһи иде. Аны , нинди дә булса рәссам ясады микән? Кайчан да булса ясар микән? | Ачык ишек караңгылыгында үткән сугыш эченнән телгә килгән хат , иясе үзе утыра мәллә? Кем ясаган һәм кем ясаячак мәшһүр картина | соң бу? «Карагыз!» дигән төсле, аҗаган кабынып ала. һәм кулына хат | тотып утырган Антның күләгәсе караңгы күк гөмбәзенә йогып кала кебек Помпей һәм Хиросима кешеләренең стеналарга, урам ташларына, күпер такталарына төшеп калган җансыз күләгәләре сыман, ишегалды ташларына да Аитның тере күләгәсе сузылган. Аит. хатлы кулларын сузарак биреп, утка кырынрак утырган, аның ишегалдына төшкән шәү- I ләсе тезләнеп күктән нидер ялварган төсле булып күренә. Тавышы гел бер көе, битараф, хиссез. Ә хаттагы сүзләрнең тәэсире аның саен көчлерәк. чыннан да, ниндидер ялварулы догага тартым, борынгы азулардагыча тыныч, мәңгелек иде. Әнә ич: «хатыным» димәгән, «якыным» дигән. «Яратам» яки «мәхәббәт» дигән сүзләр хәзер генә китте ул. Шуның белән бөтен телебез тулган, китаплар. Матур сүзләр. Тик тапталып. шомарып беткән, көчсез, телсез, мәгънәләрен җуйган сүзләр. Ә тормышта әнә ничек булган, гадирәк, нәфисрәк, ялкынлырак!.. Ахыр килеп, тыйнаграк — «якыным».. Монда ни генә юк: хатыным, иң якын кешем дию дә бар бу сүздә... Шушы ук сүздә тагын ялкыным, якынлык та бар... Хат әллә барып җитә, әллә юк.. Ара чиксез ерак... Юл ераклыгы, вакыт ераклыгы Ләкин хис, тою якын... Сагыну көчле, сагыш зур. наз бөек — «якыным!».. «Яратам» дигән сүзләрне хәзер ничек җиңел әйтәбез без! «Син миңа ошыйсың», «Мин сине якын күрэм» диюләр тәмли онытылды, төссезләнде, уңды, тәме китте... Шушыннан соң гына ләбаса әле ул сөю. мәхәббәт, ә иң соңгысы—ярату!.. Унынчы бүлек «Якыным Гайшә! Сиңа, матурым Әлфиягә вә ип магурым Наиләгә, шулай ук мин киткәч туган кечкенә бәбигә, кыскасы, барыгызга да сәлам » — Кечкенә бәби дигәне - мин булганмын, диде Лит бүленеп һәм < дәвам итте: Е «Туганнардан — якын туганым Гайшә апалариын һәрберсенә, < тан авылы туганнарымның һәрберсенә. Хафиз абыйларның Һ .рбгр•.сиә, 1 калган башка туганнарның һәрберсенә миннән сәлам тапшыр. Күрше10 ләрдән Бәдигол апаларның һәрберсенә. Хәйрулла абыйларның һәрбер- ♦ сенә, шулай ук язылмый калганнарның да һәрберсенә сәлам. Кыскасы, а мине сораганнарның һәрберсенә миннән сәлам әйтерсең! Ярый Якы- * ным Гайшә! Нихәл суң? Үзеңнең саулыгың бармы? Бәгырьләрем. Әл- * фия. Наилә һәм кечкенә бәби саулармы? .Мине, ягъни әтиләрен искә * алалармы? Башка хәвеф-хәтәр юкмы? Адашың Гайшә апалар ни хәлдә u суп? Үзе һәм балалар саумы суң? Бигрәк тә якын җилкәмнең хәбәре t бармы? Ул бәгърем дөньяда бу көндә тере микән, юк микән? Бәдрет- - .иш абый үзе һәм Билал абый әйдәләрме? Минем уйлавым бу< түгелләр булырга кирәк. Хәерле булсын Ярый. Хафиз абыйлары һәм Бәдигол апалары ни хәлдә торалар’ Минем уйлавым буенча алар ис кечә торалар булса кирәк. Ярый Якыным. Гайшә, нихәл? Суң. ризык мәсьәләсендә аптырамыйсызмы? Ә инде минем уйлавым буенча, аптырый торган булырга кирәк. Беләмен, бәгырьләрем, киң уздыруларыгыз ансат түгелдер. Ә инде ягу өчен утын мәсьәләгез, анысы, минемчә, юк инде Нишлик суң, бер без генә түгел Беләсең, хәтереңдәдер бешен тормышның шөкер, бик рәхәт вакытлары бар иде Беләсең, безнең бар Нәрсә җитеш иде. Ул бергә бергә балалар белән уйнашып, рәхәт гомер иткән вакытлар минем бер дә исләремнән чыкмыйлар Ә инде минем белән бергә гомер иткән вакытларың, минемчә, синең дә исләреннән чыкмый торгандыр булырга кирәк Ярый, нишлик суң. бәгырьләрем, бер без генә түгел, сабыр итик Ул рәхәт гомерләр, исән булсак, тагын да булырлар әле. Ерткыч, тыныч халыкны тынычсыз иткән һәм халык талаучы дуңгыз борын Германия фашизмын штыкка күтәреп, калган нарын туган илебездән куып чыгарып, ул кабәхәт ерткычлардан чне тартканнан суң, исән булсак, сезнең янга кайтып, яңадан рәхәт һәм шатлыклы гомер итәрбез... Ярый, якыным Гайшә! Нигә суң сез мина хат язмыйсыз икән? Менә мин 6 нче аемны хәрби госпитальдә ятам Сезгә ничә мәртәбәләр хат яздырып салдым Ә сездән бер хат та алга ным юк. Менә шул мәсьәлә минем өчен бнк күңелсез Әллә бер бер төр лс хәл булдымы икән дип борчылам Әллә мин ялан хатларны сез ала алмыйсыз микән? Мин сугыш кырыннан ранный булып чыктым, 29 нчы сентябрь көнне кич белән. Бу көн, 3 нче март көне, минем ранный булганыма 156 көн, ягъни 5 ай да 6 көн. 6 нчы аем дигән сүз » Сөмбел «яратам» дигән сүзнең хатта бөтенләй булмавына игътн бар итте Ләкин андагы һәр сүздә шул мәгънә балкып, зиһеннең бар Жирен тутырып, мәк чәчәге кебек ялкынланып сизелеп тора иде Габи гатьтәгечә, нәфис һәм серле итеп, чәчтән сыйпаган шикелле юатып һәм үпкәндәге сыман назлап язылган Монда -- икәүнең бөтен дөнья күз алдында җәйрәп яткан газиз, илаһи бер бәхетле тормышы. Чонда мәхәббәтнең чиста дәръясы Өстә генә йөзеп йөргән буш .үзләр юк, хис тирән, сагыну тыелгысыз, киләчәккә өмет ышанычлы нык Эчкерсез лек. гадилек Исбатлаулар кнрәкмн, аерылышуга тар танып шыңшу чит, төшенкелек ят нәрсә монда! - Чагыштырып утырам да Без яшәмибез, ә бәлки йоклыйбыз гы "а икән,— диде Сөмбел, Аит тынып калгач Ул аны хисләнеп туктады Дип уйлаган иде, уйларын таратам дип эндәште Укы. укы — Бетте. Бу хатның ахыры сакланмаган. — Ә кулыңдагысы? — Анысы бүтәне. — Әнкәңнең жавап хатымы? — Юк. Мин укыган хатны алганчы, юлга әни хаты чыгып киткән була Бу — шуңа җавап... Ант икенче хатны укый башлады. «Әй, бәгырьләрем, әй... матурларым Бервакытта да хәтеремнән чыкмый шул ук Әлфиям белән матурым Наиләнең кыланышлары. Матурым Наиләнең, конфет бирәм дигәч, минем ике битемне үбүләре һәм шуның өстенә әтием, конфет бирсәң, әлһәмдел өйрәтәм диюләре.. Шулай ук матурым Әлфиянең матур көйләрне зурлар кебек матур итеп җырлаулары һәм аның идәндә матур итеп биюләре. Шулай ук икенче Аитем (гәрчә күрмәсәм дә), менә шулай бишектә утырадыр, менә шулай көләдер, менә шулай үрмәлидер, менә аны әнисе шулай биләгәндер, суңра кочагына алып, матурым, ичмаса әтиең өйдә юк диеп сөйгәнсең, шулай сөя торгансың дип, йокыга яткач һәр көн сәгать 2 гә, 3 кә кадәр йоклый алмый ятам. Матурларым белән мине юксынып сөйләүләрегез, син аны коендырганда синең тирәңдә матурларым Әлфия белән Наиләнең, и-и матур бәби, матур бәби дип йөрүләре, син аны коендырып биләгәч, алар аны әле берсе, әле икенчесе алып сөюләре. Суңра аны кочагыңа алып, әтиең өйдә булса, ул да сине безнек кебек сөяр иде диеп, синең аңарга күкрәк сөтеңне бирүләрен, шуннан соң сикертә-сикертә сөюләрең — менә шулар һәммәсе минем күз алдыма киләдер...» Унберенче бүлек — Елыйсы килә!! Нинди ярату, я тәңре! Шекспир, билләһи газнм Шекспир хисләре!.. Мин сәхнәдә шушы хатларны алып укыган бәхетле хатын ролендә уйнар идем. — Сәхнәдә... Ә тормышта яшәр идеңме соң? Сәхнәдә мәхәббәт уйнамыйча. тормышта шул хатын булып яшәр идеңме, Сөмбел? Аит хатларны Коръәнгә тыгып куйды Ул хатлар хәзер өзелеп төшкән ике яфракны хәтерләтә иде инде. Истәлеккә дип, китап эченә ты- гып-куйган сары яфраклар. Сөмбел моңсу гына елмаеп куйды. — Мондый хатларны язу да, уку бәхетенә ирешү дә бүгенге ирләр һәм хатыннар кулыннан килә торган эш түгел шул инде Заманасы әллә нинди: тутык хисләр, ә йөрәкләр, әйтерсең лә, сүнгән мичләр!- Юк, Сөмбелгә кушылып, Аит замананы гаепләргә җыенмый иде. Сугыш, ачлык, мәрхүмлекләр вакытында шундый сөю булганны, бүген нинди булмаска тиеш ул? Ул кайдадыр үзе укыган: «Бу дөньяда нидер тиешенчә түгел икән, моңа бары тик кешеләр үзләре генә гаепле»,— дигән сүзләрне исенә төшерде. Ул үзе — Аит нишләде соң? Бер селтәнү белән хатынын ташлады да китте. Дөрес, моны ул үзе теләмәде, моны Солтания теләде. Ялварырдай булып теләде, мине азатлыкта калдыр, үзеңне миннән азат ит дип сорады. һәм Аит азатлыкка чыгып китте. Ул үзен дә, Солтанияне дә гаепләргә базмады. Әйтмәде түгел ич, әйтте, бергә яшик, берни булмагандай яшик, диде. Язмышка язмагач, бәхеткә килмәгәч, ни хәл итәсең соң? — Әйт әле, Сөмбел: үзеңә атап шушындый хатларны язардай кешең булсын өчен ни бирер идең икән син бүген? Сөмбел җавап бирмәде. * — Фәкыйрьләр без. Нинди фәкыйрьләр!—диде ул. — Ә синең үзен- нең шушындый хатлар язып җибәрерлек кемең бар соң. кемен бар? Аит дәшмәде чөнки андый кешесе юк иде инде. Караңгы төн уртасында яшенле яңгыр алар йокларга яткан карт ей турысына килеп җитте. Пружиналары уңайсыз төртеп торган иске * диванда тузган толып ябынып яткан Аит уеннан берөзлексез Сөмбел- “ нең соигы сүзләрен кичереп ятты Әйе, аның йөрәге көзен буш калган = кош оясы кебек салкын иде. 3 Якгыр шавына ниндидер кыштырдау авазы килеп кушылганын ише- ф теп, Аит сагая калды. Кайдадыр эре-эре тамчылар тамганы ишетелә. u Йөрәк тибеше кебек сак кына итеп, кемнеңдер аяк атлавы сизелеп кит- < те. Билгеле, Сөмбел. Аит аны өйдәге тимер караватка яткырган иде. е Ул башын күтәреп караганда болдыр ишеге ачылып китте һәм ул яшен < яктысында ишек яңагына сөялеп торучы Сөмбелне күреп алды. Ул *- өстенә ак җәймә бөркәнгән, яшен яктысында мәрмәр сыннымы, өрәк- *• неме, ниндидер кошнымы хәтерләтеп басып тора Аит торып ана якын- « лашканда, ул баскычтан түбән төшеп китте дә. кулын җәеп, торган п саен кызурак итеп әйләнергә кереште. — Сәхнәдә дә шушындый матурмы син?—диде Аит. тамашадан ни көләргә, ни сокланырга белмичә —Хәер, син ишанның карт хаты нын уйныйсың бит әле, кайда анда матур күренү... — Ялгышасың...—Сөмбел туктап калды, йөзен яңгырга каршы куйды да ирененә тәгәрәп төшкән яңгыр тамчыларын тел очы белән ялап торды — Ишан хәтле ишан буласы ир беренче хатынлыкка асыл затларның берсен сайлап никах укыткандыр. Сәхнәдә мин карт, ләкин гүзәл бер шайтанны уйныйм — Ә тормышта син гүзәл бер., фәрештәсең. Юк. Аит. Күрмисенмени? Суга төшкән тавык мин Гап-гадн мес кен га нык Караңгыда Сөмбел ачык күренми иде Бары тнк яшеннең калты рангаң яктысында гына Ант аның ак җәймәсе чыланып, тәненә ябы шып беткәнен шәйләп алды Кулы салынып төшкән, чәченнән, җәймә очларыннан, күкрәк аермасыннан йөгерек тамчылар тама Тәненең һәр сызыгы яшен уты белән каймаланып күренә Яшен яктысы сүнеп, ншег алды караңгыда калганда, ул беравык Антның күз алдында ялкыннан ясалгандай чагылып торды әле. Күзен йомып, кояшка карагандагы шикелле. Аннары аның шәүләсе томандагы әйбер төсле соры булып кына төсмерләнә, ераклаша, ләкин аннан бер өзлексез эсселек бәреп тора шикелле. Ул еракта җемелдәгән учак кебек, Антны үзенә дәшә сыман иде — Миңа, ошый монда — диде Сөмбел, каядыр өскә карап Нәкъ кичә әйткәненчә Кичә ул бу сүзләрне Антны үзе белән сөйләштерергә теләп әйткән иде. Ә бүген, хәзер? .Алар әз сөйләшмәделәр ич инде, бу хәлдә сөйләшү мәгънәсез булыр иде Аит кичәгемә- «Ә мина оша мый»,— дип бәхәсләшеп тормас ич инде? һәм ул. һавадан аның чакы руын эзләгән шикелле, кулын сузып, бармакларын тырпайтты да. бас кычның ике басмасын атлап, түбән төште Яңгырның салкын сулышы йөрәген куырып алды шикелле, бөтен тәнен инәдәй чирканчык бәсе чәнчеп узды — Сиңа... салкындыр ич,— диде ул — Ялгызлык суыгы хәтәррәк Алга сузылган кулының бармак битләре белән генә ул караңгылык томанында эрер эремәс төсмерләнгән хатынның кулбашына орынды, •ның салкыннан калтырануын тояр шикелле иде, тнк юеш җәймә җы лы иде. Антның тыны киселеп калды Мондый тойгыны анык күптән инде кичергәне юк иде Беренче кат күзе төшкән, яраткан кызы Солтанияне озаткандагы хисенә, беренче кат Солтаниянең куенына кергән чактагы кичерешкә кире әйләнеп кайткан шикелле булды. Тик хәзерге мизгелдә аның каршында ул хис, ул тойгы, ул кичерешнең кайсысы басып торганына Ант һич кенә дә төшенә алмады Күзең төшкән беренче кызны ни өчен озатканыңны, ни өчен үпкәнеңне, ахыр килеп, аңа ни өчен өйләнгәнеңне күңелеңнең һәм тәнеңнең беренче нинди боеруына буйсынып эшлисең— кем белә икән соң? Кайсысы көчлерәк икән— хис, тойгы, кичерешләрме, әллә шул боерумы? Ә хәзер кем көчлерәк — Сөмбелме, әллә улмы? Язгы су ургымы астыннан калкып чыккан боз шикелле булып, ул боерыкка Сөмбел буйсыныр микән? Әллә соң Ант әкренләп Сөмбел хисләренең боерыгына буйсындымы? Югыйсә, карышуы мәгънәсез булачак көч белән аны Сөмбелгә ни тартып тора соң? Солтания, Солтания! Солтания... Хәзер Сөмбел якынрак иде. Солтания хәзер алда торган ераклык түгел, артта калган ераклык. Артта калган ераклык — үткән вакыт. Ә Сөмбел йөрәкне эретердәй учак булып, ак кайнарлыгы белән бөтен ишегалдын тутырып басып тора Юк, ул учак кына микән? Үзе басып торган ишегалды ташы белән болытлар арасында балкыган яшен. Теләсә, ул хәзер Аитны боз хәленә калдыра ала, теләсә — яндырырлык зат иде. — Икенче Роза чәчәге белән Океан арасындагы мәхәббәт тарихының ахырын беләсең киләме синең, Аит?— дип пышылдады Сөмбел. — Бәлки соңыннан... аннары?..—диде Ант. — Ә хәзер нәрсә? Я, нәрсә? Нәрсә, Аит? Аит... Сөмбел Антка таба борылды Шул мәлне яшен яшьнәде, чатнап һәм чытырдап күк күкрәде. Сөмбел, өреккән тай сыман сискәнеп, Антның кочагына ауды Учына кунган күбәләкне тотып алгандай гына итеп, Аит Сөмбелне кочаклады да күкрәгенә кысты — Шушылай җиңел очрашкач, ничек авыр аерылышыйк ди инде без, Аит? Җиңел акыллы Роза белән ахмак Океан очрашуы! Аит үзенең иңбашына тамган яңгыр тамчылары арасында Сөмбелнең ике-өч бөртек кайнар күз яшен тоеп алды. Алар, кайнар ташкын булып, аның тәне буенча түбәнгә, аска тәгәрәштеләр. — Аит, кадерлем... берәр төрле эчемлек алып чык әле, җаным.. - дип, Сөмбел әллә елаудан, әллә туңудан калтыранды Антка аны кочагыннан ычкындыру авыр иде. Ул, баштанаяк чыла нып беткән Сөмбелне өстенә бөркәнгән ак җәймәсе белән бергә сыгар га теләгәндәй, аның кулбашыннан башлап бөтен гәүдәсен сыйпап төште һәм, аның бармак очларына җиткәч, тотыныр урын таба алмыйча, кулы белән караңгылыкны кыскалап торды. Ә Сөмбел, башын артка ташлап, суга сусаган кеше шикелле, ирен читләренә агып төшкән ян гыр тамчыларын тел очы белән ялап тора иде. — Сөмбел... сусагансың — Әле син биредәмени? Минем синең берәр бәллүр фужерыңны ташка бәрел ватасым килә... Кызганмыйсыңдыр ич? Хит апа караган килеш кенә чигенә башлады, юеш баскычтан болдырга күтәрелде. Өйдәге әйберләрнең кайда икәнлеген кулы онытмаган, бизмәгән икән әле, болдыр ишегенең яңагыннан әз генә читкә ка гылган иде, кулы үзеннән-үзе электр боргычына туры килде дә, ник икәнен абайлап тормастан, утны кабызып җибәрде Сөмбелне яктылыктан читкә, караңгылыкка тайпылыр дип көткән иде, ә ул баскан урынында кала бирде. Бары тик әллә аннан ятсыныпмы, әллә үз-үзен нән оялыпмы, әллә соң туп-туры яуган яңгырдан туңа башлапмы, бе- решәрәк төште, әмма башын имәде, муенын сузып, йөзен югары тоткан килеш ирен читләрендәге яңгыр тамчыларын ялаштыргалап алды. — Беләсеңме син кем? дип эндәште Лит — Кем? Кем? — Искәндәр ташы син — Александритмы? Бик матур түгелмен икән Александрит нурсыз таш — Көндез төссез, салкынча Аның каравы төнге ут яктысында ♦ кайнар шикелле. . Сөмбел авыз эченнән генә көлә калды Ә Аит болдырдагы кәгазь = әрҗәдән төссез вино сайлап алды да. ике фужер эләктереп, анын яны 2 на ашыкты Баскычның беренче басмасына басар алдыннан шешәле . кулы белән тагын электр боргычына таянды Ишегалды тагын төн ка ваты астына сыенды. Яшен дә баштагы шикелле чатнамый инде, күк * күкрәүләре, торган саен ераклаша барган ат тоякларының җирне ту- «• пырдатканы шикелле, тоныкланып калды Янгырның тигез шавына е түбәләрдән тамган авыр тамчылар тавышы килеп кушылды Күрше u йорт ишегалдында каз каңгылдап куйды, Антларның коймасы башында »- нке яшел-зәңгәр ут уйнаклап калды. Аны Сөмбел дә күреп алды — Ни ул?—дип сорады ул. Үзе үк көлеп җавап та бирде — Мәче. « Аит шешәнең укасын ертып, авызын аска каратып тотты, төбенә учы белән китереп сукты. Мәче калын тавышы белән аваз салды да ашыкмыйча гына, сузылып, койма буенча китеп барды - чите ачыкла на башлаган күк яктылыгында ул кара шәүлә булып кына курен.» иде Яшен яшьнәп җибәрде, һәм мәче зәңгәр нур белән каймаланып. ап-ак булып күренеп калды — Я!—диде Аит һәм Сөмбел тотып торган фужерларга, шаулатып, вино агызды да шешәсен ташка бастырып куйды — Я?— диде Сөмбел Ул фужерны күзе турысына китереп, яшен чаткысы уйнаклавын эчемлек аркылы карап торды — Чиста... Хисләр дә шундый чиста булсын иде ул. Ант, — диде ул,— Хисләр, шушылай үтә күренмәле булса иде Алайса, хисләр чисталыгы өчен, Сөмбел! Аит ашыгып эчеп куйды. Аңа бу төн тиздән бетәчәк бер уен гынадыр кебек тоелып алды Ул каядыр, нәрсәгәдер өлгермәс шикелле иде Ә Сөмбел ашыкмады Ул үз фужерын ирененнән аермыйча гына, вак-вак йотымнар белән эчеп бетерде дә — чираттагы яшен яктысы чагылышыннанмы соң - күзен йомды, фужер тоткан кулын йөзенә якынайтып алгач, кискен селтәнеп җибәрде Күк күкрәгән калын аваз га челпәрәмә килгән бәллүр пыяланың нечкә чыңы килеп кушылды Аның каядыр очып китәсе килеп китте Күзен ачканда ул үзенең, чын нан да, Ант кочагында әйләнүен күреп алды Бераздан ишегалды һәм анык тирәли үскән карт тупыл ябалдашлары, колгадагы ватык сыер чык оясы, абзарның салам түбәсендәге бастырыкларның тырпаешкан очлары әйләнүдән туктадылар да барысы да артта калдылар Ул бая үзе йоклан чыккан өйнең ят исен сизеп алды Антның Сөмбелгә Искәндәр күле турында сөйлисе килә иде Ләкин... Солтания ишетеп торыр кебек тоелды Ул үз-үзенә «Түбән ка рама!» — дип боерды. Түбән карама Бу — тауларга менүчеләр законы Хәзер исә ул Аит күңелендә «Үткәннәргә карама!» дип боеру булып калыкты Үткәннәргә карама, анда Солтания Әмма алда Сөмбел булыр микән соң? Алар икесе дә тышта янгырның туктавын ишетеп ятты Уникенче бүлек Ә Җиргә әкрен генә яктылык иңгәнен аларнын берсе дә күрми кал Яңгырдан соңгы тыныч төннең серле авазлары аларны бик ерактан гына әйләнеп үтте. 33 Кояш мул иде. Урам буенча язгы ташудай шаулап узган көтү дә аларның йокы ярларына кагылмыйча узып китте. Аннан сон авыл тагын тынычланып калды Иртәнге мәшәкатьләрен бер кат үткәреп җибәргәч, кешеләр ашап-эчеп алыр өчен өйләрендә югалып тордылар. Бакчаларда ара-тирә өлгергән алмалар коелыша иде. Тыңлап торсаң, аларның җиргә орынуларын беренче кат тәпи йөреп киткән балаларның аяк тавышына охшатып булыр шикелле. Алдан Аит уянды Озаклап түшәмнең куна тактасыдай тигез һәм киң такталарын карап ятты, матчага кыстырылган ниндидер кәгазьләрне күзеннән кичерә башлады. Страховой белешмәләре, төрле квитанцияләр Ул. аягын идәнгә төшереп, торып утырды. Сөмбел стенага таба борылып ята иде. «Мин аңа беркем дә түгел шул,— дип уйлады ул.— Югыйсә читкә карап ятмас иде. Иренә сыенмаган, таянмаган, ышыкланмаган хатын үзен-үзе чикли, читләштерә, кадерсезгә әйләнә, тупаслана — Ул. уеннан бүленеп, усал итеп, мыскыллы көлеп куйды — Ир!. Хатын! Кайчаннан бирле? Аның хатынлы ир булудан туктавына ничә ай бит инде! Хәзер кем соң ул? Ир-ат, бары тик ир-ат кына! Дөньядагы бөтен хатыннарга ул бары тик ир-ат кына, беркемгә дә сыенырлык, таянырлык, терәк булырлык ир түгел икән ич инде. —Ул үзен әллә кызгана. әллә әрли иде, хәер, нишләсә дә, барыбер түгелмени? Ул беренче тапкыр үзе турында «мин» димичә, өченче заттан уйлавына сәерсенеп игътибар итте. Ул Сөмбелнең өстенә җәймә ябып куйды. Сөмбел уянмады, кояш нуры төшеп җылыткан мендәрендә йоклап калды, ә Аит ишегалдына чыгып басты Баскыч такталары җылынып беткән, ә ташлар кап-кайнар булган инде. Аның кәефе төшеп китте. Солтаниянең шушы ташларга яланаяк баса-баса иртәләрен кер уып йөрүләре, көндезләрен ишегалдына киптерергә җәеп куелган печәннәрне ике япьле агач сәнәк белән әйләндерүләре. кичләрен аякларын тезләренә кадәр җылы туфракка буяп бетереп. яшелчәләргә су сибеп йөрүләре— кайда болар? Аяклары.. Иң аянычы шул — аяклары. Солтаниянең аяклары... Алар хәзер юк инде. Үзе бар. ә аяклары Аит өчен ул үзе дә юк инде. Әллә Солтаниягә — Аитмы? Кайсысы кайсысына юк? Ул тагын күңеленнән генә үз-үзенә: «Аска карама!»—дип боерырга мәҗбүр булды. Ул, кое янында юынып алгач, өч кирпечне бер-берсенә мич шикелле итеп терәп куйды да, өстенә ике тимер кисәге куеп ут тергезгәч, чәйнек утыртты. Болдыр ишегендә Сөмбел күренде. Кай арада киенеп-ясанырга өлгергән. — Ах. нинди тәмле озон исе,—диде ул. — Озон? Ялгышмасам, моны бездә саф һава диләр. — Иртүк бәхәсләшәсе килми. — Алайса, хәерле иртә. — Хәерле иртә, Аит. Нишлисең? - Ат дагалыйм,—диде ул көлеп. Сөмбел эндәшмичә генә баскычтан төште дә ялтырап яткан бәллүр китекләрен учына җыеп, чыңлатып карады. — Боз кисәкләре шикелле... Мин сиңа кыйммәткә төштем ахрысы. — Сатулашма. Чәйнек капкачы тишегеннән пар бөркеп чыга башлады. Аит ике чокыр белән кофе савыты алып чыкты. Гөрекчә ясалган кофе,— диде ул һәм болдырдагы патефонны кофе куеп эчәр өчен алып чыгарга ниятләп, эчкә керде. Патефонга кулы орынуга, аның капкачы ачылып китте, борынына ниндидер татлы бер ис килеп бәрелде Кәкре муенлы уннаткычы эчкә бөгеп тыгылган, кап качына боргыч һәм инә савыты беркетелгән Ул аның җибәргеч рычагын этеп караган иде, пружинасы бушап бетмәгән булган ахрысы, тәлинкәне әйләндергече хәрәкәткә килде, һәм Аит әнисенең тавышын ишеткәндәй булды. «Балам! Атагыз сугыш кырында яраланып, госпитальдә ята әле. i Мина ач торырга күнегәсе җугые Яшьли ятимә калып, миңа жнде тул- = ганда беткән гражданнар сугышы михнәтләрен кичердем, ачлык елның 2 мәхшәреннән исән-сау чыгуым бер хәл. мин сезне табып үстерүем бә- ф хетенә бик шөкермен. Сезгә дә сугыш белән ачлык килде, минем сы- _ мак ятим калуыгыз бик ихтимал ые Тешемне кысып, иренемне тешләп. < бетен нәрсәгә түздем. Соңгы сарыгымны суйдырдым да. кечкенә агач е чанага бәйләп салып. Карнауык. Шәле урманнары аша Казанга тар < тып киттем Атаңнар сугыш кырында, мин белгән тирә-юнь — Чирме *- шәп, Ырга, Солтан Гобәй, Зәңгәрле. Олы Әшнәк. Кече Әшнәк авылла •- рыныи матча шикелле асыл ирләре сугышта. Качып кайткан, качып * ята дигән бер генә ят, хәвефле-хәтәр хәбәр дә ишетелгәне жук. Мин п белгән тирә-юнь авылларда татар хатыннары андый хурлыкка төшмәделәр, шөкер. Ул елларны татар авыллары тирәләрендәге урманнарда сугыштан качып килгән бүреләр генә яшеренеп ятты Татар хатыннары ирләрен тота белгәннәр дә соң ичмаса Казанга барып җиттем Хәсрәт мине сарык саткан акчага азык-төлек. ситсы-калуш алырга кыстады. Ә сагыш, ә сагышым бер кибеттә уйнап торган патефон күреп чыкты да җитәкләп кире алып кереп кит те. Шул ук чанага салып, Шәле. Карнаук урманнары аша Казаннан патефон белән тәлинкәләрен алып кайттым Хәсрәтемә түзәр нем, сагышка түзеп булмады. Хәсрәткә түгәргә сабырлык, сагышка түзәргә җыр кирәк икән ул. Мең дә тугыз йөз кырык икенче җыл мартының айсыз, нурсыз бер төнендә мин караңгылыкка чумган авылыбызга бәләкәй агач чанага салынган патефонны уйнатып кайтып төштем. Бөтен авыл атаң кайтып килә дип йокысыннан уянып каршыма чыкты Ә син әтиеңнең гармунда ничек уйнаганын бик яхшы беләсең ич. улым, бөтенегезне өйрәтеп бетергән не. Уйный ые да соң. әх. уйнап та күрсәтә не соң! Гармунчылар сугышка китеп беткәч, җөрәкләр кысылып кына кал ган ые Шул кысылган җөрәкләрне ачып җибәрергә дигән ният белән патефон алып кайттым. Хәсрәткә түзәргә — сабырлык, сагышка түзәргә җыр кирәк икән ул. Мең тугыз йөз кырык икенче җыл мартының ай сыз. нурсыз бер төнендә мин караңгылыкка чумган авылыбызга бәләкәй агач чанага салынган патефонны уйнатып кайтып төштем Балам! Безне дошманның җиңә алмасына авылым кешеләре шул төнне тәмам ышанды. Бер кабынган ышанычны сүндерерлек караңгылык, бер җыр лаиган җырны туктатырлык яшеннәр дөньяда жук. Балам! Утырма син патефонга. Кеше дә утыртма » Ант ишегалдына чыгып, яңгыр юып киткән бүкәнне баскыч төбенә китереп куйды да кофе ясады Эреп бетә торган кофеның чак кына көйгән һәм әчкелтем хуш исе ишегалдына җәелде Сөмбел чынаяктагы кофены иснәп карады Әгәр дә минем йокыдан уянуыма шушындый тәмле исле кофе лар әзерләп торсалар, биредә бөтенләйгә калу калмавымны уйлаганда да ярый - Бөтенләйгә?— дип сорады Аит Алай да енннән җүнле ир чыкмастыр, шәт.— диде Сөмбел җа нап бирмичә. ■ Нишләп? — Җүнле ирләргә кофены хатыннары ясап эчертә «Кофены Солтания яхшы әзерли иде»,— дип исенә төшерде Ант. Болдырдагы шкафтан ике бал кашыгы белән ике шакмак шикәр алып чыкты да бүкән алдына чүкте. Шикәр салып, кофеларын болгатып эчтеләр. — Әйе шул җүнле ирләргә кофены хатыннары ясап эчертә Син минем куна) ым. шулай булгач, сый-хөрмәт — миннән. Мин синен кунагын түгел — Сөмбел чынаягын бүкәнгә куеп, урыныннан торды. — Кемем соң? — Бүгенгә хатынын дип фараз ит Хатыным? \ит кофесын ялгыш йотып йөткергәләп куйды Беренче тапкыр ул Сөмбелнең шаяртуын үзе дә сизмичә чын итеп кабул итә язды. — Кофеңны түгәсең ләбаса, бүкән! — Бүкән?—Ант көлеп җибәрде.—Хатынлы ир генә бүкән була ала шул, әйеме? — Гафу ит. ялгыш ычкындырдым... — Тагын шундый берәр сүз ычкындыр әле. Тансыкка! — Өлгерермен Минем репертуарым шактый бай. — Бәлки шулай яшәү кызыктыр ул. Синеке шикелле бай репертуар белән. - Хатыныңның репертуары ярлы идемени? Сез тату торгансыздыр шикелле. Татулыкта матурлык дип юкка гына әйтмәгәннәр Аит: — Әйе. тату,—дип көрсенде. — Алайса нигә көрсенәсең? — Бүген минем ип авыр көрәш көне. — Минем белән көрәшергә җыенмыйсыңдыр ич? — Синең белән татулаштык бугай инде. Шуңа күрә көрәшәм дә. Үз-үзем белән. — Төшенеп җитмим. Лит болдырга кереп китте. Күзе стенага, җилпуч белән янәшә элеп куйган гитарасына төште «Түбән карамаска!»—дип уйлады ул Күне- лен тирән бер сагыш биләп алды. Ул үзенә аркан утырган Сөмбелгә карап алды Сөмбел таза, сау хатын, ялангач кулбашлары ташып, күлмәге тәненең һәр хәрәкәтен белдереп тора. Бүген ул нигәдер кичә гечә чибәр булып күренми иде инде Күңеленә сава башлаган бушлыкны тутырырга теләп, ул кулына гитарасын алды. Текә таулар башында, түбән карамас өчен, ул җырларга күнеккән иде. Тормышның Каф тауларында баусыз калдык икәү. Түбәнгә ничек төшәргә, ничек — белсәң икән! Пар бөркет оча куышып ялкын->т кебекләр Шундый канатлы иде ич безнең дә өметләр!.. Таш кыскан эдельвейс кебек, шиңде безнең вәгъдә. Пыскыган салкын учактай яшәүдән ни мәгънә? Бөркетләрнең ояларын ташлар иште түбән Кайда син? Ишетәсеңме: бу минем тәүбәм... Сөмбел үзенең бу иртәдә шаяртырга тырышуларының урынсыз булганлыгын аңлап алды. Бүген аңа үз-үзен бераз бүтәнчәрәк тотасы калган ахрысы. Солтания Аит алдында гаепледер, апа берәр авыр, , төзәлмәс җәрәхәт ясагандыр дип уйлаган иде бит Хәер, нигә Солтания? Бәлки Литтыр? һәрхәлдә, соңгысы дөресрәк, чөнки ачуы, үпкәсе булса, ул ир башы белән мондый моңсу җыр җырлап утырмас иде Ана ♦ карата мөнәсәбәте дә бүтәнчәрәк булыр иде. Кайсыдыр хатынга үч ч саклаган ир башка хатыннар белән дә тупас кыланучан Ә Аит үз-үзе = белән көрәшә... — Җырламыйсың син,—диде Сөмбел, Аит гитарасының кылын сон- ф гы кат чиртеп куйгач. * — Нишләдем соң? Гафу ит, мин синең өчен җырламадым < — Әйе, бу —синең күз яшең. Күпмедер дәрәҗәдә моңа мин дә ө сәбәпче. • — Киресенчә, Сөмбел!—Аит, ашыгып килеп, аны арттан кочып u алды. н — Миңа хатының турында сөйлә әле. — Үткән эшкә салават, кирәкми... Альпинистларның «Түбән кара- « ма!» дигән законы бар. Үткәннәргә күтәрелсәң, төпсез киләчәккә егылып төшеп китүең бар. Ә мин киләчәгемдә бер үзем. Альпинистлар, ичмаса, ялгыз булмыйлар. Сөмбел аңа сыенып торды да, алга иелеп, аның кочагыннан чыкты; — Кофе яса әле,— диде ул,— Үзең дә эч Янәшә торып, бер-берсенә карашмыйча һәм сүзсез генә кофе эчен утырдылар Аит абзар-кураны күзеннән кичерде Порт ул күз алдына китергәннән күпкә искергән икән инде — Син аны мин уйлаганга караганда да ныграк яраткан булгансың,— диде Сөмбел. — Моны каян алып әйтәсең әле? — Синең «түбәнгә карама» дигән законың үлем куркынычыннан котылыр өчен әйтеләдер ул, әйеме? Синең үткәннәрне уйламаска, аны искә алмаска тырышуың да үзүзеңә шул «түбәнгә карама» дню сы манрак ахрысы. Альпинистлар егылмас өчен түбән караудан сакланган шикелле, син дә... үткәннәреңне үлем янаган төпсез чоңгыл итеп күрә- ( сен Бәлки бу миңа тоела гынадыр я булмаса, мин шулай телимдер, гафу ит... Тик... синең өчен үткәннәрең үлем белән янаган төпсез биек леккә тиң икән... син аны («Аны» дигәнне Сөмбел басым белән, аерып әйтте, әмма аның кем хакында сөйләгәнен Аит болай да бик яхшы белә иде.) син апы яраткансың. Бик яраткансың Хәзер дә яратасың. Син аны искә төшерергә куркасың. Югалтырга теләмәгәндә генә куркалар Кадерсез нәрсә куркытмый — Без аның белән таулар ярата идек. Марух дигән үткелләрне кич тек, Данбайда булдык, Баксан тарлавыгын кичтек. Эльбруска күтәрел Дек. Донгус дигән бер урында юлларыбыз аерылды Ә 6ei аның бе ләп күрелмәгән биеклекләргә күтәрелеп, түбән карарга — аяк астыбыз дагы үзәннәргә, болытларга, баш очыбыздагы кояшка, йолдызларга яки яшеннәргә карарга ярата идек. Кайчагында кояш аяк астында була, үзәнгә таба тәгәрәп төшә, ә шул ук мәлдә баш очында күк күкрәве ихтимал Тормыштагы кебек икән,—диде Сөмбел Тау башларында сайлану мөмкинлеге юк Син анда берүзең Хәтта икәү... бишәү булганда да берүзең. Безнең яшенле, күк күкрәүлс бураннарга эләккәнебез бар Күз алдында хәтта шарлы яшеннәр дә пәйда булгалады. Син ялгыш орындыңмы беттең, сине беркем кот кара алмый, юкка чыгасың, хәтта көлең дә калмый’ Яисә баш очыңда да, аяк очыңда да кояш ә син ншелеп-ишслеп яуган кар эчендә, тәмуг суыгында эленеп каласың, әмма тамчы да ашыгырга ярамый Бәлкн син ашыккан җиргә иптәшләреңнең соңлабрак менеп яисә төшеп җитүе хәерлерәктер?. Таулар менә нәрсә ул, Сөмбел Эльбрус. Андагы кыяларда эдельвейслар гына чәчәк атып утырмый. Без бер үткелне кичкән чакта бозга катып калган фашистларны күрдек. Күп иде алар Туплар ята, пулеметлар, һәм кешеләр. Яңа гына үлгән кебекләр. Үл гән түгел, ә бәлки йокыга гына киткәннәр сыман. Шунда ук — үзебез нең солдатлар да Җәрәхәтләреннән агып чыккан каннары да боз астында төсен җуймыйча сакланган... Тауларда кешене адым саен үлем сагалап тора. — Шуңа карамыйча менә идегезме? — Үлемне җиңүе рәхәт иде. Үлемне, авырлыкларны, куркуны Тау лар кешеләрнең йөрәкләрен бер итә иде. — Юлларыгызны аерган да ич. — Ә ул бөтен куркыныч артта калгач булган хәл Таулардан төшеп, базада соңгы көнне үткәргән чагында мин аны тау болынына алып чыгып киттем. Җылы иде. Чәчәкләрнең, үләннәрнең аяк астындагыла- ры түгел, ә ялангач кыя уентыкларында бер ялгызы үсеп утырганнары җетерәк, матуррак шикелле, нык холыклы кешеләр сыман кырыслар Унөч көн буена таш кыяларга чөйләр кагып, ыргаклар беркетеп, репшнурда күтәрелүләрдән, төшүләрдән, беркая ышыкланмыйча, кыялардагы өстәл шикелле генә уентыкларда салкын төн кунулардан тупасланып беткән кулым ул чәчәкләрне өзгәнче үк сытар сыман, яргаланып беткән иреннәр кыргый җиләкләрне авызга алганда әчетә, тау башларында сварка утыдай чагылып торган ап-ак карлар күзләрне талчык тырган — яшел урман күләгәсендә дә күзләрдән яшь ага Ләкин безгә икәү булганда рәхәт иде Көтмәгәндә, алдан һичнинди билгесен күрсәтмичә, көн бозылып китте Бәлки, бер-беребез белән мавыгып сизми калганбыздыр, белмим Көрәп-көрәп кар яварга тотынды. Август ахыры гына иде әле. Шундук яшен яшьни, күк күкри, таулар өскә ишелердәй булып калтырый шикелле Караңгыланды, әйтерсең лә көн уртасы түгел, ә төн уртасы Солтания аягын авырттырды. Чалгы белән чапкандай ауды Әллә аягын каймыктырды, әллә тамырын тарттырды... Ахырдан сынган икәне беленде Күтәреп төшә башладым Аяктан егарлык итен җил исә, ниндидер иләмсез зур торбадан безгә генә өрдереп торалар диярсең. Ышык урын табып, яшеренгән булдык. Кая анда! Үзәкләргә үтәрлек салкын! Туңа башладык. Ә буран. Котыра гына! Палаткаларыбыз белән бергә безне күмеп киткән бураннарны мин әз кичермәдем Унбиш минут саен чыгып, палатка түбәсен көрисең... Ул көнне Данбайда өч турист туңып үлгән. Берсе — ике бала анасы Таулар андыйларны да сихерләп чакыра, күрәсең. Фаҗига Адашкан нар Группаларындагы кешеләр, ялгызлары котылырга исәп тотып, кайсы кая таралышып беткән. Ә тауларда бәладән ялгыз котылып булмый Фаҗиганең икенче ягы шунда: бу туңып үлгән кешеләрнең өчесе дә башкаларны коткарам дип һәлак булган. Ике бала анасының үзен коткарырга кеше табылмаган, киресенчә, ул үзе... Ни уйлады икән ул?.. Башкалар өчен яшәргә теләүчеләр ешрак һәлак була. Кырыс статистика, әйеме? Бураннарның очы-кырые күренмәгәч, аны ботаклар, үләннәр белән томалап калдырып, базага үзем генә төшеп киттем. Ярдәмгә кешеләр дәшәргә дип. Буран туктаганны көтеп утырсак, икебезнең дә озакка чыдамаячагыбыз ачык иде. һәм адаштым мин. Моңа бернинди хакым булмаса да, адаштым! Ә миңа ашыгырга кирәк иде. Үзебез өчен генә түгел, әле тумаган, ана карынындагы өч айлык җан иясе өчен дә ашыгырга тиеш идем Адашкан кеше ничек кенә ашыкса да соңара. Солтанияне табып алып, базага алып төшкәндә соң иде инде.. Ул исән калды, тик Тик аның аякларын кистеләр. Өшегән иде Ул мине ки- черә алмады «Мин сине аяксыз хатыннан азат итәм!» дип. разводка бирде Бер караганда, минем гаебем юк ич, әйеме? Бөтенесенә ахмак очрак гаепле. Әмма шул ахмак очраклар өчен дә акыллы кешеләр гаеп ле шул Яшәүнең нн дөрес, иң гадел законы шундый «Син ялгышырга тиеш түгел!» дигән бурыч кешегә бәлки бер генә тапкыр биреләдер, ф Минем бер ялгышуым гомеремне мәгънәсез итеп калдырды Ул мине х гафу итә алмады Бәбиебез тумады. Икенче бәбиебез Ә безнең әтиләребез сугыштан да адашмыйча исән кайтырга ом- = тылганнар Ни өчен? Без һәм безнең кебек миллионнар дөньяга килсен ш өчен! Әгәр дә алар җиңелсәләр яки бөтенесе үлеп бетсәләр? Аларны ♦ кем гафу итәр иде? Безнең әниләребезме? Аларнын үз аналарымы? аДанбай мине ялгыз итте. * Мин аның мине гафу итүен, кичерүен теләмим Юк. юк. аның янына е кире кайтмаска сылтау булсын дип түгел! йөрәгем мәңге җәрәхәтле * торсын дип. Җан авыртсын, сызласын Аның аяклары өчен дә сызла- ь сын Җаны сызламаган кеше тозсыз ипи шикелле ул X ф Унөченче бүлек Лит үзләренә каршы йорттан пыяла банка белән сөт алып чыкты. Ачык йөзле Асия карчык бушка бирергә теләгән иде дә, тиешле акча сын түләп алды. Карлы базда төн кунган, салу белән банканы тирләтеп чыгарган салкын, куе сөт Күңеле булган карчык, алъяпкыч итәген тутырып, ярылып китәм дип торган помидорлар да чыгарып бушаткан иде Сөмбел белән салкын сөт эчеп, яргаланып торган помидорларга эре тоз сибеп ашадылар Тагын су кайнатып, кофе ясадылар Бу юлы Сөмбел - Җүнле иргә кофены хатыны ясый дидеңме әле? - Кунагы да ясавы бик ихтимал' — Син, теләсәң, ял ит,—диде Ант —Мин бу әрҗәләрне бушатып, әйберләрне урнаштырыйм инде - Булышсам, хуҗабикә булып калыр дип шүрлисеңме әллә? Аит хатын-кызның үзе белән бергә, бигрәк тә бертигез итеп эшләвем өнәп җиткерми иде Бәлкем гаиләләрендә ир балалар күп булып, ирләр эшен гел үзләре генә эшләгәнне күреп үскәнгәдер? Ә бу юлы ул килеште Сөмбел белән бергәләп, өйдәге иске әйберләрне ишегалдына чыгарып өя бардылар Иң элек киң матрац белән тимер каранатны чыгарып куйдылар Ул атасының шул матрацны йомшак мүк белән тутырып, яңа тукыма белән тышлаганын исенә төшерде «Сннайтәм. бу матрац хан кызы тәне ише гөбердәп калды, билләһи гаэим!» «Хан кызларын тотып караганың бармы әллә?» Ерагаеп, тәмам югалып кал ган тыйнак кына бер көлешү авазы ишетелгәндәй булды Ант үткән Нарне аерым ачык күрә һәм ишетә иде Аннары көйгән аяклы өстәл чыгарып куйдылар - Бу өстәлне мин әнигә стипендия акчасына алып биргән идем, диде Ант — Мич авызы янына куйган да көйдергән Ашъяулык япкач, күзгә артык бәрелеп тормый анысы Шулай һәр әйбернең диярлек тарихын сөйлн-сөйли, алар икәүләп борынгы калын, әмма бозылып беткән көзге, ярык куна тактасы, күәс, самавыр, күреге ертык тузган гармун, какшап беткән тумбочка, этажерка, ватык савыт-саба нше әйберләрне чыгарып, ишегалды уртасына »я бардылар — Болары ниндн чүп-чар инде тагын? - дип, Сөмбел кочагыннан тимер-томыр бушатты — Ә болары чүп-чар түгел аның, Сөмбел — Ни соң? Сынык кылыч, кисәү... — Шушы иске йортка сыйган егерменче гасыр болар Менә бу сынык самурай кылычы - рус-япон сугышыннан, бабай истәлеге — Ант сабындагы агач тоткалары шылтырап торган сынык кылычны җир гә кадап куйды.— Бу дүрт кырлы күгәрек штык белән шул ук бабай ундүртенче елдан унҗиденче елга хәтле германнар белән сугышып йөргән —Ул штыкны да кылыч янына кадап куйды.—Ә менә монда тагын бер тимертомыр булырга тиеш.. — Аит йөгереп диярлек өйгә кереп китте, сәгать өстеннән бизәкләре кырылып беткән калай тартма алып чыкты да аны әкрен генә ачып җибәрде һәм тагын атасының тавышын ишеткәндәй булды: «Беләкне менә шушы снаряд ярчыгы каеп алды минем, улым»...— Бусы соңгы сугыштан әти алып кайткан истәлек, беләгеннән чокып алганнар,—диде ул һәм кызыксынып, шул ук вакытта шикләнгән сыман, тартмага иелгән Сөмбелгә саргаеп беткән марляга төрелгән күгәрек, ләкин теткәләнеп беткән үткер кырлы тимер кыйпылчыгын чишеп күрсәтте. Ул безнең кулыбыз җитмәс шүрлектә, кәрҗиненнән ташып торган виноград тәлгәшләренә охшатып эшләнгән зәңгәр төстәге фарфор савытта саклана иде. Иң беренче тапкыр аны кайчан күргәнбездер, анык хәтерләмим. Мөгаен, безне үз тирәсенә җыеп, әти аны безгә үзе күрсәткәндер. Кайчакларда әти җимеш тулы кәрзин сурәтендә эшләнгән әлеге савытка үрелә. Бу вакытларда без инде каз бәбкәләре көтә башлаган булабыз Әтинең ел саен шул савытка үрелгән минутлары тугызынчы май көне түгел иде микән? Әйе, Җиңү көне Хәзер күзләремне зур ачып, мин шул мизгелләрне күзаллыйм. Әти савытны гадәттә кичен ача торган иде. Сигезле лампаның саргылт яктысы аның күзен тагын да зурайта, маңгаендагы җыерчыкларын тагын да тирәнәйтә шикелле. Без, тын да алмыйча, әти бармакларының һәр хәрәкәтенә йотылып багабыз. Ул бармаклар озын һәм әтинең холык-табнгате кебек туры, каты иде. Бераздан соң әти үзенең учына текәлә. Аның күзе кысыла төшә, һәм безгә ул багучы кебек, учындагы сырларыннан үз язмышын эзли сыман тоела иде. Хәзер инде беләм әти тәкъдирен эзләмәгән. Ул әкияттәге күрәзәчедәй, учын серле көзге итеп, үткәненең кырыс, тузанлы юлларын күргән. Уйларыңда ниләр иде синең, әткәй? Бәлки яндырылган авыллардыр? Бәлки дошман танклары изеп-сытып үткән помидор бакчаларыдыр? Бәлки Җиңү языдыр? Карашларыбыз әткәй йөзеннән әкрен генә аның учына күчә һәм. һәрчак шулай: безне эчке бер курку хисе биләп ала. Әйтерсең лә. анда бөгәрләнеп кара елан ята Юк. елан түгел, елга ярына көчле ташкын чыгарып аткан агач төбенә охшаш чәрдәкләнгән корыч ярчык ята иде анда Күгәргән мина кыйпылчыгы Бармак башы хәтле генә булса да, ул ярчык шушы мизгелләрдә, гүя, әткәйнең уч төбен утлы тимер шикелле кыздыра, ә безнең бөтен күңелләребезне, бөтен өебезне дәһшәт шавы белән тутыра Ул күк күкрәгән авазлар белән шартлар да, вак кисәкчекләргә чәрдәкләнеп, безнең кулбашыбызга кадалыр, һәм анда әткәйнеке төсле тирән чокыр калыр сыман тоела иде.. Хәзер безнең иң биек шүрлеккә дә буебыз җитә инде, ярчыктан ку- рыкмыйбыз. Лиа күнегүдәнме, ияләшүдән яисә аны онытудан түгел Ул элеккечә үк чит, чирканыч, вәхши, Бе i ана нәфрәт белән карыйбыз Әйтерсең лә, ул күгәргән ярчык түгел, ә барлык явызлыкны үзенә җыйган кара бер янчык Әти кебек, кайчак мин дә аны учыма алам Кайчандыр ул әти тәнен чокып кергән, ә хәрби табип, әманәт итеп, аны яраланган сугышчынын ❖ учына салган. Ул сугышчы юк инде. Ярчык аның учыннан минем учыма күчте. § Ул — әманәт Үлгәннәрнең кисәтү сүзе «Күрегез, ярчык! Сугыш яр = чыгы!» Сугыш ярчыгы Мин учыма карыйм Мин багучы түгел Тәкъдирем * не эзләмим. Мин — элеккеге сугышчы улы. Мин учымда көрәш юлла- °- рын һәм ярчыксыз елларны эзлим Миндәйләр күбәү Сыкрый-сыкрый § учларында корыч ярчык кысучылар күбәү. Зәңгәр савытларда кыйпыл- е чыклар саклаучы өйләр күбәү Ярчыкларга башта куркып, аннан сон * чирканып һәм нәфрәтләнеп багучылар күбәү Миллионнар алар' һәм _ аларныц йөрәкләре, чаң суккандай, бер уй белән тибә, бер уй «Кирәк « калса, ярчыклардан пуля коелыр!» * — Кызык чүп-чар монда, әйеме? Тарих чүп-чарлары Без иске вЙдән чыгарып аткан тузгыган әйберләр шикелле җиңел генә итеп, болармы кешеләр хәтереннән чыгарып атып булмый Ярамый' Җир ша рындагы барлык иске йорт-жирләргә моның ише истәлекләр шыплап тутырылган Кайчандыр кешеләрне үтерүгә кулланылган әйберләр белән музейлар тулган Бу кылыч белән штыкны стенага — баш очы ма элеп куям мин. - Домокл кылычы итепме? — Дөрес әйтәсең. Дөньядагы һәрбер кешенең башы турысына кы лыч элеп чыгарга кирәк — Ярый алайса, боларын кире керт, гашлама Әйдә, урнаштырып бетерик — Бар да тузган, бөлгән монда? Бар да какшаган, уңып беткән йа, хода! Үтсә дә үтә икән гомер Аит, балта алып, болдырның бер ягына җайлап куелган әрҗә так таларын сүтәргә тотынды Монда яңа карават, диван, өстәл, шифоньер, ике кәнәфи румын гарнитуры. Ә Сөмбел, кое чыгырын чытырдатып, ике чиләк су аллы да. күлмәк итәген авыл хатыннары шикелле кысты рып, өйне, өйалдын юып чыгарды Кул арты белән маңгай тирен сөртеп алгач, ул кәнәфигә килеп утырды — Боларын кая куярсың икән инде? - диде ул яңа әйберләргә ишарәләп. — Әле үземне кая куярга белгән юк. диде Ант Ул такталарны кочагына алып, келәт кыегы астына өйде Диван белән караватны, урындыклар белән кәнәфиләрне, өстәл белән шкафларны өйгә кертеп урнаштырдылар Стенканы җыюы читенрәк иде, ул калып торды Өн эче бераз сәеррәк төс алды. — Менә бу интерьер' диде Сөмбел, сокланып карап торгач Вилла Җәннәтне көнләштерерлек — Беренче юлга ярый инде — Ә икенче юлга нишләтәсең? — Өйне эчтән дә, тыштан да такта белән тышлап чыгам — Җәннәтең ничә урынлык булыр икән бер үзеңәме, әллә ике кешелекме? Лнт чүп-чарны чыгарып түкте, ә Сөмбел болдырны юып чыгарды Да. юган чүпрәген сыгып, баскыч төбендәге ташка җәеп куйды - Бу минуттан аягыңны сөртеп йөри торган бул. тәкъсир' - Менә, соравына үзен үк җавап бирдең: синең бу өйне ике кешелек итеп ясыйсың килә. Ярый соң, әлегә тыңлыйм һәм буйсынам Баш өсте, ханым,— дип сөйләнә-сөйләнә, Ант бик тырышып аклы-кызыллы йомшак аяк киемен чүпрәккә ышкып торды. — Элеккеге ситсылар нинди булган, ә?—диде ул аяк астындагы чүпрәккә күзе төшеп.— Өйне, болдырны юып чыгарсаң да, төсе, чәчәкләре уңмаган — Күлмәк ул,—диде Сөмбел —Заманында кемдер кигән инде аны. Аит аягын алмаш-тилмәш җирдән күтәреп, чүпрәктән әкрен генә ташка чыгып басты — Ничек кулың барды?! диде ул тешләрен кысып. Сөмбелдән ниндидер куркыныч янаганын тойгандай, беләге белән битен каплады Кабәхәт,— дип пышылдады ул һәм ишегалдына чыгарып ташланган әйберләргә күзе белән генә түгел, ә җаны белән дә текәлеп калды. — Рәхмәт. Бәлки мин синең бу сүзеңә чыннан да лаекмындыр — Гафу ит, мин үземне әйтәм. Әнинең чәчәкле күлмәген шушы хәлгә җиткерүгә мин үзем гаепле. Тормышыбыз җайлы чагында нигә сукыр соң без? Әниләрнең тузганчы кияргә дә өлгерми калган күлмәге белән идән югач, кем соң без? Без аларның үзебез күрмәгән күпме кайгы-хәсрәтләрен, шушы күлмәк шикелле итеп, аяк астыбызга җәеп салганбыз ич. — Бичара әнкәң белән атаң.. Алар минем бу күлмәк белән идән юганны түгел, ә бәлки синең менә бу әйберләрне чыгарып ташлаганыңны карап торсыннар иде әле. Ни әйтерләр иде икән? «Әйе, әти дә, әни дә минем бу әйберләрне чыгарып атканымны карап тордылар,— дип уйлады Аит Хәтеремнең үткәннәргә төбәлгән салкын тәрәзәләре аша карап тордылар. — Мин начарлык эшләргә теләмәгән идем,— диде ул - Мин бары тик бишегемне кире кайтарып алырга гына теләгән идем. Кайчандыр үземне тирбәтә-тнрбәтә арыган, тузган бишегемне Жилләр-яңгырлар, карлар, кояш эссесе ямьсезләп бетергән, тик мәңгегә йомшак һәм җылы калган бишегемне. Мин бары тик әти үзенең гади крестьян акылы белән ясаган, әни исә гади җаны белән җылыткан бишегемә яңадан кайтып, арыган тәнемне, җанымны шунда ял иттерермен дигән идем.. Әнинең күкрәк сөте белән сугарылган бишек... Бишек... Шуңа арыган тәнемне биләүләп салып, җанымны тирбәтергә... Кешегә йокларга, яратырга, балалар үстерергә, үткән көннәрен санамыйча гына үлемен көтеп алырга туган бишек кирәк!.. Ләкин бишекләр кешеләр өчен генә, Сөмбел! Ә мин синең кулларың белән әнинең чәчәкле күлмәген чүпрәк итеп идән юдым Мин үземә тыныч бишек тапмакчы идем, тик бишегемә хыянәт иткән булып чыктым... Кеше табигатендәге мондый кискен үзгәрешне башка вакытта Сөмбел һич аңлап бетерә алмас иде. Кеше җаны—карурман. Ә Аитнын кичәге тыныч, шуклыкны да, чынлыкны да бөтен тирәнлегендә кабул итә торган, сизгер күңелле, кырыс холыклы икәнлеге һәр саран хәрәкәтендә беленеп торса да, кирәк икәң күзе, кирәк икән сүзе, кирәк икән ымы-ишарәсе белән йомшак, ягымлы да була белүче Антның кинәт шушындый төпсез төшенкелеккә бирелүен ул бөтен йөрәге белән төшенде Монда ул иң беренче чиратта үзен гаепләде. Дөрес, ул Ант күңелендә уянган канәгатьсезлек тойгысының чыганагы, беренче сәбәпчесе түгел, алай да үзе генә яшәргә дип кайткан, арыган-талчыккан, зур кичерешләрдән яңа гына арынып килә торган ир-ат янында аның — билгесез, таныш булмаган хатынның пәйда булуы кирәкмәс иде, күрәсең.. «Югыйсә, аның мине танымавы гаҗәп түгелмени?»— дип уйлады Сөмбел. Хәер, ул аның күзенә бер генә чагылып калды калуын, анда да бөтенләй бүтән кеше белән мавыккан чагында, ләкин алай да, алай да, алай да... Ихтимал, бәлки теге пасха төнен әйтәсе калгандыр. Әмма бу Антның җанын тагын да ярсытмас иде микән соң? Лна үткән бер тәүлек эчендә «түбән карамау» чынлап та хәерле булган. Теләгәнме-теләмәгәнме, ул Солтания белән чагыштырып караган лабаса Сөмбелне! Әгәр ул чакырылмаган кунак төсендә бирегә килеп кермәсә, кем белә, бәлки Аит тыныч кына урнашыр, көннәрен уй- ♦ ламый-нитми генә үткәрер иде. Ә чагыштыруның Сөмбел файдасына « хәл ителмәве ап-ачык, югыйсә Ант аның белән бөтен дөньядан ваз = кичеп мавыкмас идемени? Ул Антның иң авыр тойгылары көйрәгән = күмерләргә җил өрдереп җибәргәндәй иткән икән лә! Аның бирегә ва кытсыз килеп кергәнлеге бәхәссез. Ул монда чит, чит, чит Хәер, әле * чыгып китәргә соң түгел! Риваятьтәге Роза чәчәге сыман, аны биредә * кабул итүен иттеләр, ләкин моның ахыры бүтәнчә дә бетә ала ич әле. е Әле соң түгел, әле төзәтергә мөмкин, әле һәркемгә үзенчә калу җае ө бар. һәркем бер-берсе алдында азат. Тик безнең һәркайсыбыз аның * алдында азат түгел, - дип уйлады Сөмбел - Ул биредә юк. алай да н без аңа бәйле. Солтания!. Ут Аитны үзеннән азат иткән, имеш Юк. « ул аны үзеннән... коткарган! * Беләсеңме мин кем?- дип сорады Аит һәм дерматины тузган, кайчандыр ялтырап торган тимерләре төртек-төртек күгәреп беткән патефонга барып утырды да дога укыгандагыча киң итен ачып куелган учларына текәлде. Троя аты мин, Сөмбел. - Троя аты? Троя аты. Шушы иске йортка, минем беренче һәм иң соңгы бишегемә килеп кергән Троя аты.. Мин аны менә ничек итеп туздырып ташладым . Хәзер бу йорт туздырылган кош оясына охшап калды Син ничек уйлыйсың? Сөмбел аның алдына килеп тезләнде, кулыннан тотып, күзләренә карады — Мин уйламыйм, мин күрәм. диде ул. аның учын сыйпап Мин үземнең, йөгерек су сыман, синең бармак араларыңнан агып киткәнем нг күрәм Син күрәсеңме? - Ул аның учын йөзенә якынрак китерде Аркылы-торкылы сукмаклар белән кискәләнеп беткән уч төбеңдә яртылаш өзелеп калган бер эзне күрәсеңме син? -- Син минем белән каласыңмыни? Синең өзелмәгән эзең кайсысы соң? - Юк, мин китәм Мин таҗларын өләшеп бетергән теге Роза чәчәге сыман китәм - Ул Океанныкы булган лабаса! — Кичә синең тыңлап бетерергә түземлегең җитмәде: ул Роза чәчәге, таҗларын өләшеп бетерүенә карамастан, үзен алырга әзер торган Океанныкы булырга теләмәгән - киткән Антның алдында тезләнеп торган хатын әйткән бер генә сүзгә дә карышасы килми иде Ул анын белеп сөйләгәнен, дөрес уйлаганын, тиешле карарга килгәнлеген төшенеп утырды Нәрсәгәдер үгетләү, аи нан тагын нидер көтү, теләү мәгънәсезлек булыр иде Нигә? Сөмбел бу вакыйга агышын һәм, иң мөһиме, аның күңелендә ургып торган кичерешләрне сизгер тойган. — Беләсеңме нәрсә?—диде ул бераз тын торгач Аның тавышы тыныч, дустанә, үкенечсез иде. - Хатының кичергән сине Ант аның мондый сүзләрен һич көтмәгән иде Ул. патефонны ауда рыл, сикереп торды да таш өстендә яткан балтаны гайрәтләнеп бүкән гә чабып куйды — Ул синең аяк-кулларыңны бәйләп тотмас өчен сине үзеннән азат иткән Ышан, Ант. хатын-кыз йөрәге белән сизеп әйтәм Ул иң изге бу 9шен сине яратуы хакына эшләгән. Аның сине азат итүе кичәге хатлар белән тиң изгелек, Аит Тынлык караңгы кое шикелле тирән, ә кояш тау башындагы мәңгелек кар түбәтәе шикелле якты, ләкин, нигәдер, салкын кебек иде. Аяк астында эрегән кургашын ташкыны. Чикерткә аваз сала. Аның чырылдавы Аитка шул авыр кургашынның сүрелгәндәге чатнавы булып ишетелде. Аңа оят иде. Бөтен тәненә гарьләнү дулкыны җәелде, кайнар һәм ярсу каны йөрәген какты, аның тагын, бирегә кайтып кергән минутындагы шикелле кулларын киң итеп җәеп, ишегалдының җылы, яссы ташларына сузылып ятасы, җаны авыртуын балык кебек бәргәләнеп сүрелдерәсе килә иде, ләкин ул Сөмбелгә тыныч күренер өчен бар ихтыяр көчен тупларга кирәклеген уеннан ычкындырмады. Аның Сөмбелне «Синең ни эшең бар? Ник катнашасың яисә тыкшынасың?» дип битәрлисе дә бик килә, ләкин ул үзен: — Рәхмәт сиңа,—дияргә мәҗбүр итте. — Кызык. Без бер-беребезне яраттыра да, читләштерә дә алдык. Сөмбел торды, болдырга кереп, элгечтән кызыл сумкасын алып ачты да көзгесенә карап, каш-керфекләрен төзәткәләп куйды, ирененә мул итеп куе чия төсендәге иннек сөртте. — Кая барасың инде хәзер? — Кая булсын, шунда —Океанга таба...— диде Сөмбел елмаеп һәм ялан аягына биек үкчәле сабосын киеп, кызчыклар шакмак-шакмак уйнагандагы шикелле, таштанташка сикергәләп алды. — Таҗларың җитәр микән соң? — Ә синең үз чәчәгеңә... хатының Солтания янына кайтыр өчен... йөрәгең җитәр микән, Ант? Аит уңайсызланып китте. Әйтерсең лә чит өйгә килеп кергән дә, хуҗалары өйдә юклыгын күреп, ни калырга, ни чыгып китәргә белмичә аптырап басып тора. Андый чакта кая барып төртелергә белмисең. Утырсаң, тыйнаксызлыкта, әдәпсезлектә гаепләүләре бар, чыгып китсәң, тагын әллә ничек: бүлмәләреннән берәр әйберләре югалып, шуны синнән күрсәләр? Сөмбелгә бирергә кирәк булган җавапны аның үзүзенә бирергә дә кыюлыгы җитмәс иде. Кинәт кенә ул үзен эченә таш тыгып куелган һәм аңа таба очып килүче туп каршында калгандай хис итеп куйды. Тотаргамы, тотмаскамы? Тотсаң, җәрәхәт аласың, тотма- саң — оттырасың. Читкә тайпылып калсаң, куркаклык санала. Анысы оят һәм хурлык. Әгәр дә ул хәзер Сөмбелгә, димәк, иң алдан үз-үзенә җавап бирмәсә, соңыннан хәтта үкенүе дә гарьлек булачак. Солтания... «Туктале, каян белә ул?»—дип уйлады ул, менә хәзер, бу минутта гына булса да җавап бирми торырга сылтау табуына куанып. Куанып0 Ул тагын оялып куйды. Ләкин инде ул: — Син. аның Солтания икәнен каян беләсең?—димичә булдыра алмады - Теге пасха төненнән, Аит. Хәтерлисеңме?—Сөмбел аңа карт укытучы хатын сыман кырыс һәм үзенә буйрындырырга күнеккән кыяфәттә карап Куйды. Аит аның күзләренең өченче көн танышкан чагын- дагыча, каршындагы кешене сынап, шул ук вакытта шукланып кысылуын күреп алды. Юк, өченче көн генә түгел икән шул, Сөмбел аңа шул пасха төнендә дә нәкъ шушылай караган иде түгелме сон,? Аит, берничә минуттан теше сызлый башлаячагын сизеп торган кеше кебек, арыну чарасы булмаган курку тойгысына буйсына барганын тоеп алды. «Аның белән тагын бер тапкыр очрашыр өчен, шулай, яшәүнең дистәләгән үткелләрен, тарлавыкларын кичәргә, Солтанияне чыннан да читкәрәк куеп торырга кирәк булды микәнни соң?» Мондый хәлгә юлыгыр дип, ул башына да китерә алмас иде, ләкин чынбарлык, киселгән җирдән ага торган кан кебек, аның күз алдында лабаса. - Ир кешенең кире кайтырга йөрәге җитәргә тиеш, Аит, —диде Сөмбел һәм, аның янына килеп, кулын сузды - Сау бул,— дип пышылдады Аит. — Очрашканда исәнләшмәдек, аерылганда да саубуллашмыйк, һәм Сөмбел зәңгәр күлмәк итәген җилпеп борылды да капкадан чыгып китте. Ант ялгызы калды. Әйтерсең лә башын иеп. үзе менә алмаган тау иың итәгендә басып тора. Ул әле кем дә аяк басмаган бер, ун, йөз тау башына менәргә, кыяларга күтәрелүнең мең газабын кичәргә, үз күне- ♦ ленә жыела башлаган яшенле һәм күк күкрәүле давылларның һәммә ж сенә дә риза, риза, риза иде Тик ничек тә егылып төшмисе, ә шунда. = кояш янында каласы иде. Ул, бераз нишләргә белмичә басып торгач, ишегалдына чыга- ф рып ташлаган әйберләрне өйгә—элеккеге урыннарына ташырга кереште. * ө Ундүртенче бүлек Ике көннән соң, кичке сәгать алтылар тирәсендә, Мөкатднс Антка 3 хат кертеп бирде. Үрелеп алганда, хат күбәләктәй җиңел генә түгел, ә - бөтенләй авырлыгы да булмаган пөхтә бер кәгазь кисәге генә иде. Башта ул ирен чите белән генә елмаер елмаймас төсгә «Сөмбелдән дин кенә уйлап куйды Коннерт күнегелгән зурлыкта түгел, ә озынча һәм тар. Аның тышына күзен йөгертүгә үк. әйтерсең лә Мө катдис аның кулына хат сузмаган, ә очлы башы белән без сузып, ялгыш учына чәнчеп алды,—Ант кискен генә итеп ана карап куйды, гүя кыя күкрәгендә асылынып торган җиреннән бауда үзеннән соң килгән альпинистның «Саклан — елан’» Дигән боерыгына буйсынып, күз алдындагы бер уч үлән арасыннан маңгаена текәлеп торучы агулы еланның салкын карашы белән очрашты Иң әүвәл ике көн элек үзе белән сөйләшеп утырган Мөкатдиснең Солтаниянең әтисе - үзенә «бабай» тиешле кеше икәне исенә килеп төште Нәкъ менә шушыны аның хәтеренә төшерергә теләгәндәй. Мөкатднс. гадәти булмаганча кыюсыз, шуны искәртергә туры килгәне өчен оялып, җитмәсә, элгәре үзенә кияү тиешле кешенең үзен танымавына бик эче пошкан кыяфәт тә, хәзер икесенең дә бер-берсенә шушындый хәлдә калуларына уңай сызланып һәм үкенеп, бәләкәйләнеп, бетеп, коелып, ниндидер тирән бер сагыш белән тулып, Ант каршысына баскан да. әле хат сузган кулын да төшермичә, түзем белән генә үзенә рәхмәт әйтүләрен, я хушлашып кул сузуларын көткән шикелле басып тора иде Менә шушы хис һәм күренешне кичереп алгач. Хитнын кулында к\ бәләк канаты шикелле генә җиңел булган хат кургаштан коелгандай авыраеп, салкынаеп китте Хат Солтаниядән нде Үзәкләрне өзәрдәе, бәгырьләрне кнсәрдәе хатның аннан булуы, •чларны үткәннәрен.» алып кайтучы бауны ике арадагы төпсез упкын аша Солтаниянең ыргытуы, ике йөрәк арасында!ы кап-карангы 1ын лыкта башта аның авазы яңгыравы гына ла түгел, ик авыры каршын ьны Мөкатдиснең иңенә төшкән теләсә нинди авырлыкны сабыр гына күтәреп тора алачагын белдереп, үзенә карап торуы иде Ант, хатны кояшка каршы куеп, кай яктан ачарга кирәклеген чама •юп карады да, конвертның читен бармак очы белән генә чеметеп ерта башлады Солтаниядән, — диде ул йомшак кын • Якыным Ант! Хвыл ыбыздагы өебезнең алм.н ач иры кн < ты i нил' «иеп корып '"'iK.'H 1гр инде Көзен яңа алмагачлар утыртасы булыр i Солтания» — Яраса, миңа да укы әле,—диде Мөкатдис карлыккан тавыш белән һәм, тыңларга әзерләнгәндәй, сумкасының бавын җайлабрак куйды. — Ярый, ник ярамасын! —диде Аит. Югартын бар нәрсәне изеп, сытып, ватып, чәрдәкләп, әвәләп ишелеп төшкән кар ташкыныннан кыяның тар кыегы астына елышып, үзе аша уздырып җибәргәч, бөтен күкрәге белән тауның сыек һавасын сулап алдымыни. Аның хәтта «Ярый, ник ярамасын, бабай!» — диясе килгән иде дә, теле тыелып калды—Алмагачлар корып беткәндер, көзен яңаларны утыртасы булыр инде, әйеме дигән... Утыртасы булыр, ник утыртмаска ди! Тел төбе ачык ук түгел түгелен... — Нәрсәсе? — Әллә миңа гына утыртырга кушкан, әллә үзе белән бергәләшеп — Сиңа, Аит,—диде Мөкатдис.— Берүзеңә. — һәм ул йөге авырлы гына чыдапчыдап та түзә алмагандай, капка баганасына сөялде дә шуның буенча аркасы белән шуып, җиргә сыерылып төште,—Солта ния бүген вафат булган ул. бичара Без әнкәсе белән телеграмма алдык. йөрәге, кияү. Әх, әх!.. — Бабай...—дип ыңгырашты Аит. Авыл күгенә борчак кырыннан кайтып килүче каргаларның шәүлә шикелле тып-тын көтүе килеп керде. Ул Солтаниянең тагын бер мәртәбә үзен «азат» иткәнен аңлап алды. Инде — мәңгегә. Ул аптыраудан, ни соң әле бу дип сәерсенүдән, мондый көтелмәгән, бу мизгелдә гадәттән тыш гайре табигый тоелган хәбәрне кабул итә алмыйча кулын җәеп җибәрде, әйтерсең лә анын алдына чиксез ераклыктан бер алма очып килә, аның шул алманы тотып алып, яланаяк һәм күлмәге суга чыланып беткән, маңгаена борчак борчак тир бәреп чыккан Солтаниягә бирәсе килә. Ул аны учы белән сөртеп куяр да, елмаю белән тулы иреннәрен ачып җибәреп, тешләренең ак балкышын алма суы белән сүндерергә ашыккандай, зур итеп бер тешләп алыр иде. һәм аның күкрәгендә җемелдәгән эре тир тамчылары белән ирен кырыеннан ияк очына сузылып төшкән, ә аннан күкрәгенә тамган алма суы бергә кушылыр иде Бөркетләр ояларын ташлар иште тубән. Кайда син? Ишетәсеңме Бу — минем тәүбәм.. Ишетәсеңме! Күкләр тыныч иде. Ә күкрәк, күкрәк..